Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ КҮТӘРЕЛЕШТӘ


араңгыда каралырсың, яктыда яктырырсың, дигәннәр борынгылар. Капиталистик җәмгыять сөреме белән төтәсләнгән буржуаз әдәбиятның көннән-көн карала, сүнә баруын, әдәбият дигән бөек исемне югалтканнан югалтуын без үз күзебез белән күреп торабыз. Ләкин шул ук вакытта күп милләтле совет әдәбиятының һәм халык демократиясе илләре әдәбиятының көн-нән-көн нурланып үсә баруы, тирән идеяле, югары әдәби сыйфатлы әсәрләр белән тулылануы Һәм дөнья кү-ләмендәге иң алдынгы әдәбият булып әверелүе барыбызның да күз алдында. Сез совет әдәбиятының һәм демократик илләр әдәбиятының алтын фондындагы әсәрләрнең кайсын гына алып карамагыз, аның һәр битеннән, һәр юлыннан азатлык нуры, кешеләрне бәхетле тормышка өндәү нуры балкып торганын күрерсез.
Без, татар язучылары, бүген Россия Федерациясе әдәбиятларының күп милләтле сабан туенда катнашабыз. Бик күп телдәге, төрле дәрәҗәдәге әдәби җәүһәрләр белән бизәлгән бу сабан туенда татар язу- чыларыиың иҗатлары да үзенең лаеклы урынын алып тора. Монда, капиталистик җәмгыятьтәге кебек, беренче дәрәҗәдәге яисә икенче дәрәҗәдәге әдәбият юк. Барысы тигез хокуклы әдәбият. Тигез хокуклылар арасында тигез хокуклыларның берсе булу — бик зур бәхет!
Кайчандыр, моннан илле еллар элек, безнең классикларыбыздан Г. Тукайлар, Ф. Әмирханнар, Г. Камаллар һәм башкалар татар әдәбиятының, тар, кысынкы рамкадан чыгып, башка
X Россия Федерациясе язучылары съездында сөйләнгән речь. Беркадәр кыскартылып бирелә.
халыклар арасында да гражданлык хокукы алуы, күп халыкларга танылган әдәбият булып әверелүе турында хыялланганнар иде. Ләкин аларның хыяллары бары хыял булып кына калды. Ф. Әмирхан үзенең 1907 елда язылган, укучылар тарафыннан сөелеп укылган «Гарәфә кич төшемдә» исемле хикәясендә, бу турыда чын мәгънәсендә әрнеп., түбәндәге юлларны язган иде:
«Тәкъдир миңа, андый төшләр күрсәтеп, үчектерергә теләдеме, яхут «дөньяда һаман караңгылык кына түгел, яктылык та бар» дип, кызыктырырга теләдеме, әлхаспл, ни булса да... минем күңелемдә онытылмаслык бер хис калдырды», — ди. Төшендә ул үзен европача һәм шәрык- ча зиннәтләнгән татар клубында күрә. Монда татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә бар. Алар барысы бергә «европача һәм шәрыкча зиннәтләнгән клубта» шахмат уйныйлар, татар концерты тыңлыйлар, әдәбият-сәнгать турында сөйләшәләр, татар язучыл арының бик күп телләргә тәрҗемә ителгән яңа әсәрләре белән танышалар,— кыскасы, бер-берләренең сәнгатьләре белән ләззәтләнәләр, рухланалар. Ф. Әмирхан өчен кайчандыр бары төш булган, аны төштә генә булса да шатландырган, дулкынландырган бу нәрсәләр хәзер — безнең өнебездә, тормышыбызда, көнкүрешебездә. Менә хәзер без, бик күн милләтнең вәкилләре, әкияттәгечә
К
70
знннәтләнгән бу гүзәл залда утырабыз» әдәбиятыбызның бүгенге" торышы һәм киләчәге турында дусларча, туганнарча сөйләшәбез, иҗат тәҗрибәләребез белән уртаклашабыз. Мин монда сезгә, татар халкының, вәкиле буларак, кайбер татар язучылары- ның әсәрләре нинди телләргә тәрҗемә ителгәнен, нинди илләрдә укылганын, татар композиторлары тарафыннан иҗат ителгән музыкаль әсәрләрнең, операларның бөек илебезнең кайсы театрларында һәм кайсы илләрдә уйналганлыкларын әйтә алыр идем. Шулай ук мин безнең сөекле шагыйребез, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил исемен телгә алып, аның иҗатының гомуми совет әдәбиятында нинди урын тотканын исегезгә төшереп китә алыр идем. Ләкин болар барысы да сезгә билгеле, аларны кабатлап торуның кирәге юк. Безнең язучылар тарафыннан иҗат ителгән барлык әсәрләр халык ку-лында, ышанычлы кулда. Ул, алар- ның иң яхшыларын сайлап алып, үзенең культура хәзинәсенә кертә, саклый. Бу турыда борчылмаска мөмкин. Ләкин безне борчый торган һәм сөйләшергә кирәк булган икенче мәсьәлә бар. Ул — яңа әсәрләр иҗат итү мәсьәләсе. Без монда яңа әсәрләрне ничек иҗат итү турында, дөресрәге, заманыбызның алдынгы кешесенә, бөек коммунистик җәмгыятьне төзүче кешегә лаеклы әсәр-ләр иҗат итү турында, әдәби оста-лыгыбызны күтәрү турында бик чынлап сөйләшергә тиешбез.
