КҮП МИЛЛӘТЛЕ —КҮП БИЗӘКЛЕ
ССР халыкларының әдәби-ятлары, шул җөмләдән Бөек Октябрь революциясе нәти-җәсендә барлыкка килгән яшь әдәбиятлар да, Совет власте елларында зур гына уңышларга ирештеләр. Ләкин хәзергә әле тиешенчә хәл ителеп, ачыкланып җитмәгән мәсьәләләр дә юк түгел. Алар турында сүз кузгата башласак, без еш кына буталабыз, беребез әйткәнне икенчелә- ребез юкка чыгара, ләкин шул ук вакытта икенчеләребез дә әллә ни зур «ачышлар» ясый алмый, кайбер хәлләрдә ашыгыч нәтиҗәләр дә ясап куйгалыйбыз. Мәсәлән, теге яки бу милли әдәбиятның үзенә хас специ-фикасы, тулаем алганда, безнең илдәге милли әдәбиятларның уртак һәм гомуми тенденцияләре, бер үк вакытта, аларның үзенчәлекле яклары, милли бизәкләре, бу мәсьәләләрнең Ү’зара үрелүләре, бер-берләренә йогынтылары проблемасы әлегә кадәр тиешенчә эшкәртелмәгән бер тема булып кала килә. Хәлбуки, бу — безнең әдәбиятларыбыз язмышы өчен бик әһәмиятле һәм актуаль мәсьәлә. Зур бер бөтеннең аерылгысыз кисәге буларак, безнең әдәбият- ларыбызның күп бизәкле булырга тиешлеге мәсьәләсе дә, ахыр чиктә, нәкъ әнә шул югарыда китерелгән проблемадан үсеп чыга.
Халыклар һәм әдәбиятлар ара-сындагы дуслык, аларның үзара ке-решеп, бер-берләренә йогынты ясашып торулары турында, дөрес, бездә күп сөйләнә һәм күп кенә языла да. Нигездә нәкъ әнә шул мәсьәләләрне яктырту өчен махсус калын журнал — «Дружба народов» журналы чыгарыла. Болары,
XI Россия Федерациясе язучылары съездында сөйләнгән речь.
әлбәттә, бик яхшы. Ләкин, кулны күкрәккә куеп әйткәндә, без бу бөек мәсьәләнең — халыклар дуслыгы мәсьәләсенең — әдәбияттагы гәүдәләнешен бөтен нечкәлекләре, гади күзгә тиз генә ташланмый торган чагылышлары һәм эчке матурлыклары белән кочаклап бетерә алдыкмы соң? Дуслык хисен бит һәр кеше үзенчә, үзс булдыра алганча чагылдыра. Үзенең төп һәм социалистик нигезләрендә илебезнең барлык халыклары өчен бердәм һәм уртак булган дуслык темасы һәрбер аерым халыкның аны төшенүендә үзенә тагын яңа. өстәмә, милли бизәкләр дә ала бара. Безнең бердәм һәм күп милләтле совет әдәбиятының үзенә хас бай нюанслары, ахыр чиктә, нәкъ әна шуннан башланып китәләр дә инде, Әмма безнең гадәттәге әдәби практикабызда тәнкыйтьчеләр яки әдәби хәрәкәтнең штурвалына куелган кешеләр бу мәсьәләдә, кагыйдә буларак, дуслык темасын гомумән икъ-рар итүдән, аны әдәбиятта гомумән яктыртырга чакырудан әллә ни уз-мыйлар. Милли әдәбиятларның үзенчәлекле бизәкләре тиешенчә өй-рәнелми, күп дигәндә, милли әдәби-ятларда эшләүче кайбер мәгълүм исемнәрне санап үтү белән генә чик- ләнелә. Хәтта кайбер тәнкыйтьчеләр артыгын да кыланып җибәргәлиләр, Алар үзләренең дилбегә озынлыгы төссез обзорларында нинди дә булса бер проблема кисәге куйган бу-
С
75
лалар да, бу проблеманы хәл итүдә бары тик Мәскәү һәм, өлешчә, Ленинград шагыйрьләренең генә әсәрләрен алачакларын алдан ук белдереп китәргә ашыгалар. Наданлыгыңны, үз колагыңнан бүтәнне бел- мәгәнлегеңне алдан ук шулай кычкырып әйтеп куйсаң, чак кына җиңелрәк була, янәсе! Без бик яхшы беләбез, Мәскәүдә һәм Ленинградта иң көчле поэзия тупланган —туры мәгънәсендә алганда да, фигураль мәгънәсендә дә бу шулай. Әмма музалар бүтән җирләрдә дә йоклап ятмыйлар лабаса?
