КОМБРИГ ГАБДУЛЛА РӘҖӘПОВ
һәр халыкның йөз аклыгы, даны һәм горурлыгы булып торган, мәңге ҮЛМӘС, мәңге сөекле уллары һәм кызлары бар. Татар халкының да шундый батырлары бик күп. Журналыбызның бу санында без укучыларыбызга гражданнар сугышы каһарманы, искиткеч батырлыклары өчен алтын корал белән бүләкләнгән, егерме ике яшендә инде бригада командиры дәрәҗәсенә күтәрелгән ялкынлы коммунист Габдулла Рәҗәпов турында гражданнар сугышы ветераны, бригаданың элекке разведчигы Р. һиднятуллин иптәш тарафыннан язылган истәлекне тәкъдим итәбез. Бу истәлек Габдулла Рәҗәпов оештырган һәм командалык иткән Икенче Идел буе укчы татар бригадасы төзелүгә 40 ел тулу уңае белән язылды.
Моңарчы Габдулла Рәҗәповның исеме халык массасы арасында киң популярлык алмавын барьгтик безнең революция каһарманнарының изге истәлегенә әле тиешенчә игътибарлы булмавыбыз белән генә аңлатырга мөмкин. Киләчәктә, без ышанабыз, Габдулла Рәҗәпов турында җырлар, поэмалар, романнар туар, һәр өйлә, һәр семьяда аның исемен хөрмәт белән телгә алырлар. Ул онытылмас. Ул яшәр.
Г. Әпсәләмов.
ллар уза, хәтерләр зәгыйфьләнә. Ләкин революция солдаты Габдулла Рәжәповны, яшьлегемне оныта алмаган кебек, һичкайчан оныта алмам. Онытырлык кеше түгел иде ул!
Рәҗәповны мин болай хәтерлим: уртадан югарырак буйлы, төскә бик чибәр, зәңгәр күзле, коңгырг чәчле, күп вакытта коричневый гимнастерка һәм галифе чалбар кия иде. Ул елларны хәрби кешеләрдә биек үкчәле, озын кунычлы хром итек кию бик модада иде. Ләкин Рәҗәпов, нигәдер, андый итек кимәде. Ул һәрвакыт тәбәнәк үкчәле, читеккә охшаган җиңел итек кия иде. Башында күбрәк очучылар шлемы була иде. йөрешенә караганда ул бик кызу кешегә охшаса да, асылда ул салкын канлы, зур ихтыяр көченә ия булган акыллы һәм кыю командир иде.
...1917 ел. Петроград. Июль көннәре. Яшь большевик Габдулла Рәҗәпов бөек юлбашчыбыз даһи Ленинның революцион эшче һәм сол-
датларга речь сөйләгәнен йотлыгып тыңлый. Аның инде моңарчы да Владимир Ильичны күргәне бар. Хәзер ул юлбашчының бер генә сүзен дә ычкындырмаска тырыша. Чөнки кайтып иптәшләренә сөйләргә кирәк.
Билгеле булганча, июль көннәрендәге давыллы вакыйгалар Вакытлы хөкүмәтнең вакытлы җиңүе белән тәмамланды. Вакытлы хөкүмәткә каршы баш күтәргән полклар ашыгыч рәвештә фронтка озатылды. Шул «фетнәче» полкларның берсе составында Габдулла Рәҗәпов та Петроградтан китә. Ул — очучы. Хәзер ул үзенең аэропланы белән дошман өстеиә үлем чәчеп йөрергә тиеш. Ләкин яшь большевик сугышның бары тик капитал дөньясына гына кирәк булуын аңлый. Ул Керенский боерыкларына буйсынмый, аэропланындагы бомба йөген кеше керә алмаслык сазлыкка ташлый да немец солдатлары өстеиә, сугышмаска өндәп, листовкалар яудыра.
