ТАТАР ШИГЫРЕНДӘ СИЛЛАБИКЛЫК’КӘМ ГАРӘП БӘХЕРЛӘРЕ ТӘЭСИРЕ ТУРЫНДА
Г. ШАМУКОВ
атар шигыренең снлла- Я бик, иҗек санлы шигырь икәнлеге матбугатта чыккан мәкаләләрдә шагыйрьләребезнең әсәрләре үрнәгендә тулы дәлилләр белән гыйльми исбат ителгән булса да, бәхәс әле һаман дәвам итә. Төрки халыкларның шигырь төзелешенә багышланган дискуссия мәҗлесендәге кайбер чыгышлар шуны күрсәтте. Кайбер иптәшләр безнең шигырьләребезне силлабо-тоник системага корылып язылган дип исбат итәргә тырыштылар.
Безнең шигыребезне силлабик сис-тема белән бәйли торган сәбәпләрнең иң мөһиме — телебездә басымлы һәм басымсыз иҗекләрнең бер-береннән әллә ни аерылмавына, сузык авазларның, сүзнең кай иҗегенә туры килсә дә, һәр очракта саф итеп әйтелүенә кайтып кала. Телебездәге иҗекләр тигезлеге, бәлки, телебезнең агглютинативлыгы, ялганмалы- лыгы белән аңлатылырга тиештер. Чөнки күп очракта безнең телдә сүзнең тамырына ялганып килә торган кушымчалар аерым сүзләрне аңлаталар. Әйтик, «К и т а б ы м» дигән сүзне аңлату өчен рус телендә ике сүз кулланырга кирәк: «Моя книга». Бу очракта китап сүзенә ялганган «ым» кушымчасы, башка телдәге аерым сүзгә тиң булып тора. «Китабыгыздан г ы н а м ы» дигән бер сүзне аңлату өчен «Толь- к о и з в а ш е й к н и г и ч т о л и» дигән сүз тезмәсе кулланырга кирәк. Ә инде «К и т а б ы г ы з д аг ы л а р- д а н г ы н а м ы н и» дигән сүзне «Разве только из тех, кото-рые есть в вашей книг е», дип шактый озын сүз тезмәсе кулланып тәрҗемә итәргә туры килер иде. Безгә монда бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк: безнең телдә сүз тамырына ялганып килә торган кушымчалар аерым сүзләргә тиң булып торалар. Шуңа күрә сөйләгән вакытта ул кушымчаларны йотып үтәргә мөмкин түгел. Бу факттан беркая да китеп булмый. Татар шигырь төзелеше турында сөйләшкәндә телебезнең бу үзенчәлеге белән хисаплашмый булдыра алмыйбыз.
Кайбер иптәшләр, аерым сүзләрне әйткәндә сүзнең бер иҗегенә акцент ясалганлыгыннан чыгып, безнең телдә басымлы һәм басымсыз иҗекләр арасында зур аерма бар дигән нәтиҗәгә киләләр. Шагыйрь Әхмәт Фәй- зи дә «ачу-ачарга-ачма-ачмагыз- ачарсыз» дип фигыль төркеменә керә торган бер сүзне төрләндереп, анда фигыль үзгәрү белән басымның төрле иҗеккә төшүен, басымлы һәм басымсыз иҗекләр арасында шактый зур аерма барлыгын күрсәтте. Шуннан чыгып ул безнең телдә силлабо- тоникага күчәргә нигез бар дигән нәтиҗә ясады.
Татар телендә силлабо-тоникага мисал булырлык шигырьләр бар дип, шуңа бер мисал да китерде:
Батарсың дим,— йөгермә Нилгә каршы, Кире кайтыр, — төкермә җилгә каршы...
(Г. Тукай, «Бер манигы тәрәкъкыйгә».)
Өстән караганда, чыннан да, бу шулай кебек, һәрбер сүзнең акцент куела торган иҗеге булгач, нигә татар шигырен силлабика белән генә
106
чикләргә? Ләкин телебезнең табигатен җентекләп тикшереп караганда, бу фикернең ялгыш икәне күренә. Безнең телдә иҗекләр ачык әйтелә, сузыклар һәр очракта ачык яңгырыйлар. Моның шулай икәнен аңлату өчен иҗекләренең әйтелешендә зур аерма булган рус телендәге фактлар белән чагыштырып карыйк. Рус телендә сузык аваз фәкать басым төшкәндә генә ачык яңгырый. Калган очракларда үзгәрә — аны танып та булмый. Мисал өчен «Д е я н и е» һәм «Д е я т е л ь- н о с т ь» сүзләрендәге «я» авазларын чагыштырыгыз. Беренче сүздә ул аваз, басым төшкәнлектән, саф булып — чын «Я» рәвешендә, икенче сүздә исә. басымсыз булганлыктан, «Е» рәвешендә яңгырый — сүз дее- т е л ь н о с т ь» булып ишетелә. «Н е с к о л ь к о» сүзен алсак, монда беренче «О» бөтенләй йотыла, икенчесе исә татарның «Ы» авазына ох- шанкырап, бик кыска итеп әйтелә. Без бу соңгы «О»ны беренче иҗектәге басым төшкән «Е» белән чагыштырып карасак, аларның әйтелешендә вакыт ягыннан зур аерма сизәрбез. Димәк, рус телендә басымсыз иҗекнең сузык авазы көч һәм ачыклык ягыннан бик нык зәгыйфьләнә, вакыт ягыннан да ул, басымлы иҗеккә караганда, тиз әйтелә. Безнең телдә исә эш бөтенләй башкача. Бездә иҗекнең үзәгендә торучы сузык аваз һәрвакыт танылырлык булып ачык яңгырый. Бу хәл безнең телдә иҗекләргә көч һәм вакыт ягыннан нисби тигезлек бирә. Бездә сүзләрне аерым-аерым әйткәндә генә басымлы һәм басымсыз иҗекләр арасында шактый аерма сизелә, ләкин сөйләгәндә без һәрбер сүзнең басым тө-шәргә тиешле иҗегенә акцент яса-мыйбыз. Фикер үзәгендә торган сүзнең басымлы иҗегендә генә интонацион борылыш ясап, аны башка иҗекләрдән аерабыз. Ә инде фикерне аңлатуга ярдәмче булып килә торган икенче дәрәҗәдәге сүзләрнең бөтен иҗекләрен дә бертигез әйтәбез дияргә мөмкин. Шуңа күрә без татар телендә силлабо-тоникага нигезләнгән шигырь төзесәк тә, басымлы һәм басымсыз иҗекләр арасында зур аерма булмагач, ул барыбер силлабик шигырьдән әллә ни аерылмаячак.
