Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ТӘРҖЕМӘЛӘР


ФРИДРИХ II ИЛЛЕР
(Бөек немец шагыйренең тууына 200 е.1)
НЕМЕЦ МУЗАСЫ
^эчәкле август чорын да, Тәкәббер Медич нурын да Безнең Муза белмәде — Чәчәк атты үзлегеннән, Түрәләр изгелегеннән Аңа өлеш тимәде.
Ул. аталар чыраеның, Фридрих сараеның Күрмәде мәрхәмәтен, йөрәк хаклы горурлана Немец үзе тудырганга Үз данын, үз сәнгатен.
Шуңа да бит җырларыбыз Дулкынланып, кырларыбыз Күгендә канат җилпи.
Йөрәк җырлары агышын Буарга һичбер канунның Көче, гайрәте җитми.
ЭММАГА
Узган бәхет! Юк инде син, Каплаган сине томан.
Тәүге сөю! Җемелдисең Биектә, йолдызсыман. Әйе, бушка ашкынам: Син — төнге балкыш кына.
Сулышың, каның агышың Туктатса әгәр үлем, Булып хәсрәтем, сагышым йөрәктә яшәр идең. Исән булсаң да бүген, Син минем өчен түгел..
Кайнар сөю дәртен, Эмма, Томалап буламы соң? Мәхәббәт бер үткәч әмма Яңадан туамы соң?
Яктың илаһи утлар, Кайчан янудан туктар?!
Немецчәдән Н. X и с а м о в тәрҗемәләре.
86
МӘХТҮМКОЛЫЙ
(Атаклы төрекмән шагыйре Мәхтүмколыйның тууына 225 ел)
НИШЛИМ соң?
күңелем тели галәм буйлап гизәргә, Канатым юк, оча алмыйм, нишлим соң? Укыйм, карыйм никадәрле сүзләргә, Тик мәгънәсен чәчә алмыйм, нишлим соң?
Күпләр анда гаувас II булып йөзәләр, Мин күргәнне күпләр күрми узалар, Гөлбакчада гөл күк шәрап изәләр, Кулым сузып эчә алмыйм, нишлим соң?
...Юлым бетте: тау кайсыдыр, төз кайсы, Аңлый алмыйм, мәгънә кайсы, сүз кайсы, Аера алмыйм, юл кайсыдыр, эз кайсы, Өмет өзеп кача алмыйм, нишлим соң?
Мәхтүмколый, бу дөньяның намусын Кешеләргә бүлеп бирдем һәммәсен, Фикер дәрьясына акыл көймәсен
Батырдым ич, кача алмыйм, нишлим соң?
ИЛ ЯХШЫ
-Кеше булып, кеше кадерен белмәгән Кешеләрдән утлап йөргән мал яхшы. Сөйләгәндә сүз мәгънәсен белмәгән Кешеләрдән телсез калган җан яхшы.
Ходаем сакласын яман эшләрдән, ДАактаичыкның ашы — ачы зәһәрдән, Бер җирдә дә базары юк шәһәрдән Корып беткән, кибеп беткән чүл яхшы.
...Бер рәхимсез ярга көлеп бакканнан, йөрәгеңә сүнмәс утлар якканнан, Чит-ят җирдә азап чигеп ятканнан Орса, сүксә, хурласа да ил яхшы.
Мәхтүмколый, сүзең үлчә һәр яктан, Бу дөнья черектер, авар ул төптән, Ахыр күзгә күренмәгән буш гәптән Шаулый-шаулый кырда искән җил яхшы.
II Г а у в ас-- су асТында йөзүче, водолаз.
БАРАДЫР
■^асты хәсрәт томаны бу күңелемне, Күз яшен сакламый, түгеп барадыр. Кем, кызганып, сорар минем хәлемне? Күңелдә бар теләк сүнеп барадыр.
Гыйшык уты чолгый барлык ягымнан, Үлем артык аерылганчы ярыңнан. Язмыш мине 'куды сабыр тавыннан, Аерылу гәүдәмне бөгеп барадыр.
Дөнья мине бәхетемнән аерды, Киптерде шул кайгы, хәлсез калдырды, Гыйшык уты чиктән ашып, яндырды, йөрәгем урыныннан чыгып барадыр.
...Мәхтүмколый чарасыздыр сөйләми, Дусларга хәлемне бәян әйләми.
Әй, дусларым, ни эшлим соң еламый? — Шул гыйшык яндырып, ягып барадыр.
Төрекмәнчәдән Әхмәт Исхак тәрҗемәләре.