һәрбер оста, ул нинди генә өлкәдә эшләмәсен, үзенең эшен камилләштерү өчен беренче чиратта коралын кайрый. Безнең коралыбыз — каләм. Менә шул каләмне чарлау турында, гади мәгънәдәге чарлау турында түгел, ә әдәби чарлау турында бергә- бергә сөйләшик, киңәшик, һәрбер әдәбиятта, шул җөмләдәй татар әдәбиятында да, киң күләмдә танылган, күп кенә телләргә тәрҗемә ителгән кайбер әсәрләр белән бер- рәттән, үз укучыларыбыз тарафыннан да танылмаган, алар тарафыннан да кабул ителеп бетмәгән әсәрләр бар. Бу аерма каян килеп чыга? Беренче карашта моныңҗавабы бик гади: язучы тормышны җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнмәгән, әдәби осталыгы җитми, теле зәгыйфь. Ләкин бу сүзләрне коры кабатлау берәүгә дә файда китерми, бигрәк тә ул әсәрләре уңышсызлыкка очраган иптәшләргә файда китерми. Шуңа күрә без әдәби әсәрләребез арасындагы бу аерма турында бик тирәнтен уйланырга, борчылырга, әдәби осталыгыбызга тагын бер кат бик җентекләп күз ташларга тиешбез. Әдәби осталыкка өйрәнү мәсьәләсе безнең өчен иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Ләкин каян өйрәнергә, кемнән өй-рәнергә? Бу мәсьәлә безнең өчен күптән хәл ителгән. Безнең бик борынгыдан килгән, тарихы җиде-сигез гасыр белән саналган әдәбиятыбыз һәм матур традицияләребез бар. Безгә һәрвакыт үзенең әдәби осталыгы, алдынгы фикерләре, иҗади алымының кыюлыгы, киңлеге белән үрнәк булып торган рус классик әдәбияты һәм социалистик реализм стиле белән язылган бүгенге рус совет әдәбияты бар. Ниһаять, тугандаш республика язучылары тарафыннан иҗат ителгән, киң күләмдә танылган әсәрләр һәм матур үрнәкләр бар. Без боларның барысын да өйрәнергә тиеш. Безнең әдәбиятыбыз шундый өйрәнүләр һәм тугандаш әдәбиятлар тарафыннан дусларча күрсәтелеп килгән өзлексез ярдәм нәтиҗәсендә генә уңышлы үсә алыр дип ышанабыз.
Коммунистлар партиясе әдәбиятның тормыш белән тыгыз бәйләнештә үсәргә тиешлеге мәсьәләсен бик вакытлы күтәрде. Әгәр язучы иҗади илһам чыганагыннан, ягъни халык тормышыннан аерыла, ераклаша икән, аның эшләре, хисләре’ белән рухланмый, янмый икән, ул чакта бу язучы өчен әдәби осталыкка өйрәнүнең бер мәгънәсе дә калмаячак. Чөнки әдәби осталык — язучының халык тормышына мөнәсәбәте белән бик нык бәйләнгән.
