Логотип Казан Утлары
Публицистика

РСФСР ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ УЧРЕДИТЕЛЬНЫЙ СЪЕЗДЫ


ӘДӘБИЯТ ҺӘМ БЕЗНЕҢ ЗАМАНЫБЫЗ
РСФСР язучылары союзын Оештыру комитеты председателе иптәш Л. С. Соболев доклады 7
1. ЗАМАН ТЕМАСЫ — ӘДӘБИЯТНЫҢ ҖАНЫ
адерле делегат иптәшләр, хөрмәтле кунак иптәшләр! Миллионлаган кешеләрнең аңында кешелек дөньясының комму-низмга баруы белән аерылгысыз тыгыз бәйләнгән шушы залда Россия Федерациясе язучыл арының союзын төзеп гамәлгә кертүебезнең тирән мәгънәсе бар. Бу зур хөрмәт безгә төзеләсе союзыбызның нигезе гүзәл идеягә — кешелек җәмгыятен үзгәртеп кору идеясенә һәрвакыт турылыклы булып килгән, хәзер безнең совет заманында коммунизм өчен армый-талмый көрәшә торган бөек рус әдәбияты булганга күрсәтелде.
Шуңа күрә дә бөтен дөньяга чын дөреслек трибунасы булып танылган бу трибунадан беренче сүзебез булып безнең тантаналы вәгъдәбез яңгырасын: без, бирегә җыелучылар, союзыбызның ике мең ярым члены да, бу союзга керәчәк кешеләр дә — һәммәбез бөтен халык, бөтен кешелек эшенең хак эш булуына нык ышанычыбызны киләчәктә дә какшамас хәлендә бөтен көе сакларбыз, шушы эшкә алда да җаиыбыз- тәнебез белән бирелеп хезмәт итәрбез, барлык көчебезне, сәләтебезне, ялкынлы сүзебезне һәм фикерләребезне коммунизм төзү эшенә бирербез! (Кул чабулар).
РСФСР язучылары союзын төзү совет әдәбияты тарихында, беренчедән, әдәбиятыбызның үсешенә яңа бер көчле этәргеч, икенчедән, бөек рус әдәбиятына тирән хөрмәт һәм бөтен халыкның мәхәббәте билгесе буларак
7 Кыскартылган стенограмма буенча тәрҗемә ителеп басыла.
билгеләнеп калыр.
Россия әдәбияты, үсеп утырган куе тармаклы мәһабәт бер яшел чатыр булып, киң Ватаныбызга җәелгән. йөз еллар буена аның кәүсәсе буйлап кыйммәтле тереклек суы күтәрелгән һәм аның үсеп, чәчәк атып утырган тармакларына Державин, Пушкин, Гоголь, Лермонтов, Некрасов, Тургенев, Толстой, Чехов, Горький, Маяковский азык биргәннәр...
Безнең совет заманында Россия әдәбиятының мәһабәт агачы бүгенге даныбыз булган бик күп яңа тармаклар белән капланды, бик күп яшь, таза үсентеләрен чыгарды. Ә аның тирәсендә бөек пролетариат революциясе нәтиҗәсендә иреккә чыккан яки өр-яңадан барлыкка килгән тугандаш әдәбиятларның бер төркем яшь агачлары күтәрелеп, ныгып үсеп киләләр. Болар — үзенең күп планлы романнары һәм матур поэзиясе белән башкорт әдәбияты, зур проза жанры төп жанр булып киткән татар әдәбияты, ха-лык эпосы белән сугарылган чуваш поэзиясе, берьюлы тугыз телдә туган яшь Дагстан поэзиясе, бурят, осетин, карел, удмурт, мордва,
К
60
мари, коми әдәбиятлары, болар—иң яшь булган тува әдәбиятына чаклы — безнең барлык тугандаш әдә-биятларыбыз.
Н. С. Хрущевның КПССның XXI съездында сөйләячәк доклады тезис-ларында: «Совет халкы, үзенең Коммунистлар партиясе тирәсенә тупланган хәлдә, хәзерге вакытта безнең илебезгә үсешенең иң мөһим бер яңа чорына — коммунизм җәмгыятен киң төзү чорына керергә мөмкинлек бирә торган зур уңышларга иреште, гаҗәеп зур үзгәрешләрне тормышка ашырды», — диелә.
Россия Федерациясе язучылары- ның союзы менә шундый көннәрдә барлыкка килә! Без, бу бөек үзгә-решләрне үз күзебез белән күреп, шуңарга катнашучы язучылар, әдә-биятыбыз бөек чорыбызның дөрес һәм җанлы картинасын бирсен өчен, бөтен көчебез белән тырышырга тиешбез.
Заман темасы һәрвакыт әдәбиятның җаны, асылы, аның байлык чишмәсе булып килгән. Рус классик һәм милли әдәбиятларыбызның иң яхшы әсәрләре үз заманнары турында сөйлиләр, үз замандашларының образларын чагылдыралар.
Совет әдәбияты да халкыбыз тор-мышының хәлиткеч чорлары турында гүзәл әсәрләр бирде. Шул рәвешчә, мәсәлән, мәңгелеккә калырлык итеп гражданнар сугышы сурәтләнде. беренче бишьеллыкларның героик чоры әдәбиятка кереп калды, шул рәвешчә бик күп романнарда, поэмаларда, шигырьләрдә һәм хикәяләрдә совет кешеләренең Бөек Ватан сугышындагы батырлыкларын күрсәтә торган зур, мин әйтер идем, күмәк полотно туды.
