Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛАТЫШ ТЕЛЕНДӘ


атыш шагыйрәсе Мирдза Кемпе татар поэзиясен яхшы белүчеләрнең берсе. Аның «Татар карты» исемле шигыре хәзерге латыш поэзиясендә чын-чынлап үрнәк бер әсәр санала ала. Бу шигырендә Мирдза Кемпе татар халкына туганнарча мәхәббәт хисен зур сәнгать көче белән чагылдыра. Татар картының үзенең өч улын — Фәрит, Исмәгыйл һәм Кадыйрны — фронтка озатуы турында сөйләве бу шигырьдә шундый эмоциональ көч белән һәм психологик яктан ышандыра торган итеп бирелгән, шигырьне укыганда тормыш тәҗрибәсенә ия булган зирәк картның үзен күргән һәм аның белән үзең сөйләшкән кебек буласың.
Үткән елны, «Звайгзие» («йолдыз») исемле латыш журналының үтенүе буенча, мин Муса Җәлил, аның поэзиясе, аның зур газаплар белән тәмамланган, ләкин искиткеч батырлыгы бөтен дөньяны таңга кал-дырган тормышы турында бер мәкалә язган идем. Шул чакны Мирдза Кемпе бу журнал өчен шагыйрьнең берничә әсәрен латыш теленә тәрҗемә итте.
— Латыш телендә Муса Җәлилнең шигырьләре җыентыгын чыгарырга кирәк, — диде ул миңа. — Аларны төп оригиналларында укый алмавым бик кызганыч. Ул шигырьләр татар телендә бик көчле яңгырыйлардыр.
Биредә шуны да әйтеп үтәргә кирәк: Мирдза Кемпе — төрле халыклар поэзиясен латыш теленә яхшы тәрҗемә итүе белән танылган шагыйрә. Ул немец, рус, инглиз, француз, испан телләрен үз ана теле кебек белә. Аның тәрҗемәсендә латыш телендә Пушкин,
XLI Musa Dzalils.—— No Moabita burtnicas (Муса Җәлил. — Моабит дәфтәреннән). Латыш телендә. Латвия дәүләт нәшрияты, Рига, 1958 ел. 120 бит. Бәясе 2 сум 70 тиен.
Лермонтов, Бертольд Брехт, Эрих Вейнерт, Бернард Шоу, Ленгстон Хыоз, Николай Тихонов, Михаил Исаковский, Аветик Исаакяи, Леонид Первомайский һәм башка бик күп сүз осталары әсәр-ләре басылган.
Латыш телендә Муса Җәлил җыентыгын мөмкин кадәр тизрәк чы-гарасы килгән һәм үзе Латвия язу-чылары со юз ы и ы ң ш а гы й р ь л әр секциясе председателе булган Мирдза Кемпе башка латыш шагыйрьләрен дә кабындырып җибәрде, һәм 1957 елда латыш шагыйрьләренең зур бер группасы Муса Җәлил шигырьләрен тәрҗемә итәргә кереште.
һәм менә үткән елның сентябрендә Латвиянең китап магазиннары шүр-лекләрендә кечкенә генә шигырьләр җыентыгы күренде. Ул бик җыйнак кына итеп «No Moabita burtnicas» («Моабит дәфтәреннән») дип атала. Латыш художнигы И. Звагузис аңарга башка китаплар тышлыгына һич охшамаган тышлык ясаган: ак фонда кара чуен рәшәткәләр, ә алар артында төрмә камерасы караеп тора, китапның исеме герой шагыйрьнең каны төсле кызыл фонга язылган. Китапны ачкач Муса Җәлилнең портретын — аның тыныч һәм ягымлы йөзен, акыллы зур күзләрен һәм чак кына елмайган ирен
Л
117
нәрен күрәсең. Портрет тирәсеннән кояш нурларыдай кызыл сызыклар сузылган, алар көчләре белән китапның янәшәдәге икенче битенә ясалган чәнечкеле тимер чыбыклардан бик нык аерылып торалар. Ул кызыл нурлар тимер чыбыкларны өзәләр төсле тоела...
Латыш художнигы Муса Җәлил поэзиясенең эчке рухын бик яхшы һәм бик үзенчәлекле гәүдәләндерә алган.
Муса Җәлилнең шигырьләре җыентыгы Латвиянең иң талантлы шагыйрьләреннән Латвия ССР Дәүләт премиясе лауреаты Андрис Веянсның кереш сүзе белән ачыла. «Геройның тормышы һәм поэзиясе» дип аталган бу кереш сүздә Андрис Веянс Җәлилнең иҗаты аның ге- роик һәм нурлы тормышыннан аерылмаслык икәнен, Муса Җәлил өчен һәрвакыт төп тема булып килгән совет патриотизмы темасының Ватаныбызның бөек улының үлемсез батырлыгында иң көчле гәүдәләнешен тапканын яза.
