Логотип Казан Утлары
Хикәя

АЛЕКСАНДР ИВАНОВИЧ


олхоз идарәсенә өстенә аксыл соры габардин пальто, башына әллә нинди көмешсыман бизәкләр чигелгән салам эшләпә кигән бер хатын килеп керде.
— Александр Иванович мондамы? — дип сорады ул, тимерче Га- раськинның челеменнән өзлексез чыгып торган зәһәр төтеннән борынын җыера-җыера. Тимерче хисапчы өстәле артында утыра, ә алдагы озын эскәмиягә яшелчәче кызлар кунаклаганнар иде.
Гараськин челемен тагын бер суырып төтенне өреп җибәрде һәм бары тик шуннан соң гына, әлеге хатынны күзләре белән үлчи-үлчи, челем сабы белән сул яктагы ишеккә күрсәтте.
Хатын, борыннарны кытыклый торган хушбуй исе аңкытып, ефәк юбкасын кыштырдата-кыштырдата, бүлмәгә үтте.
— Күрдеңме, динсезне?—диде тимерче кырыс кына, — Ляксандр Иванычның хатыны булса кирәк. Менә әйтте диярсез әле, өченче көн Антонычтан көрән алашаны алып киткән чегән кебек алып китәр ул аны.
Кызлар, тимерченең сүзен уенга алып, иреннәрен чалшайттылар. Ул арада ишек артыннан үксү һәм ашыгыч пышылдау ишетелде.
— Сиптерәме?.. Алып китәр, — диде Гараськин инде тәмам ышанып.
Идарәгә колхозчылар керә торды: сәгать алтыга гомуми җыелыш билгеләнгән иде. Куприян агайга ияреп бер төркем картлар килде. Кызлар алдагы рәттән аларга урын бирделәр.
Александр Ивановичның хагыны белән сөйләшүе ишек янында утыручыларга аермачык ишетелә, алар ишеткәннәрен түкми-чәчми бу яктагыларга кабатлап торалар.
— Мәхәббәтебезне оныттың дип пешерә хәзер, — диде колхозның шук кызларыннан берсе Вера Зверева.
Кызлар уфылдап куйдылар, кемдер көлеп җибәрде.
— Җитәр сезгә! — диде Куприян агай, мыек чылгыйларын чеметә- чеметә.
Яшелчә бакчасында эшләүче Катя Жигалова кабалана-кабалана тезеп китте:
— Син минем бөтен тормышымны җимердең, ди. йөргән чакта алтын таулары вәгъдә иттең дә бергә яши башлагач төпсез тагаракка утырттың, — ди.
— Ах, динсез, ах, үләт!—диде Гараськин ярсып-ярсып. Ул урыныннан тормакчы була, әмма, итәкләре көеп беткән иске плащы эскәмиядәге кадакка эләгеп, аны җибәрми иде.
— Ата-аналарын искә төшерде,— ди Вера ишектән колагын алып,— булышыгыз, зинһар, дип әти-әнисе янына да барган...
К
77
Катя явызланып тезә бирде:
— Мин, ди, авылда яши алмыйм, ди. Тузаннан битемә бетчәләр чыга, юньле сөйләшер кеше дә юк, саргаеп үләрсең, ди.
Гараськин чын йөрәге белән әрнеп:
— Җен икән,— дип кычкырды.
— Ә Ляксандр Иваныч нишли? — дип кызыксынды Куприян агай.
— Дәшми, — диде Верка.—Тегесе дулапмы-дулый, ә ул дәшми.
— Хатын-кызларның барысы да бер чыбыктан сөрелгән, — диде Гараськин авыр сулап.
Ишек артыннан үкереп җылаган тавыш килде.
— Әгәр калага кайтмасаң, мин Цекага язам, ди! — моны әйткәндә Верканың күзләре усал очкыннар сипте. — Синең нинди кеше икәнлегеңне анда да күрсеннәр, семьяны җимергәнең өчен партиядән кусыннар үзеңне, ди.
