Логотип Казан Утлары
Очерк

ДИҢГЕЗ ЯСАУЧЫЛАР


I
Ж .Ж дел... Искиткеч үзгәрде ул, танымаслык булып үзгәрде. Әнә ярлары иикадәр ерагайган. Карт елга чын мәгънәсендә диңгезгә әверелде инде.
Туган Идел! Синең бормалы агымнарыңны, матур, мәһабәт ярларыңны, киң тугайларыңны, биек тауларыңны мактаган моңлы җырларның, гаҗәеп әкиятләрнең исәбе-хисабы юк. Аларда халык үзенең өметләрен, мәхәббәтен, аһ-зарларын, матур хыялларын чагылдырган, бәхеткә, матур тормышка, дөреслеккә омтылышын сөйләгән.
«Борын-борыи заманда, Салам тархан патша чагында, саескан сотник, бака балта остасы, булганда, Идел буенда булган, ди, бер зур авыл»,—дип башлана иде мин кечкенә чакта тыңлаган шундый әкиятләрнең берсе.
Имеш, ул вакытта Идел буендагы күп кенә авылларны, киң болыннарны, уңдырышлы басуларны, калын урманнарны, балыклы күлләрне бер бик явыз, комсыз тархан биләп торган, ди. Анын камчылы ясакчылары халыкның соңгы батман арышына кадәр тартып ала торган булганнар. Халык тарханга эшли-эшли тәмам хәлдән тайган, арыган, йончыган. Аналарның күкрәкләрендә сөтләре кипкән, таза ирләрнең җилкәләре иңгән.
Шулай язга каршы, юллар өзелер алдыннан тархан кайдандыр ил туздырып, бик күп терлек әйдәп кайткан, ди. Шуннан соң ул азык- төлек китерергә кушкан. Ясакчылар тагын, камчыларын болгап, авылларга чыгып киткәннәр, халыкның соңгы печәнен, соңгы көлтә саламын тартып алганнар.
Бер дә чыдарлык хәле калмагач халык калын урманда яшәүче, күпне күргән бер карт янына киңәшкә кешеләр җибәргән. Карт Идел буе кешеләренең аһ-зарларын, ак сакалның очып бөтерә-бөтерә. тыңлап торган да болай дип җавап кайтарган, ди: моннан күп елларэлек сезнең җирләр тирәсендә, Идел буенда, яман яуга каршы сугышканда халыкның атаклы улы Килбәтле батыр дошманның агулы угы тиеп аяктан егылды. Хәзер инде аның гәүдәсе өстендә тау калыкты. Ул тауның төбен Идел дулкыннары ашаганга, хәзер ишелердәй булып асылынып тора. Борын заманнарда әйтәләр иде: халык башына җәфа I килсә, Килбәтле батырның үле гәүдәсе дә илгә ярдәм итәр, диләр иде. Шул тау янына барыгыз да сөйләгез зарыгызны, йөрәк сүзләрегезне Килбәтле батырга ишеттерә алсагыз, бәлки ничек тә бер ярдәмен күрсәтер, дигән.
96
Ул арада көчле язгы җилләр исә башлаган, Идел бозлары бүрткән. Көннәрдән бер көнне халык Килбәтле батыр тавы янына җыелган. Яше-карты, баласы-чагасы, килене-киленчәге — барысы да килгән....
Ак сакаллы картларның, яшен яшәгән карчыкларның күзләреннән мөлдерәп яшьләр аккан; яшь егетләр тауга менеп тез чүккәннәр, кызлар. киленчәкләр өметле карашларын тауга текәгәннәр. Ләкин Килбәтле батырдан һичбер төрле җавап булмаган.