Фашистлар тарафыннан җимерелгән барлык хуҗалыкны торгызып, коммунизм җәмгыятенең материаль- техник базасын яңадан төзергә ке-решкән халкыбызның сугыштан соңгы героик хезмәте дә шул елларда чыккан әдәби әсәрләрдә үзенең чагылышын тапты. Ләкин шулай да әдәбиятыбыз чын мәгънәсендә хәзерге заман темасына язылган әсәрләргә тик сонгы вакытта — партиябез язучыларны халык тормышы белән тагын да тыгызрак бәйләнешкә керергә чакыргач кына байый башлады.
Безнең заманга тормышыбызның барлык өлкәләренә дә җәелеп бар- | ган нәтиҗәле үзгәрешләр хас. Бу үзгәрешләрнең этәргеч көче җәм-гыятебезнең партия, дәүләт, хуҗалык һәм культура тормышында ленинчыл принципларның тулысымча тормышка ашуыннан, бу принципларның иҗади үстерелүеннән, маркс- изм-ленинизмның, В. И. Ленин Гете сүзләре белән әйткәнчә, мәңгелек яшел тормыш агачыннан килүче практика белән байый торган тормышчан теориясеннән гыйбарәт. Шушылар нәтиҗәсендә соңгы дүрт-биш ел эчендә Коммунистлар партиясенең рух бирүче һәм җитәкче көч буларак роле бик нык үсте. Әнә шул сыйфат үзгәрешләре — коммунизмга бару юлында социалистик демократиянең үсүе, халык хуҗалыгын кыю рәвештә үзгәртеп кору, теорияне практикага якынлаштыру — зама-ныбызның рухын билгелиләр.
РСФСР язучыларын бүгенге зама-ныбызны сурәтләргә өндәү белән бергә, без хәзерге заман темасы белән үткән заман темасы арасында дөрес чама урнаштырырга тиешбез. Безнең барлык язучыларыбыз да башлаган эшләрен ташлап, бүгенге заман темасына язарга керешергә тиешләр, дип берәү дә таләп итми. Болай итү мәсьәләне вульгарлаш-тыру яисә катып калган догмага ябышу булыр иде. Әйтик, яшьләрне бары тик бүгенге заман турындагы әдәбият белән генә тәрбияләү мөмкин түгел. Аларга бүгенге заманны халыкның революциядәге, бүгенге заманга чаклы булган вакыйгалардагы эше-хәрәкәте яктылыгында күрсәтергә кирәк.
«Дистанция пафосы» дигән ачык- тан-ачык ялган теорияне җимерергә кирәк. Бу теориянең әйтүенчә, язучыга, янәсе, вакыйгаларның мәгънәсенә төшенеп җитү өчен берничә ел вакыт кирәк; бүгенге тормышның бик тиз агылып торган вакыйгалары турында язып өлгереп булмый, янәсе. Бу ялган теорияне рус классик әдәбияты һәм тугандаш халыкларыбыз әдәбияты язучыл арының иҗаты бөтенләй юкка чыгара. Бу
61
теория дөрес булса, моңарчы иҗат ителгән гүзәл әсәрләр языла алмаган булырлар иде. Ул заманнарда тормыш хәзерге шикелле тиз һәм кинәт үсмәгән, диләр. Бу фикернең дә шулай ук нигезе юк. Аны Бөек Ватан сугышы турындагы әдәбият үрнәкләре бик ансат җимерәләр. Вакыйгалар чын мәгънәсендә бик тиз алмашынып торган иң киеренке заман нәкъ Бөек Ватан сугышы вакытында иде инде ул! Ә шуңа да карамастан, проза, поэзия, драматур-гия буенча бик гүзәл әсәрләр иҗат ителде. Ул әсәрләр бүгенге көндә дә көчләрен җуймадылар, алар, зур сугыш бәрелешенең безнең өстән сызгырып очкан кайнар снаряд ярчыклары кебек, киләчәккә күчәчәкләр.
Әдәбиятта бүгенге заманны сурәтләү белән аерылгысыз бәйләнгән гаять мөһим мәсьәлә — бүгенге заман герое мәсьәләсе бар. Соңгы елларда булып узган бәхәс бу шактый буталчык мәсьәләгә ачыклык кертмәде. Безнең әдәбиятта башлыча промышленность һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә гадәттән тыш кыен батырлыкларны гаҗәп ансат эшләүче геройлар да күренгәләде. Язучының яхшы нияте кайда һәм кайвакытта путаллы иконалар ясауга, чынбарлыкны бизәп, бозып күрсәтүгә әйләнә соң? Без моңа җавап тапмадык. Съездда, заманыбызның нәкъ тормыштагыча герое кем соң ул? дигән мәсьәләне күмәк акыл белән хәл итәргә тырышырга кирәк. Уңай образга аны җанлы итә торган начар сыйфатлар өстәргә кирәк дигән теория яраксыз, хәтта зарарлы булып чыкты.
Бу мәсьәләне икенче бер яктан килеп хәл итәргә кирәк түгел микән? Безнең заманыбыз әдәби герой турында гасырлар буе яшәп килгән карашны шактый дәрәҗәдә үзгәртә бит. һичшиксез, безнең заман герое — халык төркеменнән өскә калкып торган ялгыз бер кеше түгел. Заманыбызның герое — ул барыннан да бигрәк үзенең уйлары, эшләре белән башкаларга органик бәй-ләнгән коллектив члены, һәм ул герой коллективта туа.
Безнең заман героен традицион геройдан аера торган иң мөһим сыйфат, мөгаен, аның хезмәткә карашында булырга тиештер. Коммунизмга баручы кеше нәкъ әнә шул сыйфаты белән аерылып тора. Безнең кешенең рухи дөньясы капиталистик җәмгыятьтә яшәргә мәҗбүр булган кешенең аң һәм хисләр дөньясыннан бөтенләй үзгә. Капиталистик җәмгыятьтә һәркем үзе өчен генә яши, хосусый интерес уртак интерестан өстен тора. Ә бездә хосусый интерес, хәтта кайвакыт шәхси интерес та, уртак интерес белән кушыла. Совет кешесе барлык тормыш күренешләренә үзенең, мин әйтер идем, дәүләтчә карашы белән аерылып тора.
