ТРОМБОН ҺӘМ КЫЗ
ушы фани дөньяның гадәти генә йомышлары белән авылларда йөргәндә, юлым уртача гына бер татар авылына туры килеп, анда берничә көн торып калдым. Эшләремнең кайберләре үтәлде, үтәлмәгәннәре дә булды — хәзергә сөйләргә теләгәнем ул турыда түгел. Шушы командировка вакытында, әлеге шул гадәти генә авылда, өй һәм өй алды идәннәрен сап-сары итеп юган, морҗасын ап-ак итеп агарткан, кайчан гына кайтсаң да самовары гөжләп кайнап тора торган, үзе «гөжләп тормаган самовардан эчкән чәйне чәйгә дә санамыйм» дип әледән-әле кабатларга яратучы Сәрби әбинең җәй айларында безнең ише узгынчы мосафирларны йоклата торган ак чоланында, стенадагы имән чөйдә эленеп торучы кәкре-бөкре җиз труба-ны күреп, мин бераз аптырабрак калдым. «Кәкре-бөкре» дип мин моны юри кимсетеп, күбесенчә парад вакытларында һәм мәет озатканда гына дөнья ярып кычкыручы тынлы оркестрны бик үк яратып бетермәгәнле- гемнән генә әйтәм. Дөресен әйткәндә, бу — «тромбон» дип атала торган, уйнаганда балдакларын шудырып-шудырып җибәрмәле, шактый зур, шактый авыр, кыскасы, бер үк вакытта физкультурасы иңгә дә, бугазга да төшә торган бик нәтиҗәле уен коралы. Әле мин аның турында уйнамыйча чолан стенасында эленеп торганда гына болай тыныч итеп сөйли алам, әгәр, алла сакласын, тазарак күкрәкле яшьрәк бер егет аны кычкыртып җибәрсә... Ничек кенә димә, гаҗәп зәһәр тавышлы бу җиз уен коралының монда, кечкенә генә бер татар авылында, адашып калуы мине бик аптыратты. Сәрби әбидән сорашып карадым, ул да ачык кына җавап бирә алмады, «Калдырып китте шунда берсе. Тамагына сорамый, тора бирсен» белән бетерде.
һәр авылның диярлек бит әле кибет алды бар. Кибет алдында те- гене-моны сөйләшеп, яңалыкларны бер-берсенә җиткереп, шунда бер- рәттән, үзенең уен-көлке сөйләргә ярата торган телен чарлап торучы әрсез алабайлары һәм алар сөйләгәнне бер читтән мыштым гына сеңдереп торучы ачык авызлы малайлары бар. Әлбәттә, моны бик алай күңелле күренеш дип булмый, ләкин ул бар. Ә кайчакларда монда бүтән җирләрдә ишетергә мөмкин булмаган кызыклы сүзләр дә ишетәсең.
Мәсәлән, әйтик, колхозның вак-төяк юну-сипләү эшләрен карап һәм, шунда беррәттән, колхозчыларның үзләренә дә каккалап-суккалап, бу соңгысы өчен килә торган акчаны сулагай кесәсенә сала баручы шактый ук хәйләкәр, җор телле, бөтен нәрсәне иң элек кәмит ягыннан күрергә яратучы Шома Хәйбүш белән мин нәкъ әнә шул кибет алдында таныштым. Кичкә таба иде, шулай булгач, үзеннән-үзе аңлашыла, кибет алды да гөрләбрәк тора иде. Килеп туктады бер заман Хәйбүш.
Ш
Кыяфәт шәп. ЛАатериядән сырып теккән эшләпәне түбәсенә генә утыртып куйган, дөресен әйткәндә, башының эшләпәдән артып калганы да әллә ничаклы, шул зур башның алгы ягында җәенке генә бит. Салынкы кабаклар астыннан җемелдәп мут күзләр янып тора һәм, әйтелмәгән җор сүз кысылып калгандай, иреннәре кымырҗый... Ләкин килеп туктавы белән сүзгә катнашып вакланып тормады бу. Иң элек кесәсендә озак кына казынды һәм казына торгач нәкъ бер уч ике тиенлек, биш тиенлек бакырлар, ун тиенлек, унбиш тиенлек көмешләр көрәп чыгарды. Сез уйлыйсыз, хәзер ул бу акчаларны бик тәмләп саный башлый инде дип, шулай булмаган кайда. Шундый вак-төяк акчаларны санап торганы бар иде Хәйбүшнең. Ичмасам, башын гына да борып карамады, кулын игътибарсыз гына сузып, әлеге теге учы тулы акчаны янында басып торучы ачык авызлы малайның итәгенә койды.
