Логотип Казан Утлары
Роман

САФ КҮҢЕЛ


5
ания исеменең файдасы тиде: Гашия милиционер яныннан эшне әйбәт ерып чыкты. Артык икмәк карточкасын Фәхри бабайныкы дип котылды. Җиңел котылды котылуын, ләкин тынычлана алмады. Ышан син милиционерга. Хәтерле Фәхрүшеңне дә эзләп табар ул. Бер дә тапмас димә. Тегесе үлеп-нитеп киткән булмаса тагы?..
Башына мондый уй килүдән Гашиянең бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте. Чынлап та, көздән бирле күзгә күренгәне юк бит ул картның. Ни үзе, ни кызы. Алла сакласын, теге дөньяга ташыйсыңмыни син ипине, дип бәйләнә башласалар...
һәм Гашия, эшне озакка сузмыйча, тиз генә өенә кереп чыкты да, картны эзләп, аскы урамга таба китеп т^ә барды.
Бәләкәй капканы ачып, ишек алдына керүгә, Гашиягә күптәнге танышы Атлы Хәйрулла тап килде. Ул, беләгенә камыт элеп, өйалды ягыннан каршыдагы сарайга таба узып бара иде. һаман шул икән. Бер дә үзгәрмәгән икән. Яртылаш агарган кечкенә сакал... Ә мыегы һаман кап-кара. И бу ирләр картая белми дә инде... Гашия шул ук минутта аның өс-башын, кием-салымын да күзеннән кичереп өлгерде. Анысы да шул икән. Кыска сары туны дисеңме, көрән билбавы дисеңме. Простой сарык тиресеннән тегелгән колаклы бүреге дә шул. Сырган чалбар, астына салган киез итек, хәтта беләгендәге камыты да Гашиягә әллә кайчаннан танышсыман...
— Нихә-әл, Хәюрла абзый, исәнме-ее?
Хәйрулла башын күтәрә төшеп, аңа борылып карады да, капыл туктап калды.
— Бәлеш, Муллаҗан катыны ич. Тискәре Гайшә ич!
«Тискәре Гайшәмнең үзенә күрә тарихы бар иде. Бервакыт, әле Мул-лаҗан исән чакта, Хәйрулла Гашиягә кул салмакчы булып карады. «Ай, үзем егет чакта туры килмәдең бит, Муллаҗанга эләгеп әрәм булгансың, — диде ул, — кая әле, иреңнең дустына бер үптергәннең языгы булмас». Шулай дип, Гашияне кочагына алмакчы булган иде юньсез. Ә Гашия өчен, яхшымы-начармы — ир хакы — тәңре хакы иде. «Кит, оятсыз» дип, яңагына чапты җибәрде тегенең, «һәй, тискәре,— диде Хәйрулла шунда. — Тискәре булмасаң, синең исемеңдә Гашия булмас иде, Гайшә булыр иде. Тискәрегә әйләндерелгән Гайшә бит син!» — диде. 1
1 Дәвамы. Башы журналның 9 нчы санында.
С
9
Шуны онытмаган бит, җүнсез.
Гашия, ничектер йөрәге кытыкланып, кызарып китте һәм кызларча иркә, кыланчык тавыш белән:
— И, шушы Хәюрла абзый, һаман шук икән әле!—дип куйды. — Нихәл соң, карчыгың исән-саумы?
— Картайды инде, картайды. Бөтенләй рәте китте. Өч тиенлек тә калмады.
— Нигә, яшь хатынга өйләнгән идең түгелме соң син?
— Яшь дигәне шулай булды инде.
— И, шушы Хәюрла абзый, картая да белми үзе.
Хәйрулла, иренен кысып япкан килеш, елмая биреп, кара күзләрен Гашиягә төбәде.
—- Абау, күзләре, — диде Гашия, йөзен читкә борып. — Нигә шулкадәр батырып карыйсың, Хәюрла абзый?
— Карап-карап торам да, менә син үзең... Әллә, Муллаҗан үлгәч, елдан-ел яшәрә барасың инде?
— Кая инде ул безгә яшәрү. Кызым үзем хәтле булды инде.
— Шулаймыни әле? Бер бәләкәй генә нәрсәң бар иде бугай шул,
— Синең улың да үскәндер инде. Ни хәлдә соң үзе, исәнме?
— һи, малай бик шәп булып чыккан иде дә, сугышка китте шул. Менә дигән инженер иде...
— Сөйләмә инде, кемнәрне генә йотмады бу сугыш. Исән булсыннар инде.
— Үзең нишләп килеп чыктың әле безнең якка? Бер дә күренгәнең юк иде.
— Фәхри бабайның хәлен белеп чыгыйм дигән идем.
— Кайдан килеп ул карт исеңә төште?
— Карт кеше, мескен, ярдәмчесез тилмереп ятмый микән дим. Бер яхшылык эшлим дип йөрүем.
— Ай-Һай, савап өчен генә килеп йөрер микән Муллаҗан катыны?
— Пигә, берәр нәрсә өмет итеп килгән дип беләсеңме әллә? Юкны. Ул каргтан нәрсә өмет итәсең? Исән микән үзе — анысын да белмим эле.
— Белмәс Муллаҗан катыны!—Хәйрулла, Гашиягә кыек караш ташлап, хәйләкәр елмаеп куйды. — Нигә килгәнеңне сизми дип беләсеңме? Сизәм?
Гашия кинәт куркып, тәннәре чымырдап китте. Ләкин шунда ук күңеленнән үзен тынычландырырга ашыкты. Юк, юк, карточка турында әйтми. Кайдан белсен ул аны, бүтән берәр нәрсә турында шикләнә.
— И, Хәюрла абзый. Нинди алама уем булсын соң инде минем? Юкны сөйлисең.
— Уең алама дип әйтмим. Әмма ләкин юкка йөрисең. Сиңа ычкын-дырамы соң! Үз хатынына әйтмәгәнне, туган кызына әйтмәгәнне. Ике бармак турында ишеткәнең юкмыни синең?
Хәйрулла ике бармагын кыймылдатып, ымлап та күрсәтте. Тик, кулы брезент бияләй эчендә булганлыктан, Гашия аның бармакларын күрмәде. Шулай да ул Хәйрулланың нәрсә әйтергә теләгәнен аңлап алды.
Ике бармак вакыйгасы турында Муллаҗан исән чакта ук ишеткән иде ул.
Аклар белән кызыллар арасында сугыш барган елларда, аклар жиңелә башлагач, Хәтерле Фәхрүш үзенең бик күп алтын-көмеш әйберләрен һәм алтын акчаларын каядыр яшергән, ди. Аны беркемгә дә әйтмәгән, ди. Аның олы улы Колчак заманында коммунистларны, совет кешеләрен, укытучыларны үтереп йөргән. Шуңа күрә ул Колчак белән бергә Себер ягына качкан. Үзе белән хатынын да, ата-аналарын да иярткән. Фәхри байның кияве белән кызы да шунда киткәннәр. Тик
10
Фәхри үзе юлда тиф белән авырып, аерылып калган. Карчыгы да анын яныннан китмәгән. Улы белән килене, кияве белән кызы япон җиренә олакканнар, ди.
Чит җирдә улларыннан-кызларыннан аерылып калгач, карчыгы әйтә икән, дп, Фәхри байга:
— Атасы, дөнья хәлен белеп булмый, заманалар авыр, бер-беребездән аерып куюлары бар. Исең дөрес чакта әйтәсеңме әллә: алтын-кө- иешләреңне яшергән урыныңны мин дә белеп калыйм, — ди икән.
v— Исемне җуеп кына әйтмәсәм, исем дөрес чакта сиңа әйтә торган байлыгым юк минем, — дигән Фәхри бай.
Тора-бара авыруы бик көчәеп китеп, карт бөтенләй мөшкел хәлгә калган. Әнә үлә, менә үлә дип торганнар. Саташырга тотынган. Сөйләмәгән сүзе калмаган, ди. Ләкин алтын турында ләм-мим. Бервакыт, инде үләм дигәндә, аңына килеп, карчыгы белән бәхилләшә башлаган. Шул минутта хатыны сорый икән моңардан:
— Хәлең авыр бит, картым, өзелеп-нитеп китсәң, ул байлык барыбер әрәм югалып кала бит, ичмасам актыккы минутыңда әйт: алтыннарыңны кая яшердең?
Карт аңа нидер әйтмәкче була. Ләкин теле әйләнми икән. Аптырагач, кулы белән нәрсәдер аңлатмакчы булып, ике бармагын аерып күрсәткән. Тик бу ымлаудан карчыгы берни аңлый алмаган.
Соңыннан, картның хәле яхшыргач, сораган бу:
— Шул вакытта син ике бармагыңны аерып, миңа нәрсәдер ымладың. һич аңлый алмадым, нәрсә әйтергә теләгән идең? — дигән.
Фәхри бай аңа:
— Мин сиңа ике бармак арасыннан өченчесен чыгарып күрсәтергә теләгән идем, кулымның хәле җитмәде, — дип җавап биргән, ди.
Бу кадәресе чындырмы, шаян телле кешеләр уйлап чыгарган әкияттерме, анысын Гашия белми. Шулай да Фәхри картның яшерен хәзинәсе бар, диләр. Хәйрулла шул турыда ымлый, янәсе Гашия, картка ярдәм иткән кылынып, аның серен алырга, хәзинәсенә хуҗа булып калырга йөри. Әнә нәрсә уйлый бит ул.
— И Хәюрла абзый, Хәюрла абзый-ый! Күңелемә кереп чыкса икән бер. Каян башыңа килә шундый уйлар.
— Ярый, ярый, беләбез. Без дә дөнья күрмәгән кеше түгел. Бар, кер. Хәленең бик авыр чагы. Әйтәм ич, үз кызы да өмет өзгән инде аңардан. Әйләнеп тә карамый. Беркеме юк хәзер ул картның.
«Бу үзе дә алтын турында картның кылын тартып карамаган түгелдер ахрысы, — дип уйлады Гашия. — Юкны сөйлиләрдер лә, алтыны булса, кеше аны теге дөньяга алып китәмени...»
6
Ул, таныш өйалды ишеге аша үтеп, караңгы подвал эченә төшеп китте. Кесәсендә шырпысы булса да, яндырып әрәм итмәде, дөм караңгы һәм салкын коридор буйлап, капшана-капшана аргы башка юнәлде. Бер ишекне капшап үтте, икенчесен, ниһаять чыптасы сәләмәләнеп беткән өченче ишекне килеп тапты. Аны шакып тормый гына ачып җибәрде. Иң башлап, бүлмә эченнән дымлы тынчулык бәрелгәне тоелды. Гашия моңа игътибар итмәде, эчкәре узып, ишекне каты гына ябып куйды. Биредә коридорга караганда җылырак һәм кар белән капланган тәрәзәнең өске почмагыннан бик аз гына булса да көн яктысы кергәнлектән, коридорга караганда, яктырак та иде. Шулай да бүлмәдә ни бар, ни югын бераз күз ияләшмичә шәйләп булырлык түгел иде.
Уң яктан, тәрәзәгә иң ерак булган караңгы почмактан, ыңгырашкан тавыш ишетелде, авыр гына итеп агач карават шыгырдап куйды.
— Ы-ыһ... Кем бар?
11
Гашия, берәр күренмәгән әйбергә бәрелмим дип, аякларын саклык белән генә күчерә-күчерә, тавыш килгән почмакка таба атлады.
Бу мин, Гашия! Әлеге теге Муллаҗан хатыны...
— Ни кирәк?
Гашиянең күзләре караңгыга тиз ияләште. Ул хәзер балта белән эшләнгән тупас агач карават өстендә тышлыгы тузып ала төскә кергән толыпка төренеп яткан Фәхри картны Шактый ачык күрә, хәтта аның борыны зураеп, үткенәеп калганлыгын, күзләре караңгыланып эчкә батканлыгын да шәйли иде.
Ул картның «Ни кирәк?» диюенә игътибар итмәде, үзе аңа сорау бирде.
— Авырыйсыңмыни, Фәхри бабай? — диде һәм, җавабын көтмичә үк, үзенең салкын учын аның зур, кызу маңгаена куйды. — Чынлап та авы рыйсың икән бит, Фәхри бабай.
— Башым авырта шул, хәлем китеп тора!
Гашия аны чын күңелдән кызгана башлады. Хәтта үзенең бирегә ни өчен килгәнлеген дә оныткандай булып, аңа кулыннан килгән ярдәмне күрсәтергә тотынды. Авыруның баш астындагы мендәр кебек нәрсәсен төзәткәләп куйды, өстендәге толыбын әйбәтләбрәк япты. Аннары, тагы нишләргә кирәк икән дигәндәй, баскан урыныннан кузгалмыйча гына, бүлмә эчен күзәтергә кереште. Ишектән кергәч уң кулдагы акшарланмаган кечкенә мичне күреп, аның кытыршы стенасына учын терәп карады. Мич салкын иде. Иелеп эченә күз салды. Анда ярыйсы гына утын тутырып куелган булып чыкты.
— Мичеңә ягып җибәрим мәллә, Фәхри бабай? — диде ул һәм, шылтыр-шылтыр китереп, кесәсеннән шырпы кабы ала башлады.
Картның ыңгырашуы ачулы мыгырдануга әйләнде.
— Кирәкми, — диде ул. — Бүген ягасы түгел. Шырпыны урынына куй.
Гашия аңа җавап бирмичә, мич яныннан китеп, тагын бүлмә эчен ка-раштырырга кереште.
I — Шырпыны кесәңә салдың түгелме? — диде карт.
— Ул минем үз шырпым, Фәхри бабай. Әгәр шырпы кирәк булса, калдырам, мә!..
— Кирәкми.
Гашия шырпысын яңадан кесәсенә салып куйды һәм караватның аяк очы ягындагы стена буенда торган артсыз утыргычны күреп алды. I Утыргыч өстендә бер кружка су белән бер телем икмәк бар иде. Моны күргәч, Гашия үзенең бирегә ни өчен килгәнлеген исенә төшерде.
— Бабай, — диде ул, тавышын үтә йомшартып, — синең икмәк кар-точкаң бармы?
— Нигә ул сиңа? Ыһ.
— Булса, китер, ипи алып чыгып бирим.
• -- Бирмим.
- — Кемгә биреп алдырасың?
— Берәүгә дә биргәнем юк. Үзем алам.
Гашия, аның алҗыганлыгына исәп тотып, картны алдап карамакчы ; булды.
- — Нигә берәүгә дә биргәнең булмасын, кичә миңа биргән идең ич?
= - Ә-ә?
— Үзеңә ипи алып чыгып бирдем бит, оныттыңмыни? Менә бит. — Ул үзе алып килгән өч йөз грамм ипине, җитез генә итеп, утыргыч өс- ® тенә куйды.
Карт башын күтәрә төште. Гаҗәпләнгән һәм куркынган күзләре бе- ’ лән Гашиягә карап, бер мизгел сүзсез торды. Аннары, «Аятелкөрси» укып, ярым пышылдап, ярым карлыгып чыккан ачулы тавыш белән тө- керенә-төкеренә, Гашияне куа башлады.
12
— Көш! Саташтырма мине, дошман. Көш! Тфү! тфү! — Ул хәлсез-ләнеп, башын яңадан мендәренә салды. — Ләхәүлә вәлә куәтә иллз биллаһил галнел газыйм...
— Курыкма, бабай, мин җен түгел. Мин Гашия. Ышанмасаң менә-
терә иман укып күрсәтим. Кәлимәтен тайбәтен, әшһәде әннә мөхәи- мәде рәсүлулла.. в
— Нәрсә кирәк сиңа? Ыһһ..ч It
— Бернәрсә дә кирәкми. Синең хәлеңне белим дип, ярдәм итим дип килдем. Әнә ипи китердем үзеңә.
— Калдыр. Хәзергә кабасым килми. Суын алып бир.
Гашия, ниһаять, бабайның бер үтенеч белдерүенә куанып, кружкага? үрелде. Мендәре белән бергә авыруның башын калкытып, аңа су s эчерде.
— Бисмилла һиррахман иррахим. Шифасы булсын. Менә шулай.»
— Тагын су кертеп куй.
— Кертәм, бабай, кертәм. Чиләгең бармы?
— Кружка белән.
— Хәзер...
Фәхри карт аның кире әйләнеп керүенә бернинди дә игътибар билге- . се күрсәтмәде.
— Менә, бабай, су алып килдем.
— Куй шунда.
. — Кайнар чәй кирәк иде дә бит сиңа, бал кирәк иде, тавык шулпасы кирәк иде. Барын да үзем үк китереп бирер идем дә, шул бер кыерчык икмәктән башкасына байлыгым җитми шул...
Карт Гашиянең бу сүзләрен бөтенләй ишетмәгәндәй илтифатсыз ята бирде. Ләкин үзенә бер яңа юнәлеш алып, ачылып, рухланып киткән Гашия теле сөйләвен белде.
— Бу күршеләрең дә булышмыйлармыни соң?
— Үлгәнемне көтәләр.
— Алай димә, бабай, гөнаһлы булырсың.
— Бүлмә кирәк аларга...
— Кеше кеше турында уйламый шул хәзерге заманда. — Гашия тирән көрсенеп куйды. — И-и-и, алла! Үзең дә инде, Фәхри бабай, кара көнеңне бер дә уйламадыңмыни соң? Бар чакларың булмады түгел бит. Шунда бераз җыеп куйган булсаң, менә хәзер ярап калыр иде. Барын да табар идек, балын да, маен да. Даруын да табар идек. Ал- тын-көмеш әйберең булса да ярар иде. Хәзерге акчага әйләндерү юлын да табар идек. Җаның теләгән әйбергә алыштыра да белер идек...
Карт калтыранып куйды һәм ниндидер көлгәнгә дә, елаганга да охшаган гырылдау тавышы чыгарды. Гашия сагая калды.
— Нишлисең, Фәхри бабай?
— Гый-гый-гый...
Гашия инде курка ук башлады.
— Ни булды сиңа, бабай?
— Көләргә азапланам...
— Көләргә?
— Әйе. Тик менә... башым көләргә бирми... чатный,
— Ә нигә көләсең килә?
— Ишеткәнең юкмыни: Хәтерле Фәхрүшнең яшергән алтыны бар дип сөйлиләр бит. Ыһ!
Инде Гашия үзе көләргә тотынды.
— И-һи-һи! Кеше сүзенә карасаң. Сөйли шунда җүләрләр. Алтыны булса, кеше шушы хәлдә ятыр идемени? Үзеңнең хәлеңнән кнлмәсә, яшергән җиреңнән кирәк кадәр генә алып, рәтләп бирерлек ышанычлы кеше табылмас идемени?..
Карт авыр һәм ачулы итеп ыңгырашып куйды.
13
— Нәрсә, бабай, хәлең начармы?
— Ишеттем кем, кызым. Бар, юлыңда бул.
— Нигә куасың, Фәхри бабай? Кумасаң да китәрмен.
— Барлы-юклы хәйләңне юкка әрәм итмә, бар.
— Ярый, бабай, мин китәрмен. Әмма ләкин нинди хәйлә турында лисеңдер. Кара, авыруың яман булып чыкмасын, Ялантауда тиф
— Ә? Тиф?
— Әйе. Ә син монда бетләп ятасың, ди. Кайда, үзем карыйм Гашия, картның җавабын көтмичә, шунда ук кесәсеннән шырпы
1рып, яктыртып җибәрде һәм авыруның өстенә япкан толыбын ачып, гргә каткан күлмәк якаларын актарырга тотынды.
— Әстәгафир!—дип кычкырып җибәрде ул, коты очкан тавыш бе- ан. — Бетләгән генә түгел, кортлагансың бит! Мыжгып тора бит! Са- алыңа кадәр бетләгән! Алла сакласын, тиф булса, бөтен күршеләреңә арала бит. Бөтен Ялантауга!
— Бөтен Ялантауга?
— Хәтта Ялантаудан да чыгып китәр. Кеше дигәнең шәһәргә дың- ычлап тутырылган бит хәзер.
— Дыңгычлап?
Гашия кинәт Фәхринең өстенә иелеп, адәм каршы килә алмаслык ниандыргыч тавыш белән аның колагына пышылдарга тотынды:
— Яшергән-ниткән әз-мәз байлыгың булса, әйтеп кал, акылсыз карт, |3емә алып кайтып тәрбиялим. Атамны караган кебек карармын. Әрәм 1уласың бит...
Фәхри карт аны тыңламый иде инде. Ул, сыңар терсәгенә таянып, фтылаш күтәрелгән хәлдә, зур.ачылган куркыныч күзләрен ялт-йолт ■итереп, ниндидер шомлы тавыш белән үз алдына сөйләнә иде.
— Тиф? Бет? Бөтен Ялантауга?.. Дыңгычлап!..
— Саташа,— диде Гашия.—Духтыр чакыртырга кирәк!.. Хуш, Фәх- )и бабай!
Юк, Фәхри саташмый иде әле. Шулай да хәле авыр иде аның. Тән сызлавыннан да бигрәк, җан газабы изә иде аны.
Егерме биш ел көтте кеше!
Әнә бетә совет влачы, менә элекке заман кайта дип, егерме биш ел көтте Фәхри. Ул, япон ягына качкан улы Заһридан аерылып калганнан сон, юлда карчыгын да җирләп калдырып, кире Ялантауга кайтып төшкәндә, аның бөтен байлыгы конфисковать ителгән, кибетләрен кооперативка әйләндергәннәр, өендә балалар йорты ачканнар, ә кияве йортына акыев эшче, ярлы-ябагай семьяларын кертеп тутырганнар иде инде.
Карт үзенең төпчек кызын — заманында кычкыртып байлар талап йөргән Әхмәтшай Әхмәт атлы бульшәвик комиссарга чыккан Нураниясен эзләп тапты. Нурания үзенең ире белән аскы урамда, икенче берәүдән конфисковать ителгән подваллы өйнең өске катындагы дүрт-биш бүлмәле квартирда тора иде. Әхмәтшай ул вакытта коммунхозда ниндидер начальник иде, бугай. Теге елларда да ул, Фәхри уйлаганча, комиссар ук булмаган икән. Ниндидер командирмы, начальникмы, уполномоченныймы булган, ди.
Гаҗәпкә каршы, Фәхрине «большевик кияве» шактый ачык йөз белән каршы алды. Аның элекке замандагы буржуй чакларын бөтенләй искә дә төшереп’тормады. Хәтта Фәхри аны, майланып торган карасу йөзе беләнме, усал кара мыегы беләнме әзрәк кенә үзенең улына да охшатып куйгандай булды. Тик бу бераз яшьрәк иде.
бар
әле. чы-
14
—Ну чтоже,—диде Әхмәтшай Әхмәт, кара мыегын сыпыргалап. - Бабай тиеш кеше икәнсең, ал әнә читке бүлмәне, тор шунда.
Фәхри шунда торып калды. Ул, әлбәттә, бу хәлләрнең һәммәсен д; вакытлы дип ышана, иске заманны, байлар хөкеме йөри торган заманны ияртеп, улы Заһри кайтуын көтә иде.
Ләкин ул көткән көн һаман килмәде дә килмәде. Фәхринең көннәре начарланганнан-начарлана барды. Ичмасам, тыныч кына көтәргә дг ирек бирмәделәр.
Авыр сәфәрдән кайтуына бер ай да үтмәстән, аны икенче кат чекага чакырып алдылар. Совет хезмәткәрләреннән кемнәрнедер үтерүдә анын катнашы булганмы-юкмы икәнлеген ачыклаганчы дип, төрмәгә үк ябып куйдылар. Аннан котылып чыгып, бер-ике ел үтмәде, кияве Әхмәтшамны, нәрсәдәдер гаепләп, урыныннан төшерделәр. Шул уңай белән картны тагын чакырып йөдәттеләр. Зур гаебе булмады, күрәсең, киявен кулга алмадылар. Шулай да, квартирын кыстылар: үзенә ике генә бүлмә калдырып, калганнарына башка кешеләр керттеләр.
Байтак еллар үтеп, инде оныттылар, ахрысы, дигәндә, аны ГПУ га чакыртып алдылар. Бу юлы инде аңардан алтын таптырырга тотындылар...
— Илдә булган барлык алтын запасы казна кулына җыелырга тиеш, — диделәр аңа, кыскача гына аңлатып.—Сезнең яшергән алтыныгыз барлыгы безгә мәгълүм. Карышмыйча гына ачыгыз безгә хәзинәгезне. Акт төзеп алабыз, тиешле акчасын түләрбез, — диделәр.
— Сезгә юкны әләкләгәннәр, — диде Фәхрүш тыныч кына. — Миндә бернинди яшергән алтын юк.
Аңа, әлбәттә, ышанмадылар.
— Алтыныңны бирмичә, без сине җибәрмибез, — диделәр.
— Таштан юкә суегыз инде алайса, — диде карт.
һәм аны чынлап та бер ай буе өенә кайтармадылар. Ләкин таштан юкә суелмады.
Фәхрүш өенә кайтканда ул торган бүлмәне дә кысканнар иде. Әхмәт-шамның аны үз янында озак тотарга сабыры җитмәде, ул чакта әле буш яткан подвалның бер почмагын бүлдереп бирде.
Алтын дигәннән... яшергән алтыны барлыгы турында Фәхри үзе бер-кемгә берни әйткәне юк иде. Ә аңа әйтүчеләр күп булды, һәркайсы, дигәндәй, теленнән, хәйләсеннән килгән кадәр аңардан байлыгын кая яшергәнлеген әйттерергә азапландылар.
Фәхри, әлбәттә, андый сорауларга җавап булырлык берни дә ычкын-дырмый, тик яшергән алтыным юк дип тә өзми, бу турыда кызыксыну-чыларның күңелендә әз генә өмет чаткысы калдырырга ярата иде. Чөнки алтыны бар дип ышанучылар аңа хөрмәт белән карыйлар, ничек тә бу картның хәзинәсенә тиенеп булмасмы, дигән өмет белән, Фәхригә ярарга тырышалар, аның өс-башын бөтенәйтергә, тамагын туйдырырга булышалар иде. Ә Фәхригә шунысы кирәк тә. «Кара син алтынның көчен! — ди иде ул күңеленнән. — Әллә кайда, җир астында яткан килеш тә адәм баласына көн күрергә ярдәм итә. Менә син аңарда тылсым көче юк дип кара! Әгәр дә шул булмаса, нишләр идең, Фәхри бай? Тиреслеккә чыгарып ташларлар иде үзеңне. Читләр турында әйткән дә юк. Үз кызың ук чүплеккә чыгарып атар иде, алтының барын белмәсә...»
Шул алтын мәсьәләсендә ул кызы белән кычкырышып та бетте ииде. — Ата итеп, яңадан яныңа киләсем, ашарга-эчәргә китерәсем ЮК1 —дип, Нурания аны әллә ничә тапкыр ташлап чыгып китте. Ә үзе һаман килә... Тагын киләчәк... Юк, Фәхригә үләргә бирмәүчеләр бар әле Ялантауда...
Ләкин яшиме соң ул? Юк, бу яшәү түгел. Ул көтә. Яшәү ана теген- нән киләчәк, улы Заһри алып кайтачак.
15
Бик өметләнеп көткән чаклары булды Фәхринең. Өмет уты кабы- нып-кабыиып киткән чаклары булды. Ленин үлгәч бер дөрләп кабынган иде аның күкрәгендә өмет ялкыны, сүрелде, әкренләп пыскып сүрелде.
Утыз җиденче елларда тагын бер кабынып куйгандай булды. «Буль- шәвик үзен-үзе ашый,—дип куанды Фәхрүш, — шәт инша алла, хәер- легә булыр».
Ә менә бер мең тугыз йөз кырык беренче ел килгәч, Советлар Союзына Гитлер һөҗүм иткәч, аның күкрәгендә өмет ялкыны моңарчы булмаган бер көч белән кабынып китте, һәм ул ялкын үскәннән-үсә барды.
— Җитә улымның кайтыр вакытлары, — дип кычкыра иде аның күңеле. — Җитә дошманнан үч алыр көннәр!
Ул хәтта улы кайтуга үзенең йортларын барлап куярга да керешкән иде инде. Чын-чынлап тантана көтә иде Хәтерле Фәхрүш.
Шуңар күрә дә Совет гаскәрләренең Мәскәү янында дошманны тар- мар итеп, гитлерчыларны үтерә-кыра кире сөрә башлаулары аның өчен аеруча тирән хәсрәт булды.
— Ахрысы бу да барып чыкмады,— диде ул, тәмам өмете киселеп.— Я хода! Ник бу чаклы җәфалыйсың гөнаһсыз бәндәңне? Шулай ук иблис шикелле өметсез калдыммыни? Шушы имансызлардан, шушы алкасыз бульшәвикләрдән үч алу көнен күрсәтмәссеңмени миңа? Хайран йортларымны вәйран иткән өчен, солтан булып йөргән җиремнән олтан иткәннәре өчен аз гына да ачуымны ала алмаммыни? Тагын күпме көтәргә кушасың миңа? Бу җан газабы эчендә тагын күпме яшәтерсең мине?
Шулай да үләсе килми иде әле аның. Тагын көтәргә, тагын бик күпкә түзәргә исәбе бар иде. Шуңа күрә, соңгы көннәрдә каты гына авырый башлаганын сизгәч, аның җан газабы тагын да көчәеп, тәмам җәһәннәм газабына әйләнгән иде. Шулай да кеше алдында ул үзен тыныч тота ала иде әле.
һәм менә көтмәгәндә Муллаҗан хатыны килеп керде дә, нишләгәнен үзе дә белмәстән, тиф турында искә төшереп, картның күңелендә өермә кузгатып чыгып китте. Тифнең нәрсә икәнен белә иде Хәтерле Фәхрүш, ул хәтәр авыруның теге вакытта үзендә ничек башланып киткәнлеген онытмаган иде. Көтмәгәндә каты бизгәк. Аннары яндыра, баш чатный... Аяклар... Шул үзе, тимгелле тиф. Өстәвенә бете дә бар, мыжгып тора!
Үзенә үлем алып килүе дә бик мөмкин булган бу әшәке, йогышлы чир картның ярсыган күңелендә ниндидер явыз шатлык тудырган кебек булды. Ул моңарчы һаман аның җанын газаплап килгән зәгыйфь, үкенечле ачуның хәзер коточкыч көчкә әйләнүен тоя иде.
Әйе, теге елларда Совет хөкүмәтенең башына әйтеп бетергесез бәла- казалар китергән тиф янарал, фронтларда Кызыл Армия солдатларын Колчак пушкаларына караганда күбрәк кырган бет солдат хәзер дә үз эшен эшли алмасмыни?!.
Шундый уйлар Фәхри картны авырып яткан җиреннән торгыздылар. Ул астына җәеп яткан иске кара тунын алып киде. Карават астыннан кунычсыз киез итекләрен өстерәп чыгарды. Читенә тоткан мехы да, тышлык бәрхете дә кырылып, каешланып беткән каймалы бүреген табып алды. Аның тәне ут яна, башы чатнап-чатнап авырта, буыннары хәрәкәт итәргә карыша, бөтен гәүдәсе аны яңадан караватка тарта иде. Ләкин карт бирешергә теләмәде. Бөтен ихтыяр көчен туплап, киенүендә дәвам итте.
Ул, тын алган саен ыңгырашу тавышы чыгарып, еш-еш сулый, ә кү-ңеленнән үзенә-үзе көч бирә иде.
— Юк, тик ята торган чак гүгел, бөтенләй хәл киткәнче, хәрәкәт итеп калырга кирәк, һөҗүмгә, атакага! Кайда кеше күбрәк, шунда...
16
Кем ләксә дә хәләл. Барысы да бульшәвик!.. Әйдәгез, алты аяклы сол датларым...
Ул, нәрсәдер исенә төшкәндәй, бер минутка тукталып калды. Анна ры артык керләнүдән төсен җуйган мендәр тышын салдырып алды.
— Минем хәерчедән кай җирем ким? — диде ул күңеленнән. — Хәер сораучыга Ялантауда бөтен өйләрнең ишекләре ачык!
Ул, исерек кеше шикелле чайкала-чайкала, ишеккә юнәлде, ава-тү нә, ыңгыраша-ыңгыраша урамга чыгып китте.
