ТАМЧЫ ТАМА, ТАШ ЯРА
Р. ШӘЙХЕТДИНОВ
әйни агай хатыны Зифа апаның стенага эленгән пыяла рам каршысында басып торганын өч-дүрт тапкыр күргән иде инде. Хатыны ул чакларда, нәрсәдер әйтергә теләп тә әйтә алмагандай, башын түбән иеп, тагын йорт эше белән шөгыльләнә башлый торган иде. Яз җитеп, пароходлар йөри башлагач, бу хәл тагын да ешрак кабатлана башлады. Менә шунда инде Зәйни агай хатынының бары тик бер рәсемгә — улларының рәсеменә генә караганын күрде. Ләкин ул моңа бер дә гаҗәпләнмәде: ана күңеле бит, аны ата күңеленә караганда йомшаграк диләр, газиз улын ныграк сагына торгандыр инде. Әйе, ничек кенә булмасын, Зифа апаны улы белән кавыштыру чарасын күрергә кирәк...
Беркөнне Зәйни агай стенага эленгән рамга үзе дә озак кына карап торды да улы турында сүз башлап:
— Карале, әллә Пермьга барып кайтасыңмы? Бик күңелле чак, пароходлар йөри...—диде.
Зифа апаның йөзенә алсулык йөгерде, коңгырт күзләре очкынланып китте. Берничә секунд уйланып торгандай итте дә:
— Юк, юк, булмасны сөйләмә, бара алмыйм, минем тавык-чебешлә- рем нишләр?—диде ул.
Зәйни агай хатынының күңелендә көрәш барганын яхшы аңлады, шуңа күрә юрамалый тупасрак итеп:
— Син үзең юкны сөйләмә. Ял итеп, малайны күреп кайтырсың, — дип, аңа каршы төште. — Тавык-чебеш, имеш, аларга бернәрсә булмас. Миңленур карап торыр, үзем дә аңа булышырмын.
— Алай дисәң генә инде...
— Шулай дим шул. Әйдә, әзерлән, иртәгә үк юлга чыгарсың.
Юлга хәзерлек озакка сузылмады. Иң башта, колхоз идарәсенә барып, унбиш көнлек ял сорадылар. Колхоз председателе Александр Дмитриевич Соловьев үзе дә Зифаны, бик күп эшли, һич ял юк, дип кызганып йөргән, ялга җибәрергә уйлап торган икән, шундук кирәкле кәгазьләрне яздыртып бирде.
— Эшләгән кеше ял итәргә тиеш! Яхшылап ял ит, Зифа. Китәрсең, иртәгә машина белән пристаньга илтеп куярлар, — диде ул.
Аннан соң Зәйни агай белән Зифа апа кайтып юлга ашамлыклар, малайга күчтәнәчләр әзерләделәр.
Соловьев сүзендә торды: аның «Победа»сы иртән сәгать җидедә үк Зәйни агайның капка төбенә килеп туктады. Зәйни агай, хатынына шундый хөрмәт күрсәтелүгә сөенеп, аның төенчекләрен җәһәт кенә машинага чыгарып куйды.
З
47
— Күңелем тыныч булсын, тагын бер тапкыр карап килим, — диде аның артыннан урамга чыккан Зифасы һәм, машина белән генә барырга гәкъдим итүләренә карамастан, «Юк, мин бер ялгызым гына булырга телим», дип тавык фермасына таба китеп барды.
Зифа апа ферма утары капкасының бигенә кагылуы булды, «сугыш чукмары» дип йөртелә торган зур чуар әтәч, муенын сузып, ямьсез тавыш белән кычкырып җибәрде. Аңа ияреп тавыклар кытакларга тотындылар. Зифа апа гадәте буенча кесәсенә тыгылды. Ләкин, анда бернәрсә дә таба алмагач, гафу үтенгәндәй, үзалдына сөйләнеп куйды һәм янына җыелган тавыкларга басудан куркып, аякларын шуыштырып кына алга табарак атлады. Тагын туктады һәм тирә-якка күз йөртеп чыкты: кор- мушкаларда азык, тагаракларда су, ванналарда көл җитәрлек, һәр җирдә чисталык, коры. Тавыклар да бик кәефле күренәләр. «Шулай, Миңленур, әниеңнең сүзләрен онытмагансың, бөтенесен җиренә җиткереп эшләгәнсең, рәхмәт...»
Менә шунда инде ул фермада эшли башлаган көннәрне күз алдына китерде.