Шушы бәйләнештә мин Николай Задорнов иптәшкә каршы чыгасым килә. «Литературная газета»иың съезд алды трибунасында, «Күптән вакыт» исемле мәкаләсендә ул, өлкәләрдә һәм милли республикаларда эшләүче яшь талантларга карата игътибарны көчәйтергә кирәклекне әйтеп, мәсьәләне дөрес һәм вакытында күтәреп чыга да, ахырында, кызып китеп булса кирәк, һич тә дөрес булмаган нәтиҗәләр ясап куя. «Үзебезнең иксез-чиксез зур республикабызны яхшы беләбезме соң без? — дип сорау бирә дә ул, шундук гомумиләштерү ясап, үзенә-үзе җавап та кайтара, — миңа калса, безнең әдәби тормышыбыз, нигездә, бары тик Мәскәүдә һәм Ленинградта гыпа кайный».
Ачыктаи-ачык хата булган бу ка-рашка артык тукталып тору кирәк тә булмас иде, — я, булды инде, кызып китте кеше, киртә аша сикерде, алла ярдәме белән башы исән-сау калгач, шуңа бик шөкер итсен. Әмма тәнкыйтьчебез шундук сикереп тора да фәлсәфи йомгаклар ясарга тотына.
«Милли колорит һәм әдәби геройның милли йөзе турында, — дип язып китә ул, — без бик күп сөйлибез. Бу, әлбәттә, яхшы. Миңа калса, безнең бу турыдагы сөйләшүләре- безнең үткенлеге, үзенең зур өлешендә, һәртөрле космополитик карашларга каршы ясалган реакция төсендә килеп чыга». Тагын да арырак: «Совет халыклары бер-берсеиә шулкадәр якын һәм алар гомуми хезмәттә шулкадәр нык береккәннәр, әдәби әсәрдә милли колорит дигән нәрсәне аерым шарт итеп кую, минем карашымча, билгеле бер дәрәҗәдә ясалма куелыш кына ул».
Безнең х а л ы к л а р ы б ыз и ы ң « гомуми хезмәттә шулкадәр нык берек-кән» булулары турындагы бик олы сүзләр кулланып ясалган мондый акыл сатуларда, аңлапмы-аңлап җиткермичәме, ике бик зур гөнаһ эшләнә. Беренчедән, халыкларның милли колоритын бай-бәтчәләрчә санга сукмаска маташу. Ә колоритны санга сукмау, шул исәптән милли колоритны чүплек башына ыргытып бәрергә омтылу, малайларча «сулланып» маташудан бүтән берни дә түгел ул. Колоритны һәм коло- ритчыл булуны инкарь итү ул — үз вакытында бөек Ленин тарафыннан яраксыз нәрсә дип кисәтелеп куелган нивелировкага, икенче төрле әйткәндә, барысын да бер тарак белән тарауга китерәчәк. Икенче-дән, милли колоритны инкарь итәргә тырышып ясалган андый акыл сатуларда безнең илебездәге халык-ларның әдәбиятларын бер селтәнү белән «унификацияләргә» азаплану, димәк, ки, аларны күп бизәклелек сыйфатыннан мәхрүм итәргә маташу яшеренеп ята.