Хезмәт безнең совет тормышының барлык тармакларын сугара, ә кол-лектив — безнең тормышның советча формасы. Шулай булгач, язучы үз героеның төп үрнәген бар җирдән дә таба ала. Әгәр инде әдәби образга нур һәм күләгә (монысын «начар сыйфат» дип ялгыш атап килделәр) бирергә кирәк дибез икән, ул чагында боларны нәкъ әнә шул хезмәткә һәм җәмгыятькә караш мәсьәләсеннән эзләргә кирәк.
Әдәбиятта заманыбызның уңай образын иҗат иткәндә кешенең хезмәткә карашын бәяләү билгесе бер генә булырга мөмкин түгел, ләкин бу, безнең уебызча, төп билге булырга тиеш.
Безнең яңа кешебезнең — хезмәт кешесенең характерында безгә гаять зур эштә — яшьләребезне тәрбияләү эшендә бик мөһим булган шундый өстәмә сыйфатлар да бар: идеялелек, кыюлык, эчкерсезлек, принципиальлек, шат күңеллелек, киләчәккә ышану, үткәндәгеләргә ихтирам сыйфатлары бар. Бик күп яшь укучыларыбыз безнең китаплардан үзләре өчен үрнәк булырдай геройларны йотылып эзлиләр. Әдәби образларның яшьләр күңеленә йогынты ясавы шактый нечкә процесс, аны асылда нәтиҗәсеннән күреп кенә белергә мөмкин: батырлык орлыклары яшь күңелләрдә мул үсен-теләр булып шытып чыгалар. Әдә-биятның күңелдә тирән эз калдыра торган образлары җирлегендә саф-лыкның, батырлыкның гүзәл бер
62
чәчкәсе — үлемсез Зоя шулай үсеп чыккан, Л\уса Җәлил батырлыгы шулай туган.
«Әдәбият һәм сәнгатьнең ин бөек иҗтимагый максаты коммунизм төзү эшендә халыкны яңа уңышлар өчен көрәшкә күтәрү», — ди Н. С. Хрущев «Әдәбият һәм сәнгатьнең халык тормышы белән тыгыз бәйләнеше өчен» исемле партия документында. Бу документ матбугатка чыкканнан соң бездә яхшы гына үзгәрешләр булды. Рус телендә дә, тугандаш халыклар телләрендә дә совет халкының бөек үзгәртеп кору эшчәнлеген, хезмәт пафосын күрсәтә торган яңадан-яңа әсәрләр туа башлады. Хәзер инде сүз язучының тормышка йөзе белән борылуы, бүгенге заман героеның әдәби герой булуы турында түгел, бәлки язучының тормышны күрсәтүдәге осталыгын үстерүе, бу әдәби образны нинди көчлерәк чаралар белән бирү турында Сара.
Язучының халкыбыз турында, аның һәркемгә могҗиза булып күренердәй иҗади хезмәте турында, якты коммунизм идеяләренең тормышка ашуы турында дәртләнеп, илһамланып, тормышны сөеп язган акыллы сүзе бөтен дөнья күләмендәге әһәмияткә ия. Безнең чит илләрдәге дусларыбыз, хыялдаш, хезмәттәш, җиңүдәш иптәшләребез мондый китапларны совет кешеләренә карата зур хөрмәт һәм мәхәббәт белән укыячаклар! Бу китаплар без үткән кырык еллык юлның беренче баскычына аяк атлаучы дусларыбызга никадәр ярдәм итәчәк! Ниһаять, бу китаплар безнең илебез һәм тормышыбыз турында дошманнар әвә-ләп чыгарган уйдырмаларны челпәрәмә китерәчәк! Әдәбият халкыбызның бүгенге тормышын дөрес итеп, илһам белән күрсәтә ала һәм моны күрсәтергә тиеш тә. 2. ӘДӘБИЯТЫБЫЗНЫҢ КӨЧЕ — ЛЕНИНЧЫЛ ПАРТИЯЛЕЛЕКТӘ
Н. С. Хрущевның «Әдәбият һәм сәнгатьнең халык тормышы белән тыгыз бәйләнеше өчен» исемле мәка-ләсендә туп-туры болай дип әйтелгән: «Хәзерге дөньяда ике идеология — социалистик һәм буржуаз идеологияләр арасында аяусыз каты көрәш бара. Бу көрәштә битараф кешеләр булырга мөмкин түгел. Әдәбият һәм сәнгатьнең үсеше безгә чит булган буржуаз культура йогынтысына каршы, искергән фикерләргә һәм карашларга каршы, коммунистик идеологиябезнең җиңеп чыгуы өчен идея көрәше шартларында бара».
Безнең дошманнарыбыз бигрәк тә шуңа көенәләр: КПССның XX съез-дыннан соң коммунизм төзүчеләрнең оптимистик фәлсәфәсе үзенең хаклыгына тормыштан торган саен күбрәк дәлилләр таба башлады. Шунлыктан алар совет кешеләренең ышанычын какшатырга, башкара торган эшләренә карата күңелләрендә шик тудырырга, аларның омты-лышларын сүрелдерергә тырышалар.
