Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

МАЙ БАКЧАСЫ
Б ал корты җыр суза үзенчә, Яз исе исертә хисләрне.
Алмагач чәчкәсен сибәләр Бакчага май ае җилләре.
Яз белән җанланган бу бакча Яшьлек күк, бәйрәм күк күңелле. Син минем каршыда торасың Чәчкәле алмагач шикелле.
Беренче чәчәкләр коелыр. Бу көннәр еракта калса да, Күп тапкыр очрармын әле мин Күзләрең нурына бакчада.
ЮЛ БУЕНДА
Юл буйлап, кырлар аша. Кайдадыр бара егет.
Кулында гармун, бугай, Бер төргәк китап кебек.
Өч чакрым китте инде, Тагын да китәр әле. Карый ул: ничек балкый Өйләрнең түбәләре.
Егетне моңландыра Кырларның аулак юлы. «Булмаса, бераз гына Сайратып алыйм шуны».
Яктыга дәшкән кебек, Уйный ул шома гына: «йөгерсен әле кызлар Гармуным моңнарына».
Талчыксаң юлда әгәр, Дәрт бирә гармун моңы. Куаклар аша бер кыз Күзәтеп тора моны.
Эндәште кызга егет:
— Кем икән ата-анаң?
Ах, елга буйларында Чәчәкләр ата балан...
И. Рушан тәрҗемәләре.
 

ТАНЯ
Танядән дә чибәр беркем дә юк, һәр .кич саен безнең авылда Бар егетләр вакыт үткәрәләр Агроном кыз Таня янында.
Өченче кат куя самоварны, Сыйлый торгач шактый арылган. Сөйләр сүз дә беткән, тик егетләр Кузгалмыйлар табын яныннан.
Утыралар, һаман беркем китми, Әтәч инде таңны уята.
Барысына да тыныч йокы теләп, Кияүләрне Таня озата.
Ачалмыйча шулай йөрәк серен Китә алар аның өеннән.., Ә кыз уйлый, иртәнгәчә уйлый, Кемдер китми аның .күңеленнән.
Басуларда кызу ярышларда Менә тагын үтеп китте ел...
— Синең ярың кайда? Кем ул,
Таня?
Нигә шулай һаман килми ул?
Ник какмый ул синең тәрәзәңне? Ник утырмый өстәл буенда?
Тик бер генә бары, ник бер генә Очрады ул кырлар юлында.
Очрады да сәер елмайды ул:
— Эшләр ничек? — дип ул сорады. Ни өчендер Таня, җавап бирми, Керфекләрен сирпеп .кызарды.
Чәчәк ата урман шомыртлары, Сандугачлар сайрый таңнарда. Бәхетле син, әгәр сукмак тапсаң Мәхәббәткә шундый чакларда...
К. Т а б у л тәрҗемәсе.