«ЯШӘҮ БЕЛӘН ҮЛЕМ АРАСЫНДА»
ЕГ у китапны 1 укып чыккач:
— Ярый, тормышның тагын бер яңа ягы белән таныштым,— дип, сез аны китап киштәсенә тыныч кына куя алмыйсыз, бәлки яна-көя, уйлый-уйлый торгач, аны кат-кат актарасыз, укыганда ябырыл ып- ябырылып килгән тәэсирләрегезне тәртипкә салып, туган партиябез һәм сөекле илебез тәрбияләп үстергән саф, горур, батыр совет кешеләренең эчке матурлыкларына кайта- кайта сокланасыз...
Бу китап турында да укучыларга дәшми калу мөмкин булмады: китап сөючеләрнең гадәтенчә, дус-иш- ләргә һәм таныш-белешләргә аны укып чыгарга өндәдек:
— Бу китапны укымыйча, гафил булып калмагыз, укып гыйбрәт алы-
1 Н. Д ә ү л и. Яшәү белән үлем арасында. Казан. 1958 ел. Татарстан китап нәшрияты. 201 бит. Бәясе 4 сум 70 тиен. гыз, — дип, төзүче яшь эшчеләргә тәкъдим иттек. Китапның миндәгесе, кулдан кулга күчеп йөри торгач’, таушалып, сызгаланып бетте...
Ы. Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» исемле бу повестен укып чыккач, бала чагымда ишеткән бер әкият исемә төште. Борын-борын за-манда үтә оста бер скрипкачы яшәгән. Аның уеннарын тыңлагач, гашыйклар тагы да көчлерәк сөя торган булганнар, авырулар сәламәтләнгәннәр, моңлылар юанганнар, яхшы кешеләр тагы да яхшырганнар, ә инде явыз бәндәләр, өзгәләнеп, тынгы таба алмый торган булганнар. Гашыйклар, авырулар, моң-лылар һәм яхшы кешеләр оста скрипкачыны һәрвакыт сагынып каршы алганнар. Явызлар: «Без оста скрипкачыны һәлак итмәсәк, ул безгә яшәргә бирмәячәк»,— дип, аны кара урмандагы бер чокырга илтеп ташлаганнар. Төн җиткән. Ач бүреләр, улый-улый, чокыр эченә инде ташланабыз дигәндә генә, оста скрипкачы уйнап җибәргән, бүреләр, куркып, качып та киткәннәр. Алар: «Әйдәгез, без, бер җыелган булып, бер качкан булып, скрипкачыны бөтенләй хәленнән тайдырыйк», — дип эш итә башлаганнар. Оста скрипкачы бүреләрнең бу хәйләләрен сизгән: алар чигенгәндә уйнавыннан туктап, скрипкасын көйли-көйли, ял итеп тә алгалый икән. Бүреләр, аның бу хәйләсен сизеп, кыюлана төшкәннәр. Ләкин скрипкачы уйнавын һаман дәвам иткән. Уйный торгач, скрипканың бер-бер артлы кыллары өзелгән, бер иң нечкә кылы гына калган. Шуңа карамастан, оста скрипкачы, ач бүреләрне җиңүенә тәмам ышанганга күрә, уенын яңа көч, яңа дәрт белән дәвам иткән. Бөтен табигать хәйран калган. Давыл күтәрелгән. Агачлар, бөгелә- сыгыла, кош-кортлар, кычкырыша- сайраша, ач бүреләр өеренә ташланганнар. Күк итәге таң нурларына бизәлә башлаганда, аучылар килеп чыгып оста скрипкачыны коткарганнар һәм ач бүреләрне куып алып киткәннәр...
Әсир төшү совет солдаты өчен әл-бәттә үлем газабыннан да авыр булды. «Мин чолганышта әсир бул-
119
дым,—ди Нәби Дәүли.— Бу сүзләрне язарга түгел, әйтергә дә авыр. Ләкин бу турыда сөйләмәскә мөмкин түгел, шунсыз мин тыныч яши дә алмам, тыныч кына үлә дә алмам...» (6 бит.) Н. Дәүли үзенең һәм дусларының искиткеч газапларын безнең күз алдыбызга китерә, фашистларның кабахәтлекләрен фаш итә. Гади, җыйнак һәм кырыс тел белән язылган бу китапны җаны бар кеше әрнемичә укый алмый. Ачы күз яшьләре белән язылган бу китапны укыган бер кеше һич онытмаячак.' XX гасыр вандаллары — фашистлар турында әдәби әсәрләр күп язылды, языла һәм тагы да язылыр. Фашистларның вәхшилекләрен турыдан-туры үз җилкәсендә кичереп үткән солдатның бу китабы да фашизмны гаепләү документы булып яңгырый.
