Логотип Казан Утлары
Хикәя

СТУДЕНТЛАР ДАЛАДА


Чирәм җирләрдә эшләгән Казан университеты студентларының Муса Җәлил исемендәге отрядына багышлана.
I
фыкта, алтын-җиз түбәтәен кырын салып, көяз кояш елмайды. Ул, озын сары керфекләрен сирпеп, далаларга күз кысты да, көлтә-көлтә нур бәйләмнәрен җир өстенә тәгәрәтте. Ә далада тынычлык кошлары күгәрченнәр талпына. Белмәссең, әллә кояшның нурларына коеналар, әллә кичәге яңгырдан соң җыелган суларның тамчыларын эчәләр ул ап-ак түшләр.
Юл кырыенда утырган эскерт кыймылдап куйды. Аның түбәсеннән әүвәл түгәрәк баш күренде, аннан йомры гәүдә калкып чыкты — кызыл һәм киң битле бу егет бик тәмле итеп киерелде дә сикереп җиргә төште.
— Эх, бу хуш исле, йомшак печәннәрдә күмелеп йоклауларың! Ә һавасы... Шундый саф, шундый рәхәт — сулап туймаслык! Ә таңны күр син, таңны: барлык офык читен алсу-алтын тасма белән урап ялганнармыни! Ул алсулыкның итәкләре күз күреме җитмәс киңлеккә хәелә. Менә нинди була икән ул дала таңнары. Чү, күгәрченнәр ич бу. Кайдан шулкадәр күп җыелганнар алар?
Студент куен кесәсеннән блокнотын алып тезенә салды. Үзе, карандашын теш арасына кыстырган килеш, барлык уе һәм карашы белән ал тәпиле дусларына төбәлде. Бераздан, авыз эченнән мыгырдана- сөйләнә, яза башлады.
Күгәрченнәр төшкән далага, Ап-ак алар шундый, пакь алар! Тәпи-тәпи бераз атлыйлар да Җилбер-җилбер канат кагалар.
Күгәрченнәр төшкән далага, Гөрлн-гөрли эчә су алар; Гәрәбәдәй сары томшыкларын Чирәмдәге чыкта юалар.
О
84
Урыныннан капыл гына күтәрелде дә, «Шәп чыкты бу», — дип, бала-ларча сөенеп-сикеренеп алды. Аннары, бераз уйланып: «Тукта, мине идеясезлектә гаепләүләре бар»,—дип тагын дүрт юл өстәп куйды.
Күгәрченнәр төшкән далага,
Хезмәткә дан жырлап гөрлиләр, «Чирәмдәге таңнар нинди ямьле, Кешеләре нинди хөр!» — диләр.
— Хәзер төгәлләнде бу, — диде егет, тирән канәгатьләнү белән. Шул вакыт җиңел хәрәкәтле, кап-кара күзле бер кыз, сиздермичә генә артыннан килеп, куллары белән аның күзләрен каплады.
— Җибәр, Гөлниса!
Кыз җибәрмәде.
— Я, шаяртма инде, Ләйлә!
— Гөлчирә, бу синдер әле?!
— Шагыйрьләр чуар күңелле булалар, берьюлы бериичәие яраталар дип юкка сөйләмиләр икән.
Кыз кулларын ычкындырды да гарьлегеннән «ААәшһүр шагыйребез Сәйфи-чирәмлегә сәлам!» — дип, үртәп китеп тә барды.
— Әлфия! Әлфия, дим, тукта!.
Нишләргә дә белмәде Рәхимов. Әлфия бит аның бердәнбере, өченче ел инде менә ул аны өзелеп сөя. Чирәмгә дә бергә килделәр.— «Нишләдем мин, нишләдем?!» — дип, озын кара чәчләренә ябышты ул. — «Әлфия бит чакырсам да килми иде. Ә бүген... килгән, хәтта үзе килгән». Егетнең гарьләнүе шулкадәр дәрәҗәгә җитте, чәйни-чәйни иренен канатты ул. «Кадалып китсен шигыре. Әлфиямне рәнҗеттем бит әле, ул хәзер миңа бөтенләй карамас инде».
II
Рәхимов авыз эченнән гел мыгырдана, йөзе аның усал-җитди, әйтерсең ул ниндидер бер катлаулы математик мәсьәләне чишә алмыйча азаплана. Чынлап та аның борчуы зур бүген: «Әлфия дөрес эшләдеме? Нигә ул ындыр табагыннан комбайнга күчте? Җитмәсә үзе бригадир да иде бит, ягъни командир дигән сүз. Кем я нәрсә ошамады икән аңа? Әллә җаваплылыктан курыктымы? Алай дисәң, комбайнда да җиңел түгел, һич ни аңламыйм... нигә алай эшләде икән ул? Ах, бу «нигә»- ләр — тере энәләр!»
Ындыр табагы.
Рәт-рәт өелгән көшелләр арасында кызларның күңелле көлешүләре, кычкырып сөйләшүләре ишетелә.
— Әлфияне әйтәм әле, — ди Ләйлә, зәңгәр күзләрен очкынлатып,— башта кукурузда да, яшелчәдә дә һәм соңыннан безнең белән дә нинди әйбәт эшләп килде. Ә хәзер тик торганда кире якка тәгәрәде дә куйды. Ни хикмәт, әй?
— Син белмисең, Ләйлә. Сәйфи хикмәте ул. Шул кара шайтанны улеп ярата бит Әлфия. Теге көнне, исеңдәме, палатка эчендә малайлар 'тәмәке тарткан өчен Сәйфи, протест белдереп, эскерт башына менеп Зоклаган. Әлфия, аның кайдалыгын белмичә, төн буе хафаланып чыккан. Иртүк торып һавага чыкса, ни күзе белән күрсен: Сәйфие эскерт төбендә шигырь язып утыра. Кызый яшеренеп-посып барган да тегенең күзен каплаган: «Кем мин, имеш, әйт!» Сәйфи тоткан да безнең исемнәрне әйткән. Шул минуттан алып Әлфиянең кәефе кырылган.
