Логотип Казан Утлары
Баллада

МӘХӘББӘТ ҖЫРЫ


^айрый белмәгән Ул чакта тургай, Хәтта оча да Алмаган, бугай....
Шатлык күрмәгән — Җыры итәрлек, Бәхет булмаган — Очып китәрлек.
Көн арты көннәр Туган да туган, Тургайны сагыш Буган да буган, йөрәге йоклат, Дөньядан туйган, Көннәрдән бер көн Болай дип куйган:
«Күпме утырдым, Күпме каоандым, Куак төбендә Тынчу, караңгы.
Бөтен җир шулай Кысан, тар икән, Кояш бар, диләр, Ай-Һай, бар (микән?»
Менеп җит.кән дә Куак башына, Атылган тургай Яшен ташыдай...
Үләм, дигәндә Аска караса, Бу җир искиткеч Матур лабаса!
...Нәкъ алтын кояш Чыккан чак икән,
Хәтфә үләндә Энҗе чык икән.
Басу биленә Тасма юл яткан. Зәңгәр урманнар Томан шәл япкан.
Күл көзгесеннән Нурлар коела, Аккоштай болыт Суда коена.
Игеннәр офык Артына узган, Салават күпере Кочкан да җирне, Суырып үпкән Кызыл яр ирнен.
Каен кызларда Озын толымнар, Чәчәкле күлмәк Кигән болыннар.
Кем шушы кадәр Хушбуй сипкәндер, Җирне бу чаклы Гүзәл иткәндер?
Сөенеп туймас Матурлык бит бу, Мәңге мактарлык Батырлык бит бу!
Тургай йөрәге Уянып киткән, Җырга салырлык Көй булып типкән.
Шат җыры аңа Канатлар биргән:
7
«Юк, болай булгач, Үлмим мин!» — дигән. һавада һаман Эленеп тора, Ишетсен әле Бар да җырымны, Мактыймчы шушы Гүзәл җиремне! Җырында сөю Беленеп тора. һәркемгә аны Тыңларга кирәк, Уянмый калмас Көчемне бирмәм Бер дә бүтәнгә, Ә җырлап туйгач Үлсәм — үкенмәм...» йоклаган йөрәк! ... Ихтимал, сорар, Күргән кай кеше: Шул көннән соң ул Төшмәгән күктән, Җиргә сокланып Гомере үткән. «Ник тургай һаман Атылып төшә?» Төшми ул хәзер Егылып үләргә, Яңадан-яңа Җырлар көйләгән, Зур мәхәббәтен Җиргә сөйләгән. Сагынып төшә Җирне үбәргә! * ♦ е Ә сүзе һаман Бетми дә бетми, Инде үзе дә Азагын көтми. Уйлап чыгардым, Моны, дусларым, Үзем чыгардым, Үзем ышандым. Әнә, күрәмсең, Җырлый да җырлый, Туган җиремне Зурлый да зурлый. Тургайдан артык Яратам җирем, Кушылсын ана Минем дә җырым