Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЮЛЛАР ЧАТЫНДА


1
у квартирга без инде ияләшеп беткән идек.
Бергә алып барасы тормышыбызның беренче көне шу-шында башланды. Көтеп алган беренче балабыз — Шамилебез шушында туды. Шушы квартирда торганда, иптәшем Сәләхи институтны тәмамлап, заводка эшкә керде, инженер булып эшли башлады.
Инде менә китәбез. Безнең китүебезне сорадылар. Квартир хуҗабыз Тәгъзимә апаның быел унынчы классны тәмамлаган кызы Марзияга аерым бүлмә кирәк булды. Бу — Марзияның иркен яшәргә теләүдән килеп туган капризы түгел. Моның бик җитди сәбәпләре бар иде. Шуңа күрә безгә яңа квартир эзләүдән башка чара калмады.
Тәгъзимә апаларда без ике ел яшәдек.
Без квартирантлар булып кергән елны Марзия тугызынчы класста укый иде. Ул елны Марзия классыннан күчми калды һәм олы кешеләргә, шул исәптән безгә дә, маңгай астыннан карап, дәшмичә йөрде. Мин моның сәбәбен бик яхшы аңладым. Марзияның үз әтисе сугышта үлгән, ә үги әтисе эчкече иде. Бәлкем, Тәгъзимә апа, кечкенәмне ятим итмим, кеше арасында кимсетеп йөртмим дип, икенче тапкыр кияүгә чыккандыр. Ләкин Зариф үги кызына әти булудан ерак иде шул. Дөрес, ул, эчмәгәндә, бик әйбәт кеше, кешеләрне рәнҗетү түгел, авыр сүз дә әйтә белми. Ләкин аның эчми калган атнасы сирәк иде. Төн уртасында, кеше-кара йоклап беткәч, кинәт ишек дөбердәтә башлый-лар. Ишек ачарга баручы Тәгъзимә апаның авыр көрсенүе ишетелә. Аннан да авыррак булып, үкенечле сүзләре яңгырый:
— Ай аллам... Нинди бетмәгән эчү булды инде бу? Атна саен, получкы алган саен...
Аңа теле бәйләнгән Зариф карлыккан тавыш белән җавап кайтара:
— Алдыйсың, Тәгъзимә... Алдыйсың, җанкисәгем. Көн саен эчмим... Атнасына бер генә эчәм... Аңлыйсыңмы? Бер генә...
Менә ни өчен Марзия караңгы чырай белән йөри, менә ни өчен ул тугызынчы класстан күчми калган иде. Мин күңелемдә кузгалган авыр кызгану хисе белән, ул инде унынчы классны бетерә алмас, аның укудан күңеле сүрелгәндер, дип уйлый идем.
Ләкин Марзия укыды. Ул ничектер, барачак юлында яктылык күреп, кечкенә гомерендә очраган ямьсез нәрсәләрдән чирканып, читкә тайпылып, гел кеше булырга, гел үз хокукыннан файдаланырга ом
Б
Г
20
тылды. Әтисе «получкы» алган көннәрне ул иптәш кызларында кунып кала торган булды, китапны кулыннан төшермәде. Менә хәзер инде унынчы классны тәмамлап, университетка керергә әзерләнә.
Шулай булгач, без Тәгъзимә апаның үтенечен кире кага ала идекме? Юк, билгеле.
Ләкин квартир кайдан табарга?
Тәгъзимә апа үзе дә бездән кнм борчылмый иде. Кемгә генә барма— иң элек семьябызда ничә кеше барлыгын сорыйлар, кечкенә бала турында сүз чыктымы — өйдәш кертүчеләрнең йөзе караңгыланып китә, сөйләшмәс булалар.
Инде нишләргә?
Шушы мәшәкать белән атна-ун көн йөргәннән соң бер көнне Тәгъзимә апа Бишбалта бистәсендә квартирлар табып бирүче бер маклер хатын барлыгын ишетеп кайтты.
Сәләхи белән икебез туп-туры шунда киттек.
Стеналарына догалыклар кадаклап куелган, төрле чуар намазлыклар эленгән зур гына бер бүлмәдә безне илле биш яшьләр тирәсендәге бер хатын каршы алды. Чигә чәчләренә чал керә башласа да, йөзе әле аның таушалмаган, битенә җыерчык-мазар кунмаган, гәүдәсе дә бик төз. Өстендә аның озын итәкле күлмәк, аягында чәмчәле читек, тик колагына эләктереп куйган кара алкалары һәм беләгендәге бармак бите чаклы алтын сәгате генә гади бер татар карчыгы киемендәге бу абыстайга әллә ничек килешмиләр иде.
Чәй янында шартларны сөйләштек. Фәсәхәт түти безнең хәлебезгә кереп, безнең сүзләребезне борчулы йөз белән тыңлады. Без йомышыбызны әйтеп биргәч, кайтарылып төшкән яулыгын артка чөеп, авыр гына көрсенеп куйды:
— Белмим шул, туганкайлар... Кечкенә бала белән фатир табулар авыр хәзер.
Без, икебез берьюлы, безгә кышны гына уздырып җибәрергә кирәк, аннары без бу бәладән котылабыз, язга чаклы заводның илле квартирлы яңа йорты өлгерә, — дип, бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә сөйләргә тотындык.
Фәсәхәт түти, стенадагы укалы шамаиленә төбәлеп, тагын бераз дәшми утырды. Аннары башына зур кайгы төшкән кеше тавышы белән:
— Нихәл итим икән соң? Ярдәм итмәсәм, сезгә кыен, ярдәм итсәм, үземә кыен,— диде.— Минем бер танышым бар барын. Әгәр кул җилеше бирә алсагыз, мин аны күндерер ием. Майламый гына таба купмый бит ул, туганкайлар...
Анысына да риза булдык.
Фәсәхәт түти икенче көнне без керәчәк бүлмәнең зурлыгы униюе квадрат метр булуын, шул бүлмә өчен ай саен ике йөз илле сум түләп барырга кирәк икәнен әйтте.
Безнең ише яңа гына тормыш кора башлаган кешеләргә кечкенә генә бер бүлмә өчен ай саен ике йөз илле сум түләп бару бик җиңел хәл түгел иде, билгеле. Ләкин нишлисең, завод квартир биргәнче кайдадыр яшәп торырга, кеше бусагасында йөреп булса да көн итәргә кирәк. Сәләхинең заводта эшли башлаганнан бирле бик бөртекләп, баянга дип җыйган акчасы бар иде — шуны тотарга булдык. Бу турыда сүз чыккач, ул:
— Ах, чорт, баян оча икән! — дип моңсу гына көлемсерәп куйды.
Икенче көнне мин, Фәсәхәт түти белән бергә, торачак бүлмәбезне карарга киттем. Юлда барганда Фәсәхәт түти әлеге бүлмәне мактады, квартир хуҗасының әүлия кеше булуын, ниндидер миһербансыз бәндәләрнең аны кыерсытуларын сөйләп барды.
21
Без кысан гына бер ишек алдына килеп кердек. Баскыч төбенә җиткәч, безне скәмьягә тезелеп утырган берничә хатын каршы алды. Фәсәхәт түти үзенең бер танышына карап:
— Без килдек, күрсәт фатирыңны!—диде.
