Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮЛБАШЧЫНЫҢ ЯКТЫ ОБРАЗЫ


иколай Погодинның Ленин турында язылган «Мыл- м ^тыклы кеше», «Кремль курантлары», «Өченче патетик» пьесаларыннан торган трилогиясе совет драматургиясенең иң күренекле әсәрләре арасында үзенә лаеклы урынны алды. Шунысы характерлы: аларның һәркайсысы төгәлләнгән, бер бөтен әсәр, һәм шул ук вакытта алар арасында үзәк идеягә буйсынган драматик симфонияне тәшкил итүче эчке бердәмлек тә бар. Бу бердәмлек — Ленинның, Коммунистлар партиясенең кешене бәхеткә илтүче хакыйкате идеясеннән, юлбашчы, партия һәм халыкның аерылмас бердәмлеге идеясеннән гыйбарәт. Бу пьесаларда кайвакытта драматик, хәтта трагик күренешләр чагылуга карамастан, алар күтәренке, патетик рухта язылганнар.
Совет драматургиясенең иң яхшы традицияләрен дәвам иттереп, вата-ныбыз тарихын, революциянең тарихи этапларын дөрес чагылдырган Погодин пьесалары әхлак һәм эстетик тәҗрибәбезне баетуга, кешеләрдә коммунистик аң тәрбияләүгә зур ярдәм итәләр.
Илебез Н. Погодинның совет әдәбиятын үстерү һәм баету буенча эшләгән зур хезмәтләренә югары бәя бирде: Ленин турындагы трилогиясе өчен ул Ленин премиясе белән бүләкләнде.
Халык тормышы белән һәрвакыт бергә яшәү, гомум кешелек күлә-мендәге темаларга мөрәҗәгать итү, һәрвакыт тормышның алгы сызыгында булу — бу зур талантлы драматургның иҗат девизын кыскача әнә шулай характерларга мөмкин.
Егерменче еллар уртасында Билль-Белоцерковскийның «Шторм» һәм Треневның «Любовь Яровая» пьесалары совет драматургиясендә гражданнар сугышы героикасын су-рәтләүне башлап җибәрсәләр, По-годинның егерменче һәм утызынчы елларда язылган пьесалары («Темп», «Балта турында поэма», «Аристократлар» һ. б.) азат хезмәтнең бөеклеген, иҗат поэзиясен рас-ладылар.
Н. Погодин «Мылтыклы кеше» пьесасын язган чорларда совет дра-матургиясендә бөек Ленинның җанлы образын иҗат итү буенча беренче тәҗрибәләр генә ясала иде әле. Драматург алдында искиткеч катлаулы һәм җаваплы бурыч тора иде.
Н. Погодин юлбашчы образын иҗат итүдә, М. Горький һәм В. Маяковский традицияләрен иҗади дәвам иттереп, актив хәрәкәт итүче драма компонентына әйләнгән социаль фонны конкретлаштырырга, индивидуальләштерергә омтыла. Икенче яктан, Погодин юлбашчының эчке дөньясын яңа чаралар аша тагын да тирәнрәк ача.
«Мылтыклы кеше» пьесасында вакыйга 1917 елның октябрендә социалистик революция башланган көннәрдә бара. Пьесаның төп ге-ройлары — революцион халык: сол-датлар, эшчеләр, крестьяннар. Алар арасында төп образларның берсе — Иван Шадрин. Большевизм идея-ләренең һәр урынга үтеп керүчән куәтле көче солдат шинеле кигән Иван Шадринны — изүгә, империа-
листик сугышка пассив ачу саклаган авыл крестьянын — революциянең аңлы көрәшчесенә әверелдерә. Шадринның күңелендә большевистик идеяләрне кузгатып җибәрүче кеше—аның белән бергә Смольныйга килгән эшче Николай Чибисов. Шадрин образы формалашу эволюциясенең иң югары ноктасы Ленин белән очрашу моментында гәүдәләнә. Ленинның Шадрин белән сөйләшү эпизоды юлбашчы һәм халыкның бердәмлеген, большевистик идеяләрнең какшамас нык булуын күрсәтә. Кыска гына бу сөйләшү вакытында да Ленин «мылтыклы кеше»нең язмышына зур борылыш кертә, революция ул үз язмышларының хуҗасы булып әверелгән массаларның аңлы иҗат җимеше дигән фикерне әйтә.
Ленинның Шадринга биргән со-раулары бик үзенчәлекле. Шадрин, үзе дә сизмәстән, аң ягыннан үсә, күтәрелә бара, әңгәмәнең ахырында мылтыкны ташларга иртәрәк булуын, үзе кебек миллионлаган «соры гусарлар» шикелле үк, Россия революциясенең язмышы өчен җаваплы икәнлеген аңлый.
