ХРОНИКА
М. ҖӘЛИЛ ҺӘМ Аның
КӨРӘШТӘШЛӘРЕН ИСКӘ АЛУ
25 августта Советлар Союзы Герое, Ленин
премиясе лауреаты Муса Җәлил һәм аның
көрәштәш иптәшләренең фашистлар
тарафыннан җәзалап үтерелүләренә 15 ел
тулды.
Шушы уңай белән республикабызның
завод-фабрикларында, колхоз-совхозл а рын-
да, культура йортларында совет халкының
шушы онытылмас батыр улларын искә алу
кичәләре үткәрелде.
Казанга Үзбәкстаннан Муса Җәлил җи-
тәкчелек иткән яшерен оешманың членна-
рыннан Фәрит Солтанбеков һәм Гарәф
Фәхретдинов иптәшләр килде.
30 августта М. Горький исемендәге Үзәк
культура һәм ял паркының җәйге театры
бинасында Муса Җәлил һәм аның көрәштәш
иптәшләренең фашистлар төрмәсендә һәлак
булуларына 15 ел тулу уңае белән искә алу
кичәсе булып үтте.
Кичәдә Фәрит Солтанбеков һәм Гарәф
Фәхретдинов иптәшләр Муса Җәлил
җитәкчелек иткән яшерен оешманың эше
турында истәлекләр белән чыктылар.
Соңыннан Муса Җәлил исемендәге Татар
дәүләт опера һәм балет театры, Татар дәүләт
филармониясе артистлары көче белән зур
концерт бирелде. Концертта Муса Җәлилнең
шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган
җырлар башкарылды.
20 августта Тукай исемендәге клубта
язучылар һәм журналистлар Муса Җәлил
оешмасында листовкалар тарату буенча
элемтәче булып эшләгән Фәрит Солтанбеков
иптәш белән очраштылар. Солтанбековиың
җанлы әңгәмәсе 4 сәгать ярымга сузылды. Ул
яшерен оешманың актив членнары булган Г.
Курмаш, А. Алиш, Г. Баттал, 3. Хәсәнов һәм
башкаларның патриотик эшләре турында сөй-
ләде, Муса Җәлил оешмасының эшчәнлеге
турында яңа, кызыклы мәгълүматлар
I бирде.
21 августта Ф. Солтанбеков һәм Г.
Кашшаф иптәшләр «Зәңгәр күл>- дәге
пионерлар лагеренда булдылар, пионерларга
Муса Җәлил һәм аның батыр иптәшләре
турында сөйләделәр. Соңыннан пионерлар Ф.
Солтанбеков һәм Г. Кашшафны почетлы
пионерлар итеп кабул иттеләр, аларга кызыл
галстуклар бәйләделәр.
26 августта Арча районы хезмәт ияләре
район культура йортына Муса Җәлил һәм
аның иптәшләрен искә алу кичәсенә
җыелдылар. Район хезмәт ияләренә кунакка
Муса Җәлил җитәкчелек иткән яшерен оешма
членнары Г. Фәхретдинов, Ф. Солтанбеков,
язучылардан А. Шамов, Г. Кашшаф. С. Хәким,
И. Ю з и е в, артистлардан Ф. Юсупов, А.
Арсланов иптәшләр килде. Кичәдә Муса
Җәлил һәм аның иптәшләре турында
истәлекләр сөйләнде, Муса Җәлил
шигырьләре һәм аңа багышланган шигырьләр
укылды.
27 августта Ф. Солтанбеков һәм Р.
Ишморат иптәшләр Васильево ял йортында
булдылар. Ял итүчеләр Муса Җәлил һәм аның
батыр дуслары турындагы истәлекләрне зур
кызыксыну белән тыңладылар.
29 августта Ф. Солтанбеков һәм Г.
Фәхретдинов, А. Шамов, Г. Кашшаф, С.
