Логотип Казан Утлары
Роман

САФ КҮҢЕЛ

(«Ялантау кешеләре»нең икенче китабы)
5
1Д өхсинов Санияне шундый киемдә, чистарынган, бизәнгән /w® хәлендә күргәч, никтер каушап, зиһене таралып калгап- А v *хдай булды. Өстәвенә җанны рәхәтләндереп торган хушбуй исе дә килеп бәрелгәч, аның бөтенләй башы әйләнеп китте.
— Мөмкинме? — диде ул, кыюсыз гына.
— Рәхим итегез. Үз каютагызга кергән кебек керегез,— диде Сания, көлеп.
Саниянең мондый җавабы аңа яңадан көч бирде. Ул инде Саниянен үзенә караганда да ачыграк чырай белән елмаеп җавап кайтарды:
— Сез нинди киң күңелле, Сания...
— Ә сез... ничек дип әйтим соң, менә дигән кавалер. Мин сезне мондый ук дип белми идем, иптәш Мөхсинов. Утырыгыз!..
— Рәхмәт, рәхмәт. Сез үзегез утырыгыз әле. Менә шулай.
Сания үзе ятарга тиешле аскы урынның түрге башына — кечкенә өстәл турысына кереп утырды.
— Мин чәй китерергә әйттем, — диде Мөхсинов һәм, өске урынга күтәреп куелган чемоданын түбәнгә төшермичә генә ачып, актарынырга тотынды. — Карап карыйк әле, минем карчык юлга нәрсәләр тырыштырды икән? Әһә, пәрәмәч! Әһә, тавык! Ә бусы нәрсә тагы? — дип сөйләнә-сөйләнә кәгазь төргәкләр чыгарып, аларны өстәлгә куя башлады. Сания дә үз чиратында юлга дип алган азыкларын эзләргә кереште.
— Ай! — диде Мөхсинов, чын-чынлап гаҗәпләнгән кеше булып.— Әмма уңган да инде ул минем карчык. Кара инде моны. Юлга дигәч, монысын да онытмаган бит!.. — Ул бер бутылка портвейн китереп чыгарды.
Сания җитдиләнә төште.
— Анысын алмасагыз да ярар. Ятсын шунда. Казанда иптәшләр табылыр әле.
— Зарар юк, курыкмагыз. Эчелмәсә эчелмәс. Утырсын шунда, өстәлгә ямь биреп...
Кечкенә өстәл төрле сыйлар белән тулды. Чәй дә кертеп чыктылар.
Каютада утыру өчен махсус урындык-фәлән юк иде. Мөхсинов, бик тәкәллеф белән генә Саниядән рөхсәт сорап, аның ятагына утырырга
I Дәвамы. Башы 9, 10 нчы саннарда.
10
мәҗбүр булды. Ул моңа тыштан бик уңайсызланган төсле күренсә дә, күңеленнән чын-чынлап шат иде.
Шулай итеп, шәһәр советы председателе белән прокурор, очраклы рәвештә урыннары бер каютага туры килгән пассажир буларак, хезмәтләренә баглы эшләр турында оныты-п, юк-бар турында сөйләшә- сөйләшә, ашарга-эчәргә тотындылар.
— Эх, җәй көннәренең рәхәтлеге, — диде Мөхсинов. — Шушы пароходка утырып йөрүләре үзе генә дә ни тора...
— Сугышы да булмаса, — дип куйды Сания.
— Алдан кайгырып тормыйк, Сания, — диде Мөхсинов, шат күренергә тырышып. — Онытыйк әле, ичмасам, бүгенгә генә шул сугыш хәлләрен. Мондый әйбәт юл гел туры килеп тормый ул...
Ул шулай сөйләнә-сөйләнә, бик җайлы гына итеп, портвейн бутыл- касын ачып та куйды.
— Салыйм әле, Сания, әз генә.
— Уйлый күрмәгез.
— Бер йотымлык кына. Аппетит китерерлек кенә, йокыгыз да яхшырак булыр.
— Салмагыз.
— Я, эчмәсәгез эчмәссез, — диде Мөхсинов, — стакан буш тормасын дип кенә...
— Үзегезгә дә рөхсәт юк...
Шулай да Мөхсинов, берсенә бик аз гына, икенчесенә күбрәк итеп, ике стаканга да карасу-кызыл эчемлек салып чыкты.
— Эчсәгез, миңа үпкәләмәгез, — диде Сания. — Мин сезне палубада кундырачакмын.
— Туңып үлмәм әле, җәй көне. Өстәвенә бу үзе дә җылыта торган әйбер, әйдә, кусагыз куарсыз, сезнең саулыкка!..—Мөхсинов үз стаканына салынган портвейнны җиңел генә эчеп тә җибәрде.
— Бусына бәхиллегем юк.
— Гафу итегез. Әллә нидә бер. Юлда гына...
— Юлда булса ни. Өйдә бер, юлда икенче кешемени сез?
— Бик кызык сорау бирдегез... Әйе, мин өйдә бер, юлда икенче кеше. Яшермим, хәтта алай гына да түгел, өйдә бер, юлда икенче, хезмәтемдә өченче кеше.
— Икейөзле?
— Юк, икейөзлелек—ул политик хыянәт. Тыштан коммунист, эчтән партиягә каршы кеше. Яки сүздә коммунист, ә практикасында совет властена каршы. Ә мин андый түгел. Мин принципиаль мәсьәләдә һәрвакыт коммунист.
— Сезнеңчә, принципиаль булмаган нинди мәсьәлә бар?
— Партия интересына, дәүләт интересына зарар китерми торган мәсьәлә икән — ул, минемчә, принципиаль мәсьәлә түгел. Әйтик, исерткеч эчеп ләззәтләнәмме мин, берәр төрле уен уйнапмы, күңелемә ошаган хатын-кыз белән күңел ачыпмы — анысы принципиаль мәсьәлә түгел...
— Коточкыч сүзләр сөйлисез бит сез, иптәш Мөхсинов!
— Бер дә коточарлык нәрсә юк монда, Сания. Бу бер минем өчен генә түгел, бөтен кеше өчен шулай. Дөресен генә әйткәндә, дөнья үзе шундый. Сез уйлаганча, сез теләгәнчә саф, андый фәрештә кебек кеше юк ул дөньяда. Ара-тирә сезнең кебек наивный кешеләр очрый икән — бу исключение! Ул да вакытлы дип карыйм мин...
— Бу ни дигән сүз? Юк, сез бу сүзләрне чынлап сөйләмисез...
— Ни дигән сүзме? Бу — әзме күпме рәхәтләнергә, әзме күпме ләззәтләнергә мөмкинлек булганда, рәхәтләнеп кал дигән сүз. Андый мөмкинлек безгә бик сирәк, бик аз эләгә. Эләккәндә аның кадерен белмәү—просто җүләрлек.
11
— Сез исердегез, ахрысы.
— Зарарсыз. Дөресен генә әйткәндә, бераз кирәк иде миңа. Тел ачарлык кына. И менә әйтәм... Беләсезме? Мин үзем дә бервакыт сезнең кебек наивный идем. Яшь чагымда. Дөньяны күрә-күрә акылга утырдым тагы. Дөресен генә әйткәндә, хатынга ачу итеп, икенчеләр белән йөрергә ниятләдем...
— Сез моның белән миңа ни әйтмәкче буласыз?—диде Сания, сагаеп.
Мөхсинов гаепсез генә көлеп куйды.
— Сез мине хәзер, болай булгач, туйганчы дөньяның рәхәтен күр-
• гән, әллә нинди хатын-кызлар белән чуалган кеше дип уйлыйсыз инде. Юк, бу турыда сагынып искә алырлык бер генә истәлегем дә юк. Мин
• моны, әлбәттә, үземнең егетлегем дип санамыйм. Бәхетсезлегем бу. Миңа юньле хатын-кыз елмаеп караганы юк. Минем җанымны эретердәй хатын- кызлардан миңа җылы сүз ишетергә түгел, ягымлы күз карашы алырга туры килгәне дә юк.
— Мескен! — дип куйды Сания, аның сүзләрен уенга борып.
Ләкин Мөхсинов моны чынга әйләндерде.
— Мескен шул менә. Бөтен бәла дә шунда. Мескен булып үтә < гомер...
— Шулай да ни әйтергә телисез сез?
Мөхсинов шунда ук җавап бирмәде. Бөтен гәүдәсе белән яртылаш Саниягә таба борылып, аның күзләренә карады. Бу аның, үзенчә, күңелендә булган иң матур, иң кайнар хисләрен Саниягә күрсәтергә теләп каравы иде. Ләкин... карамаса яхшырак буласы икән. Аның, ни өчендер, эчендә тавышсыз гына эшләгән моторы барсыман, өзлексез тетрәп-дерелдәп торган яшел күз алмалары Санияне кинәт өшетеп, чиркандырып җибәрделәр. Ул ихтыярсыз бераз арткарак тартылып, ятагының түренә- рәк, почмаккарак сыенды. Мөхсинов моны күрде, тик ул аны үз файдасына юрарга тырышты. Әһә, тәэсир итте, димәк...
— Шулай да,—диде ул, ниһаять, Саниянең соравына җавап биреп,—миңа ягымлы караш бүләк итүче бер ханым булды.
— Миңа алай карамыйча гына сөйләгез, зинһар.
— Тыңлыйм. Карамыйм. Ләкин сез минем карашымнан курыкма- гыз... И шул ягымлы караш бервакытта да минем күңелемнән чыкканы юк. Ә аңа инде биш-алты ел узып китте. Дөресен генә әйткәндә, шул карашны күргәннән соң, мин үземнең дөньяда барлыгымны сиздем. Дөресен генә әйткәндә, шуннан бирле мин шул сихери карашның җылысын тоеп яшим... Беләм, ул ханым әле дә бар. Хәзер инде ул миңа алай карамый. Бер тапкыр шулай җанымны эретерлек итеп карады да онытты. Ә мин оныта алмыйм. Җаным тәки шулай эрегән килеш калды. Юк, йөрәгемә хәнҗәр булып кадалып калды ул караш. Хәзер менә...
Мөхсинов хискә бирелеп китеп, үзе дә сизмәстән, тагы өстәлдә утырган шешәне алды. Сания тыеп өлгергәнче, стаканга салып, эчеп тә җибәрде.
— Җитте!
Сания, ачуланып, сикереп торды да тиз-тиз өстәлне җыярга тотынды:
— Сез исерек!
Мөхсинов аңа җавап бирмәде, Санияне гаҗәпкә калдырып, Такташ шигырен укырга тотынды.
Пәри кызы, ник чыктың да юлларыма, Кискен хәнҗәр тотып нечкә кулларыңа, Чәнчеп бәгырем уртасына хәнҗәреңне. Ник югалдың төренеп таң нурларына? Таң да атты. Ай да батты. Мин кузгалмыйм: Син таң кызын ат өстендә туктап көтәм. Тагын килер, сөяр диеп, алыр диеп — Хәнҗәрен ул канга баткан күкрәгемнән...
12
Саниянең чын-чынлап кабара башлаган ачуы тагып үзениән-үзе йомшарып, басылып калды. Чынлап та кызык кеше булса кирәк бу Мөхсинов! Чынлап та кемдер күңелен бик нык яралаган, күрәсең, мескеннең.
— Иптәш Мөхсинов, — диде ул шактый тыныч, йомшак тавыш белән. — Вакыт соң... Сезне күптән оныткан ул хатынны искә алып торуның нигә кирәге бар? Ул бит барыбер ишетми сезне.
— Ә сез ул ханымның кем икәнен беләсезме?
— Белмим, белмим, беләсем дә килми.
— Ә сез аны беләсез.
— Беләм?
— Сания! — диде 'Мөхсинов көтелмәгәнчә йомшак, ягымлы тавыш белән. — Беләсезме ул ханым кем? Ул — сез.
Сания беравык ни әйтергә белми аптырашта торды.
— Саташмагыз, зинһар, — диде ул, шактый кырыс итеп.
— Тик, зинһар, ачуланмагыз, Сания. Ләкин бу дөрес. Ышанам, сез үзегез бәлки бу турыда берни белмисездер. Чынлап та, кояш үзенен безне җылытуы турында үзе беләмени? Зинһар, ачуланмагыз. Мин бит әле сезгә бер начарлык та эшләмим. Бары үземнең уйларымны гына әйтәм. Минем уйларымны ишетүдән сезгә ни зарар? Мөхсиновнын кем икәнен яхшырак белә төшәрсез, бары шул гына...
Саниянең күңеленә, кылт итеп, Гашия әйткән сүз килеп төште: «Мөхсиновны белмисең әле син!» һәм шундук аның күз алдына Кәримәнең сәер чырайлы баласы килеп басты. Шулай ук Гашия хаклы булыр микәнни? Әллә күзенә бәреп әйтимме?.. Юк, мөмкинме соң?.. Чынлап та, аның үз күңелендәген яшерми әйтүендә артык искитәрлек нинди бозыклык бар соң? Чынлап та, нинди начарлык эшләде соң әле ул миңа? Күңеленнән миңа гыйшык тотып йөргән, минем өчен моның кирәге юклыгын аңлап, ничәмә еллар буе аны миңа әйтмәгән. Әллә ул моны хәзер генә уйлап чыгарамы? Хәер, сиздерергә тырышып караган чаклары булды бугай бит. Юк, ул үзе әйтергә теләгәнчә үк беркатлы, мескен кеше булмаска тиеш... Шулай да чынлап караганда аның бу эшләре генә явызлыкмы соң? Мөхсиновның гыйшкы, әлбәттә, минем өчен дәрәҗә түгел. Ләкин моның өчен аны гаепләргә ни хакым бар?
— Иптәш Мөхсинов, — диде ул, тагын йомшарып. — Ул яшерен уйларыгызны әйтү нигә кирәк булды соң? Моңарчы әйтми килеп бик яхшы иткәнсез. Хәзер дә әйтми калдырсагыз, үзегез өчен үк яхшырак булыр иде.
— Юк, әйтәм. Әйткәннәрем сезгә бик әшәке булып, коточкыч булып күренүе мөмкин. Барыбер әйтәм. Килештереп әйтеп бирә белсәм, бәлки аңларсыз да... — Ул тагын өстәл өстенә күз йөртеп алды. Ләкин анда ярты стакан салкын чәйдән башка нәрсә калмаган иде инде.— Ярар, үзегез дә беләсез, сезне яхшы кеше, диләр. Саф күңелле, диләр. Кешелекле, диләр. Бәлки миңа да бер яхшылыгыгыз тияр дип өмет итәм әле мин... — Ул, Сания берәр җылы сүз кыстырмасмы яки һич югында кызыксынып тыңлавын күрсәткән берәр сорау биреп, сөйләргә көч кертеп җибәрмәсме дигәндәй, бераз тукталып торды. Ләкин Сания дәшмәде.
— Әйе,—дип ялгап алып китте Мөхсинов. — Сезне ни заманнан бирле яратып йөрүем турында әйттем инде. Үзегез дә белмичә ялгыш кына бүләк иткән бер күз карашыгыз беләп мине мәңгелек гашыйк иттегез. Мин моның әчеп сезгә ачуланмыйм гына түгел, киресенчә, һаман күңелемнән рәхмәт әйтәм. Ләкин гомер буена шуның белән генә канәгатьләнеп йөреп булмый күрәсең. Хыялымда бер әрсез өмет кисәге бар. Шуны һич куып чыгара алмыйм. Күңелемнең иң тирән җирендә
13
ин кадерле урынны алып торган багалмам дим, сезне әйтәм, әйе, сезнең турыда шулай дип уйлыйм, әгәр дә, дим, кайчан да булса бер, әйе, гомер эчендә бары бер генә тапкыр, минехм мәңгелек мәхәббәтемә каршы берничә минутлык кына мәхәббәт белән җавап бирсә, дим... Неужели дим, аның өчен шулкадәр авыр булыр иде икән?..
— Бу чынлап та коточкыч,—дип куйды Сания.
— Зинһар, татын әз генә сабыр итегез. Мин сезне аңлыйм... Әйе, мин әйтәм, бу аның өчен, ягъни сезнең өчен дигәнем инде, бәлки газап булыр иде. Ә минем өчен дөньяда тиңе булмаган бәхет булыр иде... Тагын әйтәм шунда, ни өчен аның үзенә дә ул тикле газап булыр иде икән? дим. Дөресен генә әйткәндә, күңелең теләмәгән кешенең яратуына каршы ярату белән җавап бирү, әлбәттә, рәхәт түгел. Шулай ук әйтерлек кыен да булмаска тиеш, минемчә. Мин үзем дә бит болан гарип-мазар түгел. Чирле түгел. Җирәнерлек шапшак йөри торган кеше дә түгел. Мин бары тик ямьсез генә. Анда да хәзерге заман өчен ярамаслык түгел. Хәтта мин әйтәм, аның үзендә дә... ну, хатын-кыз бит инде, ничә әйтсәң дә — кеше. Фәрештә түгел. Аның да бит ир-ат иркәләвен сагынып киткән чаклары була торгандыр... Шулай булгач, нигә? Беркем дә күрми икән, беркем дә белми икән...
— Җитте! — диде Сания, ачулы пышылдап.
— Гафу итегез, Сания. Утырыгыз әле, нигә басып торасыз.
— Мин сезне бу кадәр түбән кеше дип уйламый идем. Иртәгә дә минем күземә күренәсегез барлыгын онытасызмыни?
— Нигә алай дисез? Акыл белән уйлап карагыз әле: мин бит материалистларча фикер йөртәм. Чын дөреслек шулай түгелмени? Утырыгыз зинһар, Сания!
— Хәерченең мондый төре дә буладыр дип башыма да килгәне юк иде.
— Хәерче? Ха-ха, бик дөрес. Мәхәббәт хәерчесе...
—- Мәхәббәтне теләнеп алып буламыни?
Саниянең ачуы кабара бара, тик ул үз араларында килеп чыккан бу коточкыч ямьсез күренеш кешегә фаш булмасын дип куркып, тавыш күтәрмәскә тырыша, ярсулы сүзләрен ярым пышылдап әйтә иде.
— Идиот сез, Мөхсинов!
Мөхсинов сүзсез калды. Утырган урыныннан да кузгалмады, йөзе дә тыныч иде аның.
— Дөрес, — диде ул, ниһаять, — идиот! Мәхәббәтне теләнеп алып булмый. Чыи мәхәббәт өчен күп сүз дә артык.
Ул бөтенләй пышылдауга күчте.
— Сания, утырыгыз, зинһар.
Сания аны тыңламады. Мөхсинов, утырган җиреннән тормыйча гына үрелеп, аның уң кулын тотып алды.
— Кирәкми!
Сания кулын тартып алмакчы булган иде дә, Мөхсинов аны шактый нык эләктергән булып чыкты.
— Җибәрегез! — дип пышылдады Сания, ярсып.
Мөхсинов аны җибәрмәде. Көч белән үзенә тартып китереп, уң кулы белән биленнән эләктереп алды.
— Нишлисез сез, Мөхсинов?!
Мөхсинов берни әйтмәде, үз кочагында Сания тәненең рәхәт кайнарлыгын тою аның акылын томаландырды, ә мускул көчләрен бермә-бер 'арттырып җибәрде. Саниянең уң кулын ычкындырмаган килеш артка каерып, икенче кулы белән дә аны биленнән кочып алды. Сания ни әйтергә белмичә, ярсып аңардан тартыла башлады. Ләкин Мөхсинов аны үзе өчен шундый җайлы китереп, шундый нык кысып алган иде ки, Сания берни эшли алмый, җан көчен куеп тартышкан саен ныграк эләгә баруын гына сизә иде. Менә Мөхсинов үзенең уң кулын аның
14
аркасы буйлап шудырып җилкәсенә китерде. Муены буйлап үтеп, арт яктан башын кысып алды һәм авызы белән аның иреннәренә үрелә башлады. Сания бик уңайсыз хәлдә калган сул кулы белән аның чәчен учлап тотып, башын читкә каермакчы булды. Ләкин Мөхсинов моны бөтенләй сизмәгәндәй һаман авызы белән үрелеп, аның иреннәренә якынлашып килә иде.
Сания аның белән җан көченә тырышып тартыша, «Җибәрегез!.. Бу.нинди оятсызлык!.. Нинди кабахәтлек!..» дип өзлексез пышылдый» ләкин тавышын күтәрүдән, ярдәм сорап кычкырудан аны ниндидер көч һаман тыя килә иде. Ни өчен икәненә үзе дә хисап бирмәстән, ул бу әшәке күренешне тышка чыгармыйча, шушы каюта эчендә бетерергә тели иде. Ничек тә Мөхсинов<ка бирешмәм, үз көчем белән аңардан ычкынырмын дип ышана иде әле. Бөтен көченә омтылып, Мөхсиновнын, кочагын каерып чыгарга тырышып карады ул. Булдыра алмады.
Җен ачуы белән чатырдап ябышып, аның чәчен тартып карады. Колакларын борып карады. Кай җирендер тешләп алды. Чеметеп алды. Ләкин Мөхсинов боларның берсенә дә игътибар итми, һаман аны ныграк кысып, үз кочагына ала бара иде.
— Җибәрегез!—дип пышылдады Сания, чиктән тыш ярсып.— Кычкырам! Халык җыям!
— Саниям, җаным! Кирәкми... Карышма. Мин бит сине җәберләмим. Бары яратам гына... — Аның тавышы күкрәгенә сыймагандай» пароход тишекләреннәң бөркелгән пар шикелле, ярым шартлап, ярым пышылдап чыга иде. — Яратам бит, җаным. Яратмый булдыра алмыйм. Карышма... ни була инде, җә...
Сания, башка бернинди котылу чарасы юклыгын аңлап, коточкыч кыргый тавыш белән кычкырып җибәрде:
— Җибәрегез!!
Шунда ук күрше каютадан каты итеп стенаны кага башладылар. Мөхсинов, Санияне кысып кочкан килеш, бер секундка катып калды, һәм шунда ук кинәт аның буыннары йомшап китте.
— Нишләдегез сез, Сания?! — диде ул үпкәле, әрнүле тавыш белән.
Сания аңа берни дә әйтмәде, шундук аның кочагыннан ычкынып, ишеккә ташланды. Ишек бикле иде. Сания, кәгазь төргәкләр һәм чәйдән бушаган савыт-саба белән тулы өстәл аркылы үрелеп, тәрәзәне ачып җибәрде.
Мөхсинов хәзер аңа бәйләнми иде инде. Ул торган урыныннан куз-галмыйча гына гимнастерка итәкләрен тарткалап куйды да чалбар кесәләренә тыгылды. Аннан ачкыч китереп чыгарды.
— Мәшәкатьләнмәгез, — диде ул салкын гына.—Мин хәзер үзем чыгам.
— Ачыгыз, мин кала алмыйм бу әшәке бүлмәдә.
Мөхсинов элгечтән плащын алып беләгенә салды. Ишекне ачты.
— Курыкмагыз, әнә ачкыч үзегезгә кала!—диде дә, башын иеп чыгып китте.
7
Коридорда халык җыелгандыр дип курыккан иде ул, бәхетенә, берәү дә күренмәде. Ул, тиз-тиз атлап, палубага чыкты.
Төн тыныч, җылы, күк йөзендә йолдызлар җемелди иде. Мөхсинов, плащын беләгенә салган килеш, палуба буенча атлап китте. Бер әйләнеп чыкты пароходны, ике әйләнде, тик өченче тапкыр әйләнгәндә генә пароход борынында һаман бер тигез көч белән өзлексез исеп торган җилгә игътибар итте. Тиз барышы белән пароход үзе тудырган бу җилнең тонган миләрне сафландыра торган рәхәт салкынлыгын тоеп, тукталып калды. Беләгенә асылган плащ чабуларын җилфердәтеп, җилгә каршы бик озак басып торды ул.
15
— Ачуланды, — диде ул, ниһаять, һәм бу сүзне кычкырып әйтүеннән сискәнеп китеп, як-ягына каранып алды. Якын-тирәдә берәү дә юклыгын күреп, тынычланды һәм тагын шулай ук кычкырып: — Чын- чынлап ачуланды, — дип куйды.
Ләкин аның үзенең Саниягә аз гына да ачуы килмәде. Хәтта, киресенчә, Сания аның каршында тагын да югарырак күтәрелде. «Хатын- кыз — хатын-кыз дигән булалар. Җае туры килсә, берсе дә ирләренә хыянәт итмичә тәкать тота алмый, дигән булалар... Бәлки матуррак кешегә шулайдыр да? Чепуха... Бу хатынның бары ире генә булырга мөмкин. Ә аның сөяркәсе булу? Ай-Һай! Юк, андый мәхәббәтне теләнеп кенә алып булмый, талап та алып булмый... Ә мин, дурак... Табигать тарафыннан иң бәхетле кешегә бүләк итеп бирү өчен генә яратылган затны теләнеп алмакчы булам. Алай барып чыкмагач, талап алмак- чы булам... Да, Камил бәхетле, сукин сын. Аның урынында үлү дә күңелле булыр иде. Артында шушындый хатын синең өчен әрнеп елап калсын әле! Духовой музыка да кирәкми... Да. Булмады күрәсең инде хатын-кыздан бәхет, булмады. Заманында Җәмилә дә карап торуга моңардан ким түгел иде дә бит... Яраткан да иде, Мөхсинов дип тормаган иде...»
Мөхсинов — яшь чагында, нәкъ Баязитов шикелле, Кызыл Армия сафында сугышып йөргән кеше. Тик ул Ялантауга Баязитовтан алдарак килеп урнашты һәм аңардан элегрәк өйләнгән дә иде. Хатыны шушы Ялантаудагы хәлле генә бер хезмәткәрнең кызы иде. Революция елларында ул да яшь кенә килеш активлык күрсәтеп, сәнгать түгәрәкләрендә катнашып, спектакльләрдә уйнап йөрде. Шул елларда алар Газиз Баязитов белән дә таныштылар. Баязитов ул вакытта әле үз авылында эшли, ләкин әледән-әле Ялантауга килеп йөри, кайчакларны озак-озак торып та китә иде.
Бер килүендә шулай, номерда урын булмагандырмы, Газиз Баязитов, якын танышлары итеп, туры Мөхсиновларга килеп төшкән. Ә ул көнне Мөхсинов үзе өйдә булмаган. Җәмилә кунакны якты чырай белән каршы алган. Газиз, гадәттәгечә, үзен якын дуслары өендә хис итеп, алдын-артын уйлап тормастан, шунда кунып калган.
Икенче көнне Мөхсинов үзе кайтып төшкән һәм яшь, чибәр хатыны белән шундый ук яшь һәм чибәр Баязитовның икәүдән-икәү бер өйдә кунуларын белгәч, аның бик каты көнчелеге килгән. Хатыны үзенең дә, Газизнең дә гаепсез икәнлекләрен әйтеп-әйтеп караса да, Мөхсинов бик озак тынычлана алмаган. Тора-бара, бәлки, тынычланганда булыр иде, икенче бер көтелмәгән хәл аны бөтенләй шаштырып җибәргән. Бергә тора башлауларына ике ел булса да, Җәмиләнең балага узганы булмаган әле. Ә менә нәкъ Газиз Баязитов кунып чыккан көннәр тирәсендә ул беренче тапкыр йөккә калган. Анысы да бер хәл әле. Бер заман, вакыты җитеп, бала туган. Шакир исемле кушканнар. Беренче көннәрдә әле, аның кемгә охшавына, матурмы-ямьсезме булуына игътибар итмичә, Мөхсинов үзе дә куанып йөргән. Ләкин малай бик тиз үсә һәм үскән саен матурлана, чибәрләнә башлагач, әти булырга тиеш кешегә бернинди охшашы күренмәгәч, Мөхсиновның күңеленә корт кергән. Өстәвенә яман телләр, баланың әтисенә охшамаганлыгына төрттереп, Мөхсиновның үзе алдында ук төрле кинаяле сүзләр дә әйткәли башлагач, аның күңелендәге көнчелек корты зурайганнан-зурая һәм әшәкеләнгәннән-әшәкеләнә барган. Гөнаһсызга иреннән авыр сүзләр ишетү, җәбер-золым күрү һәм бу хәлнең өзлексез дәвам итүе вакыт үткән саен Җәмиләнең дә холкын бозган. Аның Шакирдан соң булган ике баласы, вакыты җитми туу сәбәпле, дөньяга килгән чакларында ук үлгәннәр.
һәм менә шулай, бер яктан ир, икенче яктан хатын, һәркайсы үзләрен бәхетсез санап, бергә тора бирәләр. Җәмилә беркайда да эшлә-
мичә, көйсез, сөйкемсез иренә ашарга-эчәргә хәзерли, аның өс-башын карый, керләрен юа, өйне җылытып, җыештырып тора. Мөхсинов исә бөтен энергиясен хезмәткә бирергә тырыша. Тик биреп бетә алмый күрәсең, үзенең алдануы, гомеренең ямьсез, әрәм үтүе турында әрнеп уйланырга, икенче берәү белән, урлашып .кына булса да, бәхет табу турында хыялланырга да вакыты кала...
Өзлексез искән төнге пароход җиле, ниһаять, үзенең көчен сиздерә башлады. Мөхсинов, өстенә плащын киеп, тагын палуба буенча китеп барды. Пароходның койрык ягында ышык һәм җылы иде. Мөхсинов шунда торган тал урындыкка утырды һәм, зәгыйфь төнге яктылыкта серле булып күренгән дулкын юлларына карап бара-бара, йокыга талды.
Әле уянып китеп, әле яңадан йокыга талып утыра-утыра, ул шунда таң аттырды. Пароход Иделгә чыккан иде инде. Агымга каршы барганда уң яклап Идел буен каплаган калын урманнар артыннан матур, чиста булып кояш күтәрелде. Мөхсинов, урыныннан торып, тагын палуба буенча китте. Ләкин вакыт бик иртә иде әле, пассажирлардан берәүнең дә йокыдан уянганы сизелмәде. Шулай да, саф һава мулрак керсен өчендер инде, күп каюталарның тышкы пыяла тәрәзәләре төшерелгән, кайберләренең эчке рәшәткә тәрәзәләре дә яртылаш ачып куелган иде. Менә ЛАөхсинов үзе алган каюта турысына килеп җитте. «Коты алынган, мескеннең, — дип уйлады ул Сания турында. — Тәрәзәсен бөтенләй томалаган. Аз гына ачып куярга да курыккан».
8
Сания бу вакытта каютада юк иде инде. Мөхсинов чыгып китү белән, ул үзенең әйберләрен җыеп алды да, каютаның ачкычын дежур- ныйга тапшырып, үзе аскы катка төшеп китте. Дүртенче класс бүлмәсендә, үтеп-сүтеп йөргән кеше күзенә чалынмаслык бер караңгы почмакка кереп сыенды. Күңелендә кузгалган ачу һәм нәфрәт хисләре әле ярсып китеп, ташып чыгар чиккә җитә иде аның, әле хурлану тойгысына бирелеп, елыйсы килә башлый иде. «Юк, моны болай калдырырга ярамый. Төшү белән Обкомга керәм, Кәримәне дә шул харап иткән. Гашия бер дә юкка гына әйтмәс. Утсыз төтен булмый...»
Ул, шушы караңгы почмакка сыенган килеш, уяулы-йокылы хәлдә, әллә нинди ямьсез төшләр күрә-күрә, таң аттырды. Көн яктырып, кешеләр кузгалып йөри башлагач та шул урыныннан чыкмады. Казан пристанена килеп тукталу белән, трап төшергәнне дә көтмичә, беренче кеше булып, пароходтан дебаркадерга сикерде. Киңәшмәгә чакырылучыларны каршы алырга төшкән махсус автобусны да эзләп тормады, трамвайга утырып, туры шәһәргә юл тотты. Чакырылып килүчеләргә гостиницада урын хәзерләнгән булырга тиешлеген белсә дә, Мөхсинов белән очрашмас өчен, анда бармаска карар биргән иде ул. һәм бармады да. Карл Маркс урамында торучы иске танышларыннан берәүгә барып төште. Аның атап килгән дусты үзе эшкә киткән, эвакуация белән килгән кешеләр кертелгәнлектән, өйләре дә тыгызланган иде. Шулай да аны хуп күреп, киң күңел, ачык чырай белән каршы алдылар.
Сугыш вакытында Казанның ничек яшәве турында сораша-сораша юынып, чистарынып йөргәндә, Сания юлда күргән күңелсезлекләре ту-рында оныта да башлаган иде инде.
Казанга килеп төшү белән Обкомга йөгерү турындагы карарын да тормышка ашырырга ашыгасы килми иде. «Әллә бөтенләй барып йөрмимме икән? — дип уйлый иде инде ул. — Эш җинаятькә барып җитмәде бит. Чынлап та, тавыш күтәрерлек мәсьәләме соң бу хәзер?..» Ләкин шунда ук ул үзенең болай тиз йомшаруына үзе нәфрәтләнде.
J6
^Безнең бәлабез шунда шул,—ди иде ул күңеленнән. — Тормышыбызга ят булган ямьсезлекләрне, шапшаклыкларны, кабахәтлекләрне күрәбез, нәфрәтләнәбез, ачуыбыз килә, шартлардай булабыз. Ә шул ямь- сезлекләргә каршы көрәшергә дигәндә, бик тиз сүреләбез. Тиз онытабыз. Юк, рәхимсез булырга кирәк андый кешеләргә каршы. Үзләрен йөгәнләсеннәр әзрәк. Әшәкелекләрен башкаларга йоктырмасыннар...»
Көзге каршына килеп баскач, Саниянең бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте: аның ап-ак муены өстендә күгелҗем кара тап булып, үбү эзе ярылып ята иде.
Ул, йогышлы чирен яшергән кешедәй, муенын яшерә-яшерә үзенең шарф-шәлен эзләргә тотынды. «Кеше арасына чыгарлыгымны калдырмаган бит, әшәке; үзен гарип түгел дигән була тагын. Җаның гарип синең, оятсыз!»
Ниһаять, ул нечкә генә күксел ефәктән эшләнгән шарф-шәлен табып алды. Яңадан көзге каршына килеп, муенына урап карады. «Зарар юк, каплап була икән,—диде ул, җиңел сулап. — Барыйм әле мин анда, керим әле Җаббаровның үзенә. Ул бик оста бәя бирә белер моңа. Коммунистның мораль йөзе мәсьәләсе кечкенә эш түгел ул...»
Обкомга бару, Җаббаровка керү турында күз алдына китергәч, Саниянең уй-юнәлеше үзеннән-үзе ярым официаль политик төс алды. «Җитмәсә Бөек Ватан сугышы кырларында җанын аямый ут астында йөргән фронтовик хатынын болай мыскыл итү... Әйтеп бирер сиңа Җаббаров моның ни дигән сүз икәнен...»
Җаббаровны Сания күптән белә иде инде. Якыннан таныш булмаса ла, партия тарихы буенча сөйләгән лекцияләре, актив җыелышларын- лагы чыгышлары буенча яхшы хәтерли иде. Лекция яки чыгышлары һәрвакыт әйбәт, йөрәккә ятышлы була иде аның. Үзе тагын галәмәт чибәр, ягымлы кеше иде. Трибунага чыкса, башта, кирәк сүзләрне тиз таба алмагандай, җайлап кына, акрын тавыш белән генә башлый. Аннары әкренләп кыза бара, кызган саен үзе җанлана-матурлана бара. Бер заман аның теле телгә йокмый башлый. Башта тыныч кына торган ! кара ефәк чәчләре кабарып, дулкынлана, кершән яккан төсле нәфис ак йөзе алсулана, тыныч вакытта юаш кына күренгән соргылт күзләре чем- кара булып, ялкынланып китә, һәм залда күпме кеше бар — аны тын алмыйча тыңлыйлар иде. Хәтере дә шәп булган күрәсең: Сталин әсәрләреннән яртышар битлек цитаталарны, хәрефкә хәреф үзгәртмичә, яттан китерә ала иде Җаббаров. Дөрес булгандырмы, әзрәк арттырып әйткәннәрдерме, аның турында, партия тарихының кыскача курсын башыннан ахырына кадәр сүзгә сүз яттан белә икән, дип сөйлиләр иде. Булса да булгандыр. Әгәр дә ул берәр җыелышта чыгып, берәрсен тәнкыйть итәргә тотынса, аның теленә эләккән кешенең эше харап иде инде, һичкем җавап таба алмас иде аңа.