Ундүрт күренештән торган «Мыл-тыклы кеше» пьесасында Ленин ни-барысы дүрт күренештә генә күренеп китә һәм беренче тапкыр сәхнәгә сигезенче күренештә генә (Смольныйдагы күренеш) чыга. Н. Погодин менә шул зур булмаган эпизодларда революция юлбашчы-сының үзенә генә хас сыйфатларын сурәтли. Аларда Ленинның политик зирәклеге дә, кайнап торган һәм бетмәс-төкәнмәс энергиясе дә, оеш- тыручанлык сәләте дә, революция дошманнарына көчле нәфрәте дә һәм шул ук вакытта соклангыч гадилеге, искиткеч тыйнаклыгы, кеше- леклеге дә чагыла.
Тулаем алганда, «Мылтыклы кеше» пьесасы гаҗәеп дәрәҗәдә кыю һәм новаторларча язылган әсәр.
Драматург бу пьесасына бик күп хүренешләр, эпизодлар, диалоглар, 'аерым репликалар керткән һәм ае- эым күренешләрнең символик мәгъ- аәдә яңгыравына ирешкән. Шадрин һәм Чибисов образларының революция учагында чыныккан дуслыгы аша ул эшчеләр сыйныфының һәм хезмәтчел крестьяннарның революция вакытында берләшүен символлаштыра алган.
Социалистик революциянең чын гуманистик табигатенә символик ишарә булып торган «мылтыклы кеше» төшенчәсенең гомумиләште- релгән мәгънәсе Ленинның пьеса ахырындагы речендә бик матур ачыла.
Н. Погодинның «Мылтыклы кеше» пьесасы совет драматургиясендә юлбашчы образын иҗат итү юлында беренче уңышлы адым гына әле. Бу әсәрдә язучы Ленинның эчке дөньясына үтеп керергә омтылыш кына ясый; анда Ленин образы үзәк фигура булып тормый әле.
«Кремль курантлары» пьесасында инде драматург юлбашчы образын иҗат итүдә үзенең иҗат фантазиясенә, поэтик фикерләвенә киң колач бирә. Ләкин «Кремль курантлары» шул ук вакытта тарихи дөреслектән дә читкә китми.
«Кремль курантлары» пьесасында илебездә 1920—21 елларда барган вакыйгалар сурәтләнә. Ул чакларда яшь совет власте, гражданнар сугышының авыр елларын үткәреп, халык хуҗалыгын аякка бастыруда беренче адымнарны гына ясый әле. Драматург төп игътибарын Ленинның әнә шундый авыр елларда да соклангыч якты хыял-лар белән яшәвен, киләчәкне дөрес күрә белүен ачып бирүгә юнәлтә. Укучы һәм тамашачы Ленинның киләчәккә булган якты омтылышын аның фикер йөртү алымында да, титаник рухи тормышында да күрә.
Пьесасын тормыш материалына мөмкин кадәр баерак итәргә омтылу белән бергә, драматург бу әсәрендә композициянең бер бөтен һәм төгәл булуына, төрле характерларның үзара органик бәйләнүенә дә ирешкән.
«Без капитализмны җимердек. Хәзер социализм төзи башлыйбыз», — ди сакаллы эшче Ленинга. «Ә сез аны ничек төзергә кирәклекне беләсезме соң?» — дип сорый Владимир Ильич шунда ук аңардан. Бу сорау эшчене генә түгел, Ленинның үзен дә борчый.
. .с. ә.- № п.
113
114
Караңгы, җимерек Россияне ничек итеп «каберлектән?» тартып чыгарырга да, прогресс һәм социализмның ныклы рельсларына бастырырга? Юлбашчының төп уйлары әнә шуңа юнәлгән.
Бөек юлбашчы Россияне җиме-реклектән чыгаруның реаль юлларын да таба. В. И. Ленин чал тарих аша еракка карый белде, «бүгенге көннең хакыйкате» артында «гасырлар хакыйкатен» күрде һәм халыкның талантына, иҗади көченә һәрвакыт ышанды. Лениндагы әнә шул гүзәл сыйфатларны драматург дөрес күрә һәм төгәл, оста итеп сурәтләп бирә.
Н. Погодин, совет драматургиясе тарихында беренче буларак, «Кремль курантлары»нда юлбашчы образын сурәтләгәндә, эпик алымнардан һәм юморга нигезләнгән героикадан тыш, лирик алымнардан да бик оста файдалана. Драматургның стилендә аеруча күренекле урын тоткан алымнарның берсе — лиризм бу әсәрдә тагын да тирәнәя.