Хәким, А. А р с л а- нов, Ф. Юсупов иптәшләр
Питрәч районы М. Вахитов исемендәге
колхозда булдылар. Биредә Муса Җәлил
истәлегенә оештырылган кичәдә
катнаштылар.
31 августта Мех комбинат клубында
Казанның Идел буе районы хезмәт ияләренең
Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре
хөрмәтенә зур әдәби кичә үткәрелде. Ф.
Солтанбеков һәм Г. Фәхретдинов Муса Җәлил
җитәкчелек иткән оешманың эше турында
истәлекләр белән чыктылар.
С. Хәким, X. Туфан, Н. Д ә ү л и, Р.
Ишморат Муса Җәлил турында истәлекләр
сөйләделәр, патриот шагыйрьгә багышланган
әсәрләрен укыдылар. Артист А. Арсланов, Ф.
Юсупов Муса Җәлил шигырьләрен
сөйләделәр.
Шул ук көнне Ф. Солтанбеков һәм Г.
Фәхретдинов Татарстан дәүләт музее
хезмәткәрләре белән очраштылар.
Моннан унбиш ел элек фашистлар төр-
мәсендә җәзалап үтерелгән күренекле балалар
язучысы, Муса Җәлил оештырган яшерен
оешманың актив җитәкчеләреннән берсе
Абдулла Алиш сугышка кадәр Казанның
хәзерге Кави Нәҗми урамындагы 19 нчы
йортта яшәгән.
126
25 августта Казан шәһәренең хезмәт ияләре,
партия-совет оешмалары, әдәбият һәм сәнгать
вәкилләре катнашында бу йортка истәлек
тактасы куелды. Мәрмәр тактага рус һәм татар
телләрендә: <Бу йортта 1938—1941 елларда
күренекле балалар язучысы Абдулла Алиш
торды»,— дип язылган. Митингта Татарстан
Язучылары Союзы идарәсе председателе А. Ш
а- м ов, Г. К а ш ш а ф һәм Ф. С о л т а н б е- к
о в ялкынлы патриотның кыю эшләре туюында
сөйләделәр.
ИҖАТ СЕКЦИЯСЕНДӘ
Шагыйрьләр секциясенең 25 августта
үткәрелгән утырышында Әлмәт районыннан
килгән укытучы Энҗе Мөэми- нованың
поэмалары һәм шигырьләре тикшерелде.
Фикер алышуда С. X ә к и м, Н. Дәү ли. 3. М а
н с у р. И. Ю з и е в. Ә. Юныс. Н. Юзиев,* Г.
Хуҗи һәм башкалар катнашты.
Чыгып сөйләүчеләр Энҗе Мөэминова-
мың «Әткәм чүкеченең тавышы», «Ефәк
яулык» поэмаларының һәм күп кенә ши-
гырьләренең уңышлы булуларын, аның
әсәрләренең гади, җылы язылуларын күрсәтү
белән бергә, «Зөлфия» һәм «Мәхәббәт
һәйкәле» поэмаларына композиция, сюжет
бөтенлеге җитеп бетмәвен әйттеләр. Ша-
гыйрәгә күп кенә файдалы киңәшләр бирелде,
аңа әйтелгән тәнкыйть фикерләрен искә алып
әсәрләрен төзәтеп, аерым җыентык итеп
хәзерләргә тәкъдим ителде.
ТУГАНДАШ ЧУВАШСТАНДА
.Май аенда чуваш язучыларыннан бер
төркем Казанда дуслык бәйрәмендә булып
киткән иде.
Август аенда Чувашстан Язучылары
Союзы чакыруы буенча Г. Ә п с ә л ә м о в, Ә.
И с х а к, Ә. Е р и к ә й, 3. Н у р и. Л. И х с а н
о в а, Ш. Мөдәррис, М. Хөсәен тугандаш
чуваш халкына татар әдәбияты атналыгын
үткәрергә барды. Чувашстанда Татарстанның
халык артисты Р. Вагапов, артистлардан С. А
л и е в, М. Ә х м ә д и е в составындагы концерт
бригадасы да булды.