Яшь чакларында Башкирцев белән бергә укып йөргәннәр алар. Ләкин эшкә күчкәч, Җаббаров тизрәк күтәрелгән. Башкирцев райком секретарь! булу дәрәҗәсенә ирешкәндә, ул Өлкә Комитеты аппаратында иде инде. Лектор булып йөрде ул. Инструктор да булды. Контроль Комиссиясендә дә зур эшләр башкарды. Ниһаять, Мәскәүгә барып, /курста укып кайткач, аны Өлкә Комитетның пропаганда буенча секретарь! итеп күтәрделәр...
9
I Җаббаров Санияне озак көттермәде: техник секретарь! хәбәр итү белән, чакырып алды. Кыюсыз гына кергән Санияне аяк өсте торып каршылады. Өстәл аша үрелеп, аңа кулын бирде.
Саниянең хәтерендә Җаббаровның сурәте һаман да әүвәлгечә ягымлы, яшь чырайлы килеш саклана иде әле. Чынлыкта исә хәзер ул шак-
-• »С. Ә.“ №11. 1 «7
,8
тый үзгәргән булып чыкты. Аның чем-кара бостон костюмы янында әле дә ак күренгән йөзен, элеккечә алсу нур түгел, ә саргылт яры каплаган кебек иде. Күз төпләрендә шәмәхә күләгә ята, ирен читләренә вак-вак җыерчыклар сызылган. Шактый сирәкләнеп калган чәчләре үтәли саргылт лепкәсе күренә, ут чәчеп торган карасу-соргылт күзләре дә уңып тоныкланган—саргылт төскә кергән иде.
— йончыган, мескен, — дип куйды Сания күңеленнән, аны кызганып. — Бик күп эшләргә туры киләдер шул аларга хәзер, көне-төне йокламыйча эшләргә туры киләдер.
Ләкин Җаббаровның тавышы алай бик кызганырлык булып чыкмады. Хәтта ул элеккегә караганда да көррәк, чыныкканрак булып яңгырады.
— Алай, — диде ул Саниянең күзләренә туп-туры карап. — Сез буласызмыни инде ул Ибраһимова?
— Ни өчен алай дип сорыйсыз, иптәш Җаббаров?
— Ничек дип?
— Исеме бик күп ишетелгән кеше турында сораган кебек.
— Ә сез безне үзебезнең урыннардагы җитәкчеләр турында, яңа кадрлар турында берни белмиләр, берни ишетмиләр дип уйлыйсызмыни?
— Барын да ишетеп бетермәсәгез дә гаҗәп түгел.
— Барын да белеп тә бетермибездер. Ә менә Ибраһимова турында беләбез. Җылы киемнәр тапшыру мәсьәләсендә шәп яктан күрендегез.
— Әллә шул, читтән караганда, бигрәк тә югарыдан торып караганда ничектер.
Җаббаров, аның соңгы сүзен игътибарсыз үткәреп, икенчегә күчте:
— Пленумга килдегезме?
— Әйе.
— Башкирцев беләнме?
— Петр Тихонович иртәгә килә.
— Тагы кем?
— Минем белән бер пароходта безнең прокурор да килгән иде дә... Сания сүзен әйтеп бетерми тукталгач, Җаббаров сагая калды.
— Ну? '
— Белмим, кая төшкәндер.
— Мөхсиновмы?
— Шул...
Җаббаров нидер барлыгын сизенде.
— Нәрсә? — диде кырысрак тонга күчеп. — Әллә сезнең аның белән борчак пешмиме?
— Моңарчы болай әйтерлек әллә ни булганы юк иде югын...
— Ну?
— Моңарчы мин аны белеп бетермәгәнмен, күрәсең...
— Ә нәрсә булган?
— Казанга килеп төшү белән сезнең янга ашыгуым да шуның өчен, иптәш Җаббаров. Ул кеше үзен коммунистларча тота алмый. Аның кебек җаваплы урындагы кешеләр өчен бигрәк тә начар.
— Конкретрак, — диде Җаббаров, чыраен сытып.
Сания Мөхсиновның ничек итеп, аңардан сорамыйча ук, икесенә бер каютага билет алганлыгын, аннары аның каютада үзен ничек тотканлыгын сөйләп чыкты. Ләкин шунда ук үзе дә сизде: әдәпле сүзләр белән генә сөйләгәнгәме, Санияне шаштырыр чиккә җиткән вакыйга үзенен бөтен әшәкелеге белән күз алдына килеп баса алмады, ахрысы. Җаббаровның артык исе китмәде.
— Шул гынамы? — дип куйды ул.
Ләкин Сания аның мондый җиңел карашы белән килешергә теләмәде.
19
— Шул җитмәгәнмени? — диде.— Ул бит коммунист. Җаваплы урындагы кеше. Башкаларның да язмышын хәл* кыла торган кеше!..
Ул, ягез, моңа нәрсә әйтерсез икән дигәнсыман, Җаббаровның күзенә карап сүзсез калды.
Җаббаров исә берни дәшми, аның дәвам итүен көтә иде.
— Өстәвенә, мин бит әле фронтовик хатыны!—диде Сания, ярсый төшеп.— Ничек җөрьәт итә ул мине мыскыл итәргә?
Ул, тагын бу турыда Обком секретарының авторитетлы фикерен көтеп, Җаббаровка карады.
Ә Җаббаров һаман берни дәшми, канәгатьләнмәгән күз карашы белән һаман Саниянең дәвам итүен көтә иде.
Сания шактый уңайсыз хәлдә кала башлады. Ул Мөхсииовның прокурор буларак та каймакны коммунист кешегә ят принциплар белән эш итүен күрсәтү өчен Бабайкин вакыйгасын мисалга китермәкче булды. Ләкин шундук кире уйлады, төзәтелгән эш дип, аны әйтми калдырды. «Кәримәнең баласы турында халык арасында төрле сүзләр йөрүен әйтәсеме әллә?» — дигән уй килде аның башына. Ләкин аны да әйтмәде: анык белмәгәч, уңайсыз иде. «Булган кадәресе, әйткән кадә- ресе азмыни соң? Нәрсә кирәк тагын бу Җаббаровка?»
— Коммунист кешенең әхлак ягы, аның кешегә, хатын-кызга мөнәсәбәте — минемчә, бик зур һәм принципиаль мәсьәлә, — диде ул, тагын дәвам итеп. — Мөхсинов бу мәсьәләдә... намус дигән нәрсә, вөҗдан дигән нәрсә, күңел сафлыгы дигән нәрсә берни тормый аның өчен...
— Алай икә-ә-ән, — дип куйды, ниһаять, Җаббаров. — Ә бит вакыты нинди, ә! Бөтен ил изге сугышка күтәрелгән! Тегендә, сугыш кырларында, йөзәрләп, меңәрләп иң яхшы кешеләребез корбан була. Миллионнар көче белән барлыкка килгән гигант төзелешләр, Днепрогэслар жимерелә, йөзәр еллык тарихы булган шәһәрләр, халык өчен бәя биреп бетергесез кадерле булган тарихи памятниклар юкка чыга... — Җаббаров, үз сүзләреннән үзе илһамланып китеп, аяк өсте басты. Хәзер инде аның тавышы күтәрелгәннән-күтәрелә, саргылт яры белән капланган
(йөзе кызгылтлана, күзләре җанлана бара иде. — Коточкыч хәлләр кичерә ватаныбыз! — дип дәвам итте ул.— Фашист басып алган районнарда меңәрләгән совет кешеләрен асалар, кисәләр, коллыкка төшерәләр, аналары күз алдында яшь балаларны суялар, балалары карап торганда аналарын хайваннарча мыскыл итәләр. Бөтен дөнья күләмендә, бөтен җир шарын чолгап алган дәһшәтле пожар эчендә эпохабызның иң зур мәсьәләсе хәл кылына. Кем-кемне мәсьәләсе хәл кылына. Совет хөкүмәтенең яшәү һәм үлем мәсьәләсе хәл кылына!.. Ә монда...— Җаббаровның тавышы кинәт сабый бала тавышы кебек нечкәрде, көчсезләнде, чак ишетелерлек булып әкренәйде. — Ә монда, курчак бүлмәсе хәтле бер каютада бер ир бер хатынны... кочаклаган, имеш! Ха-ха! Нинди зур проблема? Белмим, моны хәл кылырга Обкомның гына көче җитәрме икән? Үзәк Комитет белән консультироваться итикме әллә?.. Оборона Комитетына мөрәҗәгать итикме? Һы!
Сания ни әйтергә, нәрсә уйларга белми катты да калды. Сүзнең мондый әйләнеш алуын һич көтмәгән иде ул.
— Ә? — дип куйды Җаббаров, аның күзләренә туры карап.
Сания көч-хәл белән генә:
—- Мин сезне аңлап җиткерә алмадым, иптәш Җаббаров, — дип әйтә алды. Җаббаров исә Сания мескенләнгән саен батырая бара иде.
— Зато мин сезне яхшы аңлыйм, — диде ул, тавышын тагын күтәрә башлап. — Нәрсә? Мөхсинов сезгә мешать итәме? Аны да Баязитов артыннан җибәрәсегез киләме?
Саниянең кинәт бөтен тәне яна башлагандай булды.
— Ни сөйлисез сез, иптәш Җаббаров? — диде ул чиктән тыш га
20
җәпләнеп һәм рәнҗеп. — Баязитовны хмин җибәргән дип беләсезмени сез?
— Беләбез, иптәш Ибраһимова, беләбез, без бер нәрсәне дә белми калмыйбыз. Белмәскә хакыбыз юк. Сезнең мамык шарфыгызны да беләбез. Үзебез тотып карадык. Очына чиккән хәрефләрегезгә хәтле хәтеребездә...
Сания, шаккатып калган хәлдә, күзләрен зур ачып Җаббаровпын йөзенә карап тора иде. Ул хәзер курку, каушау турында оныткан иде инде. Гаҗәпләнү көче җиңгән иде аны. «Бу нинди кеше? — ди иде аның ҖаббароБ''а төбәлгән күзләре. — Нәрсә сөйли ул? Нигә шундый аяусыз тавыш? Кайдан аңарда шулкадәр үз-үзеиә ышанганлык?»
Нәкъ шул минутта кемнеңдер, рөхсәт сорап-нитеп тормыйча гына, ишекне ачканы ишетелде. Җаббаровның рәхимсез караш белән Саниягә төбәлгән күзләре ишеккә күчте һәм шул секундта ук аның кырыс йөзе яктырып, йомшарып, мөлаемланып китте. Дәһшәт белән кабарган җилкәләре тартыла төште.
Ишекне ачучы кеше әллә чынлап, әллә шаярып, калын тавыш белән рус телендә сәер сорау бирде:
— Кто тут ругается?
— Это мы тут беседуем, — диде Җаббаров, тагын да төчерәк елмаеп.
— Продолжайте...
Җаббаровны бер секунд эчендә бу кадәр үзгәртерлек көчкә ия булган кешене күрергә теләп, Сания дә ишеккә борылды. Ләкин ул анда шактый зур гәүдәле, карасу йөзле кешенең, нәрсәдәндер җирәнгәндәй чыраен сытып, кире борылып киткәнен генә күреп калды.
Сания ишектән күзен алып, кире өстәлгә борылганда, аның алдында тагын баягыча җитди, дәһшәтле чырайлы Җаббаров басып тора иде.
— Ну, тагын нәрсә? — Хәзер аның тавышы бераз йомшарган һәм сизелерлек тынычланган иде инде. Шулай да Саниянең артык сөйләшәсе килмәде.
— Гафу итегез, — диде ул, — вакытыгызны алмыйм, хушыгыз.
Җаббаров моны көтмәгән иде, ахрысы. Шикләнә калды. Аның тавышы тагын да йомшара төште.
— Туктагыз, кая ашыгасыз?
Сания аның әйтәсе сүзен көтеп, тукталып калды.
— Утырыгыз.
Сания утырды.
— Нәрсә, үпкәләдегезме?
— Бик авыр сүзләр әйттегез, иптәш Җаббаров, бәлки сез хаклыдыр... Ләкин минем Баязитов турында беркайчан да начар уйда булганым юк. Аңа начарлык теләгәнем дә юк. Анда да... (ул: «анда да шул ук Мөхсиноз кысылып эшне чуалтты» димәкче булган иде дә, әйтмәде) ... Баязитов үзе теләп фронтка китте. Миңа рәхмәт әйтеп китте. Хаты саен миңа сәлам яза!..
— Ярар. Вәт нәрсә, иптәш Ибраһимова, мин ул сүзләрне сезне җәберләү өчен әйтмәдем. Беләсезме, сез бит хәзер җитәкче работник- Зур шәһәр башлыгы! Алда зур эшләр торган вакытта шундый вак мәсьәләләр белән чуалып йөрмәгез. Ну, бәйләнгән, ну, кешенең үзенчә бер ял итеп барасы килгән булган, ир-ат бит, беләсез. Сезне үз кеше дигән булгандыр инде. Ахмак, конешно. Мөхсиновны әйтәм. Мин аны | да кыздырырмын, курыкмагыз, тыныч кына калмас... Ә менә сез... аны кызык иткәнсез ич инде, молодец, и шул җиткән. Өстәвенә яңагына берне биргән булсагыз да сыяр иде, конешно. Ну инде шуның өчен Обкомга йөгерү, мировой скандал күтәрү! Мөхсинов та безгә кирәк
21
кеше бит. Аның урынына тиз генә кемне табып утыртасың? Баязитов кирәкми идемени? Шул сезнең шарф аркасында ычкындырдык бнт. Дөрес, ул үзе теләп китте. Ә кем теләми фронтка китәргә? Шул сезнең шарф булмаса, без аны бәлки җибәрмәгән булыр идек әле. Вәт шулай, иптәш Ибраһимова. Принципиаль мәсьәләне вак-төяк белән бутамагыз. Җитәкче була белегез...
Җаббаровның мондый тонга күчүе Санияне чынлап та уйга калдырды. Шулай да аның сүзне артык озайтасы килми иде.
— Яхшы, — диде ул. — Тырышып карармын...
10
Җаббаров кабинетыннан алып чыккан авыр тойгылар тәэсире астында онытылып, Сания үзенең кая баруын да уйламады. Матур булып яшәреп утырган өрәңгеләр арасыннан узды ул. Киң, биек баскычлардан югары күтәрелде, тагын да куерак, тагын да матуррак булып яшәреп торган зур-зур юкә агачлары төбендәге агач эскәмиягә килеп утырды. — «Җүләр, җүләр!—диде ул, күңеленнән үзен тиргәп.— Җүләрне чәчеп үстермиләр шул!.. Әйтерсең, дөнья җимерелгән. Адәм көлкесе. Җитмәсә бит әле, мондый .җаваплы эшкә куелгач, Обкомга беренче килүем. Ә нинди мәсьәлә күтәреп килдем? Миндә генә имеш саф күңел!.. Шайтаныма кирәк синең саф күңелең. Төкерде аңа Җаббаров. Бирде бәяне! Баязитов өстеннән донос ясап, аны җибәртүең җитмәгән, инде Мөхсиновтан котыласың киләме? Менә кем булып килеп бастың син Обком секретарь! каршына! Гайбәтче, әләкче хатын... Ярар. Моннан соң йөрмәссең андый вак мәсьәләләр белән чуалып!..»
Шулай диде Санйя күңеленнәһ. Ләкин аның барыбер мондый мәсьәләләр белән чуаласы бар һәм тагын да. катырак хур буласы көне алда иде әле. Чөнки ул үзен никадәр гаепләргә, никадәр каты хөкем итәргә тырышса да, җаны-йөрэге белән һаман гаделлеккә омтылучы, күңеленә кер төшермичә сакларга тырышучы Сания булудан туктый алмады...
Нервлары бераз тынычланып, акылы башына җыела төшү белән, ул үзенең Ленин бакчасында, нәкъ Ленин һәйкәле каршында утырганлыгын күреп алды. Аның уйлары да иске эзләренә төшә башладылар. Аталары тузынган вакытта почмакларга качып беткән сабый балалар шикелле, аның үз-үзенә ачуы килгән минутларда күңел почмакларына яшеренеп торган гөнаһсыз хисләре яңадан калкып чыкты. «Ул кадәре каты хөкем итәрлек нәрсә эшләдем соң? — дип уйлый иде инде ул, җәберсенеп. — Күңелемне борчыган мәсьәлә турында Обком секрета- рына киңәшкә барганмын икән, моның ни гаебе бар? Дошманга барып зарлану түгел бит! Юк, әллә нишләгән бу Җаббаров... Бәлки, ул әллә нишләмәгәндер, электән шундый булгандыр. Мин бит аны моңарчы ерактан гына күрә идем. Ә менә якыннан караганда?.. Нинди кеше соң ул?»
Саниянең хәтеренә баягы рөхсәтсез-нисез генә Җаббаров кабинетының ишеген ачып караган кеше килде. «Ул да бит Җаббаровны яратмады,— дип уйлады Сания,—әйе, аның куштанланып, ярарга тырышып төче елмаюын күргәч, ачыктан-ачык җирәнеп йөзеп чытты. Ә шуннан соң Җаббаров минем белән дә бүтәнчә сөйләшә башлады. Бөтенләй йомшарды. Кем булды икән ул карасу йөзле кеше? Кем булса да, .Җаббаровтан кечкенә кеше түгел, әлбәттә».
Аның кем икәнлеген Сания икенче көнне пленум утырышында белде. Ул Өл.кә Комитетының әле күптән түгел генә килеп эшли башлаган беренче секретарь! иде.
Ул язгы чәчүнең йомгаклары һәм алдагы бурычлар турында доклад ясады. Халыкара хәлләр турында булсын, фронт хәлләре яки
22
тылдагы эшләр турында булсын, ул Сания белмәгән бернинди дә яңалык әйтмәгәндер. Шулап ук алда торган бурычлар да Сания өчен билгеле нәрсә иде инде. Шулай да, беренче секретарның сүзләрен тыңлагач, ничектер аның үз-үзенә ышанычы артып киткәндәй булды. Тизрәк кире Ялантауга кайтасы, моңарчы булганга караганда яхшырак итеп эшлисе килә башлады. Нинди сүзләр белән шулай тәэсир итте аңа яңа секре- тар — Сания бусын үзе дә белмәде. Ул аның ике сәгатькә сузылган докладынна^н аерып бер сүз дә диярлек хәтерләп калмады. Аның күңелендә бары беренче секретарның кичәге Җаббаров ишегеннән күренеп калган сытык чырае гына һаман җанлы килеш саклана һәм шуның белән ул аңа ничектер якын булып, үз кеше булып тоела иде.
Ихтимал, Сания аның турында шуннан артыгын белмичә кире кайтып киткән дә булыр иде. Ләкин пленумнан соң Башкирцев белән Санияне беренче секретар үз янына чакыртып алды. Шунда инде Сания аны якыннанрак күрде, тавышын да якыннанрак ишетте. Аның трибунага басып торган чагында залдан торып караучыларга таманча гына зурлыкта, тигез һәм шома булып күренгән карасу йөзе якыннан караганда шактый бүтән булып чыкты. Зурайтып күрсәтә торган көзге эчендәге шикелле, йөзендәге бөтен сызыклары эре, кытыршы иде аның. Хәтта беренче карауга шадрасы бар дип тә уйларлык иде. Тик аның йөзендәге кытыршылык гадәттәге чәчәктән калган шадра түгел, ә кайчандыр булып үткән сыткы яки, яшьләрчә әйтсәк, «мәхәббәт чаткысы* эзләре иде. һәрхәлдә, матурлык билгеле түгел иде инде. Ләкин Саниягә аның нәкъ менә шундый, ирләрчә тупас, җитди чырайлы булуы ошады.
Секретар исәнлек-саулык сорашуга күп вакыт әрәм итеп тормады, кул биреп күрешкәннән соң, Башкирцев белән Саниягә утырырга тәкъдим итте дә туры эшкә кагылган мәсьәләдән сүз башлады.
— Иптәш Ибраһимова!—диде ул һәм, мин сезнең исемегезне дә беләм дигәндәй, — Сания Саматовна, — дип тә өстәп куйды. — Нәрсә карыйсыз соң сез анда, нишләп сездә халык карточкалар белән ала горган икмәккә чират тора? Хәтта күп кеше бөтенләй икмәк ала алмый калган көннәр дә була?
Бусы Сания өчен көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты. Ул, Башкирцев белән бергә булгач, үзенә күп сөйләшергә туры килмәс, горком секретарь ышыгында тыныч кына утырып, Обком секретарын якыннан күреп чыгармын дип кенә уйлаган иде. Ә Обком секретарь! туп-туры аның үзенә төбәп сорау бирде. Башкирцев исә, бу мәсьәләгә аның бернинди катнашы юк кеше шикелле, тик утыра иде.
Шулай да Сания аптырап калмады.
— Әгәр дә мин икмәк мәсьәләсендә Ялантауда мондый хәл килеп тууның сәбәбен, дөресрәге, гаепле кешеләрен анык белсәм, ихтимал, ул хәл бетерелгән дә булыр иде инде, — диде ул.
Обком секретарь Ялантауда ничә кеше яшәвен, эвакуация белән килүчеләр күпме булуын сорады. Тәүлегенә ничә тонна икмәк чыгарылуын, шәһәрдә ничә магазин барлыгын төпченде. Сания, арифметика дәресеннән сабагын яхшы белгән бала шикелле, ул сораган саннарны чатнатып әйтеп бирә торды.
— Магазиннарга икмәк билгеләнгән нормада чыгарыла, — дип куйды ул, ниһаять.—Ә менә алучылар саны күп. Кайдандыр артык карточка алалар.
— Ә сез нәрсә карыйсыз?
Сания мондый хәлнең кышын да бер булып алганлыгын әйтте. Ул чагында массаны, депутатларны ярдәмгә чакырып, контрольне көчәйт- кәнлекләре, шуның белән эш җайланып китүе турында сөйләп бирде.
23
— Хәзер дә контрольне көчәйтеп карадык, — диде ул,—тик менә нәтижәсе күренми әле. Карточка белән шаяручы бик хәйләкәр жулик булса кирәк.
— Ә милициягез ни карый? Тикшерү органнары? Прокурор?
«Прокурор?»
Сания икеләнә калды. «Әллә сүз җае туры килгәндә, Мөхсинов турындагы фикерләремне әйтимме?» — дип уйлап алды ул. Ләкин шунда ук ул уеннан кире кайтты. Бер тапкыр авызы пешкән иде шул инде.
Нәрсә дип жавап бирергә соң? Бу сорауга, әлбәттә, Башкирцев үзе җавап бирсә, әйбәтрәк булыр иде дә бит, ул һаман никтер дәшми.
— Я. ни дисез?
— Бу мәсьәләне үзебез дә ныклабрак куярга җыенабыз, — диде Сания.— Хәер, су юлы төшү белән, Ялантауга килеп-кигеп йөрүчеләр күбәйде. Эш катлаулырак. Шулай да чынлап тотынсак, җиңеп чыгарбыз дип уйлыйм. Бәлки. Казаннан ярдәм оештырырсыз? Тәҗрибәлерәк кешеләр килеп тикшерсә, бәлки без ача алмаганны ачарлар.
— Андый ярдәмне, пожалуй, үзегез сорамасагыз да оештырырга гуры килер, — диде секретар.
— Бик әйбәт.
— Ярар. Бу эшне кичектерми төзәтергә кирәк. Ләкин бездән ярдәм барганны көтеп тормаска! Ул вакытта соң булуы мөмкин. — Аннары Обком секретарь! башка мәсьәләгә күчте. — Фронтовик семьяларына ярдәм итү эше сездә бик начар тора, — диде. — Бу турыда ни әйтә аласыз?
— мөгаен, жалобалар килә торгандыр? — диде Сания.
— Әлбәттә.
— Ярдәм ала алмый калганнары язадыр инде. Сез аларын күрәсез. Ә ярдәм алганнары язмый, аларын күрмисез. Шуңа күрә горсовет бу мәсьәләдә бик начар эшләгән булып күренә торгандыр.
Сания үзләрен аклау тәртибендәге бу сүзне әйткәч, «Обком секретарь: тавышын күтәрер микән, юк микән?» дип сынап торды.
Юк, Обком секретарь! тавышын күтәрмәде. Шулай да, тавышын күтәрмичә генә булса да, кисәтеп куйды.
— Акланырга ашыкмагыз, — диде.— Шуны беләсезме, бер өйгә утын китергәнгә икенче өй җылынмый. Бер семья, ярдәм алырга хаклы булып та, сезнең начар эшләвегез аркасында ала алмый кала икән, сез гаепле.
— Беләм,—диде Сания, аның белән килешеп. — Бу мәсьәләдә кимчелекләребез бар. Кем гаепле икәне дә бераз билгеле инде. Озакламый ул кешеләрне тикшерербез.
— Кем ул?
— Ремстройконтора директоры.
Обком секретарь! хәзер инде шәһәр хуҗалыгы турында, анда нинди предприятиеләр барлыгы, аларның куәте ни дәрәҗәдә булуы, шәһәр советының үз карамагында, ремстройконтора карамагында күпме ат, күпме машина көче, нинди төзү материаллары барлыгы турында сорашырга тотынды. Сания боларын да яхшы хәтерли иде. Җавапка тотлыгып тормады. Хәтта үзеннән өстәп, шәһәрдә ничә мәктәп барлыгы, аларда ничә бала укуы турында да әйтеп бирде.
— Тик менә биналар мәсьәләсе авыр,—диде ул, — мәктәп биналарыбызны Төгәл механизм заводы алып бетерде.
Ә ул заводка бөтен эш шартларын булдырырга кирәк,—диде беренче секретар. — Ялантаудагы иң әһәмиятле предприятие ул бүгенге көндә.
Болай да иң кадерле кунак — шул завод инде безнең шәһәрдә. Яң яхшы биналар — аңа. Иң яхшы квартирлар — аңа. Шәһәрдәге
24
бөтен электр энергиясе — аңа. — Сания, сүз җаеннан файдаланып үз ихтыяҗлары турында да әйтергә онытмады.— Электроэнергия мәсьәләсе авыр, —диде һәм бу мәсьәләдә Ялантауга Казаннан ярдәм кирәклеген исбат итәргә тотынды.
Обком секретарь! бу турыда инде белә иде, күрәсең, сүзне озайтмады.
— Ярар, Совнарком белән сөйләшербез,—дип кенә куйды.
Аннары ул Саниянең үзе, семьясы, тормышы турында сорашырга тотынды.
Сания үзенең шәхси тормышыннан зарланмады. Тик һаман да, төп председатель булмагач, бөтен эшне үзенә -генә алып бару авырга килүе турында әйтте.
— Авырлыктан да бигрәк, өлгерә алмавымнан, барына да кулым җитми калудан куркам.
— Табарбыз, — диде Обком секретарь!. — Тик табылганчы үзегезгә алып барырга туры килә. Бирешмәссез дип беләм.
— Бирешмәскә тырышам инде.
Обком секретарь!, кашларын җыера биреп, Саниянең күзләренә карады. Сания аның ниндидер җитди замечание ясарга теләвен сизенеп, сагая калды. Башын күтәреп, иңбашларын турайта төште.
— Тик менә, — диде секретар әкренрәк тавыш белән, — Сезне артык честный диләр.
Сания, бусы нинди сүз инде, дигәндәй, аптырап, Башкирцевка карап алды. Башкирцев тыныч кына елмая иде.
— Мин сезне аңламадым шикелле, — диде ул акрын гына.
Моңарчы чыраенда кырыс җитдилек саклаган беренче секретар үзе дә, ниһаять, елмайды.
— Артык нечкә күңелле, — диләр сезне.
Сания дәшмәде.
— Ярар, — диде секретар. — Нечкә күңеллелек куркыныч нәрсә түгел. Тик менә бөтен кешегә дә яхшы булып бетәргә ярамый, гафу ителми торган эшләрне гафу итү булмасын...
Сания беренче секретар яныннан күтәренке күңел белән чыкты. Ул үзен эссе көндә, ерак юлдан арып килгәннән соң, Иделдә су кереп алган кебек җиңел, рәхәт хис итә иде.
— Шулай да мин бер нәрсәне аңламадым, — диде ул, үзе белән янәшә атлаучы Башкирцевка мөрәҗәгать итеп. — Нигә ул һаман минем белән генә сөйләште? Ә мин киресенчә уйлаган идем: күбрәк сезнең белән сөйләшер дигән идем.
Башкирцев тыныч кына елмаеп куйды.
— Киресенчәсе булган иде инде аның, Сания Саматовна.
— Ничек?
— Сез әйткәннәрнең барын да күптән белә инде- ул.
Сания эшнең нәрсәдә икәнен бик тиз аңлап алды.
— Димәк, ул сезнең белән сөйләшкән иде инде? Хәзер минем бу эшләрне ни дәрәҗәдә белүемне тикшерә? Димәк, мине сыный?
— Сезне генә түгел...
— Аңлашыла.
Мөхсинов турында Сания Башкирцевка да әйтмәде. Кәримә баласының атасы чыннан да Мөхсиновмы — түгелме? — Сания башта шуны ачыкларга булды. Әгәр бу турыдагы шиге дөрескә чыкмаса, Мөхсинов- ның пароходтагы оятсызлыгы турында бөтенләй онытырга ниятләгән иде.
Ләкин бу шикнең юкка гына түгел икәнлегенә ул күңеленнән бөтенләй диярлек ышанган иде инде. Тик аның өчен моны формаль яктан раслатасы — Кәримәнең үзеннән әйттерәсе генә калган иде.
һәм Сания эшне озакка сузмыйча, Кәримә белән сөйләшергә булды.
25
ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК
ХАЛЫК МЕҢ КҮЗЛЕ БИТ УЛ
1
Кәримә үзе дә бу көннәрдә Саниянең Казаннан кайтуын көтеп йөри иде. Тик Сания уйлаган мәсьәлә түгел, башка нәрсә борчый иде аны.
һәм Сания Казаннан кайтып төшкән көнне үк очраштылар алар. Кәримә, гадәттәгечә, эштән кайткач, үзенең Азатын күтәреп, әлеге Камил бакчасына чыгып утырган -иде. Аның янына Сания үзе килде һәм, һәрвакыттагыча, тыныч кына исәнләште. Хәл-әхвәл сорашты. Гашиянең исәнлеге турында белеште. Кәримәгә күңелендәген әйтер өчен бик җайлы сорау иде бу. Тик шулай да ни өчендер үзенә шулкадәр яхшылыклар эшләгән Гашия турында капыл гына яманлап сөйли башларга уңайсызлангандай булды.
—Нәрсә, әллә җәберлиме? — диде Сания. — Авыр сүз әйтмидер бит?
—Ю-ук! Киресенчә, артык якты чырайлы ул миңа. Кунак итеп кенә тота дисәм дә ялган булмас. Тик менә ничек кенә дип әйтим... бик уңайсыз хәл...
Ул Гашиянең ниндидер законга сыймаган эшләр белән чуалуы, аның янына әллә нинди шикле кешеләр килеп йөрүе, үзенең шуңа борчылуы турында әйтмәкче .иде, ләкин Сания аны ялгыш аңлады.
«Баласы турында Гашия берәр нәрсә ымлагандыр» дип уйлады ул. Аның сүзне тизрәк үзенә кирәкле юнәлешкә борасы килә иде.
—Ярар, уңайсыз булса, калып торсын, — диде. — Кая, Азатмы әле бу? Нишли? Үсәме?
һәм ул гадәттәгегә караганда җентекләбрәк аның баласын күзәтергә тотынды. «Әйе, нәкъ үзе. Суйган да каплаган».
Бала, чынлап та, йөзенә беренче күз салуга ук нәрсәсе беләндер прокурор Мөхсиновны хәтерләтә иде. Тик аның бик нык төзәтелгән, чистартылган, иәфисләндерелгән үрнәге иде ул.
«Сабый! Нинди сөйкемле бала, — дип уйлады Сания, аны чын күңеленнән кызганып. — Мөхсинов үзе дә сабый чагында шушындый гөнаһсыз чырайлы булдымы икән?»
—Ул хәзер көлә дә белә инде, — диде Кәримә, Саниянең аңа шулай озаклап карап торуын күреп. — Яле, Азат, бер көлеп күрсәт әле Сания апаңа. — Кәримә бик оста итеп, өздереп кенә чөңгереп куйды. Азат зәңгәр күзләрен кая төбәргә белмичә, тешсез авызын ачып, чынлап та көлгән кебек итте, һәм бу минутта аның иягенең кыскалыгы ачыграк беленә төште дә, ул тагын да ныграк прокурор Мөхсиновка охшап калды.
—Кара син аны! — диде Сания, бер үк вакытта сокланып та, аны кызганып та. — Нинди тере, сөйкемле бала, мескен.
— Нигә мескен булсын ул?—диде Кәримә, җәберсенебрәк.
Сания җитдиләнде. Баладан күзен алып, Кәримәгә борылды.
— Кәримә, туганым, — диде, — менә нәрсә: бу бала болай әтисез үсәргә тиеш түгел. Яшермә. Сиңа аның әтисе кем булуын әйтүдән куркырга' урын юк. Совет илендә яшисең.
Кәримә түбән карады һәм ялынулы тавыш белән:
— Сания апа, — диде, — ул турыда сорамагыз дип әйттем бит
инде. Әйтә алмыйм. Зинһар, сорамагыз. »
— Яхшы, — диде Сания шундый ук җитди һәм беркадәр таләпчән тавыш белән, — сорамыйм. Ләкин сорамыйча да беләм: Мөхсинов бит бу баланың әтисе!
26
Кәримә, битен ике кулы белән каплап, башын тагын да түбәнрәк уде. Сания аның бары кып-кызыл булып янган колак яфрагын гына күрә иде.
— Шул бит, Кәримә, туганым? Мөхсинов бит?
— Сез аны кайдан белдегез? Ул бит үзе... әйтмәскә...
Кәримә сулыгып елый башлады.
-- Елама, — диде Сания, — бер дә курыкма. Болай яхшырак булыр...
— Курыкмыйм... тик... тик... ичмаса, хәлен сорасын иде бер...
-- Ярар, Кәримә туганым. Борчылма, тынычлан...
Сания өчен хәзергә шуннан артыгы кирәкми иде. Ул шигенең дөрес икәнлегенә алдан ук ышанган булса да, Кәримәнең үз авызыннан расланганын ишеткәч, аның йөрәге яңа көч белән ярсып китте.
һәм ул, бу мәсьәләгә үзенең тыныч кына карый алмаганлыгын сиздереп, Кәримәне артык борчымас өчен, тизрәк китәргә ашыкты.
— Сау бул, Кәримә, хәзергә Борчылма. Сиңа лутчы гына булыр.
Сания, өенә кереп тормастан, Горкомга юнәлде.
Башкирцев үз кабинетында иде.
— Я, — диде ул, артык кызыксыну күрсәтмичә. — Казан-нан кай-туыгызга нинди яңалыклар көткән үзегезне?
— Күңелле яңалык түгел, Петр Тихонович.
Башкирцев сагая төште.
— Нәрсә бар? Утырыгыз.
Сания, аның каршында торган креслога түгел, ә стена буенда торган җиңел утыргычларның берсен алып, Башкирцевның янына ук килеп утырды.
— Беләсезме, Петр Тихонович, ифрат әшәке күренеш. Хурлыклы.
— ??
— Мин сезгә Кәримә исемле кыз турында әйткән идемме? Әлеге ирсез бала тапкан укучыбыз.
— Я. я? Нишләгән?
— Баланың әтисе Мөхсинов булып чыкты.
