Логотип Казан Утлары
Публицистика

Г. КАМАЛ


(Тууына 80 ел)
Үзенең истәлекләрендә, гражданнар сугышы чорына тукталып, Г. Камал түбәндәге юлларны язып калдырган:
«Гражданнар сугышының кызган чоры. Деникин, Колчак һәм башка ак бандалар яшь совет иленә төрле яктан һөҗүм итәләр. Шуңа күрә дә мин, кыска әсәрләр (шигырьләр) язып, көннең кадагына сугып барырга тиеш идем. Ул вакытларда мин икешәр көн өйгә кайтмыйча, редакциядә кунып эшли идем».
Халык язучысы — трибуны булуы, тынгысыз характеры, чор һәм заман сулышы белән яшәве аның бу сүзләрендә бик ачык чагыла. Бу сыйфатлар язучының бөтен тормыш юлын характерлыйлар.
Д1ин сөямен халыкны, халыкны,
Хезмәт итәм ялыкмый, ялыкмый, — дип язуы белән Г. Камал бик хаклы иде. Аңа халык азатлыгы һәм бәхете, революция эше өчен чын йөрәктән яну хас. Шуңа да ул әсәрләрендә «көннең кадагына сугып барырга» омтылды, шуңа да ул вакыты белән артист та, рәссам да, журналист та булды, пьесалар да, хикәяләр дә, шигырьләр дә, тәнкыйть мәкаләләре дә язды. Шуңа да ул ялкынлы көрәшче буларак күз алдына баса.
Г. Камалның нинди генә әсәрен алып карама, аның заман сулышы белән нык бәйләнгәнен, «көннең кадагына сугуын» күрергә мөмкин. Язучының төрле өлкәдәге, төрле жанрдагы эшчәнлеге дә менә шушы заман ихтыяҗын нык тою белән бәйләнгән.
Г. Камалның драматург булып китүендә, авторның шәхси теләкләреннән, кызык-сынуларыннан бигрәк, заман һәм чор ихтыяҗына җавап бирү омтылышы ятуын күрүе авыр түгел.
Драманың һәр халыкта үз тарихы бар. Берәүләрендә ул тарих гаҗәп бай — мең еллар белән исәпләнә. Борынгы һинд шагыйре Калидаса драмаларының тууы, мәсәлән, безнең эраның бишенче гасырларына ук туры килә. Европада драма тагын да иртәрәк — мең ел элегрәк туган. Эсхил, Софокл. Аристофан һ. б. ның трагедия һәм комедияләре хәзерге драмаларның иң «карт бабалары» булып санала.
Татар әдәбиятында драма әдәби жанр буларак чагыштырмача соңрак — XIX гасырның ахырларында гына туды. Дөрес, халык авыз иҗатында җыр белән кара каршы әйтеп башкарыла торган уеннарны, диалогка корылган кече күләмдәге әсәрләрне үткән гасырларда ук очратырга мөмкин. Борынгы әдәби әсәрләрдә лә оста корылган шактый озын диалоглар формасы-бар. Әмма сәхнә таләпләренә чын мәгънәсендә җайлашкан, театр, артистларны күздә тотып язылган драма әсәрләре тик соңгы йөз елда гына туды.
Татар әдәбиятында Г. Камалга кадәр бу өлкәдә беренче буразналарны Г. Ильяса. Ф. Халиди кебек мәгърифәтчеләр салган иде инде. Әмма берничә тәҗрибә генә зур омтылыш, дәрт белән туып килүче театрны һич тә канәгатьләндерми. Г. Камалнын пьесалары менә шул яхшы пьесаларга сусаган театрның һәм театрга сусаган халыкның соравына җавап рәвешендә языла лар. «Халык һаман яцадап-яңа пьесалар сорый. «Уйнаш»ны да язып карыйм, «Дәҗ- җал»да языла, башкалары да. Труппа һаман да туймый», — дип яза Г. Камал бу турыда.
Г. Камал үзенең гади, халыкчан тел белән язылган, капиталистик чынбарлыкның череклеген сәнгатьчә тасвирлаган драма һәм комедияләрендә шул чорның алдынгы идеяләрен тирән чагылдырып, татар демократик театрының киң колач белән үсеп китүенә җирлек тудырды. Ул театрның тууын алкышлап каршылаучы гына түгел, ә үзе халык театрын иң актив оештырып йөрүчеләрнең, аның яшәве һәм үсүе өчен көрәшүчеләрнең берсе булды.
«Татар театрын нигезләүгә әсәр беләк генә түгел, киемнәрем, уеннарым белән дә күп кенә ярдәм иткән идем. Татар буржуасы моның өчен мине кырый гына какты. Ул байгуралар театрны үстерүгә ярдәм итү түгел, бәлки һаман без башлаган эшләрне сүндерергә тырышалар иде»,—дип яза драматург үзе бу көннәр турында.
Менә шуңа да Г. Камал бик хаклы рәвештә татар театрын нигезләүче классик драматург булып санала, татар драматургиясенең атасы дип исемләнә.
Г. Камалның әсәрләре тормыштан алып язылулары, халык тормышының төрле якларын күрсәтүләре, шул чордагы буржуаз мөнәсәбәтләрне Островскийча оста итеп гәүдәләндерүләре, Хәмзә кебек чи надан («Беренче театр»), Сираҗетдин кебек