20 августта Чабаксар шәһәренең Советлар
йортында Татарстан кунаклары язучылар,
журналистлар һәм шәһәр интеллигенциясе
белән очраштылар. Очрашуда 3. Нури татар
совет әдәбиятының торышы, традицияләре,
тугандаш ике милләт язучылары арасындагы
иҗади бәйләнеш турында сөйләде. Татар
язучылары үзләренең ижат планнары белән
таныштырдылар. әсәрләрен укыдылар.
21 августта кунаклар шәһәрнең
Электроаппарат заводы һәм Текстиль ком-
бинаты эшчеләрендә кунакта булдылар.
Кичен Электроаппарат һәм Текстиль ком-
бинаты клубларында әдәби-музыкаль кичә-
ләр үткәрелде.
22 августта делегация шәһәрнең Үзәк
культура һәм ял паркында укучылар белән
очрашты. Шул ук көнне Кувшинко ял
йортында булдылар.
3. Н у р и, М. Хөсәен, Ш. М ө д ә р- р н с
Чувашстанның Батыр районында укытучылар
белән булган зур очрашуда катнаштылар. Шул
ук районның «Гвардеец» һәм Жданов
исемендәге колхозла- ’ рында, Комсомольск
районының «Алга» һәм «Заветы Ильича»
колхозларында булып, колхозчылар белән
очраштылар, үзләренең әсәрләрен укыдылар.
Татар әдәбияты атналыгы чуваш һәм татар
язучыларыныц чын иҗади дуслык бәйрәменә
әйләнде. Чувашстан газетлары татар
язучыларыныц әсәрләрен урнаштырды,
радиодан татар язучыларыныц шигырьләре
һәм хикәяләре тапшырылды.
Дуслык бәйрәме Татарстанның Чүпрәле
районы культура йортында саубуллашу кичәсе
белән тәмамланды. Кичәдә чуваш
язучыларыннан А. АА и ш ш и, Ы. И л ьбе- к о
в, В. Красно в-А с л и, В. Давыдов, М. Белов
иптәшләр катнашты.
УКУЧЫЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ
20 августта ААаксим Горький исемендәге
Үзәк культура һәм ял паркында «Совет
әдәбияты» журналының 6—7—8 саннарында
әсәрләре басылган авторлар укучылар белән
очраштылар.
Очрашуда филология фәннәре докторы
АА. Г а й н у л л н н, язучылардан Г. К а ш- ш
а ф, АА. Ә м и р, Ә. Е н и к и, Г. М и н- с к и й
һәм А. Гумеров катнашты.
Авторлар укучыларны үзләренең яңа
әсәрләре белән таныштырдылар, иҗат
планнары турында сөйләделәр.
Соңыннан Татар дәүләт филармониясе
артистларының концерты булды.
ЛИБРЕТТО ӨЧЕН ПРЕМИЯ
СССР Культура министрлыгы иң яхшы
опера либреттоларына Бөтенсоюз күләмендә
конкурс игълан иткән иде. Шушы елның июль
аенда жюри комиссиясе конкурсның
йомгакларын игълан итте. Жюри Хәй
Вахитның «Җиһангир» исемле опера сцена-
риесен өченче премия белән бүләкләде.
ЮБИЛЕЙ КОМИССИЯСЕ
1960 елның июнь аенда Татарстан Авто-
номияле Совет Социалистик Республикасы
төзелүгә 40 ел тула.
Шушы зур бәйрәмне үткәрү өче» С. Г.
Батыев (председатель), К. Ф*. Фасеев
(председатель урынбасары), Ф. А. Табеез, Д.
С. Шакирҗамова, А. Б. Бадыгов,
X. Б. Рәхмәтуллин, П. Д. Тунаков,
Р. АА. ААусин, Й. И. Козлов, В. Г. Харито-
нов, Ш. X. Хамматов, А. Ш. Шамов. К. Я.