Соңгы елларда татар әдәбияты зур уңышларга иреште. Моның сере шунда: безнең язучыларыбыз тормышны тирәнрәк, яхшырак өйрәнә башладылар, әдәбиятыбызның тематикасын киңәйттеләр, әдәби образ-

I
.лар галереясен тагын да баеттылар, төрлеләндерделәр.
Бу чыгышымда мин татар әдәбия-тындагы барлык уңышларны да санап үтәргә хәзерләнмим. Аны бу кыска гына вакытта санап бетерергә мөмкин дә булмас иде. Әгәр мин ике съезд арасында яхшы әсәрләр иҗат иткән кайбер каләмдәш дусларымның исемнәрен һәм аларньщ әсәрләрен телгә алмыйм икән, алар моның өчен мине гафу итсеннәр. Мин монда бары татар әдәбиятында уңай күренеш булган бер факт турында гына әйтеп үтәргә телим.
Моннан берничә еллар элек кенә әле татар язучылары эшчеләр образын, яңа кеше образын, заманыбызның герое образын зур полотноларда чагылдырмыйлар иде. Бу темага үзләренең кыска жанрда язылган әсәрләрен генә багышлыйлар иде. Соңгы берничә ел эчендә татар әдә-бияты эшчеләр тормышыннан алынып язылган романнар, повестьлар, поэмалар белән баеды. Хәзер без бу өлкәдә бозның кузгалуын, беренче кыю адымнарның барлыгын, шарла-выкларның зур агым булып китү ихтималын шатланып әйтә алабыз. Бу турыда сөйләгәндә мин И. Газиның «Гади кешеләр», Г. Әпсәләмов- ның «Сүнмәс утлар» исемле романнарын, Ш. Маннурның шигырь белән язылган «Җир әнкәнең сылу кызы» исемле поэмасын һәм башкаларны истә тотам. Бу әсәрләр — та- . тар әдәбияты өчен күптән көтелгән яңа тип әсәрләр. Алар үзләренең язылу алымнары һәм әдәби формалары белән генә түгел, — бу яктан ’ алар яшәп килгән әдәби традиция- j ләребезне иҗади дәвам иттерәләр,— ә эшчеләр тормышыннан алынып ; язылган, заманыбызның алдынгы кешеләрен чагылдырган әсәр булу- . лары белән яңа.
Без эшчеләр темасына багышлан-
• гаи әсәрләрнең саннарын арттырырга, коммунистик җәмгыятьне төзүче
- алдынгы кешеләрнең образларын зур
- полотноларда тирән эчтәлекле, юга-
• ры идеяле итеп, сәнгатьчә чагылды-рырга тиешбез. Бу — безнең алда
j торган төп бурычларның берсе.
Татарстанның бүгенге хәле, бүгенге торышы безне әдәбиятыбызның бу өлешенә аеруча әһәмият бирүне таләп итә. Партиябезнең дөрес алып барылган милли политикасын тор-мышка ашыру нәтиҗәсендә, Советлар Татарстаны соңгы ун-унбиш ел эчендә алдынгы индустриаль респуб-ликаларның берсе булып, зур күләмдә машиналар төзү, нефть, газ һәм химия республикасы булып әверелде. Хәзер Татарстанның көньяк-көнчыгыш районында чыгарыла торган нефтьнең күләме мәшһүр Апшерон ярыматавында чыгарыла торган нефть күләменнән бик күп артык. 1959 елда безнең республикабыз, Ба- куның барлык промыселларына ка-раганда, сыек ягулыкны артыграк бирәчәк. Моннан тыш. Татарстанның киләчәк җидееллыктагы перспекти-васы гаять дәрәҗәдә зур.
Без, язучылар, республикабыз ал-дында торган гаять зур планнар турында сөйләгәндә, билгеле, ул планнарны тормышка ашыручы кешене— коммунистик хезмәт кешесен, язылачак әсәрләребезнең булачак төп геройларын күз алдында тотып сөйлибез. Ул герой безнең арада, безнең белән бергә яши. Аны күрү, өйрәнү һәм әсәрләребездә чагылдыру өчен бертөрле дә дистанциянең кирәге юк. Яман аты чыккан «дистанция» теориясе — халык тормышы белән тыгыз бәйләнешкә керергә теләмәгән, заман хисе белән янмаган, көймәгән язучылар тарафыннан уйланып табылган нәрсә генә ул.