Әгәр инде, безнең милли колорит турындагы әңгәмәләребезнең үткенлеге һәртөрле космополитик карашларга каршы реакция төсендә килеп туа, дигән «теориягә» килсәк, аның юк нәрсә булганлыгын хәтта исбат итеп тә торасы килми. «Пәри килә» дип балаларны өркетергә яраса да, олы кешеләр өчен пәри дигәнең бер дә алай куркыныч нәрсә түгел. Халыктан аерылган бер уч селкенчәк интеллигент кисәкләренең модага ияреп кузгала торган өянәкләре буларак, космополитизм һич тә алай җиңә алмаслык чир түгел, аның белән көрәшү өчен милли колорит ярдәмендә әллә ниткән «җәһәннәм машиналары» уйлап чыгаруның һичбер кирәге юк. Безнең халыкларыбыз, үз кул көчләре белән һәртөрле машиналар ясаучы һәм дөньяның тоткасы булган икмәк үстерә белүче кешеләр, һичбер вакытта да космополитизм чиренә дучар булмадылар. Әгәр шулай икән, тө
76
кердем мин аларныц ул космополит-ларына — иссмлеләренә һәм исемсез-ләренә берьюлы. Әгәр мин безнең әдәбиятларның үзенчәлекле һәм ко-лоритлы булуын яклап чыгыш ясыйм икән, бу әле космополитларга каршы ясала торган реакциядән түгел, бу, барыннан да элек, безнең халык- ларыбызның тормышы үзе чын мәгъ-нәсендә үзенчәлекле һәм колоритлы булганлыктан килә. Ә без — язучылар — тормыштан баш тартырга һич теләмибез һәм моны булдыра да алмыйбыз.
Күптән түгел генә мин Якутия язучыларының IV съездында катнаш-тым һәм шунда төньяк өлкәләре һәм республикалары әдәбиятлары, ал арның кешеләре — бурят, чукча, хакас язучылары белән беркадәр якыинан- рак таныштым. Съездның көн тәр-тибенә куелган мәсьәләләрне һәрьяклап һәм квалификацияле тикшерү, әлеге каләмдәш дуслар белән һич рыясыз ясалган әдәби әңгәмәләр, ниһаять, җирле халыкларның гаять үзенчәлекле тормыш-көнкүрешләре белән беркадәр генә булса да танышу миндә революциябезнең көченә тагын бер кат соклану хисе кузгатты: чагыштырмача кыска бер чоо эчендә нинди генә могҗизалар эшләмәде безнең революциябез! Кешеләр, аерым алганда әдәбият кадрлары, ничек үсеп бара бездә. Мәңгелеккә туңып калган бер җирдә. Боз диңгезе буенда, гаҗәп кайнар йөрәкле, саф күңелле кешеләр яшиләр һәм алар да, бүтәннәр кебек үк, яңа тормыш төзиләр. Әдәби талантлар да, әлбәттә, бар. Шунысы бигрәк шат-лыклы: алар үз халыкларының элек- электән сакланып килгән мәгънәви бизәкләрен, үзенчәлекле якларын, гадәт-йолаларын безнең бүгенге го-муми һәм уртак бурычыбыз — ком-мунизм төзү бурычлары белән оста рәвештә бәйләп алып бара беләләр.
Мәсәлән, мин чукот язучысы Ю. Рытхэупыц «Карлар эрү заманы» дигән повестен, адым саен диярлек мине — укучыны — халыктан килә торган шатлыклы юмор нуры белән рәхәтләндереп торучы бу үзенчәлекле әсәрне, бик кызыксынып һәм сокланып укыдым.
Бәләкәй генә чукча малае Ринтын бер вакытны шулай әбисенә ияреп тауларга барырга чыга.
«— Тауларга соңгы баруыбыз булыр бу, — ди әбисе малайны өйрәтеп, — тиздән кар явачак.
Карчык кечкенә генә китмән белән очраган бер түмгәкне казып карый, татлы тамырлар җыеп тутырылган берәр тычкан оясы юкмы дип эзләнә.
Әгәр шундый берәр хәзинә тапса, түмгәкне сак кына актарырга тэты на, астан ак тамырлар белән тутырылган куыш килеп чыга. Бу татлы тамырларны җыеп үзенең тюлень тиресеннән тегелгән капчыгына салганнан соң, әби аңкавыннан агарып беткән тәмәке суыргычы чыгарып, аның бер читеннән чеметем генә өзеп ала да, бушап калган тычкан оясына куя.
— Әби, тычканнар үзләре кышын нәрсә ашарлар соң?—дип сорый тычкан оясын болай талауга ачуы килгән Ринтын, — алар бит ачтан үләчәкләр.
— Исең китмәсен, — дип кенә җи-бәрә әби малайны тынычландырып, — алар бүтән тычканнардан тәмәкегә алыштырып бик күп азык алачаклар».