8 >
Гарипов белән Санияне Башкирцев ялгыз кабул итте.
Бүген ул башка вакыттагыга караганда кырыс һәм кискенрәк күренә иде, берни сорашып тормастан, туры эшкә күчте.
— Мәсьәлә болай тора, — диде ул. — Главмука безгә тегермәннән он бирүне туктата. Сәбәбе: тегермән эшләми, тик торырга мәҗбүр. Ни өчен? Чөнки Заготзерно складыннан ашлык илтергә транспорт юк. Хәзер без Ялантауны кирәк кадәр он белән тәэмин итү өчен үз транспортыбыз белән Заготзерно складыннан тегермәнгә мең тонна арыш, алты йөз тонна бодай илтергә, аның урынына үзебезгә шул чаклы он алып кайтырга тиешбез. Атна-ун көн эчендә шушы эшне башкармасак, язгы юл өзегендә Ялантау икмәксез кала. Аңлашылдымы?
— Аңлашылмаган кая!—диде Гарипов.
Башкирцев, аны бөтенләй ишетмәгән төсле игътибарсыз үткәреп, дәвам ште:
— Бу эштән транспорты булган бер генә учреждение дә, бер генә предприятие дә азат ителми. Горисполком шушы турыда бүген үк кон-кретлаштырылган карар кабул итәргә, иртәгәдән ул карарны тормышка ашыра башларга тиеш. Аңлашылдымы? Сораулар юкмы?
Саниянең сораулары бик күп иде. Дөресен генә әйткәндә, ул әле те-гермәннең Ялантаудан ничә километр икәнлеген дә, кышкы юлда аңа ат белән генә барып буламы, әллә машина да йөриме икәнлеген дә белми иде. һәм ул, үзе белмәгән нәрсәләр артык күп булганга, биредә бернинди дә сорау бирмәү дөресрәк булыр дип тапты, дәшмәде.
— Менә шул, — диде Башкирцев.—Кайтыгыз да, проект хәзерләгез, кичкә исполком членнарын чакырыгыз. Карар кабул итәрбез, аңлашыл-дымы? Барыгыз.
Гарипов та, Сания дә берни дәшмәделәр. Хәтта саубуллашу сүзе дә әйтмичә, урыннарыннан торып, ишеккә юнәлделәр.
Бары тик урамга чыккач кына Гарипов тирән көрсенеп куйды.
— Да-а-а!
Эшнең ни дәрәҗәдә катлаулы торганлыгына Сания әле бөтен тирәнлеге белән төшенеп җитә алмый, шулай да мәсьәләнең гадәттән тыш җитди икәнлеген сизенә иде.
Шәһәр советы бинасына кайту белән, алар туры Гарипов кабинетына уздылар. Гарипов исполком секретарын һәм барлык бүлек башлыкларын чакыртып алды. Кичке сигезгә исполком членнарын чакыртырга кирәклеген әйтте. Үзенең техник секретарына кабинетка беркемне дә кертмәскә, телефонга сорасалар да Башкирцевтан башка берәүне дә үзе белән тоташтырмаска кушты. Алар, күмәкләшеп, карар проекты язарга утырдылар.
Шәһәрдәге нинди учреждение яки предприятиенең күпме аты, ничә машинасы барлыгын ачыклап, аларның кайсына ничәшәр пот задание бирергә икәнлеген билгеләп беткәнче шактый вакыт узды. Норма һәм сроклары конкретлаштырылган карар проекты әзер булганда, учрежде-ниеләрдә эш сәгате күптән беткән, исполком утырышын башлар вакыт җиткән иде инде.
Исполком составына, шәһәр советының үз аппаратындагылардан л, горком бюросы членнарының күбесе һәм предприятие җитәкчелә- |нән берничә кеше керә иде. Алар барысы да диярлек сәгать сигез 1ыр-тулмастан килеп тә җиттеләр, председатель кабинетына тула да иладылар. Гарипов белән Сания һәм алар белән бергә ярты көп буе әлдән аерылмый утырган бүлек башлыклары бер-ике минутлык тә- )ес ясарга да өлгермәделәр, утырыш башланып та китте.
Көн тәртибендә торган бердәнбер мәсьәлә турында Гарипов кыска <а информация ясады. Шунда ук турыдан-туры карар проектын уку- күчтеләр. Карарга нигездә каршы килүче булмады. Тик пароход тө- ү заводы директоры гына, үзләренә билгеләнгән санны күп дип, 1ль түгел дип, бераз киметү мәсьәләсен куеп караган иде дә, кабул юделәр. Хәтта Башкирцев шул уңай белән аны бераз кыздырып та
— «Бүтәннәрне теләсәгез нишләтегез, тик миңа гына кагылмагыз!» Шулаймы, иптәш директор? — диде ул. — Мондый настроениедәге җи-тәкчеләр сездән башка да булыр әле. Ә сездән без бу мәсьәләдә өстегезгә төшкәнне үтәүне генә түгел, башкаларга үрнәк булуны да көтәбез. Чөнки сезгә, депутат буларак, исполком члены буларак, икенче предприятиеләрнең ничек үтәвен дә тикшерергә туры киләчәк. Минемчә, карар мөмкинлекләрне дөрес искә алып төзелгән. Кабул итәргә кирәк булыр.
Карар бер тавыштан кабул ителгәч, Башкирцев тагын бер тәкъдим кертте:
— Карарның вакытында үтәлүен тәэмин итү өчен,— диде, — минемчә, аны күзәтеп тору буенча бер иптәшне җаваплы итеп куярга кирәк.
— Анысы председатель эше, — диде Л'1өхсинов.
Башкирцев аны игътибарсыз үткәреп, үзенекен тәкъдим итте:
— Минемчә, бу эшне иптәш Ибраһимовага тапшыру дөрес булыр.
Мөхсиновның үз сүзен ишеттерми каласы килмәде, ул тавышын күтәрә төшеп:
— Ни өчен Гарипов түгел?—диде.
— Гариповтан да җаваплылык алынмый. Шулай ук синең белән миннән дә. Ләкин Гариповка башка эшләреннән дә аерылырга ярамый. Ә бу эшкә беркетелгән кешегә шушы карар үтәлгәнче башка эшкә то- тынмаса да була. Чөнки бу шундый эш. Минемчә, шулай, Ибраһимова лаеклы булыр.
Башка каршы килүчеләр булмады. Сания кандидатурасына кушылдылар.
Башкирцев моның белән генә канәгатьләнмәде, утырыш азагында исполком членнарын кисәтеп куярга кирәк тапты.
— Ләкин, иптәшләр, — диде,— кешене җаваплы итеп куябыз икән, ана нинди эш йөкләнгәнне үзебез дә онытмыйк. Бу эштән теге яки бу оешманы, учреждениене яки предприятиене азат итү мәсьәләсендә башбаштаклык булырга тиеш түгел.
Утырыш бетте, халык өйләренә тарала башлады.
Ләкин Сания чыгып китәргә ашыкмады. Ул исполком секретарь! белән эш башкаручыны үз кабинетына чакырып алып, карарда исемнәре күрсәтелгән учреждениеләргә җибәрер өчен отношениеләр хәзерләргә кирәклеге турында әйтте. Аннары ялгыз калып, депутатлар исемлеген кулына алды.
Ишектә Башкирцев күренде. Ул кабарып торган тиен якалы көрән |’ күн пальтосын өстенә кигән иде инде, соры каракүлдән тегелгән күн тышлы колаклы бүреге кулында иде әле.
— Җитәр сезгә, Сания Саматовна,— диде ул, тавышына мөмкин кадар йомшак, шаян тон бирергә тырышып: — Кайтыгыз, ял итегез.
— Ә, Петр Тихонович, рәхим итегез, керегез. 1 .с. Ә.' № 10
17
18
Башкирцев ашыкмый гына эчкәре узды. Ашыкмыйча гына бүлмәне карап чыкты.
— Я. кабинет ошыймы сон яна замга?
Сания кулындагы кәгазьләрен өстәлгә куеп, аяк өсте баскан иде инде.
— Әллә тагы,— диде ул. — Ошыйдырмы, юктырмы, анысы турында уйлап караганым да юк.
— Бернинди үзгәреш кертергә кирәк тапмагансыз икән, димәк, ошый.
— Ул турыда уйлаган булсам, бәлки, тапкан да булыр идем. Петр (ихоногич, ләкин, әйтәм бит... өскә йөкләнгән эшне башкарып булса, шул инде. Кабинеты ярар иде.
— Башкарасыз, Сания Саматовна, башкарасыз. Тик паника кирәкми.
— Алай паникага бирелгәнем үк юк бугай әле.
— Менә болай, хәтта утырыштан соц да калып эшләү артык. Моның гадәттән тыш хәлләрдә генә булуы мөмкин. Ә бүген...
— Зур җаваплылык йөкләдегез бит, Петр Тихонович.
— Ләкин аның өчен хәзердән үк биредә кунарга калуның кирәге юк.
Сания көлеп җибәрде. һәм, өстәлен тиз-тиз генә җыеп алып, өстенә кияргә тотынды.
— Сез инде бигрәк, Петр Тихонович, арттырып җибәрдегез, — диде.— Нинди куна калу ди ул? Мин бит бер-ике минутка гына. Депутатларны барлыйм дидем. Бу карарның үтәлешен бер үзем генә тикшереп өлгерә алмам кебек күренә.
— Дөрес. Депутатларга таянсагыз, ялгышмассыз. Я, әйдәгез, башка вакытта болай мин кереп алганны көтмәгез.
Аның шаяртуына каршы Сания дә шаяртып җавап бирде:
— Болай иркәләп өйрәтсәгез, көтми дә булмас шул.
Алар беэгәләп кайтырга чыктылар. Урам караңгы иде. Бераз гына урау ясап булса да, Башкирцев Санияләр яныннан узарга булды.
— Әйдәгез, озатып та куйыйм, Горком секретарь! ярдәм итми дип гаепләрлек булмасын.
— Монысы өчен рәхмәт, — диде Сания, һәм берникадәр вакыт сүзсез барганнан соң, җитди тонда өстәп куйды:— Шулай да шактый авыр* эш йөкләдегез сез миңа, Петр Тихонович.
Башкирцев аны юатырга теләмәде.
— Әйе, — диде.— Җиңел эш түгел. Шуңа күрә сезгә миннән киңәш: нык куллы булырга тырышыгыз. Үзегезгә бирелгән властьтан тулысыңча файдалана белегез.
Сания аңа җавап кайтармады. Сорау да бирмәде. Горком секрета- рының дәвам итүен көтеп, сүзсез генә атлый бирде.
— Югыйсә, бездә начальниклар бик күп, — диде Башкирцев.— Шуны нык исегездә тотыгыз: бүгенге карарны беркемнең дә үзгәртергә хакы юк: әгәр дә инде тормышка ашыру процессында аның аерым пунктларын үзгәртүне таләп иткән моментлар була икән, монысын сез хәл кыла аласыз. Әйе, иң элек сез. Чөнки аны үтәү буенча җаваплылык сезгә йөкләнгән, үзегезгә комачаулык итәргә башка берәүгә дә юл куймагыз.
Сания бу сүзләрнең юкка гына әйтелмәгәнлеген сизенде. Ләкин горком секретарь! кемне күздә тотып әйтә, Санияне кем турында кисәтеп куярга тели — анысын ачыклый алмады. Шуңа күрә ул Башкирцевка ни дип җавап бирергә дә белмәде. Шул ук вакытта бөтенләй дәшми калу да уңайсыз иде.
_ Рәхмәт сезгә,— диде ул, аптырагач, һәм тагын берничә адымнан сои:—кайгыртуыгыз өчен, — дип өстәп куйды. — Кыен хәлдә калсам, сезнең ярдәмгә таянам инде.
— Ә мин сезнең горком ярдәменнән башка үтәп чыгуыгызны теләр идем... Ярдәм итәсем килмәгәннән түгел, юк...
19
— Аңлыйм, Петр Тихонович. Тырышырмын. Бу көннәрдә минем төп эшехМ шул гына булачак.
— Дөрес. Башка мәсьәләләр турында хәзергә уйламасагыз да була.
Ниһаять, алар Санияләрнең, капкасы турына килеп життеләр. Сания, Башкирцсвка рәхмәт әйтеп, ишек алдына керде, горком секретарь! үз- юлына борылды.
9
Гадәттә көндез дә бикле була торган аскы ишекнең бүген, инде төн житеп килүгә карамастан, яртылаш ачык калган булуы Санияне сискәндереп җибәрде. Ни өчен ачык бу? Якын-тирәдә беркем дә күренми һәм Сания, үз өе булса да, ачык ишектән кереп карангы баскыч буенча икенче катка күтәрелергә батырчылык итмәде, звонок бирде.
Шунда ук өстә ишек ачылды, аннан, Саниянең гаҗәпләнүен тагын да арттыра төшеп, ир' кеше тавышы ишетелде.
— Кем анда? Ишек ачык, керегез.
— Аркадий Андреевич, сезме бу?
— Ә, Сания Саматовна. Мин бу, мин, керегез.
Гадәттә, Сания кайткан вакытта Аркадий Андреевич өйдә булмый, булса да, бервакытта да ишек ачарга чыкмый иде.
Сания, өйдә ни булганлыгын белү өчен, тизрәк югарыга менәргә ашыкты, шулай да, гадәт буенча, аскы ишекне бикләргә дә онытмыйча, элгечкә тотынган иде, өстән тагы Аркадий Андреевич тавышы ишетелде.
— Бикләп тормагыз, хәзер кайтасы кеше бар.
Сания йөгереп өскә менде.
Аркадий Андреевич, өйгә кереп китмичә, аны зәңгәр лампочка яндырылган өйалдыңда каршылады.
— Чү, ашыкмагыз, Сания Саматовна.
— Нәрсә бар?—диде Сания, куркынып.
— Авыру кеше.
— Кем?
Аркадий Андреевич аның соравына жавап бирмәде, ишеккә тотынды:
— Хәзергә безгә генә узыгыз.
Ишекне ачуга, шомлы булып, авыр ыңгырашу тавышы ишетелде. Сания Аркадий Андреевичлар торган бүлмәгә борылырга ашыкмады. Ыңгырашучы кешенең кем икәнлеген беләсе килеп, бусага аркылы атлагач та тукталып калды.
Тышкы киемнәр эленә һәм аяк киемнәре салына торган кечкенә коридор идәнен тутырып, зур гәүдәле бер кеше ята иде. Сүнәр-сүнмәс кенә янган унбишле лампаның тонык яктысында Сания аның йөзен дә, өстендәге киемнәрен дә яхшылап күрә алмады. Тик аның еш-еш сулавы һәм сулаган саен куркыныч калын тавыш белән ыңгырашуы, шул ук вакытта ара-тирә нәрсәдер мыгырдап куюы гына ишетелә иде.
Аркадий Андреевич кухня яктан торып, тагын аны үзләренә чакырды:
— Бире кереп торыгыз, Сания Саматовна. Анда хәзергә куркыныч.
Ул арада кухня аша эчке бүлмәдән Розочканың көйсезләнгәне ишетелде.
— Әнә, кызыгыз да бездә, — диде Аркадий Андреевич. — Сезне чакыра.
Сания һаман берни аңламаган килеш, кухняга керде. Икенче бүлмәдәй аңа каршы, кулына Розочканы күтәргән Галина Сергеевна килеп чыкты. Розочка, әнисен күрү белән, атлыгып аңа омтыла башлады.
— Хәзер, кызым, — диде Сания, аны кулына алмыйча, — чишенгәнне кот. Кем соң ул анда ятучы, Галина Сергеевна? Кайдан килде?
— Ниндидер саташкан карт. Үзен бу йортның хуҗасы дип әйтә, ди.
20
«Бу йортның хуҗасы?.. Хәтерле Фәхрүш?» Сания чишенә башлаган Җиреннән тукталып калды. Аның хәтеренә бая Гашияне күрүе һәм ул әйткән сүзләр килеп төште. «Авыруы бик каты күренә,— дигән иде бит wi. — Үзе бетләгән, — дигән иде. — Тиф-мазар булып күршеләренә тарата күрмәсен» дигән иде. Тиф-мазар?»
— Пичек ул монда? Кайчан килде? Хәсән канда? Ольга Дмитриевна 'кайда?
Сания бу сорауларына жавап алып өлгерә алмады, өйалдында аяк тавышлары һәм кешеләр сөйләшкән авазлар ишетелде. Ул, сала башлаган пальтосын кире киеп, өйалдына чыкты.
Иң алдан, ашыга-ашыга атлап, Гашия менеп килә, аның артыннан өсләренә ак халатлар кигән ике хатын-кыз ияргән иде. Алардаи да артта Ольга Дмитриевна белән Хәсән күренде.
— Нихәл, Сания?—диде Гашия, житди чырай белән.— Үзең дә кайт-кансың икән. Кара инде син аны, карт юләрне, кая килеп егылган бит... Әйдәгез бире... — Гашия үзен биредә хуҗа кеше кебек тота, клиникадан килгән ак халатлы хатыннар ул күрсәткән җиргә баралар, ул кушканны үтиләр иде.
Гашия аларны эчкә алып керде, идәндә яткан авыруны күрсәтте.
Ак халатлыларның берсе, дежурный врач булса кирәк, авыруның хәле белән танышмакчы булды ахрысы.
— Бик караңгы икән, азрак яктыртырга мөмкин түгелме? — диде.— Башта карамыйча булмый бит.
— Нәрсәсен карап торасы,—диде Гашия. — Алыгыз үзен тизрәк, анда баргач карарсыз.
Кухня яктан Аркадий Андреевич та аны куәтләде.
— Әлбәттә. Нәрсә юкка вакыт уздырырга.
— Үз өендә булса икән, — диде Гашия, тагын да гайрәтләнә төшеп.— Кеше өенә килеп егылган бит...
Врач каршы сүз әйтмәде.
— Ярый, — диде, — тегендә баргач карарбыз. Чыгарыгыз.
Ак халатлы санитарка авыру өстенә иелеп, аиы торгызырга азаплана башлады. Ләкин картның ыңгырашуы көчәйгәне генә ишетелә, урыныннан калкынуы күренми иде. Сания санитарканың ялгызына авыр икәнлеген, аңа ярдәм кирәклеген аңлап алды. Ләкин ул бу эшкә кемне кушарга да белми, үзе барып тотынырга шикләнә иде. Әле дә ярый, шунда Гашия, рәхмәт төшкере, егетлек күрсәтте.
— Кая үзем,— диде ул һәм, стена буеннан эчкә таба узып, авыруны ике иңбашыннан тотып алды. — Тот аягыннан! Юл бирегез, ачыгыз ишекне. Начилка өйалдында. Я, шаулама, Фәхри бабай. Курыкма, дәваларга алып баралар, больниска... Өеңдә генә яткан булсаң, күптән алып киткән булырлар иде үзеңне...
Шулай сөйләнә-сөйләнә, авыруны өйалдына алып чыгып, носилкага салдылар. Аннары носилкасы белән күтәреп аска алып төшеп киттеләр
Сания ишек алдына чыгып тормады. Шулай ук . өйгә керергә д; ашыкмады. Ольга Дмитриевна белән Хәсән дә аның янында иделәр.
— Ничек булды соң бу, Ольга Дмитриевна? Кем аиы безнең өйп китереп кертте?
Ольга Дмитриевнага кадәр Хәсән жавап бирергә ашыкты.
Әни, беләсеңме, мин мәктәптән кайтып кердем дә, ашарга әзерлә неп йөрим* Тетя Галя белән Валерик үз якларында. Менә бер заман звс нәк, әй каты баса, йөгереп чыктым. Ачып җибәрдем. Хәерче. Хәзер бе рәр’ нәрсә алып чыгам дип, өйгә кереп киттем. Суынган бәрәңге тотьп әйләнеп чыксам, баскычтан менеп килә. Арыган, ыңгыраша. Бәрәңгене Л алмый. Сүзен чак сөйли: «Җылынып чыгыйм», — ди. Баскычтан ча> менеп җитте. Менде дә егылды. Бабай, мин әйтәм, син авырыйсың би( Әйдә, больниска илтим... Валерик белән икәү илтербез дип уйлага'
21
идем... Ә ул: «Беркая китмим, — ди. — Бу минем үз өем, — ди. Шушында туңып үләм», — ди. Шуннан мин аны, өй алдында я чынлап та туңып үләр дип, өйгә керттем... Ул арада әнә тетя Ольга кайтты, Розаны күтәреп. Аннары әнә Валерикның әтисе...
Хәсән сөйләп бетә алмады, астан, үз алдына үзе сөйләнә-сөйләнә, Гашия менеп килгәне ишетелде.
— Менә син аны, шомлык,— диде ул. — Кем уйлар бит шушында килеп егылыр дип? — Ниһаять, ул өй алдына менеп җитте. — Алып киттеләр,—диде.— Бетен коеп калдырмаган булса ярый инде, юньсез карт.
— Гашия, син бит аңа врач чакыртып йөри идең, ничек...
Гашия Саниянең сорау биреп бетерүен көтмичә үк җавап кайтарырга тотынды.
— Бардым. Сезгә кергән вакытта, телефоннан гына әйтергә, адрес номерын... әй йорт номерын белмәдем. Урам исемен дә искә алмаганмын. Шуннан үзем бардым (Гашия, чынлап та, шәһәр советыннан чыккач, клиникага барып әйтмичә тынычлана алмаган иде), йортын күрсәт, диләр. Анысына да иренмәдем. Барсак — ишеге ачык калган, бүлмәсе буш. Кая киткәнен күршеләре дә белми. Урамда сораштык. Мунчага кереп чыкканын күргәннәр. Азык-төлек магазинына кереп чыкканын күргәннәр. Шуннан соң кая булган? Берәү дә белмәде. Караңгыда күрүче булмагандыр инде... Шуннан ни, шул, Ольга Дмитриевна кереп әйткәч, шаклар каттым, җүләр... Тиф-мазар булып чыга күрмәсен инде, тәки өегезгә дезинфикция ясарга кирәк дип җәфалаулары бар...
Сания артыгын тыңлап тормады.
— Сабыр итегез, керми торыгыз! —диде дә, башкаларны өй алдында калдырып, үзе эчкә узды. Чыра яндырып, әле генә авыру яткан урынга иелде. Озак эзләргә туры килмәде, аның күзләре шунда ук буяулы идән өстендә ак җәнлекләр кыймылдаганны күреп алды.
— Коточкыч!
Ул иелгән җиреннән калкынып, кухня ишегенә килде.
— Галина Сергеевна, зинһар, ишегегезне ныграк ябып куегыз да, зинһар, чыгып йөрмәгез, Розочка да бүгенгә сездә калып торыр.
Аннары ул өйалдына чыкты.
— Хәсән, сал бөтен тышкы киемнәреңне, кер кухняга. Ольга Дмитриевна, сез керми торыгыз. Гашия, син, зинһар, чыра яндыр да, идәндәге җәнлекләрнең күзгә күренгән берен үтерә тор. Мин хәзер дезинфикция станциясенә шалтыратып килим.
— Кит аннан, әстәгыфирулла, тәүбә, — диде Гашия, исе китеп. — Бөтен өегезне сасытып, киемнәрегезне эштән чыгарып китәрләр. Шушындый төндә үзегез кая бармакчы буласыз? Мужет, бөтенләй тиф тә түгелдер...
— Зарар юк, — диде Сания, ниндидер кырыс тынычлык белән. — Бу әле бомба астында калу түгел...
ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК
ЯҢА ПРЕДСЕДАТЕЛЬ
1
Бу төнне Губериаторовка да рәтләп йокларга туры килмәде. Ул, га-дәттәгедән иртәрәк торып, үзенең заводына чыгып китте. Анда да, әлбәттә, тынычлык көтеп тормый иде аны.
һәрбер сәгать — бер танк!
Бу лозунг Төгәл механизм заводы эшчеләре арасында бик еш ишетелә иде. һәм ул көннәрдә завод кешеләренә аның тәэсире чынлап та зур булды, һәркем моның дөрестән дә шулай икәнлегенә бар күңеленнән
22
ышана һәм танк сәгатьләрен мөмкин кадәр күбрәк эшләп чыгару өчеП җаны-тәие белән бирелеп эшли, һәркем үзе эшкәртә торган деталь буенча ничек тә тоткарлык ясамаска тырыша иде.
Зшләп чыгарган продукциясенең күләм ягыннан зур булмавы да чимал белән тәэмин итү мәсьәләсендә Төгәл механизм заводының хәлен шактый җиңеләйтте. Әзер сәгатьләрне тиешле заводларына күп вакытта самолет белән генә озаталар, шул ук самолетлар биредәге производство өчен кирәк булган төсле металл материалын китертү өчен дә файдаланыла иде (бу заводны, ихтимал, әнә шул ягын нстә тотып, шушындый урынга олактырганнардыр да). Шулай да моңа карап директорның эше җиңеләймәде.
Завод хужалыгын алып бару өчен кирәк булган бик күп нәрсәләрнең җитешмәве аптырата иде аны. Гади кеше көче дисеңме, ОРС өчен азык- төлек табу дисеңме, утыны-суы, электр энергиясе дисеңме, — кайсын гына алып карасаң да, мең мәшәкать чикмичә бирелмиләр, ә барыннан да ныграк теңкәгә тигәне — биредә дә транспорт мәсьәләсе иде.
Машиналар аз. Булган кадәресе дә тузган. Запас частьлар табу — үзе бер бәла. Шәһәрдән чыгып китәргә булса, юл дигәне аяктан ега. Ә шәһәрдән чыкмыйча, утынга гына булса да бармыйча торып булмый. Хәтта аэродром белән ике арада йөрү эше дә кар яуган саен җитди проблемага әйләнә. Шуңа күрә күбесенчә бу мәсьәләләр белән турыдан- туры Губернаторовның үзенә шөгыльләнергә туры килә иде.
Ул бүген дә, гадәтенчә, конторга барганчы, цехларга тукталды. Берничә эшченең эш башланган вакытка килеп җитмәгәнлекләрен белеп, цех башлыкларын дисциплинаны йомшартуда гаепләде, прогул ясаучыларны үз янына җибәрергә кушты.
— Үзем сөйләшим әле мин алар белән...
Ниһаять, төш авышкан вакытта гына ул конторга — үзенең кабинетына килеп җитте. Конторда аны ОРС начальнигы көтеп утыра иде.
Әстенә соры туальдинурдан тегелгән сырма чалбар һәм шундый ук сырма тужурка, башына гади сарык тиресеннән тегелгән малахай кигән һәм сыңар күзен кыеклап кара чүпрәк белән бәйләгән бу кешене күрүгә, Губернаторовның кашлары тагын да җыерыла төште.
— Нәрсә, Бикмул, һаман рәтен тапмадыңмы?
— Белмим шул, Аркадий Андреевич, — диде ОРС начальнигы тонык кына тавыш белән, — бер рәте чыгып тора да, белмим, сез риза булырсыз микән?
Әллә кайчан ук инде Аркадий Андреевич, турыдан-туры үзе юллап, ун тонна бәрәңгегә наряд алган иде. ОРС начальнигы ул бәрәңгене якындагы колхозлардан барып алу эшен оештырырга тиеш иде. Рәтен таба алмый аптырап бетте, уңмаган. Шуның өчен Губернаторов аны бер тапкыр әрләп чыгарган иде инде. Күрәсең, һаман барып чыкмаган.
— Нәрсә?--диде директор кырыс тавыш белән. — Уртагына китер-тергәме?
БИКМҮЛ йомшак кына итеп көлеп куйды:
— Юк, уртагына ук түгел.
— ^тме булса да бәрәңгеләтә түләргә хакыбыз юк.
Башкача” булмый бит, Аркадий Андреевич. Берничә учреждение белән сөйләшеп карадым.
i-anoep о*гаҗ.арда а .ар шулай атлы учреждениеләр белән килешеп эш итә торганнар иде. Әйтик, завод теге яки бу учреждениегә, шәһәр эчеитоге йомышларын башкару өчен, йөк машинасы биреп тора, ә теге учреждение шәһәрдән читкә — машиналар йөри алмый торган юлга чыгарга кирәк булган,та заводка үзенең атлары белән ярдәм итә иде.
Я, нәрсә диләр? Кем белән сөйләштең? — диде Губернаторов.
ӘпӘ Ремстрой конторы начальнигы, Әхмәтшай Әхмәт.
— Әхмәтшай Әхмәт?.. Нәрсә ди соң, нинди условиеләр куя?
23
— Өч тоннасын стройконторага бирсәгез, алып кайтып бирербез, •ди.
— Өч тоннасын?
— Әйе. Анда да берьюлы түгел, язга хәтле җайлап ташытырбыз, ди.
— Яртысын җәйгә калдырырга чамалый торгандыр. Юк, барып чыкмый. Башка чара эзлә. Бәлки, колхозларның үзләре белән килешеп булыр.
— Белмим инде.
Губернаторов ОРС начальнигына усал караш ташлап алды.
— Белмәсәң, белә торган кеше табарбыз. Бар.
Бикмул ничектер кинәт уянып киткән төсле булды. Хәрәкәтләре җи-тезләнде, тавышы да өметлерәк һәм ягымлырак яңгырый башлады.
— Яхшы, Аркадий Андреевич, ничек тә рәтен табарбыз. Ярамый икән, бер грамын да кешегә бирмәбез. Хушыгыз.
һәм ул, Губернаторовның җавабын көтеп тормыйча, җитез-җитез атлап чыгып та китте. Директор ул чыгып киткән ишеккә карап, беравык сүзсез торганнан соң, ачулы тавыш белән үзалдына мыгырданып куйды.
— Әхмәтшай Әхмәт белән нәрсәдер шахер-махер эшләргә йөри, дуңгыз.
Бу чорда эшкә кеше табу мәсьәләсе җиңел түгел икәнлеге Губерна- горовка бик яхшы билгеле иде. Шул ук вакытта аңа Бикмулның үз урынына теше-тырнагы белән ябышып ятуы да сер түгел.
— Бирермен мин сиңа өч тонна бәрәңге...
Ул эченнән кайнап күтәрелгән ачуын тыя алмыйча, үзалдына сөйләнеп, тагы ниләрдер әйтмәкче иде, бүлдерделәр: ишектә секретар-маши- нисгка күренде.
— Аркадий Андреевич, бер рабочий килгән, үзегез чакырткан кеше, ди.
— Ә, прогулчыдыр, керсен.
Секретар югалды.
Директор тагын да ярсыбрак, явыз прогулчыны көтә башлады.
2
Менә әкрен генә ишек ачылды һәм, курка-курка гына атлап, өстенә озын сырма кигән кечкенә буйлы малай килеп керде. Аның бер кулы озын жиң эченнән бөтенләй күренми дә, икенче кулына малахаен тоткан булганлыктан, сыңар җиңе түбән төшә алмыйча, җыерылып тора.
«■зх. машинка белән йөгертеп кенә чәчен алып ташларга иде моның!..»
Аркадий Андреевичның малайны күрүгә күңеленә килгән беренче тойгы шул булды. Ләкин ул күңелендәген тышка чыгарырга ашыкмавы. Ни очендер үзениән-үзе басылып, бетеп барган ачуын көчләп сакларга тырышты ул.
— Әйдә, әйдә, кер! Кем син?
— Рабочий. Катиев.
— А, Катук! Синмени әле бу? Я, ни кирәк?
— Мине сез чакырткансыз диделәр.
— Шулаймыни? Прогулчымыни әле син?
К-Йды ҮК’ Түбә" карагаи килеш’ ии Әйтергә белми борынын тартып
— Я, нигә бүген эшкә чыкмадың?
— Мин эшкә килдем.
— Димәк, кичегеп килгәнсең?!
Кәтүк тагын, түбән караган килеш, дәшми калды.
— Күпмегә кичектең?
— Почти бер сәгать.-
24
— Ә беләсеңме син сугыш вакыты законын? Егерме минутка кичеккән кешене судка бирергә икәнен? Ә?
Кәтүк тагын дәшмәде. Аның шулай сабыйларча куркып, күтәрелеп карарга кыймыйча, гаепле кыяфәттә башын иеп торуы Аркадий Андреевичка бик ошый иде.
— Ә ни өчен кичектең?