Муса Җәлилнең өчәр иҗекле ритмик буыннардан төзелгән «Сандугач һәм чишмә» шигыреннән бер өзек алып карыйк.
«...Ул белә батырның Инешне кичәсен, һәм сусап минем саф Суымны эчәсен. Ул эчкәч, агудан Шул минут үләчәк. Ә дошман котылып, Талап көн итәчәк.
Әйт, нишлик, сердәшем? Әйт, нишлик, акыллым? Ничек соң коткарыйк Илебез батырын?» Сандугач аз гына Уйланып торды да Җанланып эндәште Чишмәгә тын гына: «Кайгырма, күз нурым! Ул килсә эчәргә, Коткарам мин үзем, Мин беләм нишләргә!..»
Бу шигырьне силлабо-тоникчылар ике стопалы анапест диячәкләр. Чыннан да, музыкаль яктан бу шул үлчәүгә туры килә. Ләкин, чынлап тикшерә башласак, бу биш строфаның берәве генә саф анапест үлчәвенә туры килүен күрербез. (Анапест стопасының баштагы ике иҗеге басымсыз, өченчесе басымлы: (
Менә югарыда китерелгән өзекнең схемасы:
107
Күрәсез, шигырьнең тәүге җиде юлын гына саф анапест дияргә була. Әмма аннан соң килгән өч юл бөтенләй башка үлчәүгә туры килә — бу юллар өч стопалы ямб була яки аларның беренче стопаларын амфибрахий икенчеләрен ана
пест дип санарга була; унберенче юлның беренче стопасы дактиль , икенчесе — анапест; уникенче юл саф анапест; унөченче юлның беренче стопасы анапест, икенчесе—дактиль; ундүртенче юлны ике төрле схемага туры китереп була: яки аның беренче стопасы анапест, икенчесе амфибрахий яки ул женская рифмалы өч стопалы хорей була унбишенче юл
саф анапест, уналтынчы юл — анапест һәм дактиль; унҗиденче юл — я өч стопалы ямб яки амфибрахий һәм анапест; унсигезенче, унтугызынчы юллар саф анапест; егерменче юл анапест һәм дактиль.
Силлабо-тоника күзлегеннән ка-раганда, бу шигырьдә борылып чыга алмаслык ритмик буталчыклык — хаос булырга тиеш. Әгәр дә бу шигырь басымлы һәм басымсыз иҗекләре арасында зур аерма булган инглиз, рус, немец телендә язылган булса, чыннан да, бу шулай булыр иде. Бу шигырьне укыгач та Пушкинның түбәндәге сүзләрен искә төшерер идек:
...стих то в яме, то на кочке,
И хоть лежу теперь на канапе, Всё кажется мне, будто в тряском беге По мерзлой пашне мчусь я на телеге.
(«Домик в Коломне».)
Ләкин бу шигырь татар телендә язылганлыктан, без аны укыганда Пушкин әйткән газапны кичермибез. Шигырь бик матур яңгырый. Стро-фаларның саф анапестка туры кил-гәннәре дә, берничә төрле үлчәүне эченә алганнары да — барысы да төгәл ритмлы булып, колакка ягымлы яңгырыйлар, араларында әллә нинди зур аерма сизелми. Ник болай соң бу? Чөнки бездә бөтен иҗекләр дә ачык ишетеләләр — алар арасында кайбер аермалар булса да, бик аз, иҗек белән иҗек арасында контраст тудырырлык түгел. Бу бер. Икенчедән, шигырь башыннан алып ахырына кадәр өчәр иҗекле ритмик буыннардан төзелгән. Шигырь юлларының нәкъ уртасына сүз аралыгы туры килә — бу исә төрки телләрдәге шигырь ритмикасының иң мөһим чараларыннан берсе булып тора; бу шигырьнең ритмик түгеллеген әнә шулар хәл итә.
Кайбер иптәшләр силлабик ши-гырьне түбән сорт дип саныйлар; ул күчелә торган бер этап, ул фәкать поэзия түбән баскычта торган чакта гына кулланыла торган үлчәү дип, тарихи үсеш процессына карап, ул түбән сорт системаны ташлап, югары системага—тоникага, яки сил- лабо-тоникага күчәргә тиешбез, дип уйлыйлар.
Хәйретдин Вәли дә үзенең татар шигырь төзелеше турында язган ки-табының «Ритмика» исемле кисәгендә шундый бер фикер үткәрә: имеш, татарның феодализм чоры шагыйрьләре гарәп бәхерләре нигезендә метрик шигырьләр язганнар, инде егерменче гасыр кергәндә, татар экономикасында капитализм чоры башлангач, метрик үлчәүне ташлап, сил- лабикага күчкәннәр һәм шигырьне «бармак хисабы» белән яза башлаганнар, ди.
Автор үзенең китабында рус шигыре тарихына тукталып, аның метрика, силлабикаларны үтеп, тоник системага күчүен әйтә дә, тагын шундый юлларны яза:
«Бездә дә шигырь төзелеше ба-шыннан шуңа охшаш дәверләр үткәреп бара. «Тарих — вакыйгаларның кабатлануыннан гыйбарәт» дигән факт татар вәзене башыннан да йөрер ахры».
Шагыйрь Шәрәф Мөдәррис тә ша-гыйрьләр секциясенең шигырь төзе-лешенә багышланган бер җыелышында шундый ук фикер күтәреп чыккан иде.
Рус поэзиясенең силлабикадан то-никага күчүеннән чыгып, татар поэ-зиясе дә силлабик шигырь төзелешен ташларга тиеш дип уйлау хата. Бу очракта бер нәрсәне онытмаска кирәк: рус теленең табигате силлабик шигырь төзелешенә каршы килә. Күрше поляк поэзиясенә ияреп кенә
108
кабул ителгән силлабик система белән рус теленең фонетик үзенчәлеге, ачыграк әйтсәк, басымлы илчекләргә көчле акцент ясалып, басымсыз иҗекләрнең редукцияләнүе арасында көрәш барлыкка килгән. Тредьяковский кебек шагыйрьләр, төрле реформалар ясап, силлабиканы рус теленә яраштырырга бик тырышсалар да, тел барыбер аны кабул итмәгән, соңга таба бөек галим Ломоносов тарафыннан рус теленең тоник шигырь төзелешенә ятышлы булуы фәнни исбат ителгәч, рус поэзиясе силлабик система белән булган бәйләнешен бөтенләй өзгән. Бу хәл, әлбәттә, табигый. Әмма шул ук сла-вян телләре группасына керә торган поляк телендә ул силлабик система ничәмә гасырлардан бирле кулланылып килә! Поляк шагыйрьләре бүген дә үзләренең шигырьләрен шул ук силлабик системада язалар һәм шул шигырь төзелеше системасын ташларга уйламыйлар да. Әмма безнең кайбер иптәшләр, телебезнең табигатенә бәйләнеп үскән силлабиканы ташлап, тоник яки силлабо-тоник системаны телебезгә көчләп тагарга тырышалар һәм шуның белән прогресс юлына басабыз дип уйлыйлар. Силлабика безнең телебез белән бик тату яши, талантлы шагыйрьләребез язган силлабик әсәрләр колакка бик ягымлы яңгырыйлар. Иҗади эзләнүләр нәтиҗәсендә ул системада яңа- дан-яңа үлчәүләр барлыкка килә, поэзиябезнең ритмо-мелодик чаралары төрләнә, көннән-көн байый бара.
