ИКЕНЧЕ АТТЕСТАТ
1
ку елының беренче көне. иде. Кичке урта мәктәп директоры Таһиров янына егерме биш-егерме җиде яшьләрендәге бер егет килеп керде. Урта буйлы, төз гәүдәле иде ул. Башында майланып беткән кепка, өстендә зәңгәр комбинезон. Ишектән керде дә. идәнгә җәйгән келәмне таплаудан шикләнеп, бусага төбендә туктады һәм:
— Сез мине гафу итегез инде, Сабит ага. Заводтан килешем, өс-башым чиста түгел. Әхмәт Яруллин диләр мине. Аттестат алырга килдем,— диде.
Директор калын кара кашларын сикерткәләде, ике алтын тешен күрсәтеп елмаеп куйды. Кыска тота егет сүзне. Эрләмәгән, тукымаган — менә сиңа ыштанлык, дигәндәй, мәктәп бусагасын атлап керүенә аттестат дәгъвәли. Унынчы класста укырга тели, билгеле.
— Нишләп бүгенгәчә суздыгыз соң?—дип сорау бирде Таһиров аңа.
— Ике ут уртасында өтелеп йөрдем. Эшләп тә, укып та... авырга килмәгәе дип шикләнебрәк тордым.
— Шуннан?
— Без кемнән ким? Безнең ишеләр укый...
Егет, әдәп саклап, үзен бик базымсыз гына тотса да, — теле аңкавына ябышмаган, — сүзен өзеп, кыю, тәвәккәл сөйләшә иде...
Директор укыту бүлеге мөдире Кадыйр Газизовка борылды:
— Бәлки, унынчы «Б» классына билгеләрбез?
Газизов, — янәшә өстәл янында нидер язып утыра иде,—капыл гына баш чөеп, директорга карады. Аннары, кылган төсле чәчләрен артка сыпырып:
— Кырык алты укучым бар, Сабит Хәлилович, — дип кырт кисте.
Унынчы «А» классында да, класс җитәкчесе Разия Батыршина әйтүенчә. бер партада өчәр кеше утыра икән.
— Соңга калып килгәнсез, иптәш Яруллин. Күрәсез, буш урын юк, — диде Таһиров.
— Миңа урын кирәкми, Сабит ага. Мин аягүрә укырга да риза,— дип кыюсыз, ләкин өметсезлеккә бирелмәскә тырышып әйтте Әхмәт. Ди-ректорның икеләнебрәк, ризалык бирәсе килмичәрәк торганын күреп:— Октябрь урталарына хәтле генә түзәрмен әле, — дип тә өстәде.
Газизов, язуын бүлеп, аңа текәлде. Егетнең сөйләшүенә сәерсенебрәк, бер мизгел баш чайкап торгач сорап куйды:
— Аннары китәрсезме?
— Мин китмәсәм, китүчеләр булыр...
Яруллинның сүзе рас килде. Ике ай дигәндә унлап укучы мәктәпкә йөрми башлады. Аңа, урынсыз укучыга да, урын табылды. Ләкин укый
У
7
башлаганчы ук аттестат дәгъвәләгәи егет, беренче атналарда, оясыз калган сыерчык кебек урыннан-урынга күченеп йөрүенә дә сукранмыйча, дәрт белән укыган Әхмәт, класста иң сүлпәннәрнең берсе булыггчыкты. Сигез ел буе заводта эшләгән, гади эшчедән мастер булып күтәрелгән кеше механика-электр дигәндә теорияне биш бармагы кебек белергә тиеш бит. Ә Яруллин өчен физика иң авыр фәннәрнең берсе иде. Укыганын аңламады, ә җавап биргәндә, фикере, песи тәгәрәтеп уйнаган йон йомгагы кебек, очларын тапмаслык булып чуалды. Ул, аңлаешсыз сораулар ешлыгын этенә-төртенә ерып чыгарга тырышса да, үч иткән кебек, урта бер җирдә көрмәкләнеп кала иде. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, бер көнне физика дәресендә йоклап та китте тагын.
Газизов каты бәрелде аңа:
— йокы туйдырырга килдегезме, дәрес тыңларгамы?—диде.
Бик тә авыр һәм башкалар алдында оят иде бу сүзләрне ишетү. Әхмәт бүртенде, тупас кына:
— Миһербансыз кеше сез, Кадыйр абый, — диде.
Классташ иптәшләре Әхмәтне шелтәләп:
•— Юкка гына каршы дәштең...
— Күр дә тор, биетәчәк ул сине.
— Башың белән стена җимерсәң дә, өчтән ары китә алмассың, — ди-ештеләр.
Газизов исә бу хәлне класс җитәкчесенә сөйләде. Аннары аңа:
— Әдәбияттан ничегрәк килә?—дип сорау бирде.
— Уртача, — диде Разия.
— Балласт!—дип өзеп кенә әйтеп куйды Газизов.—Педсоветка куярга, саубуллашырга кирәк бу егет белән.
Яруллин турында Батыршина үзе дә уй йөрткәне бар иде барын. Ләкин мәсьәләне ул кадәр үк каты куярга исәбе юк иде.