Халык арасында бер җырчы бар икән. Аның тавышы яңгыраганда, моңлы җырлары тнрә-якка таралганда, берәүнең дә күңеле дулкынланмый чыдый алмаган, сандугачлар сайраудан туктаганнар, хәтта җил дә аның җырын тынып тыңлаган. Халык әйткән аңа: — «Әй син, безнең оста җырчыбыз! Бер җырласаң, бәлки Килбәтле батыр синең моңыңны ишетер иде дә безгә булышыр иде»,—дигән. Җырчы, халык сүзен тыңлап, киң итеп бер сулагай да җырлап җибәргән. Аның тавышы тауларны тетрәткән, Идел өстендә шартлап бозлар ярылган. Әллә каян кара болыт килеп чыккан; яшен яшьнәп, күк күкрәп, бик каты яңгыр ява башлаган. Идел өстендә асылынып торган тау да чатнап, ишелеп төшкән. Елгада боз кузгалган, су арта башлаган. Ул җәелеп явыз тархан җирләренә таба омтылган. Тархан, ярларыннан чыккан Иделдән, туфаннан куркып, еракка качкан. Шуннан соң халык иркенләп калган.
Безнең халкыбыз карт Иделнең бетмәс-төкәнмәс куәтеннән файдалану турында борын-борыннан менә шулай хыялланган.
II
Еллар узды. Ул елларның берсен унга тиңләштерергә мөмкин. Бу елларда бөек илебезнең баһадир халкы көчле куллары белән моңа кадәр дөньяда чагыштырмасы булмаган эшләр башкарды. Мондый зур җиңүләргә совет халкы Коммунистлар партиясе күрсәткән юлдан барып иреште.
Советлар Союзының кайсы почмагына гына карама, һәр җирдә халкыбыз башкарган искиткеч зур эшләрне күрәсең. Иделне буйсындырып аның куәтеннән файдалану хыялы бүген инде чынбарлыкка әверелде. Куйбышев шәһәре янында бөек Ленин исемендәге гидроэлектростанциянең төзелүе нәкъ менә шундый зур эшләрнең берсе булды.
В. И. Ленин исемендәге гидроэлектростанцияне төзү Идел буена бик күп үзгәрешләр кертте. Тирә-якның табигате үзгәрде, өлкәләрнең, районнарның экономикасы яңарды, шәһәрләр, авыллар башка урыннарга күчерелде, елга үзе дә яшәрде. Менә Казан Кремле буена менеп карап торсаң, шул гигант эшләрнең зур бер кисәгенә таң каласың.
Күптәнме әле без, Казан кешеләре, карт Иделнең шәһәр янына ук киләчәге турында, аның дулкыннарының Кремль диварлары янында чайкалачагы турында хыяллана гына идек. Ә бүген бу инде тормышка ашкан чынбарлык. Идел шәһәр бусагасы төбенә үк килде. Аның дулкыннары нәкъ Кремль диварлары янында чайкала, тимер- бетоннан, Урал гранитыннан түшәлгән ярларны иркәли.
Идел күтәрелде. Безнең партия һәм Совет хөкүмәте шәһәрләрне һәм авылларны судан саклар өчен, аларны яңа урыннарга күчерү чарасын күрделәр, зур-зур корылмалар ясалды.
Казанны судан саклау өчен генә дә гаять зур эшләр башкарылды. Шәһәр тирәсенә 10—15 метр биеклектә 26 километр чамасы дамбалар, валлар өелде. Аларпың читләре тимер-бетон, гранит таш белән ныгытылды. Бу корылмаларга бары тик земснарядлар гына да миллионнарча кубометр грунт кудырып өйдерделәр. Хәзер кырыйлары тимер-бетон балюстрадалар белән бизәлгән, асфальт җәелгән, агачлар, чәчәкләр
97
л
утыртылган матур дамбаларга карыйсың да, күңелең сөенә. Барыннан да бигрәк куәтле механизмнарны, земснарядларны үз ихтыярларына буйсындыра белүче кешеләр күңелне шатлык белән тутыралар. Алар- ның киләчәктә дә гүзәл эшләр башкарачагына, илебездә коммунизм төзү өчен көрәштә зур батырлыклар күрсәтәчәгенә ышанып горурланасың.
Менә шундый егетләрнең берсе — Рифгат Арсланов. Ул, урта мәктәпне тәмамлагач, озак уйлап тормыйча, төзелештә, земснарядта эш- ; ләргә булды. Аны куәтле машина үзе дә, аның башкарачак эшләре дә, төзеләчәк корылмаларның халык хуҗалыгындагы әһәмияте дә — барысы да, барысы да кызыксындырды, хезмәткә чакырды.