Татар поэзиясе борын-борыннан ике төрле юнәлештә үскән. Юнәлешләрнең берсе халык иҗаты традицияләренә нигезләнгән булса, икенчесе Якын Көнчыгыш поэзиясендә кулланылган квантитатив шигырь төзелешенә — төрки телләрдә язучы шагыйрьләрнең гарәп бәхерләре үрнәгендә төзелгән шигырь традицияләренә нигезләнгән. Борынгы әдәбиятыбызның мәһабәт һәйкәлләреннән берсе булган «Йосыф вә Зөләйха» поэмасы шигъри үлчәү ягыннан саф/ төрки халык иҗаты традицияләре нигезендә язылган әсәр. Борынгы шагыйребез Гали үзенең әлеге поэмасында кулланган шигырь үлмәвен без халык иҗатында бик еш очратабыз.
Лгыйделнең өстендә болыт тора, Яңа ярлар иске ярны оныттыра. Оныттырмый яңа ярлар иске ярны, Иске яр искә төшеп кан йоттыра.
(Халык җырыннан.)
Яки:
Кәҗә менгән печәнлеккә сәбәп белән, Фәхри аны сугып еккан сәнәк белән. Кәҗә әйткән: «Алла, билем сынды», дигән, Фәхри әйткән: «Инде җаным тынды»,— дигән.
(«Кәҗә бәете».)
Инде «Йосыф вә Зөләйха» строфаларын карыйк:
Атасы бу хәл эчрә калды хәйран, Гашыйклык кяр кылдыгын белде бәян, Бимарстан эчрә кылды дөрле дәрман, Гакылы кәлмәз һич дәва кяр кылмаз имди.
(«Татар поэзиясе антологиясе», 45 бит.)
Ритмик яктан халык җыры белән поэма строфалары арасында һичбер аерма юк. Анда да, монда да шул ук үлчәү, шигырьнең һәр юлы өчәр ритмик буыннан тора. Аерма фәкать шунда гына: халык җырлары саф татар сүзләреннән төзелгән, рифмалашу тәртибе халкыбыз традиция- сеичә—беренче мисалда а—а, б —а, икенче мисалда — а —а, б — б тәртибендә бара. «Йосыф вә Зөләйха» строфалары исә гарәп, фарсы сүзләре белән чуарланган, рифмалашу тәртибе Көнчыгыш поэзиясе тра- дициясенчә — һәр строфаның беренче, икенче, өченче юллары үзара рифмалашып, дүртенче юллары бөтен поэманы стилистик яктан бәйли торган уртак рифмага аһәңдәш булып бара.
Халык иҗаты традицияләренә ни-гезләнеп язылган поэтик әсәрләр бездә бик күп. Ул әсәрләрдә күренгән татар халык шигыренең төп сыйфатлары— ритмик буыннар, паузалар системасы турында шактый күп язылды. Шуңа күрә, поэзиябезнең ул тармагына тукталып тормыйча, әдәбиятыбызга кереп урнашкан Якын Көнчыгыш поэзиясе традицияләре турында сөйлисе килә.
Якын Көнчыгыш поэзиясе гарәп бәхерләре нигезендә метрик схемага
109
корылган. Гарәпнең квантитатив үл-чәүләре озын һәм кыска иҗекләрнең чиратлашуы принцибына нигезләнгән. Квантитатив шигырьдә басым беренче урында тормый, анда шигырь көйләү принцибына буйсынган- лыкт а н, ш и гы р ьн ең р итм ик асы н д а
озын иҗекләр роль уйный. Бәхер- дәр — гарәп теленең үзенчәлегеннән чыгып төзелгән үлчәүләр- Гарәпнең табигый сөйләмендә озын һәм кыска иҗекләр чиратлашалар. Алариың сөйләшүендә әнә шул озын һәм кыска иҗекләр чиратлашуына нигезләнгән үзенчәлекле бер көйләү бар. Телдәге шул үзенчәлектән чыгып, гарәп поэзиясендә кулланыла торган ритмик үлчәүләр — бәхерләр барлыкка килгән. Ул бәхерләр, гасырлар буенча чарланып, әдәбият теориясендә ныклы урын алганнар. Урта Азияне гарәпләр басып алгач, әнә шул квантитатив принципка корылган гарәп бәхерләре фарсы һәм төрки теллә-рендә язучы шагыйрьләр өчен дә канун булып киткән. Ул бәхерләрне үстерү, камилләштерү, төрләндерү, баету эшенә фарсы һәм төрки телләрендә язучы шагыйрьләр дә бик зур өлеш керткәннәр. Ул бәхерләр нигезендә, һәр телнең үзенчәлегеннән чыгып, яңадан-яңа оригиналь үлчәүләр барлыкка килгән.
Я к ы н Көнчыгыш халыклары н ы ң шагыйрьләре гаруз (шигырь төзелеше гыйлеме) формулаларының үз телләренә туры килә торганнарын гына файдаланганнар һәм ул формулаларны үз телләре җирлегендә үстерү, төрләндерү, баету өстендә эшләгәннәр. Мәсәлән: төрки әдәбияты классигы Галишир Нәваи фарсы һәм төрки телләрнең үзенчәлекләрен тикшереп, төрки телнең байлыгын, гүзәллеген, аһәңлелеген исбат итүгә багы ш л а н га н «М ө хә кә м эте л л ө гатә - ен» исемле китабында гаруз гыйлеменең ритмо-методпк чараларыннан берсе булган «тәҗиисне» XXXVIII фарси телдә кулланып булмавын, әмма төрки телдә киң куллану өчен бик зур мөмкинлекләр барлыгын билгеләп үтә.