Тимерче сикереп торды, плащ итәге икегә аерылып китте. Ул бөтен көченә кычкырып җибәрде:
— Алдый, алдый, ышанма аңа, Ляксандр Иваныч!
Беренче бригада бригадиры, солдат гимнастеркасы кигән озын буйлы Филиппов, әле погон эзләре дә бетмәгән иңнәрен уйнатып, ишекне ачып җибәрде:
— Сәгать алты, Александр Иваныч, әйдә башлыйбыз.
Александр Иванович, авыр уйларыннан котылган кебек, аякка басты, аксыл чәчләрен селкеп, башын чайкап куйды.
-— Син, Елена, утырып тор... Җыелыш беткәч сөйләшербез инде...
Хатын, йөзен учлары белән каплап, дәшми-тынмый гына утырып калды.
Җыелганнар урындыкларын күчерделәр, ыгы-зыгы килеп алдылар. Александр Иванович җыелышны ачты.
— Көн тәртибендә... — дип башлады ул карлыккан тавыш белән.
— Тукта әле, — дип бүлде аны Куприян агай. — Иң элек синең мәсьәләңне тикшереп алыйк.
Председатель калтырал киткән иреннәрен көчкә тыйды.
— Хәзер безнең гомуми җыелыш, ә ул минем шәхси эшем...
— Дөрес әйтмисең, Ляксандр Иваныч, ялгышасың, — диде Куприян агай урыныннан тора-тора. — Колхозның сиңа ничек ышанганын беләсеңме син. Өченче ел үзеңне председатель итеп сайлыйбыз бит. Элек бездә ноябрь аендагы соңгы яфраклар белән председательләр дә коела иде. һәр ел саен. Без, «Кормыларны шуңа кадәр җиткерә алсак иде», дип сөйләшми идек, «председательне шуңа кадәр алып бара алсак», дип сөйләшә идек. Нәкъ менә чикерткә хакындагы мәсәлдәге кебек килеп чыга иде. Чын менә! Чикерткә председатель урындыгында утырып тора. Кормы әзерләргә, абзар-кураны бөтәйтергә кирәк дип ул мыегын да селкетми: барыбер моннан китәчәк бит! Быелга әле ул үткәндәге юньсез председательләрне сүгеп үткәрә. Уңга-сулга вәгъдәләрне яудыра, авызы белән кош кына тотмый инде. Имеш, киләсе елга хезмәт көненең бәясе гаҗәп югары булачак. Менә ничек бит ул, Ляксандр Иваныч, кешеләр мондый буш куык очыручыларга ышанмый башладылар. Ә син килдең дә: «Менә нәрсә, иптәшләр, җир җимертеп эшләүдән башка мин сезгә бер нәрсә дә вәгъдә итә алмыйм», дидең. Акчалата хезмәт хакы алудан баш тарттың, «Сезгә ни булса, миңа да шул, хезмәт көне белән түләгез, бала-чагам юк, хатыным да әллә килә, әллә юк әле, дидең. Бергә эшлик тә, бергә ашап та карарбыз», дидең. Бу сүзләр безнең күңелләргә сары май булды. Колхозчы ул коры шапырынуларга бер тамчы да ышанмый хәзер. Ә син килдең дә эш күрсәттең! Карыйбыз: бара!
— Сип, Куприян Евграфович, докладыңны бик озынга суздың. Үзең һаман мине мактыйсың, — диде председатель түземсезләнеп.
78
— Озын булсын! Докладчы итеп билгеләмәсәләр дә бөтен колхозчылар исеменнән сөйлим, — диде Куприян агай җәберсенеп.
— Сөйләсен әйдә!
— Тыңлап кал, Александр Иванович!
— Мыегыңа чорный бар! — дип шауладылар җыелганнар.
— Менә шул... Оныттырып җибәрдең, бүлеп... Мин, Ляксандр Иваныч сиңа бәләкәй генә ревизия ясамакчы |була*м. Сип менә үзеңнең карчыгың белән киңәшеп алдың... Ачуланма, без дә тыңладык... Ике ел эчендә синең белән бик якынайдык бит. Ә син китәргә җыенасың... Кешене көчләп булмый булуын. Шулай да безне санга сукмаска уйлыйсың... Бөтең колхозны санга сукмаска...