Рифгат Арсланов Казан порты нигезен салучы 313 нче номерлы земснарядта матрос булып эшкә урнашты...
... Рифгат үз эшенә күнегеп килә иде инде. Буш вакытларында ул машина бүлегеннән палубага чыга да земснарядның эшләгәнен карап торырга ярата. Су өстенә ак күбекләр ургып чыга. Земснаряд алдындагы биек текә яр, үзен борчыган машинага ачулангандай, гөрелдәп ишелә, куәтле насос кызгылт-сары ком болганган суны туктаусыз суыра, тимер торбаларны шаулатып, пульпа еракка—дамбалар булырга тиеш урынга барып өелә.
Шул вакыт кинәт тревога сигналы яңгырады, «Барыгыз да югарыга!» командасы бирелде. Күрәсең, нәрсәдер булган иде. Барысы да югары палубага омтылдылар. Земснарядка җитәкчелек итүче багер- мейстерның йөзе борчулы иде. Ул каты кычкырып кем беләндер телефоннан сөйләшә. Кайдадыр авария булганлыгы аның тавышыннан ук сизелеп тора. Телефон трубкасын урынына куйгач, багермейстер егетләргә кайдадыр трассада пульпа кудыру торбасы шартлаганлыгын аңлатты:
— Тагын монтажчылар бригадасы Бондаренкога «рәхмәт» әйтергә туры килә инде. Мин заданиене арттырып үтәрбезме дигән идем, булмас ахрысы, иртәгә бит айның актык көне...
Механизаторлар, үзара киңәшкәч, ничек кенә булмасын, авария урынын табарга, аның сәбәбен белергә, дигән нәтиҗәгә килделәр. Аларда аварияне бәлки үз көчләре белән бетерергә мөмкин булыр дигән өмет бар иде. Көймә белән ярга чыктылар, торбалар буйлап ком өйдерелгән җиргә таба киттеләр...
Торбаның ярылган урынын беренче булып Арсланов күрде. Яна торбалар арасына ничектер килеп кергән иске торба кисәге, кинәт күтәрелеп киткән басымга чыдый алмыйча, буйдан буйга ярылган. Ул ниндидер кыяфәтсез зур бер ерткыч җанвар авызына охшап тора иде. Шартлаган торба янына җыелдылар. Багермейстер торбаны бик дикъкать белән карады да кысылып калган үлән тамырларын җиргә алып ташлады.
— Инде нишлибез? — диде кемдер.
Земснаряд шкиперы Кувшинников шул сорауны гына көткән кебек сүзгә кушылды:
— Нишлисең, билгеле инде. Иртәгә иртә белән монтажчылар бригадасын чакырып торбаны алмаштырырга туры килә. Ә бүгенгә йокласак та була...
Ләкин аңа сүзен сөйләп бетерергә ирек бирмәделәр. Берәүнең дә иртәгә хәтле тик торасы килми иде. Ләкин ничек итеп аварияне тизрәк бетерәсе...
Рифгат Арсланов багермейстер янына килде һәм кыюсыз гына сүз башлады:
— Минем бер тәкъдимем бар. Торба әнә теге борылышта тыгылган булса кирәк. Мин гәүдәгә бик үк зур түгел.
Багермейстер бу сүзләрне ишеткәч беравык егеткә карап торды. Күптән түгел генә эшли башлаган матрос коллектив эше өчен чын
7. .С. Ә-. № 11.
98
күңеленнән яна, бу — егеткә карата аңарда җылы хис тудырды. Тыны бетүдән дә курыкмый, тыгылган торбага керергә тора. Күрәсең, шулай үсәләр инде безнең заманның аңлы кешеләре.
— Синең тәкъдимеңне үтәве ансат түгел бит, Рифгат. Торба тар, анда һава аз, юеш, тының бетмәгәе, — диде багермейстер. Рифгат торба эчендә ничек эшләргә теләгәнлеген аңлатты. Үзенең физкультурачы булганын да әйтте. Багермейстер икеләнеп кенә риза булды.
— Ә мин мең сум бирсәләр дә кермәс идем, — диде Кувшинников.
