Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА

ӘДӘБИ КИЧӘ
М. Горький музеенда 30 октябрьдә Н. Островскийның тууына 55 ел тулуга багышланган әдәби кнчә үткәрелде. Кичәне Татарстан Язучылары Союзы һәм ВЛКСМның Татарстан Өлкә Комитеты оештырды. Ялкынлы коммунист-көрәшче Н. Островскийның тормышы һәм иҗаты турында филология фәннәре кандидаты В. И. Семенова доклад ясады. Докладтан соң шагыйрь Ильгиз Кәлимуллин Н. Ост- ровскийга багышлап язган яңа шигырьлә-рен укыды.
ШАГЫЙРЬ ДӘРДЕМӘНДНЕҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ
Күренекле татар шагыйре Дәрдемәнднең (Закир Рәмиев) тууына шушы елның 23 ноябрендә 100 ел тула. Шул уңай белән республикабызның югары уку йортларында, мәктәпләрендә, китапханәләрендә хәзерлек алып барыла, шагыйрьнең әсәрләреннән китап күргәзмәләре оештырыла, әдәбият сөючеләргә аның иҗат һәм тормышы турында лекцияләр, докладлар укыла. Татарстан Язучылар Союзы идарәсенең чираттагы утырышында бу датаны билгеләп үтү өчен Ә. Исхак (председатель), С. Хә-ким, М. Гайнуллин, Н. Юзиев, 3. Мансур составында махсус комиссия төзелде.
* ЮБИЛЕЙ КИЧӘЛӘРЕ
В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Хезмәт Кызыл Байрак орденлы Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Якуб Агишевның тууына 60, фәнни-педагогик эшчәнлегенә 40 ел тулды.
Шушы уңай белән 10 октябрьдә универ-ситетның тарих-филология факультеты Гыйльми Советы юбилей кичәсе уздырды.
7 октябрьдә Тукай исемендәге клубта художниклар, язучылар һәм китап нәшрияты хезмәткәрләре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе художник Байназар Әлменовка 50 яшь, иҗади эшчәнлегенә 25 ел тулу көнен билгеләп үттеләр. Татар язучыларының күп әсәрләренә бик матур иллюстрацияләр ясаган бу танылган художникны котлап адреслар тапшырылды, телеграммалар укылды.
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНДА
Партиябез Үзәк Комитетының булачак Пленумына хәзерлек уңае белән Татарстан язучылары соңгы вакытларда республика-бызның районнарында укучылар белән оч-рашулар үткәрделәр. Шагыйрьләрдән X. Туфан, С. Хәким һәм Р. Моран (Мәскәү) Әлмәт районында булдылар, укучылар белән очраштылар, коммунистик хезмәт бригадасы членнарына үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар, нефтьчеләр тормышы белән таныштылар.
20—26 сентябрьдә язучы Фатих Хөсни һәм «Совет әдәбияты» журналы редакторы Абдулла Гумеров Биләр районында матур әдәбият укучылар белән очраштылар.
Сталин исемендәге колхоз урнашкан Күлбай-Мораса авылындагы очрашу бик җанлы үтте. Очрашуда Фатих Хөсни үзенең әсәрләреннән өзекләр укыды, укучыларның сорауларына җаваплар бирде. Очрашу вакытында чыгып сөйләүчеләрдән авыл советы председателе Сәхипов, урта мәктәп укытучылары Гыймранов, Хөсәено- ва, колхоз председателе урынбасары Мәх- мүдов, колхозчылардан Садретдинов, Хөс- нуллин һ. б. татар халкының атаклы театр эшлеклесе Габдулла Кариев туган Күлбай-Мораса авылы кешеләренең матур әдәбият әсәрләрен яратып укуларын, татао язучыларыннан бүгенге көн темасына язылган янадан-яңа әсәрләр көтүләрен белдерделәр һәм «Совет әдәбияты» журналының эчтәлеген тагын да баету, аны киң халык арасында тагы да күбрәк тарату буенча эшлекле тәкъдимнәр керттеләр. Очрашу җыелышы Күлбай-Мораса авылында Габдулла Кариев истәлеген мәңгеләштерү турында карар кабул итте.