— Бу тип укыр өчен түгел, завод коллективы каршында базарын күтәрәсе килеп кенә чалбар туздыра, Разия Зәйниевна, — диде укыту бүлеге мөдире һәм, Разияиең дулкынлауына аз гына да игътибар бирмичә, дәвам итте:—Химия, тарих фәннәрен көч-хәлгә алып бара, алгебра белән геометриягә теше үтми, физиканы, гомумән, өйрәнми.
— Бәлки алай ук каты бәрелмәскәдер, Кадыйр абый, ул әле... — дип сүз башлады Разия һәм тотлыгып калды: «Ул нәрсә эшли алыр? Өмет итәр җир юк бит, юк...»
— Мин сезне аңлыйм, Разия, сезнең классның абруен төшерәсегез килми.—диде укыту бүлеге мөдире акрын тавыш белән.
Разия дәшмәде.
-г- Ләкин,—диде Газизов кырт кисеп, — безгә аерым класс турында түгел, бөтен мәктәп турында уйларга кирәк.
Разия аңа ни дип җавап бирергә, бу эшне ничек аңларга белми аптырап калды. «Мәктәп даны диме? Ә кешенең язмышы?..»
2
Киңәшмәдә сүз кыска булды. Газизов, бик тәфсыйллап аңлатмый 1ына, Яруллин ише кулыннан эш килмәс, ягъни укуга сәләтсез кешене сан өчен генә мәктәптә тотуның кирәге булмавын әйтте. Аның дәрестә йоклап утыруын да, каршы дәшүен дә искә алды.
— Яман телле егет!—диде. — Булыр булса, өч ай дәвамында ни дә булса куандырыр иде инде, — дип тә өстәде.
Яруллиниың уку язмышы шулай яр читенә терәлеп калды.
...Эшләп укуның ни икәнен Разия яхшы белә иде. Үзе читтән торып укыды ул. Белем алу хакына яшьлек дуамаллыгын йөгәнләде. Юк вакы-
г
8
тын бар итеп консультацияләргә, китапханәгә чапты. Башка-бүтәннәр ял көне дип шәһәр читенә ашыкканда, ул, китап алып, шәһәр бакчасына йөгерде. Сынауларга хәзерләнгәндә кышкы озын төннәрнең күбесен йокысыз уздырды. Үзе, каклаган балык кебек саргаеп калса да, бирешмәскә, укуын тәмамларга тырышты. Аны үгетләп: «Укы-укы!» — дияр кеше булмады. Әтисе сугышның беренче көннәрендә үк һәлак булды, әнисе 1943 елның җәендә Украина урманнарында калды — партизаннар отрядында санитар иде ул. Разия үзенең киләчәген үзе кайгыртып, яшьтән үк тормышның әчесен-төчесен татып үсте, бирешмәде. Әхмәт тә, анын шикелле үк башкалар да, әгәр аларның укуларын дәвам иттерергә бүген генә мөмкинлекләре булган икән, элегрәк аларга нинди дә булса матавык комачаулагандыр. Менә шуннан соң инде сиңа: «Көчең җитмәс йөкне тартма, акыллым, бүсерең кузгалыр!» дисеннәр дә арка борсыннар.
«Моны ничек аңларга? Шунысы аяныч, Яруллинны яклап сүз әйтергә мөмкинлек юк. Ул дәресләрен дә калдыра, контроль эшләрен дә тиешенчә эшләп китерә алмый».
Педсовет Әхмәткә кисәтү ясарга, булыр булса, тагын бер ай срок бирергә дигән карар кабул итте.
— Аннан күз күрер, — диде директор...
Ә атна-ун көн узгач...
Беркөнне Батыршина, дәрес вакытында коридорда өймәкләшеп, үзара ни турындадыр бәхәсләшеп торучы өч укучысын күреп, аптырап калды. Башта дәрескә соңга калганнардыр дип уйлаган иде. Ләкин араларында Әхмәт тә бар, ул бит беренче дәрескә үк килгән иде инде.
— Ни булды? — дип. гаҗәпсенеп сорау бирде Разия.
— Укытучы куып чыгарды, — дип җәберсенеп җавап бирделәр аңа. «Нигә әдәпсезләнәләр соң болар?» — дип уйлады Разия.
— Ничек әдәпле булып кыланасың ди, Разия Зәйниевна, — дип кай-нарланып пышылдады автобаза диспетчеры Михайлов. — Бәхәс купты. Сөйләргә тотынса, рульне төрле якка боргалый башлый — кая куалаганын аңлавы кыен. Ә үзе: «Аңгыра сарык кебек авыз ачып утырасыз, берни аңламыйсыз!» — дип хурлый...
Тегү фабрикасы бухгалтеры Панов, Михайлов сүзен куәтләп:
— Тактага дүрт-биш формула язып куя да берсеннән икенчесенә си- кергәләп сөйләргә керешә. Тыңлыйбыз—дебет-кредит бутала, баланс чыкмый. Алай күңелле түгел бит, — диде.
«Аңгыра сарыклар! Яман телле егет!..» сүзләрен каян уйлап тапкан?..
Икенче көнне Батыршина физика дәресенә кереп тыңлап утырды.