Ләкин аның бу урынсыз сүзләренә берәү дә игътибар итмәде. Рифгат өстендәге сырган фуфайкасын, башындагы фуражкасын салып ташлады да, кулына кыска лом алып, кысыла-кысыла торба ярыгына керә башлады.
— Хәере белән булсын!—диделәр аңа иптәшләре.
— Тының бетә башласа, кире чык.
Кинәт багермейстерның нәрсәдер исенә төште.
— Тукта, аз гына сабыр ит, Арсланов, — диде ул.
Бик тиз генә көймәдән бау алып килделәр. Багермейстер шул бауны нык итеп Рифгатнең биленә бәйләде.
— Тының бетә башласа, бер минут та кичекмәстән лом белән торбага как, тартып алырбыз.
Рифгат торба эченә кереп югалды.
Берәү дә бер сүз дәшми, сирәк-сирәк Рифгат кулындагы кечкенә ломның торбага бәрелгән тавышы гына ишетелә.
— Эш хакын алырга доверенность яздырып аласы калган, чыга алмаса, никадәр акча әрәм була бит, — диде бераздан Кувшинников. Ләкин аның бу тупас шаяртуын берәү дә якламады. Кемдер:
— Көлмә кешедән, куян йөрәк, — диде.
— Син, Кувшинников, үлгәндә дә акча турында уйлап үләрсең, күрәм, — диде икенче берәү.
Ләкин бу сүзләр Кувшинниковка һич тә тәэсир итмиләр. Аның үз туксаны туксан:
— Нигә, акча начар нәрсә түгел ул, — ди ул, бәхәсләшергә теләп. Аның кып-кызыл симез, түгәрәк йөзе, мәгънәсез елмаюы бу минутларда аеруча җирәнү тойгысы тудырды.
Вакыт бик акрын уза. Берничә кеше, торбадагы тавыштан Рифгатнең кайда икәнен билгеләп, аның артыннан баралар. Калганнары, багермейстер белән, ярык янында тора. Кичке һава салкын, чиркандыра. Ә торба эчендә юеш тә, суларга һава да җитәрлек түгел, анда бигрәк тә читендер...
Вакыт акрын узган кебек булса да, минутлар минутларны куа. Ниһаять, Рифгат сигнал бирде, аны баудан тарта башладылар. Менә пычракка буялган резин итек үкчәләре күренде. Рифгат. торба ярыгыннан көчкә сыеп чыкты да берничә тапкыр йотлыгып-йотлыгып тирән сулыш алды. Аннары ул, кулын сузып, торба эченнән шактый зур агач бүкәне тартып чыгарды.
— Менә шушы нәрсә безнең эшкә тоткарлык ясаган. Нәкъ почмакта, бөке кебек тыгылган, лом белән көчкә кубарып алдым,— диде ул...
Сәгать ярым дигәндә ярылган торбаны алыштырдылар. Земснаряд тагын гөрелдәп эшли башлады.
Таң алдыннан һава тагын да салкынайды. Ләкин кызу эш аркасында Рифгат моны тоймады. Хәтта ул үзенең торбага кергәндә юешләнгән комбинезонының кайчан кипкәнен дә сизми калды. Ул, тормозларга яна ферадолар куйгач, кабат палубага чыкты. ,
Җил басылып, күк йөзе аязып калган иде. Әнә таң беленә. Берәм- берәм йолдызлар сүнә, караңгылык көнбатышка чигенә. Башта берара көнчыгышның күге зәңгәрсу-яшькелт төскә кереп ала, аннары өскә таба
99
сыек кына алсу нурлар йөгерә. Торган саен алсулык арта бара. Кинәт кояш нурлары зур тантана белән күк йөзенең бөтен киңлегенә ыргылалар. Күңел шатлык белән тула. Рифгат бу матурлыкка карап дулкынланды, тәмам онытылды. Аңа земснарядның тирә-якны дер селкетеп шаулаган тавышы да ишетелми иде.
Арсланов гидромеханизаторлык эшен бик яратты. Шуңа күрә дә Казан тирәсендәге инженерлык корылмалары белән бергә аның тәҗ- рнбәсе дә, осталыгы да, белеме дә үсте.