— Мәхәббәт һәм көнчелек! Ярылган шалкан кебек, бер-берсенә ябышмый ич алар.
— Көнләсәң, яратмыйсың; яратсаң, көнләмисең, шул гына.
— Серкәсе су күтәрми икән алайса Әлфиянең.
— Кызлар, азрак гәпләшеп, күбрәк эшләгез әле. йөзгә кызыллык килүе бар югыйсә, — диде тартынып кына бригаданың яңа билгелән-
85
гән җитәкчесе Мөбәйнә Миңлебаева. Ак бизәкле күксел башъяулыгын татарча итеп артка бәйләп куйган да, зур агач көрәкне кечкенә кулларына нык итеп кысып, бодай көшеленә батыра ул.
— Эх, Әлфия, Әлфия, — дип әңгәмәне бу юлы Гөлчирә яңартып җибәрде. — Үз хисеңә үзең йөгән кидерә алма, имеш. Хәтереңдәме, Гөлниса, машиналар бер-бер артлы килеп туктый тора. Без янып- пешеп ашлык бушатабыз. Ә ул, бригадир башы белән, берәр эшсез шофер белән «и-ха-ха да ми-ха-ха» килеп ләчтит сата. Яисә, бер сылтау табып, утарга ук шыла, җитмәсә, үзе белән учет карточкасын да алып китә. Ә без монда шыбыр тиргә батып аны эзлибез. Шул арада, ачу китереп, машинасы да китеп бара, ә безнең эшләнгән эш тәки исәпкә алынмыйча кала.
— Әйе шул, минем өч көнлек нормам бөтенләй нәрәткә кертелмәгән иде.
— Әйтәм ич, кызлар, — Гөлчирәнең ачуы йөзенә үк чыкты, — безнең алда аның гаебе зур. Җитмәсә, ачу китереп, үз ялгышын танымый бит әле, үзенә яклаучылар эзләп маташа.
— Имеш, аны ашлык чистарту канәгатьләндерми. — Ләйлә, борынын өскә күтәрә төшеп, җилкәләрен сикертеп куйды. — Имеш, аның комбайнда эшлисе килә. Кыланышыннан егылып үләрсең!
— Бетмәде шул бер балык башы, — диде бригадир. — Әлфия дезертир түгел. Киресенчә, үзе теләп, эшнең авыр участогына күчте.
— Ярый, ярый, баш булдым дигәч тә, үзеңне әллә кем санап, яклап маташма ахирәтеңне, — диде Гөлчирә, босоножкасына тулган бодай бөртекләрен кагып. — Безгә салкын карадымы? Карады. Группаның намусына тап төшердеме? Төшерде. Тагы нәрсә кирәк сиңа?
— Ярый, кызлар, сезнеңчә булсын,—дип килеште Мөбәйнә. — Бүгенгесен әйбәт кенә эшлик әле. Күрәсезме бу бодайларны! Өем генә түгел, сап-сары дәрья ич бу. Авылда үсеп, мин мондый уңыш күргәнем юк. Эшләмәгән җиреңнән эшлисең килер. Әйдәгез, кызлар, сынатмыйк әле. Бүген без Наташалар бригадасын узарга тиеш!
Кызлар, күңелле генә көлешә-көлешә, эшләүләрендә булдылар, йөзләре әнис алмадай кып-кызыл. Кырык градус эсседә менә шулай ялкынланып эшләп кара әле!
Безнең шагыйрь кая югалды соң? Беркая да югалмады: әнә ич, ашлык чистартырга көйләнгән комбайн янында дусты Петр Феоктистов белән (студентлар аны «Фестиваль» дип йөртәләр) ярыша-ярыша бодай көри. Еш-еш тын алуыннан борыны аның бик кәефле сызгырса да сер бирми ул: тузанланган озын кара чәчләрен артка сыпырып, кепкасын басып кигән һәм ялкынлана-дәртләнә комбайн иләгенә чиләкләп- чиләкләп алтын бөртекләр ыргыта. Бөтен җаны-тәне белән хезмәттә йөзсә дә башы аның гел бер нәрсәне уйлый: «Әлфия дөрес эшләдеме?» «Борылып, кызларга да карап ала үзе: «Әнә бит нинди тату эшлиләр, араларында тик минем Әлфиям генә юк...»
— Яңа өемгә кызу гына тотыныйк та тиз генә котылыйк, — ди Ләйлә, маңгаена төшкән чәчләрен яулыгына кыстырып.
— Котылмаган кая, ахирәт. Кара әнә: тагын да китереп аудардылар.
— Сүздән ботка куертмагыз әле, кызлар. Эшләргә икән эшләргә! — дип, тынгысыз Мөбәйнә төягеч чүмеченә беренче булып үзе бодай ыргыта. Гөлниса да аннан калышмый: очланып торган өемне ватып, түбән шудыра. Гөлчирә белән Ләйлә дә аңарга кушыла. .Машиналар бертуктаусыз гөрләп тора. Кызлар ашлыкны көрәп тора. Кояш күк гөмбәзенең түбәсенә ашыга. Эшчәннәр норма бирергә ашкына. Кая ул баягы сөйләшүләр; авызларына су капканнар диярсең: ләм-мим! Җиңнәре сызганылган, бодай төсенә кергән куллар очып кына йөри- Чәчләр, аеруча маңгай бөдрәләре, исәр-исмәс җилдә назлы тирбәлә.
86
Битләргә, муеннарга чабырып чыккан тнр бөртекләре, кояшлы күл төбенә чәчелгән энҗеләрсыман, мең төрле төскә кереп җемелдиләр дә кулларның җитез һәм рәхимсез кизәнүеннән тирә-якка чәчрәп юк булалар. Бөтен тән, бөтен җан хәрәкәтләнә. Әй рәхәт тә соң менә шулай онытылып-йотылып эшләүләре!