Дәрес гадәттәгечә бара иде, билгеле. Газизов җирнең магнит кыры турында сөйләде. Үзе болай дөрес, хәрефен хәрефкә җиткереп аңлата кебек. Әмма Разия, ничек кенә тырышмасын, магнит полюслары ни өчен географик полюслардан авышрак булуын аңлый алмады. Фарадейнын токлы һәм токсыз үткәргечләр белән ясаган тәҗрибәләренең дә мәгънәсенә төшенмәде ул...
Сүз юк, Газизов үз фәнен яхшы белә. Аңа ни әйтергә? Батыршина- ның әле «педагогик системасы» да, укучылар белән мөгамәлә йөртүдә тәҗрибәсе дә, ун ел эшләгән икенче бер укытучыга акыл өйрәтергә хакы да юк. Димәк...
Шулай да дәрестән чыккач, ул Газизовка күңелендә барын ачык әйтте.
— Дәресегезне аңламадым, Кадыйр абый, — диде.
Аны укучыларның йөзләренә шундый пычрак ыргытуы, аларны тиеш-сезгә хурлавы өчен шелтәләде. Укыту бүлеге мөдире аңа, ничектер, мыскыл иткәнсыман, күзләрен кыса төшебрәк карады, ләкин ни дип тә әйтергә өлгермәде, аны директор кабинетына чакырдылар.
9
3
Үзбаштан уйга килеп, аягүрә басып укырга да риза булып инәлеп кергән кешенең укуын болай тарта-суза гына алып баруы сәер иде. Кайберәүләр юләрсенеп: «Баш түбән әйләндерәбез дә, өслесен биш итәбез аны», — диләр, икенчеләре эреләнеп: «Без сезнең билгеләрегез хакына түгел, белем алыр өчен укыйбыз!» — дип кенә җибәрәләр,— төрле кеше, төрле холык. Яруллин исә тегеләренә дә, боларына да охшамаган. Ул: «Хәлемнән килгәнчә азапланам инде», — ди. Үзе мескенләнми, карышып: «Сезнең эшегез юк!» — дип тә чәпчеми, укытучыларны да гаепләми. Хәтта Газизов турында да:
«Кулыннан килмәсе рас булса, укытырга рөхсәт бирмәсләр иде», — дип кенә фикер йөртә.
Нинди кеше? Аңа ни комачаулый? Сәбәпсездән болай җәберләнер идеме кеше?
— Сез аның белән яхшылабрак кызыксыныгыз әле, — дип киңәш итте Разиягә директор.
Батыршина Яруллиииарның фатирларына барырга җыенып йөргән көннәрнең берсендә, аның янына ул әлегә хәтле күрмәгән бер кыз килде. Сәлимә исемле икән, — Сәлимә Гафурова, врач.
Ул укытучылар китеп беткәнне көтеп алды һәм, бүлмәдә икәүдән-икәү генә калгач, күптән таныш кешесенә әйткәндәй, гади генә итеп:
— Сезгә сүзем бар, Разия, — диде.
Разия бер дә гаҗәпләнмәде, юк. Үзенең егерме алты яшьлек гомерендә аңа төрле кешеләр белән очрашырга туры килде. Ул Сәлимәгә диваннан урын күрсәтте, үзе дә аңа янәшә барып утырды. Сәлимә, үз өендә- гечә, иркенләп, кулларын күкрәгенә кушырып куеп утырды да бүлмәгә күз йөртеп чыкты. Аксыл түгәрәк йөзе аңлаешлы, ачык: уйланса — зәңгәр күзләрен бер ноктага текәп, алсу иреннәрен кысып утыра; шатланса, канәгатьлек белдерсә — елмаеп куя; күршесенең сүзен ошатмаса, ачуы килсә — кашларын җыера, сикерткәләп ала. Өстенә зәңгәр йон күлмәк кигән, билен күлмәге кебек үк пөхтә генә бәйләгән йон пута белән буып алган — анысы алсу төстә.
Сәлимә колакларына ишелеп төшкән чәчләрен артка сыпырды, күлмәк изүен чишеп җибәрде. Сүз югында сүз булсын дигәнсыман, үзенә врач буларак командировкага еш барырга туры килүен, шуның аркасында Яруллинга булыша алмавын сөйләде. Ул кемем буламы? Бала чактан бергә үскән якын дус. Бер мәктәптә укыдык, әйе, бер партада утырдык. Зирәк малай иде. Булдыклы егет. Бар уе әтисенә охшап, көчле рухлы кеше булуда. Әтисе кем булып эшлиме? Эшләми ул, сугышта вафат булды. Әхмәт заводта мастер булып эшли. Ул хакта беләм, дисезме? Аның быел Румыниягә барып кайтуын да беләсезме? Юк? Мәскәүлеләр белән бергәләп, яңа эшли башлаган бер заводта ай ярым булып кайтты. Эш тәҗрибәсе белән уртаклашып... Бусы сезгә яңалык дисезме? Билгеле, сезгә бит аның нинди булуы хәҗәт түгел, ничек укуы хәҗәт.
Сәлимә акрын тавыш белән, ачуланмыйча, шелтәләмичә генә, үз ба-шыннан узган хәлне искә алып сөйләгәндәй, тыныч кына сүз йөртте. Ләкин шунда ук баш чөйде, Разиягә үпкәле караш текәп:
— Ә сез биредә педсовет җыеп тикшерәсез икән, — диде һәм үтенүле тавыш белән өстәде: — Үзенә әйтә күрмәгез тагын! Юкса... бөтенләй сөй-ләшми башлар. Адвокатларны сөеп бетерми ул.