Комсомол тырышларны, булдыклыларны ярата бит ул. Рифгатне дә оешмада тиң күреп алдылар, аны участок комитеты бюросы члены итеп сайладылар. Ул земснаряд яшьләрен үз тирәсенә туплады, аң- белем алу, уку, өйрәнү эшләрен юлга салуда, стена газеты тирәсенә актив тупларга ярдәм итте. Ләкин Арслановның үзенә дә укырга, белемен арттырырга кирәк иде. Ул, кичке курсларга йөреп, земснаряд машинисты һөнәренә өйрәнде.
— Ну, Рифгат, син бит инде минем ярдәмчем була аласың, — диде аңа көннәрнең берендә земснаряд механигы Бачинский.
Безнең тормышның үз матурлыгы, үзенә хас бер ягы бар. Ул бик кызу адымнар белән алга бара. Әле күптән түгел генә хыял булган, күптән түгел генә кәгазьдәге сызыкларда чак кына беленерлек итеп сызылган план күз алдында чынбарлыкка әверелә.
Рифгат эштән соң, земснаряд ком өйдергән җирләрне, биек, киң ком тауларын карап йөрергә ярата. Әле кайчан гына бит менә бу турыларда саркып яткан сазлык иде. Кешеләр моннан чирканып, чырайларын сытып, борыннарын тотып узалар иде. Ә хәзер биредә гәрәбәдәй сары ком җәелеп ята.
Шәһәр әйләнәсендә бу җирләрнең кыска вакыт эчендә шулай үзгәрүе Рифгатнең күңелендә соклану уята. Шушы эшкә катнашып, аның нәтиҗәсен күрү йөрәктә үзеңнән гаҗәп бер канәгатьләнү тойгысы тудыра. Бу вакыт Рифгатнең күз алдына үзе белән бергә эшләүче земснарядчылар, экскаваторчылар, ташчылар һәм башка тырыш төзүчеләр килеп басалар.
Төзүче!
Чыннан да зур мәгънәгә ия бу исем...
Бит ул, эссегә, салкынга, җилгә, яңгырга карамастан, баш әйләнеп егылып төшәрлек биеклекләрдә, биек таулар арасында, калын урманнар куелыгында, шыр ялангач ачык далада йортлар, электр станцияләре, домналар, буалар, юллар, күперләр, бөтен-бөтен шәһәрләр салучы. Алай гына да түгел, ул илебездә яңа тормышны, коммунизмны якынайтучы көрәшче. Коммунизмның бөек гигантлары турыдан-туры аның уңган куллары белән төзелә.
III
... Ул елны яз үзенчәлекле булды, башка язларга охшамады. Апрель ахырларында арта башлаган Идел суы, боз кузгалгач, ярларыннан ташып чыгып, калкулыкларны, утрауларны басты. Аның, ерактан ук, «Җимерәм!», «Җимерәм!» дигәндәй, шаулап актарылган калын дулкыннары шәһәрне судан саклау дамбаларына гөрселдәп килеп бәрелделәр.
Суның күтәрелүе һәр язда була торган билгеләрне күптән узып китсә дә, һаман артуын, тирә-якка җәелүен дәвам итте. Шәһәр халкы арасында: «Быел Казанны су басачак, имеш, егерме алтынчы елгы кебек урамнарда көймәләр йөзәчәк, имеш», — дигән төрле хәбәрләр тарала башлаган иде инде.
100
Көннәрнең берендә участок начальнигы Василий Александрович Солодов чираттан тыш киңәшмә җыйды. Кешеләр килеп җиткәч, ул салмак кына урыныннан торды да стенага эленгән карта янына килеп, Казанка елгасының иске юлын кызыл карандаш белән аркылы-торкылы сызып куйды.
— Тиздән Казанканың иске юлын биклибез. Бу жаваплы эш, аны бик тиз башкарырга кирәк! Су артканнан-арта бара, эшнең һәр ягын алдан ук уйлап куймый ярамас, — дпп алда торган бурычларны бербер артлы сөйләп китте. Аны йотлыгып тыңладылар. Бүлмәдә хәтта чебен очкан тавыш та ишетелерлек тынлык иде.
