КӨРӘШ ЬӘМ НӘФРӘТ ҖЫРЧЫЛАРЫ
(Хәзерге гарәп поэзиясе турында) арәп халыклары борын- борыннан поэзия өлкәсендә бөтен дөньяга танылып киләләр. Алар урта йөзләрдә соклангыч бай поэтик әсәрләр иҗат иткәннәр. Әмма төрек солтаннарының күп гасырларга (16—19 йөзләр) сузылган хакимлеге гарәп илләрен, шул исәптән Мисырны да, әдәбият һәм гомумән культура өлкәсендә зур торгынлыкка төшергән. Мисыр халкы бик озак вакытлар буена чит ил яулап алучыларына — француз, төрек һәм инглиз илбасарларына, шул ук илнең үз эчендә хакимлек иткән Мисыр хәдифләре династиясе тираннарына каршы көрәшеп килгән. Үткән йөзнең сиксәненче еллары башында Әхмәт Гарәби җитәкчелегендәге Мисыр армиясе чит ил басып алучыларына каршы каты көрәш алып барган. Бөлгенлеккә төшерелгән фәллахлар (крестьяннар) һәм меңләгән ярлы һөнәрчеләр, шулай ук алдынгы интеллигенция бу көрәшкә теләктәш булган һәм аңа ярдәм иткән. Полковник Гарәби җитәкчелегендәге бу армия финанс экспансиясе урнаштыру юлы белән Мисырны коллыкка төшерергә омтылган чит ил ерткычларын илдән куып җибәрүне максат итеп куйган. «Мисыр мисырлылар өчен!» дигән лозунг ул шартларда, һичшиксез, прогрессив роль уйнаган. Гарәби җитәкчелегендәге хәрәкәт Мисыр халкының патриотик хисләрен уяткан. Бу хәл, үз чиратында, Мисыр әдәбиятының яңадан чәчәк атуына китергән. 1838—1904 елларда яшәгән ӘлБаруди шул чордагы Мисыр поэзиясенең иң күренекле вәкилләренең берсе санала. Ул Гарәби җитәкчелегендә барган азатлык өчен көрәшкә. турыдан-туры катнаша, үзенең ялкынлы шигырьләрендә халыкны кулына корал тотып ил дошманнарын куарга өнди. Әл-Барудиның шул кузгалыш чорында язган шигырьләрендә халыктагы патриотик көчләрнең үсүе, чит ил басып алучыларына каршы ачы нәфрәте чагыла. Шагыйрь ватандашларын илне азат итү өчен тормышларын кызганмаска чакыра. Аның ил интересларын хыянәтчел төстә Көнбатыш илләренә саткан Мисыр хәдифләренә төбәп язган шигырьләре аеруча көчле нәфрәт белән сугарылган. Гарәби җитәкчелегендәге кораллы кузгалыш 1882 елда бастырыла һәм Мисыр инглизләр колониясенә әверелә. Бу көрәштә катнашучыларның күбесе кулга алынып үтерелә, төрмәләргә ябыла, сөргенгә озатыла. Әл-Баруди да сөрелә. Аның моннан соңгы шигырьләрендә бик табигый рәвештә сагыш һәм кайгы мотивлары чагылса да, унҗиде елга сузылган сөрген Әл-Барудида Мисыр халкының ахыр чиктә җиңеп чыгуына ышанычын аз гына да какшатмый. Инглиз оккупантларына каршы хәрәкәт Мисырда бер дә өзелми. Узган йөзнең азагында яшәгән алдынгы фикер ияләре, мәсәлән, Җамалетдин әлӘфгаии, Габдулла Надим фәлсәфи трактатларында һәм Г 95 күп санлы публицистик мәкаләләрендә чит ил колонизаторларына каршы халыкның милли хисләрен уятырга, патриотик идеяләр тәрбияләргә тырышалар. Ул карашлар һәм теләкләр шул чорның әдәбиятында, аерым алганда поэзиясендә дә, ачык чагылалар. Гарәп халкының күп кенә мәгърифәтчеләре феодализм тәртипләренә