Болай караганда һич тә әһәмияте булмаган кечкенә генә эпизод: нин-дидер тычкан оялары, татлы тамырлар, суырылган тәмәке валчыгы һәм бүтәннәр. Ә чынлабрак карасаң, менә шушы кечкенә эпизод кисәгендә, үзенең балаларча беркатлы ышанулары, рәхимсез узганы, алдауга корылган алмашулары белән, бөтен бер чукот халкы утыра. Электә аны. бичараны, һәртөрле скупщиклар шулай алдаганнар, ә ул, үз чиратында, бер чеметем тәмәке белән тычканнарны алдарга маташа. Ә язылышы ничек, нинди юмор нуры балкып тора! Дөньяда бернәрсәгә дә ышаг.- мый карый торган нигилист тәнкыйтьчеләр өчен бу, бәлки, нафталин исе белән сөрсегән иске чүп-чар гынадыр, ә гади укучы буларак минем өчен чын тормыш кисәге. Шул ук вакытта гомумән тормыш түгел, ә бәлки конкрет тормыш — чукчалар тормышы кисәге.
Яки менә икенче бер мисал. Якут язучысы Николай Мординовның «$һ вакыты» дигән романын укыганда.
77
мин ихтыярсыздан мондый бер табигать тасвирына игътибар иттем: «Бер-вакытны шулай кич белән ай үлде. Ул кинәт түгел, элек чит-читләрен- иәи караңгылана килде. Аннары черегән гөмбә төсенә керде». Ай тотылу картинасы гаять төгәл һәм оста тасвирланган монда. Болай итеп бары тик табигатьне тирәнтен тоя белүче, аны зур планда — киң күге, офыклары, алсу-кызгылт шәфәкъләре белән күрә өйрәнгән художник кына әйтә ала. Шул ук вакытта бу юлларны уку белән нәрсәнедер — якутларның үзләренекен тоя башлыйсың. Бу — тайга урманнарының «черегән гөмбә»се, бу — халыктан, кыргый халыкларның элекке йолаларыннан, табигать күренешләрен үтә нык күпертеп, хәтта гипербола дәрәҗәсенә җиткереп күз алдына китерүче карашлардан үсеп ки-лүче «үлә башлаган ай». Нигә, мәсәлән, безгә табигатьне зуррак планда һәм җанландырыбрак тасвирлау эшендә якут дусларыбыздан өйрәнмәскә икән!
Башкорт язучысы Сәгыйть Агишның «Нигез» дигән романында мондый бер урын бар: педтехникум сту-дентларыннан Салих исемле берәү, ■бугаздан килеп тоткан кайбер өй сә-бәпләре нәтиҗәсендә, укуын ташлап авылына кайтып китәргә мәҗбүр булгач, иптәшләре аны зурлап озату оештыралар. Тынычландыру һәм өметләндерү сүзләре белән генә чи к л ә и е п к ал м ы й ч а, сту де нтл а р д а н кайберләре Салихны җәяүләп шәһәр читенә кадәр озата да киләләр.
Бу эпизодны укыганда мин бераз уйланыбрак калдым. Автор бу урында буяуларны куертыбрак җибәрмәдеме? Артык сентиментализм күрсәтмиме ул? Әмма, бәлагә тап булган һәр кешегә карата аеруча бер җан җылылыгы күрсәтә белүче олы җанлы башкорт халкын азмы-күпме белгәнлегемнән, мин автор белән килешмичә булдыра да алмадым. Ул, бу очракта беркадәр арттырыбрак җибәрсә дә, нигездә үз халкының үзен чәл ек л е х а р а ктер ы н н а и ч ы гы п эш иткән һәм, әлбәттә, дөрес эшләгән.
Үзенең алты-җиде йөз еллык тарихы, үзенә хас традицияләре һәм классикасы булган татар әдәбиятында да, әлбәттә, милли колоритлы, хезмәт иясе татар кешесен аның үзенә хас стихиясендә — характеры, тормыш- көнкүреше, гадәт-йолалары, язгы сабан туйларында «ду» күчеп типтереп йөрүләре белән, бигрәк тә авыр минутларда тешне кысып чыдый белү сыйфаты белән, сурәтләгән әсәрләр бар. Хәтта күп дип әйтергә була. Мисалларны да байтак китерергә мөмкин булыр иде. Сүз озынга китүдән куркып, хәзергә тик бер лирик мисал белән генә — безнең бик оста хикәячебез Әмирхан Еникинең «Бер генә сәгатькә» дигән хикәясеннән кечкенә бер өзек китерү белән генә чикләнәм.
