Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ ХАЛКЫНЫҢ БӨЕК ҖИҢҮЕ

ЯҢА КӨН

> ыңлады, җырлады
Кремль куранты, Башлады Башкала
гүзәл Яңа көн.
Күңелне — сөенеч,
күзне — нур алды, Кичкәнгә Ракета
Ай — Җир арасын!
Ай һәм Җир тәүге кат вәкил алмаша, Караңгы һәм суык
Галәм аркылы.
Балкытып Космосны, җитте Айгача
«Аврора» тубының җитез ялкыны.
Йөрәк шат, күңел көр — чынга ашканда
Теләкнең, идеалның зурысы, изгесе, —
Киң, иркен Галәмгә тәрәз ачканда
Советлар иленең
тәүге Илчесе!
Мәңгелек Космоска барып кушылды
Азатлык җирендә
Кеше гомере.
Сентябрь онытылмас! Айга сугылды
Советлар Гербының шанлы мөһере!
Могҗиза күрсәтеп халык гакылы, Галәмне гөрләтеп, бәйрәм үткәрә.
Без туган, без үскән Ленин гасыры «Тынычлык!» байрагын Айга күтәрә!
Берәүләр көнләсен, кайсы янасын, Җиңәрбез без ләкин тыныч ярышта!
һәм килер тагын бер матур Яңа көн:
Советлар вымпелы балкыр Марста!
ШӘРӘФ МӨДӘРРИС.

ЗУР КУАНЫЧ
Л ешелек дөньясының гасырлар буена килгән хыялы тормышка ашты — 14 сентябрьдә Советлар Союзы җибәргән космик ракета Ай өслегенә барып җитте.
Ай'өслегенә беренче булып совет ракетасы төште! Бу — совет фәне һәм техникасының дөнья күләмендәге казанышы. Прогрессив кешелек дөньясы бу вакыйганы зур куаныч, искиткеч горурлык хисләре белән I каршылады.
Айга ракета төшерү һәм «Ленин» исемендәге атом бозваткычының Нева елгасына керүе Никита Сергеевич Хрущевның Америка Кушма Штатларына бару көннәренә туры килүенә без аеруча шатланабыз.
Профессор М. ӘЛМӨХӘММӘТОВ.