каршы көрәшәләр, мәгариф эшләрен үзгәртеп коруны, мәктәпләргә дөньяви фәннәр кертүне һ. б. таләп итәләр. Мисырда Көнбатыш әдәбияты һәм андагы алдынгы идеяләр белән кызыксыну артканиан-арта. Көнбатыш әдәбиятын гарәп теленә тәрҗемә итү башлана. Шул елларда Госман Җәлал Мольерның «Тартюф» исемле әсәрен тәрҗемә итеп «Шәех Мат- луф» («Бозык Шәех») исеме белән бастырып чыгара. Сүриядән һәм Ливаннан күчеп килгән эмигрант шагыйрьләр дә Мисыр поэзиясенә күп кенә байлык өстиләр. Алардан, мәсәлән, ливан- лы Нәҗип әлХоддадны күрсәтергә була. XIX йөзнең ахыры һәм XX йөзнең башында Мисыр поэзиясендә үзенчәлекле яңа күренешләр барлыкка килә. Билгеле булганча, гарәп поэзиясендә теләсә кайсы шигырьдән алынган ике юллык өзек тә тәмамланган бер фикерне эченә ала һәм тулы бер төшенчә бирә. Гарәп шагыйрьләре, шушы традицион форманы саклау белән бергә, поэтик образны яңачарак гәүдәләндерергә тырышалар: катып калган борынгы поэтик образлардан һәм тәгъбирләрдән котылу юлын эзләү башлана, ал арның әсәрләре тормышчанрак төс ала, реаль чынбарлыкка якынлаша. XX йөзнең башында иҗат иткән иң күренекле Мисыр шагыйрьләреннән Әхмәт Шаукины (1868— 1932) һәм Хафиз Ибраһимны (1871—1932) күрсәтергә мөмкин. Әхмәт Шауки — панегириклар (мәдхияләр) язучы сарай шагыйре. 1915 елда инглизләр Мисыр хә- дифе Габбасны тәхеттән төшергәч, Әхмәт Шауки Мисырдан куыла. Сөргендә чагында ул Мисыр халкының героик үткәнен яктырткан күп кенә шигъри әсәрләр яза. 1919 елда Әхмәт Шауки Мисырга кайта һәм иҗатын дәвам иттерә. Сарай тормышы Шаукига XXIII Панегирист — мәдхия — мактау шигырьләре язучы. поэтик талантын тулы җәелдереп җибәрергә мөмкинлек бирми: шагыйрь урта йөзләрдә яшәгән панегиристлар XXIII үрнәгендә, башлыча, мактау одалары (мәдхияләр) яки матәм элегияләре язу белән шөгыльләнә. Ул баштагы иҗат чорында Исмәгыйль, Тәүфыйк, Габбас, Солтан, Хөсәен, король Фоат кебек бер төркем Мисыр хәдифләрен күкләргә күтәреп мактый. Сөргеннән кайтканнан соң, Шаукиның иҗат юнәлеше шулай да шактый үзгәрә: шагыйрь халык һәм аның тормышы белән кызыксына башлый. Ул илнең эчендә һәм аннан читтә булган һәм ватандашларын дулкынландыра торган вакыйгаларны чагылдырырга омтыла. Әхмәт Шауки атаклы кешеләрнең үлеменә багышланган күп кенә поэтик некрологлар иҗат итә. Шундыйлардан күренекле Мисыр язучысы Касыйм Әмингә, XX йөз башында Мисырдагы милли хәрәкәткә җитәкчелек иткән Мостафа Камилгә, бөек француз язучысы Виктор Гюгога, рус һәм бөтен дөнья классигы Лев Толстойга һ. б. багышланган поэтик некрологларны китерергә була. Гомеренең соңгы елларында Әхмәт Шауки зур популярлык казана: аны бик хаклы рәвештә гарәп поэзиясенең патшасы дип йөртәләр. Шаукиның замандашы Хафиз Ибраһим шулай ук танылган шагыйрьләрнең берсе. Урта хәлле интеллигент семьясыннан чыккан бу шагыйрь, хәрби мәктәпне тәмамлаганнан соң, Суданга килә. Биредә яшь офицер