ШАГЫЙРЬНЕҢ ҮЛЕМСЕЗЛЕК ЮЛЫ
Сагынычлы язның сыерчыгы. Җырла син яшәү көчен; Батыр егет корбан итә үзен Халкы яшәсен өчен.
('Җырла кояшка карап», 1944.)
Куркусыз йөрәкнең горур тибүе яңгырап торган бу юлларны язган шагыйрь үзе дә ут эченә кыю керә. Ватан өчен үзен корбан итүдән аз гына да тайчанмый. Ләкин ул үлем каршына барганда да яшәү турында, сагынычлы язның сыерчыгы турында уйлый.
Менә аңа, взвод командиры, лей-тенант Фатих Кәримгә, 1945 елның 18 феврале көнне мөһим хәрби бурыч йөкләнә. Кенигсберг шәһәре Каверн авылы янындагы бер биеклек өчен Ф. Кәрим взводы тәүлек буена дошманның күп санлы көчләренә каршы көрәшә. Хәрби бурыч батырларча үтәлә. Ләкин шушы биеклек өчен көрәштә 19 февраль көнне Ф. Кәрим үзе һәлак була.
Фатих Кәрим тормыш юлы һәм поэзиясе белән, ялкынлы йөрәге һәм искиткеч саф хисле шигырьләре белән Муса Җәлилгә бик охшый. Тик алар батыр исемен икесе ике шартта казаналар: Муса Җәлил палач балтасы астында үзенең горур тавышы белән күтәрелсә, Фатих Кәрим кар- лы-бозлы окопларда кулындагы коралы һәм каләме белән үзенең корыч токымлы совет кешесе икәнен раслый.
Сугышта үткән өч ел вакыт эчендә Фатих Кәрим 120 гә якын шигырь һәм 5 поэма яза, пьеса һәм ике повесть бирә. Ф. Кәрим Бөек Ватан сугышы чорында бөтен совет әдәбиятының күренекле шагыйренә әверелә. Ф. Кәрим исеме А. Твардовский, М. Исаковский, А. Сурков кебек күренекле шагыйрьләр рәтенә куела. Ф. Кәрим зур шигырь остасы булып, гражданин, солдат булып җитлегә. Аның поэзиясе Бөек Ватан сугышы чорында татар поэзиясен югары күтәрә; Ф. Кәрим поэзиясенең үсеш юлы татар совет поэзиясенең үсешен гәүдәләндерүче үрнәккә әве-релә.
Фатих Кәрим әдәбиятка егерменче елларның ахырында килә. 1927— 29 елларда өлкә матбугаты битләрендә яшь шагыйрьнең беренче шигырьләре, мәкаләләре һәм фельетоннары басыла башлый. 1928 елны язылган «Безнең һәйкәл» шигырендә яшь шагыйрь үзенең бөтен тавышы белән хезмәткә дан җырлый:
Нинди бәхет!
Эш дәверендә тудым, Эшне сөям!
Мактанырга кирәк түгел дә, — Өмет ялкыннары, Артезиан күк, Атылалар минем күңелдән.
Шагыйрь яшьлегенең шушы эш дәверенә туры килүе белән горурлана. Үзенең шатлыгын шул хисләргә хас сүзләр белән әйтергә омтыла. Фатих Кәрим шигырьнең формасы яңа булырга — шагыйрьнең үзенчә генә булырга — тиеш дип белә һәм форманың яңалыгы шагыйрьнең яңа тойгыларын күрсәтүче билге дип уй-лый. Шуңа күрә шагыйрь үзенен
6. „с. ә.- № 1. 81
игътибарын В. Маяковский һәм һ. Такташ иҗатына юнәлтә.
Ф. Кәримнең 1928—29 елларда язган һәр әсәрендә шушы шагыйрьләрнең тәэсирен күрергә мөмкин. Ләкин шагыйрь әле бу чорда Маяковский- ның һәм Такташның поэтик йөзен, ал арның шигырь системаларының үзенчәлекләрен, ал арның көчле патриотик пафосларын аңлап җит-керми. Ул күбрәк алариың шигырь системаларындагы тышкы билгеләргә игътибар итә.