— Туктап тор, — дип кычкырды тимерче, — чыдарлыгым калмады, мин әйтим әле.
Ул плащын чишеп җибәрде, йонлач йодрыгы белән өстәлгә сукты.
— Әйдә мин сөйләгәнне стена артында хатыныгыз да тыңласын. Бездән нинди кешене алып китәргә маташуын ул да ишетсен! — Гарась- кин ярсыган йөрәгенең азрак тыелуын көтеп тынып торды. — Бервакыт тимерлеккә Ляксандр Иваныч килгән шулай. «Мин, Гараськин, сиңа карыйм да, өлкән көтүче Антонычка карыйм. Һаман аңламыйм, нинди кешеләр сез? Хезмәт көненә күпме бирәчәгебез билгеле түгел әле, ә сезгә бүген үк акча бир, сөтен, бодаен, балын бир. Беләсеңме, Гараськин, гражданнар сугышы соңында без илне аякка бастырганда чит ил белгечләрен чакырткан идек. Үз белгечләребез җитми иде ул чакта. Бөтен ил җимерелгән, ул фәкыйрьлек, ачлык, ә бу белгечләр якаларына ак тастымал кыстырып безнең майны, йомырканы тыгыналар. Сез дә Антоныч белән менә шул чит ил кешеләренә бик охшыйсыз», ди бит бу миңа. Гөнаһ шомлыгына каршы, безне колхозда «чит ил белгечләре» дип йөртә башладылар. Түзәр хәл калмады. Беркөнне яманатыбызны үзебез үк бетерергә булдык. Идарәгә бардык та: «Безгә дә башкалар белән рәттән хезмәт көннәре түләгез, без бернинди дә чит ил белгечләре түгел, ә чын-чыннан рус кешеләре», дибез.
Менә шул. Хәзер Ляксандр Иванычның хатыны уйласын инде: рус кешесеме ул, әллә «чит ил белгечеме?..»
Александр Иванович җыелышның болай борылып китүенә борчылды һәм үзен якын итеп, үз итеп сөйләгән кешеләрнең йөзләренә карап, авылдагы беренче көннәрен хәтерләде.
Өметсезлеккә бирелеп, башкалар кебек качып .китәсе килгән көннәре дә еш булды бит аның. Бервакыт ул иң яхшы колхозчылардан берәүне— Кирилл Панкратовны бригадир итеп куярга җыенгач, идарә членнары бер тавыштан каршы- чыктылар: «Ярамый, Панкратов безнең кеше түгел», диделәр. Башта Александр Иванович әллә Панкратов кулак нәселеннән микән дип уйлады. «Нигә Панкратов безнең кеше булмасын?», дип сорады. «Безнеке түгел, ул Тәтештән килгән», диделәр.
Александр Ивановичның исе китте: Тәтеш моннан утыз гына чакрым лабаса. Панкратовның монда күчеп, семьясы белән колхозга керүенә дә биш ел узган. Халык дигәнең ышанмаса ышанмый бит ул!
Хәзер җыелышта ул шуларның барысын да искә төшерде. Панкратовны һаман үз итеп исәпләмиләр, ә аның килүенә ике генә ел булса да ышаналар...
Александр Иванович, уйларын бүлеп, тыңлый башлады. Бригадир Филиппов сөйли иде:
— Бригадам идарәгә иң якын торса да бервакыт мин җыелышка соңга калып килдем. Александр Иванович миңа усал гына карады да: «Барчук», ди. Бу сүзе белән шундый кимсетте ул мине, өстеннән райкомга язарга йөрдем.
Ул вакытта бригада конторының бинасын салып бетереп килә идек. Председатель килгән бервакыт. Шатланып торам, безнең кемлекне
79
күреп китсен әле, дим. Килде дә: «Син, ди, кайсы төшең белән уйлыйсын? Агач җитмәгәнгә бозаулар абзарын төзеп бетерә алмыйбыз, дуңгыз фермасының түбәсе тишек, ә син контор өчен күпме материал әрәм иткәнсең. Кыш җитеп килә бит!», диде.
