ШИГЫРЬЛӘР
Татарстанда һәм Башкортстанда күп кенә рус язучылары яши. Быелның көзендә РСФСР Язучылары Союзы Казанда шул язучыларның иҗатларын тикшерү — фикер алышу үткәрергә ок^ыена. Шул уңай белән без Казанда яшәүче рус язучы-лары иҗатларыннан берничә үрнәк урнаштырабыз.
ТУГАН ИЛ
Луркып түгел, чын горурлык белән Карый алам үткән юлыма.
Тик нигәдер синең алда һәрчак Гөнаһым бар кебек тоела.
Бүтәннәрдән әзрәк эшләдемме, Кызгандыммы көч һәм канымны. Син кушканда ут һәм сулар аша Мин үтмичә әллә калдыммы?
Юк, калмадым. Ә шулай да уйлыйм Гомер юлларымны кичкәндә: Син күрсәткән изгелекләр өчен Азрак булыр җаным бирсәм дә.
АЛМАГАЧ
Язмышыннан ул зарланмый иде. Тыныч иде аның күңеле.
Ел саен ул, күршеләре кебек, Ап-ак чәчәк белән күмелде.
Яшь иде ул. Язгы җилләр аны Тирбәлдерә иде тый гына.
Ойый иде кайчак гашыйк булып Бакчадагы кошлар моңына.
Ә бер көнне бакчачы карт кинәт Тетрәп китте аңа карагач:
Мәсхәрәләп калдырылган кыздай Башын иеп тора алмагач.
Кәүсәләре аның яраланган, Азмы чәчәк калган тапталып... Ә кайдадыр, кемдер дусларына Ял итүен сөйли, мактанып.
Рәхәтләнгән, имеш, һавада ул, Чәчәк түшәп яткан астына...
Белмим, ләкин н а м у с дигән нәрсә Чәнчеп куймый микән аз гына?..
Зыя Мансур тәрҗемәләре.