— .Мөхсинов?
— Әйе, хөрмәтле прокурорыбыз үзе.
Башкирцев иңбашларын калкытып куйды.
— Ничектер, моңа бер дә ышанасы килми.
— Мин үзем дә башта ышанмаган идем, — диде Сания. Ул мондый шикне иң элек кешедән ишетүе һәм баланың чынлап та Мөхсиновка охшаган булуы турында әйтте. — Боларга ышанмау гына түгел, хәтта игътибарга да алмаган идем, — диде ул, — тик менә бер пароходта Казанга барганда Мөхсиновның кайбер... ничек дип әйтим...
Башкирцев, Саниянең уңайсызланып торуын күреп, аңа ярдәмгә килде.
— Әйтмәсәгез дә була, — диде. — Аның пароходта барганда сезнең янда үзен ничек тотканы миңа билгеле.
— Билгеле? — диде Сания, гаҗәпләнеп. — Сез аны кайдан белдегез?
— Аны Обкомда да беләләр.
«Җаббаров әйткән,—дип уйлады Сания.—Ярар, белсәләр белерләр...»
— Әнә шул пароходтагы кыланышларын күргәч, теге хәбәр турында үзем дә шиккә калдым. Ә хәзер әнә Кәримә, баланың анасы, үзе әйтеп бирде.
— Н-н-да-а! — дип куйды Башкирцев, тирән сулап.— Монысын көтмәгән идем. Ә Мөхсинов бу турыда беркемгә берни әйтми? Яшерен гөстә булса да ярдәм дә күрсәтми?
— Кая ул! Кәримәне шундый ныгытып куйган. Үзем әйтеп бирмә- сәм, әле дә яшерә иде.
27
—- Нишләтәбез соң инде аны? Скандал бит бу!
— Төрле гайбәткә юл ачканчы, Мөхсиновның үзе белән сөйләшүдән ■яхшысы булмас. Башта үзе аңлатма бирсен.
— Әйе, Мөхсиновның үзе өчен генә түгел, безнең бөтен оешма өчен хурлыклы күренеш бу. Просто башыма сыймый.
Башкирцев шунда ук телефон трубкасын алып, прокуратураны сорады. Мөхсиновны үз янына чакырды...
2
Прокурор озак көттермәде.
Ул егетләрчә җитез кыяфәттә килеп керде. Башкирцев та, Сания дә аны үтә җитди чырай белән каршыладылар. Мөхсинов моңа игътибар •итмәде.
— Нихәлләр? — диде ул, сүзләрен тиз-тиз әйтеп. — Берәр яңалык бармы әллә?
— Барын бар да, бик яңага охшамый, — диде Башкирцев, серле ятеп.
Мөхсинов бик тыныч хәрәкәтләр белән генә Башкирцев өстәле каршындагы креслога килеп утырды.
—- Нәрсә икән ул андый искергән яңалык?
— Моннан бер ел чамасы элегрәк эшләгән егетлегеңне исеңә төшереп кара әле.
Мөхсинов, кашларын җыерып, бик аз гына вакыт уйланып алды. Аннары аның кашлары маңгаена менде. Ул иңбашларын күтәреп, кулларын җәеп җибәрде.
— Юк, белмим, нәрсә турында әйтергә телисез. Бүген килеп телгә .алырлык берни дә хәтеремә төшерә алмыйм.
— Хәтерегезгә төшерә алмасагыз, без ярдәм итәрбез, — диде Сания.
— Рәхим итегез.
— Берәү дә белми дип йөргән егетлегегез турында уйлап карагыз.
— Я, шаяртмагыз әле, — диде Мөхсинов, җиңелчә генә ачуланып.— Нәрсә монда табышмак әйтешле уйнап утырырга.
— Ярар алайса, — диде Башкирцев, сузмыйча. — Сүз синең акылга сыймаслык азгынлыгың турында бара. Тугызынчы класста укып ;өргән мәктәп баласын мыскыл итүең турында.
Мөхсинов тагын гаҗәпләнеп, кашларын сикертте. Иңбашларын җыерып куйды.
— Белмим, бернәрсә дә аңламыйм. Нинди мәктәп баласы? Нишләгән? Берни белмим.
— Беләсез, — диде Сания. — Әлеге Кәримә турында сүз бара.
Сания аны. Кәримә исемен ишеткәч, кызарып китәр, уңайсызлануыннан нишләргә белмәс, дип көткән иде. Ә Мөхсинов, ичмасам, күзен дә йоммады. Берни белмәгән, бернинди гаебе булмаган гөнаһсыз бала шикелле, Саниянең күзләренә карап, аның тагын нәрсә әйтәсең көтеп тора башлады.
— Исегезгә төштеме?
— Әйе, беләм ул кызны. Баласы барлыгын да беләм. Баласының атасы кем икәне мәгълүм түгел, анысын да беләм.
— Вәт менә шул баланың атасы кем икәнлеге мәгълүм булды инде.
— Нигә? — диде Мөхсинов, хәвефләнү катыш кызыксынып. — Әл- лә үзебезнекеләрдән берәрсеме?.. Алай дисәң...
Аның шулкадәр тынычлыгына, үзен шулкадәр гаепсез кеше кебек тота белүенә Саниянең исе китте. «Бу кадәр шомарган кабахәт булыр икән! — дип уйлады ул аның турында. — Бөтенләй ул да түгел, дияр- •сен...»
— Я, әйтегез инде, — диде Мөхсинов, түземсезләнеп.
28
һәм шунда аңа Башкирцев тыныч кына, акрын гына тавыш белән ап-ачык итеп әйтеп бирде:
— Баланың атасы син, диләр.
— Ә?! — Мөхсинов рәхәтләнеп көлеп җибәрде. — Вот это здорово» Кайдан белгәнсез диген! Әллә сездә шундый тирән серләрне ача торган осталык бармы?
Мөхсиновның шулай, әз генә дә каушау билгесе күрсәтмичә, үзен иркен тотуы, чынлап та гаепсез кешедәй көлеп сөйләшүе Санияне пичектер икеләндерә башлагандай булган иде дә, Сания үзен тиз кулга алды. Болай тиз йомшара башлавы өчен күңеленнән үз-үзен тиргәп тә куйды әле.
— Шамакайланмагыз, зинһар, иптәш Мөхсинов, — диде ул, — сезнең белән чынлап сөйләшәләр.
— Чынлап? Бик рәхмәт. Минем турыда шундый югары фикердә, булуыгыз өчен бик рәхмәт. Димәк, мин шундый яшь, матур кызларны каратырлык егет икән әле! Ә мин тагы үземне, хә-хә-хә, кайбер олырак хатыннарны да карата алмый торган булдыксызга санап йөрим, хә- хә-хә...
— Димәк, танасыз? — диде Башкирцев, җитди итеп.
— Абсолют рәвештә кире кагам.
— Ә бит баланың әнисе үзе әйтә.
— Булмас!
Сания, Башкирцевны раслап, тагын да ачыграк әйтеп бирде.
— Кәримә миңа үзе әйтте. Ул ялганлый торган кеше түгел, бигрәк тә мондый мәсьәләдә. Билгеле, сезнең өчен бу күңелсез хәл. Бер сезнең өчен генә дә түгел... Нихәл итәсең. Аңардан бит берәү дә көчләп әйттерми.
Мөхсинов җитдиләнде.
— Белмим шул, — диде. — Берәү дә көчләмәсә, берәү дә әйттермә- сә, үз акылы белән генә әйтә алыр иде микән ул мондый җаваплы сүзне?..
— Хәтта әйтмәсә дә күренеп тора бит. Балагыз шулкадәр үзегезгә охшаган, ә сез аны барып күрергә түгел, белергә дә, ишетергә дә теләмисез.
— Миңа охшаган?
— Ике тамчы су кебек, әнисе әйтмәс борын ук халык сезгә охшатып сөйли башлаган иде инде.
— Халык?!
— Халык күзеннән яшеренү, халык теленнән котылу бик читен бит ул.
— Кайда ул оятсыз? — дип кычкырып җибәрде Мөхсинов. — Китерегез үзен монда. Күземә карап әйтсен!
— Анысыннан эш калмас, — диде Башкирцев. — Чакыртырга кирәк, иптәш Ибраһимова. Өйдәме ул хәзер? Барыгыз, Гайникамалга әйтегез, тиз генә бире алып килсен үзен...
Сания, тиз-тиз атлап, алгы бүлмәгә чыгып китте. Башкирцев та, Мөхсинов та сүзсез калдылар. Тынлык урнашты. Бары, бу кабинетта әледән-әле булып тора торган шау-шуларның берсенә дә игътибар итмичә, һаман үз көенә ашыкмыйча гына йөрүен белүче борынгы сәгать тавышы гына ишетелә иде.
— Шалт-шолт... шалт-шолт...
— Менә ишетмәсәң, ишет, — диде /Мөхсинов, ниһаять тынлыкны бозып.
— Н-н-да-а-а...
— Ибраһимова турында, мондый интрига оештыра беләдер дип. һич башыма килгәне юк иде. Менә сиңа артык саф күңелле, честный хатын!
29
— Андый нәтиҗә ясарга ашыкмагыз, иптәш Мөхсинов.
— Үзенчә үч алуы микән? Неужели шуңа судны ышандыра алырмын дип уйлый икән, җүләр?
Башкирцевиың Сания турында начар сүз әйттерәсе килми иде.
— Мин үзем дә бу хәбәрнең чынлыгына һаман күңелемнән ышанып җитә алмыйм,—диде ул. — Ләкин һәрхәлдә Ибраһимова...
Ул арада Сания үзе әйләнеп керде, тагын тын калдылар.
— Шалт-шолт... шалт-шолт...
Бу уңайсыз тынлыктан котылу өчен, игълан итмичә генә, тәнәфес ясап алдылар. Ниһаять, чакырылган кеше килде, диделәр.
Бу вакытта Сания белән Башкирцев та, Мөхсинов та яңадан элекке урыннарына кереп утырганнар иде инде.
Башкирцев ишек катында торган йомышчы хатынга мөрәҗәгать итте:
— Керсен.
Тагын бары да тын калып ишеккә төбәлделәр.
— Шалт-шолт... шалт-шолт...
3
Зур a-к ишек акрын гына ачылды. Корама юрганга төргән баласын күтәргән Кәримә күренде. Ул ишектән кергәч бер генә адым атлады да тукталып калды. Түбәнгә текәлгән озын керфекләрен күтәреп, саф кара күзләре белән өстәл янында утыручыларга карады. Аның зур кешеләр каршында бераз тартынудан алсу-көрән төскә кергән йөзе ут яктысында аеруча яшь һәм сокланырлык матур булып күренде. Әгәр дә аның тулы иңбашлары һәм сулыш алган саен бер күтәрелеп, бер төшеп тор-ган калку күкрәкләре булмаса, аны бөтенләй бала дияргә дә булыр иде.
Аны күрмәс борын, күңеленнән ярсып, аның турында: «Шундый зур оятсызлык эшләргә батырчылык иткән ул нинди зиначы кыз?» дип уйлан утырган һәм килеп керүенә үк бик каты бәрелергә ниятләгән Мөхсинов, Кәримәнең шундый сокланырлык матур кыяфәттә басып торганын күргәч, йомшарып киткәндәй булды. «Әнисе мондый булгач, ул баланың әтисе булсаң да үкенерлек түгел икән үзе» дигән уй чагылып китте аның башында. Бу гүзәл балага ачуланып кычкырасы түгел, ә аны шаяртасы, иркәлисе килде. Ләкин ул күңел төбендә кузгалып куйган бу җылы тойгыларның чаткысын да тышка чыгармады. Чөнки бу минутта бары да җитди иде.
— Якынрак килегез, — диде Башкирцев йомшак кына итеп.
Сания дә аңа ярдәмгә ашыкты.
—- Кил, Кәримә туганым, кил.
Кәримә өстәлгә якынрак килде.
— Тартынма, син бит хәзер бала түгел, — дип дәвам итте Сания.— Әнә, әтисенең Азатны күрәсе килә.
Кәримә әкрен генә Мөхсиновка таба борылды. «Чынмы бу?» дигәндәй, курку катыш елмаюдан аның иреннәре ачыла төште, зур булып ачылган кара күзләре шатлык нуры белән тулды.
— Ай!—дип куйды ул әкрен генә, һәм куанычыннан калтырый башлаган куллары белән баласын күрсәтергә җайлабрак тотып, аның йөзен ачты да, Мөхсиновка сузды. — Менә, карагыз, ул сезгә охшаган... Ул хәзер көлә дә белә инде...
Ләкин Мөхсинов балага игътибар итмәде, ул кашларын җыерган хәлдә дәһшәтле, караңгы чырай белән туп-туры Кәримәнең күзләренә карады. Кәримә аның мондый кыяфәтен күреп, куркып китте һәм тиз генә баласының йөзен каплап куйды.
30
— Әйт әле, кызым, — диде Мөхсинов акрын, ләкин менә-менә шарт лап китү куркынычы булган шомлы тавыш белән. — Мондый әшәкелекне эшләргә кем өйрәтте сине?
Кәримәнең әле генә шатлык белән тулган йөзе кинәт караңгыланды. Ул, куркынып, баласын күкрәгенә кысты.
— Әйт, кем өйрәтте? — дип кабатлады Мөхсинов.
— Берәү дә өйрәтмәде, — диде Кәримә, каушамаска, курыкмаска тырышып. — .Мин үзем...
— Булмас! Ышанмыйм...
Кәримәнең күзләрендә ачу, нәфрәт чаткылары күренде.
— Мин бит берәүне дә гаепләмим. Нигә миңа бәйләнәсез? — Ул. кинәт борылып, ишеккә юнәлде.
— Тукта, — диде Сания, урыныннан торып. — Тукта, Кәримә! — Ул аны иңбашыннан кочып, кире алып килде. — Ә син курыкма, әйт дөресен. Нигә әйтмисең? Нәрсәдән куркасың?
— Мин сезгә әйттем бит инде, Сания апа, — диде Кәримә, сизелерлек ачулы тавыш белән.
— Әйттең шул. Ә менә Мөхсинов абыең Азатны үз баласы итеп танырга теләми. Нигә үз алдында әйтергә куркасың? Нәрсәдән?
Кәримә гаҗәпләнүдән зур ачылган күзләрен тутырып Саниягә карады.
— Ни сөйлисез сез, Сания апа?! — диде ул, куркынып. — Ул бит аның әтисе!!
Саниянең коточкыч сизенүдән иреннәре калтырый башлады.
— Кемнең әтисе?
— Шакирның...
— Шакирның?
— Эх, Сания, апа, Сания апа! Ничек сез...
Кәримә башка бер сүз дә әйтә алмады. Яшь тулган күзләре белән баласының юрганына капланып, елый-елый ишеккә ташланды.
Аптырашта калган Мөхсинов кинәт аңына килде.
— Тукта!
Ул шунда ук инде ишектән чыгып китеп өлгергән Кәримәне кире борып алып керде.
— Тукта, ашыкма. Елама, кызым, берүк елама. Кая, күрим... Шакирның улымы бу?..
Тынып, тагын бер кат аптырашта калган Кәримә каршылык күрсәтмәде, .Мөхсинов аның баласын юрганы-ние белән бергә үз кулына алды. Бала шундук көйсезләнеп елый башлады. Ләкин Мөхсинов аны бик тиз юатып өлгерде.
— Чү, чү, — диде ул, аның битен ачып. — Тукта, тукта, монда сиңа бер дә еларлык эш юк... — Ул нечкә генә итеп сызгырып та куйды. — Менә шулай... тәк, тәк!.. Неужели моның әтисе Шакир... Ә? Әнисе, чынлапмы?
— Чынын чын да бит, — диде Кәримә, гаепле тавыш белән.
— Ә нәрсә? Нигә яшерергә? Менә юләр... И-и-и. Шакирның улы, ә минем онык?.. Үзе миңа охшаган дисезме?
— Үзегез дә күрәсездер.
Бу тамашага ни әйтергә белми торган Башкирцев та баланы килеп карамый түзә алмады.
— Кайда, мин дә күрим әле үзен... Иһи-һи, чынлап та, синең копия бит бу, Мөхсинов! Кара. Шундый кечкенәдән шулай охшар икән кеше, ә?
_ Bv бит чудо! Чудо бит бу! — диде Мөхсинов, шатлыгыннан нишләргә белмичә. — Кара, кара, чынлап әй, көлә дә белә. Ай, шайтан малай!.. — Ул аны саклык белән генә битенә якын китереп, маңгаеннан үбеп алды. — Минем онык, ә? Үзе миңа охшаган... Ә мин җүләр... гомер
31
буена... җүләр, сукыр җүләр, барып чыккан җү... җү... ләр... — Аның кинәт күңеле тулып китте. Ул, күз яшенә буылып, сүзләрен әйтә алмый башлады. Кәримә баланы кире үз кулына алды. Мөхсинов, аны баласы белән бергә кочып, аркасыннан сөяргә тотынды.
— Киленкәем, — диде ул, ниһаять, елавын беркадәр җиңеп. — Әйдә, әбисен дә шатландырыйк тизрәк.
— Ай, кирәкмәс, — диде Кәримә, куркып. — Алай капыл гына...
— Әйдә, әйдә...
Мөхсинов бөтенләй дөньясын оныткан иде. Ул, Башкирцевлар белән саубуллашып-нитеп тормастан, Кәримәне аркасыннан сөя-сөя, алып чыгып та китте.
Кабинетта тагын сәгать йөргән тавыш ишетелә башлады...
4
— Я, Сания Саматовна?.. Моңа ни әйтәсез? — диде Башкирцев, саклык белән генә. Ул мондый хәлдән соң Сания елап җибәрер дип уйлаган иде.
Сания еламады. Ләкин бу аның тынычлыгы да түгел иде. Киресенчә, бу минутта аның борчылуы, эчке әрнүе еларльгктан узып киткән иде.
— Алыгыз мине бу эштән, Петр Тихонович, — диде ул, ниндидер кызганыч дәрәҗәдә акрын, өметсез тавыш белән. — Җитәр...
— Нәрсә булган?
— Юк, Петр Тихонович, мондый зур җаваплы урын өчен мин чынлап та артык кечкенә. Хәзер менә ачык күренде инде. Мин гади бер вакчыл, бәйләнчек хатын булудан ары китә алмаганмын икән.
Башкирцевның йөзендә ризасызлык билгесе күренде.
—ААенә ничек? — диде ул шактый ачулы тавыш белән. — Мин сезне болай масая торган кеше дип уйламаган идем.
Масаю? Сания үзенә карата мондый гаепләүне һич көтмәгән иде. [Нинди масаю турында әйтә ул Башкирцев?
• — Мин сезне аңламыйм, Петр Тихонович, нинди масаю ди ул?
— Шәһәр советы председателе урынына утыргач, сез үзегезне көндәлек вак эшләрдән, һәр кешегә хас булган табигый хисләрдән югары горырга тиешле юлбашчы итеп тоя башлагансыз. Юлбашчы булгач, янәсе, сезнең бөтенләй ялгышу ихтималыгыз да юк! Масаю түгелмени бу?!
— Нигә минем ялгышу ихтималым булмасын? Нишләп мин алай дип әйтим...
— Әйтмисез, мин үзем күрәм. Сез ничек уйласагыз — дөнья шулай булырга тиеш, башкача булырга хакы юк, дип беләсез сез... Әйе, әйе. Сез берәү турында подлец дип ышангансыз икән, ул кеше, әлбәттә, подлец булырга тиеш. Башкача булырга хакы юк. Әгәр дә инде ул берәү чынлыкта сез уйлаганча ук подлец булып чыкмый икән, сезне рәнҗетә. Сезнең мин-минлек хисегезне җәберли. Сез инде моңа чын- чынлап үпкәләргә хәзер. Кирәкми, мин әшәке дигән кеше әшәке булып чыкмый икән, председатель булмыйм. Отставка!.. Я? /Масаю түгелме бу? Эгоистлык түгелме бу?..
Сания бөтенләй көтелмәгән яктан башланган бу һөҗүмгә тиз генә кавап таба алмый торды. Башкирцев аның масаюы, эгоистлыгы турындагы фикерен логик нәтиҗәсенә кадәр дәвам иттерде:
— Әгәр дә шунда Мөхсинов нәкъ сез уйлаган күләмдә подлец бу- |лып чыкса, әй шатланган булыр идегез, ә?
I — Мин ул ягын бөтенләй уйламадым да, — дип куйды Сания.
— Уйларга кирәк шул, иптәш Ибраһимова, бөтен ягын уйларга кирәк. Ә чынлап уйлап караганда, сезгә бернинди төшенкелеккә бирелергә урын юк. Мөхсинов турында шикләнергә, әлбәттә, сезнең нигезегез
32
булган. Бер дә гаҗәп түгел. Мәсьәләне болан куюыгыз белән сез дөрес эшләдегез, прокурор сез уйлаганча ук әшәке кеше булып чыкмаган икән, — бусы безнең өчен шатлык кына, өстәвенә чын хакыйкать ачылды... Нәрсә сезгә кайгырырга. Үрдәк атарга дип чыктыгыз, каз атып алдыгыз...
Башкирцевның мондый шелтәсеннән Сания шуны аңлады: аның үз- үзен тәнкыйтьлим дип уйлавы, — тәнкыйть түгел, иркәләнү генә булган икән. Юк, аңа хәзер шәһәр советыннан китү турында яңадан авыз ачарга урын калмады.
5
Кәримә һаман ни булганына төшенеп җитә алмый кебек иде әле. Ул, баласын күкрәгенә кысып тоткан килеш, йөгерә-атлый Мөхсинов артыннан бара. Чак ияреп өлгерә ул аның адымнарына. Нигә шулкадәр ашыга соң ул Мөхсинов? Ни булган аңа болай? Җитмәсә тагын озын ботлыдыр үзе! Бала күтәргән Кәримә аның артыннан ничек өлгерергә тиештер инде? Уйламый да... Хәер, уйламый түгел, әледән-әле Кәримәгә борылып карый ул. Борылып карый да ашыктыра: «Әйдә, әйдә, калма!» Кәримә тагын кала башлагач: «Нигә каласың?Арыдыңмы әллә? Кая, үзем күтәрим мәллә?» — ди һәм бер тын дәшми барганнан соң, кәефе килеп: «оныкны» дип куя. Аңардан күтәртәме соң Кәримә баласын! Оялмыйча! Хәер, Мөхсинов үзе дә чынлап әйтә дисеңме әллә? Бала күтәреп барамы соң ул урам буенча, прокурор башы белән ... — «Онык» дигән була бит әле үзе... Әйтсә ни? Әйтсен шул. Бабасы була ич инде ул Азатның.
«Бабасы?!»
Кәримә үзенең күңелендә ничектер рәхәт, саф, җылы булып, шат- тык чишмәсе бәрә башлаганны тойгандай булды.
«Бабасы?!»
Нинди матур, нинди тирән мәгънәле сүз!
Бу сүзне моңарчы Кәримә күңеленнән генә әйтеп/карарга да кыймый иде бит әле. Ул бу турыда уена да китерми иде. Ә бит Мөхсинов чынлап та Азатның бабасы! Бик кызык кеше икән аның бабасы. Ә Кәримә аны моңарчы усал, ямьсез кеше дип кенә белә иде. Бер дә усал түгел икән ул! Ямьсез дә түгел ич. Шундый сөйкемле, ягымлы абый!.. «Абый?» Миңа икенче ата була инде ул. Каената!.. Юк, әллә нишләгән ул бүген. Бөтенләй прокурор да димәссең...
Бу минутларда чынлап та әллә нишләгән иде шул А^өхсинов. Әйтерсең, моннан егерме ел чамасы элек аның йөрәгенә шырпы кадалган булган да, гомер буена аны сызландырып килгән. Шул сызлауны басар яки вакытлыча гына булса да аны онытып торыр өчен, Бакир бөгел- гәләргә, сыгыл галарга мәҗбүр булган, әллә нинди тиешсез хәрәкәтләр асарга кирәк булган аңа. Вакыт-вакыт ихтыярсыз кыек юлларга да басарга туры килгән... һәм менә хәзер килеп, һич уйламаганда, ниндидер шәфкатьле кул аның йөрәгендәге шул шырпыны алды да ташлады. Шундый рәхәт, шундый җиңел булып китте Мөхсиновка. Әйтерсең, аиың яшь чагы, яңа өйләнгән еллары кире кайтты. Әнә ул, нәкъ шул еллардагы шикелле, Җәмиләсен сагынып, өенә кайтып бара. Артында — килене белән оныгы. Юк, онык кына түгел — ул Бакирның Җәмиләгә булган мәхәббәте шулай кире кайтып килә, рәхмәт яугыры!..
— Әйдә, киленкәй, әйдә, калма...
Ниһаять, алар шактый биек итеп эшләнгән такта койма артында бакчага күмелеп утырган бер этажлы агач өй турысына килеп җиттеләр. Шакир туып-үскән бу йортны Кәримәнең бик күп тапкырлар карап узганы бар иде инде. Тик аның эченә кергәне түгел, хәтта капкасын ачып караганы да юк иде. Менә алар түбәсе такта белән ябылган куш
лапка төбенә килеп туктадылар. Мөхсинов, үз буена чамалап булса кирәк, шактый югары уелган тишек үтәли күренер-күренмәс кенә чыгып торган каеш төенне тартып, кечкенә капканы ачып җибәрде.
— Әйдә, кер.
Капкадан керүгә сул якта рәшәткә белән киртәләнгән куе бакча күзгә ташлана. Бакчаны узгач, эчкә таба шактый озын итеп салынган һәм чоланы сарайга тоташып киткән өй күренә. Чиста итеп юылган буяусыз болдыр идәнен пычратып, бер тавык йөри. Каршыдагы лапас астында тагын берничә тавык тибенә. Уң кулда — ишегенә зур йозак эленгән келәт. Келәттән бире — күрше бакчасын аерып торган биек койма буена әрдәнәләп утын өелгән...
Дүрт ягыннан да бик нык киртәләнгән бу кечкенә һәм җыйнак ишек алды беренче карауга Кәримәгә ят, хәтта шикле булып күренде. Тик коймага терәп өелгән утын әрдәнәсе генә нәрсәсе беләндер ана таныш кебек иде.
' Аңа ишек алдын күзәтеп, артык уйланып торырга вакыт булмады, каенатасы аны өйгә ашыктырды.
Мөхсинов, малайлар шикелле җитез йөгереп, баскычка менде. Болдыр идәнен пычратып йөрүче ак тавык куркуыннан кытаклап җибәрде һәм пырхылдап җиргә очып төште.
. — Әй, әбисе! — дип кычкырды Мөхсинов, өйалды ишеген ачмас борын ук. — Әбисе, .каршы ал!..
Өйалдында аларны базык кына гәүдәле, ачулыга тартым аксыл чырайлы, шактый олы яшьтәге бер хатын каршы алды.
— Нәрсә булды? — диде ул ярым ачулы тавыш белән. — Ул ниткән «әбисе» тагы?
— Курыкма, син түгел, — диде Мөхсинов. — Җәмилә кирәк, Җәмилә...
— Нишләдең син, Бакир? Ни сөйлисең?
Мөхсинов аңа җавап биреп тормады, туры өйгә узды. Кәримә аның артыннан барырга кыймыйча, баласын күтәргән килеш, өйалдында ,калды.
Аның каршына, ашыкмый гына атлап, әлеге базык гәүдәле апа килеп басты. Җиңнәрен сызганган, мин сиңа әйтим, аклы ситсадан мул итеп тегелгән күлмәк итәкләрен ике якка тартып, бөрмәсенә кыстырган. Бар- лы-юклы сары кашларын җыера биреп, карап тора бу Кәримәгә, һө- жүмгә ташланырга хәзерләнгәнмени?!
Кеме икән соң бу боларның? Берәрсенең әнисе дисәң, яшьрәк. Бе- рәрсенең апасы микән?
Уңайсыз хәлдә калган Кәримә, аптыравыннан нишләргә белмичә, кыюсыз гына итеп:
— Исәнмесез? — дип куйды.
— Шөкер,—диде теге коры гына. — Сиңа кем кирәк?
— Әллә...
— Кем соң син?
Кәримә тагын да уңайсызрак аптырашта калды. Бу минутта аның өчен Ъиундый гади сорауларга җавап бирү дә чиксез авыр иде. Чынлап та, нигә килде соң әле ул бирегә?
-—Ә? — дип куйды теге хатын, җавап көткәнен аңлатып-
— Үзем дә белмим, апа, — диде Кәримә, үртәнеп. — Нигә килгәнмендер монда...
— Бакир үзе алып килдемени?
— Гафу итегез. Сез үзегез кем буласыз, апа?
— Ничек кем булыйм? Мин бу йортта хуҗа кеше.
— Мөхсинов абыйлар сездә фатирда торамыни?
— Бакирның сеңелесе мин. Бөтен эш минем кулда...
.с. ә.- № п.
33
34
Өй ишегеннән Мөхсинов килеп чыкты. Аның артыннан өстенә яшел бизәкле ефәктән тегелгән җиңсез халат кигән Җәмилә күренде.
Җыйнак кына, кечерәк буйлы, төскә яшь, ләкин ни өчендер һәрвакыт моңсу чырайлы бу ханымны Кәримә читтән-читтән күреп, аның Шакир әнисе икәнлеген күптән белеп йөри иде инде. Тик, Җәмилә каршында гаепле кеше шикелле, аңа якын бармаска, аның күзенә чалынмаска тырыша иде.
— Әнә, — диде Мөхсинов, кәефле көлеп. — Танышыгыз! — Ул Кәримә янына килде.—Кая, китер әле монда оныкны, үзем тотып торыйм.
Кәримә баланы бабасына тоттырды. Мөхсинов, оныгын кулына алгач, кеткелдәп көлеп куйды.
Җәмилә ашыкмыйча гына Кәримәгә кулын сузды.
— Исәнмесез! — Аның гадәттәге моңсу чыраенда, саран гына булса да, елмаю билгесе күренде.
— Мин Шакирның әнисе булам.
— Мин сезне белә идем инде, — диде Кәримә, ни әйтергә белмичә һәм кыюсыз гына үрелеп, Җәмиләнең кечкенә йомшак кулын кысты.-— Исәнмесез.
— Ә мин сезне белми идем.
Кәримә монысына ничек дип җавап бирергә белмичә, башын түбән иеп, елмаеп кына торды.
— Менә син оныгыңны кара монда! — диде Мөхсинов, һаман кәефле көлүендә дәвам итеп. — Кемгә охшаган диген син аны?
Җәмилә җитдиләнеп, ире кулындагы баланы карарга тотынды. Ләкин аның җитдилеге озакка бармады, ул, хәзер инде бернинди саранлык күрсәтмичә, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
— Чынлап та! Таибә җаным, карале! Бәләкәй Бакир ич бу!
Ләкин Бакирның сеңелесе бала янына килергә ашыкмады. Аның күзендәге ачу билгесе арта гына төшкән иде.
— Нәрсә сөйлисез соң сез? Нәрсә күрдегез ул кадәр? Берни аңламыйм.
— Шакирның улы, ди, бит. Нәкъ Бакирга охшаган. Әнә, бабасы... һи-һи-һи... Бакир бабасы үзе табып алып кайткан!
Тайбә саргылт кашларын тагын җыера төште. Соргылт зәңгәр күзләрен акайтып, әле Бакирга, әле Җәмиләгә, әле Кәримәгә карап ала- ала, кычкырып җибәрде.
— Акылдан шаштыгыз мәллә сез! Менә ике олы юләр! Шакирның нинди баласы булсын!
— Тукта, тукта, шаулама әле син, Тайбә, — диде Мөхсинов. — Менә башта килеп кара, ипләп кенә. Тик ачуланып түгел, көлеп кара. Аннан әйтерсең. Шакирның нинди баласы булсын, имеш. Ә нигә булмасын, Шакир егет түгелмени?
— Сөйләмә юкны. Өйләнгәне бармыни Шакирның?
— Баласы булган икән, стало быт өйләнгән, ха-ха-ха...
— Җүләрләнмә, Бакир абый! Егет кеше нинди кызлар белән йөрмәс. Уйнаштан туган балаларны җыя китсәң, алла сакласын...
Кәримә кинәт тырпаеп, төксәләнеп китте.
— Бирегез, — диде ул, әле һаман бабасы кулында көлеп яткан баласына үрелеп һәм, Мөхсинов ни дә булса әйтергә өлгергәнче, Азатны тартып та алды. Ике куллап аны күкрәгенә кысты. — Тимәгез минем балама.
Аның зур булып ачылган кара күзләрендә хәтәр очкын уйный, ул бу минутта янына эт килгән мәче баласын хәтерләтә иде.
— Тукта, тукта,— диде Мөхсинов, каушавыннан айнып. — Тукта, кем тисен. Курыкма. Бер дә курыкма. Аңа карама син. Аның эше түгел бу. Син, Тайбә...
Ләкин Тайбә дигәне аны тыңларга теләмәде.
35
— Олыгайганчы акыл кермәде шушы Бакир абыйга, ходаем. Нигә шулай, булмастайны...
Аны Җәмилә бүлдерде.
— Тайбә җаным, зинһар, кысылмый тор инде. Сөйләшергә ирек бир кеше белән...
— Кеше!.. — диде Тайбә, Җәмиләне мыскыл итеп. — Аз иде, ди, аның ише...
— Тайбә!..
— Ярар, ярар, теләсәгез нишләгез, — диде теге, үпкәләп. — Миңа дисә, әнә... — Ул артык каты сүз әйтүдән үзен тыеп калдымы, әллә, киресенчә, сүз таба алмадымы, бүтән берни әйтмичә, тырт-пырт атлап, лапас астына кереп китте.
— Курыкма, Кәримә, — диде Җәмилә, ягымлы, йомшак тавыш бе- пәв. — Әйдә, өйгә кер, сөйләшик.
— Әйдә, килен, әйдә...
Ягымлы мөгамәлә Кәримәне тагын йомшартты.
Алар өйгә керделәр. Алгы бүлмәне узып, ачык тәрәзәләре куе бакчага карап торган зур залга чыктылар. Кечкенә Азат, анасының һаман кысып тотуына тарсынып, көйсезләнә башлады.
— Миңа киләм әйтә, — диде Мөхсинов, тагын аның янына килеп.— ӘЙе, бабайга барам әйтә, китер...
Бала, бабасының кулына кергән, елавыңнан туктап, тагын елмая башлады.
— Әнә, әйттем бит! Эх син! Кайдан белгән була диген.
Җәмилә болай үзен бик ягымлы тотса да, Кәримә белән аның баласы каршында Бакир шикелле үк эреп китмәде. Җитди, сабыр төстә, ашыкмыйча гына Кәримә белән сөйләшергә тотынды.
— Ничек соң, Кәримә акыллым, — диде. — Шакир белән бер-бере- геане яратыша идегезме?
— Әйе,— диде Кәримә, чак ишетелерлек итеп.
— Өйләнешмәгән идегезме?
— Юк шул.
— Ул сиңа өйләнмәкче идеме?
Кәримә, кыска-кыска гына җаваплар аркылы, Шакир белән ике арада булган мәхәббәтләренең тарихын ачып бирде.
— Хәзер балагыз белән бездә торасыгыз киләме? — диде Җәмилә.
— Юк, юк! — диде Кәримә, куркынып. — Нишләп сезгә килим.
— Ә без сине үзебезгә алабыз, — диде Мөхсинов.
Җәмилә дәшмәде. Ләкин тыныч, ягымлы чыраена карап, Кәримә аның болай дәшми торуы ризалык билгесе икәнлеген аңлады.
— Юк,—диде ул, шулай да, — бу мөмкин түгел.
— Нишләп мөмкин булмасын? Безгә килергә куркасыңмыни? Иреңнең өенә килен булып төшәсең килмимени?
— Шакирның үз ризалыгыннан башка мин бу эшне эшли алмыйм.