Кәтүк, гаепле балаларча, әкрен генә мөңгердәп җавап бирде:
— Әни базарга сөт алырга киткәнне. Үзе кайтканчы өйне ташлап чыгарга кушмады. Югыйсә Гашук ут белән шаяра. Мич томаланмаганые.
Инде директор үзе сүзсез калды. Әле дә яхшы, Кәтүк күтәрелеп карарга кыймыйча тора! Күтәрелеп караса, бу минутта ул дәһшәтле Гу- бернаторовның ачулануын түгел, ә көлеп җибәрмәс өчен иреннәрен тешләп азаплануын күрер иде.
Ниһаять, директор үзен кулга алды. Тавышын яңадан җитдиләтте:
— Ну, ә норма ничек?
— Норманы үтәми калганым юк әле минем...
Мәктәптән заводка күчкән бик күп яшьләрнең чынлап та нормаларын яхшы үтәп баруларын, аның өстеиә тагын аларның ниндидер, балаларга гына хас кызыксыну һәм хиреслек белән производствога ябышып ятуларын Губернаторов үзе дә яхшы белә иде. Кем белсен, бәлки, шушы балалардан Төгәл механизм заводының тарихында күрелмәгән осталар үсәр!
Шул арның берсе әнә хәзер Губернаторов каршында басып тора. Җитү чәчле, башын түбән игән. Ул нинди җәза бирсәң дә дөрес күреп кабул итәргә әзер. Үзен зур гаепле кешегә санап, шундый кайгылы кыяфәттә басып торуы, киресенчә, аның гөнаһсызлыгын гына ача төшә. Аңа карап, Аркадий Андреевичның күңелендә әллә нинди нечкә хисләр кузгалды. Бу кечкенә буйлы малайны кызгану да бар иде анда, аңа соклану да, аның шундый саф күңеллелеген тоеп куану да, аны аталарча сөю дә бар иде. Тик бу минутта Губернаторов үзе бик теләгән ачу хисе генә юк иде аның күңелендә. Ә бит ачуланмыйча ярамый. Прогул ясаган өчен каты сүз дә әйтмәгәнеңне белеп алсалар, ул балалардан яхшылык көтеп булмый.
һәм директор, болай йомшаруы өчен күңеленнән үз-үзен тирги-тирги,. ачулы тонын сакларга тырышты.
— Кара аны, Катиев,— диде. — Моннан соң бер генә минутка да кичегәсе булма. Хәзер син бала-чага түгел, эшче. Фронт заказын үтәүче. Әниеңә әйт, синең белән шаярмасын. Бар!
Кәтүк, директорга ни дип җавап бирергә белмичә, борылып чыгып китте. Губернаторов иркен сулап куйды.
Кәтүк чыгып китүгә, аңа папирос кәгазенә машинкада басылган бер язу китереп тоттырдылар, һәм шул язу аның Кәтүкне күрү белән каядыр качкан ачуын бик тиз кире үзенә кайтарды.
Бу кәгазьдә аңа, завод транспорты белән элеватордан тегермәнгә илле тонна ашлык илтергә һәм тегермәннән Ялантауга шулкадәр үк күләмдә он төяп алып кайтырга кирәклеге турында язганнар иде.
— «Ялантау шәһәр советының башкарма комитеты карары» дигән.— Аркадий Андреевич, ачуланып, кәгазьне өстәл өстеиә ыргытып бәрде һәм бөтен гәүдәсе белән артка ташланды. Илле тонна! Теге якка да, бу якка да! Шул гына җитмәгән иде! Менә юләрләр! Әллә безнең заводны автобаза дип беләләрме? Шул, яңа председательнең рәте юграк дигәннәр иде, дөрес икән. Башы белән уйлап эш итә белми икән. Транспорт сорар урын тапкан. Кем әле үзе, Гариповмы?
Ул телефон трубкасын алды.
— Шәһәр советы председателен бирегез... Гариповмы? Нәрсә сез- анда мудрить итәсез? Әллә сез безне авторота дип беләсезме?.; Губернаторов... Кызмыйча, җиңел юл тапкансыз бит... Ни өчен? Сез бит пред
25
седатель. нигә миңа Ибраһимова?.. Ә? Горком белән? Ярый, Ибраһимова белән сөйләшербез.
Ул телефон трубкасын куймыйча гына, рычаг өстенә бармагы белән басып, яңадан телефон станциясенә тоташты.
— Шәһәр советын — Ибраһимованы бирегез... — Телефонның шәһәр советына тоташканын тоеп, тыныч кына җавап биргән хатын-кыз тавышын ишеткәч, Аркадий Андреевичның да тавышы йомшарды. — Сания Саматовнамы?— диде ул тыныч кына. — Ә? Юк? — Аның тавышы яңадан кырысланды. — Тиз булырмы?.. Ярар алайса, үзе шалтыратыр. Губернаторов.
Ул ачу белән трубканы телефон рычагы өстенә ташлады. Яңадан әлеге кәгазьгә үрелде.
Кулына юан кызыл карандаш алды.
— В конце концов, ни хаклары бар аларның миңа кушарга? Мин аларга буйсынаммы?
Ул, тешләрен кысып, «Отказать!» дип резолюция салмакчы булган иде дә кинәт тыелып калды. Ниндидер эчке тойгы аны сабыр булырга чакырды: тукта, Аркадий. Сания Саматовнага карата болай тупаслык күрсәтү сиңа килешмәс, һәм ул, мөмкин кадәр тынычрак булырга тырышып, ашыкмыйча гына, шәһәр советыннан килгән кәгазь өстенә кызыл карандаш белән язып куйды: «Секретарга. Бу карарны үтәргә заводның мөмкинлеге юк икәнлеген аңлатып һәм безне бу эштән азат итүләрен сорап җавап язарга!»
Андый җавапны Төгәл механизм заводына кадәр үк берничә предприятие язып өлгергән иде инде. Ул җаваплар шәһәр советына килеп тә җиткәннәр һәм кайсы Гариповның үзе аша үтеп, кайсы секретар өстәленнән генә борылып, Сания кабинетына җыелалар иде.
3
Сания үзе исә һаман юк иде әле. Ул бүген төне буе диярлек өенә дезинфекция ясату артыннан йөрде. Бары тик таң алдыннан гына шәһәр советы бинасына килеп, үз кабинетындагы диванда бер-ике сәгать черем итеп ала алды. Хезмәткәрләр эшкә килә башлаган вакытта, ул күптән үз естәле янында эшләп утыра иде инде. Ул иң элек секретарны чакырып алды. Кичәге карар нигезендә язылган отношениеләрне тоткарсыз тиешле учреждениеләргә таратырга кирәклеген тагын бер кат аның исенә төшерде. һәм иртәгә иртән сәгать җиде утызга председатель кабинетына депутатларны җыярга кушты. Аннары Абрамованы чакырып алып, аңа кичә үз өендә булган хәл турында сөйләп бирде. Хәтерле Фәхрүшнен больницага урнаштырылганлыгын әйтте.
— Зинһар, белешергә онытмагыз, — диде. — Нинди диагноз куйганнар икән? Әгәр дә чынлап та тиф булып чыкса, эшләр хәтәр.
— Мин үзем дә кичә юкка гына кузгатмаган идем ул мәсьәләне, — диде Абрамова. — Бу сез әйГкән факттан башка да тревога күтәрерлек хәл юк түгел.
— Ярый. Ниләр эшләргә кирәк буласын чамалый торыгыз. Кичкә сөй-ләшербез. Хәзер минем барасы җирем бар. Ашыгыч.
һәм ул, исполком атын җиктереп, Заготзерно һәм тегермән юлларын карап кайтырга чыгып китте. Атларны да, машиналарны да ходка җибәрергә мөмкинме икәнлеген, эшкә тоткарлык китермәс өчен нинди чаралар күрергә кирәклеген үз күзләре белән күреп кайтасы килә иде аның.
Менә, ниһаять, эш сәгате бетеп килгәндә ул әйләнеп кайтты. Тиз-тиз атлап үзенең кабинетына узды. Өстен чишенде. Өстәле янына килде. Көне буена ачык кырда, кичке салкын һавада булудан йөзе матурланып
26
алсуланган иде аның һәм үзе өчен моңарчы караңгы булган, артык серле. хәтта шомлы булып тоелган юлны үз күзе белән күреп, аның ул кадәр куркыныч түгеллеген белеп кайтудан кәефе күтәрелгән, үз-үзенә ышанычы артып киткән иде. Ашлык төяү өчен кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә һәм аны кая илтеп бушатырга кирәклеге — бары да ачык иле хәзер аның өчен. Тик юлның кайбер урыннарын бераз рәтлисе — машина үтәрлек хәлгә китерәсе бар. Моның өчен илле-алтмыш кеше табарга кирәк булачак. Берсекөнгә якшәмбе өмәсе оештырырга була, күбрәк кеше чыгарырга да мөмкин. /Машиналар ике-өч көннән ходка китсә дә бик әйбәт. Ә атларны, теләсәң, бүгеннән чыгарып җибәр, җигеп кенә килсеннәр..
Сания ШУНДЫЙ күтәренке күңел белән өстәлендә яткан кәгазьләрне карарга тотынды. Башлап шома гына кәгазьгә пөхтә итеп машинкада басылган ЯЗУНЫ кулына алды. Аның типографиядә басылган штампына күз саллы. Әһә. автогараж кирәк-яраклары заводы яза. 345 иче номерга җавап дигән Димәк, тегермәнгә ашлык илтү буенча бирелгән нәрэт турында Нәрсә ли...
«.. .Автогараж җиһазлары заводы бу эш өчен ат та, машина да бирә алмый. Транспорт мәсьәләсендә завод үзе бик авыр хәлдә. Бу нәрәттән безне азат итүегезне сорыйбыз».
Сания җитди уйга каллы. Ә бит бу завод Ялантау шәһәрендәге куәтле предприятиеләрнең берсе. Аңа ышанычы бик зур иде Саниянең. Юк. Чынлабрак сөйләшергә кирәк булыр.
Сания, үзен уйга калдырган язуны акрын гына бер читкә куеп, икенче кәгазьгә үрелде. Бусы да шул ук номерга җавап. Пристаньнан. Бо- .лары ла азат итүне сорый.
Өченче отношение ремонт-төзү эшләре конторыннан булып чыкты. «... Шәһәр советы исполкомы раслаган планда каралган эшләрне башкарырга өлгерә алмыйбыз, өстебездә әллә никадәр үтәлмәгән эшләр ята. Фронтовик семьяларыннан унтугыз кешегә утын китереп бирәсебез бар. Уналты семьяга мич чыгарасыбыз бар. Аларга күпме кирпеч ташырга, балчык ташырга...»
— Анлашылды, — диде Сания, кәефе кырылып. — Ремонт-төзү конторы! Турылан-туры шәһәр советының үзенә буйсынучы учреждение! Гужевой транспортка бай оешмаларның берсе. Инде шул да ШУШЫНДЫЙ җаваплы нәрәттән азат итүне сорый. Нәрсә бу? Аларның эшенең күплеген, атларның булсын, машиналарның булсын — беркайда да тик ятмаганаы- гын ш^Һәр советы белми дип уйлыйлар микәнни?..
Сания тагын унлап кәгазьгә күз йөртеп чыкты. Барысы да, сүз бер-ләшкә’.- шикелле, үзләрен тегермәнгә икмәк илтү эшеннән азат итүне сорыйлар иде.
— Ат җигеп килергә ниятләүче берәр учреждение бар микән соң?— дип уйлады Сания, ачынып. — Ичмаса, берәрсе килсен иде дә. ничек эшләргә. кая барырга, кайчан барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә дип сорасын иде. ШУНДЫЙ сорау белән мине эзләп килүчеләр булдымы икән сон?
Аның күңелендә туган сорауга җавап бирергә теләгән шикелле, ишектә Раиса Лазаревна күренде.
— Сания Саматовна, — диде ул тыныч кына.— Сезне Төгәл механизм заводыннан сораганнар иде. Кайткач шалтыратсын диделәр.
— Кем?
— Губернаторов үзе.
«Мөгаен Аркадий Андреевич шул ашлык ташу турында сорашырга теләгәндер, — дип уйлады Сания. — Әлбәттә. Ул да каршы кипеп торса, аннары... — Ләкин шунда ук. ниндидер ямьсез сизенүдән аның чырае ка-раңгыланып китте. — Әйе, әйе, димәк, мине, председатель урыноясары буларак, җаваплы совет эшчесе буларак берсе дә санга сукмый. Губернаторов та, фатиры минем өйдә булганга күрә генә, отказ бирергә уңаи-
27
гызлана торгандыр. Мөгаен шулайдыр. Әгәр дә шулай булса, минем эчен ионын куанычы аз... Минем өчен? Тукта, нәрсә уйлап торам соң мин?..»
Ул, үз-үзенә ачуланып, кинәт башын күтәреп җибәрде. Ялт итеп телефон трубкасын алды. Губернаторовны сорады.
By вакытта Раиса Лазаревна тавышсыз гына чыгып киткән иде инде.
Телефон трубкасында Саниягә таныш тавыш яңгырады.
— Алло! Тыңлыйм...
— Аркадий Андреевичмы? Исәнмесез. Ибраһимова бу, әйе.
Директорның теләмичә генә, коры гына исәнләшкәне ишетелде.
• — Сез минем шалтыратуымны сорагансыз икән, Аркадий Андреевич.
— Әйе, сораган идем шул, — диде Губернаторов һәм ни өчендер бө- генләй урынсызга көлеп куйды. — Хәзер үтте инде.
— Шулай да беләсем килә, нигә кирәк булган идем икән?
Губернаторов тагын бер тапкыр мәгънәсез көлеп куйды.
— Ярый әле, мин сораган вакытта туры килмәдегез,—диде ул шаян тонда. — Үзегез белән бик каты әрләшкән булыр идем...
— Ни өчен?
— Каядыр тегермәнгә ашлык ташырга бездән транспорт соравыгыз өчен.
— Нигә аның өчен миңа ачуланырга? Сорамыйча...
Губернаторов аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде.
— Хәзер аңладым инде, — диде ул. — Мин сезгә ачуланмыйм.
— Аңладыгыз? Менә рәхмәт! — Саниянең йөзе яктырып китте, тавышы да ягымлырак, йомшаграк булып чыга башлады. — Тик, Аркадий Андреевич, машиналарыгызны иртәгә үк җибәрми торыгыз. Хәзергә анда атлар гына тоткарсыз үтә ала. Машина өчен юлны бераз төзәтәсе бар. Берсекөнгә... Ә? Нәрсә дисез?
— Сез мине ялгыш аңлагансыз, — диде Аркадий Андреевич һәм тагын баягыча мәгънәсез көлеп куйды. — Аңладым дигәнем шул: безгә бирелгән ул наряд өчен сезне гаепләргә кирәк түгеллеген аңладым...
— Аркадий Андреевич!..
— Әйе, әйе. Сез әле анда яңа кеше. Кайда нинди мөмкинлекләр барлыгын белеп бетермисез, һәрхәлдә үз ихтыярыгызда булса, сез бу эшне эшләмәгән булыр идегез...
— Нәрсә? Димәк, сез шәһәр советының ул карарын үтәүдән баш тартасыз?
— Шулай туры килә, Сания Саматовна. Әйе. Без сезгә аңлатма язып җибәрдек. Алырсыз. Миңа ачуланмагыз, Сания Саматовна. Тагын бер тапкыр әйтәм, мин сезне һич гаепләмим...
Саниянең күңелендә күкрәгенә сыеша алмас булып ачу дулкыны күтәрелде. Ул, ярсудан үзен-үзе тыя алмыйча, әллә нинди ят, ярым кыргый тавыш белән кычкырып җибәрде:
— Иптәш Губернаторов!
Директор һаман нидер сөйләп торган җиреннән шып тукталып калды. Сания үзенекенә охшамаган күтәренке тавыш белән, балаларга диктант яздыргандагы шикелле һәр сүзен аермачык әйтеп, трубкага кычкыруында дәвам итте:
— Әгәр дә сез тегермәнгә ашлык илтү турында сезнең заводка иәрәт биргән өчен кемне дә булса гаепләргә уйлыйсыз икән, белегез: ул гаепле кеше барыннан да элек — мин! Сез мине хәтта гаепләргә дә лаек дип ,тапмыйсыз икән, мин моны бары сезнең тарафтан мыскыл итү дип кенә андый алам. Ләкин исегездә тотыгыз: сезнең заводның транспорт мәсьәләсендә нинди мөмкинлекләре барлыгы миңа билгеле. Бу нәрәтнен сезгә бик авырга киләсең дә аңлыйм. Сезнең турыдан-туры фронт өчен эшләвегез дә миңа сер түгел. Хәтта шәһәр советы биргән нәрәт аркасында производство планын үтәвегезгә кимчелек килүе дә мөмкин. Анысын да
28
искә алам. Шуларның барын да белә торып сезгә бирелгән нәрәткә кул куйдым һәм аны үз кулым белән сезгә адресладым. Әгәр дә бүген шулай эшләмәсәк, бер айдан барыбызның да, шул җөмләдән сезнең дә. озак вакытка бөтенләй икмәксез калуыбыз көн кебек ачык...
— Төшенәм, Сания Саматовна,— диде Аркадий Андреевич, беркадәр икеләнгән тавыш белән. — Барын да төшенәм. Ләкин шулай да мөмкин түгел. Бу үтенечегезне кабул итә алмыйм...
«Үтенеч?»
Саниянең беренче ташкыннан соң әзрәк басыла төшкән ачуы яңадан кабарып китте.
— Мин сездән үтенмим, иптәш директор! Шәһәр советының карары үтенеч түгел ул — закон! Безнең территориядә яшисез икән — сезгә дә!
Аркадий Андреевичның да Саниянең беренче һөҗүменнән туган аптыраш халәте үтте ахрысы, аның да тавышы кискеиәйде:
— Менә нәрсә, иптәш урынбасар, — диде ул, салкын, рәсми тонга күчеп. — Әгәр алайга китсә, мин сезгә буйсынмыйм. Минем үз главкам бар. Мин производством өчен җавап бирәм. Шәһәрне, эшчеләрне ач калдырсагыз, анысы өчен сез җавап бирерсез.
Саниянең иреннәре калтырарга тотынды. Ул ачудан, әрнүдән ни әйтергә белмичә, беравык аптырап торды.
— Рәхмәт! —диде ул, ниһаять. Үпкә катыш ачу белән әйтелгән шушы «рәхмәт» тагын аның телен ачып, зәһәрен кайнатып җибәрде. — Болан хөкем йөрткәч, сез, иптәш Губернаторов, коммунист директор түгел! — диде һәм тавышын тагын да күтәрә төшеп, бик ямьсез сүзләр белән төгәлләп куйды: — Сез — баба, позор!
Ир кешенең иң алама дигәненең дә йөрәгенә тиеп җен ачуларын чыгара торган бу сүз Аркадий Андреевичны да шаштырып җибәрде ахрысы. Ул үзен болай юләрләрчә мыскыл итүгә каршы күркәм сабырлык күрсәтә алмады, шул ук вакытта үч кайтарырлык көчле җавап та тапмады. Әрләшкән вакытта сүзгә тапкырлыгы җитмәүче бик күп мескеннәр тарафыннан инде мең кабат кулланылган җавапны мең дә беренче тапкыр кабатларга мәҗбүр булды.
— Бабыдан ишетәм!..
— Анысы сезнең өчен тагын да хурлыклырак, — диде Сания һәм шундук, шалт итеп, телефон трубкасын рычаг өстенә салып куйды.
4
Ул, акылын башына җыярга теләгәндәй, маңгаен ике учына салган килеш, терсәкләре белән өстәлгә таянган хәлдә, күзләрен йомып, шактый вакыт сүзсез утырды. Аннары кулларын маңгаеннан алып, акрын гына күзләрен ачты, башын күтәрде, аркасын турайта төште.
— Нишләдем мин?—диде ул ниһаять.— Нәрсә әйттем мин аңа? Әллә кемнәргә булган ачуымны Аркадий Андреевичтан алдым түгелме соң? Мин хәзер аңа ничек күренермен?.. Ә ул? Ул бит мине җаваплы совет работнигы итеп танымый. Ул мине буш урын тутырып утыручы мебель шикелле генә күрә. Яки кем ни кушса, сүзсез шуны үтәп утыручы мескен Акакий Акакиевич дип кенә белә... Бер ул гына шулаймы? Ә болар? — Ул алдында өелеп яткан кәгазьләрне кулына алды.— Берсенең дә тыңлыйсы килми. Тукта, ул да аңлатма язып җибәрдек диде бит...
Сания, Губернаторовтан килгән җавап юкмы дип, алдындагы кәгазьләрне тагын бер кат күзеннән кичереп чыкты. Ул эзләгән җавап юк иде.
Ишектә яңадан Раиса Лазаревна күренде.
— Менә, Сания Саматовна, тагын берничә отношение.
Сания аларын да алып, тиз-тиз генә күз йөртеп чыкты.
29
Әйе, бары да җигүле ат урынына җавап хаты гына җибәрәләр. Э Төгәл механизмнан җибәрелгән аңлатма болар арасында да юк. Хәер, нигә кирәге бар? Губернаторовның җавабын ишетмәдемени Сания?
— Раиса Лазаревна, Гарипов биредәме?
— Биредә.
Сания, өстәлендә тузылып яткан бөтен кәгазьләрне җыеп алды да, пиз-тиз атлап Гарипов кабинетына юнәлде.
Гарипов, өенәдерме, каядыр чыгып китәргә җыена иде булса кирәк, аяк өсте баскан килеш, ниндидер папкаларны өстәл тартмасына салып тора иде. Ул, күтәрелеп карамыйча ук, Санияне танып алды.
— Ә, Ибраһимова? — диде. — Я, эшләр ничек? Оешамы?
— Иптәш Гарипов, бу җаваплы эшне миңа тапшыру чынлап та хата булды ахрысы.
— Ник?
— Менә! — Сания кулындагы кәгазьләрне папкасы белән Гарипов алдына китереп салды. — Берсенең дә транспорт бирәсе килми. Мине берәү дә санга сукмый.
Гарипов мондый хәлләрне күп күргән тәҗрибә иясе сыйфатында, тыныч кына көлеп куйды.
— һе-һе, сине?! Нигә сине булсын? Син генә чыгарган карармыни?
— Аны үтәү эше миңа тапшырылганны кайдан белеп өлгергәннәр алар? Нигә минем исемгә язалар?
— Мин әйттем.
— Ничек? Сезнең янга килделәрмени?
— Килүчеләр дә булды, күбесе телефоннан шалтыраттылар. Ә мин аларны сезгә генә җибәрәм.
— Иптәш Гарипов, миңа тапшырылган эш булса да, барыбыз өчен бит. Үзегезгә дә шунда яхшылап әйтергә, аңлатырга кирәк иде. Сез бит бу эштән барыбер читтә кала алмыйсыз.
— Кая инде ул читтә калу! Беләм, барыбер минем җилкәгә төшә. Ләкин син әйтү белән генә дә булмый, мин әйтү белән генә дә булмый. Әллә син Гариповны санга сугалар дип беләсеңме?
Сания, гаҗәпләнеп, аның йөзенә карады.
— Иптәш Гарипов! Ничек инде ул санга сукмыйлар? Сез бит шәһәр советының председателе?
— Шулай, артык үз итәләр дип әйтимме шунда, исәпләшмиләр. Әллә урыны шундый дәрәҗәсез урын инде.
— Бу бит куркыныч, иптәш Гарипов! Совет власте белән исәпләшмәү була ич бу!
Гарипов тыныч кына көлеп куйды.
— һи-һи, алай түгел ул, Сания. Утыр әле, утыр. — Гарипов үзе дә, Сания дә өстәл аша бер-берсенә каршы утырдылар.
— Әйе, — дип дәвам итте Гарипов. — Бер дә коелып төшә торган эш юк монда. Эшләнә ул, менә күрерсең, бөтенесе үтәрләр шул карарны. Атларын да җигеп килерләр, машиналарын да җибәрерләр. Тик без әйтү генә җитми.
— Тагы ни кирәк соң?
— Горком әйтмичә булмый. Әйдә, отказларын бирә торсыннар. Ә менә юл мәсьәләсен безгә карап куярга кирәк. Бер-ике көндә ат белән дә, машина белән дә үтәрлек хәлгә китерергә кирәк. Аннары менә бу отношеииеләрне бер папкага төйибез дә, Башкирцевның үзенә барабыз. Хозяйствеиниклар бит алар, барысы да диярлек партиядә. Бөтенесен горкомга чакырта аларны Башкирцев. Чакырта да арт сабакларын укыта...
Гариповның мондый тынычлыгы, бөтенләе белән горком канаты астына гына сыенырга торуы Саниягә ошамады. Нәрсәдәндер уңайсыз
30
иде аңа, оят иде. «Юк, шәһәр советы андый көчсез булырга тиеш түгел,— дип әйтәсе килде аның. — Мин беләм, Баязитов күп эшләрне горкомга бармыйча, депутатлар ярдәме белән дә ерып чыга торган иде», дип әйтәсе килде. Ләкин әйтмәде. Баязитов белән чагыштырып гаепләү I ариповны җәберләү булыр дип шикләнде. Шулай да бөтенләй дәшмичә кала алмады.
— Бәлки, мәсьәләне горкомга куймыйча да хәл итеп булыр, иптәш Гарипов? — диде. — Мин иртәгә иртән бирегә депутатларны җыярга куштым. Алар да булышырлар.
— Анысы само собой, —диде Гарипов.— Шулай да мондый зур эш партия җитәкчелегеннән башка эшләнми.
Сания, гаҗәпләнеп, башын күтәрә төште.
— Партия җитәкчелеге? Ничек була соң ул партия җитәкчелеге? Бу эшне оештыру турында безгә иң башлап горком үзе күрсәтмә бирмәдемени? Исполком утырышында горком секретарь! үзе дә катнашмадымыни? Аның өстенә тагын бюро членнарыннан...
Сания сүзен тәмамлый алмады, ашыгып Абрамова килеп керде.
— Сания Саматовна, — диде ул куркынган тавыш белән. — Эшләр шәп түгел, тәки тиф булып чыкты. Тимгелле тиф!
Хәтерле Фәхрүш турында сүз барганлыгы Саниягә ачык иде инде. Бу хәбәргә ул артык әсәрләнмәде.
— Шулай буласын белгән идем, — диде. — Нинди чаралар тәкъдим итәсез?
— Туктагыз әле, — диде Гарипов, ярым ачулы тавыш белән.— Нинди тиф тагын, нинди чара?
Сания аңа Хәтерле Фәхрүшнең кичәге маҗаралары турында сөйләп бирде. Аның мунчага кереп чыкканлыгын да әйтте, ипи кибетләренә кереп, бет таратып йөрүен дә, ниһаять, үзләренә кереп егылуын, аннары...
Ләкин Гарипов аны ахырына кадәр тыңлый алмады. Ипи кибете турында ишетү белән, коты очып, кычкырып җибәрде:
— Ә?!
Сания дә, Абрамова да сискәнеп киттеләр.
— Нәрсә булды, иптәш Гарипов?
— Бетте баш, шуныкы булган икән. Төне буе талап чыкты. Кычыттыра башлагач та торып карарга ирендем бит, юләр. Иртән торгач кына тоттым. Бетте баш! Заразный җәнлек булган икән.
— Туктагыз әле, кайдан килеп сезгә барып керсен ул?
— Шул инде, шул,— диде Гарипов, өметсез рәвештә кулын селтәп.— Хатын ияртеп кайткан. Ипи кибетендә шул авыру картны күрүе турында сөйләгән иде. Җитмәсә, шуны үзе култыклап чыгарган бит, юләр. Менә чүпрәк баш димә син хатыннарны! Аңардан башка кеше беткәнмени разный заразный картларны култыклап йөртергә?
Саниягә дә, Абрамовага да бер-берсе каршында уңайсыз булып, китте: икесе дә председатель өчен кызардылар, ләкин икесе дә игътибар итмәгәнгә салындылар.
— Димәк, көрәшне сезнең өйдән башларга кирәк, — диде Сания.
— Соң инде, соң, тешлисен тешләгән...
— Бер дә соң түгел, иптәш Гарипов! — Сания хәзер ничектер үзен Гариповтан өстен хисә итә, үзе дә сизмәстән, аның белән югарыдан торыбрак сөйләшә башлады. — Паникага бирелергә ашыкмагыз. Сездән башка да дөнья барын онытмагыз. Бу факт бездән җитди чаралар күрүне сорый.
— Белмим, башыма керми. Зинһар, сөйләмәгез... Уже башым авырта башлады, киттем...
Гарипов ашыга-ашыга өстәл өстен җыйгалап, тартмаларын бикләде дә, урынбасары белән сәламәтлек саклау бүлеге мөдирен үз кабинетында ук калдырып, чыгып та китте.
31.
«Менә ни өчен борчылган икән Башкирцев бу кеше турында,—дип уйлады Сания. — Күренде».
Абрамова исә, Саниянең күңеленә килгәнне тагын да ачыклабрак, гелдәи әйтеп бирде.
— Председателебез үзенең кем икәнлеген күрсәтте!—диде.—Нишлибез, Сания Саматовна?
— Әйе, аны көтеп торырга ярамас. Безгә дә «кычыттыра башла- лагач та торып карарга ирендем бит» дип, соңыннан үкенергә туры килмәсен.
һәм алар шул минутта ук тиф куркынычына каршы нинди чаралар күрү турында уйлашырга, киңәшергә керештеләр.
5
Сания төн уртасы узгач кына өенә кайтырга чыга алды. Караңгы,
I урамнар буйлап ялгыз кайту башта аңа бераз куркынычсыман тоелган иде дә, Губернаторов исенә төшеп, курку турында оныттырды. <Болай соңга калып кайтуым яхшы булды әле, — дип уйлады Сания.— Аркадий Андреевич хәзер яткандыр инде. Югыйсә, хәзер аңың белән очрашу бик күңелле булмас иде».
Кичтән соңга калып кайткан булуына карамастан, ул икенче көнне дә гадәттәгедән иртәрәк торырга мәҗбүр булды: җиде утызга депутатларны чакырткан иде. Бу эше өчен ул кичә үк бераз үкенеп тә куйган иде инде. «Ашыктым ахрысы, мәсьәләне бөтен яктан ачыклап бетмәс борын чакырдым», дип борчылды ул. Ләкин отбой бирергә соң иде инде. Чакырылган депутатларга килмәгез дип, хәбәр итеп чыгарга вакыт та бик аз калган, кешеләр дә юк иде.
Ул депутатларга караганда унбиш минут чамасы алданрак килеп китте. Секретар да, бүгенге киңәшмәдә катнашырга тиешле бүлек башлыклары да урыннарында иде инде. Тик Гарипов үзе генә юк иде.
«Бүген аңа юньләп йокы да кермәгәндер, — дип уйлады Сания. —* Төне дезинфекция мәшәкате белән үткәндер. Килер».
Ул кичә кичтән үк һәр депутат өчен нинди предприятиегә беркетелүе турында таныклык хәзерләп куярга кушып калдырган иде. Шу- ларны барларга тотынды.
Билгеләнгән сәгать җитте. Депутатлар да килә башлады. Ә Гарипов һаман юк иде.
Сания аның телефонын алды. Гарипов үзе түгел, хатыны җавап бирде:
— Өянәге кузгалды, — диде.—Зинһар, борчымый торыгыз. Аның, авыруы турында Башкирцев белә...
— Алаймы, ярый. Тизрәк сәламәтләнүен телибез.
Сания телефон трубкасын урынына салды. Күңеленнән генә: «Аңлашыла», дип куйды. Димәк, иске чире кузгалган. Кайгысыннан эчми гүзә алмаган, күрәсең, мескен. Ярый, үзебез генә уздырып карыйк».
Ул депутатларны озак тотмады. Тегермәнгә ашлык илтү буенча шәһәр алдына килеп баскан җитди эш турында аңлатып бирде, шәһәр советының карары белән таныштырды, аннары бу эштә депутатлардан- нинди ярдәм соралуын әйтте һәм кемнең кая беркетелүе турында белдереп, һәркайсының кулларына таныклык тапшырып чыкты.