Фарсы һәм төрки телләрдә язучы шагыйрьләр, шигырь үлчәүләре
XXXVIII Бер үк төсле яңгыраган төрле мәгънәдәге сүзләрдән рифмалар төзү ысулына «тәҗнпс» диләр. Мәсәлән:
Бу нидән булды чи г е н ә? Эшем дә җитте чиге н ә, Сахибом кире чигенә, Исем китәрди, җанкәй лә!
(Габделҗаббар Кандалыйдан.)
өлкәсендә генә түгел, Көнчыгыш поэ-зиясендә киң таралган поэтик жанр-ларны тудыру, үстерү, камилләштерү өлкәсендә дә зур эшлеклелек күрсәт-кәннәр.
Б ор ы и г ы Кө н ч ы гы ш поэзиясе! i дә киң таралган жанрларның берсе — тантаналы ода — касыйдә жанры. Башта бу жанр гарәп кабиләләрендә туып, соңыннан, Урта Азияне гарәпләр басып алгач, бөтен хәлифәткә таралган. Унынчы гасырда инде таҗик халкының бөек шагыйре Рудәки касыйдә жанрының шигъри көче, сәнгатьчә эшләнүе белән сокланырлык дәрәҗәгә күтәрелгән гаҗәеп гүзәл үрнәкләрен тудырып мәйданга куя.
Касыйдәләр, кабул ителгән тради-цияләр нигезендә, алдан билгеләнгән план буенча языла торган булган. Ул шундый төп кисәкләрдән торырга тиеш булган: башта кереш, үзенчәлекле увертюра, шуннан соң гына шагыйрь тиешле тәртип белән мәдхия — данлау өлешенә күчәргә тиеш булган.
Кереш өлешендә күбрәк табигать күренешләре яки еш кына очракларда шагыйрьнең мәгъшукасы, аның гаҗәеп гүзәллеге һәм бичара шагыйрьгә карата каты бәгырьле булуы, миһербаисызлыгы тасвир ителә. Әгәр дә инде илдә хөкем сөрүче хан шәригать кануннары белән бик үк исәпләшми торган кеше булса, касыйдәнең кереш өлешендә кәеф-сафа мәҗлесләре, күңелне хушландыручы шәрапнең тылсымлы көчен данлау шикелле кисәкләр дә булырга мөмкин.
Әгәр дә касыйдәнең кереш өлеше гашыйкның зары, яки сөеклесе белән кавышу ләззәтенә багышланган булса, шагыйрьләр аны газәл дип атаганнар. Газәл гарәпләрдә «гыйшык сүзләре, мәгъшука белән кавышып, аулакта серләшү» дигән мәгънәне аңлата. Иң уңышлы газәлләрне шагыйрь касыйдәдән аерып, мөстәкыйль әсәр рәвешендә йөртә алган. Ул газәлләр романс рәвешендә җыр-
110
лапа торган булган. Касыйдәләр тан-таналы зур мәҗлесләрдә, анда булган бөтен халыкка ишетелерлек итеп җырланса, газәл, дәртле мәхәббәт җыры буларак, аулак мәҗлесләрдә, фәкать хөкемдарның дуслары җыйналганда гына җырлана торган булган. Бу газәл жанрының тууы һәм югары баскычка күтәрелүенә аеруча фарсы һәм төрки телләрдә язучы шагыйрьләр зур өлеш кертәләр. Соң- га таба газәл жанры төп лирик жанрларның берсе булып китә.
Гарәп бәхерләре безнең әдәбиятыбыз белән шактый нык бәйләнгән. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Безнең борынгы шагыйрьләребезне^ барысы да Көнчыгыш мәдрәсәләрендә укыганнар, алар анда гарәп, фарсы телләрен, гарәп шигырь төзелеше теориясен — «гыйльме гаруз»ны өйрәнгәннәр. Атаклы гарәп шагыйрьләренең әсәрләре белән танышканнар, Иран әдәбияты классикларыннан Әбелкасыйм Туси әл Фирдәүси, Шәех Мөшрифетдин Сәгъди, Хафиз Ширази, Гомәр Хәйям, Җәлалетдин Румины. төрки телендә язучы шагыйрьләрдән Низами, Фозули, Сөләйман Бакыргани, Галишир Нәваи, Хөсәен Байкыра һәм башкаларның әсәрләрен укыганнар. Шулар үрнәгендә үзләре дә шигырьләр яза башлаганнар.
Якын Көнчыгыш поэзиясендә туган квантитатив шигырьләр һәрвакыт дип әйтерлек саз дигән музыка коралы аккомпанементында җырлана торган булган. Шул традициягә ияреп, шигырьне җырлап уку гадәте бездә дә киң таралган. - Бездә шигырь китабын «көйле китап», прозаик әсәрне «көйсез китап» дип атап йөртү әнә шул шигырьне көйләп уку гадәте белән бәйләнгән.
Кич белән кайчак укыйлар, тыңлыйсың төрле китап. Кайсысы көйсез була һәм кайсысы көйле китап.
(Г Тукай, «Сагыныр вакытлар*.)
Төрки телләрдә иҗекләрнең әйте-леше ачыклык һәм озынлык ягыннан тигез булуы гарәп бәхерләренең барын да кабул итәргә мөмкинлек бирмәгән булса кирәк. Шуңа күрәдерме, төрки телләрдә язучы шагыйрьләр гарәп бәхерләренең кайберләрең генә кулланганнар.
Хатип Госман үзенең мәкаләсендә классик татар шигырь юлларының билгеле урыннарында ачык иҗекләр тезелеп китү фактын күрсәтеп үтә. Хәйретдин Вәли дә үзенең 1929 нчы елда чыккан «Татар шигырь төзелеше» исемле китабында татар ши-гырьләрендә ачык һәм ябык иҗекләр чиратлашуы турында әйтә. Шагыйрь Салих Баттал да шигырь төзелеше буенча үткәрелгән дискуссия мәҗле-сендә, тактага чыгып, безнең ши-гырьләрдә шундый күренешләр бар-лыгын демонстрацияләп үтте. Ләкин ул фактның нинди сәбәпләргә нигезләнүе турында әйтелгәне юк әле. Минемчә, бу күренеш — озын һәм кыска иҗекләр чиратлашуына нигезләнгән гарәп бәхерләрен иҗекләре тигез әйтелә торган төрки теленә яраштыру чараларын эзләү нәтиҗәсендә килеп туган күренеш булса кирәк.
