КЫРЫК ЕЛ
Бу елның унынчы сентябрендә Советлар Татарстанының акгвардиячеләр һәм интервентлардан азат ителүенә 40 ел тулды. Билгеле булганча, Советлар республикасына яши башлаган көненнән үк бөтен капиталистик дөньяның мәкерле һөҗүмнәренә каршы торырга туры килде. Башта империалистик Германия, Брест килешүеннән файдаланып, Советлар республикасына басып керә башлады. Болар өстеиә контрреволюция баш күтәрде. Берничә елга сузылган Бөтендөнья сугышы нәтиҗәсендә хуҗалыгы коточкыч җимерелгән, таланган илнең хезмәт ияләре үзләренең яңа властьларын саклау өчен күтәрелделәр һәм бу батыр көрәш кайзер Германиясенең гаскәрләре куылу, эчке контрреволюциянең фетнәләре бераз бастырылу белән очланды. Коммунистлар партиясенең җитәкчелегендә азатлыкка ирешкән халыклар империалистик сугыш һәм немец басып алучылары китергән бөлгенлекне бетерү, илнең хуҗалыгын торгызу эшенә керештеләр. Ләкин империалистлар Советлар хөкүмәте яшәвенә түзеп тора алмадылар, алар аны бетерү — канга батырып юк итү өчен тагын да мәкерлерәк юллар эзләделәр. Антанта берсеннән-берсе явызрак, мәкерлерәк планнар корды. 1918 елның мартында илебезнең төньягында (Архангельск, Мурманск) Америка, Англия һәм Франция гаскәрләренең десанты төшерелде. Шул ук елның апрель 8. „С. ә>. № 9. башларында Ерак Көнчыгышта Америка, Япония империалистлары интервенция башладылар. Урта Идел һәм Себердә Антанта империалистлары чехословак корпусының фетнәсен оештырдылар. Шулай итеп илдә гражданнар сугышы башланып китте. Советлар иленә каршы интервенцияне Америка-Англия империалистлары оештырдылар һәм аңа иң актив катнаштылар. Советлар иленә каршы интервенция оештыруда Америка империалистларының пычрак ролен В. И. Ленин үзенең әсәрләрендә бик үткен фаш итте. Сатлык чехословак офицерларының Советлар властена каршы чыгышының төп максаты, аны оештыручыларның ачыктан-ачык икърар итүләре буенча, «коммунизмның җәелүенә чик куюдан», Советлар властен бетерүдән гыйбарәт иде. Империалистик сугыш вакытында Россия гаскәрләренә пленга төшкән чех солдатларына Советлар хөкүмәте чын теләктән, олы җанлылык белән үз илләренә кайтырга рөхсәт бирде. Үз илләренә кайткан вакытта чехословаклар корпусы чит ил империалистларының, бигрәк тә Америка империалистларының турыдан-туры боерыклары белән 1918 елның 25 маенда Советлар иленә каршы баш күтәрде. Социалистик революциянең явыз хыянәтчеләре ярдәмендә ак чех бандалары Советлар республикасы өчен куркыныч көчкә әверелделәр: 26 майда Новониколаевскины (хәзерге Новосибирскины), 27 майда Чиләбене, 29 майда Пензаны, 9 июньдә Сама113 Г. СӘЙФУЛЛИН Б 114 раны, 9 июньдә Омскпны, 5 июльдә Уфаны, 22 июльдә Семберне, 25 июльдә Екатеринбургны басып алдылар. 1918 елның, август башларында инде Татарстанның шактый күп өлешенә дә дошман басып керде һәм Казанга зур куркыныч туды. Советлар иле өчен бик авыр булган шул көннәрдә Көнчыгыш фронты иң җаваплы, иң әһәмиятле төп фронт булып әверелде. Менә шуңа күрә дә В. II. Ленин 1918 елның 1 августында болан дип язды: «Хәзер революциянең бөтен язмышы бер генә нәрсәгә: Казан, Урал — Самара фронтында чехословакларны тизрәк җиңүгә бәйләнгән» 1918 елның июль азакларында партиябезнең Үзәк Комитеты революциянең язмышы Идел буенда һәм Уралда хәл кылынуын күрсәтеп махсус карар кабул итте. Шуннан чыгып Үзәк Комитет кораллы көчләрнең иң яхшы һәм иң нык частьларын Көнчыгыш фронтына җибәрүне таләп итте. Партиянең бу чакыруына җавапка коммунистларны Көнчыгыш фронтка мобилизацияләү киң колач алды. Көнчыгыш фронтка Петроградтан, Мәскәүдән, Туладан, ИвановоВознесенскидан