— Үзегезнең власть вәкиле, халык вәкиле икәнегезне истә тотыгыз, депутат иптәшләр, — диде ул аларга. — Кирәк урында бу карарның әһәмиятен аңлатып бирегез. Аны- тормышка ашырырга комачаулык күрсәтүчеләр булса, аларга каршы кыю хәрәкәт итегез.
Сопау биреп торучылар күп булмады. Депутатлар ризалык белде-- реп башларың гына иделәр.
32
Ләкин Сания тынычланып кала алмады. Чөнки депутатлар арасында ул әйткәнчә кыю хәрәкәт итәрлек кешеләр булса да, андыйлар- ның җитәрлек түгеллеген яхшы белә иде Сания. Арада үз хезмәте буенча алдынгылык күрсәтүче сыйфатында депутат итеп күтәрелгән, ләкин җәмәгать эшчесе буларак, оештыручы, тикшерүче буларак йомшак характерлы кешеләр дә бар. Мондый эштә андыйлардан зур ярдәм көтеп булмый, әлбәттә.
Киңәшмәне председатель бүлмәсендә үткәргәннәр иде. Депутатлар таралгач, Сания үз кабинетына керде. Өстәлдә аны берничә яңа отношение көтеп ята иде. Сания сүзсез генә алар өстеннән күз йөртеп чыкты.
— Әнә бит, — диде ул, күңеленнән баягы уен дәвам иттереп. — Икенче кич узды, ә карарны сүзсез генә үтәргә хәзер торучы берәү дә күренми әле. һаман бары да азат итүне сорыйлар. Гарипов әйткәнчә эшләми булмас. Барын да җыеп, Башкирцевка барырга кирәк. Гарипов та болай булып киткәч, башка эшләр дә минем өстә кала бит. — Ул шундук телефонга үрелде. Башкирцевны сорады.
— Петр Тихонович? Сезнең белән киңәшәсе эшләр бар иде. Яныгызга барып чыксам, вакытыгыз булырмы?
— Рәхим итегез, Сания Саматовна.
Сания телефонны куеп өстенә киенә башлауга, ишектә олы гына чырайлы, шактый нык кыршылган кара күн пальтолы бер ир-ат күренде.
— Мөмкинме, иптәш председатель?
— Рәхим итегез, керегез.
Күн пальтолы эчкә керде.
— Мин Төгәл механизм заводыннан, — диде ул, шактый каты кычкырып. — Шофер. Тегермәнгә ашлык илтү турында белешергә кирәк. Кайдан төяргә?
— Кем, Аркадий Андреевич җибәрдеме? — диде Сания. Аның йөзе яктырып китте, хәтта олы чырайлы шофер да, үзе дә сизмәстән, елмаеп җавап бирде.
— Ул җибәрде.
— Менә нәрсә, иптәш, гафу итегез... исемегезне...
— Роман Романыч, — диде шофер.
— Менә нәрсә, Роман Романыч. Сез бүген үк анда бара алмыйсыз,— диде Сания һәм, бераз юлны рәтлисе барлыгын әйткәннән соң, берсекөнгә килергә чакырды, кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә икәнен аңлатып бирде.—Аркадий Андреевичка шулай дип әйтегез, зинһар. Миннән сәлам тапшырыгыз үзенә.
— Була. Хушыгыз.
Шофер чыгып китте, Сания пальтосын кулына алган килеш тукталып калды.
— Әллә Башкирцев янына барырга ашыгаммы? — дигән уй килде аның башына. — Әллә аны борчымыйча да ерып чыгып булыр идеме?.. Юк, нәрсәгә бу кадәр өметләндем соң әле? Ә болар?
Ул әлеге үтенеч кәгазьләре салынган папканы кулына алды.
— Ә Аркадий Андреевичның язган җавабы килеп җитмәде. Димәк, ул аны ертып ташлаган... Димәк, ул бүген кунарга кайтмыйча, шул турыда уйлаган! Кичәге сөйләшүдән соң мондый карарга килү өчен ир- ат кешегә зур йөрәкле булырга кирәк. Молодец! Ә мин баба булырга да риза, биш кат гафу үтенергә дә риза, Аркадий Андреевич!..
Ул иңнәренә канат үскәндәй җиңеләеп, горкомга чыгып китте.
6
Саниянең бу күңел күтәренкелеге Башкирцев янына килеп кергәндә дә басылмаган иде, күрәсең. Башкирцев моны бик тиз сизеп алды.
— Сезнең кәеф әйбәт күренә, Сания Саматовна, — диде ул. — Эшләр шәп бара булса кирәк?
Сания, үзенең бер дә юкка диярлек кирәгеннән артык канатланып киткәнлеген аңлап, сискәнә калгандай булды: Нинди шәп булсын? Эшләр шәп барса, Сания бирегә ярдәм сорап килер идемени?
Шулай да аның мескен кыяфәткә керәсе килмәде. Шат күңелле булып күренгән икән, әйдә, шулай кала бирсен. Эш авырайган саен төшенкелеккә бирелергә димәгән.
— Эшләр шәптән түгел, Петр Тихонович, — диде ул. — Ләкин алай паникага бирелергә җыенмыйм әле.
— Ярамый, әлбәттә. Ә нәрсә шәп түгел? Ялгыз калуыгыз турында әйтәсезме?
— Ялгыз калу? — Сания куркынып, җитдиләнеп китте. — Нинди ялгыз калу, Петр Тихонович?
Тәнендә берәр ярасы булган кеше аны сызламаган чагында да озак онытып тора алмый: я үзе ялгыш берәр җиргә бәрә ул аны, я башка- калар аңа белмичә килеп кагылучан булалар. Ә күбесенчә аның янына гына кагылу яки кагыла язып калу да яра иясенә җитә: ул үзенең «Ай!» дип кычкырып җибәргәнен сизми дә кала.
Саниянең ярасы күңелендә иде. Камилдән хәбәр тукталу кайгысыннан ачылган бу яра өзлексез сызлап тормый, хәтта ул бөтенләй онытылып та китә. Тик озакка түгел, һич көтмәгәндә берәрсе ялгыш килеп кагыла да, Сания агарынып киткәнен сизми дә кала.
Башкирцев үзенең һич уйламаган җирдән Саниянең ярасына ка-гылганлыгын сизеп алды һәм тизрәк аны тынычландырырга ашыкты.
— Курыкмагыз, Гарипов турында әйтәм.
— Ә-ә, Гарипов турында.
— Ни булган аңа?
— Өянәге кузгалган, ди. Аның нинди чир белән авыруы сезгә
билгеле, диләр. <
— Беләм, нәрсәдән шушындый вакытта кузгалды икән соң аның өянәге?
Сания Гариповның нинди хәлдә өенә кайтып китүе турында сөйләп бирде. Шул уңайдан алда торган җитди һәм кыен мәсьәләләргә күчеп китте. Бигрәк тә тегермәнгә икмәк ташыту мәсьәләсендә горком ярдәменнән башка ерып чыга алуына ышанмавын әйтте. Ләкин үзен кәйсезлектә, булдыксызлыкта гаепләргә урын калдырмады ул. Хәтта, киресенчә, шәһәр советының хуҗалык өлкәсендәге катлаулырак мәсьәләләрне хәл кылганда көчсезлек күрсәтүендә горкомның үзен гаепләде.
— Бөтен мәсьәләдә хәлиткеч сүз әйтүне горком үз өстенә алып , өйрәткән,— диде ул, Башкирцевның күзләренә туп-туры карап. — Шуның аркасында совет органнарының авторитеты юк. Хуҗалык өлкәсендә эшләүчеләр күп вакытта шәһәр советы чыгарган карарны үтә- ' сәң дә ярый, үтәмәсәң дә берни түгел, дип карыйлар.
Башкирцев акланып тормады.
— Бар андый гөнаһыбыз, — диде. — Ләкин эш совет органнарында . утыручы җаваплы кешенең үзенә дә карый. Үзегез дә бит әнә аның кем икәнлеген бик тиз күреп өлгергәнсез. Ничек инде горком, андый кешегә ышанып, үзе читтә торсын. Ә менә сез, күрәм, кеше әйткәнне көтеп ятарга яратмыйсыз.
Башкирцев Саниянең ашлык ташыту мәсьәләсендә булсын, тиф- кә каршы көрәш мәсьәләсендә булсын — билгеләгән чараларын бик дөрес һәм урынлы тапты.
— Тик, — диде, — беренче мәсьәлә турында Гарипов әйткән сүз дөрес. Гадәткә кергән практиканы беркөн эчендә генә үзгәртеп булмый. Наряд бирелгән предприятие җитәкчеләре белән чынлап та, горкомга чакырып, катырак сөйләшмичә булмас. Бүген кичкә үк җыярбыз.
— Бүген? з. ,с. әл ю.
33
34
Башкирцев Саниянең уйга калганлыгын сизеп алды.
— Нигә? Бүген бушамыйсызмы?
— Бүген кичкә мәктәптә дәрес биреп чыгасым бар иде шул.
— Ничәгә бетә?
— Унберсез бушый алмыйм.
— Уникегә җыярбыз.
— Яхшы.
— Килерләр, — диде Башкирцев һәм нәкъ Гарипов әйткән сүзләрне кабатлап куйды: — Үтәрләр. Менә күрерсез, иртәгә үк атларын да җигеп килерләр, машиналарын да... Ә менә теге мәсьәлә—тиф — катлаулырак. Монда инде предприятие җитәкчеләре генә җитми, бу көрәшкә бөтен халыкның катнашы кирәк.
Башкирцев белән Сания озак сөйләшмәделәр. Ләкин бу сөйләшүдә кузгалган мәсьәләләр Сания өчен бик озакка җитәрлек эшләр тудырды.
— Онытмагыз, Сания Саматовна, — диде Башкирцев сүзенең азагында.— Шәһәр советында хәзер сез председатель урынына да үзегез. Бер эшне дә 1 арипов чыккач эшләр дип калдырып торырга уйламагыз. Бу хәлнең бик озакка сузылуы мөмкин.
— Аңлыйм, Петр Тихонович.
— Барын да үзем җиңеп чыгам дип тә артык мавыкмагыз. Горком белән киңәшеп эшләү, горкомнан ярдәм сорау — көчсезлек билгесе түгел.
7
Председатель урынына да, аның урынбасары урынына да берүзе калгач, Сания, әлоәттә, шактый курыккан иде. Барына да җитешә алмам, бөтен эшнең чыгырыннан чыгуы мөмкин, дип уйлаган иде. Практика киресен күрсәтте. Шул курку аркасында бөтен көчен биреп тырышкангамы, әллә Гариповның булмавы аның кулларын чишеп җибәрдеме— шәһәр советының эшләре председатель барындатыга караганда җанланыбрак киткән кебек булды.
Предприятие һәм төрле учреждение җитәкчеләрен төнге сәгать уникедә горком секретаре янына җыеп сөйләшүнең дә шифасы тиде ахрысы, тегермәнгә ашлык ташу эше икенче көнне үк җайланды. Үзләрен азат итүне сорап йөрүчеләр дә, бары да диярлек, бу эшнең экономик һәм политик әһәмиятен аңладылар. Артык каршылык күрсәтмәделәр.
Тик, әлеге дә баягы, шәһәрнең төзү һәм ремонт эшләре конторы гына нәрсәдер болгата иде. Атнага якын вакыт узды. Кайбер учреждениеләр инде үзләренә бирелгән нәрәтне үтәп, котыла да башладылар. Ә ремстройконтордан һаман бер ат та чыкканы юк иде. Бу турыда килеп әйтүче дә булмаган, Сания үзе дә башка эшләр белән онытылып, аларга игътибар итми йөргән икән. Ашлык ташу буенча булган яңа сводкалар белән танышып утырганда, шушы хәлне күреп алгач, ул бөтенләй аптырап китте. Бу ни хәл? Сания хәтта моңа ачуланырга да икеләнде. Нинди дә булса берәр аңлашылмаумы бу? Әллә, чынлап та, аларга шәһәр советы карарын үтәүдән баш тартырга хокук бирерлек берәр зур сәбәпләре бармы? Ачыкламыйча ярамас.
Сания, эшне озакка сузмаска теләп, шундук телефонга тотынды...
һәм озак та үтмәде, Сания янына кара мыеклы, елгыр күзле, ир уртасы бер кеше килеп керде. Аксыл цигейкадан тегелгән малахаен салуга аның ике почмагыннан ярты түбәсенә кадәр уелып кергән киң ак маңгае ачылды.
Саниянең бу кешене күптән күргәне бар иде инде. Кайда күргәндер, ничә тапкыр күргәндер, анысы хәтерендә калмаган. Чөнки Сания
з*
35
гә аның белән сөйләшергә, танышырга туры килгәне юк иде. Тик аның күңелендә бу кеше турында, ни өчендер, бик акыллы, эшлекле кеше булырга кирәк дигән тойгы туган иде. Шушы микәнни Әхмәтшай Әхмәт дигәннәре?
— Исәнмесез, Сания иптәш, — диде Кара мыек, ягымлы елмаеп.—Сезнең белән танышырга да туры килгәне юк. Таныш булыйк—Әхмәтшай Әхмәт.
Сания аның уртадан өч бармагы өзелгән, тик баш бармагы белән чәнчекие генә исән калган уң кулын кысты. Әхмәтшайның Ватан сугышы инвалиды булуы турында Саниянең ишеткәне бар иде инде. Шуңа күрә бу гарип кулның иясенә карата аның күңелендә хөрмәт тойгысы кузгалды.
— Рәхим итегез, утырыгыз, Әхмәтшай Әхмәт иптәш.
— Зарар юк,—диде Әхмәтшай. Шулай да үзе утырды. — Сез мине сорагансыз икән?
— Әйе, минем сезне күптән күрәсем килә иде.
— Конторда гына утырып булмый шул, эш бик күп.
Сания аның бү сүзләрен игътибарсыз үткәрде.
— Әйтегез әле, Әхмәтшай иптәш, шәһәр советының карары буенча йөкләнгән нәрәттән сезне кем азат итте?
— Тегермәнгә ашлык илтү турындамы? Гарипов үзе.
— Гарипов бит инде атнага якын авырып ята.
— Председательлектән алынганы юк бит әле аның! Пожалуйста. — Әхмәтшай өстенә кигән яшел сырмасының төймәләрен ычкындырып, куен кесәсенә тыгылды, аннан машинкада басылган кечкенә кәгазь китереп чыгарды. Кәгазьнең бер почмагына кызыл карандаш белән эре итеп: «Освободить» дип язылган һәм Гарипов кул куйган иде.
— Ни өчен сез авырган кешене эзләп, аның өенә бардыгыз? Ни өчен бире килмәдегез?
— Кабат-кабат йөрергә туры килмәсен дидем. Ул безнең хәлне жүбрәк белә. Сез бит әле, яңа кеше булгач, бар эш белән дә танышып "та бетмәгәнсездер.
— Шулай да миңа аңлашылып җитми, Әхмәтшай Әхмәт иптәш, сез бит бу эшне генә түгел, исполкомның башка йөкләмәләрен дә үтәмисез. Нишлисез соң сез?
— Нишләп үтәмәсен? Шуларны үтәүдән бушамыйбыз. Капремонт планын үтәргә вакыт та калмый.
Сания моннан берничә көн элек үзе укыган гаризаларны эзләп тапты.
— Менә, мәсәлән, — диде, — фронтовик семьяларына утын китертергә тапшырылган сезгә, мич чыгару турында...
— Кемнәр ул? — диде Әхмәтшай, гаҗәпләнеп. — Ничек үтәлмәсен!
Сания гариза язучыларның исемнәрен, адресларын әйтеп бирде.
— Бар да үтәлгән, — диде Әхмәтшай. — Мич чыгарылды. Утын ки- лерелде. Жалоба бирергә ашыкканнар алар.
J — Тикшереп карарбыз.
— Пожалуйста, иптәш Ибраһимова. Бу сез әйткәннәр бар да эшләнгән. Ләкин бит, беләсезме, исполком тарафыннан кушылган мондый
эшләр безнең титульный списокка кергән объектларны ремонтлау гэшен тоткарлыйлар. Үзегез беләсез, безнең капремонт планы зур бит. Аны үтәп бетерү өчен безнең үзебезгә тагын өстәмә транспорт кирәк. •! Яхшы, — диде Сания, — ул план белән мин үзем танышып чыгармын әле, ләкин менә бу йөкләмәдән сезне азат итү дөрес түгел.
— Ничек? Сез шулай бер-берегезнең...
- Сания аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде:
= — Горкомда булдыгызмы сез, Башкирцевта.
— Ни турында, кайчан?
36
— Менә шушы мәсьәлә буенча бөтен начальникларны, директорларны җыеп сөйләшү булды.
— Ә, була алмадым шул.
— Булмасагыз, ишетегез: бу йөкләмәдән аты булган бер учреждение дә азат ителми. Барыгыз, тизрәк үтәргә ашыгыгыз.
— Ярый, — диде Әхмәтшай Әхмәт. — Башкирцев белән дә сөйләшеп карарбыз.
— Лутче сузмагыз, файдасы булмас.
Әхмәтшай җитди уйга калды.
•— Шулай дисезме? — диде ул ниһаять. — Әгәр дә мәсьәлә алан тора икән, бөтен көчне шул эшкә бирәбез. Тик, Сания иптәш, ул вакытта гафу итегез инде. Капремонт планы үтәлмәсә, гаепләштән булмасын.
— Андый шартлар куештан да булмасын. Анысы турында аерым сөйләшербез. Вакыты килер.
— Яхшы. — Әхмәтшай урыныннан торды, баягы шикелле ягымлы елмаеп, гарип кулын тагын Саниягә сузды. — Хушыгыз, Сания иптәш. Сез юкка миңа ачуланасыз. Гафу итегез, безнең нинди авыр шартларда эшләгәнне белеп бетермисез әле. ААенә танышырсыз, белерсез, аннан үзегез дә бүтәнчә сөйләшә башларсыз... Хушыгыз!
Бу юлы аның гарип кулы Саниянең күңелендә ниндидер шикләнү, чиркану тойгысы кузгаткандай булды.
— «Гаепләштән булмасын?» Аңлашыла тел төбе кая барганы. Димәк, аның капиталь ремонт планы үтәлми. Акланырлык сылтау кирәк кара мыекка. Ә менә Гарипов нигә аны һаман канат астына алырга тырышып килә? Әйе, бу конторның эше белән ныграк кызыксынырга кирәк булыр.
8
Ләкин аңа бу эш белән шөгыльләнергә тиз генә мөмкинлек булмады.
Ул, бу мәсьәлә турында иң элек Гариповның үзе белән аңлашырга кирәк булыр дип, аның эшкә чыгуын көтә иде. һәм председатель озак көттерми, өянәге бетеп эшкә килгән дә иде. Тик ике көн дә үтмәде, хәтта горкомга чакырып сөйләшергә, өянәге турында аңлатма сорарга да өлгермәделәр, ул яңадан егылды.
Бу юлы инде аны ашыктырып больницага озаттылар.
Теге вакыттагы шашып куркынулары юкка гына булмаган икән: председатель чынлап та тиф эләктергән булып чыкты, һәм больницага керүенә атна-ун көн чамасы уздымы-юкмы, — «Гарипов үлде»,—диделәр.
Гаҗәпкә каршы, бу хәбәр Санияне тетрәтеп җибәрмәде. Әллә ничек чын түгелдерсыман тоелды аңа аның үлеме. Ни өчендер шул минутта аның хәтеренә Гариповның: «Кычыттыргач та торып карарга ирендем бит, юләр!» дигән сүзе килде, һәм бу гади сүзләр хәзер Сания өчен гаять тирән мәгънәле булып яңгырыйлар иде.
Шулай итеп, Сания, Башкирцев әйткәнчә, шәһәр советында жи- тәкче буларак, ялгыз калды. Ә башкарасы эшләр, үтисе планнар һаман арта гына бара. Тегермәнгә ашлык ташу аркасында, шәһәр халыгындагы башка бик күп эшләр казага калган иде. Яз җитү белән алар тагын да күбәеп китте. Якшәмбе саен өмәләр оештырырга, теге яки бу эш өчен халык арасында әледәи-әле мобилизация үткәрергә туры килә иде. Нәкъ шул көннәрдә һөнәр мәктәпләренә укучылар жыеп туплауны сорап, югарыдан бер язу килеп төште. •
Бу турыда Сания иң элек район мәгариф бүлеге мөдире белән сөйләшергә кирәк тапты, һәм, эшне озакка сузмыйча, Касыймованы үз
37.
янына чакыртып та өлгергән иде. Шушы уңайдан үзенең күңелен борчып килгән тагын бер мәсьәләне исенә төшерде. Ул бит әле, шушы кадәр җаваплы, катлаулы эшләре булган өстенә, һаман укытучылык эшен дә алып бара. Сәгатьләре күп булмаса да, ул дәресләргә әзерләнергә кирәк бит. Әллә ул эшне бөтенләй ташлыйсымы? Укытучылык практикасыннан аерылмаска тырышу? Стаж? Ул турыда уйлый торган чакмыни хәзер!.. Алай дисәң, ул дәресне кем алып барыр? Кеше табарлар табуын, ләкин яз җиткәч сынаулар алдыннан гына болай эшләү артык җавапсызлык, хәтта намуссызлык булмасмы?..
Шундый сораулар белән баш ватып, Касыймованы көтеп утырганда, Сания янына бер карт килеп керде. Өстендә водниклар кия торган кара шинель, башында водниклар картузы. Ләкин бу баш киеме аның яртылаш агарган кечкенә сакалы һәм, бигрәк тә, нәкъ татарча итеп, жеп шикелле генә калдырып кырылган чал мыегы янында бнк сәер булып, үзенеке түгелсыман булып күренә иде.
Ул моны үзе дә сизгәндәй, картузын тиз генә салды да ялтырап беткән түбәтәйле, шук чырайлы бер татар карты булып калды, һәм Сания аны шундук танып та' алды.
— Бабайкин? Әйдә, бабай, уз. Рәхим ит.
— Исәнме, кызым? — диде бабай, яшерен сер әйткәндәй, акрын тавыш белән.
— Бик әйбәт, бабай. Үзең исәнме? Әйдә, утыр.
Бабайкин Сания каршына килеп утырды.
— Эшең бик тыгыз түгелме, кем, Ибраһимовамы?
— Әйе, бабай. Ибраһимова Сания. Хәтерлисеңме, безне партиягә- алганда горкомда икебезне бер көнне раслаганнар иде. Чират җиткәнне көткәндә сөйләшеп утырдык.
— Ә, шулмыни әле син? Сания Ибраһимова! Син соң председатель үкмени хәзер биредә?
— Шулай булып чыкты инде, бабай. Урынбасар гына идем дә, председателебез үлеп киткәч, менә хәзергә аның урынына да үзем. Үзегездә ни хәлләр бар?
— Хәлләр ярыйсы да, менә борчылып йөрим әле бер эш өчен.
Сания, аның йомышын тыңларга әзер икәнлеген белдереп, сүзсез калды.
— Чрезвычайный кәмиссиянең председателе дә үзең үк мәллә? — диде Бабайкин.
— Нинди комиссия турында әйтәсең, бабай?
— Язгы ташу белән бәйле мәшәкатьләр турында.
— Аңлап җитә алмыйм, бабай.
— Нишләп аңламаска, ди. Ел саен шундый комиссия төзелә бит. Язгы ташу вакытында шәһәр өстенә килүе мөмкин булган төрле куркынычларга каршы чаралар күрү турында кайгырта торган комиссия. Чрезвычайный комиссия дип йөртәләр. Ә аның председателе һәрвакыт я горсовет председателе үзе, я берәр урынбасары була торган иде...
Саниянең мондый комиссия турында ишеткәне юк иде әле. Аңа Бабайкин каршында ничектер уңайсыз булып китте. Шушындый гади эшче карт өчен шулкадәр ачык булган бер хәл турында шәһәр советы председателе берни дә белмәсен, имеш! Ул үзенең мондый уңайсыз хәлдә калуын Бабайкинга сиздермәскә тырышты.
— Ә-ә, аны әйтәсеңме? — дигән булды. — Быел андый комиссия төзелгәне юк шул әле. Төзербез инде. — Ә күңеленнән: «Бу турыда бүген үк Башкирцев белән сөйләшергә кирәк булыр» ди>п уйлап куйды.
— Ярар, — диде Бабайкин. — Анысын карарсың. Шулай да күңелемне борчыган нәрсәне әйтеп куйыйм. Горсовет председателе үзен булгач, бигрәк яхшы.
— Әйт, бабай, әйт.
— Ишеткән идеңме икән, ул турыда сүз дә булмады түгел, — диде карт, ашыкмыйча гына. — Язын эшне җиңеләйтү өчен, быел ашлык складын су читенә якын китереп салдык бит.
— Әйе, бабай, ишеткән идем.
— Минем тәкъдим буенча эшләнгән эш булгач, менә хәзер борчылып йөрим. Бәлки, вакытсыз да килгәнмендер. Бәлки, бөтенләй тиешсезгә йөримдер.
— Зарар юк, бабай, нәрсә борчый?
— Боз кузгалыр көннәр якынлашкан саен, йокым кача бара.
— Нинди боз кузгалу әле, апрель дә кермәгән.
— Алай димә, кызым. Санаулы көн, дигәндәй, хәзер килеп җитә ул. Тыныч вакыт булса, бер хәл иде. Ул елларда грузчиклар мәсьәләсе артык авыр эш түгел иде. Ә хәзер кеше табу дигән нәрсә, үзең беләсең...
— Әйе, бабай, кеше көче табу хәзер чынлап та авыр мәсьәлә. Ә бу турыда нигә сез борчыласыз? Начальнигыгыз бар. Кадрлар бүлегегез бар...
— Беләм, үзләре дә әйтәләр. Әмма ләкин җаным тыныч түгел. Тәкъдимемне тыңлап, шундый зур эш эшләделәр, бик рәхмәт. Бик әйбәт. Әллә кайдан яр башыннан, ярты чакрымнан дигәндәй, ташый торган капчыкларны, су читендәге складтан терәлеп торган баржага кертеп салу — атна эшли торган эшне бер көндә бетерергә мөмкинлек бирә. Тик менә аның да тәвәккәллеккә бәйләнгән ягы бар шул. Әйтик, боз кузгалу белән, бер-ике көн эчендә су өсте эре бозлардан арчыла. Шундук баржаны затоннан өстерәп чыгардык та склад янына китереп куйдык, ди. Бер-ике көн эчендә төяп бетерсәк, бик шәп. Әгәр эш озак- карак сузыла башласа, хәтәр. Аннан су күтәрелә. Склад су астында кала... һавада очып барган кошны ату белән бер бу эш, беләсеңме? Ядрәң барып җиткәнче кошның күпмегә алга китүен исәпкә алмасаң, шартлаган тавыш кына ишетеп каласың. Аерма шунда: тегендә бер-ике уймак дарың белән берничә бөртек друбың әрәм була. Ә биредә — меңәр тонна ашлык! Ничек борчылмыйсың?
— Моның шулай икәнлеген сез тәкъдим керткән вакытта ук белгәнсездер бит? Башкалар да беләдер?
— Беләм, белмичә, кырык еллык тәҗрибә бит. Курыкканым шул: кеше мәсьәләсендә тоткарлык булмасын дим. Әгәр шул нәкъ^ кирәкле көндә капчык ташучы кешеләр әзер булмаса? Харап бит?
— Алдан чарасын күрерсез, булыр.
— Менә шуның өчен дә тынычсызланып йөрим шул. Үзебезнекеләр дә әйтә, борчылма, кеше табарбыз, диләр. Үзебезнең генә көчтән кил- мәсә, әнә горсовет булышыр, диләр. Горкомга барырбыз, диләр. Шуның өчен әйтәм, бәлки, болай вакытсыз бимазалап йөрүем тиешсездер дә. Нихәл итим...
Ишектә Касыймова күренде.
— Мөмкинме, сер сөйләшмисезме?
— Керегез, Кадрия, керегез.
Касыймова эчкә узып, өстәлнең икенче башында торган урындыкка утырды. Моны күреп, Бабайкин сүзен тизрәк бетерергә ашыкты.
— Эшегезне бүлдердем ахрысы. Шул инде кем, Сания кызым, алай-болай булмасын дип, сезгә дә алданрак белдереп кую зарар «итмәс, дидем. Гаеп итмәгез инде.
— Яхшы, бабай. Болай кайгыртып йөрүегез әйбәт. Әйтегез анда: кеше сорарга кирәк булса, көне-сәгате килеп җиткәнне көтмәсеннәр. Билгеле, Кама бозы безнең календарный планга карап кузгалмас, шулай да алданрак чамаларга буладыр бит?
_ БуЛа, — диде карт, кырт кисеп.— Боз кузгаласын мин үзем бер көн алдан чамалыйм. Боз кузгалгач-ике көн куйыйк, әйе, өч көн алдан әйтеп була. Ярый, хушыгыз, зинһар, шуны истә тотыгыз...
38
39
Бабайкии кат-кат саубуллашып, башына картузын киде, аннары тагын бер кат гафу үтенеп, чыгарга борылды. Сания урыныннан торып, рәхмәт әйтә-әйтә, аны ишеккә кадәр озата барды.
— Нәрсә кузгатып йөри бу бабай, — диде Касыймова. — Нинди сөенеч алып килгән ул сезгә?
— «Сөенеч!» — диде Сания һәм моңа ничек мәгънә бирергә белмичә, аптырап, көлеп куйды. — Кызык бабай бу, Кадрия. Әле менә сез килер алдыннан гына нишләргә белми башым катып утыра идем. Алда торган эшләр артык күплектән, аларны ерып чыгу өчен көчем азлыктан хәлсезләнгәндәй булган идем. Ә менә шул бабай килгәч, яңадан хәл кереп китте. Нинди сөенеч алып килгән, дисез сез. Беләсезме, ул миңа бер генә куанычлы яңалык та әйтмәде. Киресенчә, минем өчен тагын бер зур мәшәкать артасын гына исемә төшерде. Ә шулай да мин ана чын күңелдән рәхмәт әйтеп калдым, үзегез дә ишеттегез. Ә беләсезме ни өчен?..
Ул Касыймовага Бабайкинның бирегә ни өчен килгәнлеген сөйләп бирде.
— Әйе, — диде Кадрия, Саниягә кушылып. — Ах, әгәр бар җирдә дә шундый кешеләргә тиешенчә колак сала торган булсалар!..
— Ярый, эшкә күчик, — диде Сания. — Менә танышыгыз! — Ул аңа һөнәр мәктәпләренә укучылар туплау турында совнаркомнан килгән язуны сузды һәм, Касыймованың укып чыгуын көтеп, сүзсез калды. Кабинет эчендә тынлык урнашты.
9
Ләкин бу тынлык озакка бармады, ишек артында, Раиса Лазаревна ягында, кычкырып-кычкырып сөйләшкән тавышлар ишетелә башлады.
— «Үзе, үзе кирәк!» — дип кычкыра иде бер хатын-кыз. Аның тавышы Саниягә таныш та кебек, тик клеенка белән тышланган ишек аша ачыклау кыен. Кем ул? Раиса Лазаревна аны җибәрми булса кирәк. Тегесе аның саен тарткалаша. Шау-шу астында аның тагын берничә сүзе ишетелеп калды. «Үзенә генә әйтә торган сүз!.. Бер минут көтәргә ярамый!» Әллә Гашия инде? Тагын нинди бәла бар икән?
Касыймова кулындагы язуны укый калды, Сания ишеккә килде. «Әйтмим, үзеннән башка беркемгә әйтә торган түгел!» дип кычкыра иде Гашия. Әйе, Гашия шул.
Сания, кашларын җыерган хәлдә, ашыкмыйча гына ишекне ачты. Бер сүз әйтергә өлгермәде, шул ук секундта Гашия аңа ташланып, кочып алды.
— Сания, җаным! — дип кычкырып җибәрде ул. — Сөенче!.. — Ул башка сүз әйтә алмады. Тагын бер тапкыр «Сөенче!» дип кычкыр«макчы булган иде ахрысы, анысын да рәтләп очлый алмыйча, сулыгып елый башлады. Санияне тагын да кысыбрак кочып, яшьле күзләре белән аның кулбашына капланды.