... Бу Бөек Ватан сугышы елларында булган бер хәл. Госпитальләрдә дәваланып яңадан аякка баскан солдатларны һәм офицерларны төяп, ерак тылдан фронт якларына үтеп баручы хәрби эшелоннан, поезд татар авылы янындагы кечкенә разъездда аз гына вакытка тукталып калган арада, Сәлимов дигән бер сержант төшә. Сәлимов — шушы разъезд буендагы авылныкы, начальникларыннан үзенең туган авылына кереп чыгарга рөхсәт алган. Аны бик кыска вакытка — бары тик бер генә сәгатькә җибәргәннәр. Өйдә аның авыру анасы бар. Әтисе, сеңелесе, җиңгәсе һәм. гомумән, туган-тумачалары... Шул ук авылда тагын сөйгән кызы Заһидә дә бар. Күз алдыгызга китерегез, нинди. каршылыклы хәлләргә ташлады автор үзенең героен. Уйламаган бер вакытта күрешү, кочаклашу, сөенеч, шатлыктан изерәп. аптырап калулар һәм шундук тагын аерылышу... Бик кискен һәм, әйтергә мөмкин, драматик минутлар эчендә калалар кешеләр. Әмма, шулай да... бернәрсәгә дә карамастан, сержант-ны нәкъ үз вакытында, һичбер киче-гүсез, станциягә озатып та куялар. Укыйсың һәм, күңелдә кузгалган мәрхәмәт хисләре аша, тоеп торасың: никадәр рухи сыналыш кичерәләр бу минутта кешеләр! Ә ник кенә бер өз-гәләнү, акырып-бакырып елау, чәчне- башны туздыру булсынчы. Бөтенесе дә эчтән, иреннәрен кысып, эндәшми- тынмый кичерәләр. Егетнең сөйгән кызы Заһидә, мескенкәй, хәтта үзе
78
нең сержантын күрмичә дә кала. Бу вакытта ул кырда, колхоз эшендә була. Дөрес, шыпырт кына аца әйттерәләр, ләкин ул кайтып өлгергәнче эшелон китеп бара. Менә шунда инде сез Заһидәнең эчке халәтенә, үзен тотышына игътибар итегез. Авторның үзеннән яхшырак әйтеп булмастыр, шунлыктан, чак кына аның тасвирын китерергә рөхсәт итегез: «Алар кузгалып киткәч, Заһидә янә бераз бара төшеп, юл буена чирәмгә утырды. Ул беркемгә үпкәләми дә, беркемгә ачуланмый да иде. Хәтта сөйгәне Гомәрне күрми калуының никадәр үкенечле булуы турында да юньләп уйламый иде. Ул бары йөрәге төбеннән күтәрелгән, бөтен тәне буенча йөргән тиле ярсуны баса алмыйча газаплана. Ул янындагы үләннәрне йолкып-йолкып ала, аларны тешли яки калтыранган бармаклары белән бик вак итеп өзгәли».
Драматик минутларны менә шулай сүзсез, ah-орусыз кичерә белү, татар хатын-кызларына аеруча хас булган менә бу егетлек сыйфаты, бу очракта халык һәм ватан алдындагы бурычны аңлау хисе белән кушылып, гадәти генә кешеләрне укучы каршында геройга әйләндерә.
Әгәр дә бу колорит дигәнебез кай-бер очракларда совет кешесенең про-грессив омтылышларына, коммунизм төзү бурычларына бик үк уңай туры килми икән яки бу омтылышларга каршы килә икән, чын совет язучысы аидый колоритны, тузып иңнәргә та-раеп калган кысан киемне атып бәр-гәндәй, атып та бәрә белә. Мәсәлән, Рафаил Төхфәтуллинның «Таныш гөрелте» дигән хикәясендә Гөлфия белән шулай була: ир сүзен тынлап өй эшләре белән генә торып карый кеше, әмма булмый шул, «милли колоритны» саклыйм дип мәңгегә шулай өй кошы булып кала алмый, кеше арасында, җәмгыять өчен файдалы эштә тәрбияләнгән натура, ниһаять, баш күтәрә, яңадан киң дөньяга чыгуны сорый...