һәм Россиянең башка бик күп шәһәрләреннән яңадан яңа көчләр агыла башлады. Барлык коммунистларның һәм комсомолларның яртысы диярлек фронтка китте. «Бөтенесе Көнчыгыш фронты өчен!» дигән В. И. Ленин лозун- гысы киң хезмәт ияләре арасында көчле күтәренкелек тапты һәм алар масса күләмендә Кызыл Армия сафларына килә башладылар. Татарстан хезмәт ияләре дә дошманга каршы күтәрелделәр һәм зур батырлык белән көрәштеләр. Бик әһәмиятле стратегик пункт, зур милли үзәк, хәрби округ үзәге булган Казан интервентларның планында аеруча әһәмиятле урын алып тора иде. Көнчыгыш фронтның штабында хыянәтчеләр утыру арка1 В. И Ленин, Военная переписка, Госполитиздат, 1943 ел, 32 бит. сында Казанның ак интервентлар һөҗүменнән саклануы да бик йомшак булды. Шәһәрне саклый торган гаскәрләрнең саны аз һәм шуның өстенә анда бик күп контрреволюцион офицерлар, шпионнар яшеренгән иде. Контрреволюцион агентлар гаскәр арасында Советлар властена каршы агитация алып баралар һәм 111 пер вентл а р га я р дәм гә кораллы чыгышка хәзерләнәләр иде. Шулай итеп 1918 елның июль азакларына Казан турыдаи-туры куркыныч астында калды, ә биредәге фронтның, хыянәтчел штабы шәһәрне дошманга тизрәк бирү өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләде. Казан большевиклары оешмасына шәһәрне саклау эшен шундый авыр шартларда оештырырга туры килде. Казан большевиклар оешмасы хезмәт ияләрен мобилизацияләүгә зур әһәмият бирде. Партиянең Казан губерна комитеты Көнчыгыш фронты командованнесеинәи эшчеләрне коралландыру, алармы хәрби эшкә өйрәтүне берничә тапкыр таләп итте Ләкин фронт штабы аларны эшләүдән баш тартты. Шуңа карамастан. Казан большевиклары оешмасы оборона оештыруда күп кенә эшләр башкарды. Мәсәлән, большевикларның инициативасы белән шәһәрдә коммунистик һәм эшчеләр дружиналары төзелде. Бу дружиналарга Елга аръягы, элеккеге Алафузов фабрикасы, «Поляр», «Победа» һәм башка күп кенә предприятиеләрнең эшчеләре керде. Казанда шундый ун отряд төзелде. Ул отрядлар, бик начар коралланган һәм сугыш эшенә бөтенләй үк дип әйтерлек өйрәтелмәгән булсалар да, шәһәрне дошманнан саклап калу өчен зур батырлыклар белән көрәштеләр. Икенче мөселман социалистик полкы, Беренче татар-башкорт батальоны, шулай ук Мәскәүдән килгән һәм башында Мулланур Вахитов торган аерым команда шәһәрне дошманнан саклау өчен зур фидакарьлек белән сугыштылар. Ләкин шәһәрне яхшы коралланган дошманнан саклап калу өчен бу көчләр генә, әлбәттә, җитәрлек түгел иде. Вакыйгалар яшен тизлеге белән җәелә барды. 4 августта иртә белән 8* 115 дошман Тәтеш шәһәрен һәм шул ук көнне Кама Тамагын алды. Дошманның елга флотилиясе Идел буйлап Казанга күтәрелә башлады. Партиянең Казан губерна комитеты һәм Советларның губерна башкармасы җитәкчеләре Түбән Ослан янына батарея куярга һәм берничә баржаны суга батырып дошман флотилиясенең юлын кисәргә карар бирделәр. Ләкин хыянәтчеләр бу чараны өзделәр һәм батареяны урнаштыруга җитәкчелек итәргә тиешле кешене үтерделәр. Шулай итеп, дошман флотилиясенә Казанга килергә юл ачылды. 