Разия:
— Аңлап җиткермибез аны... ул ниндидер... — дип сүз башлаган иде дә тотлыгып калды.
Сәлимә үзе бүлгән фикерен дәвам итеп:
— Сезнең кисәтү ясавыгыз файдага булды, дип уйлыйсызмы? Нинди файда! Аңа кисәтү түгел, ярдәм кирәк, — диде.
10
— Билгеле. — диде Разин. Әллә аның белән килешүен белдерде, әллә икеләнүе булды — моны үзе дә аңлап җиткермәде ул.
Сәлимә китәргә җыенып торды, пальтосын киде. Инде ишек тоткасына ябышкач. Разингә ялварулы карашын текәп:
— Укудан өзелеп торганына тугыз ел бит аның. Укуы авырга килә,— диде дә тиз генә чыгып китте. Инде ишек артында аның: «Хушыгыз!» дигән тавышы ишетелде.
...Разинне Әхмәтнең әнисе, илле биш-алтмыш яшьләрендәге ачык, яшь чырайлы, чал чәчле карчык — Хәтирә әби каршы алды. Разин үзенең кем булуын, ни өчен килүен әйтте. Хәтирә әби үзенең вакытсыз исәптән төшеп калуыннан, ягъни авырып китеп пенсиягә чыгуыннан зарланып алды. Сүзгә кереп, дөнья хәлләрен сөйләшеп утырдылар.
Өчәү генә яшиләр икән. Улы һәм кызы белән.
— Болай да мәшәкате җитеп арткан иде, инде укуга бирелде. Әтисе дә вафат булгач, мин дә авырып киткәч, тормышның бар авырлыгы аның өстенә төште. Сеңелесенә унҗиде тулды — техникумда укый. Әллә ул эшкә башлаганчы сабыр итәмсең, дигән идем, — «Ике генә ел калды бит. Кая ул. болай да укуны оныта башладым инде. ди. Нәрсәгә генә барып тотынмыйм — бар да минем өчен яңалык», — ди...
Разия. Хәтирә әбинең шулай ачык күңелләнеп, бар уй-серләрен сөйләп бирүен тыңлап утыра торгач, үзенең беренче килгән-күргән кешеләрнең тормыш ваклыкларына колак салуыннан тарсынып кызарынды. Хәтирә әби. үз нәүбәтендә, аның каршында уңайсызланды. «Мәктәптән килеп хәл белешәләр икән. Әхмәтнең укуында җае-көе юк инде, күрәсең. Ничек булсын соң ул җай? Бүген дә әнә сеңелесе Наҗия заводка, аңа әбәт илтә китте».
— Ашап бетергәнен үз күзең белән күреп кайт. Югыйсә ул. китергән әйбереңне бөтәрләп кесәсенә тыгар да тагын кичкә хәтле ач йөрер, — дип кисәтеп җибәрде аны Хәтирә әби. Шулай димәс иде, белә: Әхмәт башкалар шикелле җай белән генә эшләүче түгел. Әйе. Әнә инде укуын да булдыра алмый икән...
Разия як-ягына күз салды. Стеналарга челтәр-мазар эленмәгән, чиста вак чәчәкле зәңгәр обой ябыштырылган. Ике тәрәзә арасында кечкенә көзге, комод. Комод белән көзге арасына сырлы рам эленгән. Рамга...
Разия урыныннан торды, бүлмәдәге тынлыкны бозарга курыккандай, акрын гына атлап якынрак барды. Рамга кулын сузып хәрәкәтсез калды һәм аңа озак, бик озак карап торды. Аннары кисәк кенә, нидер исенә төшеп, дерелдәвек тавыш белән сорап куйды:
— Кем рәсеме бу, Хәтирә әби?
— Шакир абзац... Әхмәтнең әтисе, — диде Хәтирә әби. — Сугыштан кайтмады.
— Ул... әни әйткән иде... әйе, ул.'...—дип буталчык сөйләнде Разия.
Хәтирә әби аңа аптырап калып, ни булганын белми гаҗәпләнеп карады. Хәтта Разия чыгып киткәндә, аның белән саубуллашырга да онытты.
4
Дәресләр беткәч тә Разия укытучылар бүлмәсенә ашыкмады.
Уньшчы «А» классы бушап калган иде инде. Тик иң арткы партада гына Әхмәт, бик күңелсез кыяфәттә, дәфтәрләрен гәзиткә төреп утыра иде.
Батыршина класска керде.
«Бу егет чынлап торып мәлҗи башлаган ахры», — дип уйлады ул аңа карап, ә аныц үзенә:
— Геометриядән өйгә бирелгән эшләрне башкармагансыз, ни булды сезгә? — диде.
Яруллин иңбашын тартып куйды, класс җитәкчесенең болай көн саен
11
талкый башлавы юкка гына түгел: директор сүз кузгаткандыр. Тагын мәктәптән куу турында искәрмәгәйләре.