— Шакир, Шакир! — диде Мөхсинов, зәһәрсез генә ачуланып. — Шакир нәрсә соң ул? Акылы бармыни әле аның. Аның үзенең менә шушы Азаттан ары киткән җире юк. Килерсең, Шакирга да язарбыз. Без әйткәч, каршы килмәс. Әйе. Оныгыбыз кирәк безгә. Беркая җибәрмим.
— Юк, Бакир абый, Шакир үзе әйтмичә, мин моны эшли алмыйм... Ул турыда Шакирга яза да күрмәгез. Вакыты җиткәч, үзе әйтер. Әйт- мәсә, шулай кала бирсен...
— Менә җүләр! Ни беләсез соң сез, ничек язмаска ди аңа?.. Юк, 'ЮК...
— Тукта, Бакир, — диде Җәмилә сабыр гына. — Ашыктырма. Кәримәне дә алай балага санама. Ул хәзер, яшь булса да, бала анасы. — Ул Кәримәгә борылды. — Менә нәрсә, акыллым: әгәр дә балаң белән бездә торасың килә икән, рәхим ит. Мин каршы түгел. Бакир абыең
36
әнә үзе чакырып тора. Таибәдән курыкма. Без үзебез хуҗа... Килергә тиеш тапмыйсын, икән, үз ихтыярың. Уйлап кара.
Аннары Җәмилә Кәримәнең тормыш шартлары, пичек яшәве турында сорашып, аның Төгәл механизм заводында эшләве, баласының яследә тәрбияләнүе турында белде. Ниһаять, Кәримә, аларга рәхмәт әйтеп, китәргә җыенды. Баласын кочагына кысып, ишеккә юнәлде. Җәмилә, Таибә очрап тагын бәйләнмәсен диптер инде, аны капкага кадәр озатып куйды һәм үз кешеләрчә саубуллашып, артыннан кычкырып калды.
— Килеп йөре, Кәримә, акыллым.
6
Таибә ишек алдында күренмәде. Аның кайдадыр — лапас астындагы караңгы абзар бүлмәләренең берсендә тавыклар беләнме, бозау беләнме әрләшкәне ишетелә иде.
Җәмилә аңа игътибар итмәде, кире әйләнеп өйгә керде.
Озын җәйге көн үтеп, кояш баеган, кич булу өстенә, тәрәзәләре куе бакча белән капланган өй шактый караңгыланган иде инде.
Кулларын чалбар кесәләренә тыккан килеш, ишекле-түрле йөреп торган Мөхсинов, Җәмилә әйләнеп керүгә, аның каршысына килеп туктады.
— Я? Күрдеңме? Килен ошадымы?
— Ул акылсыз кыз түгел, — диде Җәмилә, сабыр гына.
— Кәнишне, менә дигән кыз! Шакирны әйтәм, кемгә күз төшерергә белгән, шайтан малай.
— Анысын әйтүе кыен. Шакир үзе кадерен белә микән аның? Ай- һай, белмидер төсле күренә. Яшь чакта күз дөньяны да, кешеләрне дә бөтенләй икенче төрле күрүчән була бит. Күбесенчә, олыларга әйбәт күренгән кеше яшьләргә ошамый, я киресенчә була...
— Ярар, — диде Мөхсинов, өзеп кенә. — Зинһар, кайгыра күрмә. Андый гына хәсрәт хәсрәтмени ул! Онык үземнеке! Менә шунысы кыйбат.
Җәмилә инде менә ничәмә ничә еллар буе һаман көйсез, һаман турсаеп йөргән, көн саен өйгә күңелсезлек һәм хәсрәт кенә алып кайта торган иренең бүген бөтенләй икенче кешегә әйләнгәнлеген аның беренче сүзләреннән үк белеп өлгергән иде инде. Оныгын үз күзе белән күргәч, чытык Мөхсиновның болай канатланып, ягымлыланып китүенен серенә төшенү дә аның өчен читен булмады. «Әйе, — диде ул күңеленнән. — Бакир үзенең гомер буе юләрлек эшләп йөргәнлеген, тиле, мәгънәсез көнчелеге аркасында үз тормышының да ямен җибәреп, хатынының да бәхетен агулап килгәнлеген кайчан да булса бер аңларга тиеш иде бит. Шул көн килер дип ышану аркасында гына түзеп килдем түгелме соң мин аңа? Менә, ниһаять, ул көн килде булса кирәк. Әйе, Бакир бүген бөтенләй икенче... Юк, ул элекке Бакир! Яшь, шат күңелле, ачык чырайлы, шаян телле Бакир!»
Бу уйлар Җәмилә күңелендә рәхәт дулкын кузгаттылар. Ләкин ул, бик күп еллар буенча үзенә карата гаделсезлек күрсәтү, гөиаһсызга җәберләү газапларын татып килгән кеше буларак, бу күңелле тойгының чынлыгына ышанып җитә алмый иде әле. Аның сынап карыйсы, чынлап та ул уйлаганча булганмы икәнен иренең үзеннән раслатасы килде.
— Нәрсәгә шулкадәр исең китте?—дигән булды ул иренә.— Онык үземнеке, имеш! Шунысы кыйбат, имеш! Кеше оныгы да була микән-
37
ни? Ул кадәр искитәрлек, җитмәсә шатланырлык нәрсә булган соң? Улың, япь-яшь башы белән азып, кызларны алдап йөргән. Шуна шатланасыңмы?
— Җәмилә, җаным!—Бакир үзенең хатынын шашып кочып алды.— Белмисең, күзем ачылды минем!..
— Тукта! Нишләдең син, Бакир? Тайбә килеп керер.
Бакир аны кочагыннан ычкындырмады, тик тавышын гына әкренәйтте. Ярым пышылдауга күчте.
— Җаным! Беләсеңме, мин сине шундый сагынганмын, шундый сагынганмын — егерме ел буе читтә йөреп кайткан диярсең. Ә бит чынлап та мин ничәмә ничә еллар буе читтә йөрдем. Үзем яныңда булсам да, күңелем читтә йөрде... Ә менә бүген... Тик син миңа ачуланма гына... Тик син мине гафу гына ит... Ничәмә ничә еллар буена хаксызга җәберләп йөргәнмен бит мин сине. Шушындый, дөньяда тиңе юк фәрештә кебек хатынны!.. Җаным...
Ул бу сүзләрне шундый шашынып, шундый бер яну белән әйтте, Җәмиләнең дә аларга каршы салкын акыл белән җавап бирерлек көче калмады.
Бу кичне алар чынлап та бер-берсен өзелеп-өзелеп сагыпышканлык- ларын белделәр.
Әледән-әле закон бозып, прокурорга эш арттыручы төрле җинаятьчеләр, спекулянтлар, караклар, хулиганнар, ришвәт алучылар, мошенниклар — берсе дә юк иде алар өчен. Воронеж төбендә барган каты сугышлар да, -инде фронтта — ут эчендә йөргән уллары да, әле бүген генә үзләренең югалган мәхәббәтләрен табып биргән кечкенә оныклары да, көне-төне тнргәнеп-карганып, араларын бутап, бөтен йортның ямен җибәреп йөрүче мыжык Тайбәләре дә юк иде. Бары Җәмилә белән Бакир үзләре генә калдылар. Еллар буенча бер-берләреннән бизешеп йөргән чаклары, вакыт-вакыт аерылышыр дәрәҗәгә килеп җиткән көннәре дә искә төшеп борчымады аларны бүген.
Кәримә дә, куенында баласының җылысын тойган хәлдә, бик озак уйланып ятты ул төнне. Бакир белән Җәмиләнең шулай үз күреп каршы алулары, яратып, килен итеп өйләренә чакырып торулары аны бик нык куандырды. Ләкин Шакирның бу турыда берни дә белмәве борчый иде. Белүен белер, болай булгач, белмичә калмас. Ләкин белгәч ни әйтер? Әгәр дә хәзер Кәримә аның әтиләренә күчеп барса, Шакирның моны ялгыш аңлавы бар. Баласы булудан файдаланып, Шакир теләсә дә-теләмәсә дә, аның хатыны булып калырга тырыша, көчләп тагыла, дип уйлар. Чынлап та яратмаган булса, үз ризалыгыннан башка аның өенә күчеп бару белән генә Кәримәне ярата башлармы ул? Бизә генә төшәр. Юк, Кәримә, әлбәттә, аларга бармаячак. Әгәр дә аның алдына яңа фатир табу мәсьәләсе килеп басмаган булса, ул бу турыда бөтенләй уйлап та карамас иде. Ә икенче фатир эзләү турында нишләр-гә соң?
Хәзер инде Кәримә бу турыда Сания белән сөйләшергә дә уңайсызлана иде. Чынлап та нәрсә дип әйтер соң ул аңа? Гашиянең теге майлы күзле Әхмәтшай белән сөйләшкәнен яшеренеп тыңлап тордым, диярме? Алар әллә нинди шикле сүзләр сөйләштеләр, диярме? Ә нәрсә I турында сөйләштеләр соң алар? Бәлки, Кәримә бөтенләй ялгыш аңлагандыр. Әллә кемнәр килеп йөри дисәң дә бик сәер килеп чыга. Гашиянең нинди дә булса берәр җинаять эшләгәнен күргәне бармы соң аның? Карточка сатып алуын әйтсәң инде! Ни өчен? Гашия аны шулай үз кү-
38
реп, тәрбияләп тоткан өченме? Чынлап та үзеңә шулкадәр яхшылыклар эшләгән .кеше турында ниндидер шикләргә таянып кына яман сөйләп йөрү бик зур әшәкелек булмас идемени? Аннары тагын Гашиягә кемнәр килеп йөрүендә ни эше бар соң Кәримәнең? Сиңа тимиләр ич!
Шулай итеп, Кәримә үз-үзен тыйды, тыныч кына шул Гашияләрдә тора бирергә булды. Ләкин һаман да аның күңеленең кай җирендәдер чишелеп бетмәгән бер кара төен калды шикелле. Тик Кәримә аңа игътибар итмәскә тырышты, аны тоймаганга салышты. Ул кадәр назла- нып, яңадан-яңа квартир эзләп, хозяйка сайлап йөрергә, син кем соң?— диде ул күңеленнән үз-үзенә. — Берәр атаклы кешеме?
7
Сания, Мөхсиновны гаепләргә тырышып, аның әшәке йөзен фаш итәм дип йөргәндә, кинәт кенә аның каршында үзе гаепле булып калгач, әлбәттә, бик нык уңайсызланган иде. Ләкин бу хәл күпкә бармады. Озакламый алар тагын Горкомда Башкирцев кабинетында очраштылар, һәм шунда хМөхсинов үзе башлап Саниядән гафу үтенде. Хәтта аңа рәхмәт әйтте әле.
— Сез минем күземне ачтыгыз, — диде. — Мин хәзер үземнең ха-таланганымны күрдем. Хатынга карата гына түгел... Хәер, шул бер Җәмилә турында ялгышуым мине бүтән бик күп мәсьәләләрдә дә саташтырган... Арифметикадан мәсьәлә чишкәндәге кебек. Башта бер генә цифрны ялгыштырып җибәрсәң, шул сине азакка кадәр бутый бит. Башыңны әйләндереп бетерә. Рәхмәт. Хатамны табарга булыштыгыз.
— Миңа рәхмәт әйтергә урын юк, — диде Сания. — Без Сезнең белән квиты — бары шул гына. Мин дә бит Сезнең турыда ялгышкан булып чыктым.
— Сезнең ялгышу икенче. Хәтта аны ялгышу дип тә булмый. Сезнең логикагыз дөрес булган. Сез миңа дөрес бәя биргәнсез. Ә менә мин Җәмиләгә дөрес бәя бирә белмәгәнмен. Шулай ук сезгә дә. Шуңа күрә кире какмагыз, пожалуйста. Гафу үтенүемне дә, рәхмәтемне дә кире ала алмыйм.
— Мөхсинов дөрес нәтиҗә ясаган, — дип куйды Башкирцев.
— Менә иптәш Башкирцев алдында тантаналы рәвештә әйтәм,— диде Мөхсинов, Саниягә мөрәҗәгать итеп: — моннан соң мин һәр эштә сезнең кебек гадел булырга тырышачакмын. Именно сезнең кебек: мәсьәләләрне эрегә-вакка аермыйча...
— Ярый, бик яхшы,—диде Башкирцев, — үзара болай аңлашуыгыз әйбәт эш. Ләкин мин сезне аның өчен чакырмадым. Шәһәребездә икмәк мәсьәләсе көннән-көн начарлана бара. Чынлап та икмәк җитмәгәннән булса, бер хәл иде. Алай түгел бит. Мондый хәлне фәкать бу эштә җинаятьчеләр кулы уйнау белән генә аңлатып була. Ялган карточкалар барлыгы факт, үзегез беләсез. Ә кайдан килә алар? Кем аларга печать баса? Ничек ул аерым кешеләр кулына барып керә? Ничек итеп андый карточканы икмәккә алыштыралар? Бер генә җинаятьче башкара ала торган эш түгел бу. Ягез, бу турыда ниләр эшлисез? Исполком буенча? Прокуратура? Милиция органнары буенча? Җинаятьчене кем дә булса тотып китергәнне көтәбезме?..
Аннары Башкирцев икенче мәсьәләгә күчте. Татарстан Халык Ко-миссарлары Советы карары нигезендә Ялантау шәһәре колхозларга ярдәмгә йөз илле кеше табып җибәрергә тиеш иде.
39
Җибәргән кешеләребез һаман йөзгә дә тулмый! — диде Башкирцев. — Мобилизовать ителгән кешеләр арасында колхозга барудан баш тартучылар бар. Бу бит Совнаркомның да, үзебезнең шәһәр советының да карарын үтәмәү дигән сүз. Совет законнарына буйсынмау дигән сүз! Прокурор ни карый?..
Горком секретарының бу сүзләре Мөхсиновның бик нечкә җиренә китереп сукты. Әле күптән түгел генә шундый, колхозга барудан баш тартучы хатыннарның берсен Мөхсинов үз янына чакыртып караган иде. Законга буйсынмауда гаепләп, җәзага тарттыру белән куркытмак- чы иде ул аны. Ләкин теге хатын тиз генә курка торганнардан булып чыкмады.
— Тарттырмый тор инде, яме, — диде. — Әнә үз хатыныңны җибәр башта. Аннары сөйләшербез.
— Ул авыру, — диде Мөхсинов, сизелерлек йомшарып. — Аның врачтан справкасы бар.
— Аның кебек кенә мин дә авыру, — диде теге. — Кирәк булса мин дә алам аны, справканы.
— Бирсәләр, алырсың.
— Бирерләр. Бирми карасын! Өсләреннән бер илле төшмәм, прокурор хатынына биргәнсез, нигә миңа бирмисез? — диярмен. Икебезне дә чишендереп, бөтен докторлар бергә җыелып карагыз, кайсыбыз чирлерәк икән, диярмен, — прокурор хатынымы, минме?
һәм Мөхсинов аны куркытырлык берни әйтә алмады.
— Бар, бар, — диде. — Авыруың булгач, башта ук справка алып киләләр аны.
«И барыр, — дип уйлады ул үз алдына, теге хатын җилләнеп чыгып киткәч. — И алыр: бармаса да яңадан бәйләнешәсең килмәс мондый кеше белән...»
Җәмиләнең, чынлап та, теләсә нинди эшкә ярарлык таза икәнлеге, тик прокурор хатыны булганга күрә генә, юк авыруларын бар итеп, справка ала алганлыгы Мөхсинов өчен сер түгел иде. Бу хәлгә күптән эче пошып йөрсә дә, Җәмилә белән сүз көрәштерергә теләмәде ул. Хатынын кызганганнан, аны җибәрәсе килмәгәннән дә түгел, ул көннәрдә әле Җәмилә аның өчен хәзерге кебек кадерле дә түгел иде. Киресенчә, хөрмәт итми иде аны Мөхсинов. Шуңа күрә бәйләнәсе килмәде: я Җәмилә моны үч алу дип аңлар, юри мыскыл итә дип уйлар. Теләсә нишләсен. Дөнья бер Җәмиләдән тормый...
Ә хәзер бу мәсьәлә Мөхсинов өчен кинәт зураеп, катлаулыга әйләнеп китте. Бердән, хәзер Җәмилә аңа бик кадерле. Кичә генә, дигәндәй, аны шундый сөй, иркәлә, күкләргә күтәреп макта, фәрештәләргә тиңлә. «Ничек моңарчы синең кадереңне белмичә юләрләнеп йөргәнмен? Моннан соң синнән башка бер генә көн яшәү минем өчен җәһәннәм булыр иде!» дип әйт тә, бүген килеп, аңа колхозга уракка китәргә тәкъдим ит! Кара көзгә кадәр йөре шунда, диген.
Икенчедән, Мөхсинов бит әле генә Башкирцев алдында тантаналы рәвештә сүз бирде: моннан соң һәр мәсьәләдә Сания кебек гадел булырга, әйе, һәр мәсьәләдә, эрегә-вакка аермыйча...
Мондый хәлдә Сания нишләр иде?..
8
һәм икенче көнне прокурор шәһәр амбулаториясенең мөдирен үз янына чакыртты. Үзе белгәннән бирле һаман Ялантауда эшләп килгән ялтыр башлы, ак са.каллы, өстенә мәңге тузмый торган саргылт ак чесуча костюм кигән карт врачны ул аяк өсте торып каршы алды, йомшак креслодан аңа урын тәкъдим итте. Бөтен шартын китереп, исәнлек-саулык сорашты. Аннан соң гына, анда да» олы кешегә хөрмәт
40
саклау йөзеннән, йомшаклык белән генә төп мәсьәләгә күчте. Колхоз эшенә шәһәрдән кеше туплауның бүгенге көндә никадәр әһәмиятле һәм җаваплы эш булуы турында берничә сүз әйтеп алды. Җибәрелергә тәгаенләнгән кешеләр арасында үз мәнфәгатьләре турында гына уйлап, ничек тә шәһәрдән китми калырга тырышучы тискәре типлар барлыгы турында искә төшерде.
— Кызганычка каршы, Марк Семенович, — диде ул, сүзен дәвам итеп, — сезнең врачлар арасында шундыйларга — ягъни сугыш вакыты законнарына буйсынырга теләмәүчеләргә ярдәм итүче аерым иптәшләр бар. Җитәрлек нигезләре булмыйча торып, теге яки бу гражданинга яки гражданкага, аны чирле күрсәтеп, авыр эшкә ярамый дип, белешмә бирү фактлары бар. Моның җинаять икәнлеген Сез, әлбәттә, үзегез дә аңлыйсыз. Бигрәк тә сугыш вакытында!..
— Әлбәттә, — диде карт врач. — Кемгә дә булса сәламәтлеге турында ялган белешмә бирү — медицина өлкәсендә эшләүче кеше өчен зур җинаять. Сугыш вакытында гына да түгел, һәрвакыт шулай. Ләкин гафу итегез, мин үзем андый факт барлыгын белмим.
Мөхсинов, ашыкмыйча гына өстәл тартмасын ачып, Җәмилә исеменә бирелгән белешмәне китереп чыгарды.
— Ә менә моңа ни дип әйтәсез?
Карт врач белешмәне алды. Түш кесәсеннән нечкә генә көмеш кысалы күзлеген алып киде. Шулай да (күзлеге дә картайган иде, күрәсең) язуны шактый ерак тотып, ашыкмыйча гына укып чыкты.
— Әйе, безнең врач кул куйган. Безнең печать, һмм... бавыр, хатын-кыз авыруы. Әйе, чынлап та мондый чирләре бар кешегә авыр эш ярамый.
— Ләкин аның андый чирләре юк.
— Нәрсәгә таянып әйтәсез?
— Мин ул кешене беләм.
— Кем соң ул... (врач кулындагы белешмәгә карап алды) Замиля Салимовна Мухсинова?
— Ул минем хатын.
Амбулатория мөдире, күзлеген салып, кире түш кесәсенә тыкты. Ку-лындагы язуны җайлап кына өстәлгә, Мөхсинов алдына куйды.
— Алай булса, — диде ул, ниһаять, йомшак кына тавыш белән каты гына төрттереп, — бу эштә врачтан бигрәк сез үзегез гаепле түгел микән?
Мөхсинов моңа әзерләнгән иде инде.
— Минем дә гаеп зур. Яшермим. Мин үз семьямда мондый эшкә юл куймаска тиеш идем. Ләкин врач кеше бернинди чин белән исәпләшергә тиеш түгел.
— Бик дөрес. Тәбрик итәм.
— Гафу итәм дисәгез, дөресрәк булыр. Менә шул. Марк Семенович, мин бу гаебемне төзәтәм. Моннан соң кабатламаячакмын, һәм сездән дә таләп итәм. Әйе, сугыш вакыты законнары буенча рәхимсезлек белән таләп итәм: беркемгә андый ялган справка биреләсе -булмасын. Врачларыгызны кисәтегез.
— Яхшы, бик яхшы. Моннан соң андый справкалар берәүгә дә бирелмәс. Үзем кул куям.
— Шулай ук таякны икенче якка бөгеп җибәрү дә булмасын. Чынлап чирле кешеләрне дә тазалар җөмләсенә кертеп җибәрмик.
— Яхшы, сез миннән абсолют гаделлек таләп итәсез икән, монын өчен сезгә бары...
— Әйе, гаделлек! — диде Мөхсинов, рәхмәт әйтергә ирек бирмичә, аны бүлдереп. — Бөтен кешегә карата тигез гаделлек — иң зур көч! Ил мондый авыр көннәр кичергән вакытта бигрәк тә!
Карт врач прокурорның мондый кисәтүеннән бик канәгать булып чыгып китте. Мөхсинов та үз-үзеннән бик канәгать булып калды.
Билгеле, бу турыда ул хатыны белән алдан сөйләшеп килгән иде. Җәмиләсе аны бик тиз аңлады. Сугыш вакытында эшсез өйдә ятуына ул үзе дә бик уңайсызланып йөри иде. Тик ире белән ике арадагы ямьсез аңлашылмау аркасында килеп туган ниндидер кирәксез, мәгънәсез тискәрелек кенә котыртып килә иде аны. Бакир белән аңлашу аның күңелен үз урынына куйды. Үз урынында булган күңел — ипле күңел ул, көчле күңел...
— Әйе, — дип куйды Мөхсинов, үз алдына кәефләнеп. — Минем Җәмилә гаделлек мәсьәләсенә килгәндә дә Саниягә бирешерлек түгел икән...
9
Мөхсиновның борылышны үз өеннән башлап җибәрүе эзсез калмады. Аның яхшы нәтиҗәсе иң элек Саниягә сизелде. Югыйсә, чынлап та авырулар бик күбәеп китә башлаган иде. Тегеннән эзләп, моннан эзләп, кат-кат исемлекләр актарып, төрле предприятие, учреждение җитәкчеләре, йорт идарәләре белән кычкырышып, унбиш-егерме кеше табасың. Аларның да берничәсе врачтан справка тотып килә. Белеп торасың: күбесе юри сырхауга салыша. Үз хуҗалыгында яндырып эшләп йөргән кеше ничек инде капыл гына чирлегә әйләнсен! Берни эшләр хәл юк, печәт басылган кәгазь күңел сизгерлегеннән көчлерәк санала. Үзебез шуны законлаштырганбыз...
Соңгы көннәрдә андый справкалар кинәт бөтенләй диярлек күренми башлады. Шәһәр советы председателе өчен бу, әлбәттә, шундый авыр, шундый катлаулы эшне башкарып чыгуда бер җиңеллек иде. Тик Сания моның сере нәрсәдә икәнен белмәде. Ул турыда уйларга аның вакыты да булмады. Көндез дә, кич тә эшләргә туры килә -иде аңа бу көннәрдә.
Менә ул, гадәттәгечә, үз кабинетында. Вакыт соң, кичке тугызлар булып бара. Шунысы яхшы: җәйге көн озын, һаман якты әле. Тәрәзәләр ачык. Ут алгач, тәрәзәләрне капларга туры килә. Анда инде каби- ; нет эче эсселәнә, тынчулана. Сания, әлбәттә, анысына да түзәр иде. Тик ул хәзер артык төнгә калып утыра- алмый. Авылга кеше туплап җибәрү мәсьәләсе турыдан-туры аның үз семьясына да кагылды. Мәктәп белән бергә аның өйдәше Ольга Дмитриевна да китте; Хәсән белән Валерик :та калмадылар. Аларны җибәрмәскә дә була иде дә, малайлар үзләре сорап, атлыгып торгач, Сания дә, Губернаторовлар да каршы килмәделәр. Шулай итеп, Розочка Саниянең үзенә генә калды. Аеруча тыгызга килгән көннәрдә генә аңа Галина Сергеевна булышкалый, ләкин Сания аны борчымаска тырыша иде.
Шундый кыен хәлгә калса калды (бер ул гынамыни?), аның каравы авылга кеше туплау мәсьәләсе җиңеп чыгылды. Хәзер ул турыда ■Сания тынычланган иде инде, дөресрәге, ул турыда оныткан иде. Берсе өстенә берсе өелгән һәм һәркайсы шундый ук әһәмиятле булган башка эшләр шулай тиз оныттырган иде аны.
Бу минутта ул ремстройконтора эше турындагы акт белән танышып утыра иде.
Озакламый шәһәр советының сессиясе булырга тиеш. Анда шәһәр- .дәге ремонт һәм төзү эшләре конторының эше турында сүз барачак. ’Саниянең бик күптән инде эчен пошырып килгән четрекле мәсьәлә иде бу. Шуңа күрә ул, сессиягә хәзерлек тәртибендә алдан чара күреп, бу турыда исполком утырышында сүз кузгаткан һәм аның тәкъдиме буенча, контораның эшләре белән ныклап танышу өчен, махсус ко-миссия төзелгән иде. Шәһәр советының үз аппаратында эшләүче кеше
1
42
ләрдән, — милиция эшчеләреннән һәм башка урыннарда эшләүче берничә депутаттан торган бу комиссия үзенә йөкләнгән эшне шундый тиз арада шактый яхшы башкарган булып чыкты.
Юл араларын бик аз калдырып, тыгыз итеп, юка гына тәмәке кәгазенә басылган җиде-сигез битлек актта ниләр генә юк иде!
Контор капиталь ремонт буенча үз планына кергән төп эшләрен үтәмәгән, шул ук вакытта бөтенләй планда каралмаган чит объектларда эш алып барган. Сугыш вакытында табуы читен булган кытлыклы төзү материалларын, ваклап, аерым кешеләргә, күбесенчә төрле учреждение башлыкларына — завларга, директорларга сатып бетергәннәр. Горкомхоз начальнигына утын сарае салганнар, шәһәр советы председателе булып эшләгән Гариповка да шулай ук утынлык төзеп, келәт түбәсен ябып биргәннәр...
... Самтрестка спирт ташыганнар. Бу эш өчен биш йөз литр аракы алганнар. Ул аракыны тагын үзара бүлешеп һәм төрле начальствога таратып бетергәннәр. Аракы алучылар исемлегендә тагын Гарипов фамилиясе күренде (мәрхүмне, үлгәч тә начар ягыннан искә алырга туры килеп тора бит, дип уйлады Сания).
Контор начальнигы Әхмәтшай Әхмәтнең хатыны вакытлыча бухгалтер урынында эшләп торган. Шул вакытта ул үзләренең бер сотруднигын, атларга азык алу өчен дигән сылтау белән, контор атына утыртып, авылга, үзләре өчен ит алып кайтырга җибәргән.
Булган транспортны үз кирәкләренә файдалану аркасында, су буенда яткан төзү материалларын вакытында ала алмый калганнар. Нәтиҗәдә берничә йөз кубометр агач материалы агып киткән. Бик күл известь ташу астында калып әрәм булган. Тиешенчә кайгырту булмау аркасында, транспорт бүлегендә булган биш машинаның дүртесе сафтан чыккан. Бусы бер хәл, шул исән калган, анда да һәрвакыт диярлек үзләренең шәхси кирәкләренә файдаланылган бердәнбер машина өчен бер транспорт начальнигы, бер механик, бер слесарь, өч охранник, ярты бухгалтер шушы көнгә кадәр хезмәт хакы алып килгәннәр.
Хәйрулла Тәбәнәкев дигән возчиклары уникенче март көнне атын урамда калдырып, базар янындагы закусочныйга кергән. Чыгуына, мең ярым тора торган атны урлап киткәннәр. Начальник ул атны бернисез исәптән сызган да ташлаган. Хәйруллага икенче ат биргәннәр...
Актны укыган саен Саниянең чырае караңгылана барды. Моңарчы әле ул бер Әхмәтшай турында гына шикләнеп килә, конторның начар эшләве шуңа гына бәйләнгән дип йөри иде. Аны алыштырырга чамалап куйган кешесе дә бар иде аның. Әхмәтшайны алып, аның урынына электән хуҗалык эшендә тәҗрибәсе булган һәм аның өстенә сугыш утында чыныгып, армия сафыннан яраланып кайткан яңа кеше куйсак, эш бик тиз төзәлер дип уйлый иде. Эш монда бер Әхмәтшай белән генә бетми икән әле. Ул әшәке җан үз тирәсендәгеләрдән булсын, башка учреждениеләрдә эшләүчеләрдән булсын, байтак кешеләрне үз пычрагы белән буяп өлгергән. Аның пычрагы йоккан кешеләрдән әле бу актка исеме керми калганнар да юк түгелдер. Димәк, бик күп кеше турында сүз барачак. Шундый җинаятьләргә шушы көнгә кадәр юл куеп килгән өчен Саниянең үзен дә мактамаслар... Шушы көнгә кадәр! һаман да шул урында бит әле ул Әхмәтшай... Юк, сессия көне килеп җиткәнне көтәргә ярамый. Биредә эшләр үзара тәнкыйть белән генә төзәтелерлектән узган...
Сания ремонт һәм төзү эшләре конторының эшендәге җинаять төсе алган кимчелекләр турында төзелгән актны бүген үк прокурорга тап-шырырга булып, портфеленә тыгып куйды да икенче папканы алды. Бу папкада икмәк магазиннарына беркетелгән депутатлар яки башка төрле җәмәгать вәкилләре тарафыннан төзелгән актлар һәм доклад- нойлар ята иде. Ләкин Сания аны ачып карамады. Ул тәрәзәгә күз
43
салып алды да өстәлен җыярга тотынды: өйгә кайтасы бар бит, баланы шуннан да озак яследә калдырып булмый...
Ләкин чыгып китәргә өлгермәде, кемдер аның ишеген ачты. Шундук шактый ачулы, таләпчән тавыш ишетелде.
— Мөмкинме?
— Рәхим итегез.
10
Ишектә ябык кына чырайлы бер хатын күренде. Аның аксыл чуар снтсадан гади генә итеп тегелгән күлмәк өстеннән кигән җеп фуфайкасы да, артка тартып бәйләгән чуар яулыгы да Саниягә таныш тоелды. Юка ирене, «мин синнән курыкмыйм!» дигәнсыман чәнчеп караучы соргылт күзләре дә таныш. Тик Сания аны кайда күргәнлеген капыл гына исенә төшерә алмады. Ләкин, ни өчен икәнен үзе дә аңламастан, аның күңеленә курку төшкәндәй булды. Әйтерсең, ул бу кеше каршын-да бурычлы һәм нәрсәсе беләндер бераз гаепле дә. Кем соң бу? Сания бик яхшы белергә тиеш иде бугай аны?
— Исәнмесез!—диде ишектән керүче коры гына.
һәм Саниягә аның, һәр сүзен шулай ачык итеп, өздереп әйтә торган көр тавышын ишетү җитте — ул аны танып та алды:
— Ә-ә-ә, Хосна апа икән әле бу!—диде ул, йөзе яктырып китеп.— Әйдүк, Хосна апа. Уз, уз! — Ул, өстәле артыннан чыгып, Хоснага каршы килде. Үзе башлап аңа кулын бирде. — Сезне күптән күргән юк. Ни хәлләр бар? Утырыгыз.
Саниянең ачык чырае, елмаеп сөйләшүе Хоснаны йомшартмады, аның йөзе һаман җитди, ул баштагы шикелле үк коры, ярым ачулы тавыш белән җавап бирә иде.
— Күргәнегез булмас шул, — диде ул, — безнең якны бөтенләй оныттыгыз бит. Ни заманнан бирле барып күренгәнегез юк.
— Шулай шул, —диде Сания, көрсенеп. — Эш бик күбәеп китте бит, Хосна апа.
— Безнең янга баруны эшкә дә санамый башладыгыз шул хәзер.
— Алай түгел, Хосна апа. Үзегез дә беләсездер, мин бит хәзер бигрәк тә бушый алмыйм. Председатель урынында булгач, бер округ турында гына түгел, бөтен шәһәр турында кайгыртырга туры килә.
— Бөтен шәһәр турында кайгыртуыгызның бер дә атасы-анасы күренми шул!—диде Хосна, тавышын күтәрә төшеп.
Аның болай, уйламаганда гына килеп кереп, йомышын да әйтел тормастан, шаулый башлавы, кешечә җайлап кына әйткән сүзләргә каршы берсеннән-берсе тупас җаваплар кайтарып торуы Саниягә ошамады. Ул, аның белән артык сүз көрәштерергә теләмичә, коры гына птеп, аның нинди йомыш белән килүе турында сорады.
— Курыкма, — диде Хосна,—ипием булмаса да, сездән ашарга сорап килүем түгел.
— Ачуланмый гына сөйләшергә булмыймы соң, Хосна апа? — диде Сания мөмкин кадәр акрын, йомшак тавыш белән. — Ни булды соң сезгә? Мин бит берни белмим.
— Берни белмисез шул менә, шунысы ачуымны китерә. — Хосна тавышын бераз әкренәйтә төшеп, бирегә ни өчен килүен аңлатырга тотынды. — Ипи ала алмый калдым. Бер бүген генә булса икән. Бер мин генә булсам икән! Карточкага тигән дүрт йөз грамм ипине алу өчен төн уртасында торып чиратка басу гына да җитми бит. Кичтән үк чыгып, магазин алдында кунарга кирәк. Пичемне рәтләргә дип, кар бетмәс борын ук инде, упрафка зәявлинье биргән идем, шушы көнгә кадәр пичем җимерек килеш. Әле кирпече юк, әле пичниге, эле кирпеч китерергә аты... Ни тегендә тагын кирели башладылар, ачуым да
44
килмәгәе. Гәзит тутырып безнең солдатларның геройлыгы турында язалар, анда берсе немесләрнең бер дистә танкысын сафтан чыгарган. Монда берсе дошманның йөзләп солдатын һәм әфисәрләрен кырып салган, тегендә берсе тагын фрицның әллә ничә самолетын бәреп төшергән. Ә немес һаман шәһәр ала!.. Шулар турында җаннарым әрнеп, ачуларым килеп .китте дә, үзеңә әйтеп, бер эчемне бушатып чыгыйм дип кердем...
— Болар бит минем ихтыярымдагы гына эшләр түгел, Хосна апа,— диде Сания. — Мин генә ни эшли алам?
— Аптыраганнан әйтәм. Ичмасам син, депутат булып, безнең янга килеп йөргәндә, бер сөйләшеп, әйтәсен әйтеп, белмәгәнне сорашып кала идек. Әледән-әле депутат килеп торгач, упраф та безнең ихтыяҗларга игътибар беләнрәк карый иде...
— Өлгереп булмый күрәсең инде, — дип куйды Сания, көрсенеп.
— Ярый, анысына өлгермәдең, ди. Шәһәр күләмендәге эшләрең нигә болай соң? Үзебезнең Ялантау кешеләренә тиешле икмәкне гадел генә итеп бүлеп бирү дә синең ихтыярында түгелмени? Хөкүмәт шул карточкалар саны буенча да җитәрлек икмәк җибәрмимени? Килеп терәлдекмени?
Сания аңа икмәкнең план буенча җитәрлек чыгарылуы, ләкин кем-нәрнеңдер артык карточкалар белән эш итүе турында сөйләп бирде.
— Менә шул җинаятьчеләрнең эзенә баса алмыйбыз,—диде ул.— .Милиция бик нык тырыша инде, депутатлар да булыша...