Яшь сылулар «атлар»ының йөгәнен шулкадәр оста һәм өлгер тота, автомашиналар игенне ташып өлгерә алмый. Шоферлар кәефләнеп бер тәмәке суырып алганчы, студентлар: «Абзыкайлар, марш әйдә!» — дип, айһайлап та җибәрәләр.
— Тәүлегенә мең урынына дүрт йөз тонна гына озатабыз, автомашиналар җитешми, — ди ындыр табагы мөдире ярдәмчесе студент Иосыпов. — Эх, ничек арттырасы шул машиналарны!
— Егет башың белән уфтанырга оялмыйсыңмы, Фәрит?
— Нәчәлник булгач, нәчәлник бул инде син: эзлә, сора, тап! Зарыңнан читән үреп утырма биредә.
Төшке аш вакыты җитте.
— Кызлар. — диде Мөбәйнә, дуслары белән киңәшеп, — барыбыз да китсәк, бер сәгать җилгә оча дигән сүз. Вакыт алтынга тиң хәзер. Без берәм-берәм генә ашап килик.
Алар шулай эшләделәр дә.
III
Алда җәйрәп дала ята.
Тузанлы юллардан әрҗәләре ашлык белән тулган автомашиналар чаба. Ындыр табакларында бодайлардан таулар өелә. Эх, шул тауларның түбәсенә менеп басасы иде дә бөтен Татарстанга ишетелерлек итеп: «Күрәсезме, якташлар, сез үстергән яшьләр казакъ далаларын ничек үзгәртәләр! Күрәсеңме, университет, син чыныктырган студентлар икмәк өчен, ил муллыгы өчен ничек көрәшәләр!» — дип кычкырасы иде.
Төягеч транспортерлар, чистарткычлар, җилгәргечләр гөрләп дала шаулата. Эшчән кызлар җырлап һава яңгырата.
— Эх, яратам шул Салих Сәйдәшевне!
— Кем генә яратмый аны.
— Әйдә, «Халисә»не сузыйк булмаса.
Җыр кызып-көчәеп кенә барганда, Мөбәйнәнең кинәт төсе агарып китте:
— Җилгәргеч ватылды!..
Бригадир күрше агрегатка чапты — запчасть табылмады. Шоферлардан сорап карады — файдасыз. Аптырагач, ындыр табагы мөдиренә йөгерде — аңарда да юк. «И ходаем, җиттем дигәндә җимереләбезме инде, — дип борчылды бригадир, — бүген Наташаларны узасы идек бит, эх!..»
Ләкин шул вакыт ул кызларның: «Ура, ура, ура!» дигән куанычлы хорын ишетте. Ләйлә йөгереп алар янына килде: «Булды, ахирәт, булды!» Бригадирның пошынулары, суда эрегән күбек шикелле, юкка чыкты.
— Ничек рәтләдегез соң?
— Ә менә ничек, — дип Ләйлә бодай бөртекләрен уч төбендә сикер- тә-биетә йотлыгып сөйли башлады. — Мәктәптә үк, тугызынчы класста укыганда ук, мин җәйләрен әти белән гел комбайнда эшли идем. Шунда аз-маз ремонт эшләренә өйрәнеп калдым. Син тегендә янып-көеп, җаның кая куярга белмичә чабып йөргәндә, мин биредә зур гына бер тимер кисәге таптым да тасманы ямап та җибәрдем.
— Рәхмәт, Ләйлә, бөтен группа исеменнән рәхмәт. Наташаларны узабыз, димәк?
87
— Узабыз, Мөбәйнә, әлбәттә, узабыз! — дип, кызлар дәртләнеп яңадан кайнар эшкә күмелделәр.
Рәхимовның кәефе шәп: бүгенге нормасын 150 процентка үтәгән ул, өстәвенә эшен ике сәгать алдан бетергән. Палаткага кайтасы килми. Эш тиз табылды аңа. Ашлык сарае түбәсенең ындыр табагы ягына караган күләгәле ягына җайлап урнашты да группа кызларының эшен күзәтә башлады. Мөбәйнәнең тыйгысызлыгы аңа аеруча ошады. «Бармак суырып, әллә кайдан тема эзләп маташканчы, менә ул җанлы герой», дип уйлады Рәхимов. һәм шунда ук блокнотын алып сызга- ларга тотынды. «Тукта, аны Мөбәйнә түгел, Сәйдә дип атыйм әле, аңарга иркәм түгел, сеңелем дип эндәшим, югыйсә болай да ирене турсайган Әлфиямнең бөтенләй кул селтәве ихтимал». Җәфалаиа-хафа- лана, сызгалый-бозгалый торгач, өр-яңа бер шигырь оешты.
Смена алмашынуын хәбәр итеп чаң чыңлады. Сәйфи түбәдән шуып төште дә йөгереп группа янына килде:
— Классик әсәр яздым. Тыңлагыз, кызлар!
Үзе бата-чума көшел өстенә менеп басты һәм кулларын бутый-бу- тый шигырен укып җибәрде.
Бер ак чатыр әнә ачыла да Чыга аннан безнең як кызы. Җәйрәп ята аның күз алдында Дала күрке — «Казан» совхозы Ашыга ул ындыр табагына, Вак-вак атлап кына, җилпенеп; Оча кызый, Иртыш тугайларын Сискәндереп искән җил кебек. Җилбер-җилбер итми итәкләре, Ул балагы бөргән чалбардан; Әй, Мөбәйнә!
(Тфү, ялгыштым!) Сеңелем Сәйдә!
Кызлар пырх итеп көлеп җибәрделәр.
Көлгән көлсен әйдә, Эштә ян син, хистә кайнарлан.
Кулы белән әйләнәсен урап.
Алларында — тау-тау сары энҗе.
Мөбәйнәгә күрсәтеп.
Кулларында — агач көрәге;
Калкып-батып дулкын уйнагандай, Сулгып-сулгып тнбә йөрәге.