— Санап бир. Тиз бул. Көтәргә вакытым юк.
Бүтәннәр, күрәсең, Хәйбүшнең мондый галәмәтләрен белеп бетергәннәр, аның бу кыланышына игътибар да итмәделәр, ә мин, бу авылда яңа кеше буларак, игътибар итмичә булдыра алмадым. Кайдан килгән бу эрелек, акча санап мышкылдап беткән малайга, ичмасам, кырын күзен дә салмый, шул ук вакытта кеше сүзенә кушылып китәргә дә ашыкмый.
— Монда синең нибары бер сум җитмеш тиен генә, Хәйбүш абый, — дип, акчаны Хәйбүшнең соскычтай учына китереп салды малай. Тик шунда гына Хәйбүшнең кымырҗып торган иреннәре хәрәкәткә килде.
— Булмады шул алай булгач, — диде ул, шулай да әллә ни рәнҗү күрсәтмичә. — Хупҗамал түтәегез бүген миңа караганда өлгеррәк булып чыкты. Минем кул җиткәнче аныкы барып җиткән, акчаны әллә кая җыеп куйган.
һәм ул әлеге бер уч вак акчаны, һаман шулай эрелек саклаган һәм муенны чак кына да бормаган хәлдә, чалтыратып кесәсенә койды. Шулай да, ничаклы гына эре булып, муенны бормыйча кыланса да, акчаны ялгыш кеше кесәсеңә түгел, үз кесәсенә койды, шайтан.
«Бу миңа кирәкле кеше. Сәрби әби чоланында адашып калган әлеге теге серле тромбон турында әйтсә тик менә шушы кеше берәр нәрсә әйтә алыр» дип уйлап куйдым мин, нәкъ шул минутта нишләптер шул юк нәрсә турында уйлап. Уйлавы бер нәрсә, ләкин шундый горур кыяфәтле Түшгали белән ничек сөйләшеп китмәк кирәк. Шулай да җае табылды тагын, кибет алдыннан кайтышлый, уйный-көлә сүз кушкан булып, мин бу дәү абыйны иң элек Сәрби түтиләрнең урамына, аннары Сәрби түтиләрнең өйләренә, аннары Сәрби түтиләрнең чоланына — имән чөйдә эленеп торган трубага якын китердем. Үзе дә җор телле кеше, җор сүзгә бик тиз каба торган дәүбаш булып чыкты бу.
— Кычкырып карады инде ул җиз торба безнең авылда, — дип башлап китте ул, аны-моны уйламыйча, — әмма безнең колхоз кызларын торба кычкыртып кына шаккатыра алмассың.
Кайтып җиткәнче шактый ара бар иде, җай гына атлый-атлый Хәйбүш миңа узган ел шәһәрдән шул җиз трубаны күтәреп кайтып, трубаны кыз белән алыштырып киткән үткен бер егет турында гыйбрәтле генә бер тарих сөйләп бирде. Мин аны, әлбәттә, ул сөйләгән кебек кызыклы итеп сөйләп бирә алмам, шуның янына тагын Хәйбүшнең берьяклылыгы, үзенекеләрне яклап та, шәһәр егетен бераз кәмит итеп күрсәтер- | гәтырышуы да сизелде. Мин андый берьяклылыкка юл куймаска тырышачакмын, ничек кенә димә, шулай да кызны алып киткән бит, шайтан.