Әхмәт ни дип тә җавап бирмәде. Юк, класс җитәкчесе аның кичә өч минут та буш вакыты булмавын, ике смена рәттән заводта ятуын белми, белергә дә теләми. Белмәсә тагын, пычагыма хәҗәт белүе.
Яна станокларны монтажлау вакытында геометрия башка керәмени? Цех начальнигы: «Мәктәпкә соңга калма, бар, синнән башка да урнаш-тырырбыз»,— дисә дә, цехтан китмәде ул. Ничек китсен? Станоклар аның участогына куелды бит. ЛАенә шуңа күрә геометрияне кулга алырга вакыт булмады. Нигә, укуга сылтап аңа үз эшенә кул селтәргә идемени? Юк, бу беркатлылык, гамьсезлек булыр идё. Юк, аңламый Батыршина эшләп укуның күпме мәшәкать тудыруын. Эшеңдә чатаклыклар да бул масын, дәресләреңне дә калдырма, әни карчыгың, сеңелләрең — барын да уйла, аларны да кайгырт — барысына да бер баш бит ул, бер Әхмәт. Көндезен эштә, кичен укуда, өйгә кайтып кергәч тә нәрсәгә барып тотынырга, кемгә нәрсә әйтергә белмисең.
— Вакыт җитми, Разия... Зәйниевна, — диде Әхмәт һәм башын иеп, кесәләрен капшанырга тотынды, көрсенеп куйды. — Бәлки... эшне ташларга, әнине, сеңелләрне онытыргадыр? Әти вафат булганнан бирле болай да күрәсен күрделәр, түзәсем түзделәр инде алар...
Разия кызарынды, чигә чәчләрен сыпырып куйды.
— Мин онытырга димим. Укуыгыз турында сөйлим.
— Безнең шикелле бәрелә-сугыла яшәргә туры килмәгән күрәсең сезгә, — дип ачынулы әйтеп куйды Әхмәт.
Разия иренен тешләде, кырыс кына:
— Мин ятим үстем... ун яшемнән укыдым... эшләдем дә...—диде.
Әхмәт каушый калып кызарынды, оялып янга борылды. Разия башка ъи дип тә әйтмәде, класстан чыгып китте.
Укытучылар бүлмәсеннән Газизов чыкты. Ул Разияие күреп баш какты һәм коридор буйлап килүче Яруллпнга ишарәләп әйтә куйды:
— Сүзегез үтемле булды. Разия Зәйниевна: егет теше-тырнагы белән тырыша. Ләкин мәгънә күренми... Әйе. Укуын ташларга да исәп итә бугай. Аңламассың...
Разиянең зәңгәрсу күзләре тоныкланды, гүя аларны яшь элпәсе сарды.
— Сез аңламыйсыз аиы, Кадыйр абый,—диде Разия, уйчанланып, һәм коридор буйлап ашыкмый гына, салмак кына адымнар белән китеп баручы Әхмәт артыннан карап калды.
— Сез аны электән дә белә идегезмени?
— Белә идем. Моннан унҗиде еллар элек, — диде Разия акрын тавыш белән һәм, шулай булуына үкенгән кебек, күңелсез генә өстәде: — Ә ул белми... ДАиңа бер туган абыемнан да якын кеше икәнен белми Аның әтисе безне үлемнән коткарып калды. Мин яхшы хәтерлим. Кичә аларда булган идем... Шакир абзыйның рәсемен күрдем. Әтием белән бергә хезмәт иткәннәр...
Алар урамга чыктылар.
Батыршина аңа Сәлимәдән ишеткәннәрен, Яруллин турында белеп өлгергәнен барысын да, хәтта Ватан сугышы елларында булып узган фаҗигале хәл турында да сөйләп бирде. Белсен, ишетсен бу миһербансыз, таш йөрәкле кеше Яруллинның кем икәнен.
5
...1941 ел. Ватан сугышының беренче көннәре иде.
Чик буендагы нарат урманына урнашкан кечкенә гарнизон котырынып һөҗүм иткән дошман отрядларын өч сәгать буена тоткарлап торды һәм артка, көнчыгышка чигенә башлады.
12
Дошман ике флангтан да алга узды. Анда, алда, чиста күк гөмбәзенә кара_ төтен ургыла, дошман артиллериясе гөрелди иде инде.
Капитан Батыршин хатыны һәм тугыз яшьлек кызын СУГЫШ башланыр минутларда гына йөк машинасына утыртып тылга озатты.
Шофер, сикәлтәләр очрыймы, чокыр-чакыр туры киләме, карап тормады. машинасын тәкатьсез куалады. Ана әле кире әйләнеп кайтырга, чигенә башласалар, аларга, гарнизончыларга, ярдәмгә өлгерергә кирәк иде.
Разия, капитанның кызы, алсу тасма кушып үргән нәзек чәч толымнарын, төшеп калмасыннар дип курыккандай, чытырдатып учына кыскан, икенче кулы белән әнисен муеныннан кочып алган, куркуыннан агарынып калган иде.
— Әтием, әти!—ди ул калтыравык тавыш белән. Әнисе Нәсимә аны башыннан сыйпады, юеш чигәләреннән үбеп тынычландырырга тырышты:
— Елама, кызым... бәлки... елама, — диде. Ә үзе көнбатыштан күзен алмый, чәчләре тузгыган, йөзендә тирән борчылу катыш нәфрәт сизелә иде.
