ШИГЫРЬЛӘР
ЯВА ЯҢГЫР
Я ва яңгыр, ихласланып ява, Үзәгенә җирнең үткәреп, Үзәгенә җирнең, әй, үткәреп, Күңелемне минем күтәреп.
Мин синеке, авыл, мин синеке, Мин синеке туган көнемнән, Мин шытканмын гүя яңгырыңнан Шыкландырган нарат төбеннән.
БАШКА БЕРНИ ДӘ КИРӘКМИ
^уып-үскән шушы җирнең ямен Алыштырмый икән һич нәрсәң.
Башка берни дә кирәкми, Үзем чапкан печәннәрне Бер туйганчы иснәсәм.
Миңа гына шулай тоела микән Бөтен рәхәтләре соң аның?
Башка берни дә кирәкми, Үзем тапкан чишмәләрнең Ятып эчсәм суларын.
Үрләре дә зәңгәр дулкын-дулкын, Ул үрләрнең чиге кайда соң?
Башка берни дә кирәкми, Дусларның мин гомерем буе Тойсам җылы карашын.
КҮРЕП КИТ
.Күреп кит, бәхиллеген ал...», Шулай дип исә җилләр.
Үз улы, үзенең баласы, Әнкәй мине бәхилләр. Студент чакта җибәргән Бүләкләрем фәкыйрьләр. Үзе фәкыйрьлектә үскән, Әнкәй мине бәхилләр. Сугыш еллары... Югалды Мең Сабир, мең Рәхимнәр.
4
Мин кайттым, кайттым көттереп, Әнкәй мине бәхилләр.
Искергән йортың урнында Еллар кимерер тимерне... Ә төер калса күңелдә? Берни алмас төерне.
УСАЛ ДИЛӘР МИНЕ...
У сал диләр мине авылда, Каян килгән мондый усаллык? Без, хатыннар, сугыш елында Авыл арасында юл салдык. Шул юл буйлап почта йөртүче Гыймран абзый кайта районнан... Әй, бу сугыш, канлы бу сугыш Ник беренче мине аерган? Мин беренче булып татыдым Авылыбызда үлем ачысын... Ташлар төште минем кулымнан, Тагын алдым, соң кем ташысын? Яулыгымны йолкып башымнан, Дүрт баламны кочып еладым... Иртән тагын ташлар җәйдем мин Уйлап һаман юлның ерагын... Ат көтүен аннан бирделәр, Юк, күрәсең, миннән башкасы... Усал диләр мине авылда, Мин үзем дә Бүре Әсмасы. Балаларның хәлен белергә Кайта иделМ чабып көтүдән... Ятим үстем, мин тол яшәдем, Көтеләсе дөнья көтелгән. Еллар мине усал иттеләр...
Бер көйләнсә тормыш, булса нык, Әле шуны сизә башладым — Кими бара икән усаллык.
ӘТНӘ УРАМЫНДА -S ерәүләрнең күкрәкләрен сугыш Дан ордены белән бизәде. Берәүләрне туфрак басты, ләкин Яктырта җир өстен йөзләре. Берәүләрнең гомере белән сугыш... Тимик, әйдә, иске «ярага. Хәзер көннәр бүтәнчәрәк туа, Бүтәнчәрәк көлеп ярала. Мин быел да сабан туйларына Әтнәбезгә кайттым Казаннан, Мин очраткан тугры сугышташлар Икесе дә алар кожаннан, Икесе дә яңа туган кебек Чыгып килә военкоматтан, Аларның да күкрәгенә илем Соң булСа да медаль кадаткан.
Сез белсәгез иде шатлыкларын, Ундүрт еллык шатлык ничаклы; Узган сугыш белән бүген генә Өзгән алар исәп-хисапны. «Германияне җиңгән өчен» медаль. Күңелен сузмый солдат зурына, Син бир аңа үзенә тиешлесен, Чыңлап керсен аның җырына. Карт әнкәсе кул тидереп карар. Балалары карар туйганчы... Медаленең ике ягында да Үз җиренең уйный кояшы. Машинага сикереп менде алар, Каршыларга кирәк бәйрәмне. Җил күпертте кожан итәкләрен. Очар кошка алар әйләнде. Читтән алып кайткан моңнары бар Ун буынга тәэсир итәрлек. Бер көч тә юк алар рухын җирдә Кол итәрлек, әсир итәрлек. Туган илем, бар нәрсәдән өстен Кеше дигән олы затың бар. Кешеләргә якын килгән саен Матуррак икән законнар.
ДАВЫЛ ЧӘЧӘКЛӘРЕ -^ечән җиткән, мин болында йөрим. Тугайларга күңелем табынды. Озын, сары давыл чәчәкләре Көтеп утыра кебек давылны. Җир өстеннән күпме давыл узды. Бөтерелде күпме өермә... Сез тыныч та, сез шомлы дасыман. Базмыйм сезгә якын килергә. Кыңгыраулар, сары кыңгыраулар Сизәрләр дә давыл кубарын, Хәбәр салып, уятырлар төсле Тынгы белмәс бу җир улларын. Юк, купмасын иде тагын сугыш... Кыңгыраулар нигә кагарга! Халык җыена, ничә тапкыр җыена Чын-чынлап бер яшәп карарга.
МИН ШАГЫЙРЬНЕ АЛЫП КАЙТАМ 1 мт шагыйрьне алып кайтам безнең Мәскәү поездында, Бик кыска да кебек юлым минем, Гүя бик озын да...
Үз хәленең авырлыгын белә, Арзанлы сүз сатма. Кызгануны яратмаучы караш Тора һаман сакта.
1 1958 елда шагыйрь Әхмәт Фәйзине Кремль больницасыннан Казанга алып кайту 7Рында сүз бара.