Бик сирәк очракларда кайбер ү- ләрнең ышанычы какшавын искә ал-маганда, совет язучыларының күп милләтле зур коллективы чит илдән «яхшы киңәш» итәргә маташучыларның провокацияләренә дә, дошманнарның турыдан-туры атакаларына да бирелмәде. Дошманнарның, халыкара ревизионизм совет әдәбиятында бик тиз җирлек табар, дигән өметләре челпәрәмә килде, һәм шуннан соң мюнхенчылар тибындагы «теоретиклар» һәм «әдәбиятчылар» үзләренең пычрак каләмнәре белән яңадан астыртын какшату эшенә ке-рештеләр. Аларның төп мишене — социалистик реализм методы.
Безнең методның көче шунда’, ул буш җирлектә тумады, бәлки милли традицияләрнең, үткәндәге бөек реалистлар мирасының иң яхшы, иң җанлы, иң прогрессив якларын үз эченә алып барлыкка килде. Ләкин без капитализм дөньясының бүгенге сәнгате һәм әдәбиятына хас булган авыру күренешләрне үзебезгә бер-кайчан да кабул итмәбез. Без хәзерге декадентларның, космополитларның, абстракционистл арның, сюр- реалистларның, кыскасы, һәр төрле модернистларның, төшенкелекне, пессимизмны, мистиканы, аңның тар-калуын алга сөрүчеләрнең һәрвакыт чын дошманнары булырбыз.
63
Идея дошманнарыбыз үзләренең көрәшләрендә ни туры килсә шуннан, хәтта искереп, күгәреп беткән коралдан да файдаланырга тырышалар. Хыянәтчел асылы күптән үк инде Владимир Ильич Ленин тарафыннан аңлатылган ревизионизм алар өчен әнә шундый корал булып чыкты. Хәзерге ревизионизм, безнең идеологии принципларыбызны, шулардай иң төп принцип — әдәбият һәм сәнгатьнең Ленин тарафыннан билгеләнгән партиялелек принцибын юкка чыгарырга тырышып, марксистик-ленинчыл эстетика принципларына котырынып һөҗүм алып бара.
Без, совет әдәбиятчылары, үзебезнең ни өчен яшәгәнебезне, кая таба барганыбызны һәм сәнгатебезнең нинди бөек максатларга хезмәт иткәнен бик яхшы беләбез. Капитализм дөньясында исә сәнгать кешеләре үз халыкларының бару юлын да, үз илләренең кибәчәген дә күрмиләр. Совет әдәбиятында хәл бөтенләй башка. Без, совет иленең әдә-бият һәм сәнгать кешеләре, үзебезнең халык белән бергә яшәвебезне ачыктан-ачык кычкырып әйтәбез. Әйе, без халык белән, шулай булгач, без Коммунистлар партиясе белән, чөнки совет халкын тарих юлыннан ул алып бара.
Әдәбиятның партияле булуы әнә шул ул. Әдәбиятның партиялелеге ул үз язмышын намуслы рәвештә халкы язмышы белән бәйләгән язучының уй-тойгыл арының табигый сөреше. Әдәбиятның партиялелеге — ул художникның тормышны коммунизм философиясендә гәүдәләнгән тарихи үсешендә органик күрә белү сәләте. Әдәбиятның партиялелеге — ул язучының партия программасында язылган бөек эшнең җиңеп чыгуы өчен — яңа җәмгыять төзү өчен барлык талантын һәм акыл көчен биреп, ачыктан-ачык көрәшергә теләве. һәм, ниһаять, әдәбиятның партиялелеге — ул коммунизм дошманнарына карата килешмәүчәнлек күрсәтү, сәнгатьнең бәхәсле мәсьәләләрендә ачыктан-ачык принципиаль булу.
Әдәбияттагы партиялелек төшенчәсе язучының дөньяга карашы, аның идеологиясе, образлар эзләве, димәк, аның әдәби осталык үзенчәлекләре белән бәйләнгән барлык мәсьәләләрне үз эченә ала.
Партия безне тормыштагы һәрбер күренешнең конкретлыгын һәм пер-спективасын күрә белергә, бу күре-нешнең үсешен хәл итә һәм билгели торган төп сыйфатын таба белергә өйрәтә. Монсыз безнең китаплар буш сүз тезмәсе генә булып калачак. Ә мондый күрә һәм таба белү осталыгына әдәбияттагы партиялелек төшенчәсен тирәнтен аңлаган, үз халкының тормышы белән тыгыз бәйләнгән язучы гына ирешә ала.
Шәхес культы нәтиҗәсендә килеп чыккан ялгышларны КПССның XX съездында, бер партиянең тарихында да күренмәгәнчә, намус белән тануны кайберәүләр Совет власте елларында ирешелгән барлык уңышларны шик астына куеп карап чыгарга, тормышыбызның нигезен тән-кыйтьләргә өндәү дип кабул иттеләр. Халыкара ревизионизм үзенең булышлыгын нәкъ әнә шуңа юнәлтте, шуңа өмет баглады.
Тиешенчә уйлап җиткермәү арка-сында мондый әшәке өндәүгә кушылу төсендә булып алган 1956 елгы әдәби сенсацияләрне коммунизм дошманнары күккә күтәреп хуплап каршы алдылар. Теләкләрендә булганны чынлыкта барга санап, империализмның идеологии контрразведка агентлары, рус әдәбиятында өч кенә бөек язучы бар: берсе — Лев Толстой, икенчесе—Достоевский һәм өченчесе — совет уйлап табучысының газап чигүе турындагы сенсацион китапчыкның авторы, дип шаккатыргыч сүзләр сөйләүгә кадәр барып җиттеләр.