Бәхерләр гарәп теленең үзенчәле-геннән чыгып төзелгәннәр. Гарәп шигырендәге һәрбер ритмик буынның бер иҗеге озын, калган иҗекләре кыска була. Шигырь юлында кабатланып килә торган буыннардагы әнә шул озын иҗек шигырьнең ритмын хәл итүче элементның берсе булып тора.
озын иҗегенә аерым сүзнең сузыла торган иҗеген туры китереп язу юлы белән барганнар. Гарәп теленең үзенчәлеге моңа киң мөмкинлекләр бирә. Әмма фарсы һәм төрки халыклары телендә язучы шагыйрьләр музыкаль чараларны үз телләренең фонетик үзенчәлекләреннән эзләргә тиеш булганнар. Бу хәл аларны үз телләренең сыйфатларыннан чыгып, шул ук бәхерләр нигезендә, яңа төр үлчәүләр иҗат итү, шул рәвешчә бәхерләр системасын үстерү, камилләштерү, төрләндерү — баету юлында төрле яңалыклар тудыруга, шигырь төзелеше теориясе үсешенә зур өлеш кертүгә алып барганнар. Алар хәтта гаруз гыйльменә карата теоретик китаплар да язганнар. Мәсәлән, төрки әдәбиятның классигы Галишир Нәваи язган «Мизанель әвзан» (ши
Гарәп шагыйрьләре, шигырьдә му-зыкальлеккә ирешү өчен, бәхернең
111
гырь үлчәүләре) исемле китап гаруз гыйльмен үстерү өлкәсендә күренекле роль уйнаган әсәрләрнең, берсе булып тора. Гасырларча эзләнүләр нәтиҗәсендә һәр телдә үзенчәлекле ысуллар—-кануннар килеп туган дип уйларга кирәк. Әйтик, бәхерләр озын һәм кыска иҗекләр чиратлашуын таләп итә. Төрки телләрдә исә иҗекләр арасында андый озынлык, кыскалык аермасы юк, вакыт һәм ачыклык ягыннан алар тигез әйтеләләр. Бездә фәкать ачык һәм ябык иҗекләр генә бар. Аларның әйтелешендә исә шундый бер аерма сизелә: ачык иҗек берникадәр җыйнаграк һәм җиңелрәк яңгыраса, ябык иҗектә бер төрле салмаклылык бар. Төрки телләрдә язучы шагыйрьләр, әнә шул чак кына сизелерлек аерманы исәпкә алып, ачык һәм ябык иҗекләрне бәхерләр нигезендә тиешле тәртиптә чиратлаштыру системасын тудырган-нар, дип карарга кирәк. Бәхерләрнең музыкаль таләбенә җавап бирү юл-ларын эзләү нәтиҗәсендә килеп туган бу ачык һәм ябык иҗекләрне чиратлаштыру тәртибе фәкать төрки телләргә генә хас булган үзенчәлекле бер күренеш булса кирәк. Шуңадырмы, безнең телдә бәхерләргә нигезләнеп язылган шигырьләр үзләренә бертөрле аһәңгә ия булып, бөтенләй үзләренчә яңгырыйлар. Моны сизү өчен бер үк үлчәүдә гарәп, фарсы һәм татар телләрендә язылган шигырьләрне игътибар белән тыңлап чыгу җитә. Әйтик, өч буынлы бәхре һәзәҗ үлчәвендә язылган шигырь юлының ахыргы иҗеге кыска яки акцентсыз булырга тиеш. Г. Тукай моның өчен мөмкин булган очракларда телебездәге чараларны кулланып килгән. Әйтик, «Хур кызына» исемле шигырендә әлеге кагыйдәгә туры килә торган шундый юллар бар:
Сөярмен мин сине дә, бик сөярмен, Яратырмын, янармын да көярмен.
Ләкин татар телендә мондый ба-сымнан соң бер басымсыз иҗеккә бетә торган сүзләр күп түгел. II Тун я күрә һәрвакыт мондый юллар тезеп булмый. Күп вакыт шигырь юллары менә мондый сүзләр белән тәмамлана:
Ачык яздык миен мисле пыяла, Әдәп әһле карарга да ояла.
(Г. Тукай, «Пыяла баш».)
Монда инде «пыяла» һәм «ояла» сүзләренең соңгы иҗекләре басым таләп итә. Шуңа күрә бу үлчәүдә язылган татар шигыре үзенчәлекле булып яңгырый.
Татар поэзиясендә уналты төрле бәхернең икесе кулланылган: бәхре һәзәҗ (мәфагыйлен) һәм бәхре рә- мәл (фагыйләтен). Соңгысы аеруча Тукай поэзиясендә һәм Тукай тәэсирендә язучы шагыйрьләр иҗатында киң кулланылган. Инде бу бәхерләрнең кайбер үзенчәлекләренә тукталып китик.
Бәхре һ ә з ә җ. Бу бәхернең ритмик буыны дүрт иҗектән тора —мә-фагыйлен. Бу ритмик буынның икенче иҗеге сузынкы булырга, башка иҗекләрдән аерылырга тиеш.
Гарәп шагыйрьләре ритмик буын-ның сузынкы иҗегенә гарәп сүзенең озын иҗеген туры китерү юлы белән баралар. Гарәп теленең табигате моңа киң мөмкинлек бирә. Төрки телләрдә исә башкача эш итәргә туры килә. Төрки телләрдә иҗекләр ачыклык һәм озынлык ягыннан тигез әйтеләләр. Шуңа күрә шагыйрьләр, телнең үз сыйфатларыннан чыгып, башка төрле чаралар тапканнар. Фикерне аңлату өчен бер мисал китерик:
Теләү бетте хәзер миндә теләк соңра теләкләрне,
Кире сүттем хәзер күп эшкә сызганган беләкләрне.
(Г. Тукай, «Теләү бетте».)
Бу дүрт буынлы бәхре һәзәҗ үлчә-вендә язылган шигырь. Монда шигырь юлының икенче, алтынчы, унынчы һәм ундүртенче иҗекләре ритмик дулкын тудыру ролен уйныйлар. Аларга тиешле акцент бирелсен өчен, алларындагы иҗекләр аларга контраст рәвештә җыйнак һәм җиңел булырга тиеш. Акцент бирелә торган иҗекләр һәрвакыт дип әйтерлек ябык була, аларга контраст итеп бирелгән җыйнак иҗекләр һәрвакыт ачык була.