Көннәрнең берендә Рәҗәповның аэропланын дошман имгәтә, ләкин батыр очучы, актыккы көчен җыеп, аэропланны үзебезнең җиргә — сазлыкка утырта. Аңын югалткан көйгә Рәҗәповны госпитальгә озаталар.
1917 ел. Октябрь. «Аврора» крейсеры туплары пролетариат революциясе башлануын дөньяга хәбәр итәләр. Әле яралары төзәлеп тә җитмәгән Габдулла госпитальдән чыга һәм үзенең туган-үскәи якларына, Зөя елгасы буендагы Гурьевка авылына кайта.
Барыш тимер юл станциясеннән ерак түгел генә бер җирдә утырган Гурьевка ул чакта Акчуриннариың сукно фабригы белән танылган була. Бу фабрикта эш шартлары искиткеч авыр булганлыктан, эшчеләр әледән-әле хуҗаларга каршы баш күтәрәләр. Сыйнфый көрәш кайнап тора. Яшь егет Габдуллага да моның йогынтысы булмый калмый. Шуның өстенә Габдулла яшьлек дусты Бэкер Белоусов белән Шамил Усмановның да шул фабрикта эшләвен белә. Яшь йөрәк үзе белән бер теләктә булган дусларын күрергә, алар белән бергә көрәш дулкыннарына ташланырга ашкына.
Гурьевкага килеп төшкәч, Рәҗәпов фабрик эшчеләре арасында ком-мунистлар саны көннән-көн арта барганлыгын белә. Ләкин фабрикта оялаган меньшевиклар өере дә тик ятмый: алар халыкны алдауларын дәвам иттерәләр.
Габдулла Рәҗәпов, якын дуслары белән бергә, меньшевикларга каршы көрәштә актив катнаша һәм фабриктагы меньшевиклар группасы тиздән туздырыла. Ләкин ил тыныч түгел. Революция казанышлары куркыныч астында. Партия коммунист Рәҗәповка Кызыл Гвардия отрядлары оештыру бурычын йөкли. Рәҗәпов бу эшкә зур дәрт белән тотына һәм, күп тә үтми, ул төзегән кызыл отрядлар Корсун, Кузнецк тирәләренә килеп чыккан ак гвардиячеләр фетнәсен тар-мар итеп ташлыйлар.
1918 ел. Февраль. Рәҗәпов — Сызрань шәһәрендә гарнизон начальнигы. Биредә дә ул эшчеләрдән отрядлар төзи һәм шушы Кызыл Гвардия отрядларын регуляр Кызыл Армия сафларына кушуда күп көч куя. Рәҗәповның Сызраньда эшләгән вакытын искә төшереп, гражданнар сугышы ветераны, ул вакытта күренекле хәрби эшче, хәзер персональ пенсионер К. Хәйруллин иптәш болай дип сөйли:
«Кызыл кавалерия отряды оештыру мәсьәләсе әле сугышлар Идел буенда барганда ук куелган иде. Мин, иске армиядә атлы частьта хезмәт иткәнгә күрә, бу эш белән яхшы таныш идем. Без, Габдулла Рәҗәпов белән бергә, Мәскәүгә Генеральный штабның Формирование бүлегенә бардык һәм Революцион Хәрби Советта да булдык. Күп йөри торгач, безгә атлы полклар оештыра башларга рөхсәт ителде». Аннары ул, сүзен дәвам итеп, Рәҗәповның батыр һәм курку белми торган командир булуын сөйли. «Без аның белән, — ди ул, — Оренбург даласында ак казакларга каршы сугыштык. Ул турыда Ш. Усмановның
111
«Легион юлы» әсәрендә дә язылган. Аннары Рәҗәповны Реввоенсовет каядыр алып җибәрде, шуннан сон. аны мин башка күрә алмадым».