Безнең язучыларыбыз тормыш эченнән, халык арасыннан чыккан кешеләр. Күпләре бик зур тормыш мәктәбе үткәннәр, төзелешләрдә, колхозларда, культура учреждение-ләрендә эшләгәннәр, Бөек Ватан су-гышы фронтларында катнашканнар, кыскасы, зур биографияләре булган кешеләр. Ләкин заман темасына тирән эчтәлекле әсәрләр язу, бүгенге көннең алдынгы кешесе образын бирү, чынбарлыкны дөрес чагылдыру өчен узган тормыш мәктәбенең зурлыгы, биографиянең байлыгы гына җитми. Тормыштагы яңалыкны тотып алу. аны сизү һәм иҗади үзләштерү өчен язучының хисләре яңа күзәтүләр белән өзлексез баетылырга. яңартылырга тиеш. Моның өчен, партиябез өйрәткәнчә, бердәнбер
71

72
чара—халык белән, тормыш белән тыгыз бәйләнештә булу.
Татарстан язучылары союзы язу- чыларыбызны тормышка тагын да якынайтуда, аларга заманыбызны тирәнрәк, җентекләбрәк өйрәнүдә ярдәм итү максаты белән үзенең эш практикасында төрле юлларны куллана: кайбер язучыларны колхозларда, совхозларда йөртеп кайтара, нефть районнарына иҗат команди-ровкаларына җибәрә; талантлы яшь язучыларны предприятиеләргә, рай-оннарга. нефть промышленностена даими эшкә урнаштыра һәм башка шуның кебек эшләр эшли. Соңгы вакытларда күп кенә язучыларыбыз, үзләре теләп, эшчеләр коллективы белән даими бәйләнешкә керделәр, аның үз кешеләре булып киттеләр. Коллективның үз кешесе булу, аның эш планы һәм үтәлеше белән якыннан кызыксыну, аны күзәтеп бару, аның аерым кешеләре, алариың эшләре, тормышлары һәм уйлары белән танышу, кыскасы, шул гаиләнең бер члены булу язучының иҗат планнарын киңәйтүгә зур ярдәм итәр дип өметләнәбез.
Чыгышымның ахырында мин съезд алдына берничә практик мәсьәлә куярга телим. Без бу мәсьәләләргә съездның игътибар итүен һәм уңай хәл ителүен телибез.
Беренче мәсьәлә — яшь язучыларны үстерү һәм тәрбияләү мәсьәләсе. Бөек Ватан сугышында Татарстан язучылары оешмасы үзенең яртыга якын составын югалтты. Шуның өсте- нә фронтларда йөзгә якын башлап язучы һәм яшь язучылар һәлак булды. Шуңа күрә бездә яшь көчләрне тиз арада тәрбияләп үстерү мәсьәләсе иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бу мәсьәләгә аеруча игътибар итмәскә безнең хакыбыз юк. Безнең оешмабызда хәзер 76 член бар. Ләкин безгә халкыбызның әдәби әсәрләргә булган таләпләрен үтәү өчен бу сан гына җитми. Әгәр хәзер язучыл арыбызның саны бүгенгегә караганда ике-өч тапкыр күбрәк булса. гаҗәп яхшы булыр иде. Билгеле, мин чын язучылар турында сүз йөр- тәм. Бездә шундый язучыларны булдыру өчен яшь кадрлар бар. Алар безнең сафка килергә өзлексез ом- ' тылалар. Ләкин, кызганычка каршы, алариың яхшы дип табылган әсәрләрен басып чыгарыр урын гына юк. Сугышка кадәр бездә яшьләр өчен чыгып килгән ике әдәби журнал бар иде. Хәзер алариың берсе дә юк. Без берничә елдан бирле шул журналларның берсен яңадан чыгару өчен тырышып йөрибез. Ләкин хәзергә әле уңай нәтиҗәсе күренми. Мин бу съездда сайланачак идарәсенең бу эштә безгә ярдәм итүен үтенәм. Яшьләр журналы безнең өчен бик кирәк. Без ансыз яшь көчләребезне үстерә алмыйбыз.
