РОБЕРТ БЕРНС
Шотландиянең бөек, шагыйре Роберт Берне 1759 елның 25 январенда, Эра шәһәреннән ерак булмаган бер авылда туган. Әтисе арендага җир алып яшәүче крестьян булганга, Р. Бернска сука белән эцир ерткалап, яшьтән үк тормышның ачысын-төчесен татып үсәргә туры килә. Беренче шигырьләрен ул руханиларны, чиркәү башлыкларын фаш итеп яза. Яшь шагыйрьнең ул сатирик ши-гырьләре басылмаса да, кулъязма хәлләрендә тиз вакыт эчендә халык арасында киң таралалар. Егерме җиде яшендә Берне бәхет эзләп чыгып китәргә уйлый һәм юлга акча булдыру өчен 1786 елны шигырьләрен җыентык итеп бастыра. Бу э/дыентык аңа искиткеч зур дан китерә. Роберт Бернсның поэзиясе Шотландия халкының милли хисләрен тирәнтен чагылдыра. Шуңа күрә дә аның Эдин- бургка килүен халык алкышлап каршылый. Шотландия аристократлары аны «сарай шагыйре* итәргә тырышып карыйлар; ләкин Берне халыкчан идеяләренә тугрылыклы булып кала. Франциядә революция күтәрелүен ишетү белән, ул үз акчасына берничә пушка сатып алып, аларны Конвентка бүләк итеп җибәрә. Аристократлар бу хәлдән соң шагыйрь белән дуслык элемтәләрен өзәләр. Роберт Берне 1796 елның 25 июлендә авырудан үлә. Аны күмүдә меңнәрчә хезмәт халкы вәкилләре катнаша.
Роберт Бернсның даны күптән инде бөтен дөньяга таралды. Аның шигырьләре безнең илдә аеруча зур уңыш казандылар.
Р. Берне күп кенә шигырьләрендә Шотландиянең табигатен, аның милли каһарманнарын, хезмәт сөючән фермерларын, батракларын гәүдәләндерә. Р. Берне фикеренчә, кешене байлыгына һәм чинына түгел, акылына һәм хезмәтләренә карап бәяләргә һәм хөрмәтләргә кирәк. Шуңа күрә дә ул әрәм тамак дворяннардан ачы көлә. Р. Берне көр күңелле, хезмәтчән халыкка дан җырлап, шигырьләрен саф халык телендә язган.
Р. Берне әсәрләре татар теленә бик аз тәрҗемә ителгән. Алардан, мәсәлән, «Совет әдәбияты» журналының 1946 елгы 7—8 санында Кави Нәҗми тәрҗемәсендә басылган «Джон—Арпа орлыгы» шигырен күрсәтергә мөмкин. Хәзер без зур шагыйрьнең берничә шигыренең яңа тә ролемә лә рен урнаштырабыз.
ОЯСЫ МИНЕМ САБАНЫМ ТАРАФЫННАН ТУЗДЫРЫЛГАН КЫР ТЫЧКАНЫНА
JE/HK качасың, җылгыр киек, җылтыр киек, Калтырыйсың тәмам бизгәк тоткан кебек, Әйләнәп тә карамыйсың, белмим, бу ник, котың очкан.
Юк, курыкма, — ни мәгънә бар сиңа тиеп, гөнаһсыз җан!
Аңлыйм гәрчә, кеше дигән нәрсә җирдә Тату гына яшәүне бит белми бер дә, Өйрәнгән шул, күнеккән баш идерергә ул һәммәсен.
Яный һаман. Белми, гүя, берчак көлгә әйләнәсен.
Чәчми ура диләр сине. Дөрес. Ләкин
Яшәргә бит кирәк, җаным; гаепләмим.
Бар да синең кебек кенә чәлдерсә дим, түзәр идем.
Сизелмәс тә иде миңа: кимиме ул җирдә иген.
Куышыңнан мәхрүм иттем бүген сине,
Ә көн ямьсез, үзәкләргә үтә җиле,
Белмим, кайдан нәрсә табып, мондый көнне йорт корырсың.
Бу җилләрдән ниләр генә кылып инде котылырсың?
Тирә-ягың кола-ялан, җансыз бушлык, Кырларның һәм болыннарның яме һич юк, Син ояңда уйлый идең ялгыз посып кыш турында,
Минем сабан синең яшәү ямен бозып үтте шунда.
Каткан туфрак булып ята монда бүген Сулган яфрак, кипкән үлән өем-өем.
Шул инде ул синең тырышып корган өең — җылы ояң.
Ах, бозланып каткан җирдә ни кылырсың, бәхетсез җан?..
Тик үзеңне уйлый күрмә «мин, дип, ялгыз».
Безгә, җаным, күптән мәгълүм мондый язмыш: Өстебезгә һаман бәла-каза яумыш көннәр уза.
Күңел бәхет көткән була, ә ишектән керә нужа.
Шулай да син бәхетлерәк әле бездә:
Ни күрсәң дә, онытасың, гөнаһсыз җан.
Безнең күңел уйлар белән тулы тәмам, һәм без менә
Калтырыйбыз бу дөньяга карап һаман сүзсез генә...
РӘССАМГА
^^әрештәләр ясап маташма син, Кызыктырмый мине ул рәсем. Тәмуг җенен төшер альбомыңа, Аны ич син көн дә күрәсең.
Фәрештәне ап-ак тәнле диләр, Ә кем белә аны, кем күргән?
Тәмуг җене — лордлар каршында ич, Шәбрәк чыгар, карап төшерсәң!
НАМУСЛЫ ФӘКЫЙРЬЛЕК
.//амуслы фәкыйрьлегеннән Кем хурлана, сүз шул аңар: Мескен ул, кол ул, куркак ул һәм башкалар һәм башкалар.
Шунда да шулай да,
Шунда да шулай да, Без йөртәбез фәкыйрь атынI. Байлык — алтынга табына, Ә без — үзебез алтын!
Безнең ризык — ипи һәм су, Безнең кием — иске-москы һәм башкалар һәм башкалар. Ә ниндидер надан, карак Ефәк кия, эчә шәрап Һәм башкалар һәм башкалар.
Шунда да шулай да, Шунда да шулай да, Алданма карап киемгә. Ипине кем тирләп таба, Шуны саныйм мин галимгә.
Менә бу лорд киенгән шәп, Аңа без баш иябез, бел.
Шаян да ул, ләкин күсәк, Ни әйтсәң дә күсәк ич ул!
Шунда да шулай да, Шунда да шулай да, Орден, тасма күп ич анда. Ләкин күсәк күсәк инде, Орден түгел, чурт таксаң да.
Генераллыкка күтәрә Патша үз ялчыларын. Намуслылыкка күтәрү Кулыннан килми аның.
Шунда да шулай да, Шунда да шулай да, Бүләк күп бирелгән аңар. Җитми фәкать акыл, намус Һәм башкалар һәм башкалар
Көннәр уза, сәгать суга: Акыл һәм намус бергә Ник алгы сафта тормыйлар, Ямь биреп бөтен җиргә?
Шунда да шулай да, Шунда да шулай да, Мин алдан әйтә алам: Килер ул, әйе, бар халык Бертуган булыр заман!
Зыя Мансур тәрҗемәләре