Әйе, бик яхшы хәтерендә, өченче ел яз көне булды бу. Ферма хисапчысы Алиев ике кәрзин чебеш алып килде дә аларны ишек алдында калдырып китте. Зифа апа сугышка кадәр үк тавык фермасында эшләгән, анда башкалар елына һәр тавыктан уртача 14 әр йомырка алган чакта, ул 57 шәр йомырка алуга ирешкән иде. Шуны исләренә төшергәннәрдер инде, дип уйлады ул һәм чебешләрне бик тырышып тәрбияләргә кереште. Элекке тәҗрибә, шуның өстенә тырышлык нык ярдәм итте, Зифа апа үзенә тәрбиягә бирелгән 70 чебешнең барысын да исән- сау үстереп җиткерде. Чебешләрне фермага тапшыруы булды, икенче көнне үк колхоз председателе аны идарәгә чакыртып алды.
— Менә нәрсә, иптәш Сибгатуллина, безнең кошчылык фермасында эш бер дә бармый бит. Күпме хезмәт түгәбез, күпме азык тотабыз, ә йомырка ала алмыйбыз. Әле менә үзара киңәштек тә, кошчы итеп сезне куярга уйладык. Бөтен өмет сездә. Ничек, эшлибезме? — дип сорады Александр Дмитриевич.
Зифа апа ферма яныннан үткән саен электән үк андагы пычракны күреп борчыла, кошларны ашатуда бернинди тәртип булмауга гаҗәпләнә һәм эченнән генә «Мин биредә булсам, эшне башкачарак оештырыр идем», дип уйлап йөри иде. Шуңа күрә хәзер колхоз председателенең тәкъдименә каршы килмәде, кирәк икән ферманы икенче көнне үк кабул итәргә әзер икәнлеген белдерде...
Шулай, ул икенче көнне үк ферманы кабул итеп алды һәм шул көннән үк анда ни сәбәпле рәт-чират булмавын аңлады: утар һәм кетәк бөтенләй чистартылмый, рацион белән ашату юк, көндәлек тәртип куелмаган. Ә иң борчыганы — кошларның үзләре, 520 тавык — 520 йолкыш, алариың да күбесе 5—6 яшьтә. Әлбәттә, андый карт тавыклардан юньләп йомырка алу турында уйлап та булмый. Ферманы яшь тавыклар исәбенә янартырга кирәк иде.
Зифа апа кичен яңадан колхоз председателе янына китте һәм аңа үзенең уйларын сөйләп бирде. Ул Зифа апаның тәкъдименә каршы килмәде, икенче язда ук «Красный ключ» совхозының токымлы тавыклары салган йомыркалардан инкубатор станциясендә чыгарылган чебешләр кайтартырга булды. Ләкин токымлы чебешләр йомырка сала башлаганчы елдан артык көтәргә кирәк иде әле. Шуңа күрә Зифа апа булган
48
тавыклар белән эшли торырга булды. «Булмас, яхшылап тәрбияләсәң, бу йолкышлар да йомырка салмый калмас», — дип уйлады ул.
Кетәк сазга баткан, стеналарында кул сыярлык тишекләр иде. Шуңа күрә Зифа апа башта стенадагы тишекләрне сылады, кетәк эчендәге тиресне көрәп чыгарды, идәненә ком сипте, ком өстеиә салам җәйде. Ул тавыкларның йөрергә яратуларын, күбрәк хәрәкәтләнгәч яхшырак ашауларын һәм күбрәк йомырка салуларын белә иде. Шуны искә алып, тавыклар кетәккә кереп-чыгып йөрсеннәр өчен, стена асларына тишекләр ясатты. Аннан соң кормушкалар, колгалар, оялар булдыру турында кайгыртты, көнлек рацион төзеде, азыкны рацион буенча гына бирә башлады. Яхшы тәрбия, дөрес ашатуның бик тиз җимешләре күренде; теге «йолкышлар»ның кикрикләре кызарыбрак китте, алар кукраеп, җырлашып кына йөри башладылар. Ул арада теге токымлы чебешләрдә үсеп җитте, декабрь аенда алар да йомырка сала башладылар. Хәзер инде Зифа апа көн саен 50—60 йомырка җыеп ала иде. Ләкин нигә яшерергә, ул чакта әле Зифа апа күбрәк үз тәҗрибәсенә таянып кына эшли, хәзерге кебек кошларны фән кушканча тәрбияли белми иде бит. Әйтик, кошларны төрле авырулардан саклау өчен кетәкне, инвентарьларны дезинфекцияләргә кирәклеген, яисә йомырка салуга яктылыкның ничек тәэсир итүең кайдан белсен инде ул. Авыру тавыклар гел утырып кына торалар, аларның авыру булуларын шуннан беләсең дә аерым тәрбиялисең икән. Ә яктылык җитмәгәндә, бигрәк тә кыш көннәрендә көндәлек режимны үзгәртеп корырга: иртәнге ашатуны сәгать җидедә, икенчесен — көндезге сәгать уникедә, өченчесен — кич сәгать биштә үткәрергә, ә ашату арасындагы сәгатьләрдә тавыклар гел тышта гына йөрсеннәр, үзең кетәкне чистартасың, җим әзерлисең икән. Кыш көне балык мае, балык оны, кычыткан кебек витаминга бай азыклар күбрәк бирелергә тиеш. Күп азыкларны аралаштырып бирәсең: бер көнне бер нәрсәне иртән бирдеңме, икенче көнне аны көндез, ә өченче көнне кич кенә бир. Аннан соң, бөртекле азык коры килеш бирелсә, итне, бәрәңгене һичшиксез вакларга, пешерергә, он яисә кычыткан оны белән сөт кушылган суда болгатып бирү әйбәтрәк.