Габдулла Рәҗәпов оештырган Кызыл Гвардия отрядлары, командарм М. Н. Тухачевский һәм В. В. Куйбышев җитәкчелек иткән Беренче армиягә кушылып, «Инза» дивизиясе составында Сембер, Сызрань һәм Самар шәһәрләрен азат итүдә катнашалар. 1918 елның 12 сентябрендә Сембер шәһәре алына. Шәһәрне аклар кулыннан тартып алуда «Инза» дивизиясе искиткеч батырлыклар күрсәтә. Шул данлы җиңү уңае белән В. В. Куйбышев Беренче армия исеменнән В. И. Ленинга түбәндәге телеграмманы җибәрә:
— Кадерле Владимир Ильич, Сезнең туган шәһәрегезне алу — ул Сезнең бер ярагызга җавап, икенчесенә Самар булыр.
Җавап телеграммасында Ленин болай ди:
— «Семберне — минем туган шәһәремне — алу минем яраларыма иң шифалы, иң яхшы дәва. Үземдә рух күтәренкелеге, көчләремнең искиткеч артуын хис итәм. Кызылармеецларны бу җиңү белән котлыйм һәм алар биргән барлык корбаннар өчен барлык хезмәт ияләре исеменнән рәхмәт белдерәм» г.
Революция юлбашчысын үз күзе белән күргән, аның ялкынлы речьләрен тыңлаган Рәҗәповны бу телеграмма аеруча дулкынландыра. Аның йөрәгендә тагын да көчлерәк көрәш уты кабына...
...Менә мин күп еллар үтүдән саргаеп беткән бер китапны актарам. «Пролетариат революциясе өчен көрәштә 1917—1921 елларда һәлак булган батырларга һәйкәл», дип атала ул. Аның 196—197 нче битләрендә Рәҗәпов турында болай язганнар.
«... чехословак эшелоннары Пензадан Себергә күченгәндә иптәш Рәҗәпов, Сызрань шәһәре гарнизоны начальнигы буларак, чехословак отрядларын коралсызландыра һәм, Көнчыгыш фронт оештырылгач, отряды белән Оренбург участогына чыгып китә һәм Дутовка каршы сугышларда батальон белән командалык итә. Беренче армия ак чехословак һәм контрреволюцион казакларның басымы астында Төркстан юнәлешендә чигенә башлаган көннәрдә, Рәҗәпов аръергард начальнигы итеп билгеләнә һәм Самар тимер юл күперен бик зур батырлыклар күрсәтеп саклый, Беренче армияне тулысынча тар-мар ителүдән коткарып кала. Моның өчен Рәҗәпов алтын корал (кылыч һәм маузер) белән бүләкләнә».
Шуннан соң күп тә үтми, Рәҗәпов Интернациональ полк командиры итеп билгеләнә.
1919 елның январь аенда Ташкентта ак гвардиячеләр фетнә күтәрә-ләр. Оренбург фронтының Хәрби-полнтик Советы Рәҗәповны шушы фетнәчеләргә каршы Актүбә яныннан хәрәкәт итүче гаскәрләрнең командующие итеп билгели. Биредә Рәҗәпов гаскәрләре Осипов бандаларын тар-мар итәләр.
Оренбург фронты бетерелгәннән соң, Рәҗәпов Казанга кайта һәм артиллерия дивизионына комиссар итеп билгеләнә. Шул ук вакытта ул Мөселман хәрби коллегиясенең члены булып эшли. 1919 елның көзендә Республиканың Революцион Хәрби Советы Рәҗәповны яңадан Төркс- танга күчерә. Рәҗәпов — Төркстан хәрби округы хәрби комиссары ярдәмчесе булып эшли башлый...
1920 елның салкын кыш айлары җитеп килә иде. Күз ачмаслык ком һәм кар бураннары уйнаган көннәрнең берсендә киң Оренбург даласын [кичеп яшь комбриг Габдулла Рәҗәпов (ул чагында аңа 22 яшь кенә ;иде) Бәләбәй шәһәренә килеп төшә. Аның күкрәк кесәсендә командарм 'М. В. Фруизеның приказы. Рәҗәпов — Икенче Идел буе аерым татар укчы бригадасы командиры. Әмма бригада үзе юк әле. Аны төзү өчен
1 В. и. Ленин, Әсәрләр, 4 нче басма, рус телендә, 28 том. 75 бит.