Милли колоритка, халыкның үзен-чәлекле якларына игътибарлы булу ягыннан безнең өчен, ягъни СССР халыклары әдәбиятлары өчен, бөек рус. әдәбияты үзе бик матур үрнәк булып тормыймыни соң! Монда инде аерым мисаллар —диңгездән бер тамчы гына булып калыр иде. Зур кешелекле һәм кешегә карата тирән хөрмәт хисе белән сугарылган рус әдәбияты дөньядагы башка бөек әдәбиятлардан, барыннан да элек, үз халкына бирелеп хезмәт итүе һәм чын рус милли рухы белән аерылып тора да. Пушкин һәм Толстой, Гоголь һәм Достоевский, Чехов һәм Горький, Шолохов һәм Твардовский— болардан сез рус милли колоритын алып ташлап карагыз, аларны сез данлыклы Россия пейзажыннан, кышкы юллардан, моңлы рус кыңгырауларыннан, барыннан да бигрәк, русча фикер йөртү, хис итү үзенчәлекләреннән аерып карагыз, ул чагында алар, бөек язучылар буларак, юкка чыгачаклар.
Безнең социалистик милләтләрнең тормыш-көнкүрешләрендә ал арның үзләренә хас колоритлы* бизәкләре алмаз бөртекләредәй җемелдәшеп яталар. Әмма, безнең гомуми идеал- ларыбыздан аерылып, тик әнә шул җемелдәүче «алмаз бөртекләре» ар-тыннан гына куып йөри башласаң, синең күзләрең сукыраюы һәм гомумән адашып калуың да бар. Әгәр художник, чын мәгънәсендә партияле позициядә торып, безнең халыкла- рыбызның гомуми, ягъни коммунистик идеалларын сурәтләү юлында, бер үк вакытта, үз халкының үзенчәлекле милли һәм колоритлы бизәкләрен дә файдалана белә икән, бу бизәкләр безнең гомуми эшебезне тагын да нурландыра төшүгә генә хезмәт итәчәкләр.
Шушы бәйләнештә минем хәтергә Владимир Галактионович Королен- коның «Макариың төше» дигән хи-кәясеннән фәкыйрьлек белән изелгән I якут Макар килеп төште. Уяу чагында ике сүзне дә бәйләп әйтә белмәүче 1 бу бичара төшендә гаҗәп оста телле кешегә әверелә. Әгәр инде эчеп тә алса, ул чагында бөтенләй батырая һәм дөньядагы «бөтен нәрсәне ташлап, тауларга китәргә» һәм анда барлык бәлаләрдән «котылып калырга» исәп тота. Бу — каһәр төшкән узган заманда булган бер хәл. Әйе, ул заманда кеше, алай гына да түгел, бөтен бер халыклар бер-берсен- нән аерылып, берсе икенчесенә дош
ман күз белән карап, ничектер ялгыз баш гомер кичергәннәр. Әгәр син үзеңне ялгыз хис итәсең икән яки чынлап та ялгыз калгансың икән, күңел бик алай очынып тормый шул. Хәтта белгән һәм яраткан җырларыңны да оныта башлыйсың. Бөек Октябрь революциясенең тереклек бирүче көче нәтиҗәсендә безнең илнең халыклары барысы да уртак бер сафка баскач, син үзеңнең иңеңдә тугандаш халыкларның иңнәрен тоя башлагач, синең белән рәттән үк сиңа үзенең гомер итү тәҗрибәсен бирергә әзер торучы кешеләр барлыгын белгәч, дөресен әйтергә кирәк, кешеләр инде һәртөрле шик-шөбһәләрдән өстенрәк тора башлыйлар, кешеләр куркусызга әйләнәләр һәм, кардәшләрдән отып алган яңа тәҗрибәләре янына, аларның үз бизәкләре дә, аңа чаклы тузан астында калып төссезләнә башлаган үз бизәкләре дә ялтырый башлый, һичшиксез ялтырый башлый.
Безнең күп милләтле, ләкин бер үк идеал белән сугарылган бердәм совет әдәбиятыбыз тагын да гөрләбрәк чәчәк атсын! Күп милләтле, димәк, күп бизәкле дигән сүз.
80