Шагыйрьнең бу чордагы лирик герое — яңа дөньяны төзүче, көрәшче итеп бирелә. Ф. Кәримнең бер генә әсәре дә бу үзәк проблеманы яктыртудан читкә китми. Аның шигырьләрен укыганда яшь шагыйрьнең рухи байлыгына ихтыярсыз сокланасың. «Зәйтүнә» шигырендә (1931) сүз гади бер совет кызы — официантка кыз — турында бара. Шагыйрь шушы гади кызның гади хезмәтендә тирән поэзия күрә. Әмма шагыйрь аның иске гадәтләрен — иске официантларча кылануларын — иптәшләрчә тәнкыйтьли һәм аны ярышчылар үрнәгендә эшләргә чакыра:
Кара күзләреңә күзне текәп, Мә талонны, диеп әйтүгә, Ярышчылар өчен ярыша-ярыша Аш китер син безгә, Зәйтүнә.
(«Зәйтүнә», 1931.)
Бу сүзләрдә азатлыкка чыккан хатын-кызга чын ихтирам белән карау хисе дә, аны үз хокукларыннан тулысынча файдалану өчен актив көрәшкә чакыру тавышы да бар. Шушы ук ихтирам һәм олылау хисе «Беренче бала» (1932) шигырендә дә үстерелә. Биредә лирик җылылык, мөлаемлык һәм эчкерсез ачыклык бергә кушыла һәм, шушы шигырьдән алып, Ф. Кәримдә хисләрне ахырынача дөрес, төгәл итеп гәүдәләндерү чоры башлана. Шагыйрь бер генә фикерне дә көчәнеп язмый, бәлки үз йөрәгендә нинди хис булса, аны кәгазьгә дә шулай күчерергә омтыла. Бу — шагыйрьгә риторикадан, мораль укудан котылу юлын ача. 1940—45 елларда язылган шигырь һәм поэмаларында Ф. Кәрим бу юнәлештә үсүнең гаҗәп матур үрнәкләрен тудырды.
II
Ф. Кәрим — иҗатының беренче чорыннан ук шагыйрь-гражданин. Бөтен дөньяга гадәләт, хаклык, иреклек нуры чәчкән социализм иленең— Советлар Союзының тулы хокуклы гражданины, һәм ул үзенең гражданлык хисен, гражданлык бурычын • яхшы белә. Аның күп шигырьләре совет гражданины әйткән сүзләр буларак әһәмиятле дә.
Без яшәгән,
без яшәргән илнең Данлы хокук алган кешесе, Җиңүеңнең түбәсенә басып, Үткәннәрне искә төшер син,— («Еллар каршысында», 1932.) дип эндәшә шагыйрь үзенең ватандашына.
Шагыйрь үз чорындагы ялкынлы көрәшнең батырларына — үзенең дусларына дәшеп, аларга йөрәктән кайнап чыккан сүзләр белән чакыру ташлады:
«Дуслар!
Күкрәкләргә терәп, Югарырак Ленин байрагын!» (Шунда ук.)
Һәм Ф. Кәрим гомеренең соңгы көн-нәренә кадәр беркайчан да, бер генә тапкыр да шушы позициядән китмәде. Аның социалистик хезмәткә, киләчәкне төзү өчен көрәшкә чакырган шигырьләре әледән-әле мәйданга чыгып тордылар. Шушы ук 1932 елда ул «Башланды», «Кырга — фронтка» дигән, 1933 елда колхоз авылының үсешен чагылдырган «Язгы ташкын», «Телефон», «Кайту җыры» һ. б. шигырьләрен язды. Хезмәтне ул иң югары поэзия, иң нәфис матурлык дип таныды һәм үз иҗатында гәүдәләндерде.
Колач җәеп килгән социалистик промышленность геройларын, илнең индустриясен ныгыту өчен көрәш те-масын чагылдыру Ф. Кәримнең бөтен иҗатында зур урын тота.
Әле 1930—31 елларда ук шушы темага багышлап язылган «Җиденче мич» поэмасы Ф. Кәримне ныклап социалистик реализм позициясенә бастыра. Ф. Кәрим бу поэмада сурәтләү чараларының алынган вакыйганың үзеннән чыга торганнарын, әсәрнең эчтәлеген тулы ачуга ярдәм итә торганнарын эзләп таба.