112
зур эш башланып китә. Шартлар әйтеп бетергесез авыр. Ачлык һәм тиф аз санлы сугышчыларны да рәхимсез рәвештә берәм-берәм кырып тсра. Бригада комиссары ярдәмчесе (Кышкы Сарайны алуда катнашкан атаклы революционер) Бәдри Җиһаншин да үлә. Шуның өстенә әле анда, әле монда революция дошманнары, баш күтәреп, эшкә аяк чалалар. Казан, Самар һәм Уфа губерналарында баш күтәргән кулаклар фетнәсе аеруча куркыныч төс ала һәм бригаданы үз вакытында оештыруга нык комачаулык ясый. Бригада, оешып җитмәгән һәм коралланмаган хәлендә, шул фетнәчеләргә каршы сугышка чыгарга мәҗбүр була.
Бригаданыц көндәлек эше Мөселман хәрби коллегиясе белән бәйлә, нештә барганга, Бәләбәй белән Казан арасында өзлексез элемтә тотар, га кирәк була. Ләкин телеграф айлар буе эшләми. Поезд Бәләбәйдән Казанга 16—17 тәүлек бара! Татар телендә чыга торган газет-жур- наллариы һәм бүтән кирәкле әйберләрне Казаннан ат белән кайтартырга туры килә.
Әле дә бик яхшы хәтеремдә, Казандагы Икенче җәяүле хәрби мәктәпне тәмамлагач, кызыл командирларның, күп өлеше безнең бригадага билгеләнгәннәр иде. 1920 елның март һәм февраль айларында ат белән барганда, Казан белән Бөгелмә арасында фетнәчеләр кулына эләгеп һәлак булучылар да булды.
Шушындый гаҗәп киеренке һәм авыр шартларда командование куйган бурычны уңышлы үтәү өчен Габдулла Рәҗәпов никадәр көч түккәндер, аны хәзер күз алдына китерүе дә кыен. Бу фәкать революция батырлары гына күтәрә алырлык, аларның гына көче һәм акылы җитәрлек бер эш иде.
Рәҗәповның бетмәс-төкәнмәс дәрте, пролетариат революциясенең җи-ңүенә булган ышанычы һәм куркусызлыгы сугышчыларга да йогынты ясый. Бригада, бернинди авырлыклар белән дә исәпләшмәстән, тулы сугышчан хәзерлек хәленә килә һәм дошманнарга каршы сугышка чыга. Дошман йөрәгенә ут төшә, ул безнең бригада белән күзгә-күз очрашудан курка башлый. Рәҗәповның даны бөтен тирә-якка җәелә. Аның исеме куркусызлык, батырлык символы булып әверелә.
Иптәш Рәҗәпов үзенең полководецлык таланты белән бигрәк тә Уралда—Кызыл Армия частьларының Ново-Узенск группасы белән командалык иткәндә танылды.
1920 елның җәендә безнең бригаданы Бозаулык, Пугачев, Алексан- дров-Гай, Ново-Узенск тирәләрендә Совет властена каршы баш күтәргән Сапожков дивизиясен туздыру өчен җибәрделәр. Ул чакта безнең отрядларның далада сугышу тәҗрибәләре юк иде әле. Сапожков исә казак дивизиясе командиры, шул далада туып, шунда үскән; аның армиясе дә шул тирәдәге бай казаклардан гына тора иде. Ләкин, шулай булуга да карамастан, яшь комбриг Рәҗәпов ак казаклардан курыкмады. Кыю рәвештә бригаданы алар белән очрашуга таба алып барды.
Сапожковчылар, безнең бригаданың Ново-Узенск шәһәренә килеп туктаган көче зур булмавын белеп алып, шәһәрне чолгыйлар һәм 203 нче полкка ультиматум куялар: — Бирелегез! Бирелмәсәгез, кырып бетерәбез!