Эңгер-меңгердә мин юньләп күрә алмадым, ниндидер бер хатын, халат итәкләрен җилфердәтеп, алдан кереп китте. Караңгы коридорда әйберләргә абына-сөртенә, аның артыннан без дә кердек.
Хуҗа хатын, бүлмәсенә керү белән, ут кабызып җибәрде.
Күз алдына китерегез: уртадан, мич турысыннан икегә бүленгән озынча буп-буш бүлмә. Ишек катында гардероб хезмәтен үти торган коточкыч зур шкаф, аның бер ишеге ачык: эчендә бер нәрсә дә юк. Мич буенда мамыклары оешып, укмашып беткән, кайбер урыннары ерткаланган матрац өеме һәм... шуның янында песи тәлинкәсе; идән тузанлы, тәрәзәләр шулай ук сөртелмәгән.
Квартир хуҗасы үзен Зәлифә дип таныштырды да, бүлмәдәге күренештән аз гына да уңайсызланмыйча, ни өчен квартирантлар кертүен сөйләргә кереште: йөкле булып иреннән кайткан икән, ире белән дус булса да, кайнанасы белән тыныша алмаган, ялгызы гына аерым квартирда яшәве кыен икән.
Ул әле бик яшь иде, аңа күп булса унтугыз-егерме яшь бирергә мөмкин иде. Буйга озын ул, зифа. Авырлы булуы да аның гәүдәсен ямьсезләмәгән, битеннән дә табигый алсулык китмәгән. Кечерәк кенә ияген алга суза төшеп, юка иреннәрен кысып, ун-унбиш минут эчендә ул үзенең язмышыннан туйганчы зарланып ташлады.
— Берәр җирдә эшлисеңме соң?—дип сорадым мин, ул сөйләп бетергәч.
— Эшләмим шул әле.
— Нишләп?
Ул минем күзләремә төбәп бер карап алды да уңайсызланып:
— йөкле хатыннарны эшкә алмыйбыз, диләр... Киеп йөрергә күлмәгем дә юк...— диде һәм, өстендә бүтән киеме юк икәнен аңлатып, халат итәген ачып күрсәтте.
Мин йөкле хатыннарны эшкә алу-алмауларын төгәл белми идем, шуңа күрә Зәлифәгә киңәш итеп бер нәрсә дә әйтә алмадым.
Мин өйгә, кыйналган кеше кебек, арып кайтып кердем. Квартир табу кайгысыннан бигрәк, мине хәзер генә күз алдыннан узган күренеш борчуга салды.
Сәләхи, минем кыяфәтемә карап, эшләр өметсез икән дип уйлады бугай, ишектән кайтып керү белән миңа таба бер күз сирпеп алды да:
— Булмадымыни, Җәүһәр?!—диде.
— Булды ла...— дидем мин, борчылуымны яшерә алмыйча.— Белмим... Нәрсә дип әйтергә дә белмим, Сәләхи... фәкыйрь бер тол хатын, аңлыйсыңмы?
— Туктале, адәм рәтле генә сөйлә әле.
— Сөйләп кенә аңлатып булмый аны. Әйдә киттек. Менә үзең күрерсең. Аңларсың. Шуннан соң сөйләшербез...
Вакыт инде шактый соң иде. Шулай да без икәүләп Зәлифәләргә киттек. Минем гаҗәпләнүемә каршы, Сәләхи Зәлифәләр өендә үзен тыныч тотты, Зәлифәнең еламсырап сөйләгән сүзләрен башын түбән иеп тыңлап утырды да, юлда кайтышлый:
— Керик без аңа, Җәүһәр, — диде. — Беләсеңме, әгәр ныгытып эзләсәк, безгә квартирның менә дигәннәре дә табылыр. Ләкин без шуның өчен генә, җайлы квартир табу өчен генә бу кызганыч кешене ташлап китсәк, шәп булмас бит. Ичмасам, бер кыш булса да безнең белән җылы өйдә торыр. Без дә ташлап китсәк, башкалар да кул селтәсә, нәрсә була ул аннары...
22
L
Минем бөтен курыкканым Сәләхи иде. Зәлифәне ул авыртмас башка тимер тарак дип карар дип курыккан идем. Мәсьәләнең шулай тиз хәл ителүе мине сөендерде.
Иртәгесен без, барлы-юклы әйберләребезне машина төбенә салып, Бишбалтага, яңа кеше янына өйдәшләр булып күченеп килдек.
Өйне җыештыру өч көнгә сузылды. Беренче көнне Зәлифә, Шамилне кулында селкн-селки, минем янымнан китмичә, башыннан узганнарны сөйләде, семья альбомнарын күрсәтеп йөрде.
Аның сүзләреннән мин менә нәрсәләр аңладым:
Казанның яшел агачларга күмелеп утырган Мәгариф тыкрыгында, зәңгәр тәрәзәле агач йортта бәхетле бер семья яшәгән. Алар- ның өенә көне буе кояш караган, ачык тәрәзәләрдән җиләс җил кереп, башлары түшәмгә тиеп торган гөлләрнең яфракларын селкеткәләп йөргән, һәм бу гөлләр арасында иң матуры җиде яшьлек кыз Зәлифә булган. Аның кызыл бантлы бөдрә башы, язгы күбәләкне хәтерләтеп, әле бер, әле икенче гөл арасына килеп чыккан. Әтисе белән әнисе аны алларына утыртып та, ачык пианино янына бастырып та рәсемгә төшкәннәр. Аларның нәниләренә булган мәхәббәтләре чырайларына ук чыккан; барлык рәсемнәре елмаюлы. Вакыт узу белән инде саргая башлаган бу рәсемнәр, бәлки, әле тагын бик күп еллар буена Зәлифәләр өендәге ул куанычлы минутларның истәлеген саклап алып барырлар. Бу рәсемнәрне караган китек күңелле кешеләр, әгәр бу семьяның соңгы язмышын белмәсәләр, бар бит дөньяда бәхетле кешеләр дип, үз язмышларыннан көрсенеп, әкрен генә альбомны ябып куярлар...
Кояш юк чагында кояш яктысын ныграк сагынасың. Бәхетнең нәрсә икәнен бәхет үзе узгач аңлыйсың. Зәлифәләр өендәге бәхетнең дә зурлыгы, аннан соңгы авыр сугыш елларының җуелмас кайгысы белән янәшә куеп карагач, көчлерәк сизелә. Сугыш нинди матур семьяларны җимерде, нинди гүзәл гомерләрне вакытсыз җир куенына салды! Зәлифәнең дә әтисе сугышка китә. Бер ел буена ул: кайтырмын, күрешербез, дип, тагын ниндидер җылы сүзләр әйтеп, Казанда калган хатыны белән кызына өметләндергеч хатлар язып тора. Үлем турында ник бер генә сүз булсын аның хатларында! Ләкин сугыш бу оптимист кешенең дә гомерен өзә: ул Сталинград янында һәлак була. Сугышның һәр көнен мең төрле өмет, мең төрле борчулар белән уздыручы ана кинәт килеп төшкән шулкадәр зур кайгыны күтәрә алмый, йөрәк авыруы белән урын өстенә егыла, өч көн авыр саташу эчендә ятканнан соң, нәни кызын ятим калдырып, мәңгелеккә күзләрен йома.
Бар иде сөенеч, бар иде түшәмгә башлары тиеп торган гөлләр— юк инде алар! Гөл нәрсә ул! Гөл шатлык барында гына матур ул. Кайгы-хәсрәт, авыр таш булып, нәни җилкәңне басканда, күзгә гөл күренәмени?