Инде икенче төр үлчәү — бәхре р ә м ә л (фагыйләтен) турында. Бу үлчәүнең дә ритмик буыны дүрт иҗектән тора. Ләкин монда инде
112
сузыла торган иҗек беренче булып килә. Аннан сон килә торган иячекләр-нең өчесе лә кыска. Әмма бу кыска иячекләрнең беренчесе үзеннән алда килгән иҗекнең салмаклылыгын аеру, аңа контраст булу өчен, ячыйнак һәм җиңел булырга тиеш. Тукай бу кагыйдәгә аеруча әһәмият биргән. Шуның өчен инверсияләр ясаган, бер үк сүзне, шигырьнең ритмик таләбенә карап, төрле формада кулланган. Мисал өчен «Алдандым» дигән шигырьне алып карыйк. Бу шигырь дүрт буынлы бәхер рәмәл үлчәвендә язылган. Схемасы болай:
Фагыйләтен. фагыйләтен. фагыйләтсн, фагыйләт XXXIX
Бу үлчәүдә 1, 5, 9, 13 иячекләр су-зыла торган салмаклы иҗекләр булып киләләр. Аларга күрше булып килүче 2. 6, 10. 14 иячекләр җыйнак, яки ачык иҗек булулары шарт.
Кувән шигърияме — җанымны бирдем мин сиңа...
Күрәсез, биредә Тукай бишенче, салмаклы иҗеккә контраст булып килә торган алтынчы иҗекне Ячиңел итеп бирү өчен «шигъриямне» сүзен «шигърияме» формасында алып, «н» хәрефен төшереп калдырган, алай итмәсә, алтынчы иячек «ям» рәвешендә килеп салмаклы булыр иде һәм үзеннән алдагы иҗеккә контраст була алмас иде. Әмма «шигърияме» сүзе артыннан ук килгән «җанымны» сүзен шагыйрь табигый формасында ала («шигърияме» формасына туры китереп «җанымы.» дип алмый), чөнки монда ул сүзнең икенче иҗеге шигырь юлының тугызынчы иҗеге булып килә, ул исә салмаклы булырга тиеш.
Тагын бер мисал:
Әүвәле дөньяда җир юк, су гына булган, диләр, Анда йөргәннәр, имеш, тик Чын белән Ялган, диләр.
Көчле кулы берлә Ялган Чынны бер суккан, ди дә:
Чын батып киткән, ди, чыкмаска җиһанга мәңгегә.
(Г. Тукай, «Чын вә Ялган».)
Күрәсез, бер үк шигырьдә «белән* бәйлеге ике формада алынган. Беренче очракта, салмаклы «Чын* иячегеннән соң килә торган иҗек Ячиңел булсын
XXXIX Бәхре рәмәл ритмик буыны юл ахырына туры килсә, бер иҗеккә кыскартылып «фагыйләт» рәвешендә бирелә.
өчен, «белән» формасы кулланылган; икенче очракта, бишенче булып килә торган салмаклы иячек өчен, «берлә» формасы һәйбәт. Монда аңа «берлән» формасы да ярамый, ул форманы алса, салмаклы иялектән соң килергә тиешле иҗек авырая һәм шигырьнең ритмына кытыршылык тудыра.
Ләкин Тукай кайчакларда шигырь-дәге ритмик буынның нәкъ шундый ук урынында ике иҗеге дә ябык булган сүзне дә куллана. Түбәндә = күрсәтелгән шигырь юлларының бе-ренче сүзләренә игътибар итегез. Мәгълүм ки, бәхре рәмәл үлчәвендәге шигырь юлында икенче иҗек ачык булырга тиеш.
Киткән урманга утынга ялгызы бер ат җигеп...
Хәзер инде шүрәле безнең егеткә ялына... Аңгар урманда йөрергә мин үзем куштым диеп...
( «Шүрәле».)
Өстән караганда, бу юлларның беренче сүзләре шигырьнең ритмына зарар итәргә тиеш иде. Чөнки шигырь юлларының башындагы салмаклы иҗеккә контраст булып килә торган икенче иясек ясыйнак яки ачык булырга тиеш. Әмма биредә китерелгән юлларда икенче иясек'ябык, шулай да алар шигырьнең ритмына зарар китерә алмыйлар. Бу очракта ул сүзләрнең ахыргы тартык авазлары, ачык аваз белән башлана торган нәүбәттәге иялеккә ябышып, шигырь юлының икенче иячеген ачык калдыралар һәм шуның аркасында шигырьнең аһәңе бозылмый.
Тукай иячаты ике юнәлештә үсте. Бер яктан, ул татар халык иждты традицияләрен үзләштереп, үзенең әсәрләрен татар халык җ.ырлары үл-чәвендә язса, икенче яктан, Көнчыгыш поэзиясе традицияләрен иҗади үзләштереп, Көнчыгыш классик поэ-зиясе үрнәгендә иҗат итте. Көнчыгыш поэзиясеннән Тукай кабул иткән әдәби формалар, аның иҗади практикасында татар теленең үзенчәлегенә буйсынып, һаман үсә, камилләшә, татарның үз әдәби форма
сына әйләнә бардылар. Нәтиҗәдә шул формада халкыбыз күңеленә ята торган яңа эчтәлекле, үткен телле, гаҗәеп нәфис оригиналь әсәрләр туды. Көнчыгыштан кабул ителгән касыйдә, газәл, кыйтга формалары татар әдәбиятына Тукайга кадәр үк кергән булсалар да, эчтәлеге белән дини, схоластик булуы, теленең авырлыгы, гарәп, фарсы сүзләре белән чуарланган булуы аркасында киң халык массасына барып җитә алмадылар. Ул әсәрләрне фәкать муллалар һәм мәдрәсә шәкертләре генә укый иде. Әмма Тукай Көнчыгыш поэзиясенең әдәби формаларын гына алды. Аның әсәрләре идея-ху- дожество эчтәлеге белән бөтенләй башка, ватан җирлегендә туган яңа идеяләргә багышланып язылдылар, алар тел ягыннан да көннән-көн ха-лыклаша бардылар, нәтиҗәдә киң халык массасына таралып, популяр-лашып киттеләр.
Габдулла Тукай үзенең бөтен иҗат гомере буена татар поэзиясенең ритмо-мелодик чараларын баету, яңадан-яңа шигъри үлчәүләр тудыру өстендә эшләде. Үзеннән алда иҗат иткән бөтен татар һәм төрки шагыйрьләрнең әдәби традицияләрен өйрәнде, татар халык иҗатын җентекләп тикшерде, рус шагыйрьләре кулланган шигъри үлчәүләрне өйрәнде һәм шулар үрнәгендә поэзиябезгә яңадан-яңа әдәби чаралар өстәде. Аның иҗаты гаҗәеп бай, ул татар поэзиясендә үскән бик күп төрле ритмо-мелодик чаоалаәны үзендә туплаган поэтик энциклопедия булып тора.