Әйе, эшли башлавының беренче айларында Зифа апа боларның берсен дә белми иде әле. Ул аларны кошчылык буенча чыгарылган китаплар укыгач, районның башка кошчылары, белгечләре белән киңәшкәе кенә белде һәм менә хәзер инде бик хаклы рәвештә «мин кошчы», дип әйтә ала. Чөнки ул быел үзенә беркетелгән һәр тавыктан алты айда җитмешәр йомырка алуга иреште. Ярты елга җитмеш йомырка рекорд түге/ әле, әлбәттә. Әмма ул башка еллардагы эш, райондагы башка колхо: кошчыларының күрсәткечләре белән чагыштырганда, бик аз да түгел. У^ дәүләткә йомырка сатуның колхоз буенча билгеләнгән еллык планын ал ты айда бер ярым тапкыр арттырып үтәргә мөмкинлек бирде. Ул Зиф^ апаны район кошчылары арасындагы социалистик ярышта җиңүче итте Кыскасы, бу уңыш белән бик хаклы рәвештә горурланырга да була. Лә кин ирешелгән уңышлар белән канәгатьләнеп калу, үз-үзеңә сокланып масаеп йөрү Зифа апаның гадәтендә юк. Ул үзе урынына калачак кызь Миңленурның күп нәрсәләрне белеп бетермәвен яхшы аңлый. Шуң; күрә аны кичә дә, бүген дә һаман бер генә уй — үзем киткәч, эш артк; таба тәгәри башламасын, дигән уй борчыды һәм менә шуның өчен ул та гын бирегә килде, алмашчысына соңгы киңәшләрен әйтергә теләде. Лә кин Миңленур складка азык алырга киткән икән. Ә капка төбенә машин килеп туктаган иде. Шофер сузып-сузып сигнал бирә.
Зифа апа тагын бер мәртәбә тавыкларына таба карап алды да:
— Ярый инде, Миңленур булмады. Ә сез карагыз, мин юкта сынатма гыз, йомырканы күп салыгыз, — дип, машинага чыгып утырды.
4. ис. ә.- № 1. 49
Зәйни агай колхозның ветсанитары булып эшли иде. Хатыны киткәч, аның көннәр буе өенә кайтып керергә вакыты булмады. Күп вакыты терлекләр янында, җәйге лагерьларда узды. Кайбер сыерларда ящур авыруы сизелә башлаган иде. Авыру сыерларны көтүдән аерырга, аларны дәваларга, көн саен дип әйтерлек районга барырга кирәк иде. Зифа апа кунакка киткәнгә бер атна узып китте инде, ә Зәйни агай тавык фермасында, кызы Миңленур янында шушы көнгә кадәр бөтенләй була алмады. Ниһаять, ул бүген «Түгәрәк куак» дип аталган лагерьдан кайтты һәм туп-туры кызы янына китте.
Миңленур җим болгатып азаплана иде. Әтисен күргәч, елап җибәрүдән чак-чак тыелып:
— Әй, әти, нәрсә эшлим инде? йомырка кими дә кими бит. Бүген тагын 14 йомырка ким булды,—диде.
Бу хәбәр Зәйни агайның да күңеленә шом салды. Ләкин ул яхшымы, начармы, белгеч кеше бит әле, сынатырга теләмәде, азык рационында үзгәреш булмадымы, дип сорады.
— Юк, бернинди үзгәреш булмады, — диде Миңленур. — Тик менә ит кенә бетте, савыт җитми дип, аерган сөтне дә кайтартмый башладылар.
— һай җүләр, ит булмагач, аксым җитми инде. Аксым булмагач, йомырка да юк, — дип кычкырып җибәрде ул. — Ит кирәк, сөтен дә кайтартсыннар. Хәзер үк идарәгә бар. Алар кайгыртырга тиеш...