Аннан соң чыгып сөйләгән инженерлар, прораблар, бригадирлар бу турыда һәркайсы үз фикерен әйтте. Төзелеп яткан насос станцияләре, төньяк коллекторы торбалары һәм башкалар турында да сөйләделәр. ' часток начальнигының йөзе борчулы иде. Гажәп түгел, чөнки быел аларның биш ел буе төзегән, шәһәрне өч яклап чолгап алган дамбаларына, валларына, яңа портка бик зур сынау булачак, аларга чын мәгънәсендә диңгез килә бит! Чыдарлармы моңа корылмалар, су басымы, аларны җимереп, шәһәр урамнарына килеп кермәсме?..
Шуның өстенә әле кайбер дамбаларның өелеп бетмәгән җирләре дә бар бит! Иң куркынычлы шундый урын — «Түбәнге плотина» янында. >л Казанка елгасының иске юлын аркылыга кисеп чььккан дамба ЯНЫН- H. Казанка елгасы бу урында гаять киң һәм тирән, ул дугаланып көньякка борыла. Биредә аның текә яры сөзәкләнә төшә.
Дамбаның бу өлешендәге насос станцияләре вакытында төзелеп бетмәү аркасында Казанка елгасының иске юлы әлегә кадәр ачык калдырылган иде. Чөнки дамбаның шәһәр ягында җыелган суларны агызып җибәрер өчен ермак кирәк иде. Идел суы көннән-көн күтәрелә башлагач, куркыныч арта барды. Дөрес, земснарядлар кудырган комны берничә бульдозер, ачыклыкка өеп, аны бераз күтәрделәр. Ләкин аның кырыйларына таш та, бетон да җәелмәгән. Бу тар, тәбәнәк дамбага Идел дулкыннарының көчле һөҗүме һаман да әле зур куркыныч тудыра иде. Прораб Тарас Федорович Бульба, участок начальнигы белән бергәләп, инде менә ничәнче тапкыр дамба сыртына менде.
— Василий Александрович, су көннән-көн арта, чыдармы икән аңа дамбаның бу өлеше? Туң җир өстенә өйдерелде бит, — дип сорады ул участок начальнигыннан. Аның зәңгәр күзләре тирә-якка бик җентекләп карый иде.
Прорабның борчылуы урынлы иде. Әгәр Идел суы, бу урынны ерып, эчкә ыргылса, бөтен төзелеш харап булачак. Шәһәр канализациясенең төньяк коллекторын салу өчен казылган киң,- тирән траншеялар да, алар эченә салына башлаган тимер-бетон торбалар да, уннарча механизмнар да, төзелеп яткан насос станциясе дә — барысы да су астында калачак.
Дамбаны көне-төне ныгыта тордылар, ә су, үч иткәндәй, һаман артуында булды.
Язгы җилләр көчәйде. Идел, кемгәдер ачу белдергәндәй, ярсыды, дулады, котырынды. 11 май көнне су 7 метр 93 сантиметрга арткан иде инде.
Тарас Федорович, гадәте буенча эштән соң, бүген дә дамбада ачык калдырылган урынга менде. Менә еракка җәелгән Идел! Хәзер аның өстендәге вак дулкыннар, салмак кына тибрәнеп, дамбаларны иркәлиләр кебек. Гүя елганың дамбаларга да, аларны коручы кешеләргә дә ачуы сүрелгән. Прораб моны күргәч эченнән генә: — «Тынган! Әйтерсең йокларга әзерләнә», — дип уйлады.
Ә иртәгесен иртүк участокка бер кеше йөгереп килде һәм шторм күтәрелеп, котырынган дулкыннар дамбаны юа башлаганын хәбәр итте.
Участокның барлык прорабларына шунда ук сигнал бирелде.
101
Эшчеләр, кайсы көрәк, кайсы носилкалар күтәреп, шул урынга ашыктылар. Берничә минут эчендә «Түбәнге плотина» янына әллә никадәр халык җыелды. Озак та үтмәде, Петрушкин разъезды ягыннан таш, ком төялгән самосваллар авария булган урынга агыла башлады. Дамбаны ерып төшкән су, Казанка елгасының иске юлын басып, насос станциясенә таба үрмәли иде.
