Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВАТАНЫБЫЗНЫҢ БАТЫР УЛЫ

Бердәнбер бәхетлеләр иленең, V шатлык жиренең башкала- Й-Л* сы нурга күмелгән. Көндез дияр идең — кояш юк, зәңгәр күктә йолдызлар күп, ай көлеп тора. Үзебез кабызган йолдызлар — Ильич лампалары балкый». Шулай дип башланган бу әкиятне кем генә хәтерләми икән? Бу — балаларның иң яраткан язучысы Абдулла Алишның бик күп әкиятләреннән берсе — «Бозлар — явызлар» әкияте. Ул шундый шигъри тел белән гади генә итеп, мавыктыргыч итеп зур вакыйгалар турында, совет халкының Төньякны яулап алуы турында сөйли. Монда әллә нинди чуклы-чәчәкле, купшы сүзләр дә юк, чәчләр үрә торырлык куркыныч җеннәр, албастылар да юк, монда бозлар — явызлар белән гади кешенең көрәше матур итеп сурәтләнә. Язучы тормышта булган бер вакыйганы әкияткә салганда нәни укучыларга аңлаешлырак итеп сөйләү җаен тапкан. Алишның барлык әкиятләре дә бик кызык язылу белән бергә, балаларга әллә никадәрле табигать белеме дә бирә. Ул саранчаларның каян килүләрен һәм ни өчен кырылып бетерелүләрен дә, селәүчәннәрнең нинди файдалары булуын да, кырмыскалар тормышын да сөйләп бирә. Ул туган илнең урманнарына, кырларына, болыннарына гашыйк, һәр агачны, киек-җанварларны, кошкортларны, һәрбер вак бөҗәкләрне яратып яза. Аның чәчәктән- чәчәккә кунып бал җыючы, шахмат такталары шикелле тезелеп киткән өйләрдә торучы тырыш Нечкәбиле, очраган бер җирдә (бакылдап Уөрү- че, үзен дә, туган йортын да зур бәлаләргә салучы Сертотмас үрдәге, бертуктаусыз талашып торучы Чукмар белән Тукмары, ярты көн бал җыйса, шунда ук ашап бетерүче ялкау Шөпшәсе, акыл иясе — йорт башлыгы Җирән Кашкасы, тагын әллә нинди бөҗәкләр, хайваннар балаларның күңелендә мәңге җуелмаслык булып калдылар. Бу әкиятләр балаларда илгә тугрылык, намуслылык, иптәшлек, эшчәнлек сыйфатларын тәрбияләүдә булышалар. Абдулла Алиш — балаларны бик ярата торган йомшак күңелле, бөек җанлы кеше. Шуңа күрә ул бөтен иҗатын дип әйтерлек балаларга багышлады. Алар өчен «Отряд флагы», «Ант», «Дулкыннар» исемле әсәрләр, төрле пьесалар язды.«Пио нер каләме» журналы редакциясе эшчесе буларак, яшь каләм көчләренә дә күп ярдәм күрсәтте, үзенең галәпчән карашлары белән, үткен фикерләре белән аларга һәркайда булышып, рухландырып торды. Абдулла Алиш — бөтен гомерен, эшен, иҗатын Ватан бәхете өчен багышлаган батырларның берсе. Муса Җәлилнең Моабит төрмәсеннән язган шигырьләрен укыйсыңмы, аның тормышыннан истәлекләр тыңлыйсыңмы — һәркайчан батыр шагыйрьнең онытылмас образы белән янәшә үк таза гына гәүдәле, калын кара кашлы, эчкерсез бер елмаю белән елмаеп торган Алиш күз алдына килеп баса. Бер чорда, бер елларда әсәрләр иҗат итеп, бергә җыелышларда йөреп, берберсе өчен шатланып, я көенеп яшәгән, ил өстенә куркыныч килү белән корал тотып фронтка киткән бу ике язучыны язмыш аянычлы шартларда, дошман кулында бер-берсе белән очраштыра. Ләкин алар әсир булып түгел, ә көрәшче булып, үз илләренең тугрылыклы уллары булып очрашалар. Дошман тылында яшерен эш алып барганда да, әсирләр арасында листовкалар бастырып таратканда да, дусларын үлем тырнагыннан коткарып җибәргәндә дә бу ике дус, ике көрәшче, ике язучы янәшә булалар. Чәнечкеле тимер чыбыклар белән уратып алынган үлем лагере. Аның тыш ягында, калын табаннары белән шак-шок басып, көне-төне фашист йөри. Ә лагерь эчендә җәрәхәтләнгән, хәлдән тайган, ләкин рухи яктан җинелмәгән әсирләр яши. Әнә бер төркем кешеләр кояшта җылынып утыралар. Алар арасында урта гына буйлы, кара калын кашлы, кара күзле берәү шигырь укый: Сатмас егет илен алтын-көмешләргә, Әгәр югалтмаса вөжданын, Алтынны ул чүпкә санар, Иң кыйммәтле күрер Ватанын. Үзенең әнә шундый утлы сүзләре белән иреккә омтылып, көрәшкә сусап торган дусларына көч-дәрт биргән, фашист коллыгына түзә алмый хәлсезләнгән, өметсезләнгән иптәшләрендә өмет уяткан бу кеше безнең сөекле язучыбыз Абдулла Алиш була. Туган илгә булган бөек мәхәббәте бик сабыр, артык дәрәҗәдә тыйнак, аз сүзле һәм мөлаем гына елмаеп йөргән Алишка үлем белән тартышырлык, аның күзенә карап көләрлек, үлемне җиңеп чыгарлык көч бирә. Якасыннан үлем тотканда да ул горур тавыш белән көчле итеп җырлый: Көрәш белән тудык, көрәш белән Керәбез дә ахры кабергә, Язган икән соңгы сулышыбызны Илебез бәхете өчен бирергә. Алишның гомере кыска, ләкин соклангыч матур, данлыклы гомер ул.' Л1уса Җәлил үзенең «Дуска» дигән шигырендә Алишка: Бәлки менә шушы үлем безгә Мәңге бетмәс яшәү китерер?.. — дигән иде. Меңләгән укучыларның йөрәгендә ул Алиш! Ул горурланып туган иле турында җырлады, туган илен яклап көрәште, туган иле өчен гомерен бирде. Үзенең тугрылыклы улын, көрәшчесен, олы җанлы, кече күңелле язучысын туган ил дә, туган халкы да һичкайчан онытмас!