— Бер заман кайтып төште бу, — дип янә ялгап китте Хәйбүш, үгезне шундук мөгезеннән эләктереп алып. — Сәрби түтиләргә түгел, алар- ның күршесенә — Нурислам картка. Барысын да белеп тә бетермәссең, Нурислам картның анасы ягыннан ниндидер чыбык очлары, имеш. Шу-
б*с-ә.-№п. 81
82
лай бит ул, җан кисәгем, җәй көне, кала кешеләренең отпускаем вакытында авылдагы «чыбык очлары» бик кадерле була. Җитмәсә тагын безнең авылга орынып кына дигәндәй, Мишә елгасы ага. Болыны, урманы дигәндәй, барысы да үз турына кәеф. Әмма бу кунак егетне балык тотарга кайткан димәс идем мин, булмаганны бар дип әйтү мелким түгел. Суын коена, бер дә коена, ике дә коена, әйдә коена бирсен, ачысына тегенең дә акчасы чыкмый, безнеке дә. Но бит, җан кисәгем, безнең авыл җирендә монда су да, балык кына түгел. Тавыклар да, бала-чагалар да бар. Әйтик, бала-чага анысы шәһәр җирендә дә аллага шөкер инде, фабрик эшләп тора, әмма тавык-чебеш дигәнең бит, үләт суккыры, андый дуамал зур җиз тавышка бер дә күнекмәгән. Ә бу, рәхмәт төшкере, үзеннән зур җиз торба күтәреп кайткан, әлеге шул син әйтә торган җиз торбаны. Тик бер генә кич кычкыртмыйча чыдап торды, икенче көнне иртәдән үк тотынды, җаным, кычкыртырга. Безнең ише коры сөякнең, мин сиңа әйтим, ул өрүгә тыны кысылыр иде, минем үземнең, пример алып әйтсәк, «кеше белән кычкырышканда шундый үкереп җибәрәсе килгән чакларым була, юк, бугаз төбендә генә үпкә. Билне штан, муенны яка кыса. Ә моның бит, җан кисәгем, кысар нәрсәсе дә юк, коры бер трусиктан. Кычкыртыпмы-кычкырта торбаны. Малай-салайны әйткән дә юк инде, бер көнне шулай, ачуым килмәгәе, үзем барып карадым. Кыяр урларга йөрүче малаймыни, олы башымны кече итеп дигәндәй, Нурислам абзыйларның койма буйларында йөрим. Күрәм, ишек алды уртасына чирәмгә палас җәеп салган, паласка кырын әйләнеп төшкән, әлеге теге җиз торбасына билдән уралган, бер кулы белән ниндидер бер келтерифутын шудырып йөртә. Бугазы өрә тора, әлеге торбадан яшелле-күкле «разбой» чыга тора. Ул аны болай гына кычкыртса икән, юк, ул бит аны кәгазьгә карап кычкырта. Ә кәгазьдә үрмәкүч җәтмәсе. Үзе яшь егет, үзе коры бер трусиктан гына, үзе кәгазьгә караган — кычкырта «кәнишно. Аның урынында мин булсам, мин дә кычкыртыр идем. Җилкә-күкрәк разный ультер-фиялитлар- да кыза тора, бугаз дигәнең суза алган чаклы суза тора. Берәү дә сузма дип әйтә алмый, ник дисәң, отпускага кайткан кеше, каршы әйтергә законы юк.
Шулай да әйтмичә булдыра алмадылар, җан кисәгем, безнең авыл җирендә кешенең төрлесе бар. Әлеге шул ләгънәт суккан тавыкларны гына ал син, иске тормыш калдыклары. Беләме соң алар разный культурный уенның тәмен. Бу торба тавышыннан иң элек шул мур кыргыр- лары аңнарын җуйганнар. Бәлкем ул чаклы ук булмагандыр да, бәлкем булгандыр да. Тавыкның аңы ничаклы да, аны югалту өчен күпме генә кирәк. Чын дөреслектә ничек булгандыр, Сәрби әбинең Нурислам карт өе каршына килеп:
— Кайдан килеп чыккан галәмәт бу? Колак тондырып бетердегез шул торбагыз белән. Бүтәнен әйтмим дә, тавыкларым ояларыннан бизеп, күкәйләрен читкә сала башладылар, — дип көйләп-көйләп такмаклап торганын үз колакларым белән ишеттем.
Гел зарары гына да түгел, файдалы ягы да булды ул торбаның. Үзем күргәнне түгел, бригадир Шәймәк әйткәнне әйтәм. Анысы дөрес, Шәймәк мин түгел, ул бераз кабартып сөйләргә дә ярата. Әмма эш шуңа киткәч, мин инде, җан кисәгем, ишеткәнемне әйтмичә кала алмыйм. Шәймәк әйтте миңа:
— Бу торба кычкыртучы кайтып миңа бик файда итте әле, малай,— диде миңа Шәймәк, — Мыштыбый хатынын һич кенә дә эшкә чыгарып булмый иде, хәзер бөтен кешедән элек ул торып чаба. «Авылда калып та рәт бетте, колак төбемдә гел шул торба тавышы», — ди.
Үзара гына әйткәндә, яшь кеше, бәлкем, ул кызларга ошарга тырышып шулчаклы кычкырткандыр, безнең очта кызлар җырып йөргесез. Әйтик, шул ук Сәрби әбинең Маһруйбикәсен алып карыйк, сусыз ка-
шык белән суырып йотарлык. Сәрби карчыкка, әйтик, ошамый икән, анда яшьләрнең ни эше бар, тавыкларын саклап утыра бирсен, ә яшьләр, бәлкем, кем белә алар эшен, киртә аркылы гына күз кысышырга да өлгергәннәрдер. Шулай уйларга да бик мелким ич — беренче карашка. Мин дә шулай уйлаган идем башта. Әмма бер көнне шушы үзебезнең очның кызлары иртүк торып колхоз эшенә китеп барганда шау- гөр сөйләшкәнне ишеткәч, алай уйлауны ташладым. Юк, җан кисәгем, трусиктан гына калып торба кычкырту белән генә безнең колхоз кызларын шаккатыра алмассың. Башкасын телгә дә алмыйм, Маһруйбикә булып Маһруйбикә әйтә:
— Бик озак әйләндек бүген, кызлар. Карагыз аны, торбачы егет йокысыннан торып кычкырта башлаганчы, әйдәгез тизрәк, — ди.