Аларны озата баручы, зур гәүдәле, киң җилкәле кызылармеец янәшә утыра, дәшми-сөйләшми, тик әледэн-әле кабинага шакып:
— Куала. Михась, куала, кадерлем! — дип үтенә.
Кояш ерак урман өстенә күтәрелде. Аның аксыл нурлары куе каенлыклар арасыннан үтеп юлга төшә. Үлән яфракларындагы чык бөртекләрендә уйный.
— Куала. Михась, бәлки өлгерербез...
Дөньяда ни башланганны белеп өлгергән күгәрченнәр якында гына туп гөрселдәгән тавыш ишетеп пыр тузалар.
Михась куалый. Нәүмизләнеп калган, халык ташлап киткән хуторлар аша. вак наратлыклар, алма бакчалары яныннан выжлап очып уза. Табигать әле үзгәрмәгән, ана сугыш сөреме тимәгән. Биек топольләр, бәхетсезлек килгәнен сизгәндәй, акрын, уйчан тавышланып, июнь җилендә, иртәнге салкын җилдә яфрак шыбырдаталар.
Нарат урманына сыенып утырган кечкенә хуторны чыккач та аларга ике бала җитәкләп юл кырыенда басып торучы бер карчык очрады. Алар, өчесе бергә баскан көе, машина килеп җиткәнне көтеп алдылар, ләкин кул күтәрмәделәр.
Михась машинасын туктатты.
— Утырыгыз!
Карчык аңа сүзсез генә карап куйды. Аның күзләрендә тик нәфрәт чаткысы гына очкынлана иде.
— Иптәш Яруллин, әйберләрен алыгыз, зинһар.
Ләкин карчык әйберләрен дә бирмәде, үзе дә машинага утырмады.
— Китәргә?.. Кая? Станциядә немецлар инде... — дип сөйләнде ул. Шул минутта ук урман ягыннан автоматлар тырылдаган тавыш ишетелде.
'— Килеп җиттеләр, ләгънәт яугырлары!—дип кычкырып җибәрде карчык һәм таләпчән тавыш белән:
— Әйдәгез! — диде дә якындагы ермак ягына ашыкты.
Хутор ягында мотоцикллар тырылдый башлады.
— Шакир! Капитан боерыгын үтә. Син алар өчен башың белән җавап бирәсең, — диде Михась, Яруллин белән янәшә, чокыр кырыена ятты һәм кызын җитәкләп ермакка төшеп баручы Нәсимә ягына баш изәде.-— Ашык!
Ермак төбендәге тар сукмак буйлап абына-сөртенә атлаучы Нәсимә әле артына борылып күз сала, әле як-ягына карана. Ул кызын кулына алган. Разия, немецлар килеп җитә дигәч, куркуыннан хәлсезләнеп калган иде.
Шакир бер-ике сикерүдә аларны куып җитте һәм туктап тормый гына Разияне үз кулына алды. Борылышка җиткәндә аларны көтеп торучы
13
карчык күренде. Нәкъ шул минутта баш очыннан пулялар өере очып үтте: «Взик-взик!> Немецлар ермакка төшә башладылар.
— Йөгерегез!—диде Шакир, Разияне әнисенә тапшырып: кыз ипкә килгән иде инде. — йөгерегез! Ничек тә тоткарларга тырышырбыз. Менә, — диде ул Нәсимәгә фоторәсем сузып.—Исән калсагыз тапшырыгыз, адресы язылган...
... Гарнизонның соңгы сугышчысы икенче көн таң алдыннан һәлак булды. Капитан Батыршин да, аның кыю сугышчылары да чолганыштан чыга алмадылар. Фашизмга каршы булган канлы көрәшнең беренче корбаннарының нурлы истәлеге генә калды, җыр булып гасырларда яңгырар даннары калды.
6
Хәтирә әби кухня ишегеннән баш тыгып бер-ике тапкыр алгы бүлмәгә күз салды да ахырында түзмәде, улының киптергеч эзләп дәфтәрләрен актаргалап торган чагында бүлмәгә кереп, шелтәле тавыш белән:
— Ял ит инде бераз. Кыяфәтең калмады лабаса, — диде. Улы, кома-чауламагыз әле, дигәнсыман, кул селтәп яңадан яза башлагач, тавышын күтәрә төшеп: — Бәйрәм җитә. Кәстүмеңне ясатыр булсаң, мастерскойга барып кайт, — дип исенә төшерде.
Әхмәт, бер сүз дәшмәстән, өстәл яныннан торып китте. Борчулы кыяфәт белән ишекле-түрле йөренә башлады. Хәтирә әби аңа карап авыр көрсенеп куйды. Кыргыйлана башлады бала. Әйе. бишкә ярылырга җитешеп йөри торгач, ничектер чорсызлаиа, шөкәтсезләнә башлады...
Хәтирә әби кухня якка чыкты.
Әнисенең һәр даим борчылу сиздереп әнә шулай көрсенүе Әхмәтнең күңелен кыбырсыта иде.
— Бәйрәм качмас, укуны карарга кирәк,—диде ул, беравык уйланып торганнан соң.
