ЯҢА КИТАПЛАР
с Дингә каршы популяр китапханә. Татарстан китап нәшрияты. 1959», — күксел төстәге катыргы футляр- тышлыкка шулай дип язылган. Футлярның эчендә — төрле авторларның биш китабы. Аларда сез үзегезне кызыксындырган күп мәсь-әләләр буенча төпле, фәнни аңлатмалар таба аласыз.
Иҗтимагый аңның бер формасы буларак, дин кешелек җәмгыятенең җитештерү көчләре, җитештерү ысуллары, җәмгыятьнең иҗтимагый үсеше белән тыгыз бәйләнгән.
Кешеләрнең табигать көч-ләре алдында көчсез булулары дини карашлар тууга сәбәп булса, сыйнфый җәмгыять барлыкка килү белән дини ышанулар социаль төс алалар.
Борынгы җәмгыятьтә аш-лык чәчә башлау, ерак диңгезләргә сәяхәткә чыгу һәм башкалар кешеләрдән табигать серләрен алдан белеп торуын таләп иткән. Ә табигатьне, андагы күренешләрне алдан күрү өчен күренешләр арасындагы бәйләнеш закончалыкларын белергә кирәк. Җитештерү бик түбән булган ул чорда кешеләр закончылыкларны күренешләрнең тышкы бил-геләреннән генә эзләгәннәр. Габигать турындагы бу фи-керләрдә кешеләрнең озак күзәтүләр нәтиҗәсендә туган бай тормыш тәҗрибәләре ятса да, алар фәнни булмаганнар, дөреслектән шактый ерак торганнар.
В. А. Мезенцев «Киләчәкне алдан күреп буламы?» (тәрҗемәчесе Ф. Хә- сәнов) исемле китапчыгында фәнни алдан күрүчән- лекнең мисалларын китерә. Менделеевнең периодик системасы, Кояш системасын ачу һәм Кояш, Ай тотылу, һава хәлен әйтү кебек фәнни алдан күрүнең әһәмиятен әйтеп торасы да юк.
{ДИНГӘ КАРШЫ
; ПОПУЛЯР f КИТАПХАНӘ ?
Яисә шундый мисалны гына алыйк. Танылган совет геологы И. М. Губкин, җир катламнарының төзелешен өйрәнеп, моннан күп еллар элек Идел белән Урал таулары арасында бай нефть ятмалары булырга тиеш, дигән фикергә килә. Ә бүген Татарстан — илебезнең иң зур нефть промышленносте районы.
В. А. Мезенцев марксистик алдан күрүчәнлек белән дини хорафатлар, күрәзәчелек, дини пәйгамбәрлек арасында бернинди дә уртаклык булмавын ышандыргыч дәлилләр белән исбатлый.
Тормыш, андагы күре-нешләр турында дөрес караш туплый алмау кешеләрне ниндидер табигатьтән өстен илаһи көч — алла бар дигән фикерләргә китерә. Төрле табигый шартларда яшәүче, төрле һөнәр белән шөгыльләнүче халыкларның аллалары да төрлечә була. Кара тәнле халыкларның аллалары кара тәнле булса, ак тәнлеләр- нең аллалары да ак булган. Кешеләрнең алла турындагы уйдырмаларында •аларның тормыш үзенчәлекләре, яшәү шартлары чагыла. Сыйнфый җәмгыять төзелгәч, алла турындагы карашларга социаль эчтәлек салына. Алла кешеләрне изү, кол итү, буйсындыру коралына әверелә.
П. Павелкинныц «Алла бармы?» (тәрҗемәчесе М. Ахметов) исемле китап-чыгында алла, дини могъ- җизалар, язмыш, үлемсезлек кебек уйдырмаларның буш нәрсә икәне аңлатыла.
Кеше организмы табигый законнар нигезендә яши һәм үлә. Ә борынгы кешеләр моны аңламыйлар. Шуның аркасында мәңгелек җан, үлә торган тән турындагы уйдырмалар барлыкка килә. Сыйнфый җәмгыять төзелү белән изүчеләр теге дөнья, оҗмах, тәмуг, үлгәннән соң рәхәт яшәү турындагы уйдырмаларны чыгаралар. Бу дөньяда изелгән кешедә «теге дөньяда» рәхәт яшәү өмете туа.
