Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК КЫТАЕ БУЙЛАП

Ф. голод

ытайдагы әллә ничә гасырлар буе булдырылган фән, культура һәм сәнгать җәүһәрләре, тарихи памятннклар, зур төзелешләрнең барысы белән дә берничә көн эчендә генә танышып чыгарга мөмкин түгел әлбәттә. Аңа айлар, еллар кирәк. Әмма күрергә өлгергән хәтлесе дә бездә гаять зур, һичкайчан онытылмаслык тәэсир калдырды.
Л\енә Нанкин шәһәре. Шәһәрне әйләндереп алган диварлар — Кытайдагы иң борынгы стеналарның берсе. Шәһәр үзе дә бик борынгы. Ул моннан 2400 ел элек салына башлаган. Шәһәрдәге йортлар бик матур. Аларның һәрберсе яшеллеккә күмелеп утыра.
Бу шәһәр XIV йөздә һәм Чан Кай-ши хакимлек иткән заманда Кытайның башкаласы булган. Нанкин шәһәре — хәзер Цзянсу провинциясенең экономик, культура һәм политик үзәге.
Моннан ун гына ел элек Нанкин шәһәрендә промышленность бик зәгыйфь булган. Хәзер анда тракторлар, автомат станоклар, автомобильләр эшләнә, металл коела. Шәһәрдә утыз фәнни-тикшеренү учреждениесе, егерме бер югары уку йорты, йөз дә унике урта мәктәп бар. Цзыньзыньшань тавының көньяк итәгендә — Кытайның бөек революционеры Сун Ят-сен мавзолее. Мавзолей егерме алты гектар мәйдан җир биләп тора. Мавзолейның үзәк бинасы диңгез өсте тигезлегеннән 158 метр биеклектә салынган. Аңа 700 метр озынлыгындагы, 392 басмалы зур мәрмәр баскыч буйлап менәргә кирәк. Бина эчендәге залларның берсендә табут эчендә Сун Ят-сенның мәрмәрдән ясалган статуясы ята. Ә аның гәүдәсе шушы статуя турысына, җиргә күмелгән. Диварларга аның речьләре язылган. Без табут янына венок куйдык.
Мавзолейның уң ягында Мин Гу паркы җәелеп киткән. Сугышлар вакытында парктагы борынгы храм җимерелгән. 1381 елда матча һәм өрлекләрдән башка бары тик кирпечтән генә салынган бер генә зал исән калган. Аның озынлыгы 40, биеклеге 22 метр. Аннан ерак түгел салынган сигез кырлы, тугыз катлы храм да бик кызыклы. Бу парк — Нанкин шәһәре кешеләре өчен бик матур ял итү урыны.
Шәһәрнең зоопаркы төрле хайваннарга бик бай. Без анда крокодилларны бер бассейннан икенчесенә күчерүне бик кызыксынып карадык.
Без — Юйхуатай калкулыгы янында. Калкулык итәгенә күп итеп төрле матур ташлар сибелгән. Алар чәчәкләрне хәтерләтә. Бу тау турында шундый риваять бар икән. Имеш, элек заманда Юнь-Гуань дигән берәү — будда диненә өндәп йөрүче —шушы тау итәгенә утырган да вәгазь укырга керешкән. Аның вәгазен фәрештәләр дә йотлыгып
К
107
тыңлаганнар һәм, аңа рәхмәт йөзеннән, шушы тауга күктән чәчәккә охшашлы матур ташлар яудырганнар.
Чан Кай-ши өере бу гүзәл калкулыкны патриот-революционерлар- ны, коммунистларны җәзалау урынына әйләндергән булган. Монда халыкның йөзләрчә иң яхшы уллары ерткычларча җәзалап үтерелгән. Биредәге парк хәзер патриотлар хөрмәтенә «һәлак булган каһархман- нар паркы» дип йөртелә. Бу парк эчендә мәһабәт һәйкәл салынган. Без аңа чәчәкләр бәйләме салдык.
Без аннары Нанкин университеты, медицина институты студентлары белән очраштык, пионерлар сараенда булдык. Студентлар да, пионерлар да безне бик ачык каршы алдылар.
Пионерлар сараенда безнең хөрмәткә күңел ачу кичәсе үткәрелде. Пионерлар кытай һәм рус җырларын башкардылар. Менә залда ягымлы татар биюе көе ишетелде. Безнең арабыздан Гали Хөсәеиов туган яклардан бик еракларда яңгыраган татар көен тыныч кына тыңлый алмады. Менә ул сикереп торды һәм шул көйгә биеп тә китте. Аның артыннан Татарстаннан килгән бүтән туристлар да биергә чыктылар. Гаҗәп күңелле булды.
Пионерлар концертыннан соң Пекин опера театры һәм цирк артистлары чыгышын карадык.
Шанхай туксан тугыз ел буена чит ил империалистларының үзәге булган. Бу шәһәр үзенең зурлыгы буенча дөньяда дүртенче урында тора. Анда ун миллион кеше яши. Шанхай урамнарының озынлыгы йөз километрдан да артык. Бу шәһәрне «Кытайның диңгез капкасы» дип йөртәләр.