— Безнең янга ешрак барып йөрсәгез, бәлки, безнең дә берәр ярдәмебез тияр иде. Карагы да, спекулянты да безнең кебекләр арасында йөри бит аның. Андый вакытта халыкка таян син. Халык мең күзле бит ул, берсе күрмәсә, берсе -күрер.
— Рәхмәт мондый киңәшеңә.
Саниянең игътибар белән тыңлавы, өстәвенә рәхмәт әйтеп куюы Хоснага яхшы ук тәэсир итте. Инде ул баягыча кычкырмый, аналарча киңәш биргән тавыш белән генә сөйли иде.
— Жуликны да, спекулянтны да ерактан эзләмә син, акылың булса, — диде ул. — Карак та, спекулянт та, күбрәк акча алу өчен, баерак кеше тирәсенә елышалар алар. Тотылу куркынычы әзрәк булсын өчен, зуррак урындагылар тирәсендә сырпаланалар. Беләсең килсә> әйтеп бирим: үз куеныңда җылынып ята елан.
Сания сискәнә .калды.
— Ни сөйлисең син, Хосна апа, кемне әйтәсең?
— Әнә үзеңнең дворнигыңа яхшылабрак күз салгала. Күрерсең.
— Гашияне әйтәсеңме?
— Шуны әйтәм.
Саниянең күңелендә Гашиянең кайчандыр киез итек белән чуалганы шәүләләнеп узды. Кайчандыр аның турында милициядән шалтыраткан- лыклары хәтеренә төште.
— Әйе, — диде ул. — Гашиянең андый эш белән чуалуы мөмкин. Ләкин, минемчә, биредә эш андый вак-төяктә генә түгел.
— Ә син аны берүзе генә дип беләсеңме? Спекулянт ялгыз башы гына әллә ни кыра алмый. Син аны тотарсың — ул сиңа кирәкле зуррак җинаятьченең бер кулы булып чыгар. Кулыннан эләктерсәң, ярамыймыни? Бармагы гына булсын әнә.
— Яхшы, Хосна апа. Кайгыртуың өчен рәхмәт. Истә тотармын. Сайлаучыларым янына барып йөрү эшен дә дәвам иттерергә тырышыр-мын... Тик, гафу итегез, хәзер ашыгам: баламны яследән алып кайтмаган.
— Ярый, тотмыйм,— диде Хосна, — беләм, үзеңә дә җиңел түгел. Тик әле менә ясле дигәч исемә төште тагын. Чыгып барышлый булса да анысын да әйтим: балаларын яслегә бирүчеләр зарланмый. Әйбәт
45
карыйлар, диләр. Ә менә детсадлар зарлана. Үзем дә зарланам. Тиешле тәрбия җитми балаларга. Ни өчен яследә әйбәт, детсадта начар? Беләсеңме, хатыннар ничек ди?—Саниянең үз баласы детсадка йөри башлагач, киресенчә булыр, — диләр.
— Монысын да игътибарсыз калдырмам, — диде Сания.
Алар урамга чыккач кына саубуллаштылар.
һәм иртәгесен Сания, милиция начальнигын үз кабинетына чакырып, аңа Сәлахетдинова Гашия турында шундый шик барлыгын белдерде һәм аны күзәтү астына алырга кирәклекне әйтте. Ә ремонт һәм төзү эшләре конторы турындагы актның бер нөсхәсен прокурорга тапшырды.
11
Мөхсинов исә бу көннәрдә үзен яңадан туган кебек хис итә иде. Үзенең монарчы ялгыш юлда баруын аңлап, мәсьәләләрне эрегә-вакка аермыйча, бөтен эштә гадел булу, бөтен хәрәкәтләрендә дә принци-. пиаль булу юлына баскач, ул дөньяны да, кешеләрне дә, хәтта күптән таныш булган якын дусларын да икенче төрле күрә башлады. Хәзер ул, үзенең әле күптән түгел Саниягә сөйләгән фәлсәфәсен исенә төшереп, үзе хәйран кала иде. «Өйдә бер, юлда икенче, ә хезмәтемдә өченче кеше» дигән иде бит ул үзе турында. Дөресе дә шулай иде бит, һәм шулай булуны табигый хәл дип карый иде. Үзенә карата гына түгел, башкалар турында да шулай фикер йөртә иде.
Чынлабрак уйлап карасаң, ул вакытта, аныңча, бөтен кеше — тотылмаган җинаятьче булган. Ничек итеп алай фикер йөртә алган ул?
Ул бит белә. Коммунист буларак, социалистик җәмгыятьне төзү, аны ныгыту эшендә актив катнашучы буларак, безнең илебезнең көче нәрсәдә булуын да, аның йомшак ягын да белә... Әйе, безнең илебез, экономика ягыннан элекке белән чагыштырганда бик күп алга киткән, ,бик зур уңышларга ирешкән булса да, тулы мәгънәсендә социалистик жәмгыять төзү өчен ярлы әле. Азык-төлек мәсьәләсендә булсын, кием- салым, квартир мәсьәләләрендә булсын — җитешмәүчелек бик зур. Техника ягыннан да, бигрәк тә авыл хуҗалыгы, транспорт буенча, алдынгы капиталистик илләр белән чагыштырганда күп түбән торабыз. Аның каравы бездә бөтен булган байлык халык милке исәпләнә. Шуңа күрә илебезне баету, ныгыту өчен көрәшү юлында нинди читенлекләргә очрарга, нинди зур мәхрүмлеккә барырга туры килсә дә, безнең кешеләр түзә. Булган кыенлыкларның, җитешмәүчелекләрнең вакытлы икәнен, аларны җиңеп чыгу, аларны бетерү халыкның үз кулында икәнен аңлап, намуслы хезмәт белән чын мәгънәсендә яхшы тормыш шартлары ■тудыру чынлап та мөмкин эш икәнлегенә ышанып, фидакарьләрчә тырыша...
Моны бит Мөхсинов инде гомер буена диярлек күреп килә.
Сугыш башланып киткәч исә, революция елларында шундый зур корбаннар бирү исәбенә яулап алынган, чирек гасыр буенча түгелә :килгән авыр һәм намуслы хезмәт нәтиҗәсендә инде дөнья күләмендә танырлык социалистик дәүләт хәленә күтәрелгән илнең язмышы җитди : куркыныч астында калгач, безнең кешеләрдәге бу фидакарьлек тагын да ачыграк күренмәдемени?
Шуларны күрә торып, белә торып, ничек инде алар турында «өендә бер төрле, эшендә икенче төрле караш белән яшәүчеләр» дияргә мөмкин?
Дөрес, бар бездә андыйлар. Сүзендә патриот, җәмәгать интересын бетен нәрсәдән өстен куючы, ә гамәлдә — бары үзләренең шәхси рәхәтләре күзлегеннән чыгып кына эш итүче кешеләр. Бар гына түгел, хәтта күп тә булсын! Шулай булган сурәттә дә алар заводларда,
46
фабрикларда эшләүче, колхоз кырларында тир түгүче, фән-техника өлкәсендә баш ватучы саф күңелле миллионнар янында, коммунизм идеясенә беткәнче турылыклы, өендә дә, эш урынында да гадел булган хезмәт ияләре янында бик аз, бик көчсез булып калалар.
Ничек Мөхсинов бөтен кеше шундый дип уйлый алган? Уйлау гына түгел, хәтта үзен дә, көчләп дигәндәй, этә-төртә дигәндәй, шундыйлар җөмләсенә керткән? Нигә? Хатынына үч итепме? Чынлап та, күрәсең, шуннан башлангандыр. Ә хатыны — бөтенләй ул уйлаганча булып чыкмады. Хатыны гынамы? Баязитов турында ничәмә-ничә еллар эченнән кара уй уйлап йөрде бит ул! Хәтта Санияне көнләшеп йөрде бит ул анардан. Алай гына түгел, Баязитовның халык каршында авторитеты зур булуга ачуы килеп йөрде. Ни заманнан бирле аның берәр бозык эшен табып, фаш итү турында хыялланды. Таба алмагач, «Баязитов үзенең итәк-җиңен җыеп йөри, эшләгән гөнаһларын, бозыклыкларын бик оста яшерә белә» дип уйлый һәм аның каршында үзенең көчсез булуына эче поша иде. Ә ул, Баязитов, берни дә яшермәгән, просто гадел, гөнаһсыз кеше булган икән, һәм көче дә, өстенлеге дә шунда булган икән аның! Ә соң Башкирцев үзе? Санияне әйткән дә юк. Хәтта шул ук Бабайкин?..
Мөхсинов үзе белгәннәрдән байтак кешене күңеленнән кичерде һәм аның каршында аларның күбесе гади, туры юлдагы кешеләр булып гәүдәләнделәр.
Моны хис итү Мөхсиновка әйтеп бетергесез күңел рәхәтлеге бирде. Ул үзендә гражданлык, патриотлык, гомумән, кешелек тойгыларының ташып баруын тойды, һәм аның үзен бервакытта да бу кадәр көчле хис иткәне юк иде шикелле. Хәзер инде ул безнең кешеләргә карата, үзләрен коммунизм төзү эшенә багышлаган, киң күңелле, тыйнак таләпле, саф йөрәкле — һәр яктан хөрмәткә лаек совет кешеләренә карата бүтәнчәрәк тотачак. Дөрес, ул моңарчы да хезмәтенә карата гадел булырга тырышып килде. Ләкин ул теге яки бу мәсьәләне хәл кылганда, теге яки бу эш буенча нәтиҗә чыгарганда иң элек гаделлек ничек таләп итүе, коммунист буларак, үз вөҗданы ничек кушуы турында уйламый, хәтта закон таләп иткән төгәллекне дә беренче планга куймый, ә бәлки ул чыгарган нәтиҗәгә Горком ничек карар, Башкирцев яки бигрәк тә НКВД вәкиле ничек карар дип эш итә иде. һәм шуны партия кушканча эшләү дип аңлый иде. Юк, партия кушканча эшләү — ул партия оешмасында бүген җитәкче булып торучы кеше кәефенә., карап кына эшләү дигән сүз түгел. Юк, моннан соң Мөхсинов алай эш итмәс, һәр эштә иң элек гаделлекне табарга тырышыр. Гаепсез кешене җәзага дучар итү күренешләренә аз гына да юл куймас. Аның каравы җинаятьчеләргә карата, халык мәнфәгатен күзәтеп чыгарылган совет законнарын үз файдаларына бозучыларга карата рәхимсез булыр...
Мөхсинов, күңеленнән шундый уй-тойгылар кичергән хәлдә, ремонт һәм төзү эшләре конторындагы хәлләр турында төзелгән актны кулына алды, һәм аның беренче битен укуга ук, Әхмәтшай Әхмәтнең җинаять юлына басканлыгы аңа ачык иде инде. Алга таба укыган саен ул кешенең йөзе һаман ямьсезрәк булып ачыла бара һәм Мөхсинов аңа карата рәхимсез булырга кирәклекне бик ачык тоя иде. «Әйе, — дип уйлый иде ул, актны укуын дәвам иткән хәлдә. — Гаделлек бу кешегә карата рәхимсез булуны сорый. Моңарчы ничек гамьсезлек күрсәтелгән? Ул кешенең кем икәнен алданрак күрергә дә була иде бит».
Актны укып беткәндә ул Әхмәтшайны бүген үк кулга алдырырга дигән карарга килгән һәм күңеленнән аны кимендә ун елга хөкем итен гә куйган иде инде.
47
12
Ләкин күңелендәген -гамәлгә ашырып өлгермәде, Әхмәтшай үзе килеп керде. Әйе, алдан хәбәр иттермичә-нитмичә, хәтта ишекне дә шакып тормыйча, мөгезсез сыер шикелле, туп-туры килде дә керде. Тик ишекне ябып, Мөхсиновның өстәленә шактый якын килгәч кенә: «Мөм- кинме?» дигән булды.
Ул, гадәттәгечә, тере, шат чырайлы. Елтыр кара күзләре, сиңа хезмәт күрсәтергә мин һәрвакыт әзер дигәндәй майланып, ягылып торалар. Чем-кара мыегы, тигез тешләренең аклыгын тагын да ача төшеп, аның елмаюына аеруча бер куштанлык билгесе биреп тора.
Мөхсинов бу минутта аны бөтенләй көтмәгән иде, әлбәттә. Ул аның «Мөм-кинме?» диюенә җавап биреп тормады, алдындагы протоколны тиз генә җыеп, папка эченә ябып куйды.
— Исәнлек, саулыкмы? — диде Әхмәтшай, бик үз кешеләрчә, күрешергә кулын сузып.
Мөхсинов теләмичә генә күреште һәм үч төбендә аның өч кенә бар- ■аклы гарип кулын тоеп, күңеленнән тиргәп алды: суккин сын, юри тоттыра миңа үзенең киселгән бармак төпләрен, янәсе, аның Ватан сугышы инвалиды икәнен онытмагыз!..
Ләкин бу уен ул Әхмәтшайның үзенә сиздермәде, берни булмагандай, аның исәнлек соравына җавап бирде.
— Яхшы. Үзең исән-сау йөрисеңме? Утыр.
— Исәнлек ярыйсы иде дә, — диде Әхмәтшай, өстцл каршында тор- гая креслога утырып. — Тик менә бу арада үземә каныга башладылар әле.
— Кем каныга, ни өчен?
— Ни өчен икәнен кем белсен инде. Бигрәк тә хатын-кызның.
— Нинди хатын-кыз?
— Председательне әйтәм. Ибраһимова мине ни өчендер бер дә яратмый.
— Нишли?
— Тикшертергә җибәргән. Үзем белән сөйләщкән-ниткән юк.
— Тикшерсеннәр. Гөнаһың булмаса, нигә куркасың?
— Гөнаһың дип, бер дә гөнаһсыз,кеше юктыр инде ул анысы.
— Нигә булмасын?
— Үзем өчен курыкмыйм, — диде Әхмәтшай, аның соравын игътибарсыз калдырып. — Кешене батырып куярмын дип шикләнәм.
— Кемне?
— Кемне дип, кем генә юк инде ул миннән файдаланмаган, йомгаклыкны белеп алган бары да. Әле берсенең түбәсен яптырып бирәсең, әле берсенә кирпеч кирәк була. Әле цемент. Я ат кирәк аңа, я машина. Кайбер, үзең особенно уважать иткән кешеләргә үзең белеп берәр яхшылык эшләп куйган чаклар да булгандыр. Шундый — кеше канлы булу аркасында, коиторның үз планындагы эшләр үтәлеп бетмәгән булып чыга. Моның өчен әнә бер килеп җавап сорыйлар.
—• Кайчан булса да бер килеп җавап бирәсе буласын оныттыңмыни син?
— Онытмадым, җавап бирәсеннән алай бик курыкмыйм. Үзем өчен файдаланган булсам, кыен булыр иде. Кеше өчен булгач, нигә куркыйм. Юк, үзем өчен курыкмыйм...
— Гөнаһлы кеше үзе җавап бирер, нигә борчыласың?
— Борчылам шул, — диде Әхмәтшай, үзенең гимнастерка кесәсенә Сыгылып. — Бер дә юк өчен сезне буяп куймыйм дип тә борчылам.
— Мине? — Мөхсинов сагая калды. — Ни өчен мине?
Әхмәтшай, түш кесәсеннән эзләнә торгач, бер-берсенә скрепка •елән беркетелгән берничә кисәк кәгазь китереп чыгарды.
48
— Миннән хәзер бөтенесен дә сорыйлар, — диде ул.— Кемгә нәрсә эшләгәнсең, нәрсә биргәнсең, берсен дә калдырмый әйт, — диләр. Әйтергә яраган хәтлесен әйтергә дә туры килде. Ә менә боларны нишләтергә? Аптырабрак калдым.
Мөхсиновның ниндидер ямьсез сизенүдән чырае караңгыланып китте.
— Нәрсә соң ул, нинди кәгазьләр?
— Бер дә искитәрлек нәрсә юк, конешног—диде Әхмәтшай, кулындагы эреле-ваклы кәгазь битләрен актарып, — менә монысы сезгә сигез кубометр утын китереп аудару турында.
— Мин кайчан синнән утын сорадым соң?
— Сорамыйча да билгеле нәрсә ич инде ул һәркемгә утын кирәклеге. Коры утын туры килгән чакта китереп калмасаң, соңыннан әллә була, әллә юк...
— Син алай маташтырма әле, Әхмәтшай, сорамаганга...
— Кирәк булмаса, бушаттырмаган булыр идегез.
— Кем бушаттырган, мин берни белмим.
— Мин бит сезне гаепләмим. Сеңелегез, рәхмәт әйтеп, кул куеп алып калды. Менә дигән нарат утыны ишек алдыгызда кибеп утыра!..
— Андый законсыз юл белән китерелгән булгач, кирәге юк. Кире алып кит.
Мөхсинов үзенең бу сүзләре хәзер бер тиен тормаганлыгын үзе дә сизде. Әхмәтшай аңа җавап биреп тормады. Икенче кәгазьгә тукталды.
— Монысы т^ын келәт түбәгезне ябу өчен сезгә бирелгән такта турында.
Мөхсинов инде бер сүз дә әйтмичә, тагын нәрсә бар, дигәнсыман, Әхмәтшайның күзенә карап тора иде.
— Менә үзегезгә буяу кирәк булган тагы кайчандыр, олиф... Биш табак түбә калае... Бик дифицитлы материаллар бит хәзер...
Мөхсинов ремстройконтордан үзе исеменә мондый әйберләр алу турында уйлаганы да, ишеткәне дә юк иде. Ләкин ул, прокурор буларак, эшнең нәрсәдә икәнлеген бик яхшы аңлап алды. Әйе, Әхмәтшай, әлбәттә, юкны сөйләми. Димәк, ничек булса да, ул әйберләр минем тарафтан алынган. Бу минутта Әхмәтшай каршында акланып тору мәгънәсезлек, балалык кына булаяак.
— Ярый, — диде ул кырт кына. — Нәрсә кирәк сиңа? йомышың ни?
— Менә шушы кәгазьләрне нишләтергә белмим.
Мөхсинов аның тел төбен күптән аңлап өлгергән иде инде. Хәзер Әхмәтшайның Мөхсиновтан: «Ул кәгазьләрне син ертып ташла!» дип әйттерәсе килә. Әгәр шулай дип әйтсә, Әхмәтшайның аңа ничек җавап бирәсе дә ачык: «Бик ертып ташлар идем. Үземә авырга килә башласа, җитмәгән материалларны үз җилкәмә өяргә тотынсалар, нишләрмен?— диячәк ул. — Сезне бер дә кыен хәлдә калдырырга теләмәсәм дә, үз башымны коткару өчен, ахыр чиктә әйтергә, күрсәтергә мәҗбүр булачакмын» диячәк. Шуның белән ул Мөхсиновка: «Син, бәлки, прокурор буларак, үзеңнең дә исемеңне буямый калдыру, шул ук вакытта минем дә хәлне җиңеләйтү чарасын табарсың?» дигән тәкъдимен сиздерәчәк...
Үзе турында әле генә, моңарчы булган ялгышлыкларымнан, гөнаһ-ларымнан инде бөтенләй арындым, чын мәгънәсендә саф, туры юлга бастым, дип уйлаган һәм моннан соң бөтен эштә беткәнче гадел булырга, зурлыгына, кечкенәлегенә карамыйча, һәр мәсьәләдә принципиаль булырга карар биргән Мөхсинов шактый кыен хәлдә калды. Беткәнче гадел булу өчен аңа хәзер Әхмәтшай белән эшне сузып тормаска, «теләсәң нишлә ул кәгазьләрең белән, әгәр сине аклый алалар икән, аклан үзләре белән. Мөхсинов өчен борчылма, ул үзе турында үзе кайгыртсын!» дияргә дә чыгарып җибәрергә һәм аны кулга алу турын-
лагы карарын тизрәк тормышка ашыру чарасын күрергә кирәк иде. Ә ул капыл гына алай эшли алмады.
— Менә нәрсә, — диде ул, эчтән бик зур кыенлык кичерсә дә, тыштан бер дә исе китмәгән кеше булып. — Хәзергә андый вак мәсьәлә белән азапланырга минем вакытым юк, соңыннан карарбыз...
Әхмәтшайга хәзергә шуннан артыгы кирәкми иде.
— Яхшы, — диде. — Мин ашыктырмыйм.
һәм ул, кәгазьләрен бик кадерләп кенә кире җыеп, яңадан түш кесәсенә тыгып куйды да, тагын бер кат Мөхсиновка гарип кулын тоттырып, чыгып китте.
— Жулик, — дип куйды Мөхсинов, ялгыз калгач. — Шантажировать итмәкче була. Шаярма!.. ,
13
Мөхсинов үзенең гөнаһсы зур түгел икәнлеген аңлый иде. Шулай да Әхмәтшайның аны куркытырга ниятләве бер дә юкка гына түгел. Аның кулындагы кәгазьләр Мөхсиновны җинаятьче итеп үк күрсәтмә- сәләр дә, прокурор буларак, аның абруен төшерә алалар, һәр хәлдә борчылырга урын бар.
Әхмәтшай гына булса бер хәл иде әле. Шушы уңай белән Мөхси- новның күптән онытылып беткән бүтән гөнаһлары да исенә төшә башлады. Мәсәлән, шул ук актта Раиса Лазаревнаның да исеме телгә алына. Ә Мөхсиновның кайчандыр, юләрләнеп, шул хатын белән күңел ачып утырганы, кешегә сиздерми генә «гыйшык-мыйшык» уйнаганы бар. Хәзер менә алай-болай авыр хәлгә төшсә, аның да бит, үз итеп яки әзме-күпме үзенә бурычлы кеше санап, Мөхсинов янына килүе ихтимал... Шуның ише, әүвәле Мөхсинов принципиаль дип санамаган, ә менә хәзер килеп принципиаль төс алуы мөмкин булган вак-төяк мәсьәләләрнең тагын килеп чыгуы мөмкин бит.
Мөхсинов, әлбәттә, үзенең абруен саклап калу өчен берәр җинаятьчегә карата бик аз гына булса да ташлама ясауга бара алмаячак. Бу кадәресе аның өчен ачык. Хәзер аны икенче мәсьәлә борчый: үз артында әнә шундый гөнаһлары булган хәлдә, аның прокурор булып утырырга, бүтәннәрнең гөнаһларын тикшерергә, кешеләрне хөкем итәргә хакы бармы?
Аның кем белән булса да эч серләрен ачып сөйләшәсе, күңеленә тынгы бирми торган шушы мәсьәлә турында йөрәгенә иң якын кеше белән киңәшәсе килә иде. Тик кемгә барырга? Кем белән киңәшергә? һәм аның йөрәгенә иң якын кеше сыйфатында, беренче булып Сания күз алдына килде. Ләкин Мөхсинов, нәрсәдәндер яхшысынмагандай, күңеленнән аны арткырак планга куеп торырга тырышты. Җәмиләсен исенә төшерде. Әйе, Җәмилә хәзер аны бик яхшы аңлар иде. Кызганычка каршы, өйдә юк шул, авылда. Ә Башкирцев! Әйе, Башкирцев дөреслекнең кайда ятканын бик тиз чамалый ала торган кеше. Ләкин аның белән сөйләшкәндә теләсәң-теләмәсәң дә беркадәр рәсмилектән котылып булмаячак...
Тагын Сания сурәте өскә калкып чыкты һәм Мөхсинов, артык уйлап тормыйча, телефон трубкасын алды.
Ярты сәгать үтүгә, ул Саниянең үзе янында иде инде.
Бу ике кеше арасында соңгы вакытта гаҗәп бер яхшы, чын кешеләрчә саф мөнәсәбәт урнашып китте. Мөхсинов хәзер Санияне үзе белгәннәр арасыннан иң гадел, иң туры, иң саф. күңелле кеше итеп ^таный, аның акыл көченә дә ышана, аны ничектер күңеленә бик якын да, шул ук вакытта үзеннән өстен дә күреп, аның белән уй-тойгыларын бүлешергә ярата; Сания дә үз чиратында Мөхсиновка хөрмәт белән карый, аңа карата, кеше буларак, ниндидер якынлык хис итә, шуңа күрә аның белән очрашуга күңеле каршы килми иде.
< ,с. ә.- № п.
49
50
Ул Мөхсиновның эчке кичерешләрен бик тиз аңлады. Аның «болан булгач, прокурор булырга ярыйммы соң мин?» дигән соравына да бик кызык җавап бирде.
— Нигә ярамаска? — диде ул. — Моңарчы, әле гаделлек турында хәзерге кебек үк уйламаган чакта яраганны, хәзер инде бигрәк тә... Ул Әхмәтшай турында башлаган эшегездән юкка бүленгәнсез...
— Анысы әллә ни түгел, — диде Мөхсинов. — Ел буе түзгәнне ул арада гына әллә кая баралмас...
Шулай дигән иде Мөхсинов. Ләкин ул арада икенче бер эш килеп чыкты: ОБХССтан гражданка Гашия Сәлахетдииованың квартирын тентергә санкция сорап керделәр. Шикләре җитәрлек иде. Мөхсинов ордерга кул куйды. Ләкин бу эшнең дә Әхмәтшайга бәйләнгән булып чыгасы турында ул белми иде әле.
14
Вакыт кичкырын иде. Гашия, кыршылып беткән клеенка сумкасын күтәреп, өенә кайтып кына кергән һәм өйалды ишеген бикләп, яңа гына эчкә узып өлгергән иде. Кинәт тәрәзә аша урам капкадан ниндидер шикле шәүләләр күренде, һәм Гашия, капыл утка баскан кеше кебек, нишләргә белмичә, клеенка -сумкасын кысып тоткан килеш, ишекле- түрле йөрергә тотынды.
Озак та үтмәде, өйалды ишеген кага да башладылар. Бу арада Гашия, теге клеенка сумкасын каядыр тыгып, самовар куярга тотынган иде инде. Килүчеләрне озак көттермәде, шакыган тавыш ишетелә башлауга ук, бер кулына шырпы, икенче кулына чыра учлаган килеш чыгып, өйалды ишеген ачып җибәрде.
Милиционер киемендә ике ир-ат, бер хатын-кыз һәм дүртенчегә шушы ишек алдында — Сания торган өйнең аскы катында яшәүче рус хатыны — Гашиягә күптән таныш Полина Карповна килеп керделәр. Милиционер киемендәге хатын-кызны да белә иде Гашия. Күптән түгел генә следователь булып эшли башлаган аксыл чырайлы, кырыс карашлы бу яшь хатынның ирдән бәхете булмыйча, тол калган икәнлеге дә сер түгел иде аңа. Әйе, чамадан артык эчүгә бирелгәнлеге өчен, үз ирен үзе куып чыгарган дип сөйләгәннәр иде. Әйе шул, бу турыда ишеткәч, Гашиянең аны кызганын: «Күрәсең, исерек кешегә карата бәгъре каткандыр да. шул ачудан милициягә кереп киткәндер, мескен» дип уйлаган чагы да булды.
Теге икесе дә Гашия өчен күз күрмәгән кешеләр түгел. Белгән кебек, Гашия аларның барысына да очраган саен якты йөз күрсәтеп: «Исәнмесез» дип үтә торган иде.
Хәзер дә ул аларны, үзе чакырып китергән кадерле кунакларны кабул иткәндәй, ачык йөз белән каршы алды.
— Әйдүк, рәхим итегез!..
Ләкин керүчеләр бары да җитди чырайлы иде. Берсе дә юньләп исәнләшмәде.
Хатын-кыз следователь, планшетыннан алган кечкенә кәгазьгә карап, Гашиянең фамилиясен әйтте.
— Сәлахетдинова Гашия Сәлахетдиновна сез буласызмы?
— Мин,—диде Гашия, берни аңламаган кыяфәттә.
— Туган елыгыз?
Гашия үзенең туган елын әйтте.
— Без сезнең өйдЬ тентү үткәрәбез. Менә ордер.
— Ни өчен?—диде Гашия, аптырап.
— Кирәк!
Гашия җиңел генә бирелергә теләмәде.
— Кирәк дип, ничек була инде ул? Тиктомалдан кешене тентергә
* 51
әйбер урламаган ла мин. Чисни кешене мыскыл итеп! Кем икәнемне үзегез дә беләсез ич инде. Күрмәгән кешеләр түгел.
Милиционерларның колак салмаганын күргәч, Гашия, якын кеше итеп, өй идарәсе вәкиле сыйфатында килгән күрше хатынга мөрәҗәгать итте:
— Ничек була инде бу, Пулина Карповна?
— Белмим, Галя, — диде күрше хатын, — закон шулай куша ди бит. Кирәк, күрәсең.
— Әллә нинди читтән килгән килмешәк булсам икән! — диде Гашия, һаман бирешергә теләмичә.—Мине белмәгән кеше юк. Әнә Сания Саматовна үзе белә мине. Ибраһимовадан сорагыз. Горсовет перси- дәтеле.
— Карышмагыз, файдасы булмас, — диде следователь тыныч кына.— Прокурор кул куйган, закон кушканча эшлибез.
«Закон» сүзе җиңде. Гашия артык каршылык күрсәтмәде. Ике милиционер тентү башладылар.
Савыт-саба шкафының бөтен бүлекләрен, барлык тартмаларын актарып чыктылар. Эзләүчеләрнең берсе, кыйммәтле аш сервизен кузгатып, фарфор миски эчләрен ачып-ачып карый башлагач, Гашия «Боларны нинди акчага алдың?» дип сорауларын көткән иде. Андый сбрау бирүче булмады. Өстәл тартмаларын актардылар, тәрәзә башларын капшап чыктылар. Мич башларын карап төштеләр. Аралыкта эленеп торган иске-москы киемнәрне дә игътибарсыз калдырмадылар— кесәләрен тикшерделәр.
Менә аның бөтен байлыгы төялгән зур сандыкка тотындылар. Сандыкны ачып җибәрүгә, бөтен өйгә нафталин исе таралды. Аннары, □ерәмләп-берәмләп, затлы-затлы күлмәклекләр чыгара башладылар. Унлап кисәк тегелмәгән ефәк, йон материаллар чыкты. Зур-зур эскәтерләр. Байкы одеяллар, челтәр япмалар, киелмәгән берничә пар хатын-кыз туфлясе, ике пар фетр итек, өр-яңа резин галушлар...
Тентүчеләрнең бу әйберләргә дә артык исләре китмәде, аларның ни булса башка берәр нәрсә эзләгәнлекләре сизелә, һәм Гашия моны үЗе бик яхшы белеп тора иде.
Сандыкка караганда кечерәк һәм җиңелрәк булган көрән чемоданны ачтырдылар. Аннан да төрле кием-салым һәм тегелмәгән метрлы товар чыкты.
Следователь хатын, үзләре эзләгән әйбер һаман табылмаганга ачуы кйлеп булса <кирәк, кием-салымның күплегенә бәйләнә башлады.
— Каян килгән сезгә бу кадәр материал?—диде. — Бу кадәр кием-салым?
Гашиянең бу сорауга җавабы әзер иде.
— Менә тагын, — диде ул бер дә исе китмичә генә.—Мин бит кыз бала анасы, үзегез аңларга тиеш. Сез бит хатын-кыз кеше. Кызыма приданга дип гомер буе авызымнан өзеп җыйган байлыгым. Баламны күкрәктән аермас борын ук җыя башладым. Тик менә кызым үсеп буйга җитте дигәндә генә егетләре бетеп китте, ходай суккыры.
— Кызыгыз кайда?
Бу сорауга Гашия күкрәк киереп җавап бирде:
— Кайда булсын, — сугыш вакытында, бөтен ил көнен-төнеи белмичә үләр чиккә җитеп эшләгәндә, минем кызым нишләп өйдә утыр-* сын? Авылга җибәрдем, колхозга булышырга...
Ул арада милиционерларның берсе сәке астыннан кечерәк кенә iKapa чемодан өстерәп чыгарды.
— Монысының ачкычын бирегез.
— Анысы минеке түгел, — диде Гашия.
— Кемнеке?
— Миндә квартирда торучы кызныкы.
52
Чемоданга тотынган милиционер следовательгә карады. Следователь аңа сабыр итәргә ымлап, Гашиягә сорау бирде.
— Кем ул? Кәримә Хөснуллинамы?
— Кәримә Хөснуллина.
— Кайда үзе?
— Эшеннән кайтып җитмәгән.
— Эштән кайтырга вакыт.
— Вакыт булса, кайтыр. Ул миннән сорап йөрм-и. Я баласын алырга кергәндер.
— Ачмый торыгыз, — диде следователь милиционерга. — Бәлки, хуҗасы үзе кайтып өлгерер. Башка урыннарны карагыз.
Сәке түрендәге ике почмакка өелгән ястык, мендәр араларын актарырга тотындылар, сәкегә җәелгән асалы паласны, палас астындагы калын ак киезне күтәреп, сәке такталарын ачып карадылар. Аннары өйалдына чыгып эзләнделәр. Гашиянең сабын, керосин, тоз запасы кирәгеннән артык күплеккә игътибар иттеләр. Ләкин милиционерларның бер-берсенә мәгънәле карашып алуларыннан аларның канәгать түгеллекләрен сизенергә була иде.
Ул арада, баласын күтәреп, Кәримә кайтып керде. Ике милиционер аны өйалдында ук туктатып, кем икәнлеген сорадылар. Өйгә узу белән аңардан әлеге кечкенә кара чемоданның ачкычын таптыра башлаганнар иде дә, хатын-кыз следователь аларны тыйды.
Кәримәне беренче күрүе түгел иде аның. Ул аның белән танышып сөйләшкән, Гашиягә кемнәрнең килеп-китеп йөрүе турында да сорашкан иде инде, һәм Кәримә, алар өчен әллә ни яңалык әйтә алмаса да. аңарда бик яхшы тәэсир калдырган иде. Шуңа күрә следовательнең бу ялгыз ананы тентеп рәнҗетәсе, аның кешелек тойгысын кимсетәсе килмәде, аңардан сорашу белән генә канәгатьләнде.
— Бу чемодан сезнекеме? — диде ул.
— Минеке, — диде Кәримә.
— Ачкычы үзегездәме?
— Үземдә.
— Яхшы, бер урында гына торыгыз.
/Милиционерларның берсе, әле ачылмый калган чемоданга, әле следовательгә карап, иңбашларын сикертеп куйды. «Гаҗәп, — ди иде аның бу хәрәкәте, — бөтен өй эчен тентеп, бер чемоданны карамыйча калдыру җүләрлек!»
Оператив эштә тәҗрибәсе зур булмаган хатын-кыз следователь милиционерның гаҗәпләнүен аңлап, бераз уңайсызлангандай булды. Ләкин сер бирәсе килмәде. «Зарар юк, мин бу Кәримәнең нинди кеше икәнен бик яхшы беләм» дип, күңеленнән үзен тынычландырып куйды.
Кәримә, әле өй тулы булып күренгән ят кешеләргә, әле бөтен дөньяны тутырып, тузылып яткан әйберләргә карап алганнан соң, гаҗәпләнеп, Гашиягә текәлде.
Гашия аның сораулы карашына «үзем дә берни аңламыйм» дигәндәй, иңбашларын сикертеп кенә җавап бирде.
Ул арада Кәримәнең баласы уянып тавышлана башлады. Кәримә аны бүлмә якка алып чыгып имезергә утырды. «Димәк, минем шикләнүләрем дә, милициянең сорашулары да бер дә юкка булмаган икән» дип уйлады ул. Шул ук вакытта ул күңеленнән ниндидер бер эчке җиңеллек хис иткәндәй булды. Югыйсә, аның күңелендә һаман бер төер бар шикелле тора иде бит. Әле дә ярый, шиге турында үзе барып әйтеп йөрмәде әле. Ичмасам, үзенә яхшылыгы тигән кеше каршында йөзе ак, җаны тыныч килеш калды...
Шундый тойгылар кичте Кәримәнең күңеленнән. Ләкин аңа тыныч-ланырга иртә иде әле.