Юк, дөрес түгел, гөлне теләсә кайсы вакытта күрүчеләр, теләсә нинди авыр вакытта байлыктан, мал-мөлкәттән ямь табучылар бар икән.
Зәлифәләр өенә яңа хуҗа килә. Әнисе ягыннан туган тиешле бер апасы, ирен ияртеп, бу йортка бик ныклап кереп утыра һәм ятим кызны тәрбияләп үстерергә, бөтен шартын китереп, «законный кәгазь» ала. Бу йортта Зәлифә ачлык күрми, ялангач та йөрми. Киим дисә киеме, ашыйм дисә ашы була аның. Аңа тел-теш тидерүче, кыерсытучы да булмый. Ләкин шулай да аның күңеле китек була: ата-ана иркәсеннән мәхрүм булып, апасы белән җизнәсе арасында бик еш була торган ниндидер "пышылдашулар, аңлаешсыз көрсенүләр эчендә үсә ул. Бу кешеләрнең чыраенда ул һичкайчан кайгы-хәсрәт, сөенеч-шат- лык дигән нәрсәләрне күрми, алар кешеләрне паразитлар дип тиргәүдән башканы белмиләр. Бераз үсә төшкәч, бу йорт аны ничектер кыса,
23
кимсетә башлый. Кайчандыр бик якын, бик кадерле булган бу йортта, ниһаять, ул үзенең артык кеше икәнен аңлый.
Бу йорттан котылу юлы унынчы классны тәмам иткәндә табыла. Кая китә соң ул — институткамы, әллә берәр заводкамы? Юк, Институтка да, заводка да түгел... Зәлифәне кияүгә бирәләр.
... Сөйли торган сүзе шушы урынга килеп җиткәч, Зәлифәнең йөзендә аз гына вакытка сөенечсыман бер нәрсә кабынып алды.
— Киявем булачак кеше оялчан гына бер егет иде, тимер юл эшчесе...— диде ул әкрен генә.— Җизнәйләриең белгән кешесе... Бик ягымлы иде, мине кызгана торган иде. Мәхәббәтем шушы икән, дип уйладым мин, кемгә булса да сыенырга кирәк бит инде миңа. Кияүгә чыгасымны белгәч, апалар миңа ягымлырак карый башладылар. Туйны үз өебездә үткәрергә булдылар. Миңа хәтта туй үткәрү өчен прокаттан ак ефәк күлмәк тә алып кайттылар...
Аның йөзендәге сөенеч тагын югалды, ул әллә туй көннәрен искә төшерде, әллә килен булып, кияве йортында йөрүләрен уйлап утырды, озак кына дәшмәде.
— Соң шуннан? — дидем мин, вакыйганың ахырын белергә теләп.
— Шуннан шул инде. Алты айдан аерылып кайттым.
— Алты айдан?! Ничек алай тиз?
Бу турыда аның сөйлисе килми иде, шулай да утыра торгач ике-өч сүз әйтеп куйды:
— Мин иремне яраттым. Аңа үпкәләмим. Анасы котыртты, паразит, эш рәтен белмисең, дип бәйләнде. Мин алардан кыш көне чыгып йөгердем дә поезд баскычында Казанга кайттым. Аякларым өши язды.
— Бәлки кайианаң сине эшкә өйрәтергә теләгәндер? Апаңнар бит сине эшкә өйрәтмәгәннәр. Аларга синнән котылу гына кирәк булган.
Минем бу соравымны ул җавапсыз калдырды. Хәтта шундый сорау биргәнгә үпкәләде дә бугай әле. Шуңа күрә мин ул кадәресен төпченеп тормадым.
— Ә җизнәңнәр ничек каршы алдылар соң? — дип сорадым.
— Ничек булсын, скандал купты. Акырынырга тотындылар. «Оят дигән нәрсәне белмисең! Унсигезгә җиткәнче үстердек, тир түгеп укыттык, бер дигән итеп кияүгә бирдек! Инде балаңны да безнең муенга тагарга исәплисеңме?» — диделәр, минем ул чакта авырым дүрт айлык иде инде...
— Я, шуннан?
— Шуннан шул: җизнәйләр минем белән бергә яшәргә теләмәделәр. Эшне судка бирделәр. Суд миңа әтиләр йортыннан бер бүлмә бирде, җиһазлар да бирергә карар чыгарды. Аннары мин аларда яшәмәдем. Бүлмәмне менә шушы квартирга алыштым.
— Ә җиһазларың кайда?
Ул тагын уңайсыз хәлдә калды. Дәшмәде. Ничектер иреннәре кыегаеп китте, бите буйлап мөлдерәп яшь ага башлады. Мин аның җиһазларны сатып бетергән булуын аңладым.
«Бәдбәхетләр,— дип уйладым мин аның апалары турында,— нинди баланың гомерен җимергәннәр. Кансызлар! Өстенә кигән иске халаты белән, туачак нәние белән нишли инде ул хәзер?»
2
Ничек итеп булса да аңа ярдәм итәргә кирәк иде.
Кеше күңеленең беренче сөенечләре кечкенә генә нәрсәләрдән башлана. Әйбәт итеп җыештырылган җылы өйгә кайтып керү, тәмле итеп
24
пешерелгән ашны ашау, матур итеп тегелгән пөхтә кием киеп йөрү — нинди күңелле!
Мин өч көн буена тырышып өйне җыештырдым. Идәннәрне сабынлап юдым, тәрәзәләрне әйбәтләп сөрттем. Ә җиңелрәк эш итеп, китапларны шкафка тезүне Зәлифәгә тапшырдым. Китапларны кулына алганда, аның күзләре елтырап китүен күрү минем күңелемдә шатлык уятты.
— Карале, сездә «Воскресение»нең татарчасы бармыни?!
— Карале, «Корыч ничек чыныкты» китабына сызганнар...
— Карале...— дип сөйләнә-сөйләнә, гаҗәпләнә-гаҗәпләнә тезде ул китапларны.
Аның китапларга булган шундый җылы мөнәсәбәте мине сөендерде.
Кичен, бергәләп аш ашагач, без капка төбенә чыгып утырдык. Мин Зәлифәнең берничә тапкыр тәрәзәгә таба борылып каравын күрдем,, ә тәрәзәләрдә, күршеләрдәге кебек, ак челтәр пәрдәләр эленгән иде.
Шәһәр читенә, авылдагы кебек, салкынча рәхәтлек җәелгән. Җәйге аяз көн сүнеп бара. Урамның каршы ягында,— тәбәнәк иске өйләр, чалшайган капкалар инде сүтелеп алынган урында, — унлап трактор, ком тавына менә-төшә, булачак диңгезнең яр буе дамбаларын төзеп яталар: алар туктаусыз йөреп торалар, гөрелдәшәләр; тракторлар гөрелтесенә таш төяп килгән авыр йөк машиналарының үкерүе кушыла. Машина тавышлары арасыннан ара-тирә генә кеше авазлары, боерыклар. тиргәшүләр ишетелеп кала.