Чит ил империалистлары Шанхай шәһәрендә үзләренчә хуҗалык иткәннәр, кытай архитектурасының милли үзенчәлекләрен исәпкә дә алмаганнар. Америкалылар небоскреблар салганнар, инглизләр дә йортларны үзләренчә төзегәннәр. Шуңа күрә Шанхай стиль чуарлыгы белән Кытайның башка шәһәрләреннән бик нык аерылып тора.
Хуанпу елгасы буйларында зур-зур йортлар тезелеп киткән. Алар- ның стеналары кояшта көзге кебек ялтырап тора. Бизнесменнар монда мәңге хакимлек итәргә уйлаганнар ахры: йортлар бик нык итеп салынган. Ә кытайлар яши торган кварталларда кечкенә генә фанзалар бик тыгыз урнашкан. Ике фанза арасы бик тар.
Кытай кешеләре — хәтта рикшалар да — элек бер концессиядән икенчесенә күчкәндә акча түләргә тиеш булганнар. Паркларның капкаларына: «Этләргә һәм кытайларга керергә рөхсәт ителми» дип язылган такта эленгән булган. Хәзер андый такталар музейда гына саклана.
Элек бу шәһәрдә караклар, бандитлар, фәхешханәләр бик күп булган. Чит ил империалистлары куылгач алар да бөтенләй бетерелгән. Социалистик строй кешеләрнең аңнарын үзгәрткән, халык, хезмәткә, милеккә яңача карый башлаган. Әгәр кеше нинди дә булса әйберен югалтса, төшереп калдырса яисә берәр җирдә онытса, аны беркем дә алмый. Югалткан кеше аны һичшиксез таба.
Шанхайда Кытай-Совет дуслыгы сарае бар. Анда һәркөнне ике меңләп кеше була. Алар Советлар Союзындагы тормыш белән танышалар, совет кинофильмнары карыйлар, совет җырларын ятлыйлар, рус телен өйрәнәләр.
«Зур дөнья» дигән тамаша бинасы да бик кызыклы. Дүрт катлы зур бинаның тугыз залында кытай классик операсы спектакльләре бара. Уртадагы түшәмсез залда — цирк. Комбинатка керү бәясе бик арзан. Ә тамашалар сәгать иртәнге 9 дан кичке унга кадәр, ягъни 13 сәгать буена бара. Тамашачы спектакльләрне бер залдан икенчесенә күчеп карый ала — заллар арасында ишекләр бикле түгел.
Көннәрнең берендә без автобуска утырып 1958 елда оештырылган коммуна белән танышырга киттек. Коммунага алты авыл, җитмеш
сигез элеккеге производство кооперативы берләшкән. Коммунада 150 мең кеше яши, аларның 60 меңе крестьяннар, калганнары эшчеләр һәм сәүдәгәрләр. Коммуна 10 эре, 40 урта производство бригадаларыннан тора, аның 4,3 мең га җире, 40 мең дуңгызы, 600 сыеры, 90 мең тавык һәм үрдәкләре бар. Коммуна җирләрен 20 трактор эшкәртә. Барлык крестьяннар да коммуна хисабына диярлек ашап-эчә- ләр. Ирләр айга ике, өч көн, хатын-кызлар биш-алты көн ял итә. Коммунада 72 башлангыч, 5 урта мәктәп, медпункт, бала тудыру йорты, кер юу урыны, клуб бар. Укытучыларга хезмәт хакын дәүләт түли.
Коммуна членнарының хосусый җир участоклары да бар. Коммунаның тулай кереме елга 13 млн. юаньII, аның 55%ы коммуна членнарына бүленә. Халык коммунадан бик канәгать, алар игеннән бик мул уңыш алалар, терлекләр симертәләр.
Без сәяхәтебез дәвамында, Ханьчжоу һәм Тяньцзин шәһәрләрендә булдык. Ханьчжоуда борынгы будда храмнарын карадык, шәһәр тирәсендәге күп санлы ял йортларын, санаторийларны күрдек, атаклы Сиху күлендә көймәдә йөрдек. Тяньцзиндә паласлар туку фабригы зур тәэсир калдырды.
Хәзерге заман кытай халык җырларының берсендә «Безнең бер көнебез егерме елга тигез», — диелә. Кытай тормышы белән танышканнан соң, без моның дөрестән дә шулай булуына чын күңелебез белән ышандык. Аларда якты, бәхетле киләчәккә омтылыш һәркайда шул тикле зур, чыннан да азатлык яулап алган Кытай кешеләре элек егерме ел эшләнергә тиешле булган эшне бер көндә башкарып чыгалар, яңа социалистик тормыш төзүдә һич ни белән чагыштырмаслык хезмәт батырлыклары күрсәтәләр. Кытай халкының якты киләчәккә, социализмга булган мондый омтылышы бездә чын-чынлап дусларыбыз белән горурлану хисе тудырды.
II Юань —Кытай акчасы. 1 юань — 6 сум.