203 нче полк бу оятсыз ультиматумны кире кага һәм тиңдәшсез СУГЫШ башлый. Полк комбригның һәм бригада комиссары М. Илья- совның 1 сугышчыларны кыен хәлдә ташлап калдырмавына ышаналар. Ярдәм чыннан да килә. Рәҗәпов һәм Ильясов оештырган контрүцардан соң Сапожков үзе ашыгыч рәвештә чигенергә мәҗбүр була.
Сапожков бандаларын тәмам кырып бетерү өчен Рәҗәпов гаять кыю план төзи; ул караңгы бер төндә 202 иче һәм 203 нче полкларны
1 Иптәш М. Ильясов хәзерге көндә исән, Уфада яши. Редакция.
в. 'С. ә/ ю. 113
Александров-Гай ягына походка чыгарып җибәрә. Ә 204 нче полкны урынында калдыра. Шул ук төнне 203 нче полк, кире борылып, 204 нче полк янына кайта. Батыр командир Әфтах Габдуллин җитәкчелегендәге 202 нче полк, станоклы пулеметлар белән көчәйтелеп, Урал даласы аша 120 чакрым җиргә — Александров-Гайга китә.
Рәҗәпов кайтучыларга артык сак кыланмаска, ә 202 нче полкка, киресенчә, бөтен саклыкны күрергә кушкан була. Рәҗәповның бу күрсәтмәсе төгәл үтәлә һәм Сапожков разведкасы бик каты алдана. Ул: — Юлга чыккан полклар икесе дә кире кайтты, — дип, Сапожковка ялгыш хәбәр бирә. Шуңа ышанып, Сапожков үзенең төп базасыннан 100 чакрым читтә, Мало-Узенск тирәсендә йөрүен дәвам иттерә.
202 нче полк сугышчылары сусыз дала аша, 40 градуслы кызуда 120 чакрым җир үтәләр.
— Бер генә тамчы су!—дип ыңгырашкан, хәленнән тайган кешеләрне күреп йөрәк әрни иде. Поход кухняларына тутырып чыккан суны беренче көнне пулеметлар өчен дип саклаган булсак та, икенче көнне, кызылармеецлар сусызлыктан янып үлә башлагач, полк командиры һәркемнең флягасына яртышар кружка су салырга кушты. Ләкин ул да үлүчеләрне коткара алмады, юлда 15 кешене күмдек. Әгәр далада бер генә яшел үлән очраткан булсак, аны да авызга кабып чәйнәгән булыр идек, ләкин яз көне бераз гына баш калкыткан үләннәр күптән инде кипкән иде. Шуның өстенә бандитлар дала үләненә ут төртеп чигенәләр иде.
Ике көнгә сузылган юл газабы Александров-Гай янында дошманның базасын һәм дивизия штабын кулга алу белән тәмамланды. Ул сугышта без шулкадәр күп корал һәм азык әйберләре кулга төшердек, ул корал белән яңадан бер полк гаскәр коралландырып һәм киендереп булыр иде. Кораллар арасында 4 орудие, 23 станоклы пулемет, 600 мылтык, меңнән артык кылыч һәм бик күп патрон, снаряд бар иде.
Бу удардан соң Сапожков дивизиясе инициативасын югалтып, безнең бригада белән ачыктан-ачык сугышудан курка башлады. Аның каравы, безнең сугышчыларның берәрсен кулга төшерсәләр, коточкыч ерткычлык күрсәтүдән тартынмадылар.
