Поэзия
РАХБАНИ (Мисыр) ’
СИНЕҢ БЕЛӘН ОЧРАШКАН ТӨН
Мин Гомеремдә иң бәхетле, Иң якты көнгә, җаным, Синең белән беренче кат Очрашкан төнне саныйм. Елмайдың миңа шунда син, Арттырып денья күркен. Җирнең бар ямен үзенә Туплаган иде ул төн. Вәгъдәләре, Розалары Тиң белми иде аның. Канатланды чын мәхәббәт Шул төнне туып, җаным. Юллары ул мәхәббәтнең Бормалы иде бик тә. Ләкин безнең сафлыктан ул Читкә тайпылмый һич тә! I. „С. Ә.- № 9.
К Ә УТ А Л
НАШ АТ
исыр) * * *JJ7* ^Лплләрдә горур җилфердәп Гасырлар аша узган, Беркайчан да аумаган һәм Янмаган байраксыман Нык торасың, туган илем! Сузмасын кулын ятлар. Бабайлар каны сеңгән җир Үз-үзен кыю яклар. Сүвәешнең яңа таңын Сүндереп кара әнә! Азмы гомер, азмы тир, кан Бирелгән, белсәң, аңа! Азмы хезмәт куя халык Матурлау өчен аны. Беркайчан да югалмас ул Җирдә батырлар даны. Дошман әгәр кулын сузса, Җибәрсә әгәр бер ук, Безнең нәфрәт аңа каршы Ыргылыр ташкын булып! Һәлак булган бабайлар һәм Әтиләр тыныч булсын. Үчне без кыю алырбыз Көрәштә алар өчен! Зыя Мансур тәрҗемәләре г