Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДАВЫТ ГОБӘЙДИ ШИГЫРЬЛӘРЕ


V7 кытучы Фоат Садыйков тара- фыннан төзелеп, Татарстан китап нәшрияты басып чыгарган Давыт Гобәйди шигырьләрен 15 XX йөз башы татар әдәбиятында билгеле эз калдырган язучының, шагыйрь буларак, яңадан ачылуы дип исәпләргә кирәк.
Чыннан да, моңа кадәр әдәбият укучыларга Д. Гобәйди күбесенчә рус һәм Европа әдәбиятын пропа-гандалаучы: Н. Гоголь, И. Тургенев, Марк Твен әсәрләренең заманы өчен оста тәрҗемәләрен биргән язучы буларак кына билгеле иде. Бу җыентык исә аның талантлы һәм үзенчәлекле шагыйрь булуы турында да сөйли.
Китапка кертелгән 17 шигырьнең II е 1913 елны «Юл» китапханәсе чыгарган «Шүрәле каргаган авыл» җыентыгында басылган, ә калган 6 шигырь төзүче тарафыннан ша-гыйрьнең якыннарыннан язылып алынган, һәм алар әдәбиятта әле билгеле булмаган яңа шигырьләр.
Д. Гобәйди гади татар крестьяннары тормышына эчкерсез теләктәшлек белдерүе, аңа хас күп кенә якларны поэзиягә алып керүе һәм гади халык теленең, халык иҗатының характерлы моментларын осталарча файдалануы белән Тукай иҗатына аерылгысыз бәйләнгән. Алай гына да түгел, Д. Гобәйди Тукай иҗатының шушы халыкчан сызыгыннан үсеп чыккан шагыйрь. Аны, һичшиксез, Тукай мәктәбе шагыйрьләренең күренеклесе дип саный алабыз. Д. Гобәйдинең аерым шигырьләрендә Тукай илһамының яктысы һәм турыдан-туры аның «Үз-үземә» (1906), «Шагыйрьгә* (1908) һ. б. әсәрләрендә чагылган иҗади платформасына теләктәшлеге, шуңа бәйләнештә, ул әсәрләрдәге кайбер юлларга мөрәҗәгать итүе ачык сизелеп тора.
Бу уңайдан Д. Гобәйди иҗатында шагыйрь һәм аның иҗтимагый ролен аңлау мәсьәләсенең тирәнрәк чагылуын да әйтеп үтмичә мөмкин түгел. Д. Гобәйди шагыйрьләрне, кояш кебек үк, «тоташтан янарга»
15 Д. Гобәйди. Шигырьләр. Төзүчесе Ф. Садыйков. Татарстан китап нәшрияты. Казан, 1959 ел, 44 бит, тиражы 5000 экзм., бәясе 40 тиен.
(«Тормыш хәбәрләре», 1913) чакыра һәм «ачык әйтим әле: мин бит тимерче» дип белдерүе белән үзенең «хакыйкать күмерене чүпләп ягуын» икърар итә. Д. Гобәйди фи- керенчә, шагыйрь «алып кулга тимерченең чүкечен», «тимердәй каты күңел чүкергә» тиеш («Тимерче». 1913). Аңа, хакыйкатьне язып, халыкны рухи яктан сәламәт итеп тәрбияләү бурычы йөкләтелгән.
Ләкин Д. Гобәйди иҗтимагый ха-кыйкатьне аңлауда әле үзе дә кар-шылыклы карашлардан котыла алмый. Мәсәлән, ул «Авыл» (1913} шигырендә, авыл тормышы һәм көнкүреше идиллиясенә бирелеп, шушы тормышның ике яклы булуын— байларның бер көнкүреш,
122
ә ач-ялангачларның икенче көнкүреш белән яшәүләрен читләтеп уза, «ярты исерек, сәләмә, вокзалдагы татарларның гомер буена эшләп та-маклары туймавын» бары тик алар- ның эшсезлегеннәи генә күрә, бу .хәлнең социаль сәбәпләрен тиешенчә аңламый. Шигырьдә сурәтләнгән авыл бары тик «бәхет дөньясы» итеп кенә күз алдына китереп бастырыла.
Ләкин, нәрсә генә булмасын, бу әсәрдә шагыйрьнең крестьян тор-мышына, гади халыкның хезмәт сөючәнлегенә кайнар мәхәббәте ярылып ята.
Д. Гобәйдине каршылыклар эчендә генә бикләп калдыру да дөрес булмас иде. «Думбра» (1913) шигырендә ул авыр михнәт эчендә, «көн йөзе күрсәтмәүче» тормышта яшәгән халыкның аһ-зарын ишетеп, чын йөрәктән ачына, хезмәт ияләренең кайгысын үз кайгысы итеп кабул итә. Ярлы крестьян зарына нисбәтән аның поэзиясендә «ертык чикмән, чабата, үтмәс балта»лар да, бары тик халык теленә генә хас әйләнмәләр дә, авыз иҗатына караган аерым элементлар да шигърият җәүһәрләренә әвереләләр. Бу аеруча «Сабанчы карт» (1908), «Шәфкатьле әнкәй» (1908) кебек шигырьләрдә ачык сизелә:
«Колыным бу» дигән, «Балам» дип сөйгән, Минем өчен көйгән Моңлы әнкәем, —
ояларында никадәр моң, эчкер- :ез мәхәббәт һәм шул ук вакытта онгатьчә гадилек яңгырый. Д. Го- (әйдине нәкъ әнә шушы ягы белән iyc шагыйре A. В. Кольцов иҗаты 1а үзенә тарткан булса кирәк. Д. 'обәйди тарафыннан «Сукачы җы- |уы»ның (1913) тәрҗемә ителүе юның бер дәлиле дисәк, ялгышма- Ыз.