Җиләс җилдә тузгый маңгай чәче, Авырлыклардан тиз котыла;
Җилдәй шаян үзе, Күршесенең Аркасына бодай тутыра.
— Күз дә бар икән үзендә, бик оста тоткан детальләрне, — дип пышылдый Гөлниса үз алдына.
Чаң — тузанлы өсте.
Соң булса ни,
Хезмәт өчен барыбер түгелме?
Эш ямьле ул, иркәм!
Тфү, ялгыштым!
Сеңелем!
Эштә генә
Матурлана, диләр, күңелне.
Елмая да шофер,
Кинәт кызның
Сөйгән ярын искә төшерә:
Зур-зур итеп көрәк сабы белән, Сиздермичә һичбер кешегә,
Бодай өстендә бармакларын йөртеп.
«Сагындым!» — дип яза көшелгә.
Көшел йота аның язганын.
Кыз кичерә сөю газабын!..
— Абау, бигрәк хур иткәнсең ич!—дип, Мөбәйнә колак яфракларына кадәр кызарды.
— Ялгышасың, ахирәт! Шигырьнең иң матур кисәге ул.
— Шуның өчен бер үбим әле үзеңне,—дип Ләйлә кулларын шаярып алга сузуга, Сәйфи көшелдән сикереп төште дә тиз генә җилгәргеч артына яшеренде. Ә кояш, кызларга күз кысып, офык артына качты.
IV
Ындыр табакларында көне-төне эш кайный: студентлар өч сменага бүленеп эшлиләр. Төзелештә һәм печәндә эшләүчеләр төнге өмәләргә чыгалар. Совхозга ике авторота ярдәмгә килде. Иң киеренке чак!
Иртәнге аш әле өлгермәгән иде, Әлфия йөгереп кухняга килде:
— Кызлар, нәрсә булса да бирегез, бик ашыгабыз.
— Кичә калган дөге өйрәсе бар, җылытыйммы? — диде туп кебек түп-түгәрәк Рәшидә, ак кәпәчен арткарак шудырып.
— Әйтәм ич, вакыт юк, җаным. Болай да шәп үтәр әле, — диде Әлфия.
Дөге өйрәсе белән күпереп торган ап-ак күмәчне өстәлгә китереп утыртуга Разия да, Вакыйф та, Әнәс тә килеп җитте. «Ай күрде, кояш алды» дигәндәй, аннан-моннан ялт-йолт капкаладылар да автомашиналарга чаптылар.
Шофер, кабинага кереп, янындагы Разияга:
— Очабызмы, сеңелкәй! — дип, стартерга басуга, алар кузгалып та киттеләр.
Бераз баруга машина юлдан уңга, кукуруз басуы ягына, борылды. Кукуруз! Менә ул бер җепкә тезеп үстерелгәнсыман тип-тигез рәтләрдә, як-ягына яшел телләрен салындырып, «Мин ул кырлар патшасы!» дигән кыяфәт белән, аксыл чуклы калфагын бер уңга, бер сулга кыйшайтып, дала җилләрендә салмак кына тирбәлә. Буй дисәң — дүрт метр чамасы. Ә куелыгы! Керсәң — адашасың...
Әллә кайдан таныш моңнар ишетелде. Якынайган саен, алар көчлерәк яңгырады. «Менә кайда икән безнең агай-эне», дип уйлады Вакыйф. Әлфия гарьләнеп:
— Кара син аларны, бездән дә алдарак чыкканнар. Кеше дигәнең әнә ул ничек тырыша. Ә без...—диде, башындагы яулыгын төзәтеп.
Гармунчы сиптертә генә! Көмештәй чылтырап кызлар тавышы да ишетелде. «Нигә соң алары җырга кушылмый?» — дип аптырады Разия. Сер тиз ачылды: гармунда уйнаучы Казан авыл хуҗалыгы институты студенты рус егете Владимир Антонов булып чыкты.
— Яратам татар көйләрен! — диде ул, ап-ак тешләрен ялтыратып.
— Эш вакытында кем җырлап-уйнап утыра инде,—дип кисәтүгә, рус кызы Раиса Худяшова:
— Көн кояшсыз ямьсез булса, хезмәт җырсыз тәмсез ул, — дип, бик оста җавап кайтарды.
Ул арада силос ташучы машиналары да килеп җитте. Комбайн яңадан кукуруз чәйни башлады.
— Күрәсеңме, аларның эшләре дә музыка кебек! — диде Әлфия, чын күңелдән көнләшеп.
Дусларын Володя марш уйнап озатты. «Тукай маршы»ның моңнары әллә нишләтте Әлфияне! Күңеле белән ул шунда ук ямьле Иделенә,
89
туган Тәкәнешенә, аннан яңадан «Казан» совхозына кайтты. «Сәйфи!.. Нинди бәйләнчек җан булдың син, ә? Сагыз кебек ябыштың бит күңелемә. Әйт, ичмасам, кайсы ягың белән бүтәннәрдән артык син, сыбызгы борын? Ни өчен мин сине уйлап азапланам икән, үзем дә белмим»...
Әлфия, кинәт уйларыннан айнып, күршесенә борылды:
—- Әйт әле, Вакыйф, синең кемне булса да өзелеп яратканың бармы?
Бу сорау юл буе, бер сүз дә дәшмичә, үз алдына гына «йоклап» килүче кылыч борынлы Әнәсне уятып җибәрде, һәм аның: «Бар, Әлфия, бар, бар, бар!» — дип кычкырасы килде, ләкин ул тыелып башын түбән иде. Ә Вакыйф, кулларын як-ягына җәеп, тыныч кына сөйләп китте:
— һи, Әлфия! Мәхәббәт ул нәкъ суган. Бер карыйсың — күздән яшь чыгара, бер карыйсың — тәме белән тәнне чиркандыра. Менә минем авылда шомырттай кара күзле Зәйтүнәм бар иде. Армиягә алынгач, Ленинградта җитендәй зәңгәр күзле Маруся белән таныштым. Беркөнне утырып, «бик яратам, иркәм, синсез тора алмыйм» дип берьюлы икесенә дә хат яздым. Җибәргәндә, конвертлар тәки буталган. Икесеннән дә бер эчтәлекле җавап килеп төште: «Рәхмәт, егеткәй! Барысы да аңлашыла». Шулай итеп, бер атуда ике куян аулыйм дип торганда, пшик, берсе дә эләкмәде. Менә сиңа мәхәббәт!