24 сентябрьдә Биләр районы Культура йортында район эшче һәм колхозчы хәбәрчеләре конференциясе делегатлары белән очрашу үткәрелде.
1 октябрьдә Чаллы шәһәрендә китапханә эшчеләренең районара куст киңәшмәсе- семинары булып үтте. Минзәлә, Чаллы, Алабуга, Бондюг, Красный Бор, Актаныш, Калинин, Сарман, Мөслим, Яңа юл һәм Акташ районнары китапханә эшчеләре җыелган бу киңәшмәгә язучылардан Фатих Хөсни, Мәхмүт Хөсәен һәм А. Гумеров катнашты.
Фатих Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» романы буенча фикер алышканда Чаллы китапханәсе эшчесе Ж,амалиева, Вахитов
127
исемендәге мәктәп укытучысы Солтанова, район
китапханәсе мөдире Вәлиева, район газеты
эшчесе Җиһаншина, Мөслим районы
китапханәсе эшчесе Касыймов, Татарстан
республика Үзәк китапханәсе методисты
һидиятуллина, Татарстан Культура ми-
нистрлыгы вәкиле Гаврилова чыгып сөй-
ләделәр.
1 октябрьдә Чаллы шәһәренең Вахитов
исемендәге урта мәктәбендә, 2 октябрьдә Чкалов
исемендәге колхоз урнашкан Биклән авылы урта
мәктәбендә һәм колхоз клубында матур әдәбият
укучылар белән очрашулар үткәрелде.
8 октябрьдә Чистай шәһәренең Культура
йортында. Татарстанның унике районыннан
килгән авыл китапханәләре мөдирләре, Чистай
шәһәре әдәбият түгәрәге членнары, шулай ук
шәһәрнең җитәкче эшчеләре, ТАССР Культура
Министрлыгы вәкилләре катнашында, Тукай
премиясе лауреаты язучы Габдрахман
Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» романы буенча
конференция үткәрелде.
Конференциядә авыл китапханәсе мөдир-
ләреннән Венера Фәхриева, Шәмси Рәхи- мов
(Мамадыш районы), Әсгать Сафин (Аксубай
районы), Дилбәр Хәйруллина (Биләр районы),
Чистай әдәбият түгәрәге членнарыннан Марзия
Динмөхәммәтова (трикотаж фабрикасы эшчесе).
К- Дәүләт- шин (шофер), «Коммунизм байрагы»
газеты редакторы Касыйм Хәйруллин һәм шул
ук газет эшчеләреннән Фәүзия Фәттахова, Ләлә
Турханова, Мохтар Хуҗиахмәтов, Фәһимә Хәли
лова иптәшләр «Сүнмәс утлар» романы турында
эчтәлекле чыгышлар ясадылар.
Габдрахман Әпсәләмов «Сүнмәс утлар»
(романына һәм татар әдәбиятына бәйле бик |Күп
сорауларга җавап бирде. Конференция шагыйрь
Мөхәммәт Садриның күп кенә яңа шигырьләр
укуы белән төгәлләнде.
Габдрахман Әпсәләмов белән Мөхәммәт
Садрн укучылар соравы буенча 9 октябрьдә
тагын Культура йортына килделәр. Бу көнне
Мөхәммәт Садри үзенең шигырьләрен рус һәм
татар телләрендә укыды, Габдрахман Әпсәләмов
«Алтын йолдыз», «Газинур», «Сүнмәс утлар»
романнары, «Дустым мәхәббәте» повестен ничек
язганлыгын сөйләде, яңа иҗат планнары белән
таныштырды. Очрашуда катнашучылар соравы
буенча, авыл китапханәсе мөдире Зинаида
Розанова (Алексеев районы) Мөхәммәт
Садриның «Александр Матросов» поэмасын
укыды.
