Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЧОРЫБЫЗНЫҢ ЯМЕ ДӘ ҺӘМ ҖАНЫ ДА УЛ


Тэездә хәзер гадәт булып киткән инде:
Һәр яңа ел бер яңалык булып килә,
Һәр аткан таң балкый тормыш яме булып, Һәр туган көн белән бергә муллык килә.
Гомер буе артыбыздан калмый йөргән Әрсез нужа безгә күптән юлдаш түгел. Чөнки мәңге ташлашмаска сүз куешып, Көрәшләрдә бәхет белән дуслашты ил.
Юлыбызда көн яктысы арткан саен, Ямь өстәлгән саен безнең бу көннәргә, Тау астыннан бәреп чыккан чишмәсыман, Сызылып җыр туа безнең күңелләрдә.
Канатланам. Ачты безнең партиябез Маркс хыял иткән тормыш язына юл.
Бөек Ленин партиясе — мәһабәт көч: Чорыбызның яме дә һәм җаны да ул.
Шуңа да бит, бар йөрәктән дулкынланып Кайчан гына алсак та без кулга каләм, Аккорд булып, безнең һәрбер җырыбызда Партиягә рәхмәт сүзе килә һаман!