Сания нишләргә белми аптырап калды.
— Тукта, Гашия, ни булды? Ник елыйсың?
Гашия аны кочагыннан ычкындырды. Хәзер инде ул бер үк вакытта елый да, көлә дә иде.
— Еламыйча, — диде ул, — үзең дә еларсың әле... Менә бит, менә... һи-һн-һи, юләр, кая куйдым соң? — Ул кулын әле куенына тыгып җибәрә, әле күлмәк кесәләрен актара, үзе әле сулыгып куя, әле көләргә тотына — бөтенләй акылдан шашкан кеше кебек кылана иде.
Сания дә, Касыймова да, Гашия артыннан бирегә кергән Раиса Лазаревна да ниндидер сәер кызыксыну белән аны күзәтеп тордылар. Ашыктырсак, я берәр пружинасы ычкынып китәр дә, бу кеше бөтен
40
ләй таралып төшәр дип курыккандай, бер сүз дәшмичә, киеренке сабырлык белән аның эзләгән әйберен тапканын көттеләр.
— Кая гына яшердем соң, юләр? — ди-ди үзалдына сөйләнә-сөй- ләнә, эзләнүендә дәвам итте Гашия. — Кешегә күрсәтмим ди торгач... иң элек үзем сөенче алыйм ди торгач... юк, юк, югалтаммы соң...
Тын да алмый көтүдән Саниянең сабыр җепләре шартлап өзелер чиккә җиткән иде инде. Ул, Гашияне егып тентердәй булып, үз-үзен көч-хәл белән тыеп тора иде. Әгәр бу хәл тагын бераз дәвам итсә, ихтимал, ул артык түзә алмас, я ярсып китеп, Гашияне куып чыгарыр, я бөтенләй хәле бетеп, торган җирендә үзе авып төшәр иде. Ләкин эш аңа барып җитмәде. Ниһаять, Гашия, балаларча шатланып, кычкырып җибәрде:
— И-и-и, монда ич! — Ул ялт итеп идәнгә бөгелде, ике-өч кат күлмәк итәкләрен берьюлы бот төбенә кадәр күтәреп, ак фетр итек эченнән чыгып тезеннән югары тартып куелган кара йон оек балтырыннан өч почмаклы хат китереп чыгарды. — Менә бит! Камилеңнән хат!
Моңарчы ни әйтергә белми торган Касыймова белән Раиса Лазаревна да шатланып кычкырып җибәргәннәрен сизми дә калдылар.
— Камилдән?
— Камил исән?!
Сания үзе исә берни әйтә алмады. Ул, бу хәлнең чынлыгына ышан-магандай, ашыкмыйча гына хатны кулына алды. Курка-курка гына аның адресын карарга тотынды. Әйе! Камил кулы! Кыр почтасы номерын күрсәткән. К. Ибраһимовтан, дип тә куйган. Үзе язган!.. Үз кулы белән!..
Саниянең куллары калтырый башлады. Ул, хәлсезләнеп, өстәл янындагы читтән килүчеләр өчен куелган урындыкларның берсенә утырды.
Хәзер инде Гашия үзе һәм аның белән бергә Касыймова да, Раиса Лазаревна да, түземсезләнеп, Саниянең ерактан, билгесез яклардан килгән хатны укуын көтәләр иде.
— Я, ач инде, укы инде, — диде Гашия, артык чыдый алмыйча.— Мин дә белеп китим. Нәрсә куркып торасың, үзе язган ич!
Сания аңа җавап бирмәде. Ни булса булыр, дигәндәй, өч почмаклап төрелгән дәфтәр битен капыл җәеп җибәрде һәм шундук күз йөртеп кенә укырга тотынды:
«Саниям, йөрәгем!
Тизрәк сезгә үземнең исәнлегем турында белдерергә ашыгам һәм түземсезлек белән җавабыгызны көтеп калам, йөрәк параларыма, Хәсәнем белән Розочкама, өзелеп-өзелеп сәлам.
Үзем турында тулырак итеп икенче хатымда язармын. Барыгызга да исәнлек-саулык теләп калам.
Барыгызны да кат-кат үбәм.
Таныш-белешләргә, мине сораучы иптәшләргә — барына да миннән сәлам әйт.
Саниям, җавап хатыңны көтәм, йөрәгем!
Тагын бер кат үбеп, Камилең.
...Март, 1942».
Сания акрын гына башын күтәреп, хатны күкрәвенә кысты. Аннары тып-тын басып торучы өч хатынга борылды, елмайды.
— Камил исән! Барыгызга да, барыгызга да...
Ул Камилнең сәлам тапшыруы турында әйтеп бетерә алмады, ике күзе яшь белән тулды, елмаюы шундый татлы, ләззәтле елауга әйләнде.
Аны берничә айлар буе газаплап килгән хәсрәтне берьюлы юып төшергән бу шатлык яшьләрен яшермәде ул, тәмле-тәмле итеп оер-нке тапкыр сулыгып куйды да тагын елмайды.
— Рәхмәт, Гашия җаным, —диде ул. — Син чынлап та миңа бик зур сөенеч китердең.
41
— Сөенеч булмыйча, бер сиңа гынамы соң сөенеч!
— Барыбыз өчен дә шатлык! — диде Раиса Лазаревна. — Сезнең өчен куанып бетә алмыйм, Сания Саматовна.
Касынмова да, эчтән дулкынланып, Саниянең кулын кысты.
— Тәбрик итәм, Сания, зур шатлыгыңны чын күңелемнән уртаклашам.
Сания шатлык исереклегеннән тизрәк айнырга, үзен кулга алырга тырышты ахрысы:
— Рәхмәт, Кадрия, — диде. — Гафу ит, мин бөтенләй онытып та җибәргәнмен, эш турында сөйләшә идек бит әле.
— Зинһар, ашыкма, — диде Кадрия, шатлыклы елмаеп. — Ташла. Мин синең урыныңда булсам, хәзер үк өемә кайтып китәр идем. Занятие бетәргә барлы-юклы бер сәгать вакыт калган. Мондый хәбәр алган минутларда эш турында уйлап буламыни!
Гашия аның бу сүзләрен биш куллап дигәндәй күтәреп алды.
— Сөйләмә! — диде. — Син түгел мин әле, почтальонны күрдем дә, Камилдән хат бар дигәч, бөтен дөньямны оныттым. Өегездә берәү дә юк. Галина Сергеевнага калдырып китсәм, кайчанга хәтле ята әле ул. «Китер, мин әйтәм, хәзер илтеп бирәм үзенә». Казанымда боткам кайный калды. Чыктым да йөгердем.
Гашия бу сүзләрне сөйләгән арада алгы бүлмәгә кемдер кергәне ишетелде дә, Раиса Лазаревна тиз-тиз атлап чыгып китте. Аңа игътибар итүче булмады. Гашия сөйләвендә дәвам итте:
— Шәт боткам янып та беткәндер, — диде. — Янмагае! Мондый сөенечне тизрәк белдермичә ничек түзәргә кирәк... Синең бит монда боткаң да көеп бармый. Кайт-кайт! Кайтмый теге! Балаларыңны шатландырмый теге!..
— Әйе шул. Чынлап та. Бүген кич барасы җирем дә юк. Кайтыйм да тизрәк хат языйм үзенә...
— Әлбәттә.
Сания тиз-тиз генә өстәлен җыеп, көзге каршына килде. Чәчен, башын рәткә китереп, ишеккә дә юнәлде.
— Әйдәгез.
Ишекне ачып чыгуга, Раиса Лазаревна белән сөйләшеп торучы Кәримәне күрде ул. Кәримә күзгә бәрелерлек булып юанайган, аның кыз чагындагы пальтосы кечерәеп, тараеп, ямьсез тыгызланып калган иде. Сания моңа игътибар итмәде. Шатлыклы көлеп, үзенең элекке укучысына кулын бирде.
— Нихәл, Кәримә акыллым, исәнме?
Кәримә дә аңа, хәсрәтле генә булса да, елмаеп җавап бирде.
— Шатлыгыгызны чын күңелдән уртаклашам, Сания апа.— диде.— Камил абыйдан хат алганыгызны ишеткәч, сезнең өчен шундый куандым, Сания апа... Яныгызга керергә кыймый тора идем әле.
— Нигә кермәскә, минем янга килгән идеңме?
— Сезнең янга иде дә, шушындый шатлыклы минутыгызда үз хәлем турында сөйләп, кәефегезне бозасым килми.
Сания бик азга гына уйга калды һәм шундук тагын җанланып китте.
— Әйдә, Кәримә туганым, безгә киттек. Вакытың бармы?
— Вакытым үз кулымда инде минем, Сания апа. отпускала йөрим.
— Бигрәк яхшы. Әйдә, шунда сөйләшербез. — Сания техник секретарьга борылды. — Раиса Лазаревна, сораучы булса әйтерсез инде,, мин биредә иртәгәсез булмам.
— Яхшы, яхшы, барыгыз.
— Әйдәгез!
һәм алар бергәләшеп чыгып та киттеләр.
42
10
Кайтышлый ук Сания, яслегә кереп, кечкенәсен алып чыкты. Ул Гашияне дә үзләренә чакырган иде дә, тегесе кермәде.
— Ярар, мин керми тормам әле, анда боткам нишләгәндер, Гатифәгә ышансаң, янып бетсә дә исе китәсе түгел,—дип сөйләнә-сөйләнә, үз өенә ашыкты.
Аскы ишек, гадәттәгечә, бикле иде. Галина Сергеевна озак көттермәде, звонок бирүгә үк өй алдына чыкты.
Ишектә Санияне күргәч, өстәвенә аның Розочканы да алып кайтканын белгәч, ул чын-чынлап гаҗәпләнде.
— Ай, Сания Саматовна, ничек болай иртәләдегез бүген? Матур кызын да алып кайткан, шатлыкка булсын, шатлыкка!
— Шатлыкка, Галина Сергеевна, шатлыкка!—диде Сания көләч тавыш белән.—Беләсезме, картымнан хат бар! Ирем табылды, исән-сау!
— Ай, Сания Саматовна! Менә шатлык, менә шатлык! Тәбрик итәм... Менә шатлык.
— Рәхмәт, Галина Сергеевна...
Алар шулай, бөтен баскычны яңгыратып, шаулаша-шаулаша югары менделәр, өйгә керделәр, бөтенесе бергә Санияләр ягына уздылар. Галина Сергеевна Розаны тотып торды, Сания белән Кәримә тиз-тиз генә чишенеп алдылар.
— Утырыгыз,—диде Сания. — Китерегез кызымны. Менә, кызым, әйткән идем бит мин сиңа, әтиеңнән хат килер дип. Менә килде.
Розочка, әлбәттә, берни аңламый, тик әнисенең шатлануын, көлүен күреп, ул да шатлана, ул да көлә иде. Зурларга бу бик кызык, бик күңелле тоелды: алар аны әтисеннән хат булганга шулай шатлана дип көлештеләр.
Ниһаять, Камилнең ниләр язуы турында сорашкач, хәтта, татарча укый белмәсә дә, кадерле хатны үз кулы белән тотып та карагач, Галина Сергеевна үз ягына чыкты.
Кызын кулыннан төшермәгән Сания белән Кәримә үзләре генә калды.
— Я, Кәримә, — диде Сания, — мин һаман сөйлим дә сөйлим, синдә ни хәлләр бар соң?
— Минем хәлләрем бик шәптән түгел шул, Сания апа, — диде Кәримә, күңелсез генә. — Шуның өчен дә сезне шушындый зур шатлыклы көнегездә борчыйсым килмәгән иде.
— Алай димә, Кәримә. Мин бала түгел, әйт, нинди кайгың бар?
— Әйтмәсәм дә кыен шул, Сания апа. Синнән дә якын кемем бар соң минем биредә?
— Әйт, әйт, Кәримә туганым, тартынма.
— Үзегез дә беләсез инде,— диде Кәримә, тавышын тагын да акрынайта төшеп. — Минем ана булыр көннәрем җитеп килә. Анысыннан курыкмыйм, анысына мин бик риза. Тик менә квартир мәсьәләсе аяктан ега.
— Нәрсә, Фәнияләр сыйдырмаска әйтәме әллә?
— Фәниянең үзе турында әйтерлегем юк. Ул мине аңлый. Тик менә Хәдичә апаның бер дә тотасы килми. Кызы да әнисе сүзен куәтли.
— Нәрсә диләр соң?
— Хәдичә апа бүген өзеп әйтте инде: моңарчы тордың, сүз әйтмәдек, ди. Әмма балаң белән сыйдыра алмыйм, ди. Балаң булгач кая кайтасыңны уйлап куй, — ди.
— Әйе, ул шундыйрак апа, әйтер.
— Аларны да гаепләү кыен шул инде,—диде Кәримә. — Үзләре дүртәү. Яшь балалары бар, ике эваклары бар. Күпме генә акча түлим соң мин аларга?
43
— Менә нәрсә, Кәримә, — диде Сания, кинәт җанланып китеп. — Мә, Розочка белән син торып тор, мин Гашиягә кереп чыгыйм. Синең өчен шуннан да уңай урын табып булмас.
— Риза булса, бик ярар иде дә, белмим шул...
— Булыр, Гашияне беләм мин.
Ул тиз генә пальтосын иңенә салып, чыгып та китте. Бер минут үтүгә, Гашиягә барып та керде.
Гашия үзе бүлмә якта казан тирәсендә булаша, ә Гатифәсе бер кырые сәке читенә терәлеп торган кечкенә өстәлгә аш урыны хәзерли иде.
— Нихәл, Гатифә акыллым, исәнме?
Гатифәгә кадәр бүлмә яктан Гашия үзе тавыш биреп өлгерде.
— Әйдүк, Сания, уз-уз. Боткам бик тәмле пешкән. Хәзер чыгарам. Гатифә, хәзерләдеңме?
— Әзер!
Ул арада Гашия, кечкенә коштабакка сосылган тары боткасы күтәреп, аралыктан килеп тә чыкты.
— Әйдә, Сания, уз өстәлгә!
— Рәхмәт, Гашия, — диде Сания. — Узып тормыйм. Анда кеше көтеп калды.
— Әлеге Кәримәме? Алып керерләр үзен. Нәрсәгәдер борчылып та йөри ахрысы, бичара.
— Әйе шул, — диде Сания, җанланып. — Үзең дә сизгәнсең икән. Беләсеңме, Гашия, ул мескеннең торыр урыны юк.
Гашия, нәрсәдер сизенгәндәй, җитдиләнеп китте. Сүзсез генә, боткасын өстәлгә китереп куйды, һәм Саниянең соңгы сүзләрен бөтенләй ишетмәгән шикелле, аны өстәл янына чакырды.
— Уз, Сания, уз, бер-ике генә булса да кабарсың.
— Юк, Гашия, кыстама. Шул мескен бала турында сөйләшим дип кенә керүем иде.
— Ул мескен бала үзе балаларга тормаса, хәле җиңелрәк булыр иде дә бит...
— Шундый хәлдә калуы өчен кайберәүләр аны юкка түбәнсетеп карый, Гашия, — диде Сания. — Ул бозык юлга баскан кеше түгел. Акыллы, намуслы бала. Мин аны бик яхшы беләм, шуның өчен дә кайгыртып йөрүем, син дә аның хәлен аңларсың дип ышанам мин, Гашия.
— Аңа каршы бернинди алама уем юк, Сания. Әмма ничек итеп мин аның хәлен җиңеләйтә алыйм соң?
— Артык сузып торасым килми, Гашия. Мин сине беләм, син мине беләсең: ал шул Кәримәне үз яныңа.
Гашия дәшмәде.
— Ул бүген-иртәгә тудыру йортына керергә тора, — диде Сания. — Ә баласын алып кайтырга урыны юк.
Гашия тагын сүзсез калды. Сания үзенекен дәвам итте:
— Аның артык мәшәкате булмас, — диде. — Баласын яслегә бирер. Үзе көне буе эштә була. Ә кичләрен сезнең өчен бер иптәш. Бер кечкенә бала — өй яме генә инде ул... Гашия, ник дәшмисең?
Ниһаять, Гашия телгә килде. Үпкә катыш җитди итеп:
— Миңа сөенчегә шундый өйдәш бүләк итәргә булдыңмыни, Сания? — диде.
— Ах, Гашия җаным!—диде Сания, көлеп, һәм шундук Гашиянең янына килеп, аны аркасыннан сөеп куйды. — Сөенче бүләге турында бөтенләй онытканмын бит, юләр. Ихлас, онытканмын. Үпкәләмә, зинһар. Минем өчен шундый зур куаныч китергән кешегә сөенче бүләге бирми каламмы соң!
— Юк, аның өчен үпкәләвем түгел, Сания, мин бит...
44
— Сөйләмә, сөйләмә, — диде Сания, аны бүлдереп, — беләсеңме, сандыгымда өченче ел ук алып салган күлмәклегем ята, ефәк маркизет. Миннән бүләк шул булыр сиңа сөенчегә.
— Куйчы әле, Сания, — диде Гашия, кулларын селкеп.—Шундый кадерле әйбереңне бирергә теге. Үзеңдә калдыр берүк. Бер кергәндә бер чынаяк чәй эчереп чыгарсаң, миңа шул җиткән. Сөенче чәе дигән исеме булса, шул. Әллә мин бүләк алырга йөримме? Кешене шатлан- | дыру кыйбат миңа. Синең кебек якын күргән кешемне генә түгел, бөтенләй белмәгән-күрмәгән кешене куандырсам да күңелем була минем.
— Менә, менә, синең шундый икәнлегеңне белгәнгә күрә кердем дә шул. /Мөгаен, шул Кәримәне дә үз яныңа сыйдырып куандырырсың дип ышанып кердем.
Гашия тагын сүзсез калды, йөзенә борчылу билгесе чыкты.
— Әнә инде, тагын уйга калды,—диде Сания. — Гашия дә димәссең. Әллә нишләгәнсең син, Гашия!
Гашия тирән көрсенеп куйды:
— Ичмасам, бала көтә торган кеше булмаса икән, ялгыз булса, берни әйтмәс идем. Болай бит, әнисе дә куып чыгарган кызны... Сания i җаным, теләсә нинди йомышыңны тыңлыйм, зинһар, өемә кеше кертү турында кыстама.
— Мин сине болай дип белмәгән идем, Гашия, һич каршы килерсең дип уйламаган идем. Үзең беләсең, хәзер бит Ялантауда үз өенә кеше кертмәгән беркем юк. Ә синең монда, сугыш вакыты өчен, сыймаслык түгел бит.
— Кыстама, зинһар, Сания җаным, — диде Гашия, чын күңеленнән ялынып. — Каршы килү бик уңайсыз да бит, бигрәк тә шәһәр башлыгы булган кеше үзе әйтеп торгач... Нишлим соң?.. Ичмаса, баласы булмасын иде. Җитмәсә, әтисез туган бала бит әле.
«Шәһәр башлыгы» икәнен исенә төшергәч, Сания җитдиләнеп китте: чынлап та, ул үзенең шәһәр советы председателе икәнлеген бөтенләй хәтереннән чыгарып җибәргән ич. Гашия белән дә, нәкъ әүвәлгечә, күрше белән күрше булып кына сөйләшә икән. Ә Гашиянең аны тыңлыйсы килми... Өенә Кәримәне кертәсе килми. Тукта, чынлап та, ул Кәримәне кертүгә генә каршымы, әллә аның гомумән үз янына беркемне дә кертәсе килмиме?
— Ярый, алай булгач, — диде Сания, күңелсезләнеп һәм җитди тонга күчеп. — Кыстамыйм. Кәримәгә башка урын табарбыз. Тик, Гашия туганкаем, хәзер кешесез өй табу бик кыен. Шуңа күрә икенче өйне бушату өчен, сиңа берәр ялгыз кеше кертергә туры килер...
Гашия тагын, борчылып, хәсрәтле көрсенеп куйды.
— Белмим шул инде, мине тыгызламый гына юлын тапмассыз микәнни, Сания җаным? Ялантау бик зур бит.
— Ми булды соң сиңа, Гашия? Бу кадәр кайгыга төшәрлек ни бар соң монда? Бер кеше! Ул бит сезгә иптәш кенә. Җитмәсә, утын-мазар ягыннан бераз җиңеллек тә китерә әле.
Шактыйга сузылган авыр икеләнүләрдән соң, ниһаять, Гашия бер карарга килде:
— Инде алайга калгач, Сания җаным, — диде,—әллә кемне кертеп торганчы, күз күргәнне кертү яхшырак булыр. Сии дә шуны теләгәч, бигрәк тә. Әйдә, килсен үземә Кәримәң, сыярбыз.
Саниянең яңадан йөзе яктырып китте, ул тагын Гашияне аркасыннан сөеп куйды.
— Әлбәттә. Мин сине башкача җавап бирерсең дип уйламаган да идем. Ярый, рәхмәт. Мин тизрәк кайтып Кәримәне куандырыйм. Чәйгә кер бүген безгә, Ольга Дмитреевиа белән Хәсән дә кайткач, яме? Сөен- ’ че чәенә! Бүләген дә бирермен шунда!
45
— Куйчы әле, Сания...
Сания артык аны тыңлап тормады.
— Ярый, ярый, көтәм,— дип сөйләнә-сөйләнә, тиз генә китәргә ашыкты.
Ул чыгып китүгә, Гашия, елмайган иреннәрен кинәт җыеп алып, катлаулы уйга чумды. «Сөенчегә бирде бу миңа бүләкнең асылын! — ди иде ул күңеленнән.— Ныграк каршы торсаң, шикләнүе бар. Ни өчен өенә кеше кертергә курка, дияр, берәр сере бар мәллә, дияр. Бер нишләр хәл юк. Итәк-җиңне җыебрак йөрергә туры килер инде. Кем белә, ул Кәримә дигәне болай җайга килә торган ипле кешегә охшап тора торуын. Ирсез бала тапкач, Саниянең үзе шикелле, үтә коммун йөрәкле кеше дә түгелдер. Хәерле булсын...»
— Я, әни, утыр инде. — Ботка суына,—диде Гатифә.
— Ә, әйе шул. Фу, тәки ашымның тәмен җибәрде, нәгыләт...
Ул көнне кич Санияләр өендә никадәр күңелле булганлыгы, әлбәттә, әйтмичә дә аңлашыла торгандыр. Сания шатланганга Аркадий Андреевич белән Галина Сергеевнаның да чын күңелдән куанулары, Хәсәннең әтисе табылганга Валерикның ничек сикергәләве — үзеннән- үзе билгеле.
Ольга Дмитреевна исә, Камилдән килгән хатны турыдан-туры үзенең иң якын, иң кадерле танышыннан килгән хәбәр кебек кабул итте. Саниянең үзе белән Хәсән турында әйтәсе дә түгел. Хәтта дөньяда әтисе барлыгы турында әле берни аңламаган кечкенә Роза гомердә кыланмаганнарын кыланып бетте. Гадәттә сигез-тугызларда йокыга китә торган сабый төн уртасына кадәр шаярды. Кем кулына барса, шунда очынып-очынып сикерде. Бөтен өй эченә ямь биреп, кычкырып- кычкырып көлде. Аның өстенә тагын, әнисенең күңеленә әйтеп бетергесез рәхәтлекләр биреп, нәкъ шул көнне беренче тапкыр «әттә» дип әйтте, һәм ул кичне Камил исеменә язылган өч хатның (Саниядән тыш, Хәсән белән Ольга Дмитреевна да Камилгә аерым язмый түзә алмадылар) өчесендә дә Розочканың бу уңышы үзәк урынны алып торган зур хәбәрләрнең берсе итеп язылган иде.
БИШЕНЧЕ БҮЛЕК
ТӨП КӨЧ КЕМ КУЛЫНДА
1
Камилнең икенче хаты да озак көттермәде. Ул партизаннар янына самолет килүе, һәм үзенең, җиңелчә яраланган хәлдә, шул самолетка утырып бу якка чыгуы турында аңлатып язган, хәзер инде бөтенләй сәламәтләнеп, яңадан сафка басуын, Төньяк-көнбатыш юнәлешендәге частьларның берсендә разведкада хезмәт итүен белдергән иде.
Иреннән хат килә башлагач, Сания өчен дөнья бөтенләй үзгәреп, мәгънәлерәк, кызыклырак, күңеллерәк булып китте. Ул үзе дә бүтәнәйде. Хәзер ул сирәк ачулана, кешеләр белән кычкырышып бармый, кыен, катлаулы мәсьәләләрне дә тынычрак хәл итә иде.
Читен эшләр, катлаулы мәсьәләләр исә әледән-әле чыгып тордылар. Кышкы салкын белән бәйле читенлекләрдән котылдым дигәндә, язгы ташкын алып килгән мәшәкатьләр туды.
Моңарчы Сания язны табигатькә, кешеләр дөньясына бик күп итеп яктылык, җылылык, шатлык алып килүче, тормышның бөтен почмакг ларына җан кертүче күңелле чак дип кенә белә иде. Быел менә аңлады: алай гына түгел икән.
46
ттт
Шик юк, яз кешеләргә шатлык китерә, бөтен табигатькә җан кертә. Ул үзенең шифалы кояш нурлары белән озын кыштан талчыгыһ йокымсыраган күңелләрне уята, салкын кардан арчылган туфрак өсләрендә зөбәрҗәт кебек яшел чирәм кыякчыклары борната, песәйләнгән өянке ботаклары арасында сыерчыклар җырлата, тәрәзәләре сабыйлар күзедәй чистарып калган өй буйларында көмеш тамчылар биетә. Язның йомшак сулышын тою белән, яшь балалар ишек алларына, урамнарга, бакчаларга сибеләләр. Мәктәп тирәләре аеруча гөрләп тора башлый. Менә бер заман, бөтен Ялантауны шаулатып, Камада боз кузгала. Кыш буе ялангач яткан яр буйлары купшы-кушны киенешкән шат чырайлы кешеләр белән тула...
Берсеннән-берсе җанга якын булган әнә шундый күңелле күренешләр белән бергә, яз бик күп ямьсезлекләр дә алып килә икән. Яз килү белән. Ялантауда кыш буенча кар астына күмелеп, кеше күзеннән ишерелә килгән бөтен шакшылык өскә калкып чыга башлады. Урам уртасы буйлап салынган шундый такыр, шундый чиста чана юллары юеш тирес белән капланды. Ишек алларын әйтәсе дә түгел: ташып чыккан помой чокырлары дисеңме. Ул алардан аңкыган исләр тагы!..
Сания хәзер мондый күренешләргә очраганда күзен читкә борып, яфракка бөреләнгән агач башларына карап кына уза алмый, киресенчә, ул алар янында озаграк тукталырга, хәтта күренеп тормаганнарын үзе эзләп табарга, аларны бетерү, чистарту чараларын күрергә мәҗбүр иде.
Гадәттә күңелле бәйрәм шикелле каршы алына торган боз китү күренеше дә быел Сания өчен коточкыч афәт белән бер булды. Әлеге ниндидер комиссия турында Бабайкин әйткән сүзләр дөрес булып чыкты. Чынлап та, Ялантау шәһәр советы каршында һәр язны ташкын куркынычы уңае белән махсус гадәттән тыш комиссия төзелә иде. Быел да төзеделәр, һәм аның председателе итеп Сания билгеләнде.
Алга килүе ихтимал булган куркынычларны каршы алырга әзер булу тәртибендә, шәһәрдә булган барлык учреждение һәм предприятиеләргә конкрет заданиеләр биреп куелды. Кем күпме кеше көче бирергә тиеш, кем ат белән, кем машина белән әзер торырга мәҗбүр ителә — Саниягә бары да билгеле иде инде.
Шулай да күңеле тыныч түгел иде аның. Ташуның нинди көч белән киләсе, ничек үтеп китәсе ачык булмавы куркыта иде. Куркыныч бул- маса, махсус комиссияләр төземәсләр, алдан ук шулкадәр зур көчләргә мобилизация ясап та тормаслар иде.
Өстәвенә тагын Башкирцев та, очрашкан саен диярлек, бу турыда искә төшерми калмый. Күренеп тора: ташкын турында ул үзе дә тыныч түгел.
Санияне аеруча борчыганы әлегә Бабайкин склады иде. Ул, пристаньга махсус төшеп, аны үз күзе белән күреп тә кайтты.
Шактый биек ярның астына ук төшереп, су читенә терәп диярлек салынган тәбәнәк кенә каралты иде ул. Аның югарыдан караганда аеруча киң булып күренгән такта түбәсе дә, урталай ярылган нарат бүрәнәләрдән эшләнгән стеналары да өр-яңа иде әле.
Ләкин мәгънәсе нәрсәдә соң моның?
Сания анысын да белде: артык искитәрлек нәрсәсе юк икән. Зур су буе тормышында күрелмәгән яңалык түгел, су юлы ачылу белән баржаларны тизрәк ходка җибәрү теләгеннән чыгып, язгы ташкын вакытында типкен астында кала торган урыннарга склад ясау практикасы күптән бар, имеш. Тик андый складларны гадәттә боз һөҗүменнән читтәрәк кала торган җирләргә урнаштырганнар һәм аларга, күбесенчә, юешләнгән тәкъдирдә дә бозылу куркынычы юграк әйберләрне тутыра торган булганнар.
47
Ә бу склад причал башлыгы Бабайкинның тәкъдиме буенча затонга бик якыи урында, су читенә терәп үк диярлек салынган. Өстәвенә, эчендәге байлык та ни җитте агач товар гына түгел, ә саф орлык. Көздән тапшырып өлгермичә глубинкада калган ашлыкларны заготзерно кыш буена шушы складка ташыткан.
Болай үзе акыллы уйланган эш. Ашлыкны баржага яр башындагы складтан ташуга караганда янәшәсеннән генә кертеп салу эшне берничә тапкыр тизләтә. Тик менә төяү вакытының чикләнгән булуы, җитмәсә аның әле табигать капризы белән бәйләнгән булуы куркыта. Нәкъ кирәк вакытта эшче көчләр җитми торса, нишләрсең? Кама бит ул, тукта, боларның склады бушамаган икән әле дип, ярларыннан чыкмый тормас. Аның үз законы закон...
Сания өчен иң читен булып исәпләнгән бу мәсьәлә дә бөтенләй көтмәгәнчә җиңел хәл кылынган иде. Болай булды: нәкъ су юлы ачылуга, беренче пароход белән үк озатырга чамалап, хәрби комиссариат запастагы көчләргә яңа набор уздырган икән. Менә шунда кайсының ВУС номеры, кайсының яше туры килмичә, кайсы тагын шунда башка төрле сәбәп белән моңарчы армиягә алынмаган ирләрдән байтак кеше җыелган булып чыкты. Су юлы ачылмый торып, беркая китә алмыйча, тик ятасы кешеләр. Барысы да бер дигән таза ирләр. Баржага йөк төяү өчен шуннан да кулай тагын ни булсын! Бер көн эчендә тавыңны әйләндереп салырлар...
Ләкин бәла бөтенләй уйламаган яктан килеп чыкты.
Боз кузгалу көне озак көттермәде. Җылымса җил исеп, болытлап торган бер төнне Кама өстендә Ялантау кешеләренә бик таныш һәм аларның йөрәгенә якын булган мәһабәт шаулау тавышы ишетелде. Көн яктырганда яр буе урамының Камага караган ачык ягы балачага, карт-коры һәм эшкә барышлый тукталган яшьрәк ир-ат, хатын- кыз төркемнәре белән җанланган иде. Тик Кама өстендә генә гадәттә мондый көннәрдә була торган хәрәкәт юк булып чыкты. Ялантау кешеләре, әлбәттә, биредә төнлә ни булганлыгын, Кама өстеннән нинди шаулау һәм шатырдау тавышлары килгәнлеген аңладылар. Боз чынлап та кузгалган, тик ул әле, вак кисәкләргә бүленмичә, зур елганы иңләп, түбән таба гына күчкән; югарыда, күз күреме җирдә, якты булып, бозы арчылган урын күренә, ә түбән якта, тагын да ерактарак, таш кыялар шикелле булып, берсе өстенә берсе менгән һәм баш түбән әйләнеп тәпи баскан зур-зур боз кисәкләре серәешеп торалар иде. Ди- мәк, тагын да түбәндәрәк нык тора әле. Шул җибәрми.