Габдрахман Әпсәләмов белән Мөхәммәт
Садри, болардан тыш, Чистай сәгать заводында
булып, аның җыю цехында чыгыш ясадылар.
Аларны 500 гә якын эшче тыңлады. Аннары
Чистай суднолар ремонтлау заводының Ленин
исемендәге клубында Культура университеты
тыңлаучылары белән очрашу булды.
Язучыларның 2-номер- ,лы урта мәктәп,
педагогия училищесы, Тимирязев исемендәге
авыл һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру
училищесы укучылары белән очрашулары да
уңышлы үтте.
Шагыйрьләр секциясенең 28 сентябрьдә
тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият белгечләре кат-
нашында үткәрелгән утырышында XIX гасыр
башында яшәгән һәм иҗат иткән татар шагыйре
Габделҗәббар Кандалый мирасын өйрәнү
мәсьәләләре тикшерелде, аның яңа табылган
әсәрләре турында фикер алышу үткәрелде.
Хатип Госман Г. Кандалый туган авылда
булуы һәм анда шагыйрьнең моңа кадәр билгеле
булмаган шигырьләре табылуы турында
сөйләде.
X. Хисмәтуллин, Г. Халит, Җ.. Алмаз, Г.
Кашшаф, Ә. Исхак, Ш. Мөдәррис һ. б.- лар
Кандалый әсәрләре турында фикерләрен,
аларны бергә туплап бастырып чыгаоу
кирәклеген әйттеләр.
Утырышта X. Госманның Кандалый иҗаты
турындагы хезмәте дә тикшерелде.
28'августта прозаиклар секциясенең чи-
раттагы утырышында яшь язучы Аяз Гый-
лажевның «Совет әдәбияты» журналында
басылган «Качак» исемле хикәясе тикшерелде.
М. Әмир, Г. Әпсәләмов, Г. Иделле, Ф. Хөсни, Ә.
Еники әсәргә карата фикерләрен сөйләделәр.
Хикәягә нигездә уңай бәя бирелде.
Тәнкыйтьчеләр секциясенең 30 сентябрьдә
үткәрелгән чираттагы утырышында 3.
Бакнровның «Татар әдәбиятында нәсер жанры»
дигән мәкаләсе тикшерелде. Г. Кашшаф, Г.
Халит, Н. Гыйззәтуллин, Р. Гайнанов, Р.
Бикмөхәммәтов, И. Надиров һ. б. лар хезмәтнең
уңышлы һәм кимчелекле якларын күрсәттеләр,
яшь авторга киңәшләр бирделәр.
ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР
СЕМИНАРЫ
6, 7 октябрьдә Тукай исемендәге клубта яшь
язучыларның чираттагы семинары булып үтте.
Семинарга иллегә якын яшь автор катнашты.
Беренче көнне яшь язучылар Фатих Хөсни
чыгышын тыңладылар. Ул «Җәяүле кеше
сукмагы» исемле романын ничек язуы турында
сөйләде, әдәби әсәрләр язу буенча яшь авторларга
киңәшләр бирде. Семинарда И. Закировның
«Якты юллар» исемле повесте. Н. Идрисов
хикәяләре, М. Хәкимов шигырьләре буенча
фикер алышуда катнашкан язучылардан һәм
тәнкыйтьчеләрдән: Г. Галиев, А. Расих,
Г. Хуҗи, 3. Мансур, JL Ихсанова, X. Хәйри, X.
Хисмәтуллин. Н. Гыйззәтуллин, Н. Фәттах, А.
Гыйлажев. Р. Башкуров, М. Шабаев, Ә. Рәшитов,
Ф. Хисмәтуллин һ. б. лар, яшь авторларның
әсәрләрен анализлап, уңышлы һәм кимчелекле
якларын күрсәттеләр. Соңыннан семинарга
катнашучылар Татарстан Язучылар Союзы
идарәсе председателе А. Шамов чыгышын
тыңладылар. Ул яшь язучылар алдында торгам
бурычлар турында сөйләде.