явыз һәм хәйләкәр («Банкрот») бай-ме- щаннарның типик характерларын тудырулары, аларның халык карашы яктылыгыннан фаш ителүләре белән көчле.
«Безнең шәһәрнең серләре» пьесасының язылу уңае белән Г. Камал болан дип искә алып үтә: «Тамашачылар типларның тормыштан алына икәнлеген аңлап алып, мещан һәм татар сәүдәгәрләре арасындагы төрле яшерен серләрне миңа ташый башладылар. Яшерә алмыйм, язган нәрсәләремнең күбесендә мин шулардан файда-ландым, мещаннар һәм алардан күп аермалары булмаган купецлар тормышын, мещан табигатен, семья аркылы аларның хатыннарының табигатьләрен шактый гына өйрәндем».
«Хафизәләм иркәм» исемле музыкаль комедиясе драматургның яңа тормышны — совет яшьләренең бәхетле тормышларын күрсәтүдәге уңышлы адымы булды.
Г. Камал көннең кадагына пьесалары яки артистлык эшчәнлеге белән генә түгел, тәнкыйть-рецензияләре белән дә «суга». Ул, мәсәлән, беренче буларак Г. Тукай шигырьләренә рецензия язып чыга, Г. Ко- ләхметовның «Яшь гомер»е чыгуын шатлык белән каршы ала. Аның һәр чыккан яңа әсәрне укучыга тәкъдим итеп бару, культура өлкәсендәге яңалыкларны күреп алу осталыгы күп кенә язучыларга хәзер дә сабак булырлык.
Г. Камалның татар журналистикасын үстерү буенча куйган хезмәтләре дә зур игътибарга лаек. Ул, халыкның татар телендә чыккан газета-журналларга көчле ихтыяжын яхшы тоеп, 1905 елгы революция тудырган матбугат ирегеннән файдаланып, театр оештырудагы кебек үк зур дәрт һәм тырышлык белән газета-журнал- лар оештыруда, чыгаруда актив катнаша. Бу өлкәдә дә аның исеме Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Коләхметов, X. Ямашев исемнәре белән янәшә тора. «Азат», «Азат халык», «йолдыз» газеталарының, «Яшен», «Ялт-йолт» журналларының чыга башлаулары Г. Камал исеме белән аерылгысыз бәйләнгән. Татар культурасын демократик юнәлештә үстерүдә бу газета-журналлар- ның зур роль уйнаулары бәхәссез. Г. Камалның «Азат халык» газетасы өчен 1906 елда, «йолдыз» газетасы өчен 1915 елда патша хөкүмәте тарафыннан ике тапкыр жавапка, судка тартылуы да күп нәрсә турында сөйли.
Г. Камал революция көннәрендә һәм революциядән соң да матбугат эшендә: «Кызыл байрак», «Эш», «Кызыл көрәшче», «Эшче», «Кызыл Татарстан» кебек газеталарда эшләвен дәвам итте, заман сулышын яхшы тоеп, «көннең кадагына суга торган» мәкаләләр, рецензияләр һәм шигырьләр язды. Шигырьләр, декламацияләр язу эшчәнлегенә күз салу да Г. Камалның тормыш белән нинди тыгыз бәйләнгәнен тулысы белән ачып бирә. Тормышка якынаю омтылышы аны гражданнар сугышы көннәрендә тирән политик эчтәлекле шигырьләр язарга, «җиңел артиллерия» жанрына күчәргә этәрүче бер сәбәп булды да инде. Г. Камалның һәр шигыре шул чорның тарихи вакыйгалары белән аваздаш яңгырый, һәр шигырендә шул чорнын рухы, жанлы сулышы сизелеп тора.
Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге эшчәң- леге белән Г. Камал татар культурасы тарихында онытылмас эз калдырды. Г. Камалның реалистик, патриотик традицияләрен татар язучылары тагын да үстерделәр. К. Тинчурнн, Ф. Бурнаш, Т. Гыйззәт, Ш. Камал, Н. Исәнбәт, Ә. Фәйзи, Р. Иш-морат кебек драматурглар татар драматургиясен яңа биеклеккә күтәрделәр, халык мәхәббәтен казанган яңа гүзәл әсәрләр белән баеттылар. Г. Камал исемен йөрткән Татар дәүләт академия театры хәзер Союзыбызның талантлы, югары профессиональ культурага ия булган театрларының берсе булып үсте. Совет хөкүмәте, Академия театрының совет сәнгатен үстерүдәге зур казанышларын билгеләп, аны Ленин ордены белән бүләкләде. Бу зур уңышка ирешүдә, әлбәттә, Г. Камалның да хезмәте, өлеше бар. Шуңа да театр атаклы драматургның мирасына хөрмәт белән ка-рый, Г. Камал исеменә тап төшермичә, аның традицияләрен елдан-ел баета бара, профессиональ культурасын үстерү буенча армый-талмый көрәшә.
В. ГАФУРОВ