Мин үземдә авыр йөктән бушанып калган чакта була торган бер җиңеллек тоям. .Минем янымда Шамил сикергәләп йөри; минем янымда, сүнеп барган шәфәкъ нурына гамьсез генә карап, Зәлифә утыра. Шулай да бүген аның йөзе чытык түгел, кашлары да җыерылып тормыйлар, иреннәре дә ачу белән кысып куелмаган. Кем белә, бәлки аның күңелендә дә алгы көненә карата өмет чаткысы кабынгандыр Бәлки ул алай да түгелдер, миңа гына шулай тоеладыр, ни дисәң дә, мин аның үзгәрүен көтәм. Аның йөзендәге һәрбер күләгә мине сагаеп карарга мәҗбүр итә.
— Зәлифә,— дим мин уңайсызланып кына.— Минем сиңа бер йомышым бар иде. Син берәр атна Шамилне карап тормассың микән? Мин сине буш итмәс идем.
Минем аңа бу сәләмә халатын кидертеп йөртәсем килми, әгәр ул Шамил белән йөреп торса, мин аңа күлмәклек акча бирер идем. Югыйсә болай гына бирсән, аның хәтере калуы мөмкин.
Икенче көнне ул чыннан да Шамил белән кайнашты. Бакчаларга алып чыкты, дамба буйларын әйләнеп кайтты. Мин аңа, җаен туры китереп, йөз сум акча бирдем. Ә кичен аның өстендә бик матур бизәкле штапель күлмәк күреп бик сөендем. Ул нык-нык басып туры йөри, йөзенә дә тут төшмәгән, бары тик юка иреннәре генә бераз күпереп, калынаебрак киткән. Әллә яшьлегеннән, бернәрсә белмәгәнлектән, ул артык борчылмый да иде, соңгы көннәрдә гомумән гаме беткәй шикелле булды аның.
Иртәгесен ул, каядыр китеп, көне буе югалып торды. Кичен зур- зур ике карбыз күтәреп кайтты. Аның мәктәп елларында бергә эшләгән иптәш кызы пароходтамы — кайдадыр эшли икән. Карбызларны шул күчтәнәч итеп биргән булып чыкты. Мин калган ягын төпченеп тормадым, карбызлар бик тәмле иде. Ул кичне без, көлешә-көлешә, карбыз ашадык һәм аеруча бәхетле булып йокларга яттык.
Июль ахырына кадәр көннәр шулай тыныч кына үтте. Дипломымны сандыкка салып куеп, беркая чыга алмыйча өйдә ятсам да, мин инде бу хәлем белән вакытлыча килешкән идем. Чөнки беребезнең тормышыбыз үз җаенда бара иде әле. Сәләхине эшләгән урынында яраталар иде,
25
завод егетләре урамда очраган чакларда миңа да ничектер ихтирам белән карап, ягымлы итеп исәнләшеп йөриләр, матур булып үсеп килгән улы-бызның ияк астын кытыклап, көлдерә-көлдерә сөеп китә торганнар иде-
Ничек кенә кыен булмасын, яңа урындагы тормышка ияләнгән идек инде без. Көтмәгәндә бер күңелсезлек килеп чыкты. Безнең ишек алдында: «Зәлифәнең квартирын инженер Сәлимов сатып ала икән»,— дигән хәбәр таралды. Белмим, кем башлап тараткандыр аны, ләкин бу күңелсез хәл иде, әгәр район башкарма комитетына барып җитсә, аның ахыры нинди хурлыклы аңлашулар белән бетәчәге билгеле иде.
Шуңа күрә мин бер көнне Зәлифәдән ипләп кенә сорадым:
— Карале, Зәлифә, күршеләр безне, синең квартирыңны сатып алалар, дип сөйлиләр. Каян уйлап чыгарганнар алар аны?
— Ул паразитлар яла ягарга оста,— диде Зәлифә, кайнарланып.— Сезгә кадәр миндә бер прохвост торган иде. Бухгалтер. Хатыны белән. Минем квартирымны алырга йөрде. Дядя Костя котыртты, паразит. Бергә эчмәкче келәделәр. Барып чыкмады...
Дядя Костя— безнең күршебез. Озын буйлы шофер. Казанны судан саклау дамбасына машина белән таш ташый. Мин аны мәкерле кеше дип әйтмәс идем. Беренче күрүдә үк ул минем белән дә, Сәләхи белән дә исәнләшеп йөри башлады. Ә хатыны Нина Ивановна алай ук якты йөзле түгел, киресенчә, караңгы чырайлы, өстәвенә борыч кебек ачы телле иде. Минем ул кадәресенә дә исем китми, чөнки усал кешене гадел кеше диләр. Коридорда, уртак кухняда үз артларыннан чүп- чарларын җыймый калдыручы шапшак хатыннарны ул аты-юлы белән дә сүгеп ташлаудан тартынмый, ләкин мондый тупаслык аның чибәр йөзенә, чиста киеменә ятышмый — бары тик шул гына минем эчемне пошыра иде. Шул сәбәпле, көн саен бер кухняда аш пешерергә туры килсә дә, без аның белән сөйләшеп китә алмый идек. Аларның эреле- ваклы биш-алты балалары бар, өстәвенә алар барысы да кызлар, җете зәңгәр күзлеләр, бик чиста киенеп йөриләр иде. Нина Ивановна шул хәтле баланың өстен-башын юып, тамакларын туйдырып ничек өлгерә алгандыр — һич башыма сыйдыра алмыйм. Хәер, ул көне буе, утлы табага баскандай, өй арасында бөтерелеп йөри, куллары аның кайнар судан хәзер генә алган кебек кызарып, юкарып калган, яргаланып беткән иде. Аның нәниләренә карата миндә, үз балама булган кебек, әллә нинди бер җылы хис уянды, чөнки алар бик ягымлы иделәр, кибеттән кайтышлый кәнфит-мазар бирсәң, тартынып кына алалар, ә инде бу кәнфитне ашарга ярый икәнен белгәч, сөенешеп, әниләренә күрсәтергә йөгерәләр иде.
Нина Ивановнаның унсигез яшьлек олы кызы Аня Сәләхи белән бер заводта эшли һәм кичке мәктәптә укый иде.
«Дядя Костя олы башы белән кеше котыртып йөрер микәнни?»—дип уйладым мин, Зәлифә сүзләренә ышанмыйча.
Зәлифә күңелсезләнде, миңа үпкәләде. Бераздан үпкәсен онытып, семья альбомы эченнән бер кәгазь алып килде. Бу расписка иде. Ниндидер Гаптерәшитов квартирга алдан түләп куйган өч йөз сум акчасы бәрабәренә Зәлифәнең өстәлен, урындыкларын алып китүен әйткән, акчаны китереп бирү белән җиһазларны кире бирәм, дигән.
— Соң аны, өстәл алып китмәсә, бирмәс дип курыкты микәнни? — дидем мин.
— Куркалар, паразитлар. Бирмәс диләр...
Кич белән мин тәрәзә сыларга керештем. Зәлифә дөньяда андый мәшәкать барын аңлаудан ерак тора, ә Сәләхинең хуҗалык эшләренә бик катнашасы килми иде. Тәрәзәдән көзге салкын җил өрә башлаган иде инде.
Эштән кайтышлый минем яныма дядя Костя туктады.
— Исәнме, күрше. Өйне җылытасынмы?
26
— Исәнмесез, дядя Костя. Бнк җылынмый әле ул. Әллә нишләп замаска ябышмый.
Дядя Костя, иелеп, мин үзем әзерләгән замасканы кулына алды да бармагы белән баскалап карады.