Күптән түгел генә без тормыштан, коллективтан, халыктай читкә китү нәрсәгә китергәнлекнең гыйбрәтле бер мисалын күрдек. Безнең белән уннарча еллар буена бергә яшәп, халыкны да, аның юлын да күрергә теләмәүче, тәрәзәгә карап, оятсыз рәвештә: тышта хәзер ничәнче гасыр?— дип сораучы берәү, үзе язганнарына үзе һушыннан китеп, индивидуализм чиренең иң соңгы дәрәҗәсенә барып җиткән һәм дошманнар кулына, художество сыйфаты ягын-
64
нан әллә ни искитәрлек булмаса да, шулай да әдәби корал биргән, салкын сугыш агентлары кулына, аңлы һәм актив рәвештә, совет властена һәм халыкка каршы язылган әдәби материал тапшырган.
Пастернак — чын рус интеллиген-циясенең иң алдынгы вәкиле Ленин җирәнеп караган, жаны-тәне белән чын рус интеллигенты булган Чехов дошман күргән декадентчы интеллигенциянең лаеклы варисы. Пастернак — «Без интеллигенция белән безнең халык арасында башка аерма... Без шундый — безгә халык белән кушылу турында хыялланмау гына түгел, без аңардан властьның җәзаларыннан да бигрәк куркырга, үзенең штыклары һәм төрмәләре белән безне халык ачуыннан саклап торучы бу властька рәхмәт укырга тиешбез», — дип язучы туң җанлы, икейөзле кешеләрнең чын туганы. Бу сүзләрне 1909 елда «Вехи» җыентыгында халыктан куркып, аңардан качарга хыялланучы доктор Живагоның рухи аталары язганнар.
Юк, Пастернак, рус интеллигенциясе революциядә һәлак булды, дип күпме генә еламасын, аны яратам, дип күпме генә ант итмәсен, үзен рус интеллигенты дип атарга хакы юк аның. Шуңа күрә дә аның халыкка хыянәт итүе үз язмышын мәңгелеккә халык язмышы белән бәйләгән һәм моны бөек пролетариат революциясенә чаклы да, аннан соңгы елларда да бик күп мисаллар белән раслаган чын рус интеллигенциясенең намусына һич тә тап төшерми. (Көчле кул чабулар).
Ике идеологиянең көрәше кыза бара. Шуңа күрә дә табигый, без көтелмәгән яңа атакаларның һәм яшерен чыгышларның булуына әзер торырга тиешбез. Идеология мәсьәләләренә салкын карауның аянычлы мисаллары безне союзыбызның һәм аерым-аерым һәркайсыбызның идея тормышына бик нык игътибар бирергә өйрәтә. Үзеңнең карашларыңның ныклыгын һәрвакыт тикшереп торырга, яныңа посып килгән дошманны таный белергә, иптәшеңнең хатасын күрсәтә яки аның ул хатасын булдырмый кала белергә кирәк. Үткәндәге сабаклар безгә язучының бөтен язмышын билгели торган иң мөһим сыйфаты — аның дөньяга ка-рашы өчен көрәшергә ярдәм итәчәк. 3. ӘДӘБИ ОСТАЛЫКНЫ КАМИЛЛӘШТЕРЕРГӘ
Язучының бу сыйфаты белән тыгыз бәйләнгән башка бер сыйфаты— аның әдәби осталыгы, икенче төрле әйтсәк, әдәби чараларының сәнгать- чәлеге һәм шул чаралардан файдалана белү осталыгы бар.
«Матур әдәбият» дигән төшенчәне тудыра торган, безнең китаплары- бызның теленнән алып аларның кы-зыклы язылуына чаклы булган (кыз-ганычка каршы, соңгысын бездә оныталар) барлык элементларны оста куллана белү — безнең сүз осталары була алу-алмавыбыз мәсьәләсе ул.
Әдәби осталык законнарына (кай-вакыт исә гади әдәби һөнәр кагый-дәләренә) салкын карау, телгә, сюжет үсешенә, композициягә, пейзажга, диалог сәнгатенә,—кыскасы, әдә-биятның үзенчәлеген тудыра торган якларына әһәмият бирмәү безнең үзебезне харап итә. Бу турыда әле кабат-кабат сөйләшергә кирәк, күрәсең.
Әсәрнең архитектоникасы, аның эчке дөньясы, образларының логикасы, тел, метафора осталыгы, фикереңне тәгъбир итүнең яңа төрле алымнарын эзләргә кирәклеге турында сөйләшүләр бездә бик үк гадәттә түгел әле. Хәтта, бу хакта сүз чыккач, формализм түгелме бу? — дип шикләнүчеләр дә бар әле.
Язучылар союзының бурычларын-нан берсе — әдәби осталыкны ка-милләштерү, союз членлыгы билетында номер белән билгеләп язылган «шәхси коралыңны» камилләштерү. Россия Федерациясенең язучылар союзы үз эшен әнә шуны күздә тотып корса, бик яхшы булыр иде.
Бу иң мөһим мәсьәләне—үз кора-лыңны куллана белү мәсьәләсен һәр конкрет очракта язучы үзенчә хәл итә. Ләкин шулай да без барыбыз да буйсына торган кайбер уртак законнар бар. Игътибарыгызны байтак
c. Ә.“ № и 65
китапларга хас булган төп кимче-лекләргә юнәлтергә рөхсәт итегез.
Художество законнарыннан берсенең бозылуы итеп прозабызның артык дәрәҗәдә диалоглар белән мавыгуын әйтеп китәргә кирәк. Диалог—характерларны сурәтләүдә һәм сюжетны үстерүдә шактый читен форма. Яхшы прозаикларның һәммәсен дә диалоглар белән хәтта уртача драматурглар шикелле эш итә белә дип әйтеп булмый. Шунысы күзгә ташлана: соңгы елларда безнең прозабызда әдәби персонажлар гаҗәп күп сүзле булып киттеләр. «Геройлардан эшне күбрәк эшләтеп, сүзне азрак сөйләтергә кирәк»,— дип киңәш иткән бит Горький.