Ачлык-ялангачлыклар, кыйналу- сугылулар, сүгел ү-мәсхәрәләнүләр һәм санап бетергесез башка газаплар өстенә рухи газаплар да өстәлеп, әсирләрнең күңелләрен көи-төн саен, минут саен сыкраталар. Диңгез никадәр тирән һәм киң булса, аның шаулавы һәм дулкынлануы да шулкадәр үк дәһшәтле була. Кеше вөҗданы никадәр саф булса, аның кичерешләре дә шулкадәр көчле була. Фәкать үз тормышлары өчен генә калтыранган Поляков кебекләр, көрәшү рухыннан да мәхрүм булып, үз-үзләрен үтерәләр. Ә көчле рух- лылар шул коточкыч шартларда да дошманга каршы тору юлларын табалар, яңадан көрәш сафына кайтуларына ышаналар.
Китапның һәрбер юлы арасында язучының күз яшьләре тамып-та- мып калган. Бу күз яшьләре укучының күңелен сафландыруына, рухи көчен үстерүенә булыша. «Миңа пуля тимәде, ләкин минем йөрәгем яраланды, — ди язучы. — Ул яра мәңге төзәлмәс. Фашизм минем яшь гомеремне алып калды. Ләкин туган илемә булган мәхәббәтемнең бер генә тамчысын да, бер генә тамчысын да фашизм минем йөрәгемнән саркыта алмады. Мин тоткынлыкта туган илемне тагын да ныграк сөяргә өйрәндем. Минем күкрә-гем дошманга нәфрәт белән тулды... Мин сугыштан соң да фашизм белән көрәштә солдат булып кайтам. Миңа бу көрәштән демобилизация юк!..» (200 бит).
Ниһаять, автор Казанга кайтып Татарстан урамына килеп чыга һәм аның матур күренешләрениән шат-ланып йөри торгач, үзенә таныш баганага очрый. Бу багана аның өчен гади бер багана гына булмый: нәкъ шушы багана төбендә ул үзенең беренче мәхәббәте белән очрашкан. Беренче мәхәббәтен кем генә өзелеп сагынмый икән?!. Әмма әсирлектә ут йотып яшәгән кеше өчен бу багана башка ягы белән дә кадерле: «...Әгәр мин шушы багананы кабат күрә алмасам, күпме үкенеч, күпме уфтану калыр иде йөрәгемдә. Хәзер мин аңа терәлеп торам. Бу багана төбендә мин көчле, мин илемнең улы!.. Мин шатлыгымнан елыйм... Минем күкрәгемә еллар буе җыелып килгән кайгы ташы, хәзер шул күз яшьләре белән бергә эреп, тышка чыга. Миңа сулыш алырга иркен бу багана янында!»— ди ул (201 бит).
Н. Дәүлинең бу повесте тирән тәэсир калдыра. Ул укучыда фашизмга һәм сугыш чукмарларына каршы нәфрәтне көчәйтә, туган илгә мәхәббәт тәрбияли. Әгәр автор әсирлектәге совет солдатларының фашизмга каршы көрәшен киңрәк, тирәнрәк алып сурәтләсә, повесть, һичшиксез, отар гына иде.
Повестьта Н. Дәүлинең үзенчәлекле художник икәнлеге дә күренә. Ул аз сүз белән оста һәм мәгънәле итеп сурәтли белә. Аның теле гади, хискә бай. Шулай да кайбер урыннарда автор көчәнүле, артык төче телгә күчеп киткәли һәм андый очракларда әсәргә хас булган кырыслык югала.
Китапта, сирәк-мирәк кенә булса да, әле тиешенчә уйланып төзелмәгән җөмләләр һәм башка төрле ялгышлар да күренгәли.
Телгә игътибар җитмәүнең мисалы итеп түбәндәге юлларны алырга була: «Лагерьга брезент белән капланган йөк машинасы килеп керде», — диелә (23 биттә). Дөресе:
J20
«Брезент белән капланган йөк ма-шинасы лагерьга килеп керде». «Алар дошман снарядлары бина стеналарын җимергәндә дә, бүлмәләрне ялкын урап алганда да чигенмәгәннәр»,— дию урынына (40 ичы бит): «Дошман снарядлары бина стеналарын җимергәндә дә, бүлмәләрне ялкын урап алганда да алар чигенмәделәр», — дияргә иде һ. б.
«Алле фюр Доешланд», «фрау», «гаулейтер» кебек сүзләрнең мәгънә-ләрен дә аңлатып үтү кирәк иде.
һичшиксез, яхшы һәм тәрбия бирә торгап бу китапның икенче басмасын чыгарыр алдыннан шундый кимче-лекләрне, әлбәттә, бетерергә кирәк булыр.