Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ПЕДЕР ХУЗАНГАЙ Чуваш халык шагыйре ЕГЕРМЕ АЛТЫНЧЫ МАРТ -календарьны ачам: егерме алты. Март аеның инде ахыры... Кайгылы сүз күреп, тынып калам: Үлгән көн бит «Нарспи» авторы... Заман үткән. Кырык ел. Кырык ел. Ивановның үлгән көненә... «Үлгән» дим дә, тагын җаным сызлый, «Исән!» дим дә, йөрәк сөенә. Якты исеме аның үлем белмәс, Кырык үтсен кырык мәртәбә. Бүген аңар Ватан абруй бирә, Бөтен дөнья белер иртәгә. Чуваш үзен «чуваш» дигән чакта, — Китап сүзе — утлы күмергә Төшә алмас суык тарих көле. Янып торыр ялкын — гомергә! Культуралар алар — мәңгелекле. Истә — Ашшур, Мисыр — хәтердә... Бетәр, диләр, туган чуваш теле, Көендерми ләкин бу бер дә. «Грек хәзер белми Гомер телен, Данте теле, диләр, искергән». «Илиада»га ләкин үлем юк ич, «Тәмугъ»1 чыкмый дөнья исеннән! Бакыр белән кургаш катнаштырып, Нык ясалган бронза шикелле — Безнең тел дә исән, таза калыр, Буламыни җуеп бу телне! Башка телләр белән безнең тел дә Кайный, пешә бер үк казанда. Соңра катып, антик булса да ул, Хәзинәсе калыр һаман да. Шушы телгә көчен бирә-бирә Киләчәккә шагыйрь юл ачкан. Аның даны китәр бар дөньяга, Әйтер бар да: «Каян?» — «Чуваштан!» 1 Дантеның «Илаһи комедия»сеинән бер бүлек. 5г СЕМЕН ЭЛГӘР Чуваш халык шагыйре ҖӘЙГЕ ЯҢГЫР -Й^ыбыр-шыбыр яңгыр ява, Җир күкрәген сугарып; Агачларны коендырып, Яшь үләннәр чыгарып. Яңгыр ява. Җәйге урман Талгын гына чайкала. Тугай, болын, аланлыклар Чәчәк белән каплана. Яшь игеннәр, куәт алып, Бирер тиздән җимешен. Игенчеләр шатланалар Дымга туйган җир өчен. Күрә кеше тырыш эштә Хыял чынга ашканын; Җиргә яңгыр тамчысының Орлык булып ятканын. ЯКОВ УХСЛЙ Чуваш халык шагыйре БӘХЕТ ТУРЫНДА ЧУВАШ УЙЛАРЫ 1. ӘЙ бәхтебез, бәхтебез! Гомер-гомер көттек без: Җиде лә җиде йолдыздан, Җиде лә җиде диңгездән, Кара урман артыннан, Биек таулар башыннан Бәхет килер дип һаман Күзебезне тектек без. 2. Әй бәхтебез, бәхтебез! Гомер-гомер көттек без: Тап-тар ызан өстеннән, Сука башы артыннан Хәлсез атлап үттек без. һуштан язып, интегеп, Җиргә ятып үлдек без, Үлән булып үстек без. 3. Әй бәхтебез, бәхтебез! Гомер-гомер көттек без: Үлән булып үстек без, Көзге көндә чердек без. Көчле җилләр килде дә, Алды безне дөм болыт, — Яңгыр булып, дым булып, Туган җиргә кердек без. 4. Әй бәхтебез, бәхтебез! Гомер-гомер көттек без: Орлык булып яттык без, Урылып, кабат аудык без. Албутхуҗа алдында Алтын табак булдык без; Аның хәрам канында Куәт булып актык без. 5. Әй бәхтебез, бәхтебез! Гомер-гомер көттек без: Күкләр булып күкрәдек, Яшен булып аттык без; Бөек Лачын — Ленин бар,— Барып аның артыннан, Бәхтебезне таптык без, Якты юллар ачтык без! Ш. Мөдәррис тәрҗемәләре-