Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР


./Алмаздандыр Марстагы таулар: Тикмәгәме алар зәп-зәңгәр...
Әх, шул яклар, ягъни «вакуумнар» Якындарак булсалар әгәр...
Ай сап-сары: уран күптер анда, Алтын күптер таулар-ташларда...
Ьай, омсына янки
Шул якларга
Берәр төрле вымпел ташларга.
Уран, алтын... бар да бушлай анда, Мен дә чумыр теләгән кадәр...
Качак немец ясап биргән Әхмәл Бер гамәлгә яраса әгәр,
Мен, әйдә, мен Айга я Марска, Галәм киң ич, сезне кем тыя?! Ләкин... янки, сезхчең системагыз Рекорд куям ди дә
Ком коя...
Галәм, әнә, чиксез «вакуум» ич, «Доктрина»гыз өчен, мәсәлән!..
Бәлки бары песи юлыга да Дүндерәдер сезне сәфәрдән?!
Сез, юньсезләр, җирнең байлыкларын Туздырганда бары әрәмгә,
Җир шарының иң беренче юлын Коммунизм ачты Галәмгә.
Вәкиледәй булып бу ракета Дөньядагы барлык адәмнең, Аппаратлар аша карый, тыңлый, Серен сөйли безгә Галәмнең.
Коммунизм исбат итте инде: Марсларга барып булачак. Булачак,
Тик бизнесмәннән түгел, Кешелектән вәкил буларак.

ИҖАТ
//ичектер ул үзенә каратты, Баш идерде, белмим, ни белән.— Туктап калдым барган җиремнән: Гәрәбәдәй саргылт каралты Туктатты да үзенә каратты.
Үзе бары гади агачтан Балта белән иҗат ителгән. Ләкин аңа кеше хисеннән, Матурлыктан нидер катнашкан, Үзе гәрчә гади агачтан.
Сәләтле син, кеше туганым, Талантлы син һәрбер иҗатка: Тормыш дигән бөек китапка Языла бара хезмәт юлларың, Талантлы син, илдәш туганым!
Очрамады миңа юлларда Йөрәк катнашмаган хезмәтләр. Илһам белән тулы йөрәкләр Капка ача яңа елларга
Тарих белән уртак юлларда.
. .