Муса Җәл илнең «Җыр л арым » исемле шигыре шагыйрь Валете Гревинь тәрҗемәсендә китапта беренче булып урнаштырылган. Шагыйрь Андрис Веянс «Урман» шигырен, Мирдза Кемпе «Катыйльгә», «Күлмәк» һәм «Була кайчак» шигырьләрен тәрҗемә иткән.
Бу җыентыкны төзегәндә Мирдза Кемпе миңа:
— ДАуса Җәлилне тәрҗемә итүгә Латвиянең мөмкин кадәр күбрәк ша-гыйрьләрен катнаштырасы килде,— дигән иде.
Чыннан да аны хәзерләүгә төрле буын шагыйрьләре бик актив кат-нашканнар. Җәлилнең «Кыз җыры» шигыре курку белмәс батыр рево-люционер, коммунист Андрей Бало- дис тәрҗемәсендә бирелгән. Бу шагыйрь буржуаз Латвия зинданнарында ун елдан артык тоткынлыкта яткан, һәм аның көрәш рухын, ихтыярын буржуаз Латвиянең ялгызлар камералары да, фашист зинданчыларның авьф күсәкләре дә җиңә алмаган. Андрей Балодис зинданнан Латвия җирендә яңа тормыш төзү өчен көрәшергә, хезмәт итәргә көче ташып торган хәлдә чыккан. Андрей Балодис та, Муса Җәлил кебек үк, Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка киткән һәм анда яраланган. Хәзер чал чәчле, илле яшьлек бу шагыйрь зур әдәби иҗат эше алып бара.
Муса Җәлилнең «Аяксыз» дигән шигырен өлкән буын шагыйрьләреннән А1ейнхард Рудзитис тәрҗемә иткән. Яшь үсмер чагыннан ук фашизмга каршы актив көрәшә башлаган бу шагыйрь Латвиядә реакция котырган елларда Парижга антифашист студентларның халыкара конгрессына барган һәм буржуаз Латвиягә кайту белән аны зинданга ташлаганнар. Рудзитисның бөтен иҗаты революцион романтика белән, батыр йөрәклелек белән, сугышчан дәрт белән сулый. Ул «Соңгы үпкә», «Кар кызы» һәм тагын берничә шигырьне тәрҗемә иткән.
Сугыштан соңгы елларда иҗат итә башлаган һәм хәзер үсеп килә торган яшь шагыйрьләр дә бик тырышып эшләгәннәр. Җыентыкта алар- дан без, мәсәлән, Арвид Скалбе, Альфред Круклис, Янис Лусис, Лаймон Пелманис, Валдис Руя һәм башка яшь шагыйрьләрнең исемнәрен дә күрәбез.
Муса Җәлилнең 47 шигырен — ягъни 1954 елда Мәскәүдә «Советский писатель» нәшрияты чыгарган һәм үткән елны Ригада Латвия дәүләт нәшрияты басмасында чыккан «Моабит дәфтәреннән» җыентыгын— латышлар хәзер үз ана телләрендә укыйлар.
— Җәлилнең шигырьләрен тәрҗемә иткәндә, — диде Лаймон Пелманис,—мин аларны татар теленнән, ягъни турыдан-туры оригиналдан тәрҗемә итсәң, яхшы булыр иде дип уйладым. Җәлилнең шигырьләре набат кебек яңгырыйлар. Менә «Таш капчык» шигырен генә тыңлап карагыз...
һәм Лаймон Пелманис бик бирелеп латыш телендә ул шигырьне укып чыкты.
Муса Җәлилнең әсәрләре җир шары халыкларының күбесенең телләренә тәрҗемә ителгән. Хәзер, үзенең шагыйрьләренең тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә, латыш халкы да
118
аның үлмәс әсәрләрен үз ана телендә укый инде.
Хәзерге латыш поэзиясен җитәкләп баручы, халыкларның туганлыгын һәм дуслыгын җырлаучы Латвия халык шагыйре Ян Судрабкали Муса Җәлил шигырьләренең латыш телендә басылып чыгуы уңае белән болай диде:
— Бу кечкенә генә китап латыш һәм татар халыкларын бер-берсенә якынайта, коммунизм өчен бара торган уртак көрәштә туганлык һәм дуслык белән безне тагы да ныграк берләштерә.
йомгак итеп шуны әйтергә кирәк: латыш шагыйрьләре Җәлил поэзиясе-нең матурлыгын, пафосын, ирониясен, самимилеген, зирәклеген, Җәлилне үтергән шакшы җаннарга ачуын һәм нәфрәтен, Җәлилнең җырларын һәм шигырьләрен йөрәгендә, хәтерендә нык саклый торган совет халкында һич бетмәс, төкәнмәс мәхәббәтне тәрҗемәдә мөмкин кадәр тулы бирү өчен зур осталык күрсәткәннәр.