Безнең бу уртак бәлабезгә якын икенче бер бәла — кыска итеп хикәяли белмәү бәласе бар. Шуны истән чыгармыйк: Пушкинның «Капитан кызы» автор хикәяләве белән биш табакка да тулмый. Безнең әдәби күп сүзлелек заманында исә нәшриятта, моның материалы кимендә 25 табаклык бит, дип сәерсенеп карарлар иде (Көлү. Кул чабулар). Күп сүзле поэмаларыбызга карата да шуны ук әйтергә мөмкин: «Бакыр җайдак»ның нибарысы 465 юлга сыеп беткәнен истә тотсак, бик яхшы булыр иде.
Кытай мәкале: «Сүзләрнең мәгънәсе булырга тиеш», — ди. (Залда җанлану.) Бу яхшы кагыйдәне чиста кәгазь алып, язарга уйлап утырганда һәрвакыт истә тотарга кирәк. Әдәби әсәрнең мәгънә нагрузкасы булырга тиешлеген онытырга ярамый, һәр абзацны, һәр репликаны шуңа буйсындырырга кирәк.
Авторның уйланулары яки автор чигенешләре дип аталган бик уңайлы һәм тыгыз форманы онытуыбыз да шул ук әлеге кимчелек белән бәйләнгән. Бу форма белән артык күп мавыгырга ярамаса да, укучы белән сөйләшкәндә совет авторына аны куллану бик файдалы.
Авторның уйланулары — ул аның укучыларга ышануының иң матур бер билгесе. Автор үзенең уйланулары аркылы күңелендәге иң изге уйларын әйтеп бирә. Сәеррәк булса дә әйтеп китик, язучы кайвакыт уйларын иң якын дустына да әйтми, ә менә миллионлаган аудитория алдында серен чишеп ташлый. Минемчә, автор белән укучы иң якын дуслар булып киткән безнең совет әдәбиятында үз фикерләреңне бирүдәге бу форманы читкә кагу һич дө-рес булмас иде. Зарури шарт — әсәреңне фикер һәм хис белән сугару шарты — әлбәттә, биредә дә мәҗбүри.
Әдәби осталыкка ирешүдә без рус язучылары өчен — Тургенев тара-фыннан мактап җырланган бөек, куәтле һәм ирекле рус теле, безнең дусларыбыз — автономияле республикалар һәм өлкәләрдәге язучылар өчен үз халыкларының теле төп көч булып кала.
Тел — әдәбиятның иң беренче элементы, ди Горький. Тел — әдә-биятның океан кебек төпсез һәм чиксез бер стихиясе, ул «Игорь полкы турындагы җыр»дан «Сугыш һәм тынычлык»ка, «Полтава»дан «Давыл хәбәрчесе»нә, Державинның чыңлап торган бакырыннан Маяков- скийның гранит ташларына чаклы булган заманнар аралыгын тоташтыра. Тел — ул үзенең искелек дулкыннарында яңаны алып килүче, сүзләрен уйнатучы, бизәкләрен, мәгънәсен үзгәртеп торучы һәм шул ук вакытта кеше тормышының тантаналы һәм гади дә, шат һәм мәһабәт тә, күкрәүле һәм нәфис тә, ачулы һәм ягымлы да стихиясе булып кала торган мәңгелек бер агым. Тел — ул кешенең хайваннан аерылу билгесе, фикерләрне әйтеп бирүдә тылсымлы бер чара, рәсемне дә, җырны да, табигатьне дә, кешене дә, тормышның үзен дә тасвирлап тудыра белә торган бер тылсым.
Без телнең гүзәллеген, көчен, аның тапкырлыгын һәм гадилеген һәрвакытта да истә тотабызмы соң? Без аның бай хәзинәсеннән фикеребезне белгертә торган иң кирәкле сүзне—халык тарафыннан алмаз төсле ялтырарлык итеп чарланган сүзне һәрвакытта да эзлибезме соң?
Юк, без күп вакыт өстә яткан сүз-ләрне— озак кулланылып шомарып беткән, тылсымлы көчен җуйган сүз-ләрне генә алабыз. Ул гына түгел,— тылсымлы сандыкка кермичә, бер генә көн яши торган сүзләрне кул

ланабыз. Әйтергә дә яман, безнең китапларыбызда миллилеккә, кешенең яшь, профессия һәм характер үзенчәлекләренә битараф булган ниндидер шартлы бер тел дә бар әле. Бу китапларның персонажлары шул телдә, үзенә бертөрле телеграф тамгалары ярдәмендә сөйләшкән кебек, рәхәтләнеп сөйләшә бирәләр, ә укучы гадәттә тормышның өстеннән генә очып үтә торган бу шартлы билгеләрне игътибарсыз гына күзәтеп бара. Телнең гаҗәп көчкә ия булганын авторларның онытуы аркасында гына да никадәр китап укучыга тәэсир итми кала.
Союзыбызның сайланачак җитәк-челәрен туктаусыз борчып торырга тиешле мәсьәләләрнең берсе әнә шул. Бу мәсьәләгә җәмәгатьчелекнең игъ-тибарын тартырга, барлык тәнкыйть- челәребезне һәм редакторларыбызны тартырга кирәк.
Безнең әсәрләребезнең художество дәрәҗәсе мәсьәләсе беркадәр «ве-домстволар арасындагы» мәсьәлә кебек. Әдәби осталыгыбызны камилләштерүдә язучының иң беренче ярдәмчесе, аның таләпчән һәм кайгыр- тучан дусты булган тәнкыйть зур гына роль уйный.