Гарәп бәхерләре нигезендә язылган шигырьләрне без татарның борынгы шагыйрьләре иҗатында гына түгел, совет шагыйрьләре иҗатында да шактый очратабыз. Мисал өчен татарның борынгы поэзиясеннән башлап татар совет поэзиясенә кадәр килгән бер генә үлчәүне күрсәтеп китик:
И сәхавәт мәгъдәнинец җәүһәри, И сәгадәт тицезенең гәүһәри. Ул сәхавәт бабыни кылып бәян, Көч йитәрчә кылаем барча га ян.
(Мәхмүд Мөхәммәдъяр.) Чыкты һиҗрәттән җиде йөз илледә, Төште галәмгә хараблык зилзилә,
Үзе аксак, гаклы ахмак фетнәдер, Золымыны
XL Спондей — метрик шигырьдә ике кыска, бер озын иҗекле ритмик буынны ике озын иҗек белән бирү.
кылды изһар һәр ерә.
(Мөхәммәт Әмин.)
Тапты исәм мәүзуг, язарга аптырыйм, Кай төшеннән мин моны дим ләктерим, Ул йозак төсле мина, юк ачкычым, Я биек сәт — юк менәргә баскычым.
(Г. Тукай.) Күктә алла, җирдә иблис, мин — малай! Берсе «мин» дип, берсе «дин» дип
тарткалай.
(Шәйхзадә Бабич.)
Таш диварлар. Зур завод әкрен генә Күз төшерде бер кызыл йорт өстенә. Анда кем төндә агач мылтык тотып Туктамый гел арлы-бирле селкенә?
— Ул — пионер,
Бер чигә, бер тиз генә
Мылтыгын учлап суза алга табан.
(һ. Такташ.)
Гармонынның телләре лә телләре! Саимәсе, Зәйтүнәсе, Дилбәре!
Ник болай назландырасыз, гөлләрем, Яле, кайсыгыз кыю, кем элгәре?
Яна көнне, яхшы көнне мактап, Без җырлыйбыз, без әйтәбез такмак.
(Әхмәт Фәйзи.)
Күрәсез, гарәп квантитатив шигыренә нигезләнгән ритмик үлчәү безнең заманга килеп керә һәм бүгенге көндә әдәби чара булып хезмәт итүендә дәвам итә. Ләкин монда бер кызыклы яңалык бар: Әхмәт Фәйзи, шигырьнең соңгы юлларына үзгәреш кертеп, үзенчәлекле бер оригиналь аһәң тудыруга ирешкән. Бу үлчәү элек-электән унбер иҗекле булып килгән, ләкин монда шагыйрь шигырьнең ахыргы юлларын унар иҗекле итеп төзегән — бәхере рәмәл үлчәвенең кыскартылган өч иҗекле буынын тагы бер иҗеккә кыскартып спондей XL рәвешендә биргән. Бу үзгә-реш шигырьнең музыкальлеген бозмый, киресенчә, юлларны рифмалаштыра торган «мактап—такмак» сүзләренең һәр ике иҗегенә дә акцент ясап әйтү, бер яктан, ул сүзләрнең мәгънә үзәгендә торуларын калкытып бпрсә, икенчедән, шигырьнең аһәңенә үзенчәлекле бер төсмер биреп, колакка ягымлы музыкаль бер бизәк өсти.
Такташ үзенең иҗаты беләи татар әдәбиятында акцентлы шигырь мәсьәләсен беренче планга куйды.
8. .С. ә-. № I.
113
114
Үзенең беренче шигырь җыентыгында ук «тон» белән «сөйләп» язу юлы кертелергә, шагыйрь композитор бу-лырга тиешле, диде ул һәм чыннан да ул үз шигырьләренә оригиналь музыкальлек бирүче композитор булды. Ләкин шагыйрь бу юлга килгәнче татар шагыйрьләре калдырган бөтен әдәби мирасны үзләштергән иде һәм шул ук бәхерләргә нигезләнгән үлчәүләрне үзенең иҗатында бик оста итеп куллана белде. Такташның сөйләү интонациясенә корылып язылган «Гасырлар һәм минутлар» исемле әсәре, нигездә, бәхре рәмәл үлчәвенең төрле вариантларына корылган. Монда ул, беренче буларак, бәхре рәмәлгә нигезләнгән төрле озынлыктагы шигырь юлларын чиратлаштырып, гаҗәеп үткен, эмоциональ һәм колакка ягымлы яңгырый торган оригиналь интонацияләр тудыруга иреште. Традициягә кергән төрле озынлыктагы юлларны фикерләр һәм хисләр таләбенчә бер-беренә контраст рәвештә кулланып, татар поэзиясенә үзенчәлекле бер ритмомелодии яңалык алып килде.
Таш урамнар...
Атлы сакчы тиз генә
Бер урамнан бер урамнарга чаба...
Кем җинаятьче?
Атын ул камчылап Атлыга тагын караңгы Тын урамнарга табан. Төн...
Тирән тынлык.
Шулай мин таш урамнарга карап Утырам.
Мең кат санап,
Мин саташтым:
Бер, ике... дүрт, биш... адаштым..-.
Ун... егерме... аһ, тагын!
Мин югалттым шомлы көннәрнең, Гасырларның санын.
(Һади Такташ.)
Әгәр дә без шигырьнең ритмик схемасын Көнчыгыш традициясенчә төзесәк, болан була:
фагыйләтен фагыйләтен фагыйләтен фагыйләтен
фагыйләтен
фагыйләт
фагыйләтен фагыйләтен
Күрәсез, акцентлы шигырьдә кван-титатив шигырь төзелеше традицияләрен дә бик шәпләп кулланып була икән. Сүз уңае белән тагын шуны да әйтеп китик: бүгенге көндә силлабо-тоник системада язучы рус шагыйрьләре кулланган ямб, хорей, дактиль, амфибрахий, анапест исемле ритмик буыннар да борынгы юнан квантитатив шигырь системасыннан алынганнар лабаса. Димәк, силлабо-тоникада кулланыла торган ямб, хорей, дактиль, амфибрахийлар эзеннән китеп, борынгы юнан квантитатив шигыренә барып чыксак, силлабикада кулланылган фагыйләтен, фогулен, мәфагыйленнәр аша киткәндә, гарәп квантитатив шигыренә барып чыгабыз. Кем белә, бәлки тарих битләренә җентекләп күз салып тикшерсәк, үзләренә хас традицияләр тудырган бу ике юнәлештәге квантитатив шигырь төзелеше системалары арасында тарихи бәйләнеш барлыгын да күреп булыр иде.