Икенче мәсьәлә — Идел буендагы автономияле республикалар һәм өл-кәләр өчен рус телендә әдәби-сәнгать журналы чыгару мәсьәләсе.
Казанда үзләренең әсәрләре белән киң күләмдә танылган, союз члены булган унбер рус язучысы бар. Бо- лардан тыш, егермеләп яшь язучы үзләренең әсәрләрен төрле урыннарда бастырып киләләр.
Казандагы рус секциясе — Идел буендагы пц зур секцияләрнең берсе. Т. Журавлев, К. Лебедев, Я. Вн- нецкий. А. Салмин һәм башка язучыларның романнары һәм повестьлары белән Татарстан укучылары гына түгел, Советлар Союзының башка бик күп өлкәләрендәге укучылар да таныш.
Шулай ук безнең күрше республи-каларда һәм өлкәләрдә дә дистәләрчә рус язучылары яши, алар да рус телендәге журналга мохтаҗ.
Без, күрше республикаларда һәм өлкәләрдә моңа кадәр чыгып килгән җирле альманахлар урынына Идел буендагы автономияле республикалар һәм өлкәләр өчен рус телендә әдәби, иҗтимагый һәм политик журнал чыгаруны сорап РСФСР язучы- ларының Оештыру комитетына мөрә-җәгать иттек. Татарстанда, Башкорт- станда яшәүче, шулай ук Чуваш. Мордва, Мари, Удмурт автономияле республикаларында, Ульяновск һәм башка өлкәләрдә* яшәүче рус язучы-лары үзләренең яңа әсәрләрен бу журналда бастыра алыр икәнлекләрен күрсәттек. Ләкин моңа уңай җавап ала алмадык. Мондый журналның кирәклеге барыбызга да бил-

геле. Бу журналны Казанда чыгарырга мөмкинлек бар. Чөнки Казан зур полиграфияле шәһәр.
Өченче мәсьәлә—тугандаш халыклар әдәбиятына багышланган атналар һәм кичәләр мәсьәләсе. Башкорт һәм чуваш язучылары милли республикаларның әдәбиятларына багышланган атналарны һәм кичәләрне Мәскәүдә һәм союздаш республикаларның башкалаларында гына түгел, бәлки Россия Федера-циясенә кергән автономияле респуб-ликаларда һәм өлкәләрдә дә үткәрергә кирәк дигән фикерләрне әйткәннәр иде. Без аларның бу фикеренә кушылабыз. Мәсәлән, татар әдәбияты яисә чуваш әдәбияты атналарын яисә кичәләрен ни өчен безгә Уфада яисә Йошкар-Олада үткәрмәскә? Яисә, киресенчә, күрше республикаларда яшәүче язучыларны ни өчен Казанга һәм Чабаксарга чакырмаска? Сүз юк, бу эшләр билгеле күләмдәге чыгымны таләп итә. Автономияле республикалар һәм өл-кәләрдәге язучылар союзы оешма-ларының сметаларын караганда, РСФСР язучылары союзы идарәсе бу чыгымны күздә тотарга тиеш.
Дүртенче һәм соңгы мәсьәлә — милли телләрдә басылган китапларны сату эшен тиешенчә оештыру мәсьәләсе. Зур шәһәрләрдәге китап магазиннарында чит ил телләрендә басылган китапларны тоткарсыз сатып алырга мөмкин, ләкин милли р е с п у б л и ка л а р и ы ң җирле х а л ы кл а - ры телендә басылган китапларны табу һич тә мөмкин түгел. Зур шәһәрләрдә шундый китап сәүдәсен оештырырга кирәк. Билгеле, мондый сәүдәне оештырган вакытта, теге яисә бу өлкәнең милли составына игътибар ителмичә булмас. Бусы — сәүдә оешмаларының эше. Ләкин бу мәсьәләне уңай хәл итү эшенә, минемчә, безнең союз якыннан катнашырга тиеш дип уйлыйм.
Татарстан делегациясе съезд алдына менә шундый мәсьәләләрне куя һәм аларның уңай хәл ителүен тели.