6 август таңында дошман хәзерге Столбище районының Олы Отар авылы янында десант төшереп, Суконный бистәсе ягыннан Казанга һөҗүмгә күчте. Дошманның бу группасына каршы 5 нче Земгаль латыш полкы частьлары, Карл Маркс исемендәге батальон (командиры иптәш Бирюков) һәм эшчеләрдән төзелгән берничә отряд җибәрелде. Каппельнең офицерлардан торган сайланма частена каршы совет гаскәрләре зур батырлык белән сугыштылар. Казанны саклау сугышында геройларча хезмәтләре өчен соңыннан 5 нче Земгаль латыш полкы сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнде. Дошманның шушы ук юнәлештә һөҗүм итә торган икенче колоннасы Архирей дачасы яныннан килеп, Урта Кабан күленең көнбатыш яры буйлап, татар каберлегенең көнчыгышы ягыннан шәһәргә һөҗүм итә башлады. Дошманның бу группасына каршы Беренче мөселман социалистик полкы, Беренче татар- башкорт батальоны һәм Мулланур Вахитов җитәкчелегендәге махсус команда чыкты. Бик нык хәзерләнеп килгән дошман Ерак Устьеда десант төшереп, аннан да шәһәргә һөҗүмен җәелдерде. 1 Шулай итеп, Казан дошман боҗ- * расы белән чолгайып алынды. Эшче отрядларының һәм аерым гаскәри бүлекләрнең, бик зур батырлыкларына, көчле каршы торуларына ка1 рамастан, 6 августта иртәнге сәгать Ю да дошман Казанны басып алды. Казан һәм Казан губернасының шактый өлеше аклар кулына күчте. Шәһәргә кереп алган аклар белән интервентлар күз күрмәгән, колак ишетмәгән вәхшәтлекләр эшләделәр. 7 августта Казан танымаслык хәлгә килде. Аның урамнары, мәйданнары ерткычларча җәзалап үтерелгән эшчеләрнең һәм кызылармеецларның мәетләре белән тулды. Казан большевикларының җитәкчеләреннән Я. Шейнкман, А. Комлев, С. Гассар, В. Скачков, Фролов һәм татар халкының күренекле революционеры Мулланур Вахитов иптәшләрне дошман вәхшиләрчә җәзалап үтерде. 1917 елдан бирле КПСС члены, 1918 елда Хәрби һәм диңгез эшләре халык комиссариаты каршындагы Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең җаваплы эшчесе һәм Мулланур Ва- хитовның якын иптәше Һади Маликов Казанны ак чехлар алган вакытта Мулланур Вахитов белән бергә булган. Маликов Вахитовның фаҗигале үлеменең әһәмиятле моментларын хәтерли. Ул бу турыда болай исенә төшерә: «Казанга ак чехларның басып керүе безнең өчен көтелмәгән хәл булды. Шуның өчен безгә бик тиз яшеренергә кирәк иде. Мулланур Вахитов белән мин соңгы тапкыр Мөселман социалистлар комитетында очраштым. Мин барып кергәндә, ул ашыга-ашыга кайбер документларны ерта һәм кайберләрең үзе белән ала иде. Мин килеп керү белән ул хәлләрнең бик куркынычлы булуын һәм кичекмәстән яшеренергә кирәклеген әйтте. Без, эшне озакка сузмыйча, Комитет йортын ташлап, Третья гора урамына киттек. Ул урамда Мулланурның атасы тора иде. Анда барып җиткәч, Мулланур миңа: «Мин хәзергә биредә калам, ә син үз җаең белән качу юлын кара», — диде. Бу — Мулланур белән безнең соңгы очрашуыбыз булды. Икенче көнне Мулланур Казан янындагы Борис- ково авылына барып яшеренергә мәҗбүр булган. Ул кайбер кирәкле документларны китерү өчен аннан бер крестьянны әтисенең квартирына җибәргән. Ләкин бу крестьянны ак чехлар тарафыннан МуллаI 116 Нурның әтисе квартирына куелган агентлар кулга алганнар. ' Крестьян, 5— 6 сәгатькә сузылган җәзалаулардан соң түзмичә, барын да әйтергә мәҗбүр булган. Шуннан соң Мулланурны кулга алганнар. Аны Пләтән төрмәсенә утыртканнар. Тикшерүләрдән соң ак чехларның хәрби суды Мулланур Вахитов- ны дүрт елга төрмә җәзасына хөкем иткән. Ләкин татар буржуазиясе мондый. хөкем белән риза булмаган. Алар Апанаев җитәкчелегендә махсус делегация җибәргәннәр. Татар буржуазиясенең бу делегациясе, Мулланур Вахитовка карата суд карарының йомшак булуын күрсәтеп, ак чехлардан бу карарны үлем җәзасы белән алыштыруны таләп иткән. Ак чехлар комаидованиесе татар буржуазиясенең бу катгый таләбен кабул иткән һәм дүрт елга төрмә җәзасына хөкем карары үлем җәзасы белән алыштырылган. Татарның күренекле революционеры шулай һәлак булган» Советлар Татарстаны өчен батырларча һәлак булган бу онытылмас иптәшләрнең нурлы истәлекләре безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Ак интервентлар, Казанны басып алганнан соң, буржуаз тәртипләрне торгызырга керешәләр. Шунда ук 8 сәгатьлек эш көне юкка чыгарыла, җәмәгать һәм профессиональ оешмалар тар-мар ителә, һәрбер ирек яклы сүз өчен каты җәзалаулар башлана. Акгвардиячеләр авылны да онытмыйлар. Алар авылларда Советлар власте органнарын тар-мар итәләр, партия һәм совет органнарының актив работникларын асалар һәм кисәләр. Өязләрдә земский управалар төзелә, ә управаларның башына кулаклар һәм алпавытлар кунаклый. Хезмәт иясе крестьяннарның малларын, ашлыкларын, терлекләрен талау, улларын солдатка куу башлана. Билгеле, болар барысы да крестьяннарда зур ризасызлык, ачу уята. Хезмәт иясе крестьяннарның зур күпчелеге аклар «тәрти1 һ. Маликовның КПССныи Татарстан ӨК каршындагы Партия тарихы институтында саклана торган истәлек язмасыннан. бенә» каршы чыгалар, партизанлыкка китәләр. Хәзерге Татарстан территориясенең күп кенә өязләрендә — аеруча Минзәлә, Алабуга, Мамадыш, Бөгелмә якларында партизан отрядлары оеша. Шунысы характерлы: ак интервентларның үзләренең бандаларына Казан губернасы шәһәрләре һәм авылларында гаскәр тупларга тырышулары бөтенләй җимерелә. Казанны дошман басып алганнан соң да Казан большевиклары оешмасы үзенең эшен туктатмый. Ул подпольега күчә һәм эшчеләр белән башка хезмәт ияләрен дә буржуаз- оккупацион режимга каршы көрәшкә туплый. Заводларда һәм фабрикаларда акгвардиячеләр властен бәреп төшерүгә өндәгән листовкалар, прокламацияләр таратыла. Большевикларның агитациясе зур уңыш казана. Хәтта акгвардиячеләрнең матбугаты да моны әйтергә һәм большевикларның уңышын танырга мәҗбүр була. Бу көннәрдә Елга аръягы (хәзерге Киров районы) большевиклары аеруча актив эшлиләр. Алар- иың җитәкчелегендә 1918 елнын 3 нче сентябрендә Елга аръягы эшчеләре акгвардиячеләр режимына каршы восстаниегә күтәреләләр. Шунысы характерлы: баш күтәрүче эшчеләргә акгвардиячеләрнең Журавлев казармаларында урнашкан полкларының 200 ләп солдаты катнаша. Ул солдатлар эшчеләрнең революцион митингысын саклауны үз өсләренә алалар. Ләкин акгвардиячеләрнең аеруча ышанычлы саналган монархистик офицерлардан сайлап төзелгән часте һәм броневиклары восстаниене рәхимсез рәвештә бастыра. Восстаниенең җитәкчеләре һәм актив катнашучылары кулга алына һәм атып үтереләләр. Бу восстаниене бастырганнан соң канатланып киткән аклар Казанда хәрби хәл игълан итәләр һәм көчләрен Мәскәүгә һрҗүм өчен туплый башлыйлар. В. И. Ленин Көнчыгыш фронтына аеруча зур әһәмият бирә. Ул рус революциясенең генә түгел, бәлки халыкара революцияне коткарып калу да чехословаклар фронтында 117 хәл кылынганын әйтә. Шуннан чыгып В. И. Ленин катгый рәвештә Казанны һәм Казан губернасын аклардан коткаруны таләп итә. В. И. Ленинның кушуы белән Көнчыгыш фронтка яңадан-яңа көчләр агыла башлый. Сугыш операцияләрен тагын да оешканрак һәм планлырак алып бару өчен 5 нче армия төзелә. 1918 елның август азакла- I рында аның частьлары һәм кызылларның Идел флотилиясе шактый көчәя. Шул ук вакытта ак интервентларның хәле начарлана бара. Аларның солдатлары Советлар Россиясенә каршы сугыштан баш тарта башлыйлар. 5 нче армия 12 нче августта акгвардиячеләргә каршы беренче һөҗүмен башлый. 