— Юк, иптәшкәй, — диде Әлфия, кулындагы яулыгын ботарлый- ботарлый,—син әле алайса мәхәббәтнең тозагына эләкмәгәнсең. Ул шундый тозак, бер каптырса, миңа дисә, акыр-бакыр, өтәлән, өзгәлән, дөньяны ярып каравыл кычкыр, барыбер жәлләми дә, ычкындырмый да. Үлеп кенә котыла аласың аннан, әйе, әйе!..
— һи, җүләр, шуның өчен үземне корбан итәмме соң: берсе ярат- маса, икенчесе табылыр. Кызлар беткәнмени дөньяда?!
— «Мәхәббәт сукырайта ул, егеткәй. Үз сөйгәнеңнән бүтәннәр күзеңә күренми икән шул», — дип уйлады Әнәс, эченнән генә ачынып.
— Сәлам якташларга!—дип каршы алды Казан студентларын тракторчы Мидхәт Газизов. — Исән-сау гына йоклап тордыгызмы? Әйбәт, әйбәт. Алтмыш гектарны бирәбезме бүген?
— Фү-ү-ү! — дип сызгырып җибәрде штурвалчы Вакыйф.
— Ә нәрсә? — диде Әлфия, кабынып. — Шулкадәр дә урмагач. Бирәбез!
Барысы да үз урынына урнашты. Комбайн гөрләп бодай диңгезенә кереп китте.
— Беренчедән, иртә бик салкын. Икенчедән, игене яшел, сугарлык түгел.
— Синең алдыңа Ташкент иртәсе белән Кубань бодаен китереп бастырыйк, яме, Вакыйф?
— Күрәсез ич, кызлар: саламы чи, юнәлдергеч валга уралып, гел полотноны туктата.
— Шыңшыма зинһар! Шуңа күрә сине комбайнчыга ярдәмче итеп утыртканнар да. Кирәк икән, сикереп төш тә чистарт!
— Валы кыскарак шул, — диде комбайнчы Әнәс Гайфетдинов, — иртәгә алыштырырга онытма, Вакыйф.
Агрегат начар эшләми. Җирдә яткан бодай сабакларын хедер ипләп кенә күтәрә, гәрәбә зурлыгындагы бөртекләр сикерә-бии бункерга тула тора, өем-өем саламнарны Әлфия белән Разия артка тагылган зур тимер тартмага дыңгычлап тутыра бара.
— Ни әйтсәң дә, аеры уру күңелле, әйеме, Әнәс? — диде ярдәмчесе аның колагына кычкырып. — Теземнәрне кара: нинди җыйнак, нинди тигез, ат ялы диярсең.
— Аеры уру, Вакыйф, техника мул, кадрлар яхшы булса әйбәт, ә ярым һәм ярлы техника белән батмый ул.
90
— Дөрес әйтәсең әй, бер эшне ике тапкыр эшләү бит ул: башта урасың, аннан сугасың — техникасыз чертым да чыкмас иде. һи, безнең кызларны күр син: күзләре генә ялтырый, үзләре кап-кара, шунда да җырлап эшләгән булалар тагы.
— Өс-башлары тузан булса да, күңелләре энҗе аларның, Вакыйф!
Шул вакыт кылт итеп Әнәснең күңеленә Зәйнәбе килеп төште. Ул тагын да сүзсез калды...
Әйе, мәхәббәт дигәнең күзгә карап киптерә икән шул; кара инде бу егетне: килгәндә тып-тыгыз итле, алма битле бер пәһлеван иде, хәзер шыр сөяк кенә, әйтерсең, карачкы... рәтләп ашамый да, йокламый да, гел уйлана үзе... Эх, белсәң иде аның йөрәгендә нинди серләр барын!
— Әлфияне әйтәм, җен кыз да инде: тау кадәр өемне әйләндерә дә сала. Күр әле. Әнәс. Ә Разиясы йомшаграк шул: тиз арый, еш ял итә. Нишлисең бит, халәтеңә күрә сәләтең.
Гайфетдинов җавап кайтармады, үз хәле үзенә җиткән иде анын.
Бункер әллә кайчан тулды. Ә машина юк та юк.
— Нәрсә булсын аңа,—диде Вакыйф, кепкасының тузанын кага- кага,— я берәр җирдә туктап черем итәдер, я тагын шул «ак бикә»се белән сафсата сатып, «Шумел камыш»ның җиде бабасын берьюлы искә аладыр.
— Җен ачуларым куба минем, честное комсомольское, — дип элеп алып, селкеп салды шоферны Әлфия, — монда ашлыкны җыеп өлгерә алмыйча җаның чыга, ә ул, эгоист, шундый чакны үз ягын әмәлләп йөри, тфү!
Алар барысы да сырмаларын салып җиргә җәйделәр һәм, җыелган бодайны шунда бушатып, яңадан суга башладылар. Бункер яңадан тулды.
Юлда машина күренде.
— Үрмәли, хәсрәт!.. 1
Шоферның сөйләшерлек тә рәте калмаган — лаякыл исерек иде.
— Каян гына җаен таба диген, урып-җыю беткәнче сатарга рөхсәт юк бит аракыны.
— Чиләгенә күрә капкачы, дигәндәй, ишенә күрә имчесе табыла икән шул аның.
