ФАТИХ КӘРИМ ХАТЛАРЫ
Каләмдәш дусларында һәм тормыш иптәше Кадрия ханым И шуковада шагыйрь Фатих Кәримнең фронттан язган күп кенә хатлары саклана. Алао патриот шагыйрьнең фронттагы тормышын, аның уй-хисләрен, ом- тылышларын, шулай ук кайбер әсәрләренең язылу тарихын ачык күз алдына китереп бастыралар. Журналыбызның бу санында без укучыларга Фатих Кәримнең берничә хатын тәкъдим итәбез.
Редакция.
15.11.43.
өекле Кадриям, күз нурларым — кызларым!
езгә ерактан сагынычлы сәлам. Шулай ук мине сораган-нарга сәлам. Үзем хәзергә исән-сау. Бөтен көчем белән тырышып, кен-төн эшләп ятам. Тик язарга гына вакыт аз. Үзең беләсең — хәзер эшләр аеруча кызу бара, шулай да мин язмыйча яши алмыйм. Синең 27.1 дә язган бик күп һәм кызыклы хәбәрле озын хатыңны алганга бер атна вакыт үткәндер, ләкин аңа җавап хатын менә бүген генә язам. Сәбәбе: сиңа үземнең иҗат эшемнән отчет бирү кирәк иде. Мин «Разведчик язмалары» дигән повесть яздым һәм аны бүген акка күчереп «Совет әдәбияты» журналына җибәрдем. Так что син мине эшләми ялкауланып йөри дип уйлама. Хәзер синең бурычың: минем ул әсәремнең редакциягә барып җитүен сорашып, тикшереп белү, җай тапсаң, алып укып чыгу. Инде алдымда ике әйбер тора: теге пьесаны бетерү һәм Кызыл Армиянең һөҗүменә багышланган кыскарак бер поэма язу. Бүген повестьны бетердем, кичен икесенең берсен башларга кирәк, тик кайсына тотынырга, аптырап торам. Өстәвенә мин төнлә белән генә эшли алам, көндез һич вакытым юк. «Разведчик язмалары» турында Шамовка1 хат язмакчы булам. Бердән, укып чыксын, икенчедән, бастыру мәсьәләсен тизләтүгә ярдәм итсен. Бәлки аерым китап итеп басарлар, бәлки «Кызыл Татарстан»га продолжение белән басарлар. Син ул турыда Шамов белән бәйләнеш тотып сүз алып бар. Ә миңа хәзер ничек тә пьесаны хәл итәсе иде.
Миңа ара-тирә иптәшләр дә хат язгалыйлар. Әле менә шушы көннәрдә генә Маннурдан 2 хат алдым. Кызык өчен кайберләренең хатларыннан кайбер юлларын сиңа күчереп җибәрәм:
Фатих Хөсни яза:
«Вак-төяк турында лыгырдарга булыр иде дә, шигырьләрең турында әйтми калырмын дип куркам. Барысыннан да бигрәк миңа «Сибәли дә сибәли», «Кайгы», «Тан», «Окоп» дигән шигырьләрең ошады. Менә ичмасам чынлап та настроение шигырьләре. Укыйсың, җан чистарып, сафланып киткән төсле була. Авыр да, моңсу да, ләкин ерак түгел «Тау кошы төсле» булып кояшның җилпенеп торганын сизәсең. Рәхәт булып китә».
С
87
Ибрай Гази яза:
«Сәламәтлек һәм озыи гомер телим сиңа! Шигырьләреңне укыдым һәм бик яраттым. Яраттым гына түгел, блокнотыма күчереп алдым. Сип чын мәгънәсендә адәм балаларының йөрәген айкый торган лирик шигырьләр язгансың. Мин бик шат, чын күңелдән, саф күңелдән шат». Икенче хатында Ибрай Гази болай яза: «Радиодан синең шигырьләреңә язган көйләрне бирделәр».
Нәрсәләргә, кем көй язган икән, шуның белән кызыксынам.
Кадрия, мин «Совет әдәбияты»на «Тимер һәм тимерче» дигән баллада һәм «Үлем уены» дигән поэма җибәргән идем. Шулар турында бер ачык хәбәр алганым юк. Сорашып бел әле. Әдәбият турында хәбәрләр күп яз.
Ибрай Гази белән Фатих Хөсни Сталинград фронты газетасына китәбез дип язганнар иде, киттеләрме икән? Мирсәй 3 ни эш бетереп йөри, ниләр язды?
Нигә утыгыз юк, тагын нәрсә булды? Өегез җылымы, тормышыгыз арумы?