Сораусыз килеп кергән Идел суы белән көрәш башланды. Зур «МАЗ» самосваллары, үкерә-үкерә, көч-хәл белән дамба сыртына менәләр дә төяп алып килгән ташларын шаулатып бушаталар. Төзүчеләр самосваллар аударган шул ташны суга таба ишәләр, ком тутырылган чыпта капларны насос станциясе кырыйларына өяләр.
Туктаусыз гөрләгән мотор тавышлары, бульдозер чылбырларының зыңгылдавы, экскаваторлар шаулавы эшчеләргә бирелгән команданы каплап китә, прораб кешеләргә нишләргә кирәклекне кулларын болгап аңлатырга тырыша. Ул арада җил тагын да көчәйде, тузан купты. Менә бульдозерчы, кабина ишегеннән ерактагы Бульбага бераз карап торды да, аның боерыгын аңлаганлыгын күрсәтеп, кат-кат башын аска иде. Ул, бульдозерының киң, үткен пычагын комга батырып, аска таба таш, ком төшерә башлады. Бульдозер су кырыена ук килеп җиткән иде. Ә бульдозерчы Наил Шәрәфиев мавыгып китеп моны сизмәде. Машина һаман эчкә таба керде, кинәт бульдозерның сул як чылбыры суга күмелә башлады. Ул арада бу хәлне шунда эшләүчеләр күреп алды. Кемдер, кулындагы көрәген болгап, нәрсәдер кычкыра- кычкыра, бульдозерга таба йөгерде. Наил Шәрәфиев хәлнең кискенлеген сизенде: бульдозерны туктатып артка чигермәкче булды- Ләкин кая ул, бульдозер һаман су эченә шуа барды. Моны күзәткән Тарас Федорович Бульбаның йөзе агарып китте. Җил һаман көчәйгәннән-кө- чәя бара иде. Берничә секунд эчендә дамба өстен саргылт-кара тузан, ком бураны каплап алды. Кинәт яшен яшьнәп китте, тирә-якиы дер селкетеп күк күкрәде. Баганаларга эленгән электр чыбыклары җилдә чайкалып бәрелештеләр дә очкыннар чәчтеләр. Ерактан, Идел уртасыннан, ыргылып килгән дулкыннар, нәкъ диңгездәгечә, ачуланып дамбалар өстенә шулкадәр көч белән килеп бәреләләр, хәтта дамбада басып торырга куркыныч иде.
Кинәт, каяндыр, баһадир көчен күрсәтергә тырышкандай ажгырып, «С-80» тракторы килеп чыкты. Тракторчы суга батып барган бульдозерны бәладән коткарырга ашыга иде. Ул арада кемдер Шәрәфиев бульдозерының чылбыры астына киң калын такта китереп кыстырды, кызлар берничә носилка чуерташ аудардылар, тиз-тиз таш җәйделәр. Ниһаять, трактор бульдозерны куркынычсыз урынга өстерәп чыгарды. Бөтен кеше иркенләп сулап җибәрде.
Бер сәгатьтән артык вакыт узды, әмма ермак әле һаман капланмаган иде. Дөрес, самосваллар аударган, бульдозерлар төшергән ташлар, тимер-бетон пирамидалар, ермак төбенә төшеп утырып, куркынычны беркадәр киметтеләр, ләкин шулай да аварияне беткән дип булмый иде әле. Менә Бульба үзеннән ерак түгел басып торган участок начальнигы Солодовны һәм партоешма секретаре Павел Михайлович Савельевны күрде. Алар аны үз яннарына чакырып алдылар. Солодов кулындагы сәгатенә карады да тыныч тавыш белән болай диде:
— Кичә 313 нче земснарядның машиналары ремонтка сүтелгән иде. Бүген иртә белән, биредәге хәлне ишеткәч, алар машинаны ашыгыч җыярга керештеләр. Арсланов ун минуттан земснарядны эшләтә баш- I ларга сүз бирде. Ул кудырган комны кабул итәргә хәзер торыгыз! — диде.
Шатлыгыннан прорабның секретарьны да, Солодовны да кочаклап һавага күтәрәсе килде, ул иркенләп сулап куйды.
— Рәхмәт, иптәшләр, — диде ул.