Вакыйф шоферны җилкәсеннән селкеп:
— Әй син, хәсрәт, нишләп бодайны юлга чәчеп исраф итәсең! һәр бөртеге хезмәт ич аның,—диде.
— Лыгырдама, дурак! Айныгач, үземнең кайсы юлдан йөргәнле- гемне белергә кирәк миңа.
— Кара, кара, исерек булса да, исәбе дөрес үзенең, — дип кызлар шаркылдап көлештеләр.
— Менә нәрсә, — диде Газизов, кепкасын кулына йомарлап тоткан килеш, — ул эшли алмый барыбер, тик аунасын шунда. Рульгә мин үзем утырам. Ә син, Әнәс, трактор йөрт. Вакыйф штурвалга бассын. Әлфия ярдәмчесе булыр. Ризамы шуңар?
— Разияга авырга килер шул... беләсезме нәрсә, аңа мин үзем булышам, тик менә Әлфия комбайнны эшләтә алырмы?
— Син, Вакыйф, бигрәк инде мине мескенгә саныйсың. Ай буе комбайнда эшлә дә комбайн йөртә белмә, имеш. Че-пу-ха! Әгәр штурвалны синнән дә начар тотсам, честное комсомольское, исемем Әлфия булмасын!
Агрегат яңа тәртиптә эшли башлады.
Комбайн күперендә — Әлфия. Аның бөркет күзләредәй үткен карашы алга, җәелеп яткан теземнәргә юнәлгән. Кытыршыланып жилдә ярылган куллары штурвал тота. Кискен дала җилләре аның кара- кучкыл битләренә килеп бәреләләр дә тузгыган чәчләре белән шая
91
ралар. Аның калку күкрәге, кечкенә җилкәләре, хәтта түгәрәк борынына кадәр тузан эчендә калган. Кипкән иреннәре салмак кына селкенәләр — Әлфия җырлый.
Кемгә сөйлим серләремне,
♦ Йөрәгем ялкын кебек; Ялкынланган йөрәгемә Берәү бик якын кебек.
V
Алар совхозга кайтмаска булдылар.
■— Бирелгән норманы иртәгә ничек тә үтәп бетерергә!
Бөркү һава салкынча җил белән алышынды. Озынборыннар да ауга чыкканнар: тәнгә энәләрен зәһәр батыралар. Чыбык-чабык табып, иңкүрәк җиргә учак яктылар. Көлгә бәрәңге күмделәр. Чәй кайнаттылар. Бөркелеп чыккан куе төтен черкиләрне өркетте. Кыр аша еш кына дүңгәләкләр тәгәрәп үтә. Кичке ут яктысында алар чабып барган соры бүреләрне хәтерләтә.
Учак тирәли утырышып, озак кына гәпләшә-сөйләшә чәй эчтеләр. Бармакларын көйдерә-пешерә кызарып янган бәрәңге әрчеп ашадылар. Эх, тәмле дә булды соң бу кичке аш!
— Беренче килгән вакытлар искә төшеп китте әле,—диде Газизов, учак көлен бутый-бутый. — Ниләр генә булып бетмәде биредә: эчеп- исереп, кыйнашулар дисеңме; шайкалар дисеңме...
— Фу, җирәнгеч нинди! — дип Әлфия төкеренеп куйды.
( — Вагоннарда да тордык, карда да йокладык, тизәген дә яктык,
барысы да булды инде ул чорда, иптәшләр. — Мидхәт учактан ут алып тәмәке кабызды. — Хәзер, ичмасам, яшибез дисәң дә ярый. Эшлим дисәң, эше бар. Әйбәт түлиләр. Үзем өй салып чыктым менә. Өйләнеп җибәрдем.
Күңелле табынга Әнәс нигәдер кушылмады. Ул бер читкәрәк китеп, моңая-уйлана, дәфтәренә әллә ниләр сызгалап тутырды. Разия әкрен генә атлап аның янына килде.
— Пәрәмәч, йоклап киткән ич!.. Ә дәфтәре ачык калган.
— Китер бирегә, — дип ымлады Әлфия. — Карыйк әле, нәрсә язып маташа икән?
' — Кешенең сере белән кызыксыну әйбәт түгел, кызлар.
— Нинди сер булсын аңарда, — дип пышылдады Разия.
— Күп белдекләнеп утырма әле, ярыймы. Эчең пошса, бар әнә, утын җый!
Кызлар Әнәснең дәфтәрен актара башладылар.
«1941 ел.
Әти үлгән. Биш бала калганбыз. Миңа алты яшь булган.
1943 ел.
Бабайны җирләгәннәр. Җәйләрен җиләк җыеп тукланганбыз, 4рыш өлгерүгә, арыш уып тамак ялгаганбыз.
1944 ел.
Сава торган сыерыбызны җигеп, колхозга орлык, утын, яфрак-ма- зар ташыганбыз.
1950 ел.
Җиденчене бетердем. Апам Нурендә сигезенче класска китте. «Хәтем авыр», дип әни мине җибәрмәде. Үгез җигеп колхозда эшлим.
92
Нурсидәләр укуга барганда, мин, арбама салам төяп, кырдан кайтам. Минем дә бик укыйсым килә, бик, бик! Гарьлегемнән утырып еладым.
1951 ел.
Сигезенчегә керергә бардым. Ләкин математикадан контроль эштә икеле алдым. Хәерчегә жил каршы! Кууын кумадылар мәктәптән, шулай да хурлык. Апам белән миңа әни атна саен биш сум акча бирә. (Бүтәннәр 25—30 сум алып киләләр.) Бәрәңгене чана белән тартып өйдән китерәм.
1952 ел.
Балык тотып сатып, жәен акча җыйдым. Шул акчага уку китаплары алдым. Костюм-чалбарда бер генә ямаусыз урын да юк. Яланаяк йөрим.
1953 ел, июль.