Маһруйбикә әнә ул сүзләрне бик яратып әйткәндер дип кем әйтә алыр икән?
Шулай да... шулай да, җан кисәгем, ул торбачы егет безнең әлеге шул мактаулы Маһруйбикәбезне алып китте. Ничек? Монда, бәлкем, аларның үз серләре дә булгандыр, әмма мин белгәннәре дә юк түгел. «Шулай» дип ачык кына төртеп күрсәтә алмыйм, әмма шулай булмагае дип уйлыйм.
Кычкыртты-кычкыртты бу егет торбаны да, аннары бер мәл шып туктады. Сәрби карчык сөенде бугай, янәсе, тавыкларым инде күкәйне читкә салмас. Бактың исә, тавыктан зуррагы шул торбачы егет аркасында читкә китмәсенме.
Ә бу болай булды: бер көнне шулай кызып кына ашлык җилгәреп маташканда, зернопульт моторы шып туктап калды. Авыз ачып тора торган чак түгел, заготзернодан машиналар әйләнеп кайтты, ындыр табагында җилгәрелмәгән ашлык өелә бара. Кешеләр, мин сиңа әйтим, тынычсызлана башладылар, көннәр аяз торганда эшләп каласы килә, факт. Моторист Касыйм үзе тик тора дип әйтмәс идем мин. Кайнашкан була бичара, ятып-ятып та карый. Күрәсең, теш үтеп бетми. Яшьрәк шул, узган ел гына курс бетереп кайтты, кәҗә мае җитәрлек чыкмаган. Старший механик каядыр китеп барган. «Тимер-томырга синең кул ябыша, әйдә, барып кара әле, Хәйбүш абый», — дип, мине дә җилтерәтеп алып киттеләр. Касыйм яшьрәк булса, мин картрак булып чыктым. Күмер чүлмәгенә капкач кирәксә, анысы минем эш. Монда бит, җан кисәгем, мотор белән эш итәргә. Ә моторның аның эче тулы хәйлә. Шунсы бигрәк эчне пошыра: чалт аяз көн әрәм була бит, шайтан ал-гыры. Җитмәсә, безнең «Якты көн» колхозы күршебездәге «Эльбрус» колхозы белән ярышып маташкан була. Хатын-кыз телгә килә башлады, ә ул халык телгә килсә, үзең беләсең, җан кисәгем, кече учагыңны тиз томалый. Кыскасы, хөрткә калып бара идек без — өстән торып эш итүчеләр. Менә шунда, рәхмәт яугыры, җир астыннан тишелеп чыккандай булып, әлеге шул торбачы егет килеп чыкмасынмы. Мишәдән су коенып кайтышы иде булса кирәк, чәчне бик шома итеп тарап салган иде, өстә дә бик чиста күлмәк иде. Әмма берсе белән дә исәпләшеп тормады. Сыз- ганулы беләге белән кереп китте, малай, моторның эченә, аннары астына кереп, анда ниләрдер өшкерде. Мотор дигәнең минем ише мич капкачыннан ерак китмәгән кешеләр өчен генә карурман икән ул. Шушы җиңел куллы егетнең кереп әйләнгәләп чыгуы булды, безне ап* тырашта калдырган әлеге «карурман» гөжләп эшли дә башлады. Кыскасы, хатын-кызлар чәйнәп ташлый дип кот очып торганда, ирләр классын ' коткарып калды шул егет. Тик шунда гыиа белдек, торба кычкыртучы (гына булмаган икән ул. Торбаны алар заводта эшләп чыкканнан соң, клубка җыелып, бераз ашказанын эшләтү өчен генә кычкырталар, имеш.
Әле бит тагын шунсы бар, әнә шул көннән башлап безнең ул кунак егетебез торба кычкыртудан бөтенләй диярлек туктады. Ник дисәң, сә-
6*
83
84
бәбе бар: ындыр табагында эшләүче кызлар бу кала егетенең эшкә ябышып торган кулын, анысы-монысы белән исәпләшмәвен бик ошаттылар. Бигрәк тә моны кунак егетнең күршесе Маһруйбикә ошатты.