Гомумән, Д. Гобәйди иҗатында (I. В. Кольцов белән уртак момент- jap күп.
Тукай поэзиясенең бәрәкәтле уфрагында үсеп киткән Д. Гобәй- инең әдәбиятка алып килгән үз гмасы, сәнгатьчә үзенчәлекләре Эм алымнары бар. Бәет стилен уңышлы файдаланып язылган һәм татар хатын-кызының авыр язмышын сурәтләгән «Татар кызы»нда (1904), әхлакъ темасына багышланган һәм ялангач, икмәксез калган ятимнәр язмышын чагылдырган «Исереккә» (1913) шигырендә яки башка әсәрләрендә булсын, Д. Гобәйди революциягә кадәрге авыл ярлыларының эстетик зәвыкларыннан чыгып эш итә. Аның шигырьләрендәге сәнгатьчә үзенчәлекләр дә шуның белән аңлатыла.
Бу яктан Д. Гобәйдидә юмор һәм сатираның бирелеше аеруча характерлы. Шагыйрь уңай идеал-ларын белдергәндә дә, үз рухына ятышлы тормыш күренешләрен җыр-лаганда да, күп кенә очракта бер стилистик яссылыктан икенче сти-листик яссылыкка күчә һәм, алар- ның органик кушылуына ирешеп, үз әсәрләренә бер үк вакытта юмористик яки сатирик юнәлеш бирә. Д. Гобәйди мондый борылышларга гадәттә әдәбиятта формалашкан шигъри стилне гади халык сөйләменә хас, бер караганда «поэзиягә лаек булмаган» шикелле тоелган стиль элементлары белән аралаш- тыру нәтиҗәсендә ирешә. Шулай итеп, бер-берсенә нык бәйләнгән юмористик-сатирик юнәлеш барлыкка килә. «Татар шагыйре... га» да Д. Гобәйди күтәренке стиль белән «шигырь бакчалары», андагы «агачларны күреп хәйран калуы» турында яза да, кинәт шул ук бакчада «суган-шалканнар, ки- шер-тормалар» үсүен хәбәр итә. Шул рәвешчә, Д. Гобәйди тарафыннан тәнкыйть объекты итеп алынган шагыйрь иҗатының арзан, шигърият икәнлеге ачыла.
«Шүрәле каргаган авыл»да исә шүрәлегә «шул җыендук смертный приговор» ясау, шүрәленең авыл халкыннан качып, «заграницага ки-тәргә хәзер торуы» кебек детальләр әсәрне нечкә юмор белән бизәклиләр.
Д. Гобәйди шигырьләре ритмика, интонация, строфика ягыннан да игътибарга лаек. Аның иҗатында традицион шигырь строфикасы белән беррәттән татар халык иҗатына нигезләнгән ритмик-интонацион
123
шигырь төзелешен, строфикасын очратабыз, Г. Кандалыйдан килгән шигырь үлчәмнәренең төрле вариа-цияләрен дә Д. Гобәйди уңышлы куллана. А. Кольцовның «Сукачы җыруы»н тәрҗемә иткәндә дә ул шул строфикадаи файдалана.
Күп кенә әсәрләрендә («Таң ал-дыннан», «Думбра». «Авыл» һ. б.) шагыйрь тормыш күренешләрен ту-лырак Һәм тирәнрәк чагылдыру максаты белән, Тукайның «Китап» шигыре үрнәгендә тезем (период) алымын файдалана. Бу алымны татар поэзиясендә законлаштыруда, һичшиксез, Д. Гобәйдинең дә роле бар.
Давыт Гобәйди шигырьләрендә тирән социаль гомумиләштерүләр юк. Ләкин шагыйрь революциягә кадәрге хезмәт ияләренең бары тик йөздән берәве генә тук икәнен аңлый. Бөек Октябрь социалистик революциясе шагыйрьнең өметләрен тормышка ашыра. Бу уңай белән язылган «Хөррият» (1917) һәм «Татар улына» (1918) исемле шигырьләрендә Д. Гобәйдинең революцияне чын күңелдән шатланып каршы алуы ачык чагылган:
Урра! Урра! Шаула, халык, уйна, инде алга, алга!
Урра! Урра! Кара көчнең муены сынды — якты алда...
Юын ирек чишмәсендә, бетсен инде керләрең, Чыксын инде, ялтырасын күп тутыккан серләрең,— ди шагыйрь халыкка мөрәҗәгать нтеп.
Революциядән соң Д. Гобәйди актив рәвештә җәмәгать эшләренә катнаша, волость башкарма комитеты председателе урынбасары һәм халык мәгарифе бүлеге мөдире булып эшли.
1919 елда шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы фаҗигалы рәвештә өзелә. Аны Колчак бандитлары ерткычларча җәзалап үтерәләр.
Давыт Гобәйдинең поэтик мирасы артык зур булмаса да, ул мирас аның XX йөз башы татар әдәбиятында лаеклы урында торуын да, татар әдәбияты үсешендәге кайбер үзенчәлекле моментларны да ачык чагылдыра.