ТОРМЫШКА АШКАН ХЫЯЛ
12сентябрь, 1959 ел. Бүген Айга таба икенче космик ракета җибәрелде.
Бу шатлыклы хәбәрне һәр совет кешесе, безнең Планетаның тынычлык сөюче барлык кешеләре зур дулкынлану белән каршылады.
Астрономия фәне битләренә тагын бер язма өстәлде: «Советлар Союзы җибәргән космик ракета Мәскәү вакыты белән 0 сәгать 02 минут 24 секундта Ай өслегенә барып җитте. 14 сентябрь, 1959 ел».
Шулай итеп, кешелек тарихында беренче мәртәбә, Җирдән күк йөзендәге башка җисемгә космик ракета барып җитте. Ватандашыбыз Константин Эдуардович Циолковскийның фәнни алдан күрүчәнлеге тормышка ашты.
12 сентябрь, 1959 ел. Бүген Ленинград шәһәрендә тантаналы шартларда «Ленин» исемендәге беренче атом бозваткычы Невага чыкты. Атом бозваткычы ерак боз киңлекләренә юлга китте.
Тарихта тиңе булмаган зур җиңүгә ирештеләр совет кешеләре.
«Техниканы үзләштергән кешеләр белән могҗизалар эшләргә була». Шулай дип хыялланалар иде совет кешеләре илне индустрияләштерү елларында. Хыял тормышка ашты!
Без җибәргән ракета, без төзегән атом бозваткычы совет фәненең һәм техникасының үсеш дәрәҗәсен генә күрсәтеп калмыйлар. Бу — тынычлыкны саклаучы Совет Иленең авторитеты прогрессив кешелек дөньясы каршында тагын бер баскычка үсте дигән сүз.
Менә ни өчен Планетаның барлык кешеләренең өметле күзләре Атом Бозваткычы иленә, Галәм киңлегенә беренче уңышлы очыш ясаган Илгә — Советлар Союзына төбәлгән.
Менә ни өчен дөньяның барлык кешеләре Совет хөкүмәте башлыгы Никита Сергеевич Хрущевның Америкага баруына зур әһәмият бирәләр.
Алар бу очрашуда кичектерелмәслек дөнья күләм мәсьәләләрнең уңышлы хәл ителүен, халыкара киеренкелекнең йомшаруын, салкын сугышның бетерелүен телиләр.
Вашингтон сөйләшүләренең уңышлы булуына ышану, совет бозваткычының юлга чыгуы, Ай өслегенә космик ракета җибәрү — болар барысы да кешеләр йөрәгендә тирән канәгатьләнү хисләре тудыра.
Профессор Г. КАМ АЙ.
ТАРИХИ ВАКЫЙГА
М инем кебек чыра сөременең ачысын татучы, яшь чагы сука белән агач арба заманына туры килүчеләргә чагыштырыр урыннар аеруча күп монда.
Җир шарының йөз поттан артып киткән бу «Илчесе»н шундый куәт, шундый тизлек белән күккә очыра алган көч нинди могҗиза, нинди кодрәт, нинди көч ул?!
Бер секундка унбер километрдан да арткан тизлек — нинди хикмәт, нинди тизлек ул?!
Яисә дүрт йөз мең километрдагы ул якты «шарга» бу «Илче»нең кайчан барып җитәсен минутына кадәр белеп тору өчен нинди төгәллек, нинди белем һәм нинди акыллы машиналар кирәк?\
Ул төнне, ул минутларны мин дулкынланып радиоалгыч белән тәрәзә арасында йөреп уздырдым.
Мин бер ялгыз идем. Ләкин ялгызлык сизмәдем. Чөнки миңа бу тантаналы минутларда бөтен дөнья йокламый, бөтен дөнья хәбәр көтә кебек тоелды. Җир шарының төрле почмагында меңнәрчә, миллион- нарча кешеләр, бу минутта тын калып, Галәмнең серле һәм чиксез киңлегенә беренче тәрәзәне ачучы совет кешесенә, аның даһи акылына>
5
аның кыюлыгына һәм тырышлыгына ихтирам белән башын иеп рәхмәт әйтәдер кебек тоелды. Бу миндә чиксез горурлану хисе тудырды.
Менә беренче карлыгач артыннан икенче, өченче карлыгач очар. Алар күбрәк һәм ераграк очкан саен Туган илебезнең абруе, аның даны һәм дәрәҗәсе югарырак күтәрелә барыр.
ГОМӘР БӘШИРОВ.
БӨЕК КӨННӘР
Сентябрь көннәре. Бакчаларга, урманнарга, басуларга көз аеның беренче моңсу шәүләләре төшкән. Агач яфраклары коела, басулар бушап, тынып калганнар. Кояш та үзенең шәфкатьле нурларын җир өс- тенә иренеп кенә, ашыкмый гына сибә. Төннәрен ай да, моннан йөз еллар, мең еллар элек болытлар арасыннан ничек караган булса, хәзер дә шулай моң гына, хәсрәтле генә карап йөзә... Гадәттәге сентябрь, гадәттәге көз...
Ләкин быелгы сентябрь көннәре кешелек җәмгыятендә бервакытта да онытылмый, бервакытта да истән чыкмый торган искиткеч зур тарихи көннәр булып калачак. Быел, сентябрьдә, совет космик ракетасы Айга менде. Айга Совет Гербы куелды. Совет фәне бөтен дөньяда үзенең иң алдынгы, иң прогрессив фән икәнен, бары халыклар бәхете, аларның тынычлыгы өчен генә хезмәт итә икәнен тагы бер тапкыр исбат итте. Совет фәне, тарихта беренче булып, планеталарга юл ачты. Озакламас, кешеләрнең планеталарга сәяхәтләре башланыр, моңа кадәр бары әкиятләрдә генә сөйләнгән, фантастик романнарда гына язылган кыю хыяллар тормышка ашыр. Билгеле, планеталарга очучы беренче сәяхәтчеләр дә совет кешеләре булырлар. Моны безнең бөтен тормышыбыз, бөтен барышыбыз әйтеп, исбат итеп тора. Чөнки кешелек дөньясы фантазиясенең мондый шашкын хыялларын бары социалистик җәмгыятьтә генә тормышка ашырырга мөмкин. Чөнки анда гына фәнгә, эшләп чыгару көчләренә, миллионнарча талантларга иксез-чиксез юллар, чамасыз киң мөмкинлекләр ачылган.
Быел, сентябрьдә «Ленин» атом бозваткычы, зәңгәр Нева елгасын дулкынландырып, үзенең беренче сәяхәтенә чыкты. Бу да тарихта беренче! Бу да совет фәненең, даһи халкыбызның, социалистик җәмгыятебезнең гаять зур уңышы, чамасыз киң фантазияле акылларны да таңга калдырырлык казанышы! Совет кешесе атом энергиясен тыныч хезмәткә җикте, үз кулы белән иҗат ителгән беренче атом бозваткычын Арктикага, салкын бозлар арасына җибәрде. Бөек Ленин исеме белән аталган бу корабль Арктика бозларын вату, җимерү белән генә калмас, ә империалистлар тарафыннан көчләп тудырылган, өзлексез әйдәп барылган «салкын сугыш» бозларын да ватарга, җимерергә, эретергә яроәм итәр. Чөнки безнең атом бозваткычыбыз да тынычлык карлыгачы, тынычлык символы!
Тынычлык! Менә шул бер сүздән генә торган, ләкин үзенең эчтәлеге белән бөтен дөнья хезмәт ияләренең күңелләрен биләгән тынычлыкны яклап, Совет дәүләтенең җитәкчесе Никита Сергеевич Хрущев сентябрь аенда Америка Кушма Штатларына китте. Бөтен совет халкы, карт-карчыкларыннан алып бала-чагаларына хәтле барысы да, аның бу авыр, изге юлы зур уңышлар белән тәмамлансын иде дип теләп калды. Совет халкы гына түгел, дөньядагы барлык халыклар да күк йөзенең өзлексез аяз булуын, тынычлык хөкем сөрүен бөтен җаннары, бөтен күңелләре белән телиләр.
Сентябрь көннәре. Гадәттәге кояш, гадәттәге саргылт яфраклар, гадәттәге көзге моңсулык... Юк, гадәттәге көннәр түгел! Тарихка мәңге кереп кала торган, бервакытта да онытылмый, бервакытта да истән чыкмый торган көннәр! Совет фәненең өстенлеген, халкыбызның даһилыгын, җитәкчебезнең изге хислелеген исбат итә торган бөек көннәр!
АФЗАЛ ШАМОВ.