Менә шуңа инде Зәйни агай да чыгырыннан чыкты. Ул идарәдә утыручы кайбер җитәкчеләрнең гамьсезлеге аркасында ферманың кирәкле азык белән тәэмин ителмәвен дә, кетәкнең искерүен, ничә тапкыр сорап та, һаман аны рәтләргә уйламауларын да, кыскасы, күңелендә нинди үпкә сүзләр җыелган, шуларның барысын да әйтергә теләп, колхоз председателенең үзе янына китте.
Председательне эзләп йөрисе булмады, ул үз бүлмәсендә бик бирелеп нәрсәдер яза, исәпли иде. Соловьев Зәйни агайны күргәч тә, өстәл артыннан чыгып, кул биреп күреште.
— Әйдә, рәхим ит, Зәйни агай!.. Ачуланырга дип килүеңдер инде, белеп торам. Кичә наряд биргәндә әйтелде. Борчылма, ит тә, сөт тә булыр,— диде ул. — Кетәкне дә быел һичшиксез рәтлибез. Килештекме?
Председательнең исенә нәрсәдер төште булса кирәк, ул Зәйни агайга утырырга ишарәләде дә тиз-тиз өстәл өстенә пөхтә итеп өелеп куйган кәгазьләрне актарырга кереште.
— Үз кулым белән Зифаның үзенә тапшырырмын дип уйлаган идем. Әй, барыбер түгелмени!.. Зәйни агай, өстәмә түләү ал, — диде ул һәм ведомостьне Зәйни агайга сузды.
Зәйни агай хатынының эше өчен күп тапкырлар өстәмә түләү алганы бар. Ул аны күңеленнән дә хәтерли иде: январьда — 253 сум, февральдә—254 сум, мартта—642 сум, апрельдә—900 сум, майда—500 сум. Ни өчен бу айда да алмаска, барыбер бер янчыкка керә бит. Ул тагын 400 сумнан артык акча санап алды.
— Да, егетләр, эшләтә дә беләсез, эшләгән өчен түли дә беләсез. Рәхмәт, — диде ул аннары һәм барысы белән кул биреп исәнләште дә өенә кайтып китте.
Авыл уртасындагы буа күперенә җиткәнче, семьяның быелгы килерен исәпләп кайтты. Түгәрәк кенә бер сан килеп чыкты. Зәйни агай карап торуга бәләкәй генә, көчсез генә булып күренгән хатынының семьядагы ике ир-атка (үзе һәм тугызынчы класста укый торган кече улы) караганда күбрәк хезмәт көннәре эшләвенә, күбрәк акча алуына гаҗәпләнде:
— Заманалар үзгәрә. Хәзер инде: «Ир — баш, хатын — муен», — дип әйтеп булмый. Үзем муенга әйләнеп барам бугай,—дип, көлемсерәп
куйды. Ә күпердән үткән чакта, ерактан ук өенең ишеге ачык икәнлеген күрде. Кем булыр, өйдә беркем дә булырга тиеш түгел иде бит, дип уйлады, күңеле шомланып китте. Аннан сон, Миңленур кайткандыр, дип үзен юатты һәм аның кирәк-кирәкмәгәнгә ферманы ташлап йөрүенә сукранып алды.
Ләкин Зәйни агай юкка гына сукранган булып чыкты: Миңленур ферманы ташламаган, өйдә хатыны Зифа утыра икән. Ул хатынын күргәч, үз күзләренә үзе ышанмады.
— Син нәрсә, Пермьга бармадыңмыни? — дип сорады.
— Бардым, улымны күрдем — күңелем тынычланды. Сиңа күп-күп сәлам әйтеп җибәрде, кунакка чакырды. Бик әйбәт кенә эшләп ята, — диде Зифа апа. шатлыгын яшерә алмыйча, елмаеп. Ә аннан соң ул берьюлы җитдиләнеп китте: — Ә иртә кайтуыма исең китмәсен, минем алган йөкләмәм бар. Мин 120 йомырка алырга тиеш. Аны Пермьда ятып үтәп булмый бит, — диде.
Зәйни агайның бер гадәте бар: ачуы килгәндә тәмәке кабыза. Ул хәзер дә тәмәке алырга дип кесәсенә тыгылды. Ләкин тәмәке урынына кесәсеннән бер төргәк акча тартып чыгарды да, гаҗәпләнеп, бер акчага, бер хатынына таба карап торды.
— Соң нәрсә дим инде, кайткансың, әйбәт булган, кире барып булмый, эшлә, йөкләмәне үтәргә кирәк, — диде ул аннары, төргәкне хатынына сузып...
Минзәлә районы