Боз кузгалу күренешен кыштан җәйгә күчү билгесе итеп, күңелле, тамаша карарга төшүчеләрнең Кама өстендәге бу тынлыкка, әлбәттә, исләре китмәде: шаярма, бер башлангач, ярты юлда тукталып кала алмассың инде син, Кама бозы! Минутларың санаулы синең хәзер. Тик менә эшкә барасы кешеләр генә синең тагын бераздан ниләр кы- ,лапасыңны, улап, шаулап, шатырдап, зир-зәбәр киләсеңне күрми калалар инде. Шунысы кызганыч! Зарар юк, ачылган юлдан тыныч аккан боз утрауларын карау да күңелле. Алар артыннан Иделгә сәлам әйтеп җибәрергә өлгерәләр әле алар!..
Саниянең исә быел мондый хисләргә бирелергә вакыты булмады. Ул, караңгылы-яктылыдан торып, шәһәр советына юнәлде. Кабинетка килеп керүенә — телефон:
— Алло!
Башкирцев икән.
— Нигә ул кадәр иртәләдегез, Сания Саматовна? — ди.
Сания көлеп аның үзенә шундый ук сорау белән җавап бирде.
— Ә соң үзегез нигә болай иртә тордыгыз, Петр Тихонович? Нигә калтыратасыз? Мине кирәгеннән иртә торуым өчен шелтәләргә шулай ашыгасызмы?
48
— Кама шаулап уятты, — диде Башкирцев. — Ә сезгә шалтыратуым болай... нишләргә белмәгәннән генә.
«Бер дә нишләргә белмәгәннән түгел, — дип уйлады Сания. — Сизеп торам: сезгә дә шул ук мине борчыган мәсьәлә тынгы бирми...»
— Мин әле сезне килмәгәндер дип уйлаган идем, — диде Башкирцев.
— Әз генә соңрак шалтыраткан булсагыз, мине рәхәтләнеп йоклап ята дип уйлаячаксыз икән?
— Китәргә җыенасызмы?
— Хәзер пристаньга төшәм, сезне дә утыртып алып китимме?
— Рәхмәт. — диде Башкирцев. — Мин болай да өлгерермен әле.
— Боз киткәнне күрми калырсыз дип куркам.
— Күрми калсам, бик шәп булыр иде дә... Белмим шул, андый бәхет насыйп булырмы икән быел?
— Нигә алай дисез, Петр Тихонович?
— Кама өстенә күз салып кердем инде мин.
— Ә нәрсә булган?
— Барыгыз, бар. Пристаньга төшкәч белерсез.
Горком секретареның шулай дип җавап бирүе Саниянең күңеленә ниндидер ямьсез сизенү орлыгы төшерде. Нәрсәгә шулай хәвефләнә бу Башкирцев? Әлбәттә, хәвефләнә. Ярым шаярган булып сөйләшүе үк әйтеп тора: куркынуын яшерү өчен шулай тыныч күренергә тырыша. Тыныч булса, кеше, таң тишегеннән торып, телефонга ябышамыни? Караңгылы-яктылыдан торып чыгып, Кама өстенә күз салып йөримени?
2
Сания Кама буена төшеп җиткәндә, пристань халкы күптән аякка баскан иде инде. Затонда кемнәрдер кайнашканны күреп узды ул. Ниндидер кечкенә пароходтан төтен чыгуына игътибар итте, причал турыларындагы каралтылар тирәсендә уралучыларга күз салып алды. Тик беркайда да тукталып тормастан, туры пристань конторына юнәлде. Ләкин пристань начальнигы үз кабинетында юк иде. Ярдәмчеләре дә күренмәде. Партком бүлмәсе дә буш булып чыкты.
— Бары да затонда, — диделәр. — Анда булмаса, Бабайкин причалы янында булыр...
Сания каодан арчылган юеш яр буйлап Бабайкин складына таба китте. Чит-читләрендә су чайпалса да, урта өлешендә ямьсезләнеп катып калган Кама өстеннән искән дымлы җил Саниянең язгы пальтосы аша үтеп, тәненнән җылысын качырырга тырыша, Сания аңа бирешмәс өчен мамык шәл читләре белән аркасын, иңбашларын каплы® иде. /Кил аның саен усалланып исүендә дәвам иткәч, ул адымнарын кызулата төште — алда күренгән киң түбәле тәбәнәк каралтыга табг ашыкты.
Бабайкин склады Саниягә бу юлы бөтенләй бер кырые белән Ка маиың эченә үк кертеп салынган шикелле күренде. «Кара инде болар ны, — дип уйлады ул, күңеленнән борчылып, — бу кадәр терәп салма салар соң!..»
Ләкин яр өстеннән караганга гына шулай тоелган, күрәсең, әнә аның артыннан берничә кеше килеп чыкты. Димәк, су чите белән скла/ арасында җитәрлек ара бар дигән сүз.
Сания яр башыннан ук заготзерно директоры белән Бабайкиннь танып алды. Өстенә искереп беткән кара шинель, башына колаклары күтәреп бәйләнгән кара малахай кигән Бабайкин ике кулы белән дә» ияк очында гына калдырып алынган кечкенә ак сакалы белән дә әл<1 су читенә, әле складка, әле Кама өстендә серәешеп каткан ерактагы
боз кыяларына ымлый-ымлый, заготзерно директорына нидер сөйли, алар тирәсендә тагын берничә кеше урала, шунда ук иңенә мылтык аскан сакчы да күренә иде.
Сания, кар юешеннән кибеп җитмәгән кыек сукмак буйлап, озын кунычлы резин итеге белән тая-тая түбәнгә, склад янына төште. Яр буендагылар бар да йөзләре белән аңа таба борылып, тынып калдылар. һәркайсының чырае җитди иде.
— Исәнмесез!
Саниянең кычкырып исәнләшүенә склад янындагылар күңелсез генә, сүрән генә җавап кайтардылар.
— Нихәлләр бар?
Йөзенә һәм чал мыегына караганда, инде күптән алтынчы унны куганлыгы күренеп торса да, гәүдәсен яшьләрчә төз тотучы озын буйлы кеше — заготзерно директоры — теләмәгәндәй генә җавап бирде:
— Куандырырлык берни дә юк шул.
Бары да беразга тынып калдылар. Директор ияге белән генә су читенә ымлап куйды.
— Әнә бит...
Сания биредәге күңелсезлекнең серен аңларга теләп, әле су читенә, әле складка карый башлады. Яргаланып кузгалган килеш тукталып калган бозлар арасыннан күтәрелеп чыккан су бик юаш хәрәкәтләнә, карап торуга бөтенләй гөнаһсыз күренгән кечкенә, көчсез дулкыннар сөзәк яр читен теләр-теләмәс кенә ялаштыргалап алалар. Су читеннән өч-дүрт кенә метр ераклыкта склад. Суга таба түбәнәя барган кыек яр өстенә салынган булганлыктан, аның Камага караган стенасы метрга якын биеклектәге баганалар өстенә утыртылган. Тау ягына караган стенасы җиргә терәлеп үк тора. Су күтәрелеп складка килеп җиткән сурәттә дә аның астында шактый буш урын бар әле. Нигә болан кәефсез соң бу пристань кешеләре?
Сания үзе килгәннән бирле сүзсез торган Бабайкинга карады.
Бабайкин аның күңелендә туган сорауны бик яхшы аңлый һәм аның җавап бирү өчен әлегә Сания үзе дә сизмәгән дәрәҗәдә авыр сорау икәнлеген төшенә иде.
— Белеп булмый шул, — диде ул, ниһаять, тирән көрсенеп. — Сирәк була торган хәл болай үзе. Шуның тагын нәкъ менә быел килеп кабатлануы ихтимал дип кем уйлаган бит.
— Нинди хәл турында әйтәсез, бабай?
Бабайкин, башын күтәреп, җәелеп яткан Кама өстенә карады, күзләрен елга буйлап түбән таба еракка юнәлдерде. Аның өстенә тагын кулы белән дә төртеп күрсәтте:
— Ә-әнә тау борнын күрәсеңме?
Елганы сулъяклап сузылган урманлы тау ике-өч километр ераклыкта, суга кереп баткан шикелле, кырт өзелә, һәм шул урында Кама капыл гына сулга борылып китә иде.
— Әйе, — диде Сания, — күрәм.
— Әнә шул бөгелештә бөтен бәланең башы. Шунда кузгалып китә алмый тора. Үзе дә кузгалып китә алмый, бу якта кузгалган бозны да җибәрми. Теге елны да шул бөгелеш тотып торган иде....
—Димәк, — диде Сания, сабырсызланып, — складның игенне баржага төяп алганчы ук су эчендә калу куркынычы бар?
— Шулай булмагае дип куркам шул. Әнә бит, өч-дүрт сәгать эчендә су ничаклы күтәрелеп өлгерде. Озаграк ычкындырмый торса...
— Бу хәтле икмәкне юешләтсәк, беләсезме...
— Юешләтеп кенә калса, бер хәл иде әле, — диде Бабайкин, Санияне бүлдереп. — Бозы китмәс борын күтәрелгән су хәтәр ул: бөтен складыңны җимереп алып китүе бар... 4. .С .Ә." № ю
49
50
Моңарчы Саниянең Бабайкинны күргән саен күңелендә яхшы хис ләр генә уяна торган иде. Аның һаман җәмәгать милке турында, эшш ничек җиңеләйтү, ничек итеп илгә күбрәк файда китерү турында кай. гыртуын күреп, эреп китә торган иде Сания. Хәзер менә аңа бу кеш$ капыл гына ниндидер алҗыган, күптән акылын җуйган бер карт булыя күренә башлады. Һәм ул үзенең күкрәгендә ярсулы ачу ташкыны күтә релә башлавын хис итте. Кемгә иде бу ачу? Бу минутта бөтен йөзен борчылу хәсрәте баскан Бабайкингамы, әллә шушы картка ышанган үзләренәме? Сания анысын уйлап тормады, Бабайкинга кырыс сора\ бирде:
— Кайда соң сезнең кырык еллык тәҗрибә дигәнегез?
Саниянең ачулы тавышы Бабайкинны да ярсытып җибәрде ахрысы, ул бер дә сер бирергә теләмәгән батыр тавыш белән председательнең соравына каршы үзе сорау куйды:
— Ә соң кырык ел буена Ялантавында суыкның илле градуска җит кән чагы булдымы бер?..
Затон ягында каты-каты шартлаган тавышлар ишетелде, һавага эреле-ваклы боз кисәкләре чәчрәп күтәрелгәне күренде. Саниянең бөтен игътибары кинәт шунда тартылган иде дә, башкалар бу хәлгә бер дә игътибар итмәгәч, ул да тыныч калган булып күренергә тырышты. Бабайкин, берни ишетмәгәндәй, үз сүзен дәвам итте:
— Шул шул менә. Моннан кырыкмы-кырык бишме ел элек. Әллз тагын илледән дә артыктыр, кырыктан ары ягын кем тикшереп торган аның, шул заманнан бирле булмаган хәл нәкъ менә быел, Бабайкин шундый эш кузгаткан елны килеп кабатланыр дип кем уйлаган бит аны. Бәлки, бу ходайның, үзенчә, миннән үч алуыдыр. Карт башын белән коммунистка язылып йөрмә, дип әйтүедер миңа! Юк инде...
Сания картка кул селтәп, заготзерно кешесенә борылды.
— Пристань начальнигын күрмәдегезме?
— Ул әнә затонда. Бер ледокол кисәкләре бар, шуны чыгарырга ма-ташалар...
— Аның бит шартлатучылары да хәзер ташка үлчим, — дип куйды Бабайкин.
Ялантауда техник участок бригадасы барлыгы, ул бригада кешеләренең тыгылган бозга юл ачу буенча шартлау эшләре алып барырга тиешлекләре Саниягә билгеле иде инде. Тик менә аларның. көче ни дәрәҗәдәдер? Кама чаклы Кама котыруына каршы тора алырлык- тырмы? Әллә Бабайкинның аларга шулай өметсез каравы урынлымы?
— Нигә? — диде ул, Бабайкин әйткән сүзләргә каршы төшкән булып. — Бәлки, чынлап та, техник участок кешеләре ярдәм итәр. Баржаны чыгарырга юл ачсалар...
Бабайкинның бүгенге өметсезлеге тиз генә төзәлерлек түгел иде, күрәсең.
— Кая инде аларга! — диде ул. — Адәм рәтлерәкләре монда шартлатып йөрми аның быел, тегендә шартлата, фронтта...
Тагы шартлаулар ишетелде. Озак та үтми, тын яктан Кама ниндидер акрын, ләкин күңелләргә шом салырлык тавыш белән үкереп җибәрде. Затон ягыннан куркынып кычкырышкан кеше тавышлары ишетелде һәм чиксез тигезлек булып күренгән Кама өсте акрын гына кузгала башлады. Аркылы әйләнеп тәпи баскан һәм пристань турысыннан шактый түбәндә кыяташсыман катып калган зур боз ашыкмый гына батып китте. Якында гына ачылган зур ярыктан ургылып, кайнап болганчык су күтәрелде.
Склад янындагылар Кама өстендәге бу тамашага күзләре белән йотылып, тынсыз калдылар. Сания, әле берни дә аңламаган килеш, күңелендә ниндидер шатлыклы өмет җылысы туа башлавын хис итте. «Юкка котың очты, — дия кебек иде аңа ул хис, ашыга-ашыга.
4* 51
Техника үзенекен эшли ул. Бәләкәй генә булса да, бер-ике шартлату белән ярдәм итсәң, калганы Каманың үз эше. Аның көче чикләнмәгән. Хәзер бөтенесен актарып алып китә. Бабай юкка җәберли ул шартлатучыларны. Аның сүзенә карап, куркуга төшә башласаң...»
Тик бу хисләргә артык җәелергә ирек бирмәделәр. Шул ук Бабайкин, бөтенләй тынсыз диярлек хәлдә калып, шактый вакыт Кама өстен күзәтеп торганнан соң, баягыга караганда да өметсезрәк итеп, көрсенеп куйды.
— Э-э-эх!..
Саниянең күңелендә туып чәчәкләнә башлаган җылы хисләр бик тиз юкка чыктылар. Сания, әлеге боз кыясы төпкә киткән урыннан арырак, тагын да зуррак булып икенче боз калкып чыкканын күрде. Аның янында тагын берсе, тагын... тагын... Якында, яр читендә генә, су ничектер тынычсызланып кирегә ага башлады һәм күзгә күренеп артырга, күбәергә тотынды.
— Юк, булдыра алмый! — диде Бабайкин, үртәнеп. — Текә тау борыны җибәрми.
«Җибәрми нишләсен, яңадан кыш башланмас бит!» дип әйтәсе килде Саниянең, ләкин болай уйлауның юләрлек икәнлеген үзе үк аңлап алып, әйтми калды. Җибәрер, әлбәттә, җибәрми булдыра алмас. Тик ул вакытта эш үткән булуы бар шул, шунысы хәтәр. Юк, болай карап торып эш чыкмас, нинди дә булса чарасын күрергә кирәк.
Ул һаман хәтәррәк төс ала барган су өстеннән күзләрен алып, заготзерно кешесенә борылды.
— Хәзер бу ашлыкны кире яр башына ташытырга кирәк.
— Урын хәзерли торыгыз. Мин хәзер бирегә команда төшертәм...
Сания, ашыга-ашыга атлап, яр өстенә менеп китте. Аның артында Бабайкинның үртәнеп, ярсып, үз башына үзе суга-суга сөйләнгәне ишетелеп калды.
— Их! Хәзер менә шушында китереп салсын иде биш-алты бомбасын!...
Сания аңа игътибар итмәде, юеш сукмак буйлап тая-тая, пристань конторы каршында калган машинасына таба ашыкты.
— Тукта, кемнәр килә бу? — диде ул, үзенә каршы атлаучы ике кешене күреп. — Әллә Мөхсинов инде?.. Шулар шул.
Озак та үтмәде, Мөхсинов белән НКВД вәкиле аның турысына килеп җиттеләр.
— Нәрсә бар? — диде Мөхсинов, исәнләшеп-нитеп тормастан.
— Эшләрнең рәте юк әле...
— Бабайкин андамы?
— Шунда...
3
Сания Бабайкин склады яныннан киткәндә хәзер үк бирегә команда төшертергә кирәк дигән карарга килгән булса да, конторга якын- 1аша башлагач, аңарда пристань начальнигы белән дә сөйләшеп карарга кирәк дигән уй туды. Ул һәрхәлдә Бабайкиннан күбрәк белергә тиеш.
Шуннан- ук, бәлки, Башкирцевка да шалтыратырга кирәк булыр...
Контор каршысына килеп җиткәч, ул үз машинасы янында тагын 5ер машина күрде. Башкирцев машинасы? Димәк, ул үзе биредә.
һәм шунда ук затон ягыннан бире таба Башкирцев белән пристань начальнигы килгәне күренде. Икесе дә җитди иде.
Сания сүзсез генә аларның килеп җиткәнен көтеп алды. Җитди генә исәнләштеләр.
52
— Биредә эшләр бик хәтәр күренә бит, — диде Сания, әле Баш- кирцевка, әле начальникка карап.
Башкирцев сабыр гына тавыш белән аны раслап куйды:
— Әйе, ашыгыч ярдәм булмаса...
— Мин хәзер бирегә хәрби комиссариат командасын төшертәм, — диде Сания.
— Туктагыз, монда хәзер бер склад белән генә эш бетми. Әйдәгез, биредә ниләр эшлисен әнә пристань начальнигы үзе белер, ә без, әйдәгез. киттек. Утырыгыз машинагызга. Иң элек Казан белән сөйләшеп карыйк.
һәм шунда ук Сания белән Башкирцев, һәркайсы үз машиналарына утырып, кире шәһәргә кайтып киттеләр. Горком бинасы алдына килеп туктадылар. Туры Башкирцев кабинетына уздылар.
Петр Тихонович телефон трубкасын алды. Казанны сорады. Туры- дан-туры Совнарком белән ялганды, һәм кыска, конкрет җөмләләр белән Совнарком председателенә Ялантау пристаненың ни хәлдә булуы турында сөйләргә тотынды.
Сания тик шунда гына үзләренең нинди зур хәтәр алдына килеп басканлыкларын бөтен тулылыгы белән күз алдына китерде. Бер Ба- байкин склады гына түгел, бөтен затон җитди куркыныч астында икән. Чөнки югарыдан һаман өстәлеп торган боз, түбәнгә үтә алмаганлык- тан, кая керер урын табалмыйча, затонга һөҗүм итә икән. Җитмәсә, җилнең түбәннән исүе бу һөҗүмнең дәһшәтен минут саен арттыра бара икән. Котырган бозлар өеренең затонга тулып, андагы баржаларны, пароходларны кысуы, имгәтеп, сафтан чыгарып бетерүе мөмкин икән. Бу куркынычтан котылу өчен текә тау борыны бикләп торган бознын кузгалып китүе кирәк.
Гадәттәгечә, табигать үзе белеп кузгатып җибәрсә, бик яхшы булыр иде. Ләкин быел менә эшләр башкачарак булып чыкты. Табигатькә ышанып тору, кыш буенча җыелган меңнәрчә тонна ашлыкны гына түгел, су юлы ачылганны түземсезлек белән көтеп яткан дистәләрчә пароходлар, баржаларны да куркыныч астында калдыру дигән сүз. Шуңа күрә алга килеп баскан куркынычтан котылыр өчен бары бер генә юл калган: хәзер үк Казаннан самолет килеп, текә тау борыны турысында Каманы бомбага тотарга тиеш. Ә самолет... Ә?.. Чү! Ни булды?
— Табыгыз!!.
Башкирцев кинәт шундый каты итеп кычкырып җибәрде, Сания утырган урыныннан сикереп китте. Тукта, кем белән сөйләшә соң ул? Кемгә шулай кычкыра? Совнарком председателенә шулай приказ бирәме?..
Башкирцевның бу кадәр усал чагын күргәне юк иде әле Саниянең. Менә нинди икән ул!
— Да, да! — дип кычкырды Башкирцев тагын шундый ук каты, усал тавыш белән. — Фронтка җибәрмәгез, безгә җибәрегез... Үзе белән ялгагыз, обком секретаре белән... Башкача мөмкин түгел. Минутлар хәл кыла... рәхим итегез...
Башкирцев телефон трубкасын колагыннан алмаган килеш кенә Саниягә борылды һәм шунда ук аның тавышы акрынаеп китте.
__ Барыгыз, — диде ул. — Иң элек Камага якын районнарда торучыларны кисәтегез, тәрәзәләрен шартлау дулкыныннан саклау чараларын күрсеннәр, кәгазь ябыштырсыннар.
— Димәк, самолет җибәрәләр?
— Җибәрерләр. Барыгыз. Радиоузел аша кисәтү яхшырак булыр. Аннары әлеге солдатларыгызны аякка бастырырсыз. Зарар итмәс... Әйе, әйе... тыңлыйм...
53
Ул яңадан телефонда сөйләшүгә күчте. Сания үз өстенә төшкән эшләрне башкарырга ашыгып кабинеттан чыгып китте.
Сания шәһәрдә эшләрен бетереп, яңадан пристаньга барырга чыкканда, кайдадыр Кама өстендә коточкыч гөрселдәү тавышы ишетелде. Ялантауда гомердә булмаган каты шартлау иде бу. Хәтта Сания беренче мәлгә курка калды. Күңеленә әллә нинди ямьсез уйлар килеп китте. Нәрсә бу? Әллә сугыш... Ул арада тагы да дәһшәтлерәк көч белән икенче шартлау ишетелде. Аннары өченчесе. Тагы, тагы... Шартлау араларында усал итеп, ярсып-ярсып самолет үкергәне ишетелеп кала иде.
Аек акыл көче ярдәмгә килеп өлгерде. Саниянең күңелендә туа башлаган куркыну хисе шундук шатлык тойгысы белән алмашынды.
— Димәк, Казаннан самолет килгән. Каманың тетмәсен тетәләр...
Үзәк урамнар бетеп, яр буе урамына борылгац чатта машина кинәт кенә үзенең йөрешен бик нык әкренәйтте: бердән, текә борылыш, икенчедән, Кама өстен күзәтү өчен уңайлы ачык урын булганга, анда, һәрвакыттагыча, бик күп халык җыелып тора иде.
Машина җәяүле кеше тизлеге белән генә узган бер-ике секунд арада Сания тау башыннан торып Кама өстен күзәтүче төркемгә карап алырга өлгерде һәм күз алдына килеп баскан күренештән тетрәп китте: анда бөтенләй коры сөяккә калган Хәтерле Фәхрүш басып тора иде. Өстендә каткан тун, башында тетелеп беткән колаклы бүрек. Ул нәрсәгәдер җанланган, дәртләнгән кебек күренә. Үзе тырышып-тыры- шып һаман алгарак, калку мәйданның читенә табарак тартыла, нечкәреп калган һәм тамырлары бүртеп-бүртеп чыккан озын муенын сузып, каядыр еракка — шартлау тавышлары ишетелгән якка карарга омтыла, тик аны җитәкләгән купшы гына киемле бер яшьрәк хатын картка ирек бирмәскә тели, аны сыңар кулыннан каядыр тарта, төркем яныннан читкә өстери...
Сания шуннан башкасын күрергә өлгермәде, машина, чатны борылу белән, йөрешен тизләтеп, алга, пристаньга таба китеп барды. Кем иде ул картны җитәкләгән хатын, андагы зур төркемдә кемнәр бар иде тагын — алары турында уйламады Сания. Хәтерле Фәхрүш аның зиһенен алды. Үлмәгән икән! Тере икән! Җитмәсә, нәрсәгәдер дәртләнгән дә. Хәтта елмая да түгелме соң?..
4
Хәтерле Фәхрүш, чынлап та, бу минутларда җанланган иде. Әйе, хәтта ул елмая да иде.
Карт тиф белән чирләп больницага алынгач, кызы Нурания аның янына тагын килде.
— Әти кеше бит, ничек хәлен белмисең, — ди иде ул больницада эшләүче сестраларга. — Миннән башка кеме бар соң ул мескеннең?..
Авыру атасының хәлен белергә килүе өчен аны берәү дә гаеплә- мәсә дә, Нураниянең шулай үзен акларга теләгәндәй сөйләнүләре бер дә юкка гына түгел иде, әлбәттә. Аны атасының каты чиргә дучар булуы борчымый, ә картның алтыны ни хәлдә икәнлеге күбрәк кызыксындыра иде. «Бу әти каядыр күмгән алтыннарын үзе белән теге дөньяга алып китәр микәнни? — дип уйлый иде ул. — Булмас. Бер килеп йомшарыр. Сабыр итәргә кирәк. Үлгәнче өмет өзәргә ярамый». I Атасы бөтенләй телсең калып, үлем чигендә яткан көннәрдә Нураниянең бу өмете тәмам өзелгән диярлек иде инде. Тик картның, кризис көннәрен үткәреп, исән калуы аны яңартып җибәрде.
Хәзер исә, Хәтерле Фәхрүш тәмам сәламәтләнеп җиткәч, кызы аны кулыннан җитәкләп, яңадан үз өенә алып кайтып бара иде.
54
Тәмам хәлсезләнгән иде карт. Әз генә катырак җил иссә дә, аварга тора иде. Шуңадырмы, бик юашланып та калган иде ул. Элегрәк кызын күргән саен битәрләп, аның янында һаман киреле-мырлы сөйләнеп бара торган мыжык ата хәзер Нураниягә сүзсез буйсынып кына тора, сөйләшсә дә ипле генә сүзләр әйтә иде.
Бу хәлне күреп, алтынга тиенү өмете канатлана төшкән Нурания үзе дә әтисе каршында бөтенләй мөлаемланып ,киткән, әтисен егылу- дан-нитүдән саклау өчен култыклап ук алган иде.
Аталы-кызлы шулай матур гына атлап, больницадан кайтып килгәндә, Кама өстендә бомба шартлаган тавыш ишетелгәч, карт әсәренеп, кинәт тукталып калды.
— Чү! Бу ни?!
Шартлау тавышлары яр буендагы өйләрне селкетерлек булып, еш- еш кабатлана башлагһч, ул бөтенләй алмашынып киткән кебек булды. \ны тыярга теләгән кызын өстерәп, тауның кырыенарак, Кама өсте киңрәк күренгән урынга омтылды.
— Ишетәсеңме! Килеп җитте бит! Ялантауга килеп җитте. Я ходай!
— Тукта, әти, нәрсә шашасың? Кем килеп җитте?
— Ишетмисеңмени? Немец!
— Юләрләнмә, нинди немец булсын, күп булса боз ваттыралардыр.
— Боз, боз! Ишетмәгәнмени мин ничек боз ваттырганны? Күрмәгәнмени? Мондый бомбалар каян килсен боз ватучыга!.. Немец бу!..
Картның чын-чынлап шашынуына якындагы чит кешеләр дә игътибар итте. Көлешкән тавышлар ишетелде.
— Юләр, — диде Нурания, атасыннан көлүчеләргә җавап бирергә теләп. — Саташа. Инде терелеп җитте дип, мин аны больнистан өйгә алып кайтып барам. Ә ул һаман саташа.
Кешеләр көлешкәнне ишеткәч, Фәхрүш шикләнә калды ахрысы, сизелерлек тынычлана төште.
— Ә? Саташа? Нишләп саташыйм? Үзең ишетмисеңмени? Күрми-сеңмени? Әнә бит, текә тау борынына кара. Җәһәннәм бит! Өйләр күккә күтәрелә бит!
Текә тау борыны шактый ерак булса да, шул тирәдәге боз өстен бомбага тоту күренеше чынлап та аермачык күренеп тора, җәелеп яткан Кама өстендә аны капларлык бернинди киртә булмаганлыктан, шартлау тавышлары да бик якында тоела, бөтен Ялантауны тетрәтерлек булып гөрселди иде.
Хәтерле Фәхрүшнең чын күңелдән өметләнеп, «Немец!» — дип кыч-кыруын куркудан саташуы дип аңлап, якын тирәдәгеләр аны тыныч-ландырырга ашыктылар.
— Курыкма, бабай, уйлама юкны. Үзебезнекеләр боз ваттыралар анда.
— Ә, алаймыни? — диде карт, яңадан хәле китеп. — Немец түгел микәнни?
— Кая немец булсын! Гомердә киләсе юк монда немецнең!
Карт артык бер сүз дә әйтмәде. Бөтенләй хәлсезләнеп, кызының ихтыярына тапшырылды. Нурания аны ныгытып култыклап алды, көч- хәл белән, ярым өстерәп дигәндәй, өенә таба алып китте.
Бара торгач, Нурания үзе дә арыгандай булды ахрысы, кемнеңдер койма буендагы эскәмиягә ял итәргә утырдылар. Бөтенләй сыгылып төшкән Фәхрүш картка, шактый вакыт сүзсез утырганнан соң, тагы бераз җан кергәндәй булды.
— Кайдан чыга бу халык? — дип куйды ул.
55
Кызы аның нәрсә әйтергә теләвен аңламады, аңларга тырышып та карамады, ул аны бөтенләй игътибарсыз калдырган иде. Карт үзе ачыклап бирде:
—- Тиф бераз кырдымы соң, ичмасам?
— Менә һаман нәрсә белән саташасың икән әле син, карт явыз, — диде Нурания, ачуы килеп. — Кайсы жиреңдә саклана соң синең шулкадәр явызлык, әти? Кешедән оялмыйсың икән инде, ничек аллаңнан сурыкмыйсың?
— Алла үзе җибәргән афәт. Коммунистларның этлекләренә каршы, советның гөнаһсыз кешеләрне җәберләвенә ачу итеп җибәргән казасы.
—- Советка каршы җибәргән булгач, нигә сине бәреп екты? Алланың үзенең кашка тәкәсе бит син.
— Әллә миннән башка чирләүче дә булмадымы тиф белән?
— Нибарысы бер кеше үлгәнен беләм. Аны да үзенең гамьсезлеге •аркасында, диделәр. Югыйсә бик коры тоттылар ул тифны быел. Шундый шау-шу куптардылар, өй борынча дигәндәй, дезинфекция бе- -лән агулап йөрделәр. Балаларга укол кадап бетерделәр: тиф үләтең шәһәрдән ничек чыгып качарга белмәгәндер. Бет дигәннең заты юк .хәзер Ялантауда.
Фәхрүш хәлсез генә көрсенеп куйды.
— Әйтәм аны больниста бик ишетелмәде... Ай бу адәм дигәнең!.. Алладан узып эш итүне чүпкә дә санамыйлар... Юк, бер килеп үзенекен итәр ул ходай! Аденнарын өзәр әле...
— Тәүбә, әстәгыфирулла!..
Ә Кама буенда, пристань җитәкчеләре, затон кешеләре арасында *бу вакытта бәйрәм иде инде. Бомбага тотылган текә тау борыны шактый еракта булганлыктан, затонда булсын, пристаньда булсын, берәү дә үз урыныннан китмәгән икән. Тегендә-монда дәртләнеп кычкырып җибәргән кеше тавышлары ишетелеп кала, әлегә урыннарыннан кузгалмаган буксир пароходларының берсеннән бик күңелле булып аксыл төтен чыга. Камага җан керүе турында бөтен Ялантауга ишеттереп гудок бирә-<бирә, затонны актарып кечкенә бозваткыч хәрәкәтләнә иде.
Сания, беркем белән дә сөйләшмичә үк, куркынычның иң зуры үткәнлеген аңлап алган иде инде. Ул, машинасын шактый еракта калдырып, тагын Бабайкин причалына таба юнәлде. Картның әле күптән түгел: «Эх, хәзер менә шушында китереп салсын иде биш-алты бом- юасын!» дип өзгәләнүе күңеленә килде аның.
«Юкка җәберләдем бая мескенне, — дип уйлады Сания, күңеле йомшарып. — Хәзер шатлангандыр инде, теләгәне булды... Грузчиклар урынына менә дигән батыр ирләрдән генә торган команда киләсен исенә төшереп, тагын бер шатландырыйм әле үзен... Кайда соң ул?»