Уйладым, уйладым да: «Тукта әле, мин әйтәм, идарәдә барчук дип дөрес атаган бит ул мине».
Александр Иванович Елена хакында уйлый башлады. Менә ул стена артында иренең карарын көтеп утыра. Сөя иде бит ул аны! Әле кайчан гына алар кочаклашып бергә-бергә җырлар көйләп, дөньяның матурлыгыннан исереп йөриләр иде. Аның шул чагындагы моңлы тавышы әле дә истә.
Ап-ак чәчәкләре
Бөдрә миләшкәйнең...
Әйе, миләшкәй... Идарә тәрәзәсе каршында да миләшләр үсеп утыралар. Кызыл тәлгәшләр, караган саен, аның эчен яндыралар.
Александр Иванович нәкъ сугыш алдыннан өйләнде. Елена аны сугышка озатып калды. Кинәт килгән бу бәхетсезлектән елап шешенеп бетсә дә, ул чибәр иде.
Аннары көннәре айларга, айлары елларга торырлык авыр сугыш көннәре узды. Күпме яхшы кешеләрнең батырларча үлемен күреп Александр Иванович кешеләрнең матурлыгын аңлады, чын кешеләрне ялганнарыннан аера башлады һәм беренчеләрен чын йөрәгеннән яратты.
Дүрт ел буе — яраланып Синявина сазлыкларында аунаганда да, Польшаның пычрак юлларында интеккәндә дә, Варшава, Будапешт, Берлин яннарында миналар чинавы астында да — ул Еленаны уйлады. Аның белән очрашу иң тәмле хыялга әйләнде. Менә ул да сугыштан кайтты һәм үзенең Еленасын күрде: ул тагын да чибәрләнгән, аның иркәләүләре кайнарырак һәм дәртлерәк иде. Хатынындагы үзгәрешне Александр Иванович ошатып бетермәсә дә, ул аны чын йөрәгеннән ярата иде.
Тормышта шулай була бит, якын кешеңдә ниндидер бер начар як барын сизәсең, әмма аны ачыкларлык берәр сәбәп булганчы син аңа исем таба алмыйсың. Александр Ивановичның да сизенүе юкка булмаган икән.
Ул технолог булып заводта эшли, Елена мәктәптә әдәбият укыта иде. Ул цехта яңа технология кертү буенча ниндидер Чугуновлар белән көн-төн сугышып йөри. Елена исә кочагы белән дәфтәрләр күтәреп кайта һәм, Александр Ивановичча шаяртып әйтсәк, «ярты төнгә кадәр иншаларның канатын кисеп утыра» иде.
Бервакыт Александр Иванович өйгә дулкынланып, дәртләнеп кайтып керде.
— Авылга китәбез, Леночка, мине .колхоз председателе итеп җибәрәләр...
—- Ничек, авылга?—дип сорады кинәт агарынып Елена. Александр Иванович, хатынының күзләренә чыккан куркуны күреп, сүзен дәвам итә алмыйча туктап калды. Ә Елена урыныннан күтәрелде, төсен бозып усал, әшәке тавыш белән чыелдарга тотынды:
— Миннән рөхсәт сорадыңмы соң? Сорадыңмы, ахмак!
«Әйе, аның белән киңәшәсе калган икән шул. Начар эшләгәнмен, бик начар». Әмма ул Лена аны аңлар дип ышанган иде...
— Син хыял диңгезендә йөзсәң дә, мин җирдә яшим. Шәһәрне ниндидер караңгы почмакка алыштырырга, әйбәт фатир урынына фәкыйрь крестьян өенә күчәргә, сарык бәтиләре кычкырганын тыңлап чепи күзле лампа янында утырыргамы! Егерменче гасырдан унсигезенче гасырга күчәргәме, ю-юк!
80
Кимсенде Александр Иванович ул чагында.
— Елена, акылыңа кил. ни сөйлисең син!