Сораганнарга барысына да сәлам әйт. Маһинур 4 кайда эшли?
Иренмичә язучылар, әдәбият тормышыннан күп хәбәрләр белән озын хат яз. Минем тормышым яхшы.
Сагынып һәм үбеп — Фатихың.
1 Шамов— язучы Афзал Шамов.
2 Маннур — шагыйрь Шәйхи Маннур.
3 М и р с ә й — язучы Мирсәй Әмир.
4 Маһинур — артистка Маһинур Шәрипова.
5.X1I.4O.
Кадриям!
Сагынып күзләреңне үбәм. Кызларыма — Ада белән Ләйләмә ялкынлы фронт сәламе. Маһинур, Үлмәс, Зәет ага, Хөршид, Кәфия, Розага 1 һәм мине сораган башкаларга сагынычлы сәлам. Үзем хәзергә исән-сау әле. Эш күп, иҗат өчен вакыт бөтенләй юк диярлек. Ә язасы килә. Тагын «Разведчик» 12 13 14 15 күләмеидәрәк берәр проза әсәре язарга тотынырга исәп бар. Син ничек карыйсың, проза белән шөгыльләнимме? Фикереңне яз. «Совет әдәбияты»ның 7 нче саны килде. Безнең китапка рецензия бар. 8 нче сан журналны җибәрсен, Әнәскә 3 әйт. Иптәшләрдән еш кына хатлар килеп тора. Бу хатларның күбесе минем язган әйберләрне мактаудан гыйбарәт. Чын күңелдәндерме — анысын инде белмим.. Мирсәйдән 4 бик кызыклы хатлар килде. Көтмәгәндә кичә Батталдан5 хат алдым, ул миңа җирнең икенче як читеннән яза. Ничектер, минем китап аның да кулына барып төшкән. Аңа поэмалар бик ошаган. Берничә кечкенә лирик шигырьләр яздым. Шушы көннәрдә Фатих Хөснигә җибәрәм. Җай килсә алып укырсың. Аңа хат язмый торуымның сәбәбе — аны фронтка киткән дип ишеттем. Үпкәли күрмәсен.
Кадриякәй, соң тормышыгыз ничек? Син барысын да яз. Өегез җылы буламы, салкынга бик интекмисезме? Кыш бит инде. Без үзебез урманнарда, кар өсләрендә, салам асларында кунып йөргәч, җылының кадерен бик беләбез...
Кадрия, «Разведчик», «Моң һәм көч» чыгулары белән Ибрай Газига һәм Риза Ишморат белән Г. Хуҗига (икесенә берне) җибәр. Алар миңа аеруча якын тойгы белән җылы хатлар язалар һәм китапларымны сорыйлар.
12 Маһинур, Үлмәс, Зәет, Хөршид, Кәфия, Роза — Кадрия Ишукованың туганнары һәм дуслары.
13 «Разведчик язмалары» повесте турында сүз бара.
14 Әнәс — Әнәс Камал.
15 Мирсәй— язучы Мирсәй Әмир.
6 Б а т т а л — шагыйрь Салих Баттал.
88
Ада мина үпкәләгән. Мин иң элек аңа хат язган идем. Ничск соц Ләйләгә барып та, аңа бармаган. Кичә аңа—Адага тагын хат язып салдым. 500 сум акча җибәргән идем, алдыңмы?
Хуш, сагынып, күзләреңне үбеп — Фатих ы ң.
Күз нурларым!
Ватаныбызга бөек җиңү һәм шатлык китерә торган яңа елның беренче көнендә сезгә ерактан ялкынлы сәламемне җпбәрәм. Мин исән-сау. һаман элекке эшемдә. Көннәр салкынайды. Яңадан көчле һөҗүмнәр башланды. Минем данлы Кызыл Армия сафында хезмәт итә башлавыма бүген нәкъ ике ел тулды. Өстәвенә 9 пчы гыйнварда туган көнем. Менә янымда мылтык, автомат тазартып утырган иптәшләр сезгә үзләренең ялкынлы фронт сәламнәрен язуны үтенәләр. Бүгенге көндә минем бөтен язмышым, дөньяда яшәвем аларның мине чын иптәшләре итеп якын күрүләренә бәйләнгән. Менә минем ярдәмчем Грашин Виктор дигән арслан кебек Саратов егете. Без аның белән ниләр генә кичермәдек. Бу ике йөрәкле егет ничә тапкыр мине үлемнән коткарды. Аңардан сәлам. Хуш, бәгырем.
Күзләреңне үбеп — Фат и х ы ң.
13.11.44.