53
Тентергә килгән кешеләр, ниһаять, актларын дән дә кул куйдырып, чыгып киттеләр.
Гашиягә, милициягә хәбәр итмичә, шәһәрдән кушып калдырдылар.
— Кай җәһәннәмгә китим соң мин!—диде Гомер читкә чыгып йөрмәгәнне...
Ул, Полина Карповнадан яхшылабрак сорашу кирәк, аларны озатып тышка чыкты.
15
Кәримә баласын туйдырып мендәргә салды. Аннары аның күзе сәке астыннан сөйрәп чыгарылган килеш урынсыз торып калган үз чемоданына төште.
Бу кечкенә чемоданда кеше кызыгырлык әллә ни юк, анда Кәримәнең эчке күлмәкләре белән кайчандыр җырлар язган дәфтәрләре һәм фотокарточкалары гына саклана иде. Шулар арасында Кәримә өчен иң кадерлесе—Шакирның фоторәсеме. Тик аны Кәримәгә Шакир үзе бүләк итмәгән. Шуңа күрә ул бөтен кешедән, хәтта Шакирның үзеннән дә яшерен сер...
Кәримә, тикшереп карамадылар микән дип шикләндеме, башка бер инстинкт беләнме, чемоданын ачып карарга булды, һәм, гаҗәпкә каршы, бер як йозагын ачуга ук, чемоданның капкачы, тыгызлыкка чыдый алмагандай, үзеннән-үзе калкынып куйды.
— Нишләп бу кадәр тыгызланган соң бу?
Икенче йозак ачылгач, капкач, сикереп, тагын да ныграк күтәрелде.
— Минем чемодан түгел мәллә бу?
Капкачны күтәреп җибәрүгә, Кәримәгә бөтенләй таныш булмаган, иске, кыршылып беткән клеенка сумка күренде. Эчендә ниндидер каты әйбер булса кирәк, сумканың корсагы калкып, төерләнеп тора иде.
— Нәрсә бу? Чынлап та минем чемодан түгел мәллә?
Кәримә ярым чүпрәккә әйләнеп беткән клеенка сумканы күтәреп карады. Сумка астындагы әйберләр бар да ул салып куйган тәртиптә кузгатылмаган килеш иде. Нәрсә соң бу? Кемнеке? Кәримәнең мондый сумканы Гашия кулында да күргәне юк.
Ул курка-курка гына сумканы ачып карады. Аның эчендә газет кәгазенә урап, шпагат белән бәйләнгән зур гына төргәк күренде. Кәримә, төргәкне кулына алып, аны чишәргә азапланганда, ишектән Гашия килеп керде.
Ул, ачулы тавыш белән, үз алдына үзе нәрсәдер сөйләнә-сөйләнә үкереп килә иде, ачып куелган чемодан янында утырган Кәримәне күр- :гәч, яшен суккандай, бер секундка катып калды. Аннары, ниндидер коточкыч хәтәр барлыгы турында кисәткән кебек, куркыну катыш серле ■гавыш белән ярым пышылдап,-кычкырып җибәрде.
— Кәримә! Нишләдең син?
Кәримә аңа борылып карарга да өлгермәде, Гашия атылып аның шына килеп җитте һәм кулындагы төргәгенә ябышты.
— Нигә актарасың син аны, китер?..
Ләкин Кәримәнең, төенчек эчендә нәрсә барын белмичә, аны кулын- 1ан ычкындырасы килмәде.
I — Тукта, Гашия апа,—диде ул артык каушамыйча. — Нәрсә соң ру? Кем аны минем чемоданга салды?
Гашия бераз аңына килгәндәй булды. Ул инде хәзер баягы кебек иашынмый, үзен тыныч тота, хәтта, гадәтенчә, көлеп, елмаеп сөйләнергә тырыша иде.
төгәлләп, аңа Гашия- беркая да китмәскә Гашия, ачуланып. — нияте белән булса
54
— Аманәт ул, Кәримә туганым. Сакларга биреп торганнар иде. Капкадан милиция килеп кергәнне күргәч, куркып тиз генә синең чемоданга тыгып куйганмын.
— Нинди ачкыч белән ачтың?
— Кирәк булгач, табыла икән ул, Кәримә туганым, ачуланма. Энәңә дә тигәнем юк бит.
— Нәрсә соң, милиция кешеләре шушы әйберләрне эзлиләрмени?
— Кем белсен аларның нәрсә эзләгәнен? Мине аз гына хөрмәт итсәң, берүк шаулый күрмә инде, Кәримә туганым. Бу турыда эчтән тын.
Тынарсың эчтән! Минут эчендә Кәримәнең күңеленә әллә ниләр килеп өлгерде. Тентүчеләр, әлбәттә, шуны эзләгәннәр инде. Нәрсә икән соң ул?
— Гашия апа, нәрсә соң бу?
— Кеше калдырып киткән аманәт дим ич. Зинһар, төпченмә.
— Нигә ул кадәр куркасың соң аңардан?
— Курыкмыйча, аманәткә хыянәт итүдән дә зур гөнаһ юк. Берәү сиңа ышанып калдырып киткән икән, шуны саклый алм'ау, алла сакласын. Китер, зинһар.
Кәримә төенчекне бирергә ашыкмады.
— Туктале, — диде. — Бәлки ул чынлап та ярамый торган әйбердер? Аны яшереп асрау зур җинаятьтер?
— Анысында минем эшем юк. Ә миңа сакларга бирүче — минем өчен бик күп яхшылык эшләгән кеше.
— Яхшылык эшләүче дигәнең, могаен, әлеге майлы күзле Әхмәт* шайдыр әле.
— Кем генә булмасын, үзеңә яхшылык эшләгән кешегә каршы бәләкәй генә булса да начарлык эшләсәң, битеңә төкерерләр. Хурлыгы ни тора. Алла сакласын.
— Юк, Гашия апа, — диде Кәримә, чемоданы янында утырган җиреннән торып, — син алай беркатлы булма әле. Карарга кирәк. Минем анда нәрсә барлыгын беләсем килә. Бәлки анда берәр җинаять яшере- леп ятадыр. Милиция шуны сизгәндер. Юкка гына тентү белән килмәсләр.
— Сөйләмә, зинһар. Хәтта ярамаган нәрсә булса да, аның өчен сине гаепләргә урын юк бит. Белмә дә, күрмә дә.
— Юк, Гашия апа, мин үз чемоданымда яткан әйбернең нәрсә икәнен белергә тиеш.
— Кара инде моның тискәрелеген, — диде Гашия, йөзендә һаман елмаю сакларга тырышып. — Кит аннан! Мин сине бу хәтле үз сүзледер дип һич уйламый идем. Миңа явызлык телисеңмени соң син, әстәгъ- фирулла тәүбә!!
— Явызлык теләмим, Гашия апа. Дөреслекне генә беләсем килә.
— Кит, зинһар, — диде Гашия, үз сүзен дәвам иттереп.—Минем сиңа ни начарлыгым тиде соң? Яхшылыгым тисә тигәндер.
— Начарлыгың тиде дип әйтмим...
— Кит, кит. Игелексез икәнсең! Мин бит сине үз кызым кебек күреп тоттым. Бар хәдәресен, кулымнан килгән хәтлесен кызганмадым. Бу мескен үзенең яшьлеге аркасында кыен хәлгә төшкән кыз бала, дип, үзеңне бүтәннәр куып чыгарып торганда өемә керттем. Үз атаң-анаң сыйдырмаганда сыйдырдым бит мин сине, я, дөрес түгелме? Бер генә каты сүз әйттемме, ичмаса? «Җүнсез» дип әйткән чагым да булмады бит.
— Мин бит сине гаепләмим әле, Гашия апа,—диде Кәримә, бераз уңайсызлана башлагандай булып. — Мин теге сезгә килеп йөрүче майлы күздән шикләнәм. Шуның берәр әшәкелеге аркасында үзеңнең гаепле булып куюың мөмкин.
— Алай-болай булса, сиңа үпкәләмәм, Кәримә туганым. Китер, оныт.
Ләкин Гашия ныграк ялынып сораган саен Кәримәнең төенчектә нәрсә барлыгын беләсе килү теләге көчәя генә бара иде.
— Юк инде, Гашия апа,—диде ул, ниһаять, ныклы карарга килеп.—Син теләсәң нәрсә диген, мин монда нәрсә барын үзем күреп белмичә булдыра алмыйм. — һәм ул шундук кулындагы төргәкне бәйләгән җепнең төенен чишәргә кереште.
Гашия дә югалып калмады.
— И-.и, нәрсә синең белән сатулашып торам соң! — диде дә, кинәт омтылып, төргәкне Кәримә кулыннан тартып алды. — Бар әнә, теләсәң кая барып әйт!
Кәримә үз ниятеннән кайтырга теләмәде, ишеккә юнәлгән Гашия артыннан ташланып, аны җиңеннән тотып алды һәм шунда ук аның кулындагы төргәккә ябышты.
Тукта!—дип кычкырды ул, ачуланып. — Китер!
— Бәйләнмә, кара елан!—диде Гашия. — Бар, тизрәк барып әйт! Милиция килеп тикшерсен. Сиңа бирә торган әйбер юк монда, зцначы марҗа!
Кәримә моңарчы теле белән Гашиягә каты бәрелергә кыймыйчарак килә иде. Гашиянең соңгы сүзләре ярсытып, аның телен чишеп җибәрде.
— Койрыгыңа бастылармыни?—диде ул, тавышын тагын да күтәрә төшеп. — Шуңа үрле-кырлы сикерәсеңмени? Җибәр!
Алар кычкырышканга сәкедә йоклап яткан бала уянып еларга тотынды. Кәримә белән Гашия, аның чырылдавын җиңәргә теләгәндәй, тагын да тавышларын күтәрә төштеләр.
— Яхшылыкка яманлык эшләүче игелексез җан! — диде Гашия.— Оятсыз! Уйнаштан туган балаң белән...
Кәримә аны ишетергә дә теләмәде.
— Беләбез синең яхшылыгыңның нәрсә икәнен!—дип кычкырды.— Кызым кебек кадерләп тоттым дигән буласың. «Чуаным» диген! Китер!
— Тартма, бирмим! Чуан гына түгел, җәзбә син! Яман шеш! Каһәр (Суккыры!.. Кара әнә уйнаштан туган балаңны!.. Акыртма!.. Шартлый бит. Җибәр, ертасың!
I — Ертылсын!
— Җибәр! Ах, каһәр суккыры!..
1 Төргәкне бәйләгән җеп шартлап өзелде, газет кәгазе ертылып, сүте- Lnen китте, идәнгә ниндидер соры кәгазьләр сибелде.
Нәкъ шул вакытта ишектән кемдер килеп керде.
Кәримә, Гашия белән сүз көрәштерә торгач, көн үтеп, кич була 'башлаганлыгын да сизмәгән икән. Хәзер генә игътибар итте: өй эче ^шактый караңгыланган, шуңа күрә идәнгә сибелгән кәгазьләрнең нәрсә икәнлеген дә, ишектән керүче хатын-кызның кем булуын да -капыл гына абайлап булырлык түгел иде. z
Ләкин ул кеше үзенең Сания икәнлеген тиз танытты.
— Бу нинди мәхшәр сездә? — дип кычкырды ул, бала елавын җиңәргә тырышып. — Нинди шау-шу? Ишек алдына гына түгел, урам- -га ишетелә!!.
: — Сания апа!—диде Кәримә ни әйтергә белмичә һәм электр
лампасын кабызып җибәрергә теләп, включательне борды. Ләкин лампа янмады, күрәсең, шәһәргә ток бирү сәгате җитмәгән иде әле. Кәри-
, мә мич буеннан шырпы алып, лампа кабызырга тотынды-
Гашия, ашыга-ашыга, идәнгә сибелгән кәгазьләрне җыеп утырган җиреннән чарылдап кычкырып җибәрде.
56
— Яндырма, тәрәзәләр корылмаган бит!
Кәримә аңа карамады, мич кашагасында утырган кечкенә керосин лампасын кабызып куйды да Гашия янына иелде. Бөтен идәнне тутырып йөзәр сумлык акчалар тузылган һәм бер пачка өр-яңа икмәк карточкалары өелеп ята иде...
Кайчандыр икеләнә-икеләнә генә базарга барып, агач аяклы, чөгендер яңаклы инвалидтан икмәк карточкасы сатып алган, аннары аны курка-курка гына ипигә алыштырган, ә инде ипинең көчен бер белеп алгач, әкренләп тагын берничә артык карточка белән эш итү юлын тапкан Гашия тора-бара бу кәсебен тагын да югарырак баскычка күтәргән иде. Чөнки^ артык ипи белән эш итү аңа көннән-көн авырлаша барды, өстәвенә өйдәш булып, Кәримә дә килеп кергәч, ул эш тагын да җитдиләнә төшкән иде. Гашия яңа чара тапты: хәзер инде ул базардан карточка алып, аны икмәккә алыштырып азапланмый, үзе карточка сата иде. Бу эштә аңа ире исән чактан калган күптәнге танышы Әхмәтшай Әхмәт ярдәм итте. Карточкаларны ул табып бирә (Әхмәт- шай үзе кайдан алгандыр, анысында Гашиянең эше юк), Гашиягә исә, аларны ышанычлы кешеләргә сатып, акчага алыштырасы гына кала иде.
Ләкин кырын эш кырык елдан соң булса да сизелми калмый, диләр. Кырык ел кая, ике-өч ай да үтмәгәндер, Гашиянең эзенә бастылар. Ул, әлбәттә, кулга алынган көнне үк үзенең Әхмәтшай кул астында эш йөрткәнен әйтмичә булдыра алмады. Шунда ук Әхмәтшайны кулга алырга ордер язылды. Ләкин аны өендә дә, эшләгән урынында да таба алмадылар. Аның турында Мөхсинов «әллә кая бара алмас» дигән булса да, Әхмәтшай әллә кая китеп югалган булып чыкты.
СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК
СТАЛИНГРАД ӨЧЕН
1
Бөтен илнең күңелендә Сталинград булды ул көннәрдә. Сталинград ни хәлдә дип йокысыннан уяна иде кеше, Сталинград өчен дип, көне- төне эшли. Сталинград нишләр дип, йокыга китә һәм төшендә дә Сталинградны күрә иде.
Бу вакытта Рифгат белән Шакир училищены күптән тәмамлап, танкларга утырганнар, хәтта Изюм-Барвенково юнәлешендә булып узган каты сугышларда катнашып, шактый гына тәжрибә алып чыгарга да өлгергәннәр иде инде. Аларның частен Саратовка җибәрделәр. Сталинградтан күп югары Идел буенда утырган шушы калада часть үзенең составын яңа машиналар, яңа кешеләр белән тулыландырды. Танкистлар, булып үткән сугышта башларыннан кичергән уңыш һәм хаталарына йомгак ясап, белемнәрен яңарттылар. Өс-башларын рәтләп, госпитальсез генә дәваланырлык күләмдә булган яраларын да төзәтеп, яңадан сугышка керергә әзерләнделәр.
Рифгат белән Шакир һаман бергә иделәр. Икесе дә моңарчы взвод командиры булып килделәр. Тик менә бирегә килгәч кенә, частьне яңадан тулыландырган вакытта, Рифгатне рота командиры иттеләр, һәм моңа Шакирның беркадәр эче пошып та куйды шикелле. Чөнки ул, Рифгат белән һәрвакыт якын иптәшләрчә мөнәсәбәттә булса да, кыюлык, батырлык ягыннан, белем һәм тәжрибә ягыннан үзен һаман анардан өстен хис итеп килә, моның шулай икәнлеген Рифгат үзе дә инкарь итми иде. Часть командирына Рифгатнең дисциплина ягыннан тотанаклырак булуы ошады булса кирәк, ул рота командирына лейтенант
57
Мөхсиновны яки башка берәүне түгел, ә аны — лейтенант Сабитовны лаеклы тапты.
Бөтен ил өстен Сталинград хәсрәте баскан чак булса да, инде ут эченнән чыккан яшь танкистлар һаман сугыш турында гына уйлап тормадылар. Биредә алар үзләрен бөтенләй өйләрендәге кебек хис итәләр, көне-төне диярлек сугыш белемнәрен күтәрү эше белән шөгыльләнү өстенә, уен-көлкегә дә вакыт табалар, шәһәргә чыгып, күңел ачып кайтырга да өлгерәләр иде.
Ниһаять, рәхимсез сугыш вакыты биргән кыска ял көннәре үтеп китте. Частькә яңадан сугыш кырларына китәр вакыт җитте. Бүген-ир- тәгә приказ буласын бары да сизенә, тыштан бик тыныч, хәтта бөтенләй гамьсез кебек күренсәләр дә, һәркемнең йөрәк төбендә Сталинград төере утыра, һәркемнең күңелен алда торган дәһшәтләрдән куркыну тойгысы яшерен генә сызландыра иде.
Мондый көннәрдә, күпләр өчен хас булганча, шул күңел сызлавын басарга теләптер инде, Рифгат тә хат язарга булды.
Кичкырын иде. Җәй уртасы кебек җылы сентябрь кояшы батып барган чак иде. Ул бер аулак почмакка барып утырды. Планшетыннан кәгазь-каләм чыгарып, язарга да тотынды. Ләкин ике-өч юл язарга өлгермәде, янына Шакир килеп җитте (күрәсең, аңа да шул бер үк борчылу хискә тынычлык бирмәгәндер).
— Тагын хат язасыңмы? — диде ул гамьсез генә.
Рифгат аңа күтәрелеп карамыйча гына, нәкъ үзе шикелле гамьсез тавыш белән җавап кайтарды:
— Тагын хат язам.
— Миләүшәгә?
— Миләүшәгә дә.
— Миннән сәлам язма.
— Ярый.
— Әниеңә язсаң да минем исемне телгә алма.
— Ник?
— Тик.
— Үзең язасыңмы?
— Язмыйм.
Рифгат язуыннан туктап, аңа күтәрелеп карады.
— Яз, Шакир. Бүген-иртәгә тагын фронтка китү алдында торабыз бит. Анда әллә вакыт табып була, әллә юк.
— Булды ни, булмады ни миңа.
— Чудак син, Шакир. Ярый, Кәримәгә язма да, ди, онытсын. Әтиеңне яратмыйм дисең икән, әйдә, аңа да язма. Әниеңдә ни үчең бар? Үзеңдә сагыну хисе юк икән инде, аның йөрәге белән исәпләшергә ки- :рәк. Ана йөрәге бит.
— Була бирсен.
1 — Бала дип ут йота бит алар, беләсең. Мәктәптән берәр сәгать ■кайтмый торсаң да, мең төрле куркыныч уй килә башлый бит аларның күңеленә... Ә сугышта йөргән уллары турында...
I — Ташла, зинһар. Мондый үгетләүләреңне син карчыкларга калдыр. Дөресен генә әйткәндә, син минем эчемне пошырасың. Ачуымны китерәсең дисәм, тагын да дөресрәк булыр.
4 — Сиңа карата нинди начарлык эшләгәнем бар?
: — Сизми дип уйлама, Рифгат, сизеп, күреп торам: минем Кәримә ^белән шундый бәйләнешем булганга шатланып йөрисең...
II — Нигә шатланыйм, юләр... Мин бит...
— Беләм. Минем башка хатын-кыз белән чуалуымны күргән саен, :эчтән куанып, мыек астыннан көлеп йөрисең. Янәсе, болай булгач, ^Шакирның Миләүшәгә исәп тотарга хакы юк. Янәсе, син генә аңа лаеклы кеше...
58
— Нәрсә? — диде Рифгат, кинәт җитдиләнеп. — Дуэл?!
— Ул турыда мин сиңа күптән әйтеп куйдым, — диде Шакир, җитди сабырлык күрсәтеп. — Раз и навсегда. Сугыш бетмичә торып, бу хакта уйламаска. И уйламыйм. Ә син уйлыйсың. Уйлыйсың гына түгел, һаман хат язып, үзең турында, үзеңнең мәхәббәтең турында Миләүшәнең исенә төшереп торасың...
— Ә сине кем тыя? Нигә син дә язмыйсың? Яз!
— Язмыйм. Мин, ике арада тынычлык саклау өчен, корал ташлыйм. Ә син, наоборот...
Шакирның бу сүзләрне кызмыйча гына әйтүе сагая башлаган Риф- гатне тынычландырды. Ул Шакирга карата күңелендә саф дуслык тойгысыннан башка берни юк икәнлеген аңлатып торган ачык, хәйләсез телдә үз уен әйтеп бирде:
— Шакир, — диде.—Минем сиңа бервакытта да «Синең Миләүшәне сөяргә хакың юк» дип әйткәнем булмады. Эш анда түгел. Беләсеңме, дөресен генә әйткәндә, мин синең Миләүшәне чынлап та сөюеңә ышанмыйм.
Шакир, беркадәр мыскыллы төстә, Рифгатнең фикерен дәвам иттереп алып китте:
— Чөнки Шакир Миләүшә турында уйлап тормый... ә? Училищеда чакта ук инде ул бүтән кызлар белән йөри иде, ә? Саратовка килгәч тә буш куймады, ә? Одним словом, хатын-кызга аптырап торганы юк Шакирның. Ул нигә Миләүшә турында хыяллансын, ә? Шулаймы?
— Хотя бы.
— То есть, мин арыш ипие белән бутка ашап или консервалар белән туенып йөрим икән, бу инде, синеңчә, Шакир пилмән или пирожки яратмый дигән сүз була?..
Мәхәббәт турында болай фикер йөртүне башка берәр кешедән ишетсә, Рифгат бәлки чын-чынлап нәфрәтләнгән булыр иде. Ләкин Шакирга аның ачуы килмәде. Ул аны артык якын иткән, дус күргән мәгънәдә көлеп куйды.
— Пошляк син, Шакир туган, — диде, — менә дигән пошляк!
Шакир, тавышын күтәрмичә генә: «Кем ничек аңлый бит?» — дип куйды.
— Монда икеләнеп торырга урын юк, — диде Рифгат.— Яратсаң, ничек хат язасың килмәсен?
— Аның миңа хат язганы бармы соң?
— Ә миңа бармы?
— Шулай булгач, нигә аны масайтырга?
— Әнә бит, — диде Рифгат, һаман үз фикерен куәтләргә тырышып. — Миләүшәнең соңгы айларда хат язмавы сине ачуландыра. Син аңа үпкә саклыйсың. Ә мин менә алай итә алмыйм. Миләүшәдән хат килмәүгә бары борчылам гына. Шуйа күрә аңа язудан туктамыйм. Бүтәннәргә язганда да аның турында сорашам. Чөнки мин аны яратам.
— Аны яратудан минем дә туктаганым юк,—диде Шакир, ашыгып кына, — тик үземне яраттырыр өчен, синең шикелле, аңа ялынып, за- явлениеләр язмыйм.
— Нинди заявление?
— Хатларың, аңа язган барлык матур сүзләреңнең төп мәгънәсе нәрсәгә кайтып кала? «...Баязитовой Миле. От командира танковой роты (командир роты дигәнен зур хәрефтән, конешно) лейтенанта Сабитова- заявление... Учитывая то, что я Вас крепко люблю, прошу Вас ответить мне...»
— Көл, көл әйдә.
— Көлмим. Нигә? Башына Баязитовой Миле дип кенә түгел, болан
59
дип куярга мөмкин: «Казанский Государственный Университет имени В. И. Ульянова — Ленина. Химфак. Студентке 1 го курса...»
«Химфак шул менә» дип уйлады Рифгат күңеленнән. Аның бу турыда кайчандыр күптән инде Миләүшә белән сөйләшкәне, аңа ультиматум кунган төстә: «мине яратасың икән, син дә минем белән химфакка керәсең, ә Шакирны артык күрсәң, бар әнә геофакка» дип әйткәннәре исенә төште. Ә Миләүшәнең чынлап та химфакка кергәнлеген белгәч, «димәк, Миләүшә мине ярата» дип, куанып йөргән көннәрен хәтерләде, һәм бу куаныч әле дә аның җанын җылытып тора иде. Әйе, химфак, шул. Шакир аны, үзенчә, көлеп, бик коры, артык официаль сүзгә санап әйтә. Берни белми шул ул. Ике яртыдан кушылган шушы ясалма сүздә Рифгат өчен никадәр тирән мәгънә, никадәр җылылык барлыгын аңламый, мескен!
Рифгат аны чын-чынлап кызганып куйды. Ләкин моны ул Шакирның үзенә сиздермәде. Аның мыскыл итүен иптәшләрчә шаяру сыйфатында кабул итеп, көлеп куйды.
— Әйе, — диде. — Синең бу сатирик замечаниеадә дөреслек бар. Тик, нихәл итим. Яраткан кешемнең миңа ничек каравы минем өчен барыбер түгел шул.
— Ул минем өчен дә безразлично түгел, — диде Шакир. Хәзер инде аның тел төбендә мыскыл барлыгы сизелми иде. — Мин дә аның мәхәббәте өчен көрәшәм. Тик мин үземчә. Алай заявление язып теләнү юлы белән түгел. Мәхәббәт зур мәсьәлә ул, Рифгат! Аны яулап алырга кирәк. Үзеңне шундый положениегә куй: кызың сине күреп сокланырлык булсын. Хатын-кызның иң күтәренке борынлы дигәне дә синең бер генә тапкыр күз кысып или каш сикертеп каравыңнан әйләнеп төшәрлек булсын...
— Пошляк, валлаһи, пошляк...
— Ничего подобного. Барлык хатын-кызны сокландырырлык кеше булуны бик кечкенә мәсьәлә дип беләсеңме әллә син? Аның өчен иң элек менә дигән патриот булырга кирәк. Батыр командир булырга кирәк. — Шакир, үз сүзләре белән мавыгып, бөтенләй пафоска бирелеп китте. — Сугыштан кайткан вакытта күкрәгең тулы орден булсын! Ә йөзеңдә — шрам! Кызыйга карап елмаясың — авызыңнан алтын теш нур чәчә. Пусть даже корыч кына булсын. Күрешергә кулыңны бирәсең — ике бармагың юк! Үзең шундый көр күңелле, горур чырайлы. Күзеңнән утлар атылып тора....
— Шутник син, Шакир.
— И, валлаһи дип әйтәм, шундый кыяфәттә кайтып, Миләүшә каршына бас — эри дә төшә.
— Ә ул шунда күкрәгендә гимнастерка төймәсеннән башка бернинди значок әсәре йөртмәгән, шоп-шома йөзле, тешләре дә, бармаклары ла исән булган икенче берәүне сөйсә?.. Бер дә гаҗәп түгел, мәхәббәт шундый нәрсә ул, Шакир туган.
Шакир әз генә дә уйланып тормады:
— Юлыңа киртә булучы көндәшең бар икән, күз карашың белән котын ал. Якын йөрмәсен. Каршылык күрсәтергә азапланса — юлыңнан алып ыргыт. Сугып ек, атып үтер...
— Ярый ла...
...Бүлдерделәр. Рифгат бу сәер сүз көрәштерүне дәвам иттермәкче, «ярый ла, ул юаш сопернигың синең шундый әкият батыры кыяфәтендә кайтып керүеңне көтеп торган булса...» дип, Шакирга каршы төш- мәкче иде, бүлдерделәр. Батальон командиры чакыра, — диделәр.
— Тәки яздырмадың, — диде Рифгат һәм, -кәгазь-каләмиәрен тиз-тиз генә җыеп алып, батальон командиры янына ашыкты...
2
60
Озакламый кич булды. Төи җитте. Чекрәешеп янган якты йолдызларга бай булса да, караңгылыгы белән дан казанган һәм озынлыгы белән дә тәүлекнең яртысын алып торган сентябрь төне узып, Идел буйларында бөтенләй тыныч вакыттагы шикелле матур, аяз көн туган вакытта, бөтен танклар вагоннарга төялеп беткән иде инде.
Ә икенче төнне часть төялгән озын эшелон Сталинградтан төньяктагы бер станциягә килеп туктады. Бу станциядән алгы сызыкка ерак иде әле. Сталинград районында өзлексез күкрәп торган туп тавышлары ишетелми, төннәр буенча бөтен күк йөзен каплап ала торган шомлы ут шәүләләре дә күренми иде. Тулы тынычлык хөкем сөрә дияргә мөмкин иде анда. Шулай да часть эшне кызу тотты: платформада килгән танкларны тизрәк җиргә төшереп, көн яктыра башлаганчы станция тирәсеннән ераграк китеп калырга ашыкты. Югыйсә тимер юл тирәсендәге тынычлыкка ышанырга ярыймыни? Әз генә яктыра башлау белән өстеңә бомба яудырырга тотынсалар!..
һәм, фаралары яндырылмаганлыктан үзләре юньләп күренмәгән, тик дөнья тутырып үкерүләре генә ишетелгән танклар колоннасы көнбатышка таба юлга чыкканда, таң беленергә байтак бар иде әле.
Көн яктыра башлаганда, күгелҗем әрем диңгезе белән капланган дала өстендә тәбәнәк кенә бер авыл күренде. Күп тә үтмәде, дөнья тетрәтеп килгән танклар колоннасы шул авыл кырыендагы уйсу урынга төшеп күздән югалды. Дәһшәтле машиналар көн буена тыннарында чыгармадылар. Командирлар, автомашиналарга утырып, алгы сызыкка рекогносцировкага — иртәгә һөҗүм итәсе урыннары белән танышып кайтырга киттеләр.
Сталинград үзе түгел иде бу. Сталинградның күкрәгенә пычак булып кадалган, аның йөрәген теләргә көчәнгән немец гаскәрләренең бераз тылдагы сул флангасы иде.
Ут эчендә калган шәһәр урамнарында дошман белән бугазга бугаз килгән сугышчыларыбызның хәлен җиңеләйтү, гитлерчыларга аларны буарга мөмкинлек бирмәү өчен, ул көннәрдә төньяктан да, көньяктан да безнең гаскәрләр дошманның флангаларына әледән-әле һөҗүм итеп тордылар.
Рифгатләр часте дә бирегә шундый максат белән китерелгән булып чыкты.
Алар иртәгә иртән сәгать алтыда дошман өстенә атакага барырга приказ алдылар.
Танклар белән атакага баруның нәрсә икәнен Рифгат белә иде инде. Шулай да ул үзен тыныч тотарга тырышты. Экипажларын җыеп, аларга иртәгә буласы сугышта үз роталары алдына куелган бурычларны аңлатты да барысына да хәзер үк ятып йокларга кушты.
— Атакага иң яхшы хәзерлек — йокы туйдыру, — дигән Кутузов ба-багыз...
Кайчандыр Лев Толстойның «Сугыш һәм тынычлык» романын укыган чагында хәтеренә кереп калган бу фикерне бик батыр итеп әйтсә дә, Рифгат үзе тиз генә йоклап китә алмады.
— Фу! Ни булды соң миңа? — дип уйлады ул үз-үзенә ачуы килеп. — Әниең җәеп биргән йомшак урын кирәкме әллә? — Ул плащпалаткага төренгән хәлдә, үзенең танкысы янында җиргә җәелгән бри- зент өстендә ята иде. — Бик шәп. Астыңда су җыелып ятмый. Өстеңнән ут явып тормый. Якын-тирәңә снаряд төшеп, яткан урыныңнан алып ыргытмый... Тагы ни кирәк?..
Ул ачу белән икенче ягына әйләнеп ятты. — Ни булды соң әле аңа болай?
61
Дөресен генә әйткәндә, аны, әлбәттә, иртәгә күрәселәре шомландыра, турыдан-туры үлем белән очрашу куркынычы аның нервыларына тынычлык бирми иде. Ләкин ул үзе бу турыда уйламады, уйламаска тырышты. Куркаклык — иң зур хурлык иде аның өчен. Шуңа күрә ул, күңелендә куркуга ошаган тойгы туганлыгын сизгәндәй булса, аны кешегә күрсәтми генә түгел, үзе дә танымаска тырыша, андый тойгыга баш калкытырга ирек бирми, аның белән исәпләшергә теләми иде.
Ята торгач, аның зиһене чуала башлады... Ул үзен япа-ялгыз оч- сыз-кырыйсыз дала уртасында калган итеп күрә иде инде. Рифгат шул бушлык уртасында әллә кайчаннан бирле адашып йөри, имеш. Ичмасам, бер генә ориентир да юк бит. Ничек итеп юл табарга кирәк! Өстәвенә, кайдандып килеп-килеп салкын җил исә...
Рифгат өшеп уянып китте. Күктә чекрәешеп янган йолдызларны күргәч, күңеленә бераз җылы кергәндәй булды. Ул плащпалаткасына ныграк төренеп, икенче ягына әйләнеп ятты. Бераздан тагын саташып уянды. Тагын йоклап китте, тагы... тагы...
Ниһаять, аиы уяттылар. Киң тигез офык өстендә таң шәүләсе җәелгән, күк йөзендә йолдызлар сүнеп бетеп бара, җир өсте тыныч иде.
Рифгат сикереп торды. Шундук үз ротасындагы экипажларны барларга, озакламый буласы атака алдында торган бурычларны тагын да бер кат аңлатырга тотынды.
Көнчыгыш як күк йөзен каплаган алсу кызыллык агара бара. Көн тизрәк яктырырга ашыга, офык артыннан көчле кояш күтәрелеп килгәнлеге бик ачык сизелеп тора иде. Ләкин кояш чыгарга өлгермәде, туп шартлаган тавыш ишетелде. Шул ук секундта бу гөрселдәүгә дистәләрчә икенче пушкалар, минометлар, гвардия минометлары кушылды. Әле генә шундый саф, шундый алсу-ак булган офык минут эчендә төтен аралаш тузан болыты белән капланды. Бөтен күк йөзенә нур чәчеп, тыелгысыз көч белән күтәрелеп килгән кояш, чыгарга куркып, тукталып калгандай булды...
Бу вакытта Рифгат бөтен экипажларын барлап чыгып, үз танкысы янына килеп баскан иде инде. Ул, планшетын ачып, картадагы ориентирларны тагын бер кат күздән кичерергә кереште. Кызу сугыш минутларында картага карап вакыт әрәм итәргә туры килмәсен. Бөтенесен күңелгә сеңдерергә кирәк.
Тик аның картасында күңелгә сеңдерерлек әллә ни юк. Алар бара- . сы һөҗүм юлы чынлап та Рифгатнең төшенә кергән очсыз-кырыйсыз буш тигезлектән аергысыз диярлек иде. һәм шул шомландыра да иде г аны. Мондый җирдә юл табу җиңел түгел. Тирә-ягыңны чамалап хәрә- ' кәт итәргә булышырлык бернинди билге юк — урман да юк монда, елгалар да, күлләр дә, бер-берсенә якын утырган авыллар да юк. Күксел әрем белән капланган чиксез дала гына бар. Менә шул далада < адашмаска кирәк, дошман көчләре тупланган балкаларга дөрес бара * белергә, кузгалып киткән урыныңны да югалтмаска кирәк...
Бөтен җирне тетрәткән туп үкерүләре туктарга өлгермәде, танк йөр-
■ түче механикның таныш тавышы ишетелде:
— Иптәш лейтенант, кызыл ракета!
5 һәм шундук колакларга бер генә секундка да тынычлык бирмәс . өчен юри тырышкандай, танклар үкерешергә тотынды.
к Рифгат автомат җитезлеге белән планшетын җыйды, билендәге парабеллумын ипләбрәк куйды, ялт итеп башня өстенә күтәрелде. Анна- ь ры кабаланмыйча гына, тирән итеп, күкрәк тутырып дала һавасын сулады да танк эченә сикереп төште. Шундук башына махсус танк
- шлемы киеп алды һәм телефон аркылы механигына команда бирде.
— Алга!..
3
62
Танклар, дала өстендә өермә уйнатып, алга, дошман позицияләренә таба атылдылар.