82
Колчак явына ташланганда ватылып кырда калган пушка кебек, корыч белән илне ныгытканда тукталып калган җиденче мичне яңадан сафка кертү вакыйгасын сурәтләп, Ф. Кәрим илебезне индустрияләштерү өчен алып барылган көрәшне гәүдәләндерә. «Җиденче мич» поэмасының төп герое эшче Таҗиның эчке кичерешләре әсәрдә шактый уңышлы тасвирланган.
1933 елда Ф. Кәримнең «Тавышлы таң» поэмасы басылып чыкты. «Та-вышлы таң» һ. Такташның «Киләчәккә хатлар» поэмасына якын тора һәм шул ук мотивны дәвам иттерә, һ. Такташ поэмасында сурәтләнгән Мохтар бабай аңында барган процесс белән Ф. Кәрим поэмасында сурәтләнгән Җиһанша аңында барган процесс бер-берсенә бик аваздашлар.
Әсәрнең үзәгендә — колхозчы Җи-һанша образы. Җиһанша гомере көтүчелектә үткән ярлы крестьян гаиләсендә туып үскән. Колхоз төзү чорында башлап йөрүчеләрнең берсе булган. Ләкин ул әле колхоз милкен үз милке кебек якын итеп, изге итеп карау дәрәҗәсенә күтәрелеп җитмәгән.
Соңгы картинада Җиһаншаның, колхозчылар биргән җәза срогын тутырып, эшкә чыгуы сурәтләнә. Би-Ч редә Ф. Кәрим зур гомумиләштерүгә ирешә: укучы Җиһанша аңында барган үзгәрешләрнең киң катлау крестьяннар аңындагы үзгәреш булуын тоя. һәм шагыйрь, эчке мәгънә салып, әсәрне Җиһаншаларның яңа күпер аша чыгуларын күрсәткән строфа белән тәмамлый. Биредә күпер гади күпер булып кына калмый, бәлки искелектән яңалыкка чыгучыларның юлын гәүдәләндерүче символга әверелә:
Таңнан эшкә китте Җиһаншалар, Бөтен халык эшкә кузгалган, Яна салган такта күпер Тетрәп калды алар узганда.
(«Тавышлы таң», 1933.)
1936 елны шагыйрь иң җитди, иң күп эшләнгән әсәрләреннән берсен — «Аникин» поэмасын тәмамлый. «Ани-кин» поэмасының да эчтәлеге һәм идея юнәлеше шул чорның тормышы белән, халыкара хәлләр һәм вакыйгалар белән бик тыгыз бәйләнгән.
Шагыйрь совет чик сакчыларының уяулыгын, батырлыгын данлый. Ани-кин кебек батырлар бар икән, безнең чигебез аркылы бернинди дошман да үтә алмас, дигән фикерне уңышлы үткәрә:
Чиккә басты тагып часовойлар, Чик котыплар белән тоташа, Бүреләр дә борылып кире китә, Тик болытлар үтә чик аша.
(«Аникин», 1936.)
Ill
Сугыш. Гитлерчы илбасарлар хыя-нәтчел төстә илебез чиген бозып кер-деләр. «Юл» исемле шигырендә Ф. Кәрим совет солдатының шушы явыз дошманга каршы көрәшкә баруын сурәтли.
Тагын барам, мин сугышка барам, Паровозның моңсу тавышы: «Кайтырсың!» — ди; димәк, алда әле Көтә мине тагын кавышу.
Кайту да юк ләкин, кавышу да, Дошманнарны әгәр җиңмәсәк, Данлы җиңү байраклары белән Илнең кайгы яшен сөртмәсәк.
(«Юл», 1942.)
Солдат авызыннан әйтелгән бу сүзләр меңләгән совет кешеләренең, шул исәптән шагыйрьнең үзенең дә йөрәк сүзләре иде. Шигырьдә сурәт-ләнгән юл образы аша биредә шагыйрь җиңү юлын, җиңүгә бару юлын гәүдәләндерә һәм фашизмны тар-мар итү өчен солдатка әнә шул юл аша үтеп чыгарга, данлы җиңү байраклары белән илнең кайгы яшен сөртергә кирәк.