Ашлыгын баржага төятеп, күңеле тәмам тынычланмый торып, Бабайкин шул склад тирәсеннән беркая да китә алмас инде, дип уйлаган иде Сания. Бүген исә, мондый минутларда, бигрәк тә... Ләкин кайда соң ул? Сания инде складның янына ук килеп җитте. Баягы урында һаман өч-дүрт кеше җыелып тора. Ә Бабайкинның таныш фигурасы күренми.
—- Я, нихәл? — диде Сания, төркемгә мөрәҗәгать итеп. — Су күтәрелүдән туктадымы инде?
Аңа заготзерно кешесе җавап .кайтарды.
—- Туктамый нишләр. Бу хәтле галәмәткә каршы торып кара син! — Ул ияге белән еракка, әле һаман шартлаулар дәвам иткән текә тау борыны аръягына таба ымлады.
— Ә нигә болай күңелсез? — диде Сания, төркемдәгеләргә күз йөртеп.
56
Заготзерно кешесе авыр сулап куйды.
— Карт кызганыч.
Сания сагая калды.
— Нинди карт?
— Шул инде, Бабайкинны әйтәм.
— Ни булды аңа?
— Ничек ни булды? Белмисезмени?
— Берни белмим.
— Кулга алдылар ич үзен...
Саниянең бөтен тәне чымырдап китте, һәм аның бая Мөхсинов белән Н1\ВД вәкилен очратканлыгы исенә төште.
5
Унбиш-егерме минут чамасы вакыт үтүгә, Сания Башкирцев кабинетына килеп җиткән иде инде. Шунда ук Мөхсиновне дә чакыртып алдылар.
Прокурор, ияге юк дәрәҗәсендә булганлыктан, аеруча озын булып күренгән муенын төз тотып, эре генә кыяфәттә килеп керде. Житди генә исәнләште. Ләкин Башкирцев аның исәнләшүенә жавап бирмәде. Ул, Мөхсиновкә туп-туры караган килеш, сүзсез генә утыра иде.
Прокурор, үзен болай каршы алуга бөтенләй игътибар итмәгәндәй, тыныч кына эчкәре узды. Секретарь өстәленә терәп куелган икенче бер өстәлнең уң ягындагы буш креслога килеп утырды. Өстәл аша аның каршындагы икенче креслода Сания иде.
— Бабайкинны нигә кулга алдыгыз?—диде Башкирцев.
Мөхсинов тыныч кына жавап кайтарды:
— Нигә икәнен сез үзегез дә бик яхшы беләсез.
— Мондый каты чарага барып житәргә мәҗбүр итәрлек сәбәп күрмим.
Мөхсинов кызыл сукно өстендә торган кара савытын сулгарак күчереп куйды, һәм шул кара савытыннан кулын да, күзен дә алмаган килеш кенә, аңлатма бирергә тотынды.
— Дөресен генә әйткәндә, — диде,—бераз ашыга төшкәнбез. Дөресен генә әйткәндә, Казаннан самолет килеп җитеп эшне бозды.
— Ничек инде ул «бозды?»
— To-есть, бозмады, конечно. Ул безнең Ялантауга ярдәм итте. Икмәкне су төбенә җибәрүдән коткарды. Но мин монда чистый закон күзлегеннән карыйм.
— Закон? Нинди закон?
Мөхсинов, кара савытын яңадан иске урынына күчереп куйды да, гәүдәсен турайтып, яшел күзләрен Башкирцевка юнәлдерде.
— Дөресен генә әйткәндә,—диде ул, тавышын күтәрә төшеп,— әгәр Казаннан килеп бомбить итмәсәләр, Бабайкинның эше кәкәй иде бит. Сез дә хәзер бу турыда минем белән сөйләшеп, «Ни өчен кулга алдыгыз?» дип тормас идегез. Пожалуй, бер Бабайкин белән генә дә котылу кыен булыр иде. Ниндидер фамилиясез Бабайкинның, йомшак итеп әйткәндә, шикле тәкъдименә юл куеп, төптән караганда корткычлык актына булышлык итүчеләр белән дә бүтәнчәрәк кызыксынырга туры килер иде.
Мөхсинов бу сүзләрне әйткән вакытта һаман туп-туры итеп Баш- кирцевның күзләренә карап торды. Янәсе, ул үзенең хаклы икәнлегенә ышанып сөйли, дип уйлады Башкирцев, һәм аның күңелендә котырып ачу ташкыны күтәрелде. «Ахмак!» дип кычкырып җибәрәсе килде анын. Ләкин тыелды. Нигә кычкырырга? Ә бәлки, «янәсе» түгелдер, Мөхсинов үзен чынлап та хаклы дип ышанадыр?..
57
— Шулай да үзебезнең күз алдында картайган Бабайкинны корткыч дип шикләнергә нинди нигезегез бар сезнең?
Мөхсиновнең йөзенә чын-чынлап гаҗәпләнү билгесе чыкты: ул яшел күзләрен зур ачып, ияк урынын җыерып куйды.
— Бу сорауны Ибраһимова бирсә, бер хәл иде. Ә сез, иптәш Башкирцев, үзегез күрмисезмени? Әгәр Казаннан килеп бомбить итмәсәләр, нәрсә була иде?..
— Ләкин килделәр бит. Очраклы рәвештә тугел, чакырып китердек.
— Чакырып та килмәүләре мөмкин идеме? Я килеп өлгермәүләре?.. Моңарчы һаман дәшми утырган Сания артык сабыр итә алмады.
— Аңламыйм,—диде ул, тавышын гадәттәгедән күтәрә төшеп.— Эшләнмәгән җинаять өчен... хәтта җинаять тә түгел, башка килү ихтималы булып та, булмый калган бәхетсезлек өчен, барлы-юклы шиккә таянып, ничек кешене кулга алырга мөмкин?!
Мөхсинов Санияне баласытып, елмаеп куйды.
— Анысы үзем дә әйтәм, бераз ашыга төшкәнбез. Хәзер инде...
— Ашыга төшкәнсез икән, карттан гафу үтенегез дә чыгарып җибәрегез,—диде Сания, аны бүлдереп.
— һи-һи-һи...иптәш Ибраһимова, сез һаман да җитәкче кеше булып фикер йөртергә өйрәнеп җитә алмыйсыз әле.
— Мин сезне аңламыйм, иптәш Мөхсинов. Мин соң, сезнеңчә, кем булып фикер йөртәм?
— Самат учитель кызы булып.
Сания ихтыярсыз кызарып китте.
Инде әллә кайчан онытылган, тик классик романнарда очраган әдәби образларның берсе сыйфатында гына күңелендә сакланган әтисенең: «Таш белән атканга аш белән ат!» — дип йөрүләре хәтеренә килде аның.
Әйе, Самат учитель революционер түгел иде. Абсолют гаделлек турында хыялланып йөрде ул. Политикага карата исә гомумән начар фикердә булды. «Сәясәт дигән нәрсә — адәм баласы' өчен иң пычрак кәсеп,—ди торган иде ул. — Сәясәт белән шөгыльләнүчедән дә рәхимсез, аңардан да икейөзле кеше юк» дип тә җибәрә иде...
Нәрсә әйтергә тели соң бу Мөхсинов? Самат учительнең шундый кеше булуына ишарәлиме? Ә ул аны кайдан белә? Чынлап та шуңа ишарәләве икән, димәк, ул Саниянең дә биографиясен шактый нечкәләп өйрәнгән?.. Өйрәнмәгәе, Сания өчен куркырлык нәрсә бар соң монда? Самат учитель кызы булса, ни булган? Хәтта Самат учительнең үзенә ни булган соң? Гомер буена хәленнән килгән кадәр халыкка хезмәт иткән. Татар балаларын русчага өйрәтергә, аларга күбрәк белем бирергә тырышкан. Революционер булырлык дәрәҗәгә күтәрелә алмаган икән яки буржуаз җәмгыятьтәге «сәясәт әһелләренең» эшләренә карап, политика турында шундый фикергә килгән икән, — ул заман өчен гаҗәпмени?
— Иптәш Мөхсинов, мин һаман сезне аңламыйм, Самат учитель кызына ни булган соң?
— Дөресен генә әйткәндә, җитәкче урындагы кешегә алай артык нечкә күңелле булырга ярамый, иптәш Ибраһимова,—диде Мөхсинов.— Мәсьәләгә коммунистларча карый белергә кирәк.
— Кешеләргә карата гаделлек таләп итү — коммунистлыкка каршы киләмени?
— Картны кулга алып өлгермәгән булсак, бер хәл иде.
— Хатаны төзәтергә хәзер дә соң түгел.
— Соңрак шул, Сания иптәш, — диде Мөхсинов, тавышын күтәрә төшеп. — Ниндидер, туган-үскән җире дә. фамилиясе дә мәгълүм булмаган бер картның язмышы турында борчыласыз, ә совет властеның авторитеты турында уйламыйсыз.
.58
— Бу ни дигән сүз?
— Берәүне кулга ал да, шунда ук кире чыгарып җибәр, имеш! Җитмәсә, гафу үтенеп! Балалар уены дип беләсезме сез аны? Прокуратура турында, тикшерү органнары турында халык ни уйлаячак, беләсезме? Әһә, диярләр, болар уйлап-нитеп тормыйча, тоталар да кешене иң башта утыртып куялар икән, диярләр.
— Ә болай? Бернинди гөнаһсыз кешене кулга алалар дип уйласалар, яхшыракмыни?
— Гөнаһны эшләгән өчен генә түгел, аны эшләргә җыенып, эшли алмый калган кеше өчен дә закон бар.
— Әгәр ул эшләргә җыенмаган да булса?
— Хәтта алай булганда да куркыныч түгел. Дөресен генә әйткәндә, кем белә анда чын дөреслекнең ничек икәнен? Анысы сер, бетте-китте. Кулга алучы кешеләр ни өчен икәнен үзләре белгәндер...
Саниянең, гөлт итеп кабынгандай, кинәт бите кызып китте. Ул ярсып сикереп торды.
— Иптәш Башкирцев! Болай булса, мин...
— Тс! Җитте!..
Башкирцев аңа сүзен дәвам иттерергә бирмәде. Сания белән Мөхсинов арасында барган четерекле әңгәмәне сүзсез генә тыңлап утырган җиреннән ул да кинәт сикереп торды һәм учын Саниянең йөзенә каршы куеп, аңа туктарга ишарә ясады.
— Җитте!—диде ул тагыи бер тапкыр. Аннары акрын, ләкин нык тавыш белән Мөхсиновка мөрәҗәгать итеп сөйли башлады. — Иптәш Мөхсинов, сез үзегез дә юкны сөйләмәгез! Совет властеның авторитетын, прокуратураның, тикшерү органнарының авторитетын Мөхсинов иптәшнең яки Башкирцев иптәшнең авторитеты белән бутамагыз. Совет властеның, партиянең авторитетын гаделлек белән генә саклап була. Бабайкинның гаебе юк, киресенчә, Бабайкин зур геройлык эшләде. Бабайкинның геройлыгы аркасында, аның халык интересын, дәүләт интересын кайгыртуы аркасында, без хәзер колхозларга чәчү вакыты үткәнче барып җитәргә тиешле орлыкны гадәттәгедән биш-алты көн алда баржага төяп чыгарып җибәрә алабыз...
— Ә соң әгәр дә самолет килмәсә...
— Килмәсә, самолетны җибәрмәгән кеше гаепле булыр иде,— диде Башкирцев, прокурорны бүлеп. — Кирәк булса, моннан соң да килер, һәм без моннан соң Бабайкинның бу практикасын ел саен кабатлаячакбыз. Молодец Бабайкин! Барыгыз, Мөхсинов, андый әйбәт патриотны тиешсезгә бер минут тотып тору да гөнаһ. Җибәрегез, гафу үтенегез, рәхмәт әйтегез... Әйе, әйе, сезнең өчен миңа гафу үтенергә туры килсә, үзегез өчен үк начар булыр. Мөхсинов утыртты, Башкирцев чыгарды, диярләр.
Мөхсинов өске иренен алга чыгарыбрак, авызын кысып япкан килеш, бер генә секунд чамасы дәшми торды да, кинәт аяк өсте басты. Аннары кырт өзеп кенә: «Ярый, яхшы!» диде һәм, башка берни әйтмичә, тиз-тиз атлап чыгып китте.
6
Башкирцев кире урынына утырды һәм күтәрелеп карамыйча, кырыс кына тавыш белән Саниягә дә утырырга тәкъдим итте.
— Утырыгыз!
Сания аны ишетмәгәндәй һаман басып торуында дәвам итте һәм үзалдына сөйләнгәнсыман. акрын гына тавыш белән сорау бирде:
— Бу нәрсә булды инде?—диде. — Сезнең белән чынлап та киле- дцүе булдымы, әллә янап чыгып китүеме?
59
Башкирцев җавап урынына Саниянең үзенә кисәтү ясады.
— Ә сез бервакытта да ультиматум куярга ашыкмагыз!
Башкирцевның тавышы шактый кырыс яңгыраса да, Саниягә аның белән сөйләшү җиңел иде.
— Нинди ультиматум, Петр Тихонович? — диде ул, бераз үпкәләгән тавыш белән.
в — Яшермәгез, Сания Саматовна, мин тыеп калмасам, нәрсә дип әйтәчәк идегез? Беләм бит: болай булса, мин бу эштә кала алмыйм, дияргә теләдегез сез. Партия, хөкүмәт җитәкчеләрен мин чын-чынлап иң гадел кешеләр дип ышанып йөри идем, ә сез менә нинди икән! Юк, болай булгач, минем сезнең арада буласым килми, дип әйтергә теләдегез. Шулай бит?
Тик шунда гына Сания кире урынына утырды һәм шактый вакыт, акылын башына җыеп бетә алмагандай, сүзсез торды.
— Әйе, —дип куйды ул, ниһаять. — Бәлки, алай дип үк әйтә алмаган булыр идем. Шулай да, сез минем күңелемдә туган хисләрне дөрес аңлагансыз. Мөхсиновнең ул сүзләреннән ифрат авыр булды миңа. Сез дә дәшми торгач, әллә нишләп киткән идем. Егылып үләрдәй булган идем. Тик сезнең Мөхсиновкә әйткән сүзләрегезне ишеткәч кенә хәл керде...
— Бәла дә менә шунда шул: кайберәүләр әнә шундый Мөхсинов кебекләргә карап, партия турында, совет власте турында фикер йөртәләр. Җитәкчеләр бары да шундый дияргә торалар.
— Ә минемчә, Петр Тихонович, бәла җитәкчеләребез арасында шундый кешеләрнең булуында. Шундый зур җаваплы постка, кешеләрнең язмышы белән эш итә торган урынга ничек итеп шундый агач йөрәкле кешеләрне куялар соң?
— Бар урында да идеальный кешеләр генә утырса, бик әйбәт булыр иде дә, алай түгел шул. Кызганычка каршы, андый кешеләр район яки безнеке шикелле бәләкәй шәһәр күләмендәге җаваплы работниклар арасында гына түгел, хәтта өлкә күләмендәге җитәкчеләр арасында да очрый. Хәтта обкомның үзендә дә, дияр идем...
— Обкомда?!—диде Сания, курку катыш гаҗәпләнеп.
Башкирцев аның болай гаҗәпләнүен бик табигый тапты. Нигә га-җәпләнмәсен? Саниянең бит әле шушы Ялантау күләмендәгедән югарырак җитәкче органнар белән эш иткәне юк. Ә моннан соң булыр. Шуңа күрә бераз белә торса да ярый. Сабый бала кебек йөрмәсен.
— Әйе, Сания Саматовна, обкомда да булуы мөмкин андый кешеләрнең... ничек андый кешене күтәрәләр дисез? Хәзер әйтәм, әз генә сабыр итегез...
Башкирцев телефон трубкасын алды. Пристань начальнигын сорады. Кабинетында юк, диделәр ахрысы, аның кайда икәнен сорашты. Яр буенда ниләр барын, Бабайкин причалы тирәсендә ниләр эшләнүен белеште һәм, ниһаять, тынычланып, телефон трубкасын кире куйды.
Сания үзенең, сүзгә мавыгып, Кама буендагы эшләр турында онытып җибәргәнлеген аңлагач, китәргә җыена башлаган иде дә, Башкирцевның аны җибәрәсе килмәде ахрысы.
— Ашыкмагыз, — диде. — Анда хәзер сездән башка да эш әйбәт бара...
һәм ул, бая башлаган фикерен нәкъ өзелгән җиреннән ялгап, тагын сөйли башлады:
— Ничек андый кешене күтәрәләр дисезме? Күтәрмиләр. Андый кеше үзе күтәрелә белә... җитәкчедән бигрәк түрә булу кызыктыра андый кешене. Аның башкаларга команда биреп кенә торасы килә. Кемнәрнеңдер үз тирәсендә бөтерелеп йөрүен, аңа хезмәт күрсәтергә әзер торуларын тели, һәм шул теләгенә ирешү өчен көрәшә башлый.
60
Ә ул белә: безнең илдә һәр эштә халык интересын, партия интересын беренче урынга куючыларга, кешегә карата һәрвакыт гадел булырга тырышучыларга кадер барлыгын аңлый, җаваплы эшкә шундый кешеләр генә күтәрелүен күрә. Шуннан инде үзе дә кирәк җирдә шундый кеше булып күренергә тырыша башлый. Әйе, нәкъ үзенә кирәк җирдә... Үзенә кирәк җирдә ул гаделсезлеккә каршы совет интересы өчен аяусыз көрәшче булып та күренә белә, ә инде'аңа көрәштә үзенең «батырлыгын» күрсәтү өчен чын дошман юк икән, дошманны үзе ясый...
— Бу бит куркыныч, Петр Тихонович!
— Әйе, бу күренешнең куркыныч төс алган чаклары да була. Ләкин аның куркынычлыгын артык зурайтып күрергә ярамый. Чөнки безнең шартларда андый кешеләр бервакытта да төп көч булып әверелә алмыйлар. Барыбер төп көч саф намуслы кешеләр кулында кала. Производствоны алып карагыз сез, колхозны. Яки булмаса, берәр учреждениене, әйтик, әнә шул үзегезнең мәгариф эшчеләре средасын ук алып карагыз. Кайсын гына алып карасагыз да, андагы кешеләр арасында сез ялкауларны да табарсыз, рвачларны да, демагогларны да табарсыз. Хәтта хулиган яки караклар да табылыр. Алар, әлбәттә, эшкә аяк чалалар, җәмгыятькә зарар китерәләр. Кайвакытта азрак, кайвакытта күбрәк... Ләкин безнең җәмгыятьнең социалистик характерын барыбер үзгәртә алмыйлар. Чөнки төп көч барыбер аңлы, намуслы совет кеше-ләре кулында... Алар тон бирә. Алар дөньяны борып йөртә. Шулар ук тегенди бозык кешеләргә каршы өзлексез көрәш тә алып баралар... Җаваплы работниклар, җитәкчеләр арасында да шулай. Төп көч, дөньяны борып йөртә торган көч — намуслы кешеләр, чын коммунист йөрәкле кешеләр кулында...
Сания тирән көрсенеп куйды.
— Шулай да, Петр Тихонович, сезгә дөресен әйтим, кайвакыт минем күңелемә бик ямьсез, бик күңелсез уйлар килә. Зур-зур җаваплы кешеләр тарафыннан да дөрес булмаган эшләр эшләнә кебек. Яки шундый хата эшләргә юл куела кебек...
— Ә беләсезме, андый вакытларда мин нишлим?—диде Башкирцев. Аның тавышы тирән сер әйткәндәгесыман әкренәя төште.
Сания сискәнеп киткәндәй булды. Ихтыярсыз аның да тавышы, әкренәйде:
— Сездә дә андый вакытлар буламыни, Петр Тихонович?
— Була, Сания Саматовна. Кайвакыт демократияне артык кысып җибәрү хәлләрен күрәсең. Кайвакыт кеше үзе теләп бара торган эшкә аны чыбыркылап куарга мәҗбүр буласың... Хата икәнен дә беләсең, ләкин аны тиз генә төзәтерлек яки аңа каршы көрәшерлек көчең булмый. Сез әйтмешли, күңелгә бик ямьсез уйлар килә. Тынычлыгың югала. Ятсаң, күзгә йокы керми, торсаң, яңадан эшкә кулың күтәрелмәс төсле тоела... Андый чакларда, беләсезме, мин нишлим?.. Ленинны укырга тотынам. Кайсы әсәрен диярсез? Ышанасызмы, юкмы — кайсы томын алып утырсам да йөрәгем тынычлык таба. Үземнең дөрес юлда икәнлегемә ышанычым арта. Рухым күтәрелә...
Саниянең, яңа бер нәрсә ачкандай, йөзе яктырып китте.
— Петр Тихонович! Ә бит, чынлап та, минем дә бит Ленин әсәрләрен укып шулай булганым бар. Тик мин аның бу ягына игътибар итмәгән идем. Сез әйткәч, аңладым...
— Ленинны күбрәк укырга кирәк, Сания Саматовна, ялгышучылар бар әле, булдылар, булырлар да. Ә менә үз практикаңда ялгышмыйм дисән, ялгыш юлга басучылар артыннан иярмим дисәң, чын коммунист булыйм дисәң, халык күңеленә колак сал, үз намусың кушканны тыңла һәм Ленинны укы.
— Рәхмәт яхшы киңәшегезгә.
61
— Сания Саматовна, мин сезгә ышанам, сезгә таянам. Чөнки сезне •әлеге, тарихны төпкә җигелеп тартучы, намуслы, саф күңелле көчләрнең берсе дип таныйм.
— Рәхмәт Мөхсиновкә, — диде Сания, көлеп, аның аркасында никадәр акыллы сүзләр ишеттем.
— Ә Мөхсинов, дөресен генә әйткәндә, алай ук куркыныч кеше түгел.
— Шулай да...
Сания әйтергә теләгәнен әйтә алмый калды. Телефон шалтырады. Башкирцев трубканы алды.
— Әйе, мин. Биредә. Үзенәме? Рәхим итегез. — Башкирцев телефон трубкасын Саниягә сузды. — Сезне сорыйлар.
Санияне сораучы кеше Фәрдәнә булып чыкты.
— Сине эзли-эзли арып беттем, — диде ул.— Күрәсе иде үзеңне. Тнз кайтасыңмы?
— Мин хәзер исполкомга кереп чыгам, — диде Сания, үзе тагы шунда ук Башкирцевка карап алды. Ягъни, «хәзер диям диюен дә, иптәш Башкирцев тиз җибәрер микән соң?»
— Барыгыз, бар,—диде Башкирцев, аның күз карашын бик дөрес аңлап. — Болай да бик озак фәлсәфә саттык...
7
Сания шәһәр советына кайтып кергәндә, Раиса Лазаревна өстәле янында ирләрчә подполька алдырган, ләкин эре-эре бөдрәләнеп, дулкынланып торуы белән хатын-кызныкы икәнлеге әллә кайдан сизелгән коңгырт-сары чәчле берәү басып тора иде. Ишеккә арты белән булганлыктан, Сания аның йөзен күрмәде, тик аның яңа гына энәдән-җептән чыккан яшел гимнастерка һәм шундый ук юбка кигән гәүдәсенең искиткеч төзек һәм зифа булуына игътибар итте. «Матур фигуралы хатын-кызга нинди кием кисә дә килешә» дип уйлап алды ул күңеленнән. Тик күцелендәген әз генә дә тышка чыгармады. Җитди чырай белән үз кабинетына кереп барышлый, борылып карамыйча гына Раиса Лазаревнага сорау бирде:
— Мине сорап килүче булмадымы?
Раиса Лазаревна җавап бирергә өлгермәде, әлеге яшел гимнастеркалы хатын кйнәт кенә башын артка ташлап, Саниягә йөзе белән борылды.
— Фәрдәнә ич бу! — Сания йөзендәге җитдилекнең әсәре дә калмады. — Бу нинди матур фигуралы кыз басып тора дисәм...
Фәрдәнә исә сүз белән җавап биреп тормады. Санияне кочып, ирен кырыеннан үбеп алды. Сания дә аны кочкандай итте, ләкин табигый басынкылыгы аңа үбү-кочу мәсьәләсендә Фәрдәнә кебек үк кыланырга мөмкинлек бирми иде.
— Ни булды сиңа тагы, Фәрдәнә? Нишләдең син?
— Бетердем!—диде Фәрдәнә, аның йөзендә чиктән тыш шат, көләч чырай балкый иде.
— Ничек бетердең, нәрсәне?
— Сандружинницалар курсын бетердем. Фронтка китәм.
Алар сөйләшә-сөйләшә Саниянең кабинетына узганнарын һәм икесе бер диванга килеп утырганнарын да сизмәделәр.
— Фронтка? Җибәрәләрме?
— Җибәрәләр.
— Кием дә алып өлгергәнсең.
— Өлгердем.
— Бигрәк үзеңә таманлап тегелгән кебек.
— Ә мин аны үземә таманлап тектердем.
62
— Мин синнән моны һич көтмәгән идем, Фәрдәнә;
— Үземә таманлап кием тектерүнеме?
— Юк, фронтка китәрсең дип.
— Син үзең гаепле моңа.
— Ничек инде алай?..
— Мин сиңа әйткән идем ич!
— Кайчан?
— Өеңә килеп әйттем ич теге вакытта. Сандружинницалар курсына керәм дидем...
— Ә-ә-ә, әйе, әйе. Карповтан зарланып килгән идең.
— Шул инде...
— Димәк... — Сания кинәт тавышын әкренәйтте.—Димәк, ул чиреңнән котылдың?
— Нинди чир? Нишләп чир?
— Василийга гашыйк булдым дигән идең ич син, юләр. Шуңар нишләргә белмим дигән идең. Димәк, хәзер үтте? Оныттың, котылдың?
Фәрдәнә, ничектер җитдиләнеп, уйчанланып китте. Гадәттә күбрәк вакыт шаян, көләч булырга ярата торган зәңгәр күзләрен моңсуландырып. Саниягә карап алды. Тирән көрсенеп куйды.
— И-и, Сания, син нигә бу кадәре... ничек дип әйтим... Василийны онытаммы соң мин! Котылу дисең. Алла сакласын! Бу мәхәббәттән котылырга түгел, мәхрүм калырта гына мөмкин. Аңардан мәхрүм калу — минем өчен дөньяда яшәвемнең бөтен мәгънәсеннән мәхрүм калу булыр иде... Син миңа хәерле юл телә дә, сугыш -кырларыннан исән-сау әйләнеп кайтуымны телә.
— Әйе, әйе, — диде Сания, нәрсәнедер аңлый башлаган кебек булып. — Әйе. Исән-сау әйләнеп кайт. Сиңа хәерле юлдан башка берни дә тели алмыйм... Әйе...
— Камилдән тагы хат юкмы?
— Бу көннәрдә генә юк әле.
— Тәки Фоат турында берни дә язмый. Син миңа аның адресын бир әле, Сания, бәлки, эзләп табармын мин аны.
— Ай-Һай, — диде Сания, — ул кадәре фронттан таныш кешеңне эзләп табулары!—Шулай да ул диваннан торып, өстәле янына килде. Кәгазь-каләм алып, Камилнең адресын язып бирде. — Менә булды. Адрес дигәне исеме-фамилиясе дә номеры гына инде. Мә.
Фәрдәнә Камилнең адресы язылган кәгазьне алды. Аны җентекләп карап чыкты. Аннары, урталай бөкләп, гимнастеркасының түш кесәсенә тыкты. Сания шунда ничектер үзе дә сизмәстән ул кесәнең нәкъ Фәр- дәнәнең күкрәге өстендә булуына игътибар итте. Фәрдәнә кузгалган саен аның күкрәге, Санияне юри котырткандай, үзенең тулылыгын сиздереп, дерелдәп-дерелдәп китә иде. Ә Камилнең исеме язылган кәгазь нәкъ шул күкрәккә тиеп, аның кайнар җылысын тоеп тора. Саниянең, ирексез, тәннәре чымырдап китте. Ул акыл ихтыярыннан тыш, ниндидер инстинкт кушуы буенча Фәрдәнәгә Камилнең адресын ул кесәсеннән алырга киңәш бирде.
— Ай, бигрәк ышанычсыз кесәңә салдың, — дигән булды ул, күңелендә бернинди шикле уй булмагандай.—Төшеп югалуы мөмкин. Ераграк җый!..
Ләкин шунда ук аңа нигә мондый киңәш биргәненә үкенергә туры килде: Фәрдәнә аның киңәшен бик урынлы күреп, — Әйе шул, югалта күрмим тагы, — диде дә, Камил исеме язылган кәгазьне тышкы түш кесәсеннән алды һәм, гимнастерка изүен ычкындырып, аны лифчик эченә үк тыгып куйды.
Моны күреп капыл телсез калган Сания, гадәттәгечә, бер секунд эчендә үзен кулга алып өлгерде һәм берни булмагандай Фәрдәнә белән сөйләшә бирде.
63
— Тиз китәсеңме?
— Беренче пароход белән китәбез, — диде Фәрдәнә.
—- Беренче пароход? Алайса мин сезне озатырга төшәм әле.
— Төшсәң, бик күңелле булыр иде.
— Төшәм. Беренче пароход белән китәсе сугышчылар әле анда баржага бодай төйиләр. Шулар янына барып әйләнәсем бар, Фәрдәнә. Гафу ит.
— Нинди гафу үтенү тагы! Киттем, Сания җаным, үзем дә ашыгам. Шул Камилнең адресын гына алыйм дигән идем. Хуш хәзергә! — Фәрдәнә тагын Санияне кочып, ирененнән үбеп алды. — Пристаньга гөш, Сания, яме, төшми калма! Төшмәсәң, Камилеңә әйтермен. Мөгаен, эзләп табам мин аны.
Фәрдәнә искиткеч бер җитезлек белән очынып чыгып та китте.
Сания аның шундый терелегенә, нинди хәрәкәт ясаса да килешеп, уйнап торган зифа сынына сокланып карап калды.
— Шайтан!—дип куйды ул, ниһаять. — Тәки эзләп табар. Эзләп габар да, кочып та алыр, үбеп тә алыр. Булыр аңардан, алла сакласын, тәки аздырыр Камилеңне... Хәер, Камил андый түгел лә. Фәрдә- нәгә карыймы соң ул!.. Белмәссең тагы ирләрне, ел буе дигәндәй хатын күрмәгән нәрсә... — һәм Саниянең Фәрдәнәгә чын-чынлап ачуы килеп китте.— йөри шунда... Мәхәббәт дигән була. Мәхәббәт ишшу сиңа! Ишеткән, фронтта хатын-кызларга кадер зур дип... Юкка бирдем үзенә Камилнең адресын...
Шулай да Сания, өч көннән соң, пристаньга төшеп, әкрен генә тирбәлгән вакытлы дебаркадер читенә баскан килеш, яулык болгый-бол- гый беренче пароходка утырып киткән якташларын һәм алар белән бергә армия сафына, сугыш кырларына китеп баручы шат күңелле Фәрдәнә дустын да озатып калды.
— Хәерле юл, газиз туганнарым!..
Яна гына кышкы ремонттан чыккан ап-ак пароход, зур борылыш ясап, борыны белән агымга түбән таба әйләнгәндә Каманың уртасына барып җиткән иде инде. Палубага тезелгән килеш, кайсы бүреген, кайсы яулыгын болгап, ә кайсыберләре ялангач кул очларын селкеп баручы Ялантау кешеләре аерым-аерым танылмый башладылар. Алар өзлексез селкенеп, хәрәкәтләнеп торучы тоташ төркемгә әйләнделәр. Аннары хәрәкәтләре дә сизелми башлады.
Сания әле һаман сирәк-сирәк селкеп торган кулъяулыгын учына җыеп, күзенә басты. Якында гына Фәрдәнәнең әнисе Фирая ханымның сулкылдап-сулкылдап елавы ишетелде.
— Исән-сау әйләнеп кайтса гына ярар иде, күз нурым.
Сания яулыгын күзләреннән алып аңа борылды.
— Кайтыр ул, Фирая апа, — диде. — Фәрдәнә ул шундый. Менә күрерсез, кояш кебек әйләнеп кайтыр.
— Кайта гына күрсен инде.