— Без сине торба кычкыртучы гына дип торган идек, син мондый эшләрне дә булдырасың икән.
Чын булса, әнә шулай дип сүз кушкан, ди, Маһруйбикә егеткә. Шулап дип сүз кушкан чакта, чын булса, Маһруйбикә, сөрмәле кара күз- ләрен тутырып, егеткә серле генә итеп бер карап та алган, ди. Шуннан соң егетнең кинәт башы әйләнеп, авылга әйләнеп кайтыр юлын таба алмаган һәм ул көнне караңгы кичкә кадәр шунда, ындыр табагында, кызлар янында эшләп калган, ди... Шулай бит ул, җан кисәгем, дөнья эшләре: кеше моторын кабызам дип тырышып йөргәндә, уйламаганда гына үз моторың гөрләп кабына да китә.
Миңа, хатынлы кешегә, яшь-җилкенчәк арасында сузылган разный ефәкләр җәтмәсенә кереп буталып йөрү килешеп тә җитми, әмма буталмыйча гына колакка кергәнен әйтмичә калдыра алмыйм. Шуннан соң кунак егет икенче, өченче көннәрне дә әлеге шул кызлар тирәсенә барып булышкалап йөри башлаган. Ә бу безгә ике яклап файда булып чыкты. Бердән, аз булса да кул арасына керә, урып-җыю планын үз вакытында тутырабыз дигән сүз. Икенчедән, авыл өстендә торба тавышы тынгач, колаклар рәхәтләнеп калды. Ә Сәрби түти өчен өченче яктан да файда: аның тавыклары күкәйне яңадан үз ояларына сала башлаганнар.
Әмма бер кояшлы көнне бер караңгы төн сагалап кына тора бит ул. Отпускасы беткәч, бу торбачы егет Сәрби түтинең Маһруйбикәсен үзе белән Казанга ияртеп китмәсенме. Тик шулай да Маһруйбикә егеткә шарт куймыйча кала алмаган:
— Барам, җир читенә алып китәм дисең икән, җир читенә чаклы барам, — дигән Маһруйбикә егеткә,— только, зинһар, бу бөгелмәле-сыгылмалы торбаңны күтәреп йөрисе булма, җаным.
Эш анысы бөгелмәдә-сыгылмада түгел, күрәсең, сизгән кызый: шул торбасын кычкыртып башта бик канга тоз салды егет. Күрәсең, болан уйлады бугай Маһруйбикә: «Китүен китәм, әмма торбасына түгел, егетнең үзенә кызыгып, егете егет булганга ияреп китәм!» Безнең Маһруйбикә кебек кызны эләктергәч, егеткә . нәрсә, торба жәлмени. Шулай итеп, торба калды, кыз китте, менә шул.
— Ничек кенә булса да, әйбәт тора күрсеннәр инде, — дип яхшы теләк белдереп куйды Хәйбүш, хикәясенең азагында. Аннары, бераз тынлыктан соң, әллә чынлап, әллә гадәттәге җорлыгына бирелеп, өстәде: — Ишетүебезгә караганда, чын булса, егет торбаны да онытып бетермәгән, ди, әле. Әгәр колхозга зур клуб салдырсалар, кайтам, торбам янына кайтам, колхоз яшьләреннән каладагы шикелле зур әркистр оештырам, дип әйтеп әйтә, ди. Безнекеләр әнә шул клубка дип тырышалар инде. Нигә, әркистр икән әркистр. Машиналарыбыз бар, радио бар, чәч-сакал кыра торган җир ачтык, каладан кай җиребез ким безнең. Сәрби әбинең тавыклары дип куркырга шулай ук урын юк. Ник дисәң, ул әркистр дигәннәре бит аның шыр урамда утырып уйнамый, клубта утырып уйный. Аннары килеп, Сәрби әбинең тавыкларына да әкренләп культурага ияләшә башларга вакыттыр инде, торба тавышын бөтенләй үк ишетмәгән тавыклар түгел.
Хәйбүш өенә кереп киткәннән соң, мин Сәрби әби турында уйланып бардым. Чоланда эленеп торган әлеге җиз тромбон турында, әйтәм, бер дә сөйлисе килмичә генә сөйләде, теге егет шул аның бердәнбер кызын алып киткән икән. Кайгырма, Сәрби әби, әйткән сүзендә торып, киявең белән кызың әйләнеп кайтса, җитмәсә тагын аңарчы бер-ике балалары да булса, синең үз өеңдә дә оркестр ачылыр әле.
J 1 Август, 1959 ел.