— М-да, катырак булган шул, оершалары да калган,— диде, чые- рый башлаган замасканы озак кына кулында әвәләп, токмач кебек итеп сузды да тәрәзә ырмавына куйды. Аннары пычак очы белән бер сызып җибәргән иде, замаска, линейка белән сызып куйган төсле, туп- туры булып сыланды да калды. Авыр машина руле тотып калҗаеп беткән кулларның, шундый җитезлегенә мин сокланып карап тордым. Аның бер бөртек замаскасы да җиргә төшми, ә мин сылаганда, замас- каның яртысы җиргә коелып бара иде.
— Сылап бетергәч, аз гына буяу йөгертеп чыгарсың. Пумалаң бармы? — диде дядя Костя. Пумалам юклыгын белгәч, өеннән пумала белән буяу алып чыкты, пыялага тидермичә ничек буярга икәнен күр- сәтә-күрсәтә, квартир хуҗасының гамьсезлеген тиргәп ташлады. Сүз арасында әйткән кебек кенә:
— Ул тәти кошның күз яшенә бик ышанып җитмәгез, елан белән бер ул,— диде һәм, тәмәке төпчеген күн итек олтаны белән таптап, үз юлына китеп барды.
Мин тагын уйга калдым.
Нигә Зәлифәне берәү дә яратмый икән соң? Аның нинди сөйкемсез сөякләре бар икән? Гаптерәшитов аның урындык-өстәлен алып чыгып киткән. Кайнанасы аны куып җибәргән. Яратып алган ире аңа күңел өчен генә булса да бер хат кисәге язып салмый. Инде менә дядя Костя да аның турында: елан белән бер ул, дип китте. Кайда соң хакыйкать? Нәрсәдә соң аның бәхетсезлеге? Кешеләр эшкә баралар, эштән кайталар, семьялары белән табын янына утырып, пар бөркеп торган җылы аш ашыйлар, балалар үстерәләр, көлешәләр, ачуланышалар. Барысының да тормышы үз җае белән бара. Тик Зәлифәнең генә тормышында бернинди тәртип юк... Вакыт-вакыт мин ниндидер бер нәтиҗәгә килеп, йомгакның очын тапкандай була идем. Ләкин чыгырдан чыккан берәр хәл тагын минем уйлар җебемне сүтеп ыргыта иде.
Бер көнне мин эчкәреге бүлмәдә Шамилне коендырып ята идем, аңыма килергә дә өлгерә алмадым, алгы бүлмәдә гауга купты.
Ярты сәгать буена яшелле-күкле тавышлар бүлмәне тутырып торды; түшәмнең кай төшеннәндер штукатурны коеп, бик каты ишек ябылды, аннары бүлмә эче тып-тын булып калды. Шушы газаплы тынлык эченнән кемнеңдер үксеп елаган тавышы ишетелде.
Мин ихтыярсыз алгы бүлмәгә чыктым.
Зәлифә йөзтүбән капланып елый, сулкылдаудан аның иңнәре сикерә, чәчләре мендәр өстенә таралып төшкән иде.
— Нәрсә булды? — дидем мин, башка сүз таба алмыйча.
— Акча сорарга килгән, паразит... оскорбить итә,— диде Зәлифә, күз яшенә төелеп.
— Кем килгән? Нинди акча?
— Фәсәхәт. Квартирантлар табып биргән өчен.
— Нинди квартирантлар? Кемне?
— Сезне инде... Ул әйтеп кертте ич сезне. Бүген генә мин аңа каян акча табыйм...
— Күпме сорый?
— Ике йөз илле...
— Бар, илтеп бир акчасын. Бу бүлмәдә эзе булмасын! — дидем мин. Зәлифәгә сумкамнан акча санап бирдем. — Кайгырма, киләсе ай өчен булыр. Квартирга.
Зәлифә башын күтәрде, әллә ничек аның иреннәре кыегаеп китте, яшьле күзләрендә сөенеч кабынды.
27
— Бар, бар, рәтләнер әле,— дидем мин, ул алмас дип куркып.
Бу җәнҗалдан соң Фәсәхәт түти безнең йортта бүтән күренмәде, ләкин атна-ун көннән соң ук мин Зәлифәне урамда очраттым, аның белән янәшә ни өчендер Фәсәхәт түти атлый һәм бик җәелеп елмая иде.
— Ничек була инде бу?—дип сорадым мин Зәлифәдән, ул өйгә кайткач.
— Менә тагын... Кеше белән гел кычкырышмыйлар инде,— дип җавап бирде ул бик гади бер нәрсә турында сөйләгәнсыман.
Мин шаккатып калдым. Чыннан да, нәрсә инде бу? Бер карыйсың— ут ягып кычкырышалар, икенче карыйсың — көлешә-көлешә бергә йөриләр. Мин үзем һич алай эшли алмас идем. Бәлки, ул минем кимчелегемдер; әгәр берәрсе мине урынсызга рәнҗетсә, мин әллә ни гомер аңа булган үпкәмне оныта алмый йөрим. Ә Зәлифә өчен мондый нәрсәләр, күрәсең, көнбагыш кабыгын төкереп ташлаган төсле генә. Ул бер үк кеше белән көлә дә, елый да, чәчеи-башын туздырып кычкырыша да ала. Аның бу кыланышлары соңгы вакытта минем өчен җан газабына әйләнде. Соң уйлап карагыз: Зәлифә бит инде баласының соңгы көннәре белән йөри. Көн саен кабатланып торган истерикадан соң ул бала нинди булып туарга тиеш?
Баласының исән-сау тууы өчен кайсы ана гына борчылып яшәми! Карында беренче мәртәбә зәгыйфь кенә тибеш барлыгын тойган сәгатьтәй башлап ана йөрәгенә шом төшә. Матурлык та, чибәрлек тә аның өчен ул кадәрле үк әһәмиятле түгел, аны туктаусыз бер уй борчып тора: исән туармы, исән туармы? Бу аның икенче тормышына әйләнә, төн йокыларын качыра; ялгыш кына катырак басып куйса да, артык каты кычкырып көлсә дә, туачак нәнинең язмышы аны борчуга сала. Ярый әле, тормышта яхшы күңелле кешеләр бар. Алар туачак нәние өчен ут йотып йөргән ананың хәлен йөзенә чыккан беренче сары таплардан һәм күз төбенә кунган зәңгәрсу күләгәләрдән аңлый беләләр! Ә ана — рәхмәтле бәндә. Ул үзенә карата булган теләктәшлекне, үзенә карата булган сизелер-сизелмәс кенә кайгыртуны да бик тиз тоя, шул теләктәшлектәй үзенә ярдәм табып, айлар буена сузылган зарыктыргыч газапларны үткәреп җибәрә, йөрәк җимешенең дөньяга беренче мәртәбә аваз салган көнен көтеп ала. Мондый көн Зәлифәгә дә килеп җитәргә тиеш иде.
Без аның белән икәүләп туачак нәни кешегә әйберләр дә хәстәрләгән булдык. Минем киңәшем буенча ул, терелеп бетеп эшкә урнашканчы, кечкенәсен «Балалар йорты»нда калдырып торырга булды. Нәни кешенең язмышы әлегә шулай билгеләнеп куелды. Мин аны тумас борын ук өзелеп кызгана башладым. Аның әнисе тудыру йортына ялгыз керер, аннан баласын ялгыз күтәреп чыгар. Карында чакта ук ятим калган сабый!