Шундый бер вакыйга хәтеремдә калган. 202 нче полк Мало-Узенск станциясенә килеп туктагач, командир Бәширов батальоны, разведка ясау өчен, Мало-Узенск авылына җибәрелде. Батальон кергәндә авыл тыныч була, шикләнерлек бернәрсә дә күренми. Батальон командиры Бәширов роталарны авыл кырыенда урамга урнаштырып, олы юлларга каравыл куйгач, үзе рота командиры Мулюков белән шул авылның больницасына китә. Шул көннән бер атна элек кенә аның батальоныннан берничә кызылармеецны, санитар поезды килгәнче дип, Мало- Узенск больницасына салып киткән булалар. Бәширов белән Мулюков шул кызылармеецларның хәлләрен белү өчен барганда, көтелмәгәндә берничә эскадрон гаскәр белән Сапожков үзе Мало-Узенск авылына килеп керә. Авылның карт побы Сапожковның, авылда коммунистлар бармы, дигән соравына каршы, больницага кереп киткән командирларны күрсәтә. Бандитлар шунда ук больница ишегенә ташланалар һәм Бәширов белән Мулюковны, ишек алдына алып чыгып, кылыч белән ча-бып үтерәләр дә гәүдәләрен тирән коега ташлап китәләр. Соңыннан больницада авырып яткан кызылармеецларны да шулай ук җәзалап үтереп, больница ишек алдына ташлыйлар.
— «Сапожковчыларга каршы сугыш барганда,— ди М. Ильясов «Кызыл Таң» газетында басылып чыккан бер мәкаләсендә, — фронтның иц алгы участогына барып чыктык. Дошманнар орудиеләрдән без торган урынга шрапнельле снаряд белән ата башладылар. Ләкин Рәҗәпов иң катлаулы обстановкаларда да үзен тыныч тота, югалып калмый.
Бу юлы да, ату тавышына бөтенләй игътибар итмичә, сугышчылар белән әңгәмәсен дәвам иттерде. Бераздан аның йөзе кинәт җитдиләнде һәм «Алга!» дигән көчле командасы яңгырады. Кызылармеецлар, «Ура!» кычкырып, алга ташландылар. Бер полкның кинәт һөҗүменә түзә алмыйча, дошманның бөтен бер дивизиясе кача башлады».
«Алтатасур» дигән тозлы күл янында Рәҗәпов гаскәрләре Сапожков бандитларын куып җитеп, тәмам тар-мар итәләр.
... Урал даласын актык мәртәбә яңгыратып җиңү салюты биреп, кире казармаларыбызга кайту өчен вагоннарга төялгән вакытта сөйләгән речендә комбриг Рәҗәпов соңгы сүзен:
— Кадерле дусларым! Без сугышып, киләчәк матур тормыш өчен кан түккән иксез-чиксез киң Урал даласы тыныч халык көче белән гөлбакчага әйләнер. Далада ятып калган батырларны без мәңге онытмабыз. Дан батырларга!—дип бетерде.
Без Саратов шәһәренә җиңү җыры җырлап кайтып кердек. Әле дә хәтеремдә, безнең җиңеп кайту тантанабызга, Казаннан — Мөселман хәрби коллегиясеннән бик күп вәкилләр һәм татар артистлары килгәннәр иде. Казан эшчеләре җибәргән бүләкләрне дә шул тантаналы көннәрдә кызылармеецларга тараттылар һәм шул ук көннәрдә без батыр комбригыбыз белән актык тапкыр саубуллашып, аны Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенең Генеральный Штабы Академиясенә укырга озаттык.
Ләкин, күп тә үтмәде, без көенечле хәбәр алдык. Курку белмәс коммунист-командир 1921 елның 10 апрелендә, иртәнге биштә, Мәскәүнең Варшава госпиталендә, кыска вакытлы каты авырудан соң, 24 яшендә дөньядан киткән. Бу хәбәрне ишетү безгә бик авыр булды.
... Менә мин дә, кайчандыр атлы разведчик булып йөргән егет, олыгайдым инде. Әгәр бөтен гомеремне күз алдымнан үткәреп яшьләргә бер-ике сүз әйт дисәләр, мин бары тик: Габдулла Рәҗәпов кебек бөтен гомерегезне халык өчен бирегез, аның кебек ялкынлы коммунист булыгыз, дияр идем.