Рифгат, маңгае белән перескоп резинкасына терәлгән хәлдә, сугыш кырын күзәтеп бара. Гомерендә беренче күргән җирләр. Шулай да бу юл аңа таныш әле. Менә алар дошман тарафыннан миналанган кырны узалар. Ләкин артык куркырга урын юк. Төнлә белән безнең саперлар юл ачып куйган. Кичәге рекогносцировка һәм карта ярдәмендә Рифгат бу юлны бик яхшы белә...
— Ку әйдә!..
Менә алар ул шикле араны — мина кырларын узып та баралар инде. Ләкин алдагы юл тынычрак түгел, тагын да шиклерәк, куркынычрак. Әнә әрем араларында сизелер-сизелмәс кенә калкулыклар күренә. Дошман ныгытмалары. Окоплар. Алар бар да яңа гына актарып ташланган соры туфрак өемнәре белән капланган. Өсте-өстенә казылган снаряд чокырлары, базлар...
Юл тигезсез, чокырлы-чакырлы. Танк әле янтая, әле алга кадалып төшеп китә, әле текә чокыр ярларына терәлеп, борынын югары күтәрә... Шулай да Рифгаткә мондый юлдан бару күңелле. Безнең снарядлар эше бит бу! Артиллерия хәзерлеге шәп нәтиҗә биргән дигән сүз. Дошманның алгы сызыгын пыр туздырган. Немецнең каршылык күрсәтерлек хәлен калдырмаган. Чынлап та, ник бер җан әсәре каршы чыксын! Ник кенә бер туптан атсыннар яки граната ыргытсыннар! Яндыргыч банкылар белән һөҗүм итүче дә юк, пулеметтан сиптергәннәре дә сизелми. Әйдә, тизрәк алга. Биредә безгә эш калмаган!..
Алар дошманның алгы сызыгын үтеп, аның тылына чыктылар. Һаман да бернинди каршылык күрсәтүче юк иде. Ротадагы танклар барысы да исән, һәркайсы үз урынында. Дошман тылындагы тигезлекне таптап, алга очалар. Парадка чыкканнармыни?!
Бу тынлык Рифгаткә шомлы тоела башлады. Берәр мәкер бармы әллә монда? Әллә ул ялгыш юлдан барамы? Бәлки, бу тирәдә дошманның бернинди дә әһәмиятле объекты юктыр... Алай булмаска тиеш. Компас күрсәткән юл шушы. Бәлки, разведка ком-андованиегә ялгыш мәгълүмат биргәндер?.. Ни өчен соң югарыдан берәр төрле команда яки күрсәтмә дә юк?..
Рифгат, әйләнә-тирәне яхшылабрак күзәтергә теләп, люкны ачты һәм башын бөтенләй тышка чыгарып бара башлады. Чынлап та дошман тылымы соң бу? Яшь командир күңелендә туган бу мәгънәсез сорауга шул ук секундта бик ышандырырлык итеп җавап бирделәр: кы- рык-илле метр чамасы уңдарак әрем арасында немец каскасы селкенгәне күренеп калды, шул ук секундта Рифгатнең уң кашын нәрсәдер кинәт яндырып өтеп алды. Күз өстеннән чәптереп кан агарга тотынды.
Каршылык очрамаганга икеләнеп, сугышчан рухы сүрелә башлаган Рифгат, айнып, җанланып китте.
— Ах, подлец! — дип кычкырды ул, нәрсәгәдер шатланган кебек һәм немец солдаты күренгән якка борылып, йодрык күрсәтеп алды. Аның тавышы, әлбәттә, немецкә түгел, үзенә дә ишетелмәде. Шулай да ул тагын бер тапкыр кычкырмый түзә алмады. — Бирермен мин сиңа кирәгеңне! — Шуннан соң гына башын эчкә алып, люкны япты һәм танк йөртүче механикка боерык бирде.
— Митя, сыт шул үләксәне!..
Ул көнне рота командиры утырган танкның яссы чылбыр табанын канга буяган беренче гитлерчы шул булды.
Рифгатнең ярасы куркынычлы түгел иде. Гитлерчы тарафыннан командирның миенә турылап җибәрелгән зәһәр пуля, бер-ике миллиметрга ялгышып, аның кашын гына ертып узды. Рифгат аны, бәлки,
63
сизмәгән дә булыр иде, тик шактый кан агып уңайсызлады. Аның бер күзе бөтенләй кан белән капланып томаланды. Рифгат янәшәсендә утыручы башня укчысыннан ярасын бәйләтеп алырга мәҗбүр булды. Хәзер ул сугыш кырын сыңар күз белән генә күзәтә ала иде инде.
Аның каравы хәзер аңарда кайнар сугыш дәрте кабынып китте. Курку, шикләнү, икеләнү кебек ямьсез тойгыларның әсәре дә калмады. Аның бөтен барлыгын чиксез ярсу, үз көченә ышану хисе чолгап алды. Совет танкистының башына җитәргә теләп, үз башын танк табаны астына куйган немец солдаты нәрсә аңлатты аңа, нинди юнәлеш күрсәтте? — Моны Рифгат үзе дә әйтә алмас иде.
Илһам дип әнә шуны әйтәләр инде. Нинди генә эштә булмасын, кеше бервакыт шундый халәткә килә: аның озак вакытлар буенча акыл көчен эшкә җигеп тырышу нәтиҗәсендә алган белеме, тормыштан алган тәҗрибәләре, аңлы рәвештә алдына куйган теләге, йөрәк хисләре белән бергә кушылып, гаҗәеп бер тойгыга әверелә. Аның күңел күзе ачылып китә. Ул җиде кат стена артында ниләр барын күрә башлый. Каршындагы дошманының яки янындагы дустының башындагы уйла-рын, күңелендәге ниятләрен белә. Акыл үзе инстинктка әйләнә андый закытта. Кулдагы кораллар кешенең үз әгъзалары шикелле төгәл, җитез хәрәкәт итә торган булып китә.
Рифгат, якын-тирәдә киек барлыгын сизгән ау эте шикелле, ярсып алга омтылды. Уңдарак әрем арасында тагын берничә каска селкенгәне күренде. Рифгат аларны бастыру турында башка танкларга команда бирергә өлгермәде, беренче взводтан алда дошман машинасы күренүе турында хәбәр иттеләр-
Рифгат аны утка тотарга приказ бирде. Шул ук вакытта ул, машинаны үзе дә күрергә теләп, сыңар күзе белән алдагы сугыш кырын күзәтергә тотынды.
— Уңда! — диде укчы-радист.
Рифгат ул әйткән якка күз салды һәм тузан туздырып килгән бер җиңел машинаның сулга борылып, каядыр төшеп китүен генә күреп калды. Әйтерсең, немец машинасы аңа: кил монда! — дип кул изәде: Рифгат, әз генә дә уйланып тормастан, радио аша башка танкларга «минемчә эшләгез!» дигән сигнал бирде дә әлеге машина төшеп югалган якка ташланды. Ике-өч минут үтәргә өлгермәгәндер, аның машинасы зур бер балка кырына килеп чыкты. Шактый озынга сузылган тигез төпле бу чокыр эчендә дошманның чиксез күп техникасы тупланган базасы урнашкан иде.
— Нәкъ үзе! — дип куйды Рифгат, усал шатланып һәм шундук йөртүче механигына команда бирде. — Уңга, машиналар өстенә!
' Танк чокыр төбендә уң яктарак тезелеп торган бик күп автомашиналар өстенә юнәлде.
Рифгат, котлары алынган немец солдатларының кая барырга белмичә чокыр читенә таба йөгерешүләрен күреп, төзәүчегә команда бирде.
— Осколочным!
Пулемет, команда биргәнне көтмичә үк, эшкә керешкән иде инде.
• 4
I
Сталинград урамнарына үлем, һәлакәт ташу өчен үзләренә чират җиткәнне көтеп утыручы немец автомашиналары берәм-берәм танк астында калып, яньчелә, ватыла башладылар. Рифгатнең танкка утырып в йөри башлаганнан бирле мондый «урожай»га очраганы юк иде әле. Экипажда Рифгаткә караганда өлкәнрәк булган һәм танк сугышларын күбрәк күргән сугышчылар да бар иде. Ләкин аларның да, күбрәк
- оборона сугышларында гына катнашып килгәнлектән, мондый күңелле
- җәһәннәмгә туры килгәннәре юк иде. Биредә бер генә ядрә дә, бер генә
64
граната да әрәмгә китми. Әледән-әле бирелеп торган пулемет очередь- лары да котлары алынудан кая керер тишек таба алмыйча төрле якка ташланучы немец солдатларын дистәләп кенә саныйлар. Болар өстенә танкның авыр чылбыр тәгәрмәчләре дә бушка гына тәгәрәмиләр. Рифгат, шлемына беркетелгән махсус сөйләшү аппараты аша, әледән-әле радистның сөенче алган кебек шатлыклы тавыш белән хәбәр итеп торуын ишетә:
— Унөч солдат капут... унҗиденче машина сытылды... сугыш при- паслары склады шартлатылды...
Бөтен экипаж дәртләнеп, янып эшли. Пушка коручы танкист — кечкенә гәүдәле украин егете — бөтенләй җен шикелле кылана. Ул эчке күлмәгенә кадәр салып ташлаган. Аның тир белән чыланып ялтыраган бөтен мускуллары өзлексез уйнап тора. Күз иярмәс җитезлек белән хәрәкәт иткән кулларында әле осколочный, әле фугасный снаряд була. Шунда ук тагы буш гильза күренеп кала. Гильзаның кайнап торган самовар кебек эссе икәнлеген ул, әлбәттә, үзе генә тоя...
Танк эчендә гомумән эссе... Юк, гади эссе дию генә аз. Андагы кызулыкка, андагы бөркүлеккә, андагы тыгызлыкка, андагы дары төтененә адәм баласы ничек чыдый торгандыр?.. Чыдый гына түгел, шул җәһәннәм эчендә искиткеч тизлек белән шундый катлаулы мәсьәләләрне хәл итә, аеруча төгәллек сорый торган эшләрне башкара. Ул танк хәрәкәт иткән әйләнә-тирәне алдан да, арттан да, ян-яклардан да өзлексез күреп, күзәтеп бара. Берьюлы берничә цель күренә икән, секунды белән аның әһәмиятлесен сайлап ала. Минут түгел, секундлар эчендә ул цельнең нинди ераклыкта икәнен чамалый, аны атыпмы, сытыпмы юк итәргә кирәклеген билгели. Атарга кирәк булса, пулеметтанмы, туптанмы? Туптан булса, нинди снаряд кирәк — броня тишә торганымы, фугасныймы, осколочныймы, эз калдырып оча торганымы... нин- диләре генә юк аларның!..
Рифгаткә исә, шулар өстенә тагын ротасындагы башка танкларны да истә тотарга кирәк.
Командирлары артыннан шушы ук балкага килеп төшкән башка танк экипажлары да, әлбәттә, Рифгатнең командасын көтеп тормадылар. Андый вакытта нишләргә, алга килеп баскан бик күп цельләрнең кайсысын беренче чиратта юк итәргә кирәклекне һәр танкист белә: иң элек турыдан-туры үз машинаң өчен куркынычлы коралны сафтан чыгару ягын кара, калганы беркая да китә алмас!
Бу көтелмәгән һөҗүмнән башларын югалткан дошман көчләре акрынлап аңнарына килә башладылар ахрысы: танклар өчен куркынычлы цельләр торган саен арта барды.
Менә Рифгат ерак түгел бер танкның яна башлаганын күрде. Кем яндырды аны, кайдан аттылар? Командир өчен барыннан да элек шуны белү әһәмиятле иде. һәм ул, ерак та түгел, чокырның тармакланып кергән җирендә бер туп күрде. Теге танкны яндыручы шул булган күрәсең, хәзер ул ашыга-ашыга көпшәсен Рифгат утырган танкка борып азаплана иде.
Рифгат үзен прицельгә алырга ирек бирмәде, танкысын аңа каршы юнәлдерде. Пулеметтан ата-ата ярсып алга ташланган танк, дошман тубын бәреп егып, аның өстенә барып менде. Туп сафтан чыкты, ләкин танк та, аның өстенә менеп баскан килеш, моторы сүнеп, тукталып калды.
Рифгат, ярдәм эзләгәндәй, ихтыярсыз әлеге яна башлаган танк ягына күз салды. Бәхетсез танк куе төтен болыты эчендә күздән югалган иде инде. Башка танклар күренмәделәр. «Бу җәһәннәм чокырыннан чыгарга вакыттыр ахрысы, — дип уйлап алды Рифгат. — Ләкин соң түгел микән?»
Рифгат укчы радистка танкның астындагы люк-лазны ачып карарга кушты. Бәхетенә каршы, аста калган пушка люк-лазны ачарга уңайсызламый иде. Радист, танкның нинди хәлдә тукталганлыгын карап керү өчен, шунда ук чыгып та китте.
Ул арада, танкның ялгыз һәм хәрәкәтсез калуын күреп, кайдадыр чокыр читендә немец солдатлары хәрәкәткә килгәне сизелде. Автоматлардан ата-ата, кычкырышып, танкка якынлаша башладылар. «Ләкин танкның моторы туктаган булса да, аның ут көчләре исән иде: пулеметтан ут ачып, дошман солдатларын кире яткырдылар.
Радист исән-сау әйләнеп керде һәм танкның зарарланмаган булырга тиешлеген әйтте. Рифгат механик-йөртүчегә моторны кабызырга боерды. Мотор яңадан эшли башлауга, танкны артка чигендереп, җимерелгән туп өстеннән төшерделәр.
Күп тә үтмәде, исән калган танклар, инде дошман машиналарының һәм аның бик күп җанлы көчләренең каберлегенә әйләнгән чокырдан чыгып, яңадан бергә җыелдылар.
Командование белән элемтә юк иде. Рифгаткә, алдан билгеләнгән бурычлардан чыгып, үз алдына хәрәкәт итәргә туры килде. Алар тагын бераз эчкәрәк үтеп, немецләрнең күрше участоктагы алгы сызыкка сугыш припаслары ташый торган юлларын кисәргә тиешләр иде.
Ләкин бу бурычны үтәү җиңел булмады. Дөрес, алар үзләре эзләгән кЗлны таптылар. Аңа шактый якын килеп, Сталинград ягына узып баручы зур-зур йөк машиналарын тупка тотарга, хәтта аларның бер- ничәсен сафтан чыгарырга да өлгерделәр. «Ләкин шундук Сталинград ягыннан тәреле самолетлар төркеме килеп җитте. Алар, безнең танклар өстендә әйләнеп, бомбалар ташларга тотындылар.
Танкистлар болай да шактый арыган иде инде. Рифгат утырган танкның йөртүче-механигы чукракланган, ул хәзер махсус сөйләшү аппараты аркылы әйткән команданы ишетми, Рифгат, алга барырга кирәк булса, аның аркасына учы белән баса, уңга борылырга кирәк булса, кулын уң як иңбашына «куя, туктатырга теләсә — якасыннан артка таба тарта. Туп корып торучы кечкенә гәүдәле украин егете дә хәзер баягыча җенләнеп эшли алмый: командирына самолетны күрергә мөмкинлек бирү өчен люкны ачып торган вакытта, пуля тиеп, аның ике бармагы өзелде. Укчы-радист та, кайнап торган сугыш эчендә танкнын тыш ягына чыгып кергәннән соң, шактый күңелсезләнеп калды...
Мондый хәлдә дошман тылында яңадан-яңа атакаларга күчү, әлбәттә, мөмкин түгел, булган кадәресе дә бүгенге һөҗүм алдына куелган бурычны үтәлгән исәпләргә җитәрлек иде инде. Хәзер иң яхшысы: : калган танкларны исән-сау килеш кире үзебезнең якка алып чыгу будыр...
Шулай иде Рифгатнең нияте.
Тик дошман самолетлары бик әрсез һәм зәһәрле булып чыктылар. -Танк җимертә торган туплардан атып, бомбалар ташлап, яндыргыч банкалар ыргытып, танкистларны бик авыр хәлдә калдырдылар. Берьюлы диярлек тагын ике танк сафтан чыкты.
Калган танклар белән маневр ясап, Рифгат үзебезнең якка таба .чигенде. Ниһаять, бер уңайлы чокыр туры килеп, шунда яшеренделәр. 'Самолетлар китте. Уф!.. Кайтып җитәргә дә күп калмады. Алгы сызык- ны гына үтәсе бар.
Ләкин немецнең алгы сызыгы аша кире үзебезнең якка үтү баягы “кебек ансат булып чыкмады. Иртән өзеклек ясалган участокны дошман бик шәп ныгытып, ике яктан да туплар куеп өлгергән иде.
Рифгат үзеннән алдарак һәм уңдарак баручы танкның кинәт тук- а талып калуын һәм бик каты төтенләп янып китүен күрде. Кайдан аталар? Ул перескопны тиз генә сулга борды. Анда тагын бер танк, дөрләп ** яиа-яна, алгы сызык аша җаифарман үзебезнең якка чаба иде.
5. »С. Ә,- № 11. ег
66
Кайдан аталар?
Ниһаять, укчы-радист күреп хәбәр итте: уң яктан, яртылаш җир астына төшереп яшерелгән пушка атып тора икән. Рифгат аның әлеге, яна- яна үзебезнең якка чыгып баручы танк артыннан атып торган чагын күреп алды һәм шундук осколочный белән корырга приказ бирде. Ләкин туп корып торучы — күптән түгел генә ике бармагы өзелгән егет — кирәкле җитезлек күрсәтеп өлгерә алмады, дошман пушкасы аларның үзләренә каршы борылды. Шул ук секундта моңарчы бик күп туп ядрәләренә түзгән Т-34 нең броня стенасын тишеп, термит снаряды килеп керде. Бу инде танк эченә җәһәннәм үзе килеп керү белән бер иде.
Рифгат, ике кулы белән битен каплаган килеш, бик аз вакытка гына хәрәкәтсез калды. Аның башында: «Бетте, бары да бетте!» дигән уй чагылып узды. Нинди дә булса өметсезлек яки үкенү хис итмәде ул. Хәтта бер мизгелдә ул котылгысыз үлем белән килешкән дә кебек булды. Җитәр, әле дә күп шаярдым үлем белән...
Ләкин кул аркаларын, яңакларын, борын яфракларын өзеп-өзеп алган коточкыч кыргый әрнү аны капыл айнытып җибәрде.
Юк! Актык сулышка чаклы^ кимендә аңны җуйганчы...
Ул шашкын җитезлек белән сикереп торды, ике кулы белән берьюлы люкны бәреп җибәрде. Кызган корычка тигәч, аның куллары эссе табага салынган ит кисәге шикелле чажлап куырылып алдылар. Уч тереләре кубып, люкка ябышып калды.
Рифгат тын алмыйча хәрәкәт итте. Тагын бер генә суласа да ялкынга капланып һушын җуясы иде...
Экипаждагы башка танкистлар үлгән идеме, әллә стенадан чәчелгән кыйпылчыклардан яраланып аңнарын җуйдылармы — бернинди хәрәкәт күрсәтмәделәр. Шулай да Рифгат иптәшлек хисен җуймаган иде әле. Ул, бер сулыштан сикереп чыгып, аларга да юл ачмакчы иде.
Бәхетсезлеккә каршы, шунда аның сул аягы үзе утырган утыргыч белән пушка арасына кысылган булып чыкты. Ашыгыч арада төрлечә боргалап карау бернинди ярдәм итмәде. Әйтерсең, ниндидер явыз көч үзенең корыч куллары белән аны юри шулай аягыннан тотып җибәрми тора: тукта, качма! Пешә төш!—ди.
Битләре, куллары, тәненең барлык ачык урыннары ялкын эчендә калып, әрнүнең артык чигенә җиткән Рифгат аерым әгъзаларындагы авыртулар белән исәпләшеп торырлыктан узган иде инде. Ул, аягының кысылган башын өзеп алырдай булып, җан ачуы белән тартты. Ычкынды бугай... Әллә чынлап та өзелеп үк калдымы?.. Ул, ярым аңын җуйган хәлдә, люктан тышка атылды... Озак тын алмыйча торудан шартлар чиккә җиткән кеше күкрәген тутырып сулам акчы булды. Ләкин -инде танкның тыш ягында булса да, ялкынлы төтенгә капланып, егылып китте...
Аннары ниләр булганын Шакирдан сорыйк.
5
Шакир.
Ниләр генә кыйланмады ул бүгенге сугышта. Теге чокыр эчендә йөргәндә ул дошманның техникасын булсын, җанлы көчләрен булсын, әлбәттә, Рифгаттән ким кырмады.
Гомумән егетнең күңеле күтәренке иде. Сугыштан туймаган иде әле ул, балкада тупланган немец көчләрен тар-мар иткәннән соң, әлеге юл буена чыгып яңа позиция алгач, аның шунда озаграк торасы, дошманның тагын берничә машинасын бәреп ватасы килгән иде. Самолетлардан курыкмаска иде нияте, ничек тә маневр ясап, алардан исән котыл- макчы да сугышны дәвам иттермәкче иде. Нигә дәвам иттермәскә? Аның взводындагы танклар барысы да хәрәкәттә. Экипажлар исән.
Сугыш припаслары да бетмәгән. Ләкин нихәл итәсең! Дисциплина! Рота командирына буйсынырга туры килде...
Аның каравы менә, инде үзебезнең якка чыгарга да. .күп . калмады дигәндә, шундый кызу эш килеп чыкты.
Аның взводы арттарак калып, уңнанрак килә иде. Шакцр, алдагы танкларның бәлагә очравын күрү белән, дошманның ут нокталары кайда икәнлеген бик тиз аныклады һәм шундук осколочный снаряд җибәреп, әле генә Рифгат танкысын яндырган тупны сафтан чыгарды. Взводындагы башка танклар да егетләрчә хәрәкәт иттеләр: дошманның иң куркыныч урыннарга куелган тагы ике тубы тынып калды. Берничә немец артиллеристы пулемет уты астына эләкте.
Шакир үзенекеләргә янган танклар янына барырга, .экипажларыннан исән калган кешеләр булса, аларпы коткарырга приказ бирде һәм үзе машинасын туры Рифгат. танкысына таба юнәлдерде. Ләкин шул вакытта кайдандыр сулдан өч немец танкысы килеп чыгып, аларга ата башладылар.
Бу хәл Шакирны куркытмады, бәлки аны ярсытып кына җибәрде. Немецләрнец ул вакыттагы Т-3 маркалы урта танклары безнең Т-34 нең бронясын тишәрлек туплар белән коралланмаган икәнлеген Шакир белә иде. Ә безнең снарядлар аларның бронясын үтеп керә ала...
Шуңа күрә Шакир ул танкларга каршы кабыргасы белән туры килүдән дә курыкмады, алларыннан узып китеп, аргы танкның яи-ягы- на чыкты һәм теге моңа каршы борылганчы броня тишә торган снаряд белән кабыргасына берне утыртып та өлгерде. Немец танкысы тукталып калды. Очкылык тоткансыман бер-ике тапкыр талпынып, калкынып куйды һәм шундук куе төтен чыгарып яна башлады.
Шакир дошманның икенче танкларын эзләргә кереште. Ләкин алары шактый еракта качып- баралар иде инде.
Шакир яңадан Рифгат танкысына таба юнәлде.
Танк һаман яна иде әле. Ләкин ул янып кына калмаган, шактый нык җимерелгән дә. Күрәсең, аның эчендәге атылып бетми калган снарядлар шартлап шулай үзен имгәткәннәр...
Аның эчендә исән кеше калган булу ихтималы күптән юк иде инде. Ә менә кайберәүләренең чыгып өлгергән булуы мөмкин. Анысы була торган хәл... «
Ләкин якын тирәдә тередән булсын, үледән булсын — бернинди . кеше гәүдәсе күренмәде. Тик бу урыннан үзебезнең якка таба кырык- илле метр чамасы читтәрәк бер гәүдә селкенгәне күренде. Йөзендә кеше төсе калмаган танкист гәүдәсе мең газап белән алга таба шуышырга азаплана иде.
Аскы люктан чыгып, яралыны танк эченә алдылар. Бөтен җире кара янып эштән чыккан һәм хәзер инде берни сизмәс дәрәҗәдә аңын югалткан бу кешенең, петлицасындагы билгеләренә һәм билендәге парабеллумына карап, Рифгат икәнлеген белделәр.
Рифгат бары санбатта гына аңына килгәндәй булды. Аңына килү дигәне дә ярым саташудан гыйбарәт иде аның. Ул берничә тапкыр «Әни!» дип дәште. Үзенең ярасын бәйләүче сестралар арасыннан һа- = ман әнисен эзләде. Шул ук көнне кичкә каршы аны самолет белән тыл- Z’га озаттылар.
Озатучылар арасында Шакир да бар иде.
Менә ул бөтен башы һәм куллары марля белән чорналган, тик сы- ■ пар күзе генә бераз ачык калган килеш, носилка өстендә ятучы иптәше з янына килде.
— Рифгат!
Рифгат, күзе зарарланмаган булса да, кабаклары бик каты өрел- . гән булганлыктан, Шакирны юньләп күрә алмады. Ул аны тавышыннан таныды, ч
: 5* 67
68
— Шакир, син алын чыктыңмы мине?
— Кем алып чыккан булса да, исән калуың важно!
— Рәхмәт, Шакир. Ләкин исән калу...
— Бирешмә, Рифгат! Синең белән без бергәләп әле...
Адәм рәтле генә сөйләшеп яткан Рифгат, шунда тагын, Шакирны бүлдереп, кызганыч тавыш белән көтелмәгән сорау биреп куйды.
— Әни мондамы?
Шакир аптырап калды.
— Әниең тегендә көтеп тора инде сине, — диде, — өйдә. Шунда кайтасың инде, әниең янына. Анда син бик тиз сәламәтләнерсең.
— Әни...
— Миннән сәлам әйт!—диде Шакир.—Миләүшәгә дә әйт.
— Миләүшә?
— Әйе, миннән Миләүшәгә сәлам әйт.
— Нинди Миләүшә?..
Шакир үз алдына башын чайкап куйды. Миләүшәне дә онытырлык булгач, егетнең эше шәптән түгел, — дип уйлады ул.
Рифгат бу минутта чынлап та дөньяда Миләүшә барлыгы турында бөтенләй оныткан иде.
һәм ул шул онытудан аны бервакытта да кире исенә төшерә алма- са, яхшырак буласы икән...
6
Алай булмады шул.
Шакирның Рифгатне юатырга теләп кенә әйткән сүзләре чынлап та дөрескә чыкты: аны турыдан-туры әнисе янына, ук булмаса да, туган иленә — Казанга китерделәр, һәм ул госпитальгә урнашып, хәле әз генә төзәлә башлау белән, Миләүшәне исенә төшерде. Ләкин исенә төшү белән үк үзе турында аңа хәбәр итәргә ашыкмады. Яралыларның хәлен белү, күңелләрен күтәрү өчен госпитальгә университетның нәкъ үзеннән төрле студенткалар килеп йөри, алар аша сорашырга, үзеңә кирәк кешене табарга да мөмкин иде. Рифгат исә, сөйгәне ни хәлдә икәнен бик беләсе килсә дә, аның турында кешедән сорашмый торырга булды. Хат та язмады. Куллары каләм тотарга ярамаганнан түгел, болай — үзенең биредә икәнен хәзергә белдерәсе килмәде. Аның бу коточкыч кыяфәттә сөйгән кызына күренәсе килми иде.
Миләүшәгә генә түгел, хәтта ул үзенең Казанда ятуы турында әнисенә дә хәбәр итми торуны яхшырак күрде. Чөнки аның яралары, болай карап торуга кешене куркытырлык дәрәҗәдә яман булып күренсәләр дә, артык куркыныч булып чыкмадылар. Врачлар аңа бик тиз сәламәтләнү вәгъдә иттеләр: — күп дигәндә ике айдан әүвәлгегә Карагандада чибәррәк егет булып чыгарсың — диделәр. Төзәлеп чыккач инде, һәрхәлдә, берничә көнгә генә булса да, отпуск аласына Рифгат ышана иде. Шуңар күрә ул үзе турында әнисенә вакытсыз белдереп, аны кирәксез хафалануларга дучар итәргә теләмәде. Көтмәгәндә генә сәламәт килеш кайтып керсәм, үземә дә күңелле булыр, әни дә куанып бетә алмас, — дип уйлады.
Көн арты көн узган саен аның яралары төзәлә, хәле җиңеләя бар ды. йөзенең артык нык янмаган урыннары, бит алмалары һәм маңгай турылары кубын төшеп, кабыгы суелган яшь бәрәңге төсенә керделәр Тик уң як чигәсе белән куллары катлы-катлы кутыр белән каплангаг хәлдә иде әле. Өстәвенә әлеге танкта чакта кысылган аягы һаман авыр тыл ачуын китерә иде.
Озакламый аны тагын да җиңелрәк яралылар палатасына күчерде ләр. Рифгат хәзер үз яннарына килеп йөрүче студенткаларга ныгра!
69-
игътибар итә башлады. Кызлар аңа барысы да сайлап җыелган кебек матур күренделәр.
Рифгат, янына килүче кызларның күзләренә, чырайларына карап, үзенең хәзерге кыяфәте аларга ничек тәэсир итүен белергә тырышып карады. Чирканмыйлармы? Кызганып карамыйлармы? Юк, бер дә андый хәл сизелми. Кызлар, кайсы гына булмасын, аның белән сөйләшкәндә, берни булмаган төсле, бик табигый итеп, ягымлы чырай белән, шундый үз итеп, хәтта яратып сөйләшәләр... Әллә артистланалармы? Яралының күңелен төшермәс өчен, юри шулай аның ямьсезлеген күрмәмешкә салыналармы?
Чынлап та, алар бит әнә Рифгат белән янәшә караватта ятучы борынсыз Захар белән дә шулай, берни булмагандай көлеп, елмаеп кына сөйләшәләр. Тик ул борынын өздергән чуваш офицеры үзе сүзчән түгел, югыйсә аның да яныннан китмәс иде бу кызлар. Ә ул мескеннең бит йөзенә карарлык түгел. Алла сакласын дими, ни диярсең... Ә бәлки Рифгат үзе дә башкаларга шулай күренә торгандыр?..
һәм ул артык уйланып тормыйча, университеттан килеп йөрүче бер чая телле рус кызыннан тотты да сорады:
— Әйтегез әле, Валя, — диде. —Минем бу кыяфәтем бик ямьсезме?
Иңенә эленгән кечкенә ак халат астыннан килешле булып зәңгәрсу ефәк косынкасы күренеп торган сары чәчле кызның ак чырае алсуланып китте. Ул, күзләренең саф зәңгәрлеген күрсәтә төшәргә теләгәндәй, сөрмәле керфекләрен сирпеп, маңгай астыннанрак карап алды һәм хәйләкәр көлемсерәп:
— Комплимент ишетәсегез киләме? — диде.
— Юк, мин чынлап сорыйм.
Кыз аңа җитди чырай белән җавап бирде.
— Сез бик матур кеше.
— Шулай да, зинһар, чынын гына әйтегез әле: минем кәяфәтем жирәнгеч тоелмыймы?
Валя хәзер инде аңа, зәһәрсез генә итеп булса да, ачулана ук башлады:
— Исем китә минем сезгә, Родя, — диде ул. — Ир кешегә үзенең йөзе турында шулкадәр борчылу нигә кирәктер- Бигрәк тә, сезнеке шикелле, йөзендәге бөтен әгъзасы сәламәт кешегә!
Көтмәгәндә генә әлеге күрше караватта ятучы борынсыз Захар да. сүзгә кушылып куйды:
— Сүли шунда юкны, — диде. — Менә минем хәлдә булсаң икән...
— Синең дә әллә ни зарланырлыгың юк, — диде аңа Валя. — Борын — хәзерге хирургия өчен проблема түгел. Әүвәлге борыныңнан да матур итеп, яңа борын ясап бирерләр үзеңә.
— Ай, телең белән әйбәт майлыйсын, кызый. Рәхмәт тәмле сүзеңә.
— Нигә? Әз-мәз яра эзе кала икән, ир кешегә матурлык кына өсти ич ул.
«Шакир да шулай дигән иде бит, шайтан!» дип уйлап алды Рифгат. Аннары, кыз каршында акланырга теләгәндәй, үзенең ни өчен борчылуын әйтеп салды.
— Беләсезме, Валя, ни өчен мин сезгә андый сорау бирәм. Сез укый торган университетта минем бер таныш кызым бар...
Валя бу мәсьәләдә кызларга гына хас '«булган сизгерлек белән аның хәлен бик тиз аңлап алды.
— Шулаймыни? — диде. — Нигә аны әллә кайчан әйтмәдегез? Кем ул?
— Миләүшә исемле. Иптәш кызлары аны Миля дип йөртәләрдер. Баязитова.
— Миля Баязитова?
— Әйе, химфакта.
70'
• — Химфак? Бик яхшы. Л1ин аны обязательно табып, сезнең янга алып килом.
— Юк, зинһар, минем турыда әйтми торыгыз. Тик хәзергә белеп кенә килегез.
: — Ни өчен алып килмәскә? Беләм. Сез аны яратасыз? Яралы килеш аңа күренергә уңайсызланасыз? Бөтенләй юләр икәнсез. Нәкъ менә шушы хәлдә күрсен ул сезне. Соңыннан бит теләсәгез дә болан матур итеп бизәнә алмаячаксыз.
. — Юк, чынлап та. Зинһар, шаяртмагыз. Бары белеп кенә килегез, химфакта бармы шундый кыз.
— Миләүшә Баязитова?
— Әйе, Газизовна.
* — Газизовна? Яхшы...
Егетнең күңеле тынычсызланып калуын Валя да сизенгән булган, күрәсең, ул үзенең чиратын көтеп тормыйча, икенче көнне үк палатага килеп керде һәм туп-туры Рифгат янына узды. Кыз бүген гадәттәгегә караганда шатрак иде.
— Сезнең өчен махсус кереп чыгарга булдым, — диде ул, хәтта исәнлек-саулык та сорашып тормады. — Шатланыгыз, сөекле Миләүшәгезне таптым.
— Таптыгыз?
— Тик, кызганычка каршы, Милягыз хәзергә Казанда түгел. Югыйсә, ай-ваегызга карамыйча, яныгызга алып килә идем үзен...
Рифгат, түземсезләнеп, соравын кабатлады.
— Кайда соң ул?
— Беренчедән, ул химфакта түгел, ә геофакта...
Рифгат әсәренеп китте.
— Ә? Геофак?
' — Әйе, ул күптән инде химфактан геофакка күчкән. Икенчедән, ул яздан бирле Казанда юк, бүгенге көндә кайда икәнен дә өзеп кенә әйтә алмадылар. Алар практикада. Татарстан районнарында нефть эзләп йөриләр... Ә инде управляющие кирәк булса, анысы Ялантау шәһәрендә, ди.
Валяның «геофак» дигәннән башка сүзләре берсе дә юньләп Риф- татнең колагына кермәгән иде. Тик аның кабалана-кабалана озын итеп такылдавы «Ялантау» исеменә килеп терәлгәч кенә, егет тагын сагаеп киткәндәй булды.
— Туктагыз әле,—диде ул, акылын башына җыеп бетә алмыйча.— Ялантау дидегезме?
— Әйе, Кама буенда шундый бер шәһәр бар. Бәлки, беләсездер дә...
< — Белмәгән кая... Нәрсә бар дидегез анда, Ялантауда?
— Управляющийлары шунда, ди.
— Нинди управляющий?
— Комбинатныңмы шунда, нефть эзли торган, ә юк, трест. Әйе, газ- трест нефть татразведканың, бугай, канцеляриясе Ялантауда, ди. Теләсәгез хәзер управляющийга хат язып сорыйбыз, табып бирерләр.
— Юк, рәхмәт, — диде Рифгат, хәлдән таеп. — Ашыкмыйк. Бераз уйлыйк. Мин бик арыдым әле.
Валя, яралының төсе китүен күреп, сагая калды.
.. — Гафу итегез, мин бик күп лыгырдап, сезне борчыдым ахрысы. Ятып торыгыз. Мин тагын килермен әле...