Кызым минем, Ләйләм!
Сиңа әтиеңнән кайнар сәлам. Мин сезне бик сагындым, күрәсем килә. Әниең миңа фотокарточкаларыгызны җпбәрәм дип вәгъдә иткән иде, ләкин минем аны алганым юк бит әле. Алсам бик шатланыр идем.
Я, Ләйлә, ничек яшисең, балалар бакчасында ниләр эшлисең. Әниеңә ничек булышасың. Сез әниегезне яратыгыз. Адага да әйт, әниегез моңай-масын. Аңа булышыгыз, сүзен тыңлагыз. Ул сезгә бервакытта да ачу-ланмасын. Минем «Әткәем» дигән һәм башка шигырьләремне китаптан укып күңелдән сөйләргә өйрән. Кайткач, тыңлатып карармын. Кызым, исән-сау бул. Минем өчен әниеңне һәм Аданы үп.
Сине бик-бик яраткан әтиең Фатих.
10.11.44.
Кызчыгым, Ада, кадерлем!
Әтиеңнән кайнар фронт сәламе сиңа. Кадерле әниеңә һәм яраткан сеңелең Ләйләгә миннән сәлам әйт. Кызчыгым, мин хәзергә исән-сау әле. Тик минем һич кенә дә вакытым юк. Соңгы өч ай эчендә бер дә яңа әйбер язганым юк. Әниеңнең минем яңа әйберләремне бик укыйсы килсә дә, әйт, мин соңгы өч айда бер генә дә әйбер язганым юк.
Ә син, Адочка, бар көчеңне җыеп яхшы укырга тырыш, чөнки барлык фронтовикларның — Туган илебезне саклаучыларның балалары «от-личнога» һәм «яхшы» билгеләренә укырга тиешләр. Укуга бик игътибарлы бул. Укытучыларыңның киңәшләрен, күрсәтмәләрен төгәл һәм пөхтә итеп үтә. һәрвакыт әниеңнең, сүзен тыңла, өй эшләрендә булыш.
Бик каты кочаклап үбеп калам. Әтиең Ф а т и х. 6.12.44. Кострома.
Сөекле Кадриям, сөекле кызларым!
Сагынычлы сәлам сезгә. Исән-сау гына яшисезме? Кәефләрегез ничек? Әсәрләрне хәрәкәт иттерүдә эшләрең ничек бара? «Разведчик язма- лары»и бетерә алдыңмы, аны кемгә тапшыралар?
Үземнең ничек килеп җитүем турында сиңа хат язган идем, алган-сыңдыр. Ул хатка җавап алганым юк әле.
Менә, Кадрия, минем гомеремдә кызык бер момент булды: сиңа мәгъ-лүм, мин ничә уку йортында укып, берсен дә бетереп чыга алганым юк иде/ 36 нчы яшемдә беренче буларак хәрби инженерлык мәктәбен бетердем. Бик кызыклы белем алдым. Бетереп чыгу уңае белән зур һәм бик культурный банкет булды. Мине дә бу банкетта генерал бик җылы күтәреп искә алып китте.
89
Хәзер менә төрле фронтларга тарала башладык. Мине Өченче Белоруссия фронтына билгеләделәр. Ләкин мин бер 5—6 көн монда булам әле, аннан Мәскәү аша фронтка китәм. Мәскәүдә ике-өч көн булырмын. Мөмкин булса, телефон аша синең белән сөйләшергә тырышырмын. Мәскәүдә русча чыга торган әйберләрне күздән үткәрергә кирәк.
Разиннан 1 хат алдым. Сине күреп сөйләшкән булса кирәк ул. Хикәяне редакцияләүне аңа тапшырганнар икән. Берничә вак кимчелекләрен күрсәтү белән бергә хикәяне бик мактаган. Белмим, хикәя турында сиңа фикерен әйттеме, язарсың әле. Ватан сугышы турында роман язарга тәкъдим итә. Разинга үзем хат язармын. Ул рәсем дә сораган. Мин аңа һәм Әминәгә 16 17 (музей өчен) тапшыру өчен монда яки Мәскәүдә төшеп рәсем җибәрермен. Хәзер үзеңә истәлек өчен мәктәпне бетереп чыккан көндә төшкән рәсемемне җибәрәм. Ул рәсем кечкенә булса да, чәче агара башлаган яшь офицер булып чыккан картыңны сагынып искә алганда алып карарга ярар әле...
Күзләреңне үбеп — Фатихың.
Бу адрес белән син хат язма инде. Яңа адрес көт.
16 Разин — язучы Гомәр Бәширов.