Җамалетдинов иптәшләр составында юбилей
комиссиясе төзелде. Шушы көннәрдә юбилей
комиссиясенең беренче уты рышы булды.
ШАГЫЙРЬ Ә. ЕРИКӘЙ ҺӘМ
КОМПОЗИТОР Җ. ФӘЙЗИ көньяк
УРАЛДА
Сентябрь аенда ТАССР һәм РСФСРныг
атказанган сәнгать эшлеклесе композите! Ж.
Фәйзи һолг шагыйрь Ә. Ерикәй Көиья!
127
Уралның Оренбург, Орск, Иово-Троицк шә-
һәрләре хезмәт ияләре белән очраштылар.
Көньяк Урал хезмәт ияләренә Муса Җәлил
исемендәге опера һәм балет театры солист-
касы Р. Билалова, татар дәүләт филармониясе
артистлары С. Юсупов, Г. Шаһиев, Р.
Лотфуллин һәм китап сәүдәсе работниклары
барды. Татарстаннан килгән кунакларны һәр
җирдә бик җылы каршыладылар.
Көньяк Урал хезмәт ияләренең теләкләрен
искә алып, Оренбург китап сәүдәсе вәкилләре
өлкәнең барлык китап магазиннарында сату
өчен һәм китапханәләр өчен Казаннан берничә
мең данә татар китаплары кайтартачакларын
белдерделәр.
КЫТАЙ ХАЛЫК РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ 10 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН
КҮРГӘЗМӘ
Кытай сәнгате — кешелек җәмгыяте ту-
дырган культураларның иң борынгыларын-
нан берсе. Безнең эрага кадәр IV йөзләрдә үк
инде Кытайда сәнгатьнең аерым төрләре зур
үсешкә ирешә, сәнгать әсәрләренең әле бүген
дә безне сокландыра торган гүзәл үрнәкләре
иҗат ителә. Бу сәнгатьнең әллә ничә йөз
еллык тарихы, матур традицияләре бар.
Эш сөючән, тырыш кытай халкы үз куль-
турасының матур традицияләрен, кабатламас
үзенчәлекләрен һаман үстерә килә.
Кытай Халык Республикасының 10 еллы-
гына багышлап Татарстан дәүләт музее оеш-
тырган күргәзмәдә шушы зур сәнгатьнең күп
төрләреннән 800 гә якын әсәр куелган.
Монда бизәкләнгән фарфор һәм фаянс,
таш, агач һәм сөяктән сырлап ясалган әй-
берләр, графика һәм рәсем сәнгатенең матур
күчермәләре, чигү үрнәкләре һәм ефәк
тукымалар белән дә танышырга була.
Күргәзмәгә күп меңнәрчә еллык тарихы
булган гүзәл сәнгать әсәрләре дә, яңа кытай
сәнгатенең иң яхшы үрнәкләре дә куелган.
Менә кытай сәнгатенең кабатланмас ма-
турлыгы— бизәкле фарфордан эшләнгән са-
дытлар. Кытай осталары бизәкле фарфор
Ипләүдә, аны эшкәртүдә искиткеч уңышларга
ирешкәннәр. Фарфор савытларга ясалган
бизәкләрнең төрлелеге, ул савытларның
формасы белән тыгыз бәйләнгән кыю ком-
позиция элементлары күңелгә рәхәтлек бирә.
күзләрне иркәли.
Күргәзмәдә эшләнешләре ягыннан төрле
чорларга караган кытай фарфорының бик күп
үрнәкләре бар.
Кытай осталарының фил сөягеннән визит
карточкалары өчен сырлап ясалган үтә кеч-
кенә футлярлары, рамнары, бокаллары, ис-
киткеч осталык белән башкарылган үтә кү-
ренмәле шарлары бөтен дөньяга билгеле.
