Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛБАНИЯ ҺӘМ ПОЛЬША МАТБУГАТЫ ТАТАР ӘДИПЛӘРЕ ТУРЫНДА

Б. НЕВСКАЯ

Ж Г үптән түгел генә Албания- дә Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестеның албан теленә тәрҗемәсе басылып чыкты. Повестька албан матбугаты бик югары бәя бирде.
Бик иртә үлгән бу татар язучы-сының әсәре турында Албания язу-чылары союзы журналы «Нёндори» («Ноябрь») һәм эшчеләр партиясе органы «Башкими» («Союз») газеты махсус мәкаләләр урнаштырдылар.
Ул мәкаләләрне язучылар Гадел Кутуйны укучыларга «талантлы күп кенә поэтик һәм прозаик әсәрләр авторы» дип тәкъдим итәләр һәм социалистик җәмгыять шартларында яхшы һәм сәламәт семья төзү кебек мөһим һәм зур проблема куелган «Тапшырылмаган хатлар» по-вестеның киң танылуын билгеләп үтәләр. Повестьның эчтәлегенә —та-тар кызы Галиянең тормышына һәм аның актер Искәндәргә булган уңышсыз мәхәббәтенә тукталып, ре-цензентлар: «Әдип үзенең героиня- се исеменнән «Чын мәхәббәт чик-ләрне белми» дип әйттерә...» диләр.
«Нёндори» журналының рецен-зенты болай дип яза: «Эпистоляр форма повестьны укучыга тиз җитә торган иткән һәм әсәрнең яшьләргә зур тәрбияви йогынтысын тагын да көчәйткән. Китап киң танылды һәм аны бик яратып укыйлар...» Албан тәнкыйте бертавыштан: «Үзенең ^художество дәрәҗәсе һәм шулай ук адеологик тотнаклыгы һәм сафлыгы ягыннан, бу китап совет әдәбияты-ның күренекле әсәрләре җөмләсенә керә...» — дип раслый.
Польшаның «Искра» нәшриятын-да Габдрахман Әпсәләмовның «Ал-тын йолдыз» романының поляк те-ленә тәрҗемәсе басылып чыккан иде.
Варшавада чыга торган атналык «Пшиязнь» («Дуслык») газеты ре-цензенты бу роман турында болай дип яза: «Совет яшьләренең фашистларга каршы батырларча көрәшүен сурәтләгән һәм Александр Фадеевның «Яшь гвардия» романы шул сурәтләүнең иң яхшы үрнәге булган бай әдәбиятка эчтәлекле, яхшы тагын бер китап өстәлде.
Лачыннарның тормышы һәм тәр-бияләнүе турындагы бу роман совет яшьләре көрәш һәм җиңү эшенә нинди зур көч салганнарын тагын бер тапкыр һәм бик күренеш-ле итеп раслый.
Әпсәләмов бу әсәрендә тормыш бусагасына яңа гына аяк баскан чагында өсләренә килгән көрәш утында үскән һәм чыныккан совет * яшьләре турында яза.
Романдагы вакыйгалар 1940 елда башлана. Казан мәктәпләренең берсендә укучы яшь егетләр һәм яшь кызлар сынау бирергә әзер-ләнәләр. Алар алдагы тормышлары турында планнар коралар, югары белем алу турында хыялланалар... һәм шушы барлык матур хыяллар-ны гитлерчыларның басып керүләре өзә.
Тормыш романның геройларын тагын да кырысрак булган яңа мәктәп үтәргә мәҗбүр итә — алар фронтның алгы сызыгында булып чыгалар. Ләкин авыр сынау аларны сындыра алмый... Әдип сурәтләгән-чә, аларның батыр яшьлеге су-гышны җиңә».