Шигырьләрне сөйләү принцибына корып язу чорына кергәч, безнең иске шигырьләребезне, «мөнәҗат- лар», «бәетләр», «такмаклар» дип, бөтенләй чүпкә чыгару тенденцияләре дә булды. Әдәби мирасыбызга карата булган бу нигилистлык шаукымының тәэсире булмады дип әйтеп булмый, әлбәттә. Ләкин бу урында шуны да әйтергә кирәк: көйләү принцибына корып язылган квантитатив шигырьләрне җырлау белән бергә, бик әйбәтләп сөйләргә дә мөмкин ләбаса. Әйтик, Габдулла Тукайның заманында сәхнәдә җырлана торган «Өзелгән өмит» һәм «Туган телә исемле шигырьләрен менә дигән итеп декламировать итеп булмыймыни? Бөек Гомер язган «Иллиада>, «Одиссея» поэмаларын да кайчандыр борынгы юнан халык җырчылары — рапсодлар — җырлап-укып йөри торган булганнар. Ул поэмалар квантитатив принципта язылганнар. Ләкин бүген ул поэмаларны бернинди музыкасыз-нисез сөйлиләр, алар- ның квантитативлыгы моңа һич кенә дә комачауламый.
Соңгы елларда әдәбиятка килгән шагыйрьләрнең әсәрләрендә татар классик шагыйрьләре традицияләрен
Фагыйләтен Фагыйләтен Фагыйләтен Фагыйләтен
Фагыйләтен
Фагыйләтен Фагыйләтен Фагыйләтен
Фагыйләтен
фагыйләт фагыйләт фагыйләт фагыйләтен
фагыйләт фагыйләтен
фагыйләт
фагыйләтен фагыйләт фагыйләтен фагыйләт.
8*
куллану сизелми дияргә мөмкин. Күбесенчә халык шигыре традиция-ләренә нигезләнү белән генә канә- гатьләнелә шикелле. Бу — борынгы әдәбиятыбызны нечкәләп өйрәнмәүдән килә. Ничәмә гасырлар буенча тала нт л ы ш а гы й р ь л әр тәҗр и бәсе белән тугай телебезгә бәйләнеп үскән әдәби традицияләрне онытырга ярамый, киресенчә, халык иҗаты традицияләре белән беррәттән, алар да җентекләп өйрәнелергә, үзләштерелергә, практикада кулланылып, тагын да үстерелергә тиеш. Ул бәхер- ләр безнеке түгел, гарәптән кергән дип кул селтәмәскә, алар читтән керсә дә, безнец әдәбиятыбызга органик бәйләнеп үскән, ничәмә гасырлар буена җыйналган әдәби мирасыбызның бик күп өлеше шул бәхер- ләр нигезенә корылган. Әгәр дә алай карасак, хорейлар, ямблар, амфибрахий һәм анапестлар да бит гректан кергән. Рус шагыйрьләре халык шигыре традицияләрен куллану белән генә чикләнмәгәннәр, гыйльми яктай эшләнгән грек шигыре төзелеше теориясен дә өйрәнгәннәр һәм аның формулаларын рус теленең фонетик үзенчәлекләре белән органик бәйләп, үз иҗатларында кулланганнар. Шул юл белән рус поэзиясенең ритмо-мелодик чараларын үстерү, баету эшенә һәрбер талантлы шагыйрь үз өлешен керткән, шуның нәтиҗәсе буларак, гыйльми яктан төгәл итеп эшләнгән рус шигыре төзелеше теориясе дә туган.
Мәгълүм ки, гарәп бәхерләре ниге-зендә үскән квантитатив шигырь үл-чәүләрен эшкәртү, камилләштерүдә төрки телләрдә язучы шагыйрьләр зур эшлеклелек күрсәткәннәр, шул исәптән анда татар шагыйрьләре дә үз өлешләрен керткәннәр. Ул үлчәүләр төрки телләрнең үз законнарына буйсындырып эшләнгән, безнең язма әдәбиятыбызга органик бәйләнеп үскән. Шагыйрьләребез иҗат иткән квантитатив шигырьләр халкыбыз арасына киң таралган, аларның үзенчәлекле музыкасына халкыбызның колагы күнгән. Авылларда кышкы озын кичләрдә җыйналып китап тыңлаулар гадәте шактый киң таралган иде. Андый кичләрне мин дә хәтерлим: «Таһир-Зөһрә», «Бүз егет», «Йосыф китабы», «Рисаләи Газизә» шикелле әсәрләр укыла, аларның шигырь белән язылган җирләре җырлана иде. Ләкин ул җыр урамда җырлана торган көйгә охшамый, ниндидер үзенчәлекле көй, «китап көе» була иде.
Халкыбыз арасында киң таралган квантитатив шигырьләрнең үзен-чәлекләре гыйльми өйрәнелмәгән, халык шигыре һәм классик шигырь- ләребезнең төп үзенчәлекләрен гыйльми нигезләп, төпле итеп аңлатып бирә торган китап әле һаман язылганы юк. Ул китап әдәбият факультетларында укучы студентлар* өчен дә, шагыйрьләребез өчен дә һава белән су кебек кирәк. Кайбер иптәшләр башка милләт поэзиясенең үзенчәлеген фәнни тикшерү нәтиҗәсендә туган әдәби формулаларны, татар теленең үзенчәлеген тикшерми-нитми генә, механик рәвештә безнең шигырьгә дә күчерергә- телиләр. Тел исә ул формулаларны кабул итми. Чит телләрдәге гыйльми казанышлар, әлбәттә, өйрәнелергә, критик үзләштерелергә, телебезгә яраклы яклары файдаланылырга һәм шул юл белән дә әдәбият теориябез әледән-әле баетылырга тиеш. Ләкин шигырь төзелеше теориябезне тудыруда бердәнбер чыганак чит тел галимнәре казанышы гына булырга тиеш түгел. Иң элек без күп гасырлар буена җыйналган үз әдәби мирасыбызны җентекләп өйрәнеп, тиешле формулаларны телебезнең, шигыребезнең үзенчәлекләреннән эзләргә, шигырь төзелеше теориябезне шул җирлектән чыгып төзәргә тиешбез, әдәбият теориябезне баету өчен көрәшнең төп тармагы шул юлдан барырга тиеш, һәркем өчен теоретик кулланма була алырлык шундый китапны тудыру эшен тиз арада оештырып җибәрү — Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтының төп бурычларыннан берсе булып саналырга тиеш.