Башка татар язучылары кебек үк, Ф. Кәрим дә Бөек Ватан сугышында шагыйрь булып кына түгел, солдат булып та катнашты. 1941 елдан алып 1945 елның февраленә кадәр Ф. Кәрим фронт кырларында дошманга каршы сугышты, Мәскәүдән алып Көнчыгыш Пруссиягә кадәр араны солдат булып үтте. Ф. Кәрим сугыш чорындагы иҗатында шушы юлны, шушы көрәшләрне искиткеч тулы һәм көчле чагылдырды. Ф. Кәрим иҗат иткән лирик герой образы — сугышчы — безнең күз алдыбызга утлар-сулар кичкән олы йөрәкле солдат булып килеп баса.
«Ант» шигырендә шагыйрь бөтен йөрәк тавышы белән газиз Ватанны, «алсу иренендә ана күкрәгеннән суы
с* 83
рып алган сөт тамчысы калган» нәни баласын һәм аның сөекле әнкәсен сакларга ант итә:
Юлбасарлар таптый җиребезне, Ватан сугышына мин китәм.
Менә — балам. Син әнкәсе аның, Балабызны тотып ант итәм:
Синең өчен, шушы балам өчен,. Нәселем өчен, туган ил өчен, Мылтык тотып баскан җиремнән Бер адым да артка чигенмәм...
(«Ант», 1942.)
Бөек Ватан сугышы совет кешелә-ренең мораль һәм рухи көченә бик зур сынау булды. Ләкин азат илдә, Коммунистлар партиясе тарафыннан тәрбияләнгән совет кешеләре каушап калмадылар, үлемнең күзенә карап, салкын кан белән көрәш алып бар-дылар.
1942 елны язылган бер хатында Фатих Кәрим фашизмга каршы корал белән һәм җыр белән дә көрәшүен үзенең горурлыгы санавы турында бик ачык яза:
«...Бөтен көчемне фашизмга каршы көрәшкә юнәлдерәм. Миллионлаган кызылармеецлар белән бергә — бер сафта бөек Ватанымның, синең, сөйгән балаларымның бәхетен даулыйм. Җырларымның ялкыннарын ун тапкыр көчәйтеп, илем өстенә җиңү шатлыгы чәчәкләрен сибү көненә ышанычлы адымнар ясыйм...»
Шагыйрьнең бу сүзләре аның әсәр-ләренең ялкынлы пафосын аңларга да, шул ук вакытта, аның күп санлы һәм күп жанрдагы әсәрләрне ничек язып өлгерүен төшенергә дә ярдәм итәләр. Ф. Кәримнең «җырларымның ялкыннарын ун тапкыр көчәйтеп» — дигән сүзләре аеруча горур яңгырый.
Фатих Кәрим — солдат шагыйрь. Аның һәр шигыре авторның үз хис-ләрен, үз теләкләрен һәм үз уйларын сөйли. Бөек Ватан сугышы чорында Ф. Кәримнең бу ялкынлы лирикасы халык тавышы дәрәҗәсенә, миллионнарның йөрәк хисләрен яктыртучы җырлар дәрәҗәсенә күтәрелә. Ф. Кәрим поэзиясенең югары идеялелеге, чыл мәгънәсендә партпялелеге әнә шунда. Ф. Кәримнең шагыйрь буларак батырлыгы әнә шунда.
Ватан сугышы, фронт Фатих Кәрим поэзиясендә үзенең бөтен тулылыгы, катлаулылыгы һәм авырлыгы белән чагыла. Ул совет солдатының фронттагы батырлыкларын, уйларын һәм тормышын чагылдыруга зур игъ-тибар бирә. Бу әсәрләрдә Ф. Кәримнең «мин»е рядовой солдат булып, патриот сугышчы булып, совет кешесе һәм чын коммунист булып гәүдәләнә. Фатих Кәримнең фронт әсәрләрен, яки «Окоп җырлары»н, гомуми бер образ турында сөйләүче, совет солдатының Василий Теркин кебек бер тибын сурәтләүче тоташ цикл дип карарга мөмкин. Бер үк вакытта Фатих Кәрим поэзиясендә совет кешеләренең башка бик күп образлары җанлы чагылыш табалар.
