Поэзия
Орхан Вәли 1914 нче елда Истамбулда музыка укытучысы гаиләсендә туа, Истимбул университетының әдәбият факультетында укып югары белем ала. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында (1945 елга кадәр) армиядә хезмәт итә. Беренче шигырьләрен Орхан Вәли мәктәптә укыганда ук яза башлый. Аның поэтик талантын үстерүдә, демократ шагыйрь итеп формалаштыруда Назыйм Хикмәтнең иҗаты һәм Октай Рифат, Малих Җәүдәт кебек прогрессив шагыйрьләр зур роль уйный. Орхан Вәли үзенең әсәрләрендә зур социаль темалар күтәрә, гади хезмәт кешесенең Төркиядә эксплуататорлар тарафыннан изелеп яшәвен көчле реалистик буяулар белән сурәтли. Орхан Вәли төрек укучысын бөтен дөнья һәм рус әдәбиятының иң күренекле әсәрләре белән таныштыру буенча да зур хезмәт күрсәткән, Чехов, Гоголь әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә иткән язучыларның берсе Орхан Вәли 1950 елда, 36 яшендә үлде. Хезмәт иясе халкының авыр тормышын чагылдырган, демократик рух белән сугарылган шигырьләре әле ул исән вакытта ук халыкның мәхәббәтен казанган иде. Гади кешеләрнең бәхете, азатлыгы өчен көрәшүче бу шагыйрь прогрессив төрек әдәбиятының иң күренекле вәкилләреннән берсе булып санала КОЙРЫК ТУРЫНДА Юлларыбыз безнең аерым инде, Күрә алмам бүтән мин сине, Син— мәчесе хәзер бер итченең, Ә мин — өйсез урам песие. Син ашыйсың һәр көн байлар ашын Хуҗаң китереп куйган табактан. Мин тырматам Үлеп калмас өчен ачлыктан. Син уйлыйсың Гыйшык-гашрәт турында, Ә мин төштә сөяк-санак күрәм, Тик бер ашау минем уемда. Әйт дөресен, тук булсаң да үзең, Бик кыендыр тормыш сөрүе, Ялагайлык белән койрык болгап Хуҗаң тирәсендә йөрүе?! БАРЫСЫ ДА БУШЛАЙ -Без яшибез җирдә хак түләми: Өстебездә зәңгәр күгебез бар, Сулар өчен —бушлай һавабыз, Биек таулар, яшел далаларга Хак түләми карый алабыз. Бушлай безгә күктән яңгыр ява, Пычрак ята бушлай урамда, Хак алмыйлар Кинорекламага, витринага Карап торганга. Диңгез суын, Кара диңгез суын Бушлай мөмкин алып эчәргә, Әгәр инде икмәк алыйм дисәң. Акча кирәк, акча түләргә! Азатлык дип тының гына чыксын, Шундук табыла урын зинданда. Фатир өчен акча түләүдән дә Азат ителәсең син анда. Менә инде дуслар, күрәмсез, Без яшибез җирдә түләүсез! Мостафа Ногман тәрҗемәләре.