Тәнкыйть һәм әдәбият белеме мәсь-әләләре буенча Мәскәүдә булып узган пленумда тәнкыйтьчеләргә, ре-цензияләрне аз язалар, дип бик хаклы рәвештә шелтә белдерделәр. Тәнкыйтьчеләрнең исә моңа хәтерләре калды: сез безне үз китапларыгызны пропагандалаучылар гына итмәкче буласызмы, янәсе. Тәнкыйтьчеләр юкка үпкәлиләр: рецензия язу кечкенә эш түгел, бөек эш ул.
Тәнкыйтьчеләребезнең һәм әдәбият белгечләренең кичектергесез, мактаулы бурычларыннан берсе—рус совет әдәбиятының тарихын язу. Бу—укучы яшьләр өчен дә, безнең үзебез өчен дә бик кирәкле китап. вич Горький, совет әдәбиятын кеше- ләребезнең аңын формалаштыруда8 9 партиянең чын ярдәмчесе итәргә тырышып, бу әдәбиятның үсеше өчен гаҗәп күп эш эшләде.
Ләкин безнең заманда тормыш 8 ЯШЬ БУЫННЫ ТӘРБИЯЛӘҮ ТУРЫНДА КАЙГЫРТЫЙК
Безнең язучыларыбызның көчле һәм талантлы отряды үзен изге бер эшкә — яшь буынны тәрбияләү эшенә багышлады. Алексей Максимо
бездән бу иң мөһим эшне тагын да яхшырта төшүне, иҗат көчләребезне бу эшкә тулысынча туплауны таләп итә. Партия урта һәм югары мәктәпләрдә белем бирү мәсьәләсен яңача куя, яшьләрне—коммунизм җәмгыятенең булачак членнарын тәрбияләү принципларын яңача хәл итә, безнен совет интеллигенциясенең иң күркәм кешеләренең — педагоглар, тәрбия-челәр, вуз профессорларының—яшь-ләрне тәрбияләү кебек бөек эшкә бирә торган хезмәтләре нигезеннән үзгәрә.
Безнең балалар һәм яшьләр әдә-биятын, мәктәп алдына тормыш,кунган мәсьәләләрне читләтеп узды, дип әйтеп булмый. Ләкин шулай да бу тормышчан тема аның төп темасы булмады. Бөтен укыту-тәрбия эшләренең киләчәктә тамырыннан үзгәртеп корылуы уңае белән балалар ҺӘХМ яшьләр әдәбиятының әһәмияте шулкадәр үсә ки, бу турыда кайгырту РСФСР язучылары союзының иң төп бурычларыннан берсе булырга тиеш.
Маҗаралы әдәбият турында — инде ничәнче тапкыр! — аерым сөйләргә туры килә. Быел җәй Мәскәүдә бөтен Россия киңәшмәсендә сөйләнгән сүзләрне монда яңадан кабатлап торуның мәгънәсе юк, шулай да тор-мыш тарафыннан куела торган төп таләпләрне әйтеп үтәргә кирәк. Безнең союз нәшриятлар белән берлектә маҗаралы әдәбиятны образ, характер, әдәби тел дигән төшенчәләрнең нәрсә икәнен дә белмәүче авторларның чиле-пешле сюжетларыннан арындыру өчен бөтен чарасын күрергә тиеш.
Балалар һәм яшьләр әдәбияты яңа кешенең этикасы һәм әхлагы кебек зур мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш. Роман, хикәя, поэма — үгет-нәсихәт укып, акыл сатып яшь укучының күңелен кайтармыйча — аны намус, әдәплелек, кешелек бурычы, иптәшлек, кешеләрне хөрмәт итү үрнәкләре белән таныштырырга тиеш. Бу китаплар яшь буында совет кешесе
66

67
нең идея яшәеше нормаларын: кол-лективизм принципларын, дөньяга коммунистик караш, үз халкыңа һәм барлык хезмәт ияләренә мәхәббәт тәрбияләргә тиеш.
Моңарчы да гомумән авыр хезмәт саналган безнең язучылык эшенең авырлыгы хәзерге гадәттән тыш җа-ваплы заманда бигрәк тә арта. Ком-мунизмга якынайган саен, китапла-рыбызны кулына алып укучы һәрбер кеше өчен, олысы-кечесе өчен, безнең җаваплылыгыбыз бермә-бер үсә.
Язучыларыбызга алмашчылар хә-зерләү турында кайгырту яңа союз җитәкчеләренең төп бурычларыннан берсе булачак.
Яшь язучы өчен иң беренче шарт тормыш белән — күзәтүче булып түгел, ә бәлки хезмәттәш сыйфатында (бу сүзнең туры мәгънәсендә: икенче берәү белән бергә хезмәт итүче мәгъ-нәсендә)—якыннан аралашу булырга тиеш.
Бу эштә төп нәрсә — яшь язучы-ларның әсәрләренә карата иҗади таләпчәнлек, ташлама түгел, ә бәлки чын мәгънәсендәге таләпчәнлек булырга тиеш. Яшь авторның идея һәм художество дәрәҗәсен күтәрергә омтылу — аңа чын иҗат ярдәме күр-сәтүнең бердәнбер дөрес юлы.
Горурланып, канәгатьлек хисе белән әйтергә кирәк: РСФСР язучы- ларының яңа гына союзга берләшүче яшь отряды — тормышны өйрәнергә сусап торган көчле, талантлы, җанлы отряд. Аларны партиябез чакыруында әйтелгән иң мөһим нәрсә — тормышка якынаю, тормышны өйрәнү теләге берләштерә. 5. АЛГА, КОММУНИЗМГА!