...Мин йокы аралаш кайдадыр скрипка кылларының чыңлавын ишетеп, изерәп ятам. Чыңлый торгач, бер кыл өзелеп китә дә кеше кебек ыңгырашып куя... Кемдер миңа исемем белән дәшә, җавап бир- мәкче булам, тавышым чыкмый. Бар көчемә талпынып, атламакчы булам. Аякларым миңа буйсынмый. Ниндидер коймага килеп тотынам, койма әкрен генә ава башлый. Куркудан күзләремне ачып җибәрәм. Йөрәгем каты-каты тибә.
— Үләм ич инде... а-а-а...
Йокыдан шундук айнып, алгы бүлмәгә чыгам. Караңгыда Зәлифәнең сыгылып төшкән гәүдәсен күрәм. Шуның артыннан ук ыңгырашу ишетелә; Зәлифә, әйберләргә тотына-тотына, авырлык белән генә атлый. Мин кире йөгерәм.
— Тор әле, Сәләхи дим, тор әле!..
— Нәрсә бар?!
28
— Зәлифәнең... вакыты җиткән. Машина алып кайт! — дип пышылдыйм.
Ун-унбиш минуттан инде без Бишбалтаиың төнге буш урамнары буйлап машинада чабабыз...
Зәлифә ир бала тапты. Мин, иртүк җыенып, аңа күчтәнәчләр алып бардым. Башка көнне килергә вакыт тимәде, шулай да Сәләхигә көн саен аның хәлен белеп торырга куштым. Бала тудыру йорты Сәләхи- ләр заводыннан ерак түгел иде.
Биш көннән соң Зәлифә миңа рәхмәтләр укый-укый хат язды. Ту-ганнарыннан аның янына берәү дә килмәгән икән. Апа белән җизнә тиешле кеше дә аның дөньяда барын онытканнар, күрәсең.
Җавап хатымда мин аны баласының исән-сау тууы белән котладым. Инде аның тормышында яңа чор башланганын, ләкин хәзерге хәлендә кечкенәсе белән бергә яшәү аңа кыен булачагын әйттем. Әгәр минем сүзләремә рәнҗемәсәң, балаңны атналык интернатка бир, ял көннәреңдә барып алырсың, анда тиешле тәрбия күреп үсәр, дидем. Хатны мин чын күңелемнән яздым. Зәлифә минем үзенә гел яхшылык теләвемне аңлар дип уйладым. Бу хат миңа соңыннан никадәр күңелсезлек алып киләсен белсәм, мин гомердә дә аңа андый хат язмаган булыр идем.
Иң элек Зәлифәне алырга баргач, аңлашылмау килеп чыкты.
— Нишләп ире килмәде? — диде минем чакыруыма чыккан ак халатлы нәнке.
— Нинди ире?
— Нинди булсын, килеп йөргән ире.
Мин аз гына вакытка каушап калдым. Аннары эшнең нәрсәдә икәнен тиз генә төшенеп:
— Ул... заводта. Ашыгыч эшләре бар...— дип карт нәнкенең күзенә карап алдадым. Ә үземнең калак сөягем астында нәрсәдер бик каты чәнчеп, авырттырып куйды.
— Нәрсә соң ул ирләргә, үзләре табып карамагач...— диде нәнке, мыгырданып, һәм тиз генә Зәлифә янына кереп китте.
Яна гражданинны мин алып килгән мамык юрганга төреп чыгардылар, мин Шамилемне тапкан чактагы кебек кабат дулкынланып киттем һәм тизрәк баланы нәнке кулыннан алырга ашыктым. Зәлифә агарып, ябыгып калган иде, шәүлә кебек шыпырт кына ул минем янымнан төште, машинага утыргач, уңайсызланып:
— Җәүһәр апа... ачуланмагыз инде... Сәләхине мин... ирем дип әйттем... ялгыз күренү уңайсыз булды...— диде.
Мин, бер сүз дә әйтмичә, машина тәрәзәсеннән урамга карап бардым.
Менә безнең йортта тагын бер яңа кеше артты. Яна кеше! Искиткеч гаугачан малай Фәрит! Тавыш булса да булыр икән үзендә — аз гына яныннан киттеңме, дөнья бетереп кычкыра. Зәлифә аны юату өчен кулына күтәреп:
— Карале, бу паразитны!..— ди-ди, ишекле-түрле йөреп тора. Кай-чагында, йөреп арыгач, юрган өстенә сала да ишек алдына чыгып китә. Фәрит кычкыра, үз тавышыннан үзе арып йокыга киткәнче кычкыра. Уянгач, тагын кычкыра башлый.
Шулай без әкрен генә яшибез. Мин, үзем белгәнчә, Зәлифәне бала багарга өйрәтәм, бергәләп юындырабыз.
Ләкин Зәлифәнең беренче көннәрдәге бала җанлылыгы озакка бармады. Ике-өч атнадан ул арыды, аның кыяфәтендә пошыну билгеләре чыга башлады, Фәрит үз иркендә калды, тамак ярып кычкыру өчен аңа ТУЛЫ ирек бирелде.
гИх. бу сабый интернатта булса, нинди тәрбияле булыр иде», — дигән уй минем күңелемне кимереп торды. Ләкин инде мин аны Зәлифәгә
29
әйтмәдем. Фәритне карарга да бик җитешә алмадым. Шамил белән һавада да йөрергә кирәк, Сәләхинең кайтуына аш-су да әзерләп куярга кирәк иде. Зәлифә начар булышчы булып чыкты. Ул бер эшнең дә рәтен белми иде. Адым саен әйтеп-күрсәтеп тору да туйдырды. Өстәвенә мин аның коточкыч ялкау икәнен белеп алдым, ул, ашаганнан соң, табак-савытны юарга да иренә иде. Болар барысы апа белән җизнәкәйнең Зәлифәдән тизрәк котылырга теләүдән килеп чыккан «яхшылыклары» нәтиҗәсе иде.
Минем сабырлыгым бетә башлады.
Давыл алдыннан була торган бер тынлыкта, шомланып, мин гауга чыгачак көнне көттем. Ниһаять, безнең барлык мөнәсәбәтләребезне өзәргә мәҗбүр иткән драма, яшен болытысыман күкрәп, безнең өскә ябырылды.
Сәләхинең карт бер слесарь белән эшләгән камилләштерү тәкъдиме уңышлы чыкты, аңа заводтан өч мең чамасы бүләк бирделәр. Шул уңай белән без, сөенешеп, кунаклар чакырдык. Ни дисәң дә, бу безнең тормышка аяк басканнан соң булган беренче җитди уңышыбыз иде, аның, акчасыннан бигрәк, шатлыгы зур иде, ул шатлыкны без үз эчебездә генә саклап кала алмый идек. ЛАәҗлескә карт слесарь да килде, Казанда эшләргә калган иптәшләребез дә килде, минем әти ягыннан туган тиешле Зәйтүнә апам да килде. Мәҗлес бик күңелле башланып китте; бик күп көлдек, бик күп котлаштык, безнең белән бергә мәҗлестә Зәлифә дә катнашты. Дөрес, ул беркем белән дә үз итеп сөйләшмәде, шулай да эчемлектән баш тартмады; пилмәнне дә, пәрәмәчне дә әйбәт кенә ашады, аннары шау-шу эчендә без сизми дә калдык — ул каядыр китеп юкка чыкты.