5 нче армия акгвардиячеләргә карата һөҗүмен 20 августтан башлап бик нык көчәйтә. Маркин командованиесендәге Идел флотилиясе бик активлаша. Акгвардиячеләрнең командованиесе нинди генә юллар һәм чаралар белән булса да Казанны үз кулында тотарга тырыша. Алар Төрләмә станциясен алырга һәм анда, тимер юлны өзеп, үзләренең хәлләрен ныгытырга тырышалар. Аклар ике тапкыр Төрләмә һәм Зөяне алырга омтылып карыйлар. Ләкин аларның барлык азапланулары нәтиҗәсез бетә. Нәкъ менә шул Зөя һәм Төрләмә астындагы сугышлар 5 нче армияне сизелерлек ныгыта. Шушы сугышлардан соң 5 нче армия бөтен фронт буйлап инициативаны үз кулына ала. 20—30 августта кызылларның Идел флотилиясе Югары Осланны утка тота башлый. 1—2 сентябрьдә совет гаскәрләренең Иделнең уңъяк группасы Түбән Ослан — Югары Ослаи районында һөҗүмгә күчә. 6 сентябрьдә 5 нче армиянең уң як һәм сулъяк группаларының һәм Идел флотилияләренең комбинацияле һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Воробьевка авылы азат ителә. Ә ике көннән совет гаскәрләре Югары Осланны азат итәләр, һәм аннан Казандагы акларны утка тотарга мөмкинлек туа. 10 сентябрьгә каршы төндә безнең флотилия, Казанка елгасы тамагына килеп, десант төшерә һәм шәһәрне азат итү операциясен җәелдерә. XXVI В. И. Ленин, Әсәрләр. 4 нче басма, 28 том, 81 бит. Шәһәргә төньяктан Азин кома ндова ниесе а стында гы Икенче армия частьлары килеп керәләр. Бер үк вакытта көньяк һәм көнбатыштан Бишенче армия частьлары һөҗүм итәләр. Көн уртасына дошман, паникага бирелеп, Лаеш тракты белән Чистай һәм Алабугага таба чигенә башлый. 10 сентябрьнең кичендә инде шәһәр өстендә Кызыл флаг җилферди. Совет гаскәрләренең Казанны азат итүе гаять зур халык бәйрәменә әверелә. Казанны дошманнан азат итү Кызыл Армиянең бик зур җиңүе, акгвардиячеләрне тулысы белән тар- мар ителүнең башлангычы иде. В. И. Ленин совет гаскәрләренең Казанны азат итүенә бик югары бәя бирде. Ул Казанны азат итүдә катнашкан кызылармеецларга хатында болай дип язды: «Иптәшләр! Казанны алуның, армиябез настроениесендә борылыш ясаган, армиянең ныклы, хәлиткеч җиңүле хәрәкәтләргә күчүен күрсәткән вакыйганың бөтен рус револю- цийсе өчен нинди зур әһәмияткә ия булуы сезгә билгеле инде. Сугышларда сез биргән авыр корбаннар Советлар республикасын коткаралар. Империалистларга каршы көрәштә республиканың ныклыгы, Россиядә һәм бөтен дөньяда социализмның Җиңүе армияне ныгытуга бәйләнгән. Эксплуатацияне бетерү өчен көрәшүче эксплуатацияләнүчеләрнең авангарды армиясе булган герой совет гаскәрләрен чын күңелдән котлыйм һәм аларга тагы да уңышлар телим. Иптәшләрчә һәм коммунистларча сәлам белән В. Ульянов (Ленин)»XXVI . Казанны азат иткәннән соң Татарстан территориясеннән дошманны — интервентларны һәм акгвардиячеләрне куу массовый төс ала. Казанны азат иткәннән соңгы бер айдан артыграк вакыт эчендә, ягъни октябрь азакларына, Татарстан территориясе дошманнан тулысы белән чистартыла. Бөтен җирдә — шәһәрләрдә дә һәм авылларда да Советлар власте торгызыла. Партия, профсоюз һәм башка оешмалар үзләренең эшләрен җәеп җибәрәләр. Партиябезнең Үзәк Комитеты һәм бөек юлбашчыбыз В. И. Ленинның турыдан-туры җитәкчелегендә һәм ярдәмендә Казан большевиклары оешмасы барлык контрреволюцион көчләрнең каршылыгын җиңүдә һәм Совет властен ныгытуда гаять зур эшләр башкарды. Коммунистлар партиясенең җитәкчелегендә, бөек рус халкының ярдәме белән, Советлар власте елларында республикабызның хезмәт ияләре барлык өлкәләрдә дә искиткеч уңышларга ирештеләр. Үткән кырык ел эчендә Советлар Татарстаны танымаслык булып үзгәрде. Барлык өлкәләрдә дә чәчәк атып алга барган орденлы республикабызның хезмәт ияләре моннан кырык ел элек Татарстанда Советлар властен урнаштыру һәм ныгыту өчен булган көрәшләрне зур игътибар белән өйрәнәләр һәм ул көрәшләрдә башларын салган батырларны тирән хөрмәт белән искә алалар.