Шул ук вакытта Лениндагы ке-шелеклелек сыйфатларын ачуда бердәнбер алым лиризм гына да түгел. Мәсәлән, бишенче күренешне алыйк. Вакыйга Кремль буендагы урамда бара. Төн. Фонарьлардан урамга тонык кына яктылык сибелә. Озакка сузылган утырыштан соң саф һава суларга дип чыккан Ленин матрос Рыбаковны очрата. Әңгәмә башта мәхәббәт турында һәм, әлбәттә, лирик характерда бара. Совет властена чиксез бирелгән эшчеләр белән очрашу Ленинны бик нык дулкынландыра, аңардагы хезмәт иясе рус халкына карата мәхәббәт хисләрен тагын да көчәйтә. Ә менә шул ук күренештә, теләнче хатын белән сөйләшүдән соң, Ленин илдәге җимереклек турында сөйли башлагач, аның тавышында әрнүле, тирән драматик ноталар ишетелә. Әмма ватаныбызның бәхетле киләчәгенә юлбашчының тирән ышануы, илебезнең һәм бөтен дөньяның киләчәктәге тарихи үсеш юлларын аның ачык күрүе шул драматик ноталарга киңәергә ирек бирми.
Инженер Забелин белән әңгәмә күренешендә Ленин эшлекле романтик, вакыйгаларга анык бәя бирүче бөек даһи, алдан күрүче һәм тирән психолог булып күз алдына баса. Инженер Забелин Ленин романтизмының тәэсир итү көче аеруча ачык гәүдәләнә. Забелин революционерларның иҗади мөмкинлекләренә ышанмый. «Цивилизация корабын вәхшиләр кулга алдылар... Корабны идарә итәргә кирәк, ә алар идарә итә белмиләр. Социализм вәгъдә иттеләр, ә аны нәрсәдән башларга кирәклекне беркем дә белми», — дип уйлый ул. Ленин белән очрашу фикерләре чуалган инженерга совет властеның чын максатларын аңларга ярдәм итә. Илебез планнарының гаять киң колачлы булуы рус галименең ихтыярын үзенә тарта, аны Ленинның иҗади даһилыгы таңга калдыра.
«Өченче патетик» исемле пьеса-сында Н. Погодин юлбашчы образын иҗат итүдә «Кремль курантла- ры»нда ирешкән уңышларын тагын да үстерә, дөньяда беренче социалистик дәүләтнең җитәкчесе булган Ленинның эчке дөньясына тагында тирәнрәк үтеп керә, аның кайнап торган иҗат энергиясенең һәм оптимизмының гүзәл чыганакларын күрсәтә.
В. И. Ленинның соңгы көннәренә багышланган бу гүзәл һәм дулкын-ландыргыч әсәрдә барыннан да элек заманның куәтле пафосы чагыла. Пьесадагы вакыйгалар бүгенге көндәге безнең уйларыбыз, безнең эшләребез белән аваздаш яңгырыйлар. Бу пьесаны безнең революцион чорыбыз турында дәртле, тәэсирле уйланулар дип атарга мөмкин.
Ленин һәм Коммунистлар партиясе, Ленин һәм гуманизм — бу пьесаның үзәк темасы әнә шул. Гуманизм, Ленинның халыкка, хезмәт кешесенә, пролетариатка чиксез ышануы темасы «Өченче патетик» пьесасында тагын да тирәнрәк, тагын да фәлсәфиерәк хәл ителә. Корыч кою заводында барган бер күренеш бу яктан аеруча үзенчә
образында искиткеч

115
лекле. Акча яратканга күрә генә «дәүләт белән идарә итүдән» баш тарткан яшь эшче Прошка белән ярым шаяртулы сөйләшүдән соң, Ленин болай ди:
— «Ә мин безнең Россия Прош- касына ул үзенә ышанганга караганда мең тапкыр күбрәк ышанам... Юк, мин күктән иңгән хыялга бирелмим. Мин хәзер үк инде иҗтимагый мөнәсәбәтләрне ватуның кеше ышанмаслык тәртипсезлегеи- дә, каршылыклар упкынында киләчәк көн кешеләрен... бөтен дөнья алдында горурланырга мөмкин булган кешеләрне күрәм. Менә ни өчен мин Прошкага чиксез ышанам. Ә бу ышанычтан башка бездә Октябрь дә булмаган булыр иде, һәм кешелек дөньясына Смольный- ның мәңгелек нурлары да сибелмәгән булыр иде...»
Н. Погодин Ленин гуманизмының чын пролетар, сугышчан гуманизм икәнен күрсәтә. Пьесада юлбашчы «гомумән яхшы күңелле», бөтенесен кичерүче булып кына күз алдына басмый. «Нэп вәсвәсәсенә» бирелгән ришвәтче туганы үлемгә хөкем ителгәч, Ирина Сестрорецкая, аны яклауны үтенеп, Ленинга мөрәҗәгать итә. Ленин, бәхетсезлеккә төшкән хатын-кызның, хәсрәтен уртаклашса да, әлеге җинаятьчене яклаудан кискен рәвештә баш тарта. Чөнки Иринаның туганы социалистик әхлак нормалары белән сыешмый торган эш — халыкка каршы булган зур явызлык эшләгән. Юлбашчы белән сөйләшү Иринага Ленин гуманизмының бөеклеген тоярга, туганының җинаятен аңларга ярдәм итә.