210
Тарас Федорович кичә кич земснарядның насосын ремонтка сүткәннәрен үз күзе белән күргәнгә, машинаның ярдәменә өметен өзгән иде. «Ничек, кай арада ремонтлаганнар да кай арада җыйганнар соң аны? Арсланов чынлап та искиткеч әйбәт машинист булып үсеп китте бит. Ул тырыш егеткә карап сокланмаска мөмкин түгел...» Рифгат сүзендә торды: чыннан да ун минуттан чакрымнарга сузылган юан торбалар буйлап комлы су ташкыны килеп тә җитте. Ком тыгыз катлам булып ермак уртасына ага башлады- Сәгатенә өч йөз кубометр грунт кудыручы земснаряд көченә Идел суы каршы тора аламы соң?..
— Ай рәхмәт, Рифгат энем, — дип уйлады Савельев һәм елмаеп куйды.
Аның күз алдына шомырттай кара күзле, типсә тимер өзәрдәй таза егет— Рифгат Арсланов килеп басты. Ул хәзер земснарядта, менә биредәге эшчеләр кебек үк, эш эчендә кайнап, тирләп-пешеп йөри булыр...
Әйе, бу вакыт Рифгат чыннан да кызу эш эченә чумган иде. Ул, бер механизмнан икенчесенә, бер насостан икенчесенә күчеп, тәҗрибәле врач кебек моторларга колагын куеп игътибар белән тыңлый, кайсына май сала, кайсының муфталарын ныгыта, кайсының сальникларын кыса. Менә ул өскә, багермейстер рубкасына күтәрелде.
— Плотинаны су ерган бит, тизрәк капларга кирәк, әллә комны күбрәк бирәбезме?—диде ул. Земснаряд ныграк эшли башлады. Ул калтыранып, улап, комны күбрәк умырып ашарга кереште...
Озак та үтмәде, түбән плотина янындагы ермак буылды, дамба белән тигезләнде.
... Тарас Федорович Бульба, бригадирларга иртәге көн өчен эш бил-геләгәч, папиросын кабызып, битендәге тузанны сөртте дә Иделгә карады. Җил кичкә таба тагын да көчәйгән иде, ләкин хәзер ул куркыныч булып күренмәде. Зур-зур дулкыннар ачулы күбекләнеп бер-бер артлы килеп дамбага бәреләләр дә, кеше көчен җиңә алмаслыкларына ышан- гансыман юашланып кире чигенәләр иде. Шул вакыт ерактан, земснаряд урнашкан яктан, торбалар өстеннән, бер кеше килгәне күренде. Моннан ул җил уңаена очып килгән кебек тоела иде. Бу кеше 313 иче земснаряд машинисты Рифгат Арсланов булып чыкты...
— Кара әле син Иделгә, ничек шаяра,—дип каршы алды аны Тарас Федорович.
— Диңгез диңгез инде, — дип җавап кайтарды Рифгат, тыйнак кына итеп. — Гадәте шундый инде аның!..
IV
Казан порты һәм инженерлык корылмалары инде төзелеп бетеп килә. Ә гидромеханизаторларның эше һаман да әле кимеми. Хәзер 313 нче земснаряд Казан өчен агач материаллары бушату урынын хәзерли. Биредә барлыгы 3 миллион кубометрдан артык җир казу һәм өйдерү эшләре башкарылырга тиеш. Җидееллык план нигезендә земснаряд дамба артында бүленеп калган элекке Казанка елгасының юлын күмеп, бу урынны тигезләү бурычын да башкарачак. Җидееллыкта Татарстан* ның нефть районнарында төзеләчәк яңа корылмалар, юллар, күперләр, торак йортлар өчен бик күп чуерташ, ком кирәк булачак. Аларны казып чыгару да гидромехаиизаторларга тапшырылды.
Казан тимер юлы өчен яңа дамбалар өйдерү, Аракчииода Идел ярларын реконструкцияләү, Кабан күлен чистарту, шәһәрне төзекләндерү эшләре — бары да гидромеханизаторларның җидееллык планына кертелде.
Бу эшләрне башкарыл чыгуда Рифгат Арслановпың да өлеше шактый булачак.