Аның юклыгын Фәрит сиздерде. Ярты сәгатьләр чамасы тавыш-тынсыз яткач, бала уянды, тамак ярып кычкырырга тотынды. Кунакларның кәефен җибәрмәс өчен, мин аны селкеп йөрдем, миннән ул Зәйтүнә апага күчте; ул арыгач, аның күршесенә күчте һәм шулай бөтен табынны әйләнеп чыкты.
Мәҗлеснең дә, шатлыкның да яме китте. Без кичнең калган өлешен ярсып елаган баланы ничек юату турында гына кайгырып үткәрдек.
Баласының дөньяда барлыгын онытып, ике сәгать буена кайдадыр югалып йөргән Зәлифә, берни булмагансыман, җәелеп кайтып керде. Әле кайткач та Фәритне алырга бик ашыкмады. Аның инде мондый кыланышларына күнеккән булганлыктан, мин бер сүз дә әйтмәдем. Кунаклар барында тавыш чыгарасым килмәде. Әмма Зәйтүнә апа түзмәде.
— Кызым, син һаман шулай балаңны ташлап йөрисеңме?—дип җайлап кына сүз башлады һәм кайгыртучан ана тавышы белән сүзен дәвам итте: — Болай булса, син, акыллым, бу баланы һәлак итәрсең.
Мин, ни буласын көтеп, өнсез калдым.
Зәлифәнең күзләрендә усал ут кабынды, юка иреннәре кысылды, борын яфраклары тетрәнеп китте. Тилемсә бер шашкынлык белән ул Зәйтүнә апа кулыннан Фәритне тартып алды.
— Каждый паразит акыл өйрәтә! Мине таларга җыелдыгызмы? Ашаганым күпсенәсез. Мин беләм. Баламны күпсенәсез. Больницада чакта Җәүһәр, Фәритне ташлап чык, диде. Сезнеке генә бала! Әтисе юк дип, ятим дип мыскыл итәсез. Китегез, менә мордагызга балам белән!!
Зәйтүнә апа көл булып агарды, башкалар өстәл артыннан чәчрәшеп тордылар. Ә Зәлифә үз усаллыгына үзе куанып, ярсый-ярсый, буыла-буыла кычкырды, акырды, янады. Әдәм баккысыз булып кыегайган, кешелек кыяфәтен җуеп ерткычланган йөзенә чәчләре таралып төште. Аның акыруына Фәрит тә кушылып киткәч, бүлмә эче колак
30
тондыргыч шау-шуга әйләнде һәм бу мәхшәрнең барысы кунаклар тиз-тиз саубуллашып кайтып киткәнче һәм Зәлифә үз тавышыннан үзе арып караватка егылганчы дәвам итте.
3
Кызганыч бер сабый итеп, бәхетсез итеп караган кешебезнең шулкадәр оятсыз булып чыгуы мине тетрәтеп җибәрде. Мин, атна буе акы- I лымны җыя алмыйча, миңгерәүләнеп йөрдем.
Кичкырын идән юып ятканда, безгә яшь кенә бер кыз килеп керде.
— Зәлифә шушында торамы? Мин ялгыш кермәдемме?—диде, ишек төбенә туктап.
— Әйе, шушында...— дидем мин, күтәрелеп карамыйча гына.
Якты йөз күрсәтмәүдән уңайсызланып булса кирәк, кыз ишек төбендә таптана башлады.
— Нигә кирәк иде ул? Зәлифә өйдә юк бит,— дидем мин.
— Беләсезме, ни... мин аның билетын китердем.
— Нинди билет?
— Комсомол билеты. Узган атнада, безнең торакка кереп, миннән йөз җитмеш сум акча алып киткән иде. Иртәгә үк кертәм, базарда коры утын таптым, дип әтәләндереп алып чыгып китте. Куяр урыным юк дип комсомол билетын калдырды. Билетын да килеп алмый. Акчасын да китерми. Иптәш кызларым мине ачуланалар. Җүләр, юк-бар кешегә акча биреп җибәрәләрмени, диләр. Юк-бар кеше дә түгел инде ул... Без аның белән мәктәптә бергә укыган идек. Кем белгән бит аны килмәс дип. Тагын... билеты кирәк булып, мине ачулана башласалар...
Кызның өстендә известь агына, майлы буяуга буялып беткән мамык сырма, аягында иске генә кара бутый иде, эштән кайтышлый кергән булса кирәк. Күгәрчен тәпие кебек булып кызарган кулларын кая куярга белмичә, уңайсызланып сөйләде ул.
Мин аның кулыннан билетны алып, актарып карадым. Егерме тиенлек соңгы взнос моннан ел ярым элек түләнгән иде.
— Моның инде берәүгә дә кирәге калмаган, — дидем мин, билетны кире кайтарып. — Ул хәзер комсомолдан механик рәвештә төшеп калган.
— Алайсам, ул мине алдады микәнни?
— Алдаган. Аның бернинди утын да алганы юк.
Кызның ягымлы соры күзләренә тирән офтану билгесе чыкты, һәм ул, башка бер сүз дә әйтмичә, саубуллашырга да онытып чыгып китте.
Мондый хәлләр хәзер бездә еш кабатлана башлады.
— Сатыла торган фатир шушымы? — дип берничә җирдән сорап килделәр. Сакал урынына ике-өч бөртек йон үскән, җыерылып беткән бер карт килеп, безне Зәлифәнең МВДда эшләүче ниндидер бер туганы белән куркытып маташты. Имеш, без «фатир ялый» аз түлибез; имеш, ул безнең кирәкне бирәчәк!
— Ачуны китереп йөрмәле, бабай, синнән башка да мәшәкать җитәрлек,— дидем мин аңа. — Акылың бик күп булса, беразын сеңелеңә бир. Әнә кешеләрдән алдап акча алырга керешкән.
Мин билет тотып килгән әлеге кыз турында Сэләхигә әйттем. Нәфрәтеннән нишләргә белмичә, тыны кысылып, Сәләхи шул турыда сүз кузгаткан иде, Зәлифә бер генә кычкырды:
— Сезнең анда эшегез юк!!
Шуннан соң без ана бернинди киңәш белән дә тыгылмадык.
Озакламый безгә завод квартир бирде. Мин, Шамилне балалар бакчасына урнаштырып, Казанның уналтынчы мәктәбенә, декретка чыккан укытучы хатын урынына, вакытлыча эшкә кердем. Өстән бөтен кайгылар, бөтен борчулар төшкән кебек булды. Беренче көннәрне без
31
яныбызда Зәлифә юклыгына, үз квартирыбыз булуына, икебезнең, дә эш эшләвебезгә ышанып җитмичә, болариың барысын төштә күргән кебек йөрдек. Күптәннән зарыгып көткән эшемә тотынгач, тормышыбыз табигый эзгә төшкәч, мин дөньяның һәртөрле чүп-чарларын искә төшермәскә тырыштым. Ләкин мәктәптә килеп чыккан көтелмәгән бер очрашу минем Зәлифәгә бәйләнешле уйларымны кабат куертып җибәрде.
Бер кулыма тикшерер өчен алган дәфтәрләрне, икенче кулыма портфелемне тотып класс ишегеннән чыгып килгәндә, мине үз исемем белән дәшкән тавыш туктатты.