Без куәтле совет әдәбиятының яңа отряды буларак яши башлыйбыз. Без моннан соң совет әдәбиятының . организмын тәшкил итүче унбиш } язучылар союзының берсе булабыз. Без — кырык җиде телдә иҗат итүче . ике мең ярым язучы. «Коммунизм» сүзе бу барлык кырык җиде’ телдә дә бертөрле яңгырый. Бу язучылар- ныц һәммәсенең дә позицияләре ‘ бер — әдәбиятның партияле булуы позициясе. Аларның иҗат методы бер — социалистик реализм. Безнең бөек көчебез — шушы бердәмлектә.
Россия Федерациясе әдәбияты без-нең чит илдәге дусларыбызны сок-ландырырлык гаҗәеп вакыйгаларга бай. Әдәбият, ягъни кешелек куль-турасының иң югары баскычы, образлы уйлау һәм сүз белән тасвирлап бирү сәнгате бер өлеше моннан ярты гасыр элек үзенең әлифбасын да күрмәгән халыкларның байлыгы һәм практикасы булып китте.
Без, язучылар, идеология фронты-ның алгы сызыгында торабыз. Безнең өскә идея дошманнарыбызның агулы уклары оча. Безгә моны язу өстәлебез артында утырганда да, чит илдәге дусларыбыз белән сөйләшкәндә дә, дошманнарыбыз белән көрәшкәндә дә, уңышсызлыктан кай-. гырган чакларда да, уңыштан шатланган минутларда да истә тотарга кирәк.
Оештыру комитетының унбиш ай-лык эш дәверендә РСФСР язучылары союзын төзү — бик вакытлы һәм бик кирәкле эш икәнлеге тулысы белән расланды. Бу эш бигрәк тә үзәктән читтә яшәп иҗат итүче иптәшләребезне сөендерде. Бу көннән башлап Мәскәү һәм Ленинград язучыларыиың көчле отрядлары да, Татарстан белән Башкортстанның җитлеккән әдәбиятлары да, Якутия һәм Туваның яшь әдәбиятлары да. Хабаровск, Смоленск, Архангельск, Ставрополь, Свердловск, Ростов, Новосибирск, Воронеж, Горький, Иркутск һәм башка шәһәрләребезнең язучылары да чын-чыннан тулы хокуклы булып калдылар. Хәзер инде үзәктәге һәм читтәге язучылар юк, фәкать Россия Федерациясе язучылары гына бар!
Шушы зур эш өчен, безнең союзы-бызны төзегән өчен, съезд делегатлары һәхМ Россия Федерациясенең барлык язучылары исеменнән Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетына һәм Совет хөкүмәтенә зур рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез! (Озакка сузылган көчле кул чабулар. Барысы да урыннарыннан торалар.)
Кораб ерак юлга чыгарга җыенганда, штурманнар алдагы походка

кирәкле карталарны сайлап алалар. Аннары, кораб диңгезгә чыккач, бу карталарга өчпочмак итеп төгәл об-сервацияләрне, түгәрәк рәвешендә итеп чама белән билгеләнгән урыннарны, кечкенә аркылы сызыклар белән астрономия сызыкларын, вакланма рәвешендә мильләрне һәм моментларны — кыскасы, корабның юлын сызу дип аталган һәм диңгездә баруының төгәл штурманлык көндәлеген тәшкил иткән барлык нәрсәләрне төшерәләр. Ләкин шулай да чиста, шома карта өстенә нечкә карандаш белән кораб узачак төп юллар гына сызылган була әле.
Шуның шикелле, без оештыру ко-митеты да тиешле карталарны сайлап алып, шуларга якорьдаи китәргә әзер торган корабыбызның киләчәктә узачак төп юлларының сызыкларын төшердек. Без бу карталарны корабыбызны ерак юлга алып чыгасы кешеләргә тапшырабыз. Килер вакыт, бу карталар яңа китапларның титуллары, яңа поэмаларның исемнәре, яңа пьесаларның афишалары белән чуарланыр, хәзергә әле без белмәгән, ләкин киләчәктә бу карталарны үзләренең ачышлары белән баетачак кешеләрнең исемнәре язылыр.
Безнең Россия Федерациясе язу- чыларының союзы дигән яңа корабыбыз хәерле сәгатьтә ерак юлга чыга: ул якорьларын күтәреп, ачык диңгезгә чыгу белән, аның юлында нуры бик озак күренеп торырлык яп-якты маяк кабыныр. Бу маяк — Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең. Егерме беренче съезды. Шуңа карал 1 безнең корабыбыз диңгездәге уры- | нын билгеләр, үзенең изге максатына 1 таба тоткан юлын төзәтер.
Бәлки, бик ихтимал, безнең юлы-1 бызда каршы җилләр һәм давыллар ] да очрар. Бәлки, өстебезгә өермәләр килер. Әмма без беләбез: бер экипаж да үзенең вахтасыннан китмәс. Өермәләргә очраганда берәү дә куркып калтырап калмас. Безнең юлда j нинди генә штормнар туры килмәсеннәр, сыналган төгәл компас — co- : вет әдәбиятының партиялелегс—без-1 не дөрес юлдан читкә җибәрмәс.
Без бәхетле сәгатьтә юлга чыгабыз, һәм безнең арадан корабыбыз-] ның палубасыннан коммунизмның балкып торган ярларын күрүчеләр чиксез бәхетле булачаклар.
Якорьларны күтәрик, машинала-рыбызны ходка җибәрик һәм кора-быбызның бортларыннан көчле салют яңгыратыйк.
Советлар Союзы Коммунистлар партиясенә дан!
Коммунизм төзүче совет халкына дан!
Бөек илебез хөкүмәтенә дан!
Совет әдәбияты чәчәк атсын, Россия Федерациясе әдәбияты үзенең бурычын үтәсен!
Яшәсен кешелек дөньясының тор-мышка ашып килгән хыялы — ком-мунизм! (Озакка сузылган көчле кул чабулар. Барысы да урын на- рыннан торалар.)