Җәйге ялда Хәсәнша авылына кунакка кайттым. Рәзинә дигән кыз белән таныштым. Кызны күрер өчен атна саен Апае базарына төшәм, шунда сөйләшәбез. Бу хәбәрне әнигә җиткергәннәр. Беркөнне каршы очрады, качтым. Рәзинә белән бергә булу миңа бик күңелле.
Сентябрь.
Унынчыга йөрим. Соңгы елым. Укып кына бетерә алсам- ярый. Артып калган акчама Тукай китабын сатып алдым, киңәшчем һәм юатучым гел үз янымда булачак хәзер. Нинди бәхет! Рәзинәне бик сирәк күрәм. Вакыт юк; ә бергә ешрак буласы килә.
Октябрь.
Бер кичне Рәзинәләр авылына барырга чыктым. Күпердә ике шәүлә күренде. Карыйм: берсе Исрафил, икенчесе... Рәзинә. Башым әйләнеп китте. Нишләргә? Ачыктан-ачык сөйләшергә уйладым. Яннарына барып бастым. «Кайсыбызны яратасың, Рәзинә?» — диюгә, ул туп-ту- ры: «Мин Исрафил белән йөрим, аңа кияүгә чыгам», — дип җавап кайтарды. Мин сүзсез калдым. Сүзсез аерылдык та. Ай, нинди авыр бу хыянәт! Икенче көн укуга бармадым. Икелеләр ала башладым^ Башыма берни керми.
Ноябрь.
Кар яуды. Җиргә дә, минем йөрәгемә дә төшкән беренче салкын карлар бу. «Корыч ничек чыныкты»ны укып чыктым. Тукай шигырьләрен ятладым. Бирешмә, Әнәс!
1954 ел, август.
Шатлык! Казан авыл хуҗалыгы институтының механизация фа-культетына укырга кердем. Җиңү! Ура!.. Рәзииә хәзер миңа ерактагы томан артындагы шәүлә кебек кенә... ә шулай да онытылмый, нишләп шулкадәрле яралаган икән ул минем йөрәкие?!
1956 ел, май
Авылдашым Гадения әйтә: «Кешегә әрәм, үземә хәрәм» дигәндәй, әйдә, үзеңне бик матур кыз белән таныштырам», ди. «Матурлык бер көнлек, акылы булсын», дим. Әйткән сәгатьтә күрсәтелгән урынга бардым. Кремль яны. Алда диңгез. Дулкыннар, дулкыннар... Кайда алып китәрләр алар мине? Таныштык. Зәйнәп исемле. Кыз ярыйсы күренә. Озата бардым. Үзләренең йортлары. Бакчада сәрви куаклары. Кинәт кенә коеп яңгыр яуды. Җитмәсә алар урамының туфрагы да торфлы, бик пычрак. Тездән баттым.
Июль.
Зәйнәп миңа ошый: аз сүзле, сабыр, инсафлы. Төскә дә чибәр: коңгырт күзле, озын толымлы. Өлешемә төшкәй көмешем генә була күрсен инде.
93
Октябрь.
Зәйнәпне бер офицер тормышка сораган. Энесе теше-тырнагы белән каршы килгән. Яшә, Гарәфи!
Декабрь.
Зәйнәпне КХТИда укыган бер егеткә димлиләр туганнары. Зәйнәп: «Нишлим?» — дип, йөгереп миңа килгән. «Мине үзеңә тиң күрсәң, чыкма», — дидем. Тыңлады.
1957 ел, гыйнвар.
Без вәгъдәләштек.
Син, Зәйнәбем, якты бер тын кичтә Йөзләреңне куеп йөземә, «Гомерлеккә сөям сине, — дидең, — Тиң итәмсең син дә үзеңә?» Сүнгән хисләремне уяттың, Йөрәгемә сүнмәс ут яктың!
Мин кышкы ялга авылга кайтып киттем. Үзем һаман тынычсыз: «Урлап алып китмәсләрме?» — дим. Аңардан хат килде. «Мине алтын тешле бер сатучыга тормышка чыгарга кыстыйлар. Тизрәк кайт!» Кызның ата-анасы яратмый шул мине: укып бетергәч, авылга китә, имеш. Зәйнәпкә дә икенең берендә: «Мужик хатыны булып, гомерең буе сыер савып, җир казып яшәрсеңмени, күз нурларыбызны түгеп, шуңа үстердекме сине, шарлатан кыз?!» — диләр. Үзегез сез шарлатан, мещаннар. Нинди катлаулы бу тормыш дигәнең!
Февраль.
Мине күрүгә, кочагыма атылды Зәйнәп. Бик озак сүзен сөйли алмады. Аннары әкрен генә: «Син кайда булсаң, мин шунда. Ни күрсәк тә бергә күрербез», — дип, чәчләремнән сыйпады. ЛАин бәхетле!
Апрель.
Зәйнәп белән «Зәңгәр шәл»не карадык. Юл буе дәшмәде, капка төпләренә җиткәч кенә: «Хуш, Булатым!» — дип йөгереп кереп китте. Димәк, мин — Булат. Тормыш нинди матур!
Июль.
Чирәм җирләргә киттем, «Казан» совхозына. Зәйнәп озатып калды. «Батыр яуда сынала», — ди мәкаль. Сер бирмәм, кадерлем!
Август.
Комбайнда эшлим. Авыр да, күңелле дә. Илем өчен дә, синең өчен дә тырышам, Зәйнәбем.
Чирәм җирләр чаклы сәлам сиңа! Бик сагындым, килә күрәсем...
Сәрви куаклары арасында Күзләреңнән килә үбәсем!..
1958 ел, июль.
Яңадан чирәм далаларга! Яңадан «Казан» совхозына! Танышлар, күңелле күрешүләр. Җимерттереп эшлим дә көзгә, «пир на весь мир» дигәндәй, гөрләтеп туй ясыйм. Зәйнәбем дә кисү-тегү курсларын тәмамлый Менә кая ул бәхет!
Сигезенче август.
Зәйнәптән хат алдым. «Бу юлларны язганда, радиодан концерт тапшыралар. Илһам Шакиров җырлый.