17 Әминә Эминова — ул вакытта Язучылар союзы идарәсендә секретарь-машинистка булып эшләгән.
31.01.45 ел.
Сөекле Кадриям, күз нурларым — кызларым!
Ялкынлы фронт сәламе сезгә. Мин исән-сау әле. һөҗүмнәр башланганнан бирле гел алгы сызыкта, бер адым да артка чыкканым юк. Сездән хат көтәм. Язуын язасыздыр инде дә, килеп җитмиләр әле. Көн-төи сугышта, чишенеп йоклаган юк, утырып ашаган юк. Бу нәләт немецларның тизрәк башларына җитәсе иде инде. Шул чаклы туйдырдылар ки алар! Өйләренә керәсем килми, һаваларын сулыйсым килми. Тик бер нәрсәгә үкеиәм, теге вакытта ныклап телләрен өйрәнә алмаганмын. Сугышта ул бик кирәк; шулай да әзрәк маташтырам әле. Яхшылап телләрен белсәм, сугышта файдасы бик күп булыр иде. Бу каһәрләр безнең илне шулкадәр талаганнар икән, кайсы гына авылның кайсы гына өенә кермә, һәркайсында безнең ил әйберләрен очратасың.
Соң, бәгырькәйләрем, үзегез нихәлләрдә яшисез? Тормышыгыз бик авыр түгелме? Нинди яңалыклар бар? Ада белән Ләйләнең укулары ничек бара, синең сүзне тыңлыйлармы? Үзләрен ауната-ауната минем өчен үп. Мин аларны бик сагынам бит. Ә әниләрен сагынудан йөрәкләрем авырта.
Сиңа кемнәрдән хат килә, ниләр язалар? «Язгы төндә» чыкса, журналда минем әйберләр чыкса, яки рецензияләр чыкса, җибәр.
Зөһрә сиңа минем фоторәсемне җибәрдеме, алдыңмы?
Монда, без йөргән җирләрдә — кыш, кар яхшы ук тирәнәйде. Бу көннәрдә бураннар булып тора. Иртәгә менә беренче февраль инде. Шулай да үзәкне өзгеч каты суыклар булганы юк әле. Өс-баш әйбәт. Ашау-эчү турында уйлаган да юк. Аңа чик-үлчәү юк, теләсәк каз ите, теләсәк тавык ите ашыйбыз. Иптәшләрем хәзергә яхшылар кебек. Киләчәктә ничек булып чыгарлар. Кул астымдагы кешеләрдән дә гомумән канәгатьмен. Хәзергә сынатканнары юк.
Син миңа, Кадрия, еш хат язып тор. Ерагайган саен Казан хәлләрен күбрәк беләсе килә.
Бөтен сораганнарга сәлам.
Күзләреңне үбеп — Фатихы ң.
19. 01. 45.
90
Гази дус!
Сагынычлы сәлам үзеңә. Үзем исән-сау әле. By көннәрдә бик каты сугышлар бара. Шуңа күрә хатны шартын китереп яза алмыйм. Дошманның үз җирендә азау тешен җимерәбез. Ямьсез, күңелсез бу җир. Ят җир. Гейне бу җирдә ничек ямь табып яшәде икән. Үзебезнең Идел буйлары белән дөньяның кай җирен чагыштырасың!
Мин сиңа кыска гына хат язып бераз шигырьләр җибәргән идем, алгансыңдыр. Монда мин әдәбият белән бик нык кызыксынучы берничә татар егете таптым. Шуңа күрә үткән елның 5 иче номерыннан соң булган «Совет әдәбияты» журналларын миңа җибәрегез. Түземсезлек белән көтәбез. Әминәгә тапшырсаң, ул аны тиз эшләр. Аңа күп сәлам. Минем «Язгы төндә» 1 китабы чыкса, җибәрегез. Кадриянең хәлләре ничек? Аны, зинһар, күздән төшермәгез инде. Әдәбият дөньясындагы бөтен яңалыкларны языгыз. Гаять беләсе килә. Бөтен иптәшләргә фронт сәламе. Сагынып Мирсәйдән 18 19 хат көтәм. Шушы көннәрдә үзенә дә язармын. Бу хатны немец өенең подвалында язам. Аның өске катлары яна, әйләнә-тирә төтен белән тулган. Тирә-якка туплар төшә. Ләкин берничә сәгатьтән алга кузгалабыз, Көнбатышка!
Кулларыңны кысып
Фатих Кәрим.
J «Язгы төндә» Ф. Кәрим повесте.
2 Мирсәй — язучы Мирсәй Әмир.