Ә ул үпкәләгән бал асым ан кычкырып елый иде:
— Беркая да китмим. Әгәр син буш хыялларыңны миннән кадер лерәк күрәсең икән...
— Лена... Син укытучы бит... Балаларга акыл өйрәтәсең, ә үзең...
— Нәрсә үзем? Минем дуңгыз карыйсым да, тавык үрчетәсем дз. килми. Ә син... син... җүләр...
Александр Иванович авылга бер үзе генә китте. Ул бу аерылып тору вакытлы гына булыр, Елена аңлар дип өметләнде. Әмма Елена, аның хатларына җавап бирмәде...
Төннәрен йөрәге авыртудан, чиксез сагыштан аның бөтен дөньяны яңгыратып ыңгырашасы килә иде. Таң ату белән ул кешеләр янына ашыкты. Аны көтеп алалар иде, һәм ул аларны ирләрчә нык, кырыс ярату белән яратты.
һәм менә ике ел үткәч Елена килде. Башта Александр Иванович бик нык сөенде, ул аны бөтенләйгә килгән, гафу иткән, ниһаять аның сагышына да чик булыр икән дип уйлады.
Әмма Еленаның беренче сүзе үк аны сагаерга мәҗбүр итте. Әйе, ул аны гафу итәргә әзер, әгәр дә бүген үк шәһәргә кайтса. Кайтмаса килешү хакында сүз дә булырга мөмкин түгел.
Александр Иванович дәшмәде. Озак утырды ул бер сүз дә дәшмичә. Менә нинди бәягә генә Еленаның мәхәббәтен яңадан кайтарып алачак ул!
Үзенең ул бәяне бирә алмаячагын төшенде ул. Ә бу Еленаны гомергә югалту дигән сүз иде. Александр Иванович сөя иде хатынын. Сөю йөрәк эше шул, аңа боерып булмый.
Хәзер менә шушы җыелышта беренче мәртәбә үзе белән тынгысыз, болгавыр көннәр үткәргән кешеләрнең үзен яратуларын сизде ул. Әйе, яратуларын.
— Александр Иваныч колхозыбызны рәткә кертте, тик менә үз семьясын гына тараткан, — дигән сүзләрне ишетте ул. «Тараткан... Колхозга хыянәт бәрабәренә семьяны ныгытыргамы? Булмый».
һәм ул ныклы карарга килеп торып басты:
— Иптәшләр! Туганкайлар! Моннан егерме еллар элек Белоруссиядә мин колхоз председателе Петр Никодимович белән төнлә юлга чыккан идем. Малай гына идем әле ул чакта. Хәвефле вакытлар иде. Кулаклар котырыналар, яныйлар иде. Урманга якынлашып киләбез шулай, кинәт мылтыктан аткан тавышлар ишетелде. Петр Ни кода мо- вичны шунда ук үтерделәр, ә мин арба төбенә аудым. Күземне ачарга куркып озак яттым мин. Гомерем буе Петр Никодимовичны оныта алмыйм. Менә хәзер үзем дә колхоз председателе...
Шул чакны ишек ачылды һәм битен куллары белән каплаган Елена күренде. Ул башын түбән иеп урамга йөгерде.
Бүлмәдәгеләр дәшмәделәр. Куприян агай тын гына, ләкин бөтен кеше дә ишетелерлек итеп:
— Бар, Ляксандр, бәлки килешерсез, — диде.
Александр Иванович урамга чыкты.
Елена башын тагын да аскарак иеп йөгерә иде. Җил аның артыннан себереп барган кебек тузан өермәсен куа. Александр Иванович хатынына эндәшергә теләде, ләкин тавышы чыкмады. Барырга теләде, аягы тартмады.
Еленаның баш очында гына иксез-чиксез күк җәелеп ята. Аның зәңгәр тирәнлегендә үтә күренмәле ефәк кебек болыт кисәге йөзә. Александр Иванович аның акрын гына эрегәнен карап торды. Бер минуттан ул бөтенләй югалды. Зәңгәр күктә аның эзе дә калмаган иде...
АязГыйлэҗев тәрҗемәсе.