Алсу алмалар төядең, Тарта алмый атларың; Үзең кебек матур итеп Сөйләми бит хатларың.
Әйе, минем алда синең хатларың... Минем сүзләрем, бәлкем синя ошап та бетмәс, гафу ит. Сиңа мине онытырга вакыт, мин сиңа
94
тиң түгел. Сиңа вәгъдә бирергә нинди көчләр мәҗбүр иткәндер, үзем дә белмим». Нәрсә бу? Берни аңламыйм. Мин белгән, мин сөйгән Зәйнәп түгел бу. Әллә юлыбыздан кара мәче уздымы? Нәрсә бу? Барысын аңлатып, Зәйнәпкә 16 битле хат язып салдым.
Унсигезенче август.
Җавап юк. Күндерделәрме әллә Зәйнәбемне? Юк, юк! Өч ел дәвам иткән матур, зур һәм көчле дуслыкның өзелүе мөмкин түгел. Кояшның сүнүенә ышанам, ә моңа юк, ышана алмыйм. Кулымны кисәргә бирәм, Зәйнәп аны эшләмәс, юк, юк!
Егерме сигезенче август.
һаман җавап килми. Аш та үтми тамактан, йокым да качты. Бөтен юанычым — эш, коллектив. Таңнан таңга кадәр комбайнда мин.
Икенче сентябрь...»
— Бүген икенче сентябрь ич! — дип пышылдады Әлфия, — димәк, әле генә язган. Укы тизрәк, укы!
— «Нигә бер дә төсең юк, авырыйсыңмы әллә?» — диләр. Чынлап та бик нык ябыктым. Ике көн тоташ йокламадым менә. Йоклыйсым да килми. Хәтта эшлисем дә килми хәзер. Әнә дусларым учак янында күңелле генә көлешәләр, ә минем үз йөрәгемдә учак... Әллә кайтып китим микән?..
Сүнгән көлдән чаткы эзләгәндәй, Сине эзли минем күзләрем;
Шулай каты ялгыштыммы соң мин, Ник дәшмисең, иркәм, гүзәлем?
— Ник, ник, ник?
Әллә гомерлеккә сине миннән аердылармы, Зәйнәбем?!»
— Укыганыбызны сизә күрмәсен, илтеп куйыйм тизрәк, — диде Разия, әкрен генә дәфтәрне ябып.
Әлфия сабыр гына башын чайкап:
— Барысы да аңлашыла хәзер, — дип, тирән итеп сулап алды.— Ай бу мәхәббәт дигәнең! Сәйфинең хәлләрен аңлыйм хәзер. Мәхәббәт белән шаяру — төпсез упкынга төшү икән ул.
Үзәк утар.
Студентлар ял итә. Тик Сәйфи генә бер чыга, бер керә: эче поша аның, бик нык эче поша. Әлфияләр чатырына бара да, кызлар сөйләшкәнен тыңлап, кире кайта. Юк, Әлфиясенең тавышы ишетелми анда. Ямансу Сәйфигә, бик ямансу.
Үзенә урын таба алмый егет: Әлфияләр торагы янына әйләнә дә бара, әйләнә дә бара. «Кайда йөри икән ул? Кем белән?» кебек сораулар аның йөрәген чәнчә, аны акылыннан яздыра. «Теләсә нәрсә булсын, хәзер керәм дә Әлфиянең яткан урынын үз күзем белән карыйм: бармы ул, юкмы?» дигән карарга килде ул. Сәйфи әкрен генә барып чатыр янына туктады, ипләп кенә чатыр ишеген ачты, аяк очларына басып кына түргә узды. Күрә: Әлфиясе урынында юк. «Ах син, хыянәтче!» — дип ярсып кабынуын үзе дә сизми калды. Тавышка кызлар уянды — зур гауга купты...
«Төнге ял вакытында әрсезләнеп һәм әдәпсезләнеп кызлар чатырына кереп йөргәне өчен Сәйфи Рәхимовны иртәнге аштан мәхрүм итәргә!»—дигән приказ чыгарды отряд. Буйсынмыйча булдыра алмады егет. Кулын селтәде дә, иренен тешли-тешли, ындыр табагына чапты.
VI
Алда бормаланып-боҗраланып Иртыш ага. Аръягында — яшеллек. Бирге якта, елга ярыннан ерак түгел, өйләр тезелеп киткән.
Ак чатырларда күңелле тавышлар ишетелә.
Студентлар электр баганасына штепсель урнаштырганнар һәм аңа радиола тоташтырганнар. Берәүләре үзләренең яраткан пластинкаларын уйната, берәүләре рәхәтләнеп җырлый, икенчеләре бии, кыскасы, ду кубалар яшел чирәм өстендә! Чатырларның берсендә аеруча җанлы, аеруча күңелле бүген! Әлфия Әхсәновага — егерме яшь! Студентлар арасында бригадирлар да, механизаторлар да бар. Зур, түгәрәк ашъяулык тирәсенә кыр казларыдай тезелешкәннәр алар. Түрдә ап-ак күлмәктән Әлфия утыра.
— Җастар! Җолдастар! Сез безгә зур ярдәм иттегез. Рәхмәт! Шул вакыт эчендә мораль яктан гына түгел, яшегез белән дә үстегез. Алдынгы комбайнчылардан берсе Әхсәновага бүген егерме яшь тулды. Чын күңелдән котлыйбыз, — дип, совхозның парторгы Айтуганов мәҗлесне ачып җибәрде һәм, казакъ халкының гадәте буенча, табага галынган сарык башын юбиляр алдына китереп куйды. Әлфия ояла- гартына сарыкның уң колагын кисеп Мөбәйнәгә, сул колагын Сәйфигә каптырды.
— Менә ичмасам кызык мәҗлес! — дип, студентлар чатырны ду китереп кул чаптылар...
Казакъстан, «Казан» совхозы.