Н. А. Ильин («Яшәү белән үлем турында фән һәм дин», тәрҗемәчесе М. Габдрахманова) һәм Г. А. Гу- рев («Җанның мәңгелек булуына ышану турында», тәрҗемәчесе Р. Гыйльмул- лина) китапчыкларында материя, тормыш, аң турында фәнни аңлатмалар бирелеп, психик күренешләрнең асылы аңлатыла. Билгеле, бернинди «теге
125
дөнья» да, «оҗмах» та, «тәмуг» та юк.
Үлгәннән соң рәхәт яшәү турында хыялланмаска, матур тормыш, коммунизм өчен хәзер көрәшергә кирәк. Бу китаплардан аңлашылган төп фикер — әнә шул.
Е. А. Беляевнең «Ислам динендәге мәзһәпчелек» (тәрҗемәчесе И. Гыйльфа- нов) исемле тарихи очер- гында ислам дине, андагы күп санлы тармаклар, юнәлешләр турыйда кызыклы материаллар китерелә.
Биш китапчыкны эченә алган «Дингә каршы популяр китапханә» дингә каршы фәнни, марксистик пропаганда алып баручыларга да, киң катлау укучылар массасына да файдалы кулланма булачак.
Соңгы сүз итеп китапха-нәнең кайбер кимчелекләрен күрсәтеп китәсе килә. Төзүчеләр тәрҗемә өчен китапчыкларны бик үк уңышлы :айламаганнар. П. Павел- JKHH, Н. А. Ильин, Г. А. Гу- рев әсәрләре бер-берсен бик нык кабатлыйлар, аларда бер үк нәрсә турында күп сөйләнелә. Киләчәктә бу скитапханәне» төрләндерүгә, 5аетуга нык игътибар итәр- ә кирәк. Икенчедән, «Дин- •ә каршы популяр кн- гапханә»гә Татарстан га- шмнәренең катнашмавы •аҗәп тоела. Бу кирәкле )шкә академик Арбузовлар, грофессор Камай, Әлмөхәм- «әтов, Абдрахманов, Мөш- гәри кебек галимнәрне тар- гу китапханәне бик нык җанландырып җибәрер иде.
Китапчыкларның тәрҗе- (әләрендә кытыршылыкларның күп кенә очравын да ^йтеп үтәргә кирәк, китапларның бәясе 5 сум. Тиражы 6 000 данә.
Пулялар яңгыры астында, үлем дәһшәте белән күзгә- күз очрашкан минутларда Мәрьямгә ашыгыч пакетны илтеп тапшыру җиңел булмый, әлбәттә.
Батыр кыз, авыр яраланган килеш булса да, пакетны вакытында тапшыра ала.
Кечкенә Мәрьям дә ре-волюция эшенә зур өлеш кертә — шәһәрдән чехлар куыла.
Башка меңләгән семьялар кебек үк, Мәрьямнәр семьясына да якты, бәхетле тормыш килә.
Татарстан китап нәшрияты тарафыннан кече яшьтәге мәктәп балалары өчен чыгарылган «Мәрьям» повестенда әнә шул турыда сөйләнә.
М. Елизарованың «Мәрьям» повесте беренче мәртәбә 1939 елда басылган иде. Быел рус телендә аның икенче басмасы чыкты.
20 еллар элек язылган бу повесть кайбер кимчелекләрдән дә азат түгел. Мәсәлән, төп теманы тулыландыру өчен бернинди дә әһәмияте булмаган романтик вакыйгалар кертү әсәрнең композициясен шактый таркауландыра. Кайбер образларны әдәби яктан төгәлләнгән дип тә булмый. Шулай да повесть үзенең әдәби кыйммәтен югалткан дигән сүз түгел әле бу.
Повесть, берьяктан, бәхетле тормышның никадәр авырлыклар, корбаннар аша төзелгәнен күрсәтсә, икенчедән, көрәшеп алган бәхетле тормышның кадерен белеп яшәргә чакыра. Әсәрнең теле җиңел һәм аңлаешлы. Бәясе 70 тиен. Тиражы 7000 данә.
М. Фарваз.