6
Больницадан Казан юлына чыккач, Янды күздә очкын...
Әйтә төсле очкын: син үлемнән Ычкын, тизрәк ычкын...
Ишетсеннәр июль чәчәкләре, Әйдә, чандыр Әхмәт, «Умырзая»ң белән йөрәкләрне, Әйдә, яндыр, Әхмәт.
Әлләнигә бөтен көчкә бүген Чапты поезд, чапты... Кая, кая якынайта соң ул?
Якты, дөнья якты... Ул бит мине үзенең дусы итте, Якын иптәш итте, Кинәт сорарсыман: озатасың Кайсы төшкә тикле?
Шагыйрьләрнең юлы булып яткан Шушы арадан мин Яшьлегеңне кабат очратканчы Бергә баралам мин.
Мин шагыйрьне алып кайтам безнен Мәскәү поездында, Бик кыска да кебек юлым минем, Гүя бик озын да...
ГАРМУН КАЕШЛАРЫ БАСА
Г*армун каешлары баса, Дускаем, иңнәреңне. Гармуның бер генә уйнат — Белермен килгәнеңне.
Гармун каешлары баса, Гармуның калдыр, иркәм. Тик кара аны, үзең кил, Синсез бик авыр, иркәм. Гармун каешлары баса Ап-ак беләкләреңне. Кабереңнән казып алырмын Асыл сөякләреңне.
ПОЧТА ЕГЕТЕ 1Точта егете Касыймҗан, Бар үз урыны, үз эше, Без яшәгән якларда Белә аны күбесе, һәр айда бер көне бар Бигрәк тә соң җаваплы. Җавабы зур булса да Шул көнне ул яратты. Шул көнне ул таңнан ук Юлга чыгар, әлбәттә. f Хәйран кала Касыймҗан Безнең бөек дәүләткә... Туктый икән кемнәрдә? Урамнарның кайсында?
Әллә алты авылның Пенсиясе Касыймда. Ал укытучы Вафаны, Авылның ул тарихы. Килә серле шул юлга Карыйсы да карыйсы. Күргән сәнәкчеләрен, Калган ничә сәнәктән... Күзендәге моңсулык Төрле-төрле сәбәптән. Ничә буын яшьлекне Үз дәверенә иярткән. Ай-Һай, кыен икән ул Барсы тынгач кинәттән... Ерактан бир сәламең, Лаек кеше хөрмәткә. Касыймҗанга ни өчен Шушы юлда йөрмәскә.
Сагыну ирек бирмиме Күп сөйләргә Вафага... Үзе кебек шаулап кер Акушерка апага.
—... Язмышлары өчен дә Үзем бирдем җавабын. Китердеңме, — дияр ул, — Мең баланың савабын.
Син дә улым, Касыймҗан, Белми йөрсәң, бел бүген: Тудың минем кулымда, Мин бәйләдем кендегең...
Көт көндезен, төнен көт... Язгы юллар, томаннар... Бу кулларда кызчыклар, Яшь сылулар туганнар. Су чыккан боз өстенә, Ташкын өскә ургылыр... Ә ул бара: бу язда Тагын ничә ул булыр? —... Утызынчы яз шулай, Күбрәк туа яз белән... Ямьсезләре бер дә юк, Үлгәннәрен аз беләм...
Ерактан бир сәламең, Лаек кеше хөрмәткә, Касыймҗанга ни өчен Шушы юлда йөрмәскә. Аңа ифрат күңелле, Көлеп ишек ачсалар. Хәлал икән, кадерле .
Хезмәт кергән акчалар. Әй, Касыймҗан, Касыймҗан, Колагыңны сал илгә: Авылларың үткәнче Әйләнерсең шагыйрьгә. Керер ул карт шахтерга...
5
Яшьләр үсте алмашка, Безнең татар халкының Яртысы бит Донбасста. Тын йортларга керер ул — Тол йортларга керер ул. Моң дисәң, ул — толларда, Тырыш үзең тыңларга. Әй, Касыймҗан, Касыймҗан, Юлың синең ак таштан... Син утырган бу йортлар Зур сугышта катнашкан. Ерактан бир сәламең, Алар лаек хөрмәткә. Касыймҗанга ни өчен Шушы юлда йөрмәскә. Туры килер Касыймга Шактый акча ватарга. Кешеләре бик әйбәт... Рәхмәт инде Ватанга.
КҮҢЕЛДӘ, КҮҢЕЛДӘ
-Без йөргән аланнар еракта Күмелә, күмелә, күмелә...- Сөйләмә, кирәкми, барсы да Күңелдә, күңелдә, күңелдә. Камышы шаулавын ишетәм Күлнең дә, күлнең дә, күлнең дә. .Сөйләмә, кирәкми, барсы да Күңелдә, күңелдә, күңелдә. Кидердем такыя чәчәктән Үрдем дә, үрдем дә, үрдем дә. Сөйләмә, кирәкми, барсы да Күңелдә± күңелдә, күңелдә. Яшьлек ул гомерендә бер генә * Кемнең дә, кемнең дә, кемнең дә. ’<* Сөйләмә, кирәкми, барсы да Күңелдә, күңелдә, күңелдә.
КӨЗГЕ УРМАНДА
Л*өз көнендә кояш сирәк карый. Безне инде сирәк җылыта.
Барысын сизә йөрәк, барысын аңлый: Гомер үтә безнең, ел үтә.
Көз көнендә кояш сирәк карый. Кояшлырак җиргә елышам.
Карт сөяккә хәзер шул да ярый. Озак җылынып булмый югыйсам. Көз көнендә кояш сирәк карый, Шигырь язам, язам үчегеп.
Мин дә йөрим кояштай һич калмый Нарат төбе саен күченеп.
1959.