«Өченче патетик» пьесасында Ленин зур эшләр, зур уйланулар атмосферасында күрсәтелә. Бу исә юлбашчы образын иҗат итү өчен иң табигый һәм бик нәтиҗәле атмосфера. Моны күрсәтеп үтү аеруча әһәмиятле, чөнки соңгы вакытта Ленин образын иҗат итүдә драма- рургиядә кайбер җитди генә ялгыш- ’ лар да булмады түгел. Кайбер драматурглар, Ленин образын халык массасына якынайтырга омтылып, юлбашчының гадилегенә күбрәк басым ясадылар, Ленинны аның даһилыгы һәм бөеклеге аеруча көчле күренә торган типик вакыйгалардан читтә сурәтләделәр. 1958 елның октябрендә булып үткән Бөтенсоюз театр конференциясендә Б. Лавренев, бу мәсьәләгә тукталып, болай дигән иде: «Ильич образын түбәнәйтмәскә, даһи Ленинның бөеклеген вак көнкүреш детальләре белән капламаска, ә, киресенчә, бу тыйнак характерның батырлыгын ачарга, аның уйлары һәм халык белән мөнәсәбәтендәге гадилектә Ленинның кешелекле гадилеген чагылдырырга —безнең драматургиябез алдында торган кыен һәм изге бурыч әнә шундый».
Н. Погодин, «Мылтыклы кеше» һәм «Кремль курантлары» пьесасындагы кебек үк, «Өченче патетик» дигән әсәрендә дә Ленин темасын яктыртуда һәртөрле парадлы- лыктан, тантаналылыктан котыла белгән.
«Өченче патетик» пьесасы, «Мыл-тыклы кеше» һәм «Кремль курант- лары»на караганда, башкарак тонда язылган. Героик-революцион темага язылган «Мылтыклы кеше» пьесасында ул комедия чараларыннан, ә «Кремль курантлары»нда лирик-романтик чаралардан киң файдаланган булса, Ленин турындагы трилогиянең соңгы кисәгендә исә патетик-трагедик чаралар өстенлек ала.
Пьеса юлбашчының үлүе белән тәмамлана. Әмма тамашачы һәм укучы халыкның гаҗәп тирән кайгысын бөтен тулылыгы белән диярлек тоярлык итеп язылган финалда сөекле Ильич образы яңадан алга килеп баса. Смольный баскычына баскан Ленин:
— «Менә алар үлмәсләр... Халык — үлемсез»,— ди, үзе яныннан узучы эшчеләр һәм солдатлар ташкынына карап. Бу сүзләр Ленин идеяләренең үлемсезлеге символы, дулкынландыргыч аккорд булып яң-гырыйлар.
«Өченче патетик» пьесасы партиягә, аны төзүче бөек юлбашчыга дан җырлый.
116
Илебезнең профессиональ театр-ларының күбесендә генә түгел, хәтта үзешчән сәнгать түгәрәкләре сәхнәләрендә дә Н. Погодинның бу пьесалары нык урын алды: Татарстанда алардан «Мылтыклы кеше», «Кремль курантлары» һәм «Өченче патетик» пьесалары Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Рус драма театрында, ә «/Мылтыклы кеше» пьесасы (М. Әмир тәрҗемәсендә) Ленин орденлы Татар дәүләт академия театрында зур уңыш белән барды һәм бара. В. И. Ленин ролен рус театрында РСФСР һәм ТАССРның атказанган артисты Н. С. Провоторов, татар театрында РСФСР һәм ТАССРның халык артисты Г. Шамуков зур осталык белән башкардылар. Артист Н. С. Провоторов бу рольне иҗат итүдәге зур уңышы өчен Тукай премиясе белән бүләкләнде. Н. Погодинның «Мылтыклы кеше» пьеасасы М. Әмир тәрҗемәсендә аерым китап итеп тә басылды.
Совет драматургиясенең зур ка-занышы булган бу трилогиянең калган ике кисәге татар театры сәхнәсендә татар телендә куелуын һәм трилогиянең татар телендә тулы тәрҗемәсе басылып чыгуын тамашачыларыбыз һәм укучыларыбыз түземсезлек белән көтүен әйтми мөмкин түгел.
Бу зур эшне Татар дәүләт академия театры һәм Татарстан китап нәшрияты озакка сузмаслар дип өмет итәбез.