24. VII. 43 ел.
Кашшаф дус!
Сагынычлы сәлам сиңа. Үзем хәзергә исән-сау. Сиңа шушы хатны җибәргән көнне, алдагы зур хатымда язганымча, «Моң һәм көч» исемендә шигырьләр җыентыгы җибәрдем. Монда «Хәнҗәр» җыентыгына кергән шигырьләрдән тыш бик күп яңа шигырьләр керде. Шуңа күрә дә үтенеп, алдынгы ут сызыгында торган сугышчы үтенүе белән үтенеп сорыйм: «Хәнҗәр»1 җыентыгын туктатып, аның урынына бусын — «Моң һәм көч» не чыгарыгыз. Анда Махъянов2 иптәш минем әйберләр күп була дип сукрана бугай. Башта аңа миннән сәлам әйт, бу — бер. Икенчедән, миңа сугыш уты эчендә кайнап язган әйберләремне сугыш беткәч өч елдан соң чыгаруның кызыгы юк. Минем сугыш барган вакытта мылтыгым белән дә, каләмем белән дә туктаусыз илемә, халкыма хезмәт итәсем килә. Бу үтенечемне үтәрсез һәм көзгә булачак иҗат конференциясенә 20 кадәр бу «Моң һәм көч» җыентыгын чыгарырсыз дип ышанам.
Иптәшләрчә сәлам белән
Фатих Кәрим.
18 Татгосиздат 1943 елда Ф. Кәримнең «Хәнҗәр» исемле җыентыгын бастырып чыгаруны планлаштырган иде. Соңыннан язучының теләген искә алып, «Моң һәм көч» җыентыгы чыгарылды. Сүз шул турыда бара.
19 Махъянов ул чакта Татгосиздагның баш редакторы.
20 Иҗат конференциясе татар язучыларының күпчелек өлеше фронтта булу сәбәпле уздырылмады. Хәзерлек барган иде.
9. V. 1944.
Шәрәф1 дус!
Үзеңә, Гани21 22, Хатип23 иптәшләргә күп сәлам. Без синең белән болай таныш түгелләр идек. Мин сине бертөрле дә күз алдында гәүдәләндерә алмыйм. Тик иҗатың буенча гына бераз беләм. Көтмәгәндә синнән җылы дуслык хисләре белән тулы хат килеп төште. Бик куандым. Игътибар итеп хат язуыңа зур рәхмәт.
Минем урын бераз үзгәрде бит. Мине, үз теләгем белән артык хисап-лашмыйча, укырга җибәрделәр. Менә хәзер Кострома шәһәрендә хәрби ин-женерлык мәктәбендә укый башладым. Ләкин күңел шаулы тормыш тели. Мин ул Прибалтиканы бик көттем, ләкин мин частьта вакытта чакыру булмады. Әгәр мөмкин булса, бернәрсәгә карамый хәзер шунда китәр идем. Язасы килә, монда аның өчен вакыт бөтенләй юк. Мин әдәби иптәшкә очрау ягыннан уңышсыз булдым. Монда да берүзем. Иҗат эше белән шөгыльләнүче кеше булганымны үземнән башка беркем дә белми. Гомумән, Шәрәф, миңа бу соңгы җиде елда каләмдәш иптәшләрдән һәм әдәбияттан яртылаш аерылып торырга туры килде...
Мин Ватан сугышы чорында өч китап чыгардым: «Мәхәббәт һәм нәфрәт», «Разведчик язмалары», «Моң һәм көч»- Син алар белән танышмы? Мин үзем синең ара-тирә кулга төшкән шигырьләреңнән башка иҗатың белән таныш түгел. Шуңа күрә син, мөмкин булса, аерым чыккан китапларыңны һәм «Тупчы Ваһап» вырезкасын җибәр әле. Мин аны да укыганым юк. Мондый китаплар җибәрү соравын иске дус Хатип Госман алдына да куям. Башка иптәшләр нәрсәләр язалар? Хатипның зур хикәя язуын ишеткән идем, басылып чыктымы әле?
Казаннан хәбәрләр сирәк килә. Журналны (айга бер тапкыр гына) ллам. Сез Казан әдәбияты белән танышып барасыздыр. «Кызыл Татарстан» да шигырьләр басыламы? Мин аны һич күргәнем юк. Татарстан бәйрәменә Казанга кайтырга уйламыйсызмы? Тизрәк күрешеп, поэзия дөньясында шау-гөр килеп, (бик) эшлисе иде инде. Ярый, сау бул. Хат яз.
Кулларыңны кысып — Фатих Кәрим.
21 Шәрәф