Күтәрелеп карасам — каршымда, елмаеп, бер кыз басып тора. Тәгъзимә апа кызы Марзия! Өстендә — җыйнак кына юка пальто, башында — зәңгәр шапка. Чын мәгънәсендә җиткән кыз.
— Тукта, тукта! Син ничек монда?!—дидем мин, кинәт уянган тугайлык, якынлык хисләремнән кабынып.
— Ә мин бу мәктәпнең шефы! Университеттан. Табигать сөючеләр түгәрәген алып барам.
Яшүсмерләргә хас ташып торган шатлык белән, чыңлап торган саф тавыш белән, оясыннан очарга тилпенгән кош баласы кебек дулкынланып һәм үз дулкынлануыннан үзе оялып, Марзия университетка ничек керүен, имтиханда нинди билетлар туры килүен, группада үзен комсорг итеп сайлауларын — берсен дә калдырмый сөйләп бирде. Минем дә шушы мәктәптә укытучы булып эшләвемне белгәч, балалар кебек куанып, кулларын чабып җибәрде.
— Без алайса бергә эшлибез, бер мәктәптә! Менә шәп! Әле сез кайда торасыз? Нишләп безгә бер дә килмисез? Әни үпкәли, оныттылар, ди. Бәлки, ди, куып чыгардылар дип, кинә тотып йөриләрдер, ди. Әллә ничек булды инде ул, Җәүһәр апа... Уңайсыз булды... Бик авыр бит әтинең холкы... Дөрес бит, үзегез күрдегез ич инде... Ә без инде сәяхәткә дә чыктык. Уралга! Мин геолог бит! И, кызык, Җәүһәр апа. Сузылып ятасың — башың Европада, аягың Азиядә...
...Мин әле өйгә кайтып ишек тоткасына тотынгач та, аның яңгыравыклы, дәртле тавышын колак төбемдә тоеп, елмаеп басып тордым. Менә бу кыз юллар чатыннан үз юлын сайлап алган! Күзләрендә нинди очкын, хәрәкәтләре нинди ышанычлы. Ул да ятим үскән кыз бит. Аның хәле Зәлифәнекеннән бер дә ансат түгел иде, кая ансат булу, күп өлеш кыенрак иде әле.
Мин кинәт үзем өчен бер ачыш ясадым. Кара әле, Зәлифәгә дә бу күңелсезлектән чыгарга мөмкин ич. Аның өчен бары бер генә нәрсә кирәк: эш эшләп, хезмәт итеп кенә яшәргә! Әнә кешеләр эшли бит: Аня заводта эшләп кичке мәктәптә укый, дядя Костя көне-төне дамбага таш ташый. Нина Ивановна биш-алты баланы гөл кебек итеп багып-тәрбияләп үстерә, һәммә кешенең бер эше бар. Тик Зәлифә генә эшсез. Җитмәсә, ул үзенең шул хәленә борчылмый да. Үз икмәген үзе эшләп тапкан кешенең хөр кеше икәнен, беркемнән бәйсез ирекле кеше икәнен аңламый ул, мондый кешенең кимсенмичә, башкалар алдында түбәнсенмичә яшәүче азат кеше икәнен белми ул. Менә шунда аның иң зур бәхетсезлеге.
Зәлифә өеннән китүебезгә ике ай чамасы узгач, урамда дядя Костяны очраттым. Ул бик ашыга иде. Шулай да мине күргәч туктады һәм якын туганын очраткандай, якты йөз белән, кул биреп күреште.
Юл уңаенда сөйләшеп киттек.

Мин тормышыбызның җайлануын сөйләдем. Ул моңа бик шатланды һәм үз чиратында мине дә яңалыклар белән таныштырды. Мине иң нык борчыган нәрсә әлеге дә баягы шул Зәлифәнең соңгы язмышы иде, мин ул турыда сорашмыйча булдыра алмадым.
— Зәлифә нишли, суд скәмьясендә эләкмәдеме әле?—дидем.
— Юк, эш судка барып җитмәде,— диде дядя Костя, гади генә итеп.— Сез киткәннән соң ул тагын кемнәрнедер алдарга маташып караган иде, барып чыкмады. Безнең хатыннар аңа ирек бирмәделәр. Фатир сорап килгән бер кешене ишек төбеннән борып җибәрә тордылар. Бер көнне Зәлифәнең бер сынык ипи алырлык та акчасы калмады.
— Шуннан ул эшкә кердеме?
— Керер сиңа бар! Баласының соңгы юрганын чыгарып сатты.
— Китсәнә! Мин биргән юрганнымы?
— Кем биргәндер, анысын белмим, әмма сатты ул аны. Мескен бала бер чүпрәксез коры тактада ятып калды. Минем карчык, бик каты ачуы килеп, бу хәлне тиешле урыннарга барып әйтте. Икенче көнне комиссия килде. Акт яздылар, баланы интернатка алып киттеләр. Шуннан башланды хәлләр! Ой, ниләр генә кыланмады Зәлифә. Стеналарга аягы белән тибә-тибә, акыра-акыра елады. Безне кем дип кенә атамады: паразитлар, эчкечеләр, тагын әллә кемнәр... өч көн буена шулай шашынды да тынды. «Әллә асылындымы, ходаем?» — дибез. «Барыгыз, мин әйтәм, Нина Ивановна, кереп карагыз: кеше җаны бит, эт җаны түгел». Ну минем Нина Ивановна андыйга батыр инде ул, чит кеше кайгысын күтәрешүдән курка торган түгел. Җыйды бу делегация, күрше хатыннарын. Ишекнең келәсен чыра пычагы белән күтәреп керделәр. Куркынган бүре баласы кебек, почмакка сыенган, ди, дәшми, ди. «Я, күгәрченкәем, алга таба ничек яшәргә уйлыйсың? — ди Нина Ивановна.— Эшкә тотынырга вакыт түгелме икән сиңа? Балаң янына барып кайтырга вакыт түгелме икән?» Аның артыннан башка хатыннар кузгалып китә. Ана кеше булып, үзәгенә үткәзеп әйтәләр моның. Әйтәсен әйтеп бетергәч, алдына аш китереп куялар, ашарга мәҗбүр итәләр. Менә шунда ул кем аның дусты, кем дошманы икәнен аңлап ала. Әтисе юк бит аның, әнисе дә юк. Барысы урынына без — күршеләре. Кич белән Нина Ивановна, интернатка барып, Зәлифәне эшкә алу турында мөдир белән сөйләшеп кайтты. Мөдир башта каршы килгән, урын юк, теге-бу. Нина Ивановна гозерләнеп сорагач, суган- лап-борычлап бер-ике сүз дә өстәгәч, риза булган. Менә шуннан Зәлифә эшкә керде. Баласын ярата башлаган дип сөйлиләр. Анысына да ышанырга була, үзгәрде кызый, уйчанланды. Өйгә төннәрен генә кайта...
Дядя Костя тынып калды. Без озак кына сөйләшми бардык. Тик аерылышкан чакта гына дядя Костя миңа зур кытыршы кулын сузды да авыр көрсенеп әйтте:
— Бик күп нәрсәгә кул җитми әле безнең. Планнарыбыз бик зур. Эшебез муеннан. Кайчагында күршебезнең нинди тормыш белән яшә- вен онытып җибәрәбез...