Фатих Кәрим — кешелексезлекиең, вәхшилекнең аяусыз дошманы. Ул совет иленең гади солдаты сыйфатында фашизм белән, үлем белән бугазлаша. Ул фашизмның һичшиксез җиңеләчәге турында җырлый:
Фашист илгә үлем генә китерә, Фашизмның таңы, язы юк.
Яшен уты белән күккә язып әйтәм: Язы юкның яшәү хакы юк!
(«Бездә яздыр», 1942.)
Тормышның шушы хакыйкатен тирән аңлаганга күрә дә Ф. Кәрим тик бер теләк белән генә яна:
Дошманга ялкын сибүче Җил булып барсам иде, Тәвәккәллек, батырлыкта Җыр булып калсам иде.
Бу тойгы—Ф. Кәрим поэзиясенең төп сыйфаты һәм ул аның шагыйрь буларак югары торуын гына күрсәтеп калмый, мораль сыйфатларының да бик югары булуы турында сөйли. Тормыш иптәшенә язган бер хатында шагыйрь:
«...Стройда шунысы кыйммәт, бөтен нәрсәне йөрәгең үтә үткәрәсең. Минем язган әйберләрем уңышлы икән, моның төп сәбәбе шушы: канымны коеп сугышам, шуның турында шул хис белән язам», — дип, үз поэзиясенә бик хаклы бәя бирә.
Сугышның аз гына вакытка тынын торган моментын да Ф. Кәрим иҗат өчен уңышлы файдалана. Бу турыда ул үзе:
Буш минутта прикладыма салып Окопларда язган җырымны Туп гөрселдәп торган җирләрдән Сезгә сәлам итеп җибәрәм, — («Дусларга*, 1942.) дип әйтеп үтә.
IV
Җиңүле һөҗүм чорында Фатих Кәрим поэзиясе халык иҗатына, ха-лыкның уй-кичерешләрен чагылдыруга тагын да ныграк якынлаша һәм Ф. Кәрим җиңүче халыкның рухи дөньясын, аның җиңү җырын җыр-лаучы шагыйрь дәрәҗәсенә күтәрелә. Ф. Кәрим сугышның бу этабында да тормыш куйган үзәк мәсьәләне дөрес тотып ала. Бу аның «һөҗүм» шигырендә бик ачык гәүдәләнә. Совет солдаты гомуми эш — Ватан азатлыгы хакына —үз йортына, анда оялаган фашистларга ут яудыра. Шушы йортта аның хатыны һәм баласы калган. Аларны азат итү өчен бердәнбер юл — һөҗүм, һәм менә солдат үз йортына туптан ялкын бөрки. Ниһаять, дошман җиңелә. Совет гаскәрләре тупчы солдатның туган авылын дошманнан азат итәләр. Солдат җимерелеп көлгә әйләнгән йорты янына килә. Менә баздан баласын күтәреп ана чыга. Бу — солдатның фашизм тырнагыннан исән котылган хатыны һәм баласы. Шушы картинаны сурәтләп, Ф. Кәрим һөҗүм сугышларының әһәмиятен, аның газиз аналарны, балаларны, туган җирне азат итү чарасы икәнлеген күрсәтә.
«Безнең урамда» шигырендә (1944) шагыйрь авыр сугыш елларының драматик киеренкелеген, илнең азатлыгы өчен, яктылык өчен караңгылык белән көрәш романтикасын уңышлы ача:
Кунмасын дип коллык сөреме, Аямадык канны, гомерне. Үзәкләрне өзде кышкы җил, Үлем белән бугазлашты ил.
Шушы рәвешле Илне һәм Үлемне җанлы образ итеп, аларга кешеләргә бирелә торган сыйфат кушып сурәт-ләндерү юлы белән Ф. Кәрим көрәшнең кискенлеген күз алдына бастыруга ирешә.
Авыр көрәштән соң зур җиңү килде, дөресрәге, совет иле үзенең азатлыгын, җиңүне дошманнан тартып алды. Шагыйрь бу җиңүле көрәшне бик матур романтик буяулар белән сурәтләде:
Илем түзде, көче сынмады, Көчен һөҗүм итеп сынады.