— Василий озатырга төшмәдеме?
— Бик төшәсе иде, — диде Фирая, җанланып китеп.—Бик төшәсе килгән иде. Фәрдәнә үзе кушмады. Эшегезгә барыгыз, диде. Каршы алырга төшәрсез, диде.
— Бик дөрес әйткән. Каршы алырга төшәр...
Бу вакытта алар дебаркадердан чыгып, акрын гына яр өстенә менеп баралар иде инде. Көтмәгәндә генә артларыннан Бабайкин тавышы ишетелде.
— Нинди алтын кебек кешеләр китеп әрәм була бит ә!—диде ул„ хәсрәтләнеп. — Әиә бит! Әнә бит!—Ул биредән ике йөз метр чамасы түбәндәрәк торган әлеге үз причалы янындагы складка таба ымлады.— Ни галәмәт ашлыкны барлы-юклы бер көн эчендә төяделәр дә ташладылар бит баржага! Әкияттәге гыйфрит кенә эшли ала торган эш бу!..
64
Бу вакытта Кама шактый күтәрелгән, Бабайкин склады яртылаш су эчендә калган иде инде.
— Шундый кешеләр китсен, имеш!—диде Бабайкин, сүзен дәвам итеп. — Шундый арсланнар, өелеп яткан эшләрен ташлап, ата-анала- рын хәсрәт утына салып, хатын-балаларын — күз нурларын зар елатып, җылы түшәкләрен калдырып, сугышка китсеннәр, имеш! Ай бу буржуй дигәнен!.. Бер килеп чалкан әйләнеп төшәр төшүен! Ник кылыч күтәрдем көненә калыр калуын!..
АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК
СУ ЮЛЫ АЧЫЛГАЧ
1
Камада су юлы ачылу белән, Ялантауда тормыш сизелерлек җанланып китте. Казаннан төрле кешеләр килә башлады. Аннан да бигрәк, Ялантаудан Казанга йөрүчеләр күбәйде. Бик күп предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, юл булмау аркасында, кыш буена казага калып килгән эшләрен башкару өчен Казанга агыла башладылар. Кай- берәүләрне башкала үзе чакырып алды.
Башкирцев бер тапкыр барып, әйләнеп кайтырга да өлгергән иде инде. Ниһаять, Саниягә дә чират җитте: райком, горком секретарьларын, район яки шәһәр башкарма комитеты председательләрен обком пленумына чакырдылар. Сания, бер уңайдан үз йомышларымны да башкара торырмын дип, Башкирцевны көтмичә, алданрак китәргә булды. Нәкъ шул көннәрдә Мөхсинов тә Казанга җыена иде.
Ул Саниягә үзе белән бергә китәргә тәкъдим итте. Сания моңа каршы килмәде.
— Билетка нишләрбез икән соң? — диде ул, кирәксез беркатлылык күрсәтеп. — Бүгенге пароходта урын булыр микән?
Д\өхсинов кычкырып көлеп җибәрде.
— Әй сабый сез, валлаһи, Сания, — диде. — Сезнең белән миңа да булмагач, кемгә булсын ул урын? Пристань үзебездә ич. Шәһәрнең баш кешеләре исәпләнеп йөреп тә, каютага билет та ала алмагач, ни эшкә ярый ул! Какой син начальство!
— Ярый алайса, билет мәсьәләсен сез карарсыз,—диде Сания.
һәм ул исполкомдагы эшләрен бетереп, өенә ашыкты. Ә өйдә Галина Сергеевнадан башка беркем дә юк иде. Шуңа күрә комачаулаучы да булмады. Сания юлга җыену эшләрен бик тиз бетерде.
Ялантаудан Казанга барып кайту — җәй көннәрендә бер дә искитәрлек эш түгел. Шулай да, күптән читкә чыгып йөргәне булмагангадыр инде, Сания бик зур сәфәргә хәзерләнгән кебек дулкынланды. Әле вакыт иртә булса да, яслегә барып, Розочкасын алып кайтты. Туйганчы бер күреп китим, бәгырькәемне, диде. Үзе дә әнисе янында озаграк булып шатланып калсын...
Ләкин хәзер инде тырышып-тырышып тәпи йөри башлаган Розочка- ның әнисенә артык исе китмәде. Әллә янында иптәшләре булмаганга, хәтта көйсезләнә дә башлады. Әнисен һаман тышка—һавага чыгарга чакырды.
— Әйдә, — диде әнисе, — әйдә, мин сине әтиеңнең бакчасына алып чыгыйм әле.
— Эттә! Эттә! — диде бала, нидер аңлаган кебек.
— Әййе, әййе, әттәң карап үстергән бакчага чыгабыз. Юк, юк, киясең, киясең. Башлыгыңны да, ботинкаларыңны да киясең. Бакчада эссе түгел әле анда...
5. .с. ә.- № 10. 65
— Эттә? Эттә?—диде бала тагын.
— Әйе. Әттәң утырткан алмаларны да карарбыз. Менә булды...
Шулай сөйләнә-сөйләнә, Сания баласын ярыйсы җылы гына киендереп, ишек алдына алып чыгып та китте. Розочка, «әттә-әттә» дип, I һаман бер сүзне генә кабатлап торса да, сүзнең ни турыда барганын | төшенгән булган күрәсең, сабый, ишектән чыгуга ук ике кулын яшәреп утырган бакча ягына сузып, бөтен гәүдәсе белән шунда таба тартыла һәм җиргә төшәргә сорый башлады. Үзе һаман «әттә-әттә» дип кабатлый иде.
— Я, тәпи-тәпи бар инде алайса,—диде Сания, кызын җиргә бас- тырып. — Гашия апаң ишек алдын бик матур итеп себереп тә куйган нкән. Әйдә.
Ул арада бакча эченнән дә куәт биреп куйдылар. Кемдер балага охшатырга тырышып, юри нечкәртелгән тавыш белән, сузып кына: «Розочка-а-ау!»дип кычкырды.
— А-па! — диде Розочка, җитдиләнеп.
— Әйе шул. Әнә Кәримә апасы да кайткан икән...
Менә зуп-зур әни белән кеп-кечкенә кыз, бикләмичә генә ябып куелган бакча капкасын ачып, эчкә керделәр. Рәшәткә буйлап тезелгән һәм хәзер инде сыек яшел төстәге өр-яңа яфраклар белән капланган карлыган куакларын үттеләр. Түрге почмакта кечкенә өем булып утырган ап-ак чия чәчәкләре күренде. Тыкрык як койма буенда яшәреп утырган шомырт куагы күзгә ташланды. Ләкин Сания аларның нәфис сафлыгына соклана алмады. Аның игътибарын бакчаның урта бер җирендәге шактый урынны алып утырган шыр ялангач алмагачлар җәлеп итте. Ни булган аларга?—дип уйлады Сания, куркынып. — Аларга чәчәк- атар вакыт җиткәндер бит. Кимендә бөреләнергә тиешләр иде. Ләкин ул күңелендәген әйтеп тормады. Шул яфраксыз алмагачларның берсе төбенә куелган кечкенә эскәмиядә корама юрганга төрелгән баласын тотып утыручы Кәримә янына килде.
Исәнләштеләр. Кәримә, эскәмиянең читенәрәк күчеп, Сания апасына урын бирде. Розочкага ягымлы сүзләр әйтте. Аның шулай тиз зурайганлыгына гаҗәпләнде. Сания үз чиратында аның баласы белән кызыксынды.
— Күрше булсак та, кереп хәлеңне белергә дә вакыт табалган юк,— диде ул.—Малаең зураеп беткәндер инде.
— И-и, аңа дигән зураю әле.
— Алай димә, Кәримә, тәпи йөри башлаганын сизми дә калырсың әле. Исеме ничек иде соң, Ирекме әле, онытканмын да икән, кара әле.
— Азат.
— Азат шул. Кайда, карыйм әле үзен.
Сания бөкләп куелган юрган почмагын ача төште һәм баланың йөзендә ниндидер бик таныш булган кешегә охшаш күреп, әллә нишләп китте. Хәтта ни өчендер куркып киткәндәй булды. Бер секунд эчендә әллә ниләр эзләнеп өлгерде аның күңеле. «Абау, нинди бала соң бу? —дип уйлады ул — шундый тәкәббер эре кыяфәт үзендә. Чекрәеп торган зәп-зәңгәр күзләр. Кемгә охшаган соң бу? Шулкадәр җитди тагын үзе, бигрәк сәер бала, әллә кемгә генә охшаган бу!»
Ләкин ул күңелендәген әйтмәде. Баланы кемгә булса да охшатып, әнисен уңайсыз хәлдә калдырасы килмәде. Гадәттәгечә, бала белән бала булып сөйләшергә тотынды.
— У-у, менә дигән тәти малай булган ич инде бу! —дигән булды.— А-за-ат!
Розочканың да бәбине күрәсе килде ахрысы: «Бәби-бәби» дип, әнисенең итәгеннән тарта башлады. Әнисе аны шунда ук күтәреп алды.
— Әнә, кара, нинди тәти бәби, күрәсеңме?
— Бәби?
66
— Әйе, бәби шул. Роза апа, ди, сиңа.
— Бәби?
— Бәби, бәби. Я, ярар, бар, тәпи йөр әзрәк. Гашия апаң әнә бакчаны да матурлап себереп куйган.
Розочка җиргә төшеп, авыз эченнән генә һаман да «бәби» дип ка- батлый-кабатлый, карлыган куакларына таба атлады. Сания Кәримә белән сөйләшә калды. Аның заводта ничек эшләве турында белеште. Тормыш шартлары турында сорашты.
— Нихәл соң, — диде,— Гашия болай үзеңә яхшы гына карыймы? Балаңны күпсенмиме?
— М, Сания апа, — диде Кәримә, бөтенләй ачылып китеп. — Бик әйбәт кеше булып чыкты ул Гашия апа. Үз әниемнән болай якын күрә. Шундый яхшы кешегә китереп урнаштыруың өчен сиңа рәхмәт инде.
— Үз әниең дигәннән... ул ничек соң? Зөбәрҗәт апа? Килгәне бармы?
Кәримә шактый күңелсезләнде.
— Әни үзе әллә бәхилләр дә иде. Больниста чакта бер китГеп китте, мескен. Авыл халкы мондый эшкә бик кырын карый бит. Әтинен дә бик ачуы килгән... Гашия апага рәхмәт инде...
2
Үз исеме чыкканны сизгәндәй, нәкъ шул вакытта урам капкадан Гашия кереп килә иде.
Ул, әлбәттә, урам капканы ачу белән, бакча эчендә Сания барлыгын күреп алды һәм ерактан ук кояш кебек якты көләч чырай күрсәтеп, туры алар янына юнәлде Ул вак-вак кына шәмәхә бизәкләр төшкән аклы ситсы күлмәк өстеннән кулдан бәйләнгән чем яшел йон кофта кигән, башына почмакларын артка тартып, чуар яулык бәйләгән, сул беләгенә, гадәттәгечә, камыш сумкасын элгән иде.
— Саниянең дә бакчага чыгып утырганын күрер көнебез бар икән, — диде ул. — Менә рәхәт иткәнсез, ичмасам. — Бу минутта аның чыраендагы көләчлек, ачыклык соң дәрәҗәсенә җиткән кебек иде инде. Ләкин карлыган куаклары кырында тәпи басып торган Розочканы күргәч, аның йөзе тагын да яктыра төште. — И-и-и,— диде ул, шатлыгыннан нишләргә белмәгәндәй, һәм шунда ук бала янына иелде. — Бу матур кыз да монда икән ич! Нихәл, Розочка! Нинди зур булган! Өз-өз, тәти яфракны! Син генә өзгәннән берни булмый аңа.
— Тәти?
— Тәти шул. тәти-и, өзелмимени? Мә, үзем өзеп бирим.
Ул сабыйга бер карлыган яфрагы өзеп бирде. Әле тиешенчә зураеп җитмәгән, куе төскә кереп яшәреп тә өлгермәгән яшь яфрак, матур булудан да бигрәк тәмледерсыман тоела иде. Розочкага да шулай күренде, ахрысы, ул аны шундук авызына капты.
— Аша, аша, — диде Гашия, — аны ашарга да ярый. Яшь карлыган яфрагы шифалы була ул...
Бала белән тагын бераз юанып, аны рәхәтләнеп сөйгәннән соң, ул, ниһаять, Саниянең үзе янына килде.
Сания аны җитди генә каршы алды.
— Гашия, нигә бу алмалар һаман болай ялангач?
— Сөйләмә инде, — диде Гашия, бу эштә гаепне үз өстенә алгансы- ман, җитдиләнеп.—Үзем дә дүрт күз белән көтәм дә бит, юк. Салкын суккан, ди, бит. Бездә генә түгел, бөтен Идел буенда шул хәл, ди. Бөтен җирдә алма агачлары корыган, ди.
Саниянең күз алдына соңгы тапкыр Камил белән шушы бакчага карап саубуллашкан чаклары килеп басты. «Сез аны корытмагыз, Сания, яме?.. Корытмаска тырышыгыз» дигән иде Камил.
5* 67
— Утынга кисәргә туры килмәгәе дип торам инде, — диде Гашия.
Сания сискәнеп китте.
Кисәргә?.. Юк, ашыкма, Гашия.
Гашия акланырга теләгәндәй:
— Кышы бигрәк рәхимсез булды шул, — дип куйды.
Сания дәшмәде. Ул тагы күңеленнән Камил сүзләрен кабатлады. «Корытмаска тырышыгыз!» Корыттык шул инде, болай булгач... Ничек корытмыйсың? һәм Камил каршында акланырга булышкандай, аның хәтеренә Бабайкин әйткән сүзләр килде: «Кырык ел буена Ялантавың- да суыкның илле градуска җиткән чагы булдымы соң/!»
Сания бу күңелсез сүзне үзгәртергә теләп, Гашиянең беләгендәге камыш сумкасына игътибар итте.
— Бу сумкаңны бер дә яныңнан калдырмыйсың ахры син, Гашия,— дип шаяртырга тырышкан булды ул. — Ничә күрсәм, һаман шул сум- кан беләгеңдә.
Ләкин сүз күңелле әйләнеш алмады. Гашия аны тагы да күңелсезрәк мәсьәләгә китереп терәде.
— Ипигә барган идем лә, — диде һәм кинәт аеруча җитдиләнеп китте. — Карале, Сания, бу ипине нишләттегез инде тагын? Халык төн уртасыннан торып чиратка..
— Беләм, Гашия.
Саниянең кыенсынып калуын күреп, Гашия шундук аның хәлен җи-ңеләйтергә тырыша башлады.
— Бер вакыт бик матурланып киткән иде ләбаса, — диде. — Әллә, пароход юлы төшкәч, читтән килеп бастылар инде...
Соңгы вакытта Саниянең теңкәсенә тигән мәсьәләләрнең берсе иде бу.
Пароход юлы ачылу белән чынлап та Ялантауга бернинди коман-дировкасыз килеп-китеп йөрүчеләр дә күбәйде. Базарлар билгесез кешеләр белән тула торган булып китте. Ит-май, күкәй кебек азык-төлек товарлары сизелерлек азайды һәм бәяләре бик нык күтәрелде. Тагы да яманрагы: карточкага бирелә торган продуктлар да җитми башлады. Икмәк кибетләре алдында тагын каһәр суккан чират барлыкка килде, ул чиратлар көинән-көн иртәрәк уяна һәм көннән-көн озыная башладылар. Ә пекарняларга булсын, магазиннарга булсын, план буенча билгеләнгән норма киметелгәне юк һәм тулы килеш җибәрелә дә иде.
— Карточка белән шаяручылар бар, — диде Сания, тавышын әкренәйтеп. — Шулар эшне чуалта...
— Китсәнә, үзе икмәк карточкасы ясый белүчеләр бардыр дисеңме? Булмас ла!
Сания Гашиянең бу балаларча беркатлы соравына җавап биреп тормады, үз сүзен дәвам иткән төстә генә әйтеп куйды:
— Бер килеп эзләренә басарбыз басуын...
— Әмма дә шәп булыр иде.
— Менә Казанга барып кайтыйм әле. Чынлабрак тотынсак, бөтен хепутатла-рны, бөтен җәмәгатьчелекне ярдәмгә чакырсак...
— Казанга барасыңмыни?—диде Гашия, аны бүлдереп.
— Берничә көнгә генә.
Ул арада Кәримәнең дә баласы көйсезләнә башлады. Асты юешләндеме шунда, мыгырдана-мыгырдаиа тыпырчынырга тотынды.
— Бар, өйгә алып кер инде үзен,—диде Гашия.
Кәримә кереп киткәч, ул серле генә елмаеп, Саниягә якынрак килде һәм ияге белән генә Кәримә киткән якка ымлап куйды.
— Күрдеңме Кәримәнең матур егетен?
— Күрдем.
— Ягымлы бала, әйеме?
— Баланың ягымсызы булмый торгандыр инде аның.
68
Гашия тавышын тагы да әкренәйтә төште.
— Ә кемгә охшаттың?
— Әллә тагы, — диде Сания, көлемсерәп. — Чынлап та әллә кемгә генә охшаган бугай ул, тик кемгә—һич хәтеремә китерә алмадым.
Гашия рәхәтләнеп көлеп куйды.
— һә-әй. Шуны да белмәскә. Ияге үк әйтеп тора ич!
Сания сискәнеп китте.
— Ә?
— Соң! Нәкъ үзе ич!
— Кем димәкче буласың?
— Соң! Прокурорга охшаган инде. Күренеп тора. Суйган да каплаган...
Сания Гашиянең ни әйтергә телОгәнен бик яхшы аңлаган иде инде. Ләкин аның Гашиягә кушылу түгел, хәтта аны аңлаган булып та күренәсе килми иде. Берни сизмәгәндәй, гамьсез генә итеп әйтеп куйды:
— Әллә тагы, кешегә кеше охшый инде ул.
— Юк. Сания, алай дип кенә карама, — диде Гашия, җитдиләнә төшеп, — Кәримә мескен ни өчен баласының әтисе кем булуын шулкадәр тырышып яшерә дисең? Ни җитте простой кеше булса, аны әйтергә куркып торыр идемени ул?
— Китсәнә, Гашия, әллә син бу баланың атасы чынлап та Мөхсинов дип саташасыңмы? Юкны сөйләмә. Юләр акылыңа ышанып, гайбәт тарата күрмә тагы!
— Беркемгә дә әйткәнем юк. Әйтәсем дә түгел. Кәримәнең үзе алдында да, хәтта, бу турыда тел кыймылдатмыйм. Әмма кеше дигәнең үзе сизә бит. Күргән бер кеше Мөхсиновка охшата. Мин дә кеше алдында, синең кебек, «булмас ла!» дигән булам. Баланы кеше күзеннән яшереп саклап буламыни. Хәзерге заманда бигрәк тә, ясле баласын...
— Охшаган сурәттә дә, андый уйны башка да китерергә ярамый. Бигрәк тә Кәримә турында.
— Бер дә исең китмәсен, Сания. Бу дөньяның хәлләрен белмәссең. Ышан син ир-атка. Бар монда бер хикмәт. Тикмәгә генә андый охшаш булмый ул.
Сания инде ачулана ук башлады.
— Җитте, Гашия,—диде. — Сөйләмә дә, ышанасым да юк. Кәримәне белмәсәм икән.
— Ярар, ярар, бетте. Алла боерса, исән булсак күрербез. Мөхсинов- ны белмисең әле син...
— Ярый, Гашия, хуш, әнә Хәсән дә кайтты ахрысы, Ольга Дмитриевна да кайтып җитәр. Хуш.
— Хәерле юл, Сания, гаепләмә. Әйттем исә кайттым. Минем кешедә эшем юк... Исән йөреп, сау кайт...
Сания аның соңгы сүзләрен рәтләп ишетмәде. Ишеткән кадәресе дә аның саруын кайнатырга җиткән иде инде. Нинди кеше бу Гашия? Кайдан аның башына шундый адәм әйтеп адәм ышанмаслык хыяллар килә? Мөхсиновны белмисең, имеш! Ә син, үз өеңдә торса да, Кәримәне белмисең, күрәсең. Мөхсинов! Адәм көлкесе!..
3
Мөхсинов белән бергә бер пароходта юлга чыгуга Сания бик табигый, бик гади бер хәл итеп караган иде. Шуңа күрә, Мөхсинов бергә китәргә тәкъдим иткәч, нинди дә булса шик яки курку дигән нәрсә аның уена да килмәде. Хәтта киресенчә, «ярар, күз күргән кеше, һәрхәлдә юлда бер иптәш булыр» дип куанды да әле. Билет турында кайгырту мәсьәләсен Мөхсиновның үз өстенә алуы һәм аның пароходка
69
төшәр вакыт җитүгә горсовет машинасында капка төбенә килеп туктавы Саниянең бу карашын юлга чыкмас борын ук аклап та куйган иде.
Мөхсинов капка төбенә килеп туктау белән генә дә чикләнмәде әле. Санияне өенә үк кереп чакырды. Ольга Дмитриевна бар өстеннән, Хәсән бар өстеннән, Хәсәннең әнисен озатырга атлыгып торучы Валерик бар өстеннән, үз кулы белән Саниянең чемоданын күтәреп чыгып, аны тиз генә урнаштырып куйды. Шунда ук тагын, Сания килеп җитүгә «Рәхим итегез!» дип, машинаның ишеген ачып җибәрергә дә өлгерде.
Аның мондый уңганлыгын да Сания бик табигый, бик урынлы тапты. Ир кеше хатын-кызга карата шулай игътибарлы булырга тиеш,, әлбәттә.
Мөхсинов аның үзен генә түгел, улын да игътибарсыз калдырмады.
— Ә, — диде. — Кем, Хәсәнме әле син, егет! Әниеңне озатырга төшә-сеңме? Әйдә утыр, иптәшең кем? Ә, Губернаторов малаемыни? Әйдә утырсын ул да, сыярбыз. Садись! — Ике малай Сания янына түргә кереп чумдылар, Мөхсинов үзе шофер янына утырды.
— Сезне озатырга төшүче юкмы соң?—диде Сания.
— Юк, мин өйдә саубуллаштым инде. Мәшәкатьләнеп йөрмәгез» дидем... Киттек!
Алар пристаньгә килеп җиткәндә, күптән караңгы төшкән иде инде. Машина туктап җитәр-җитмәстән диярлек, Мөхсинов сикереп төште дә дежурный бүлмәсенә йөгерде.
«Ни булды бу Мөхсиновка?—дип уйлый иде Сания күңеленнән.— йөгереп кенә йөри. Нәкъ егетләр кебек. Менә дигән кавалер...»
Ул арада «менә дигән кавалер» әйләнеп килеп тә җитте.
— Булды, — диде. — Әйдәгез, пароход биредә. Хәзер китә.
Алар дебаркадерга төшеп җиткәндә, пароход икенче гудогын бирә башлады. Мөхсинов, тукталып тормастан, ике чемодан күтәргән килеш, туры пароходка узды. Малайлар белән саубуллашып дебаркадерда калган Сания трапка аяк баскайда, җитез кавалер, чемоданнарын калдырып, аны каршы алырга әйләнеп чыккан иде инде.
Бер минут үтүгә, алар икәүләшеп өске катның палубасына чыгып бастылар. Сания үзенең дебаркадерда калган улына кычкыра башлады..
— Хәсән! Хәсән!
Хәсән исә, бу вакытта пароход палубасының читенә тезелгән ак чиләкләргә язылган эре-эре хәрефләрне җыеп «Тукай» дигән сүзне укып тора иде.
— Ә нәрсә ул «Тукай»? — диде Валерик.
Хәсән аңа Тукайның атаклы татар шагыйре булуын, аның исемендәге бу ике катлы матур пароходның Казан белән Уфа арасында йөреп торуын аңлата башлады.
— Әниең дәшә! —диде Валерик.
Хәсән әнисен күреп алуга, пароход өченче гудогын бирә башлады.. Алар бер-берсеиә саубуллашу сүзләре әйтеп кычкырдылар. Тик көчле гудок авазы алариың тавышын күмде. Ана белән бала бер-берсенең елмаюын һәм кул болгауларын гына күрделәр.
Пароход китеп, ике малай үзләре генә калгач, Валерик кемгәдер ачуланган тавыш белән Хәсәнгә сорау бирде.
— Ә теге «тип» нишләп синең әниең тирәсендә урала ул?
— Кем? Мөхсиновмы?.. Минем әни аңа... һи... төкерә!.. Прокурор булмагае, чорт булсын!..
4
Ләкин прокурор үзе бу турыда бүтәнчәрәк уйлый иде. Аның бүген шулай җиңеләеп, егетләнеп йөрүләре дә юкка гына түгел иде, әлбәттә. Сания белән аулакта очрашу аның күптәнге хыялы иде инде. Ниһаять,
70
менә җае килеп чыкты, һәм Мөхсинов бу уңайлы форсатны ычкындырмаска булды. Дөрес, Саниянең күңелендә аңа карата нинди дә булса нечкә хисләр барлыгы сизелмәве аны бераз борчымады түгел. Ләкин монысына аның артык исе китмәде. Каян тусын соң аның күңелендә миңа карата андый хис? — дип уйлады ул, үзен юатырга уңайлы дәлил эзләп. — Азсмнең сәбәп итеп караганым булмагач? Күңелен кытыклап караганым бармы соң әзрәк сизелерлек итеп? Юк бит!
Саниянең аның белән бергә юлга чыгарга каршы килмәве, җитмәсә тагы китәргә әзерләнә башлагач Мөхсиновның шулай куштанланып ухаживать итүләренә риза булып, хәтта рәхәтләнеп диярлек торуы аны бөтенләй канатландырып җибәрде. — Барып чыга, болай булса, — ди иде аның дәртләнгән күңеле, эчтән куанып. — Нигә чыкмасын соң? Хәзерге заманда Мөхсинов кебекләрне кем әзерләп куйган аларга? Сугыштан да гариплек белән калган кеше түгел бит. Ел буе ир күрмәгән хатынга хур егете булып күренсә дә гаҗәп түгел Мөхсиновың!
Шулай да хәлиткеч минутлар алда иде әле. һәм ул минутлар якынлашкан саен, Мөхсинов үзенең шактый хәвефле һәм зур тәвәккәллек сорый торган юлга аяк басканлыгын ныграк сизә кебек иде.
Ләкин чигенергә исәбе юк иде аның. Юк! Куркып тора торган чак түгел. Бәлки, аның гомер буена көтеп алган һәм моннан соң гомер буена Сагынып искә алачак көне шушыдыр. Юк, мондый форсатны ычкындырсаң, гомер буена үкенеп йөрерсең, дурак!..
Ялантау бик тиз караңгылык эченә күмелеп артта калды. Югары класстагы пассажирлар берәм-берәм үз каюталарына кереп күздән югала башладылар. Мөхсииовка да, билетны икесенә бер каютага алуы турында Саниягә белдерер вакыт җитте.
— Безнең урын мәсьәләсе бераз уңайсызрак булды инде булуын,— диде ул, ниһаять, һәм артык каушау күрсәтмичә, гади генә итеп әйтеп тә бирде. — Икебезгә бер каютага туры килде.
Моңарчы Мөхсиновның бөтен хәрәкәт һәм сүзләренә артык әһәмият бирмичә, аларны һаман тыныч кына кабул итә килгән Сания сагая калды.
— Ничек бергә? Аны нигә алданрак...
Мөхсинов аны тынычландырырга ашыкты:
— Зарар юк, — диде. — Әгәр тарсынсагыз, ялгызыгыз кунарсыз. Мин салонга кереп тә ята алам. Теләсәм, палубада да утырып чыгам. Ж.әйге төн...
— Алай җайсыз булыр инде ул, — диде Сания, уңайсызланып. Шулай да Мөхсиновның соңгы сузләре аны яхшы ук тынычландырды...
— Ике урынлы каютадыр ич?
— Әлбәттә! — Мөхсинов, бернинди бозык уе булмаган гөнаһсыз кешеләрчә, кәефле көлеп куйды. — Менә ул, рәхим итегез!
Ике кешелек каюта дигәннәре, кайчандыр ялгыз пассажир өчен көйләнгән булып та, соңыннан, тимер юл вагоннарындагыча, аслы-өсле итеп ике урын ясалган кечкенә, тыгыз бүлмә булып чыкты.
— Пожалуйста. Урнашыгыз, — диде Мөхсинов, үзе утырып та тормыйча. — Өстегезне алыштырасыгыз булса, алыштырыгыз. Юыныгыз. Теләсәгез, әнә душка барып килегез. Мин сезгә комачауламыйм...
— Зарар юк,—дип куйды Сания. — Хәер, мин бераз гына җайланып алыйм ШУЛ...
— Пожалуйста, пожалуйста! — Мөхсинов каютадан чыга ук башлады.
Аның күңелендә шикләнерлек начар уй юклыгына Сания тәмам ышанып җиткән иде инде.
— Сез дә алай, урынсыз кеше кебек, теләсә кайда йөрмәссез инде, — диде. — Керерсез. Курыкмагыз...
71
. — Зарар юк. Соңрак, сез җайланып беткәч, бәлки чәй эчеп, капкалап алырбыз. — Мөхсинов тагын гөнаһсыз гына кыяфәттә кәефле көлеп куйды. — Юлда иң күңелле эш ашау да, йоклау инде. Хи-хи-хи... Ярый, уз өегездәге кебек булыгыз...
Ул ялт итеп чыгып китте. Саниянең эч яктан каюта ишеген бикләп куйганы ишетелде.
«Биклә-биклә, — диде Мөхсинов, күңеленнән. — Юын, чистарын, бизән, аппагым.—Аның шатлыгы, дәрте ташып бара иде хәзер.— Керерсез, диме? Курыкма, диме? Болай булгач, курыкмыйбыз инде аны...»
һәм ул башын югары тотып, күкрәген киерә төште, ике кулын чалбар кесәләренә тыккан килеш, палубага чыгып китте. Кама өсте һавасының салкынча сафлыгына, кичке тынлыкка рәхәтләнеп, пароходны бер тапкыр әйләнеп чыкты да салонга борылды.
Сания, каюта ишеген бикләп алгач, иркенләп чишенде. Эчке күлмәктән генә калып, рәхәтләнеп юынды. Аннары, бер кич булса да онытылып ял итим дип, бит-кулларын крем белән йомшартып чыкты. Өстснә күптән киелми яткан кыска җиңле халат фасонлы ефәк күлмәген киеп, аның күкрәк тирәләренә «Кремль» хушбуен тидергәләп алды.
Көзгедә үзенең ап-ак ялангач беләкләрен, бераз суырыла төшкән йөзенең матур алсуланып, яшәреп китүен күргәч, ихтыярсыз аның Камиле исенә төште. Алар һәр җәйне Камил белән икәүләп пароходта йөрмичә калмыйлар иде бит. Нинди күңелле була иде ул көннәр! Ах1 Бүген дә бергә булсалар! Чү?! Туктале!.. Ниндидер ямьсез сизенүдән кинәт аның йөрәге «жу-у-у» итеп китте. — Тукта, кем өчен болай киендем соң әле мин? Кем өчен шушылай бизәндем? Мөхсинов өченме?.. Юк! Ялгыз булсам бер хәл иде... Ә аны кертмәсәм?... Кертмәскә, ни хакым бар? Аның урыны биредә ич...
Ул бернинди ачык карарга килергә өлгермәде, каюта ишеген кага башлалыдар.
—- Мөхсинов! — Сания бер генә секундка катып калгандай булды.— Әй лә, — диде ул аннары, кинәт кыюланып, батыраеп китеп. — Нәрсәгә куркып торыйм соң мин аңардан!..
һәм ул кем икәнлеген сорап та тормыйча, ишекне ачып җибәрде.
Мөхсинов Санияне шундый киемдә, чистарынган, бизәнгән хәлендә күргәч, никтер каушап, зиһене таралып калгандай булды. Өстәвенә җанны рәхәтләндереп торган хушбуй исе дә килеп бәрелгәч, аның бөтенләй башы әйләнеп китте.
— Мөмкинме?—диде ул, кыюсыз гына.
— Рәхим итегез. Үз каютагызга кергән кебек керегез, — диде Сания, көлеп.
(Дәвамы алдагы санда)