— Кара инде, кара,—дип тавыш бирде Хәтирә әби кухня яктан гына торып. Аннары гадәти тавыш белән искәрде: — Алайса анда-монда чыгып китмә. Өчпочмак пешерәм.
— Өчпочмак? Әйе. Өчпочмак... күппочмак. Наҗия!
Күрше бүлмәдән Әхмәтнең сеңелесе, озын чәч толымнарының очларын тузгакландырып күкрәгенә салган, аксыл тулымса йөзле Наҗия чыкты.
— Син октаэдрның күләмен ничек табарга икәнен беләсеңме?
— Нәрсә соң ул октаэдр?
— Менә сиңа өчпочмак... сигез кырлы күппочмак.
— Онытканмын.
— Беренче дәрәҗә тигезләмәләрне дә оныттыңмы?
— Нәрсәсе аңлашылмый соң?
— Ничек аңларга: тигезләмәнең тамыры булмый, мәсьәлә чишелми?
— Әллә тагын...
— Сәлимәне очратканың юкмы, , кайтмадымы икән? — диде Әхмәт, сеңелесенең сүзен бүлеп.
— Юк. Иртәгә мәктәпкә баргач сорарсың әле, ник җәфаланып утырасың соң?
Әхмәт каш астыннан гына сөзеп карады да тамак кырып куйды. Аннары дәфтәрләрен бөтереп чалбар кесәсенә тыкты һәм ашыгып киенә башлады.
— Сабит ага янына барып килим әле...—диде ул үз-үзенә сөйләнеп.
Хәтирә әби:
— Улым, әйдә юын, өчпочмак ашыйбыз... — дип кухнядан чыкканда Әхмәт Университет урамыннан менеп бара иде инде...
Әхмәт директор янында сәгать ярым чамасы булып чыкты.
14
Сабит ага аңа белмәгәннәрен аңлатып бирде, өстәмә консультацияләргә йөрергә тәкъдим итте.
— Сигезенче, тугызынчы класс программасын кабатларга туры килер. Оныткансыз. Шуңа буталасыз, — диде ул...
Оныткан... Директор дөрес әйтә, билгеле" Сигез-тугыз ел эчендә оны-тылган нәрсәләр бик күп. Элек укыганнарны да яңадан өйрәнергә кирәк. Ә вакыт? Тәүлекне икеләтә арттырырга иде... Ләкин укырга кирәк. Әйе... Кем әйтә Яруллин укуын ташларга җыена дип? Батыршинамы? Газизов- мы? Сабит ага мәзәкчән кеше, шулай да:
— Укуыңны ташларга йөрисең, диләр. Дөрес булса, бел, башыңда бер бөртек чәчеңне калдырмам, — ди. Үзе көлә. Әйе, дөрес әйтә ул. Сишәмбе көннәрне, укулар булмаган көннәрдә, консультациягә чакырды. Йөрергә кирәк. Вакыт җитми икән, йокы исәбенә, ял исәбенә бер-ике сәгать өстәргә кирәк. Шунсыз булмас...
7
Дәресләр беткәч тә, укучылар, укытучылар бергә төркем-төркем булып шәһәрнең төрле ягына таралышалар.
Яруллин мәктәптән химия укытучысы'Садыйков белән бергә чыкты.
— Батыршинаны көтәсезме? Сез бер кварталда торасыз бугай... Көтик алайса...
Алар папирос кабыздылар. Садыйков бая әйткәннәренә ялгап сорау бирде:
— Разия Зәйниевна сезнең белән сөйләшкәне юкмы?
— Юк, — дип, гаҗәпсенеп кенә җавап бирде Әхмәт. — Әни белән сөйләшеп киткән бугай. Ә минем белән... Ни хакта сөйләшсен ул?..
— Чынлап та, нигә сөйләшеп торырга, тотарга да колагыгызны гына борырга кирәк сезнең. Укуыгызны ташларга исәп итәсез түгелме?
— Минме? Уйлаганым да юк...
— Мин дә аптырый калган идем шул. Бирешмәгез...
Пальтосын төймәли-төймәли Батыршина чыкты.
— Ялган икән, Разия Зәйниевна. Гайбәт сүз генә,—диде Садыйков аны күреп һәм икесе белән дә саубуллашып китеп барды.
Разия белән Әхмәт җәяүләп кенә киттеләр. Үзәк урамга борылгач, Әхмәт әйтә куйды:
— Ә мин сезнең мондый икәнегезне белмәгән идем.
— Нинди?
— Шундый инде... минем бит зарланып йөргәнем юк... хәтерем ял- гышмаса.
— Минем дә сезне җәлләргә исәбем юк. Мескеннәрне җенем сөйми.
— Кем соң мескен?
— Әйтик, сез...
Разия тотлыгып калды. Нигә аңа вәгазь укырга? Нигә кеше тормышын тикшерергә?