• 84
Көнбатыштан килгән каралык Тузды төтен кебек таралып...
(Шунда ук.)
Шигырьнең соңгы строфаларында, бик урынлы табигать параллельләре китереп, шагыйрь җиңүебезнең шат-лыгы — Ил шатлыгы, Җир шатлыгы булуын соклангыч сынл алдыруга ирешә, биредә, әйтерсең, шагыйрь түгел, кеше түгел, ә кеше кебек җан-ланган һәм шатлыктан яктырган та-бигать сурәтләнә:
Җилләр енрпн безгә һәрьяклап Сирень чәчәгенең сафлыгын. ] Җилдә шыбырдаган һәр яфрак Хәбәр итә җиңү шатлыгын.
(«Безнең урамда», 1944.)
Ф. Кәримнең бөтен фронт поэзиясе буенча яз, кояш образлары кулланылып килә. Алар яктылыкка, тормышка, матурлыкка һәм киләчәккә параллель итеп алыналар. «Өмет йолдызы» поэмасында яз азатлыкның, яңадан туган бәхетнең синонимы итеп китерелә:
— Каерып ыргытыгыз кайгыгызны, Безнекеләр килде — яз килде!
Поэманың соңгы өлешендә кояш образы аша солдатның җиңүгә ом-тылышы, авыр юллар үтүнең бөтен мәгънәсен аңлавы күрсәтелә:
Корал тотып халык бәхете өчен Көрәшүнең якты шатлыгын Бөтен көче белән татын күңел, Бизи аны кояш аклыгы.
Бер үк вакытта Ф. Кәрим табигатьне, язны, кояшны фашизмга, гаделсезлеккә каршы куеп сурәтли., Яшәүне, язны җаны-тәне белән сөй-I гән Ф. Кәрим совет кешеләренең хак- лылыгын бөтен табигатьнең, бөтен тереклекнең хакы белән берләштереп, фашистларның үлемгә дучар ителүләрен аларга бөтен табигатьнең хөкеме итеп сурәтли. Ф. Кәрим поэзиясенең бу сыйфаты аның фәлсәфи тирәнлеге, һәрвакыт гомуми максат- i ка юнәлдерелгән булуы белән бәйле.
Ф. Кәримнең фронт чорындагы иҗади үсешен күрсәтүче ачык мисал итеп аның «Разведчик язмаларыэ, «Язгы төндә» кебек повестьлар һәм «Шакир Шигаев» исемле шактый уңышлы драма язуын да санарга кирәк. Аларда сугыш дәверенең ре-
аль картиналарын Ф. Кәрим шактый тирән сурәтләүгә ирешә.
Фатих Кәрим поэзиясе шагыйрь-лекнең үрнәге булып, илгә турылыкның үрнәге булып тора. Ф. Кәрим безнең поэзиябезгә бәяләп бетергесез әдәби мирас калдырды. Әмма Ф. Кәрим фронт шартларында үзе уйлаган, күргәннәрнең барысын да язып өлгерә алмады. 1944 елны язган бер хатында:
«...минем яза башлаган бик кызыклы әйберләрем бар. Алар сыйфатлары белән моңа кадәр язган әйберләрдән югары булырлар дип нык кына ышанам. Кәгазьдә язмасам да, тынгысыз башымда бик күп әйберләр эшләп йөрим мин һәм аларны бер җае белән кәгазьгә дә төшерермен», — дип язуы аның яңа иҗат планнары белән яшәвен ачык күрсәтә.
Фатих Кәрим — совет ватанының батыр улы, гражданины, солдаты һәм шагыйре булды һәм аның исеме тирән хөрмәт белән искә алына; аның исеме поэзиянең халык белән тыгыз бәйләнешенең үрнәге итеп искә алына. Шуңа күрә дә без аны үз сүзләре белән:
Шулай үлде ватан улы
Сугыш барган кырларда;
Сагынган саен, без аны Бик биеккә, зәңгәр күккә Күтәрәбез җырларда, — дип олылыйбыз, һәм чыннан да Ф. КәрихМ шулай сагынып- телгә алына. Аның батырлыгы турында җырлар, поэмалар языла.
Фатих Кәрим безнең арабызда иң матур җыр булып яши.
86