— Рәхмәт сезгә, Валя. Борчылмагыз...
■ Хушыгыз, Родя. Хәзер инде сезгә дә борчылырга урын юк. Ми-ләүшәгез табылды. Алар озакламый Казанга кайтырга тиеш. Сау булыгыз...
ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК
ЯШЬ ӘЛЕ УЛ
1
Ә Миләүшә бу вакытта Шөгер районындагы бер урманлы тау итәгендә, өзлексез сибәләгән көзге яңгырдан ышыкланып, таза гәүдәле яшь кенә бер инженерның киң плащы эчендә утыра һәм, сулъяк иңе белән егетнең рәхәт куен җылысын тоеп торган хәлдә, тәмләп-тәмләп, ат итеннән пешерелгән майсыз гына казылык ашый иде.
Үзен чиксез бәхетле тоя иде ул бу минутта. Рифгат турында уенда да юк иде аның. Шулай ук Шакир турында да исенә бер кереп чыкса- ■чы...
Аны куенына алган егет иркәләп кенә сорау бирде:
— Я, Миләүшә, ничек? Бераз җылындыгызмы?
— Рәхмәт, сезнең бу плащпалаткагыз шундый җылы...
— Армейский шул ул, җан кисәгем.
— Шулай да, миңа болан утыру бер дә килешми инде.
— Ник килешмәсен?
— Әгәр дә минем шушылай утырганымны әни күрсә, нишләр иде икән, мескен? Коты очар иде.
— Яңгыр астында ялгыз күшегеп утырганыгызны күрсә, сез аңа кызганычрак тоелмас идегез микән?
Миләүшә, аның соравын ишетмәгәндәй, иркә генә тавыш белән үз фикерен дәвам иттерде:
— Беләсезме, минем геофакка күчүемә әни бик нык каршы торды. Нәрсә дип? Кыз кешегә кулай һөнәр түгел, янәсе. Бер урында гына тормыйча, һаман күчеп йөрергә кирәк булачак. Әллә кайларда, тау- таш араларында, җил-яңгыр асларында җәфа чигәргә туры килер... Шундый аулак, куркыныч урыннарда җиде ят кешеләр белән япа- ялгыз калган чакларың булыр, алла сакласын! — Миләүшә бу сүзләрдән үзе үк кычкырып көлеп җибәрде.
Ләкин егет аңа кушылып көләргә ашыкмады.
— Бер дә көлке сүзләр түгел, — диде ул.
— Көлмичә, шушы бит инде ул аулак, куркыныч урын. Ә җиде ят кеше — менә сез. Сезнең белән япа-ялгыз утырам — ә миңа куркыныч түгел. Рәхәт. — Ул егетнең куенына кысыла төшеп, тагын дәвам итте. — Тау-таш араларында да йөрдем. Җил-яңгыр асларында да булдым. Берсе дә минем өчен җәфа чигү түгел. Рәхәт. Мин быелгы җәемнән шундый канәгать, шатланып бетә алмыйм.
— Ләкин әниегезнең борчылуы да бөтенләй урынсыз димәс идем мин.
— Ник алай дисез?
— Дөрес, сезгә рәхәт. Дөнья белән бәйләнмәгәнсез. Тормышта та- ; мыр җибәрмәгәнсез. Сезгә әле диңгез тубыктан. Ләкин сез бит һаман да менә шулай, ирекле кош шикелле, яшь кыз булып кына яши алмассыз. Олыгаерсыз, ана булыр чагыгыз җитәр. Тормышка бәйләнерсез. Әниегез боларның барын да уйлый бит.
Миләүшә бик аз гына аңардан читкәрәк тартыла төште һәм җитдиләнеп, егетнең йөзенә карады:
— Нәрсә, сез миңа бу юлны ташларга киңәш бирәсезме?
Егет аны иңбашыннан кочып, яңадан үзенә кыса төште.
— Юк, андый киңәш бирмим, — диде. — Тик ул якларын да уйла- L дыгызмы дип кенә сорыйм...
Тау борылышы артыннан арба шыгырдаган тавыш килде, әкрен ■генә кешеләр сөйләшкәне ишетелде.
7i
72
Миләүшә ялт итеп егетнең куеныннан чыкты. Арты кыска калдырып киселгән чәчен сыпырып, башына күн кепкасын киде, янтавына аскан көрән кыр сумкасын рәтләп, аңа ашалып бетмәгән казылык кисәген тыгып куйды. Аннары шактый искергән чаңгычылар костюмы өстеннән тиз генә үз плащын киеп алды һәм ярым пышылдап егетне кисәтеп куярга ашыкты:
— Карагыз аны. иптәш прораб, — диде. — Зинһар миңа башкалар янында аерым игътибар күрсәтергә тырышмагыз. Онытмагыз: сез начальник, мин гади эшче.
— Беләм, — диде прораб. — Тыныч булыгыз. — Аннары ул Миләүшәгә. начальник тавышы белән мөрәҗәгать итеп: — Әйдәгез, иптәш Баязитова! — диде дә, тау борылышы артыннан чыгып килүче арба- лыларга каршы атлады.
Миләүшәнең, үзе әйтмешли, шундый «җиде ят ир-ат» кочагына шундый тынычлык белән кереп сыенырлык хәлгә килүе, әлбәттә, беркөн эчендә генә булмады.
Кышкы каникул вакытында Ялантауга кайтып, Кәримә белән сөй-ләшкәннән соң ул Рифгат белән Шакирга хат язып салу белән генә тынычлана алмады. Кәримәнең, очраклы төстә генә булса да, геофак турында, Татарстанда нефть эзләү турында әйткән сүзләре дә кызыксындырды аны. Ул һаман да патриотлыкны балаларчарак аңлый торган беркатлы нарасый иде бит әле. Сугыш вакытында турыдан-туры фронт өчен, илнең оборона куәтен ныгыту өчен күзгә күренерлек берни дә эшли алмавына бик каты эче пошкан чаклары була иде. Шуңа күрә тартынып-нитеп тормады, күргән-белгәннәреннән сорашып, туп-туры трестның управляющиена барды да керде.
Татарстан районнарында нефть эзләү буенча 1939 нчы елда ук төзелгән һәм хәзер, сугыш вакыты буларак, эвакуация тәртибендә Ялантауга күчерелгән Татнефтегазразведка трестының идарә башлыгы шушы эшкә җаны-тәне белән бирелгән энтузиаст бер геолог иде. Өстәвенә бик күп яшь геологларның сугышка җибәрелүенә, ал арның да бик күбенең инде һәлак булулары турында хәбәр алынганга күрә һәм трест алдында торган зур эшләр өчен гомумән кадрлар җитешмәүгә эче пошып та йөргән чагы иде. Ул Миләүшәне бик якты чырай белән кабул итте һәм трест алдында торган бурычлар турында, геологларның тоткан урыны, бигрәк тә аларның хәзерге авыр сугыш елларындагы роле, илнең экономик куәтен күтәрү мәсьәләсендә аларның ни дәрәҗәдә зур әһәмияткә ия булулары турында шундый итеп сөйләп бирде, Миләүшә тәмам эреде дә төште. Куе кара кашлы, янып торган кара күзле бу кеше утыз — утыз биш тирәләрендә генә булса да,. Миләүшәгә бик олы булып күренде. Аның авызыннан чыккан һәрбер сүз ААиләүшә өчен бәхәссез хакыйкать иде. Шул минуттан башлап, геология фәне аның өчен изге булып әверелде. Трест алдында торган эшләр исә бүгенге көннең иң әһәмиятле, иң актуаль, иң мактаулы бурычлары булып гәүдәләнделәр.
Ә язын инде Миләүшә, университетның геофак студенткасы сыйфатында, Ялантаудагы трестка практикага кайтты.
Аны җир катламнарын картага төшерүче партиягә коллектор итеп алдылар. Партийнең начальнигы яртылаш чал кергән кечкенә мыеклы инженер иде. Ул, Миләүшә белән күп сөйләшеп тормады, аны прорабка җибәрде.
— Әнә Тәбәнәкев сезгә барын да аңлатыр,—диде.
Әлеге Шөгер районындагы бер тау итәгендә Миләүшәне үзенең армейский плащпалаткасы эченә алып, куенында җылытып утырган' егет шул Тәбәнәкев иде инде-
73
Башта, әле үзен күрмәс борын, Миләүшә аны, ягъни үзенә иң якын начальник буласы кешене, фамилиясенә карап, кечкенә буйлы, юантык гәүдәле бер абый сыйфатында күз алдына китергән иде. Ә үзен күргәч, нәрсәгә икәнен үзе дә аңламастан, куанычлы гаҗәпләнеп: «Менә сица Тәбәнәкев!» дип куйды: прораб шактый озын, зифа буйлы, ирләрчә көч һәм яшьлек шәүләсе балкып торган карасу ал йөзле бер кеше иде. Миләүшә аның өстендә хәрби гимнастерка, билендә киң каеш булуына игътибар итмәде. Шулай ук кызылы уңа төшкән, яка очларында кара- кучкыл шакмак булып калган өчәр-өчәр дүрткел эзләрен дә күрмәде. Хәтта прорабның түш кесә каплавычына беркетелгән орден тасмаларына да исе китмәде. Аның каравы егетнең кашлары коңгыр кара, күзләре сөрмәле икәнлеге, ияк уртасы батынкы булуы (нәкъ Шакирныкы кебек икән!) һәм маңгаеның сулъяк почмагын югарыдан түбәнгә таба аркылы кискән яра эзе бер карауда ук аның хәтерендә калды-лар. Шуның өстеиә тагын бу йөздә кешене үзенә җәлеп итә торган ниндидер акыл яктысы чагыла кебек иде. һәм Миләүшәнең күңелендә Тәбәнәкевкә карата, аның белән сөйләшмәс борын ук, хөрмәт һәм ышаныч хисе туды. Ул аны нефть эзләү эшенең бөтен нечкә серләрен энәсеннән-җебенә кадәр белүче җитди инженер итеп кенә таныды.
Ләкин арада Тәбәнәкевкә башка төрлерәк карарга өлгерүчеләр дә табылган булып чыкты. Геофактан практикага килүчеләр арасында авызында бер дә сүз тотмый торган, күңеленә ни килсә, шуны теленнән әйтеп ташларга яратучы бер кыз бар иде. Исеме Эльза булса да, аңа беркем дә үз исеме белән дәшми, бар да Карамель дип кенә йөртәләр иде.
Әнә шул Карамель шаккатырды Миләүшәне.
— Күрдеңме? — дип пышылдады ул аңа, серле генә итеп.
— Кемне?
— Тәбәнәкевне инде.
— Күрдем, нигә?
— Бигрәк чибәр егет, әйеме?
Миләүшә, Карамель өчен уңайсызланып, аптырап китте.
— Китсәнә, — диде. — Нинди егет булсын? Шундый кешегә карата...
— Ник? Өйләнгәнмени? Хатыны кем икән?
— Китсәнә, зинһар, мин аны кайдан белим? Аның семьясында ни эшем бар минедо. Кит, кит, кызыксынмыйм да, беләсем дә килми... Ул .минем өчен өлкән абый кеше. Инженер, начальник. Бары шул гына.
Шулай дигән иде Миләүшә.
Ә менә Тәбәнәкевнең үзе белән сөйләшеп карагач, ул аның җитди инженер абый гына түгел, ә егет кеше икәнлеген дә сизде.
Практикага килгән студенткалар тәбәнәк кенә түшәмле һәм бөтен жире төрле зурлыктагы ялангач агач өстәлләр һәм өстәл яннарында утыручы кешеләр белән тулы тыгыз гына бер бүлмәгә җыелганнар иде. Тәбәнәкев, кулына салам төсле катыргы белән тышланган зур гына блокнот тоткан килеш, түрдәге бүлмәдән чыгып, уңга-сулга боргалана- . боргалана, өстәлләр арасыннан тышкы ишеккә таба узды. Ләкин . чыгып китмәде, .ишек кырындагы кечкенә өстәл янына килеп тукталды. • Кызлар прорабның чакыруын көтмичә үк аның янына килеп өелделәр.
— Миңамы? — диде Тәбәнәкев.
Кемдер аның үзенә сорау бирде:
— Иптәш Тәбәнәкев сез буласызмы?
Тәбәнәкев өчен өч-дүрт кыз берьюлы җавап бирделәр:
— Шул инде, шул, үзе.
7
Тәбәнәкев салам төсле катыргы белән тышланган блокнотын өстәлгә ачып салды да күтәрелеп кызларга карады. Аның сөрмәле күзләре ашыкмыйча гына хәрәкәтләнеп, бер кыздан икенче кызга күчә башладылар. Менә ул күзләр төркемнең бер читеннән икенче читенә таба узып, иң кырыйда торучы Миләүшәгә килеп төбәлделәр, һәм алар шунда кинәт нәрсәгәдер гаҗәпләнгәндәй булдылар. Янып, ялкынланып киттеләр. Миләүшә ни булганын үзе дә аңламастан, кызарып, башын иде һәм әкрен генә чигенеп, төркем артына яшеренде.
Шунда аның колагына акрын гына кемдер пышылдап сорау бирде:
— Уже?
Миләүшә сискәнеп күтәрелеп карады.
Бик мәгънәле генә елмаеп, аңа Карамель карап тора иде.
— Нәрсә?—диде Миләүшә, аны аңламыйча. — Нәрсә «уже?»
— Уже син аңа гашыйк?
— Кемгә? Ник?.. Кит, юләр!..
Миләүшә шулай, чын күңелдән рәнҗеп, чын күңелдәй ачуланып, Карамельгә арты белән әйләнде. Карамель аңа тагын нидер пышылдап, иңбашына тотынган иде, Миләүшә ярым ачык торган ишектән өй- алдына ук чыгып китте.
«Ничек итеп кешенең башына шундый уй килә икән? — дип уйлады ул, чын күңелдән гаҗәпләнеп. — Шулай, кешенең кем икәнен дә белмичә, гашыйк булырга мөмкин микәнни? Ә ни өчен алай карады икән соң миңа Тәбәнәкев? Нигә мин болай кызардым икән? Кызарса ни, олы кеше караса, кызарта инде ул. Әти турырак караса да кызара идем ич мин...»
Бу вакытта Тәбәнәкев кызларны берәм-берәм үзенә якынрак чакырып, исем-фамилияләрен язып ала, күбесенең кайсы як кешесе булуы белән кызыксына иде. Язылган кызлар берәм-берәм коридорга чыга, Миләүшә янына җыела башладылар^
һәм Миләүшә шунда Тәбәнәкевнең төрле ягы белән кызыксынучы кеше бер Карамель генә түгел икәнлеген белде.
— Прораб бик өметле кеше күренә, әйеме, кызлар? — диде берсе.
Шуңа ялгап, башкалары да Тәбәнәкев турында үз фикерләрен әйтергә, үз белгәннәрен иптәшләре белән уртаклашырга тотындылар.
— Бик ягымлы егет, чибәр дә, акыллы да.
— Әллә егет кеше, әллә балалар атасы? Кайдан беләсең?
— Геофакны былтыр гына бетереп чыккан инженер ул. Өйләнергә дә өлгермәгән, инженер булып эшләргә дә. Армиягә алганнар. Хәзер әнә яраланып кайткан.
— Бер дә яралыга охшамый ич.
— Маңгаендагы җөен күрмәдеңмени?
— Ә кулы?
— Андый гына яра өчен кайтарырлар сиңа хәзер.
— Аягында да бар ди.
— И, син белерсең инде барын да. Сиңа үзе бәйнә-бәйнә сөйләп биргәндер, чалбарын салып, аягын күрсәткәндер...
Кызлар чыркылдашып көлеп җибәрделәр. Тәбәнәкевнең аягы яраланган булуы турында әйтүче, гарьлегеннән кызарынып, үз сүзен исбат итәргә тырышты:
— Күрсәтмәсә ни, — диде. — Белгән кешеләр әйтте. Аны белүчеләр күп монда. Шушы Ялантау егете ич ул.
— Ялантауныкы? Алайса, аны Миләүшә беләдер.
һәм кызлар шунда ук Миләүшәне чолгап алдылар. Ләкин Тәбәнәкевнең Ялантау егете булуы Миләүшәнең үзе өчен дә бөтенләй көтелмәгән яңалык иде.
— Белмим,—диде ул. — Күргән-белгән кешем түгел...
Ул арада эчке яктан аның фамилиясен кычкырдылар.
75
— Баязитова!
• Миләүшә, бик җаваплы эшкә кичеккән кеше кебек, каушап, кабаланып, бүлмә эченә кереп китте һәм гаепле кыяфәттә Тәбәнәкев картына килеп басты.
— Сез кая югалдыгыз? — диде Тәбәнәкев кыюсыз гына.
— Мин биредә идем, — диде Миләүшә. Ул үз-үзен көчләп прорабка туры карарга мәҗбүр итте һәм шунда Тәбәнәкевнең үзенең дә нәрсәдәндер уңайсызланып кызарганлыгын күрде. Ләкин егет бирешергә теләмәде. Үзенең уңайсызлануын җиңеп, Миләүшәне баласытканрак тонда сораша башлады:
— Баязитова Миләүшә Газизовнамы? — диде.
— Әйе.
— Менә нинди зур кыз булгансыз икән сез хәзер, ә?
Миләүшә тагын үзенең кызарганлыгын хис итте. Ләкин үз чиратында ул да җиңелергә теләмәде.
— Сез мине беләсезмени? — дип сорады.
— Мин сезнең менә мондый вакытыгызны беләм, — диде Тәбәнәкев һәм учын аска каратып тоткан уң кулын өстәлдән әз генә биегрәк күтәреп күрсәтте.
Миләүшә аның уртадан ике бармагы өзелгән булуын күрде... Ләкин ике арада барган сүз җебен өзмәс өчен, моңар игътибар итмәскә тырышты.
— Мин нишләп сезне белмим икән соң?—диде.
Тәбәнәкев сабыр гына көлеп куйды.
— Мин бит председатель малае түгел.
Миләүшә аның шаярып сөйләшергә нияте барлыгын күреп, кыюлана төште. *
— Сезнең әтиегез кем соң?
— Бик мәгънәсез кеше минем әти, — диде Тәбәнәкев һәм, сүзне икенчегә борырга теләгәндәй, Миләүшәнең әтисе турында сорап куйды.
— Газиз абый ни хәлдә икән? Хат язамы?
Миләүшә әтисенең исән-сау икәнлеге, әнисенә хат язып торуы турында әйтте.
Тәбәнәкевнең чынлап та артык сөйләшәсе килмәдеме, әллә бу чибәр кыз белән вакытсыз сүз озайтып торырга башкалардан яхшысыима- ’ дымы — әңгәмәне бетерергә ашыкты.
— Ярый, — диде. — Бу әле партиябездә булган кешеләрне барлау гына. Эштә ныграк танышырбыз.
Миләүшә дә төпченергә яхшысынмады, Тәбәнәкевнең әтисе кем булуы турында тагын бер тапкыр сорыйсы килсә дә, сорамады. Тик хәленнән килгән кадәр тырышып эшләргә нияте барлыгын гына әйтте дә коридорга чыкты.
3
Хәзер инде аның үзенең дә прораб турында тиешеннән күбрәк • беләсе килә иде. Миләүшәне иң нык уйга калдырганы — Тәбәнәкевнең аның белән сөйләшкәндә кызаруы булды. Нишләп кызарды икән £ ул? Мине чынлап та электән белә иде микәнни? Әтине дә белә, ә үз әтисе турында әйтәсе килмәде. Ник икән? Чынлап та кем икән аның _ әтисе?
Миләүшә, әлбәттә, җитәрлек әрсезлек күрсәтсә үз партияләрендәге 1 эшчеләр арасында ук Тәбәнәкевнең кем малае икәнен белүче Ялантау кешеләрен таба алган булыр иде. Ләкин ул прораб белән кызыксынуын башкаларга сиздерергә теләмәде. Аның турында беләсе килгәннәрен өенә кайткач әнисеннән сорарга булды.
76
Тәбәнәкев дию белән генә аның кем булуы турында әнисе дә белмәгән иде. Сораша торгач, исенә төшерде:
— Ә-ә-ә, — диде. — Атлы Хәюрла малае булып чыкты инде ул, болан булгач.
— Атлы Хәюрла?
— Әйе. Ишеткән идем шул, мәктәптә сөйләгәннәр иде. Безнең мәктәптә укыган малай диделәр. Әллә кайчан инде, малай көенчә үк,, атасына баш бирмичә, Ялантаудан чыгып киткән булган. Өметсез нәрсәдер ул, атасына охшаса... Алма агачыннан ерак төшми...
Миләүшәнең күңелсезләнгәндәй булуын сизеп, әнисе сагая калды.
— Нәрсә, сиңа берәр сүз әйттеме әллә?
— Юк, — диде Миләүшә, ихтыярсыз кызарып. — Ул безнең прораб. Без җәй буе шуның кул астында эшләргә тиешбез.
Гөлниса ханым кызы өчен тагын да зуррак хафага төште.
Моңарчы әле ул, берни дә белмәгән хәлдә, кызым әллә кемнәр белән туры килер дип борчыла иде, хәзер исә аның Атлы Хәюрла малае кул астында китәсен белгәч...
— Әни, ни булды сиңа, — диде Миләүшә, куркынып.
— Бармыйсыңмы әллә, кызым, чынлап та, шул хәвефле юлга?
— И, әни, «булмастайны сөйләмә ииде.
— Атлы Хәюрла малае кул астында, дисең ич.
— Булса ни! Кем соң ул Атлы Хәюрла?
— Юньле кеше булса, әйтеп тә тормас идем, гөиаһысына кереп-- Гомер буена ат белән кешегә эшләп, алдап-йолдап йөргән бәндә шунда. Хәзер әнә казна аты белән үз кесәсен калынайтып йөри. Андый кешенең малае да...
— Ярар, әни, — диде Миләүшә, бу турыда артык сөйләшергә урын калдырмаслык итеп. — Миңа эш кадерле. Яраткан эшем. Тәбәнәкев белән икәүдән-икәү генә түгелбез ич. Адәм аягы басмаган аулак утрауга да китмибез. Әтисе кем булуда ни эшем бар минем. Үзенә кияүгә чыгарга җыенмыйм әле...
Әнисенә шулай дип чыгып киткән иде Миләүшә.
һәм ул чынлап та кемгә дә булса кияүгә чыгарга җыенмый да иде. Шулай ук Тәбәнәкевтә дә кемгә булса да гашыйк булу нияте яки өйләнү уе юк иде.
Ә менә Миләүшәне күргәч, аның йөрәгендә ниндидер рәхәт бер хис хәрәкәткә килде.
Бу кызны кечкенә чагында күреп сокланганы бар иде аның. Бервакыт аның әтисе Баязитовларга утын төяп илтте. Утын өстенә утырып, Сәйпүш тә барган иде (ул чакта аны шулай Сәйпүш дип кенә йөртәләр иде әле). Шунда ул Баязитовларның ишек алдында ап-ак ефәк бау аркылы сикереп уйнап йөрүче бер кечкенә кыз баланы күрде. Өстенә матрос якалы ак кофта белән, итәк очлары җәелеп торган кыска гына зәңгәр юбка, тәпиләренә күгелҗем каймалы ап-ак оекбаш өстеннән сары туфли кигән бу кызчык шул кадәр матур, шул кадәр саф, шул кадәр ягымлы тоелды Сәйпүшкә, ул аның ал тасма бәйләгән саргылт чәчләреннән, ап-ак нәфис йөзеннән күзләрен дә ала алмады. Өстенә кояшта уңып беткән күксел майка, ботларына ни өчендер озын балаклы иске чалбар кигән ялан аяклы зур малайның үзенә текәлеп карап торуын сизгәч, кызчык башта бераз уңайсызланган булган иде дә, аннары аңа бик тиз үзләшеп китеп, тагын да дәртләнебрәк сикерергә тотынды. Малайның аны хуплап, елмаеп торуын күргәч, ул тагын да әрсезләнә төште. Аның каршына килеп басты да, зәңгәр күзләрен тутырып ачып, аның йөзенә карады.
— Абый? — диде.
Сәйпүшкә рәхәт булып китте.
77
— Абый шул, — диде ул кыюсыз гына-
— Мин сине ялатам! — диде кызчык һәм абый кешенең аны кочагына алып башыннан сыйпавын көтеп, ояла-ояла аңа якын килә башлады.
Ләкин абый кеше дигәне үзе' аңардан битәр ныграк оялып, нишләргә белми уңайсыз хәлдә калды.
Шул кызчыкның ягымлы сурәте матурлыкның, нәфислекнең, сафлыкның тиңсез үрнәге сыйфатында, малай йөрәгендә онытылмас урын алып калды.
Берничә елдан соң Сәйпүш аны тагын мәктәптә күрә башлады. Бу вакытта инде ул үзе җиденчедә укый, кызчык беренчедә генә иде әле. һаман шундый ягымлы, һаман да Сәйпүшнең күңеленә якын иде бу кыз бала. Ләкин ул, әлбәттә, Сәйпүшне танымый иде инде.
Җиденчене бетергәч, Сәйпүш Ялантаудан китәргә мәҗбүр булды (ул әтисенең төрле яраксыз кәсепләр белән көн күрүенә риза булып тора алмый иде, үги әнисе белән дә килешә алмады). Казанга баргач, ул башта ике ел буенча югары мәктәпкә хәзерлек курсларында укып йөрде. Аннары университет, аннары сугыш, һәм ул менә яңадан Ялантауда, Сәйпүш кенә түгел — инженер Сәйфулла Тәбәнәкев.
Миләүшәне күргәч йөрәгендә кузгалган хис хәзер аны икенче төрлерәк, тирәнрәк дулкынландырды. Бу хискә баглы уйлары, ниятләре дә ераккарак киттеләр.
«Язмыш дигән нәрсә шушылай була күрәсең» дип уйлады ул һәм күңелендәген Миләүшәдән яшерергә дә тырышмады. Кыз аның белән беренче сөйләшүендә үк егетнең күңелендә нәрсәдер барлыгын сизенеп тә өлгергән иде инде. Тик акылы белән Миләүшә моны белмәгәнгә салышты. Шулай сизмәмешкә салыну юлы белән үткәреп тә җибәрергә уйлаган иде ул аны. Бу турыда онытырга, яңадан исенә дә төшермәскә, бөтен күңелен, бөтен уен эшкә генә бирергә иде. Шулай эшләде дә. Ләкин яшь күңел дигән нәрсә эш белән генә басыламыни ул! йөрәк хисләренә дә бераз юл куймыйча булдыра алмады кыз. Тәбәнәкев үзе аңа тынычланырга ирек бирмәде. Ул Миләүшә белән эш турында гына сөйләшеп калмый, җае чыккан саен аның белән үзенең уй-тойгыларын да бүлешә, үткәннәрен дә искә төшерә иде. Миләүшәнең йөрәгенә якын килер өчен иң җайлысы, әлеге аларга утын илтә бару турындагы истәлек булды. Билгеле Миләүшә ул турыда үзе берни дә хәтерләми иде инде. Ләкин Сәйфулла аны шундый матур, шундый җанлы итеп сөйләде, хәтта Миләүшәгә үзе дә аны бераз хәтерли кебек тоелды.
Ләкин Миләүшәне тәмам эреткәне Тәбәнәкевнең матур сүзләре түгел, күңелле истәлекләре дә түгел, барыннан да бигрәк аның үз-үзен тотышы булды. Ул үз кул астында эшләүче кызларның барысына карата да искиткеч гадел, һәркем белән чын кешечә яхшы, әдәпле сөйләшә, шул ук вакытта эш турында һәркемгә карата акыллы таләпчәнлек тә күрсәтә белә иде.
Эшкә, разведкадагы тормыш шартларына кагылган мәсьәләләрдә ул Миләүшәне башкалардан әз генә дә аермады. Аңарга мәхәббәт тотуы турында да башкалар алдында берни белдермәде, йөрәк тойгыларын аның үзенә генә аңлатырга теләгән чакларында да телен булсын, кул хәрәкәтләрен булсын бик сак тотты.
Партиядәге кызлар бары да гашыйк иде аңа. Тик Тәбәнәкевнең үзен җитди тота белүе, ул мәсьәләдә берәүгә карата да, хәтта шаярып та, йөрәк хисләре турында ымламавы һәркемне аның алдында тойгысын йөгәнләргә, телен тыеп торырга мәҗбүр итә иде.
Ләкин үзара сөйләшкәндә тойгылары турында әйтми кала алмыйлар иде кызлар. Һәм ниндидер, кызларның үзләренә генә хас серле билгеләр аркылы булса кирәк, Тәбәнәкевнең гыйшкы Миләүшәдә икә
78
нен сизенәләр, иптәшләренең бәхетенә чын күңелдән кызыгалар иде. Ләкин Миләүшәнең үзен бик тыйнак тотуы сәбәпле булса кирәк, аңардан көнләшү, аны яратмау күренешләре булмады. Тик аның бу турыда үзе берни белмәгән булып яки белсә дә әһәмият бирмәгән булып кылануын күрсәләр генә, аны дусларча шелтәләүчеләр табыла иде.
— Шундый мәхәббәтнең кадерен белмәсәң, ходай каргар үзеңне, — диләр иде аңа.
Чынлап та, хәзер шунда Тәбәнәкев икенче бер кызны сөя башласа? Миләүшә өчен мондый хәлне уена китерү дә куркыныч иде. «Тукта, нишлим соң мин?* дигән сорау килә иде кайчак аның башына, — Риф- гат бар бит әле, ул ни әйтер?» Ләкин бу сорау хәзер аның өчен «әни ни әйтер?» дигән сораудан да көчсезрәк иде. Чынлап та, Рифгат кем сок?. Ул аның бик әйбәт балалык дусты. Миләүшәнең аңа бу мәсьәләдә бернинди вәгъдә биргәне юк... Шакиры да шулай. Икесе дә бик әйбәт малайлар...
Ә Тәбәнәкев...
4
Кыскасы, җир катлауларының структураларын картага төшер\ өчен чыгарылган партия, үз алдына куелган бурычны уңышлы башкарып, кире кайтырга чыккан вакытта, Миләүшә Тәбәнәкевкә бөтенләй гашыйк иде инде.
һәм Ялантауга кайтканның беренче көнендә үк әнисенә дә бу турыда әйтмичә түзә алмады.
Иң башта ул, әлбәттә, әнисеннән исәнлек-саулык сорашты. Аның эшләре белән кызыксынды. Әтисе турында белеште. Әтисен хәзер дивизия агитаторы итеп җибәргәннәр икән, шуны белде һәм, агитатор булгач, бик куркыныч урын түгелдер дип, куанып куйды.
Аннары Миләүшә, дәртләнеп-дәртләнеп, үзенең эшеннән бик канәгать булып кайтуы турында сөйләде.
— Бөтен партия бик әйбәт эшләде, — диде ул. — Без төшергән рә-семнәрдән нефть ятмаларының кайсы урыннарда булырга тиешлеге күренеп тора. Хәзер бораулап карыйсылары гына калды. Менә әйткән иде диярсең, Шөгер районында нефть чыгарга тиеш.
— Тәбәнәкев әйтәме?—диде әнисе.
Миләүшә аз гына кызарып китте, ләкин бик йомшап төшмәде.
— Ул да әйтә, — диде. — Башкалар да. Үзебез төшереп алган струк-туралар картасыннан да күренеп тора.
Әнисе, нәрсәдер сизенгән кешесыман, сүзне тагын Тәбәнәкевкә китереп терәде.
— Ул прорабыгыз ничек булып чыкты соң?
Миләүшәнең күңелендәген артык сузасы килмәде, гаҗәп бер кыюлык белән әйтте дә бирде.
— Әни, ул миңа гашыйк.
Әнисе, бу хәбәрне алдан ук белгән кеше кебек, тыныч кына кабул итте.
— Ә син үзең? — диде ул.
— Ул да миңа ошый.
— Хәерле булсын.
Миләүшә, әнисенең бу тынычлыгын күреп, шатланды да, курыкты да.
— Әни, син миңа ачуланмыйсыңмы?
— Ник ачуланыйм. Сабый түгелсең. Җәй буена кем икәнен күргәнсеңдер.
— Син нинди акыллы, әни!..
Ана белән кыз бер-берсен кочаклаштылар, үбештеләр. Башларыннан сыйпаштылар...
— Кирәкми, әни, елама...
— Зарар юк, — диде Гөлниса һәм, күз яшьләрен сөртеп, тынычланганнан соң, Миләүшәне яңадан бераз гаҗәпләндерерлек сорау бирде.— Әтисе турында әйтмәдеме?
— Нәрсә әйтсен? Әтисен ул бик сирәк телгә ала.
— Кулга алынуы турында.
Миләүшәнең бөтенләй коты очты.
— Ә?!
Ләкин әнисе тыныч иде.
— Әйе, — диде ул сабыр гына:—Аның әтисен кулга алдылар. Берни дә әйтмәдемени?
— Юк. Үзе дә белмәгәндер ул бу турыда. Ни өчен аны кулга алдылар икән?
Теге яки бу кешенең төрмәгә алынуы Миләүшә өчен гадәттән тыш зур вакыйга иде. Ә кулга алынган кеше аның карамагында начарлыкның чигенә чыккан, тәмам кешелеген югалткан, беткән кеше иде. Шуңа күрә Атлы Хәюрланың кулга алынуы турындагы хәбәр аны тәмам тетрәтеп җибәрде. Хәтта беренче минутларда аңа Тәбәнәкевкә бәйле булган барлык матур өмет-хыяллары бөтенләй җимерелеп төштесыман тоелды. Тик әнисенең бу турыда үзен бик тыныч тотуы гына аның күңелен юата иде.
Чынлап та, әнисенең моңа ничек бер дә исе китми әле? Ул бит Миләүшәнең Тәбәнәкевне яратам диюен дә бик ризалык белән кабул итте. Ә элек, Тәбәнәкевнең әтисе әле кулга алыну дәрәҗәсенә үк килеп җитмәгән булса да, Атлы Хәюрла малае куркыта иде бит аны, бик куркыта иде. Бәлки, ул .беләдер. Атлы Хәюрла гаепсездер? Аны ялгыш кына кулга алганнардыр?.. Әлбәттә, шулайдыр...
Юк. Гөлниса Атлы Хәюрланы гаепсездер дип уйламады. Ләкин аның малае турында ул хәзер күбрәк белә иде инде. /Миләүшә Тәбәнә- кев турында беренче кайтып сөйләгәч үк, ана күңеле нидер сизенгән иде.
һәм Гөлниса, иренмичә, барлык күргән-белгән кешеләре аша Сәйфулла Тәбәнәкев турында сорашырга тотынды. Бәхетенә каршы, ул аның турында яхшы сүздән башка берни ишетмәде.
Гөлниса Миләүшәсенең Рифгаттә дә күңеле барлыгын сизә иде, әлбәттә. Тик бу турыда Миләүшәгә берни дә ымлаганы юк иде. Дөресен генә әйткәндә, ул кызының Рифгаткә булган мөнәсәбәтен бик үк чынга санамый һәм үз акылы белән исәпләп, аны кирәксезгә чыгара иде. Әле ул егетнең сугыштан әйләнеп кайтасы бар. Кайткач югары ■ мәктәпкә кереп укыйсы бар. Аннары бит әле ир кешенең бераз олырак булуы да кирәк. Әйдә, шул инженер белән күңелләрендә бар икән, бик яхшы.
Әнисенең шундый карашта булуы Миләүшәне тәмам канатландырып җибәрде. Ул Ялантауга бик азга гына тукталган, озакламый Казанга китәргә тиеш иде. Аның Тәбәнәкевне әнисе белән таныштырып калдырасы килде. Әнисе дә моны бик хуп күрде, һәм алар Миләүшә иртәгә Казанга китәсе көнне кичен Сәйфулла Тәбәнәкевне үзләренә кунакка чакырдылар.
Нәкъ шул көнне Ялантауга Рифгат кайтып төште.
: (Ахыры киләсе санда.)