Ул тагын аларның фатирларын күз алдына китерде. Өстәл өстендә ачык калган дәреслек, дәфтәрләр ята иде. Сеңелесе дә, әнисе дә аларны хәтта урыннарыннан да кузгатмадылар. Беләләр, аларны Әхмәт шулай калдырган. Ул эштән кайтып кергәч тә, кирәк җирен эзләп юаиырга вакыт әрәм итми генә, мәктәпкә киткәнче, унбиш-егерме минут утырырга исәп итеп шулай калдырган. Әнисе, сеңелесе ут йотып: «Соңга калмагае»,— дип сәгатькә генә карап торалардыр, вакыт җиткәч тә: «Бераз капкалап ал!», — дип аш китерәләрдер әле. Разиягә алай иркәләнергә туры килмәде, юк. Апасы, — әнисенең сеңелесеи ул апа дип кенә йөртә иде, — үч иткән шикелле, ул дәрес хәзерләргә утыргач та, радионы сөйләтә, я нәрсәдән дә булса зарланып йөри башлый.
— Җаның булса, әзрәк йорт эшләрен карар идең,—дип талкырга керешә. Кая инде сиңа аш-су хәзерләү. Ахырында Разия түзмәде: «Ач тамагым,
тыныч колагым»,—диде дә тулай торакка күчеп китте. Менә ничек укырга туры килде. Разия чыдам иде, үзен кызганмады. Үзен кызганмаска өйрәнеп үсте ул. Эшендә дә алда булырга, төгәл, пөхтә эшләргә, укуын да башкалардан яхшырак укырга тырышты. Шуңардан үзенә горур шатлык тапты. Бу шатлык аңа яңа дәрт өстәде, ул ару-талчыгудан көчлерәк иде.
Әхмәт шундый кеше түгелмени?
— Тәртә арасына кергәч, тарта алмыйм, дип зарланып йөрмәгез, — диде ул аңа.
— Ә мин зарланмыйм. Безнең нәселдә андый мескеннәр булмаган, — диде Әхмәт аңа каршы.
... Ул Разияне капка төпләренә чаклы озата барды һәм ашыгып кайтып китте. «Ничек тузына!» Укытучы имеш, дип уйланып алды Әхмәт капкадан кергәндә һәм шып туктап калды. Гомердә булмаганны. Разия бүген аның белән кул биреп саубуллашты, гадәтенчә коры гына: «Хушыгыз!» димәде, ә ягымлы тавыш белән: «Хәерле төн, Әхмәт!» диде бит. Бу ни дигән сүз?..
Яруллин «аякка басты». Уку елының соңгы атналарында Кадыйр Газизов булып ул да аның турында фикерен үзгәртте.
— Гаҗәпләнәм: ничек ул беренче айларда алпан-тилпән йөрде икән? Мин, тыгымса акыллы, таркау фикерле бу, дип кул куярга җыенган идем, ә ул... Унынчы «А» классында физиканы аңардан да нигезлерәк аңлап өйрәнүче юктыр, — дип сөйләнә башлады.
— Ул әле һаман да өстәмә консультацияләргә йөри.—дип мәгънәле елмаеп сүз ката иде директор. Укыту бүлеге мөдире, Сабит ага да бу хәлгә гаҗәпләнә дип аңлап, аның бу сүзләр белән «Кешене аңларга, кем икәнен танырга кирәк шул. Ә сез беренче көннәрдә, булдыксыз егет, дип шәрран ярдыгыз!» диюен сизенмичә, дәртсенеп:
— Тоташтан биш, тоташтан! Сез, иптәш директор, тригонометриядән салынкырак килә дисезме? Шулай да бишле куегыз ... аттестатка бишле чыксын, — дип үтенә.
— Комиссия ни әйтер, — ди аңа Сабит ага.
Сынаулар беткәннең икенче көнендә Газизовка чакыру кәгазе бирделәр. Батыршина туйга чакыра иде. Кадыйр, күзләрен кыскалап елмаюы белән үк бу шатлыкны уртаклашырга куанып риза булуын сиздереп, Разиягә ике кулын сузды.
— Котлыйм сезне, Разия!
— Рәхмәт, Кадыйр абый!
— Тигез гомер итегез!..
Разия көлеп җибәрде. Газизов аңа аптырый калыбрак карап куйды һәм чакыру кәгазенә күз йөртеп чыккач кашларын сикерткәләп алды:
— Сезнең туегыз түгелмени? Биредә Сәлимә белән Әхмәт диелгән... берни аңламыйм.
— Аңламас нәрсә юк, Кадыйр абый. Туганым өйләнә. Абыем...
— Нинди абыегыз?
— Яруллин. Мин сезгә сөйләгән идем ич, хәтерлисездер?
Газизов баш какты.
— Рәхмәт чакыруыгызга! — диде ул һәм кабаланып чыгып китәргә жыеиды. — Нинди бүләк алырга соң? Андый-мондый гына батмас, кешеләре... кешеләре бит...
Икенче көнне Яруллин аттестат алырга килде. Газизов аңа бу зәңгәрсу кәгазьне үзе тапшырды.
— Менә путевка, менә ике кулым! — диде ул һәм Разиягә карап, булган бөтен күңелсезлекләр өчен гафу үтенгән төс белән өстәде:
— Мин аңа бу аттестат белән бергә икенчесен дә тапшырыр идем... Кешелек аттестаты. Нигә, дөрес түгелмени, иптәшләр?! Яруллин кебекләр өлгереш аттестаты гына түгел, кешелек аттестаты алырга да лаеклар. КөДле кешеләр бит!.