Кытай сәнгатенең бу әйберләрен җир ша-
рының теләсә кайсы почмагында очратырга
мөмкин.
Кытай осталары агачны сырлап архитек-
тура детальләре, мебель һәм скульптура
әсәрләре ясауда да тиңнәрен белмиләр.
Күргәзмә сөяктән, таштан, агачтан сырлап
ясалган сәнгать әсәрләре белән дә, кы- гай
художникларының нефрит, ак кварц, гау
хрустале һәм бронзадан ясалган әсәрләренең
иң матур үрнәкләре белән дә табыштыра.
? Бүгенге кытай сәнгате, борынгы сәнгатьнең
иң матур традицияләрен уңышлы дәвам
иттереп, яңа Кытай белән, социализм төзү
белән тыгыз бәйләнештә үсә. Яңа кытай
сәнгате социализм төзүче бөек илнең тормы-
шын, ул тормышның бөтен якларын чагыл-
дыруны үзенең төп бурычы дип саный. Бү-
генге кытай сәнгате — ул яңа промышлен-
ность һәм авыл хуҗалыгы, ул яңа завод-
фабрик һәм яңа авыллар, ул социализм төзүче
яңа кешеләр, аларның шатлыклары һәм
өметләре.
Менә Дун Син-веньиең «Республика игъ-
лан итү көне» һәм Ша Линьнең «Тавыш
бирергә җыелалар» исемле картиналары.
Тэ-лун («Төзелештә яңа техника»), Я и
Псй-чижао («Яңа машина»), Мой Хун-цзян
(«Безнең уңышларны күрегез!»), Чэн Син-
хуа («Тагын бер җиңү») үзләренең карти-
наларында җанлы буяуларда гади итеп кытай
халкының социализм төзүдәге зур уңышлары
турында сөйлиләр.
Социализм төзү юлына аяк баскан Кы-
тай— дөньяда тынычлык саклауның ыша-
нычлы һәм зур терәкләреннән берсе. Ху-
дожниклар иҗатында тынычлык темасының
зур урын алып торуы шуның белән аңлатыла
да.
Ли Хунның «Тынычлык өчен», Фан-динь-
нең «Тынычлык күгәрчене буласым килә»,
Чэн Чжи-фоның «Тынычлык язы», Ци Бай-
шиның «Тынычлык күгәрченнәре» исемле
картиналары дөньяда тынычлыкны саклау,
сугышка нәфрәт хисләре белән сугарылган-
нар.
Совет һәм Кытай халыкларының какшамас
дуслыгын гәүдәләндерүче картиналарга да
күргәзмәдә зур урын бирелгән.
Кытай һәм Корея халыкларының Америка
басып алучыларына каршы батырларча
көрәше темасына Кытай художниклары йөз-
ләрчә картиналар багышлаганнар. Пи-Эуань
һәм Линь Чан картиналарын, Цун Ти-сяп
(«Тизрәк күперне төзәтергә!»), Гу И-чуан
(«Тоткыннарны коткару»), А Лао («Илдәге
төзелешләр турында хәбәр алу») картина-,
ларын дулкынланмыйча карарга мөмкин тү-
гел. Аларда илләренең азатлыгы һәм бәй-
сезлеге өчен көрәшүче Кытай һәм Корея
халыкларының какшамас дуслыгы да, җиңүгә
ышаныч та, туган илне сагыну хисләре дә
сурәтләнгән.
Кытай художниклары иҗатында хатын-
кызларның батырлыгы һәм намуслылыгы,
дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, промышлен-
ность һәм авыл хуҗалыгы алдынгыларының
портретлары темасы зур урын ала.
Яңа Кытайда сәнгатьнең барлык төрләре
гаять киң колач белән үсә.
Күргәзмә менә шул бай һәм үзенчәлекле,
борынгы һәм искиткеч яңа зур сәнгатьне
шактый тулы күз алдына китерергә мөмкин-
лек бирә.
Сәгадәт Ишморатова.