халыкның коточкыч изелүен күрә. Офицерлар бунтында катнашканы өчен тиздән аны кулга алалар. Суданнан Мисырга кайткач, Хафиз шул заманның алдынгы кешеләре белән якын мөнәсәбәткә керә. Аның әсәрләре хезмәт халкының авыр язмышы өчен әрнү белән сугарылганнар. Шигырьләренең күбесендә Хафиз үз халкының 96 кимсетелгән, рәнҗетелгән хәлен ачынып сурәтли. Аның иң яхшы әсәрләре ватанның бәхетле киләчәгенә тирән ышаныч белән сугарылган. Шагыйрь чит ил басып алучылары тарафыннан бик тырышып кысрыкланган гарәп теленең байлыгы камил булуы турында зур дәрт, ялкынлы хис белән җырлый. Әл-Барудидап соң иҗат иткән гарәп шагыйрьләре плеядасы гарәп әдәбиятында яңару чоры шагыйрьләре исеме белән билгеле. Алар, гарәп поэзиясенең традицион формаларын тулысы белән диярлек саклаганнары хәлдә, аның эчтәлеген сизелерлек үзгәртәләр. Яңару чоры шагыйрьләре Мисыр һәм башка гарәп илләре тормышындагы иҗтимагый-политик вакыйгаларны торган саен күбрәк сурәтлиләр. Болардан соң әдәбият мәйданына ■ Гаяти, Әл-Кашиф кебек шагыйрьләр килә. Алар, барыннан да бигрәк, киң катлау халык интересларын җырлыйлар. Алар шуның өчен өзлексез эзәрлекләнеп киләләр. Мәсәлән, Гаяти 1910 елда хөкемгә тартыла, һәм егерме елдан артык эмиграциядә яшәргә мәҗбүр була. Шагыйрь Әл-Кашиф — Россиядә булган Бөек Октябрь социалистик революциясе йогынтысын үз иҗатында нык тойган шагыйрьләрнең иң күренеклесе. Ул 1919 елда язылган шигырьләрендә милләтнең бәйсезлеген тик феодал-капиталистик изелүдән һәм монархия режимыннан котылу җирлегендә генә тәэмин итәргә мөмкин икәнлеген раслап чыга. Мисырдагы милли азатлык хәрәкәтенең 1919—1922 еллардагы яңа күтәрелеше Мисыр поэзиясенә яңа көчләр китерә. Бу чор шагыйрьләрнең төп вәкилләре — Шөкри, Әл-Мазани, Әл-Аккад, Әбу-Шади. Аларның поэзиясе, бигрәк тә иҗатларының беренче елларындагы поэзиясе, критик реализм белән сугарылган. Бу шагыйрьләр, барыннан да элек, хезмәт ияләренең авыр хәлен, аларның якты теләкләрен чагылдыралар, Шауки кебек сарай шагыйрьләренең хаким сыйныфлар алдында баш июен каты тәнкыйть астына алалар. Гарәп шагыйрьләренең патшасы саналган Шаукиның сарай кешеләре белән бөтенләй башка тонда сөйләшә башлавында һәм гомеренең соңгы елларында тарихи сюжетларга мөрәҗәгать итүендә аларның тәэсире, һичшиксез, көчле. Бу чор гарәп шагыйрьләреннән эзлекле нык бер юлда торганы-— Әхмәт Зәки әбү Шади. Утызынчы еллар азагында, Мисырда каты реакция хөкем сөргән бер чорда, гарәп әдәбиятында «Габдулла» исемендә яңа бер әдәби агым туа. Поэзия халыкка көрәш коралы булып хезмәт итәргә тиеш. Кыю чыгышлар ясарга, көрәшкә рухландырмаган поэзиянең кирәге юк, — бу агымның тарафдарлары үзләренең бурычларын менә шулай аңлыйлар һәм шушы принцип нигезендә иҗат итәләр. Шулай да реакция әдәбиятның үсешенә зарарлы йогынтысын ясамый калмый: кырыгынчы еллар башында ул әдәби агымның кайбер вәкилләре (Наһи, Мәхмүд Хәсән Исмәгыйль) иҗтимагый тормыштан читләшәләр, реалистик сәнгать коралын ташлап, реаль чынбарлыктан ерак булган илаһи хыяллар диңгезендә йөзүне артыграк күрәләр. Икенче бөтен дөнья сугышыннан соңгы чорда Мисыр хезмәт ияләре арасында милли азатлык хәрәкәте яңадан көчәя. Халык массасы илне колониаль буйсындырудан коткаруны, демократик хокуклар бирелүне таләп итә. Шушы көрәш утында Мисырның яңа поэзиясе үсә һәм чыныга. Патриот шагыйрьләр сафы тагын да арта, шагыйрьләрнең күбесе, кулларына корал тотып, партизаннар отрядларына китәләр. Атаклы шагыйрь Бәйрәм әтТуниси, халык интересларына хыянәт итүчеләрне нәфрәт белән тамгалап, оптимистик рухлы патриотик шигырьләр иҗат итә. Халык ачуыннан курыккан король ялчылары Мисырның иң яхшы улларын рәхимсез рәвештә җәзалыйлар. Патриот шагыйрьләрдән Габдрахман әл-Хами- си, Габдрахман әш-Шаркави һәм тагын күпләрне, богаулар салып, төрмәләргә ташлыйлар. Ләкин төр мәчеләр аларның ялкынлы шигырьләрен җиңә алмыйлар. 1952 елда Мисырда череп таркалган монархия строе бәреп төшерелде, ә бер елдан соң республика игълан ителде; ил экономик һәм политик яктан бәйсезлек һәм коло- ниализмга каршы көрәш юлына басты. Шагыйрь Зәйнәп Мөхәммәт Хөсәен якты азатлык таңы атуын, коллык богауларының алып ташлануын шатланып каршы алды. Шундый ук хисләр Әхмәт Рәми шигырьләрендә дә яңгырый. Бәйсезлекләрен империалистларның кул сузуларыннан саклап калу өчен гарәп илләрен бердәм семьяга, зур гарәп дәүләтенә берләштерү гарәп халыкларының күптәнге хыялы иде. Бу теләкне утызынчы елларда ук инде Әмин әр-Рәйхаи һәм Хәлил Җубран кебек шагыйрьләр үз әсәрләрендә ачыктан-ачык чагылдырганнар иде. Гарәп язучы- ларының 1957 елда Каһирәдә үткәрелгән Өченче съездында шагыйрьләр һәм әдипләр бу мәсьәләне бөтен кискенлеге белән күтәреп чыктылар. Күптән түгел генә без гарәп илләрен берләштерү буенча ясалган беренче адымның шаһиты булдык. Мисыр белән Сүрия бер дәүләт составына керделәр һәм Берләшкән Гарәп Республикасы булып оештылар. Габдрахмаи әш- Шаркави, Мәмдүх Фахури, Камал Солтан, Мөхәммәт Самир, Шауки Багдади кебек шагыйрьләр колони- *заторлар изүе астында газап чиккән кардәшләрен яклап күп шигырьләр яздылар. Патриотик тойгылар аларның әсәрләрендә хәзер тагын да көчлерәк яңгырый башлады. Мәмдүх Фахуриның «Мин—доллар» исемле шигырендә Америка империализмының мәкерле эшләре зур осталык белән фаш ителә. Тирән эчтәлекле шигырьләрендә Камал Солтан җирдә тынычлыкны яклап җырлый, ут белән уйнаучы жеан арты илбасарларын кисәтә. Күптән түгел генә азатлыкка ирешкән Гыйрак иле шагыйрьләренең әсәрләре дә хәзер тулы көч белән яңгырыйлар. ЛУөхәммәт Мәһди әлҖаваһири бүгенге көндә бик хаклы рәвештә Гарәп Көнчыгышының иң атаклы шагыйре исәпләнә. Аның шигырьләре Багдадта, Димәшкътә, Бәйрутта күп тапкырлар басылып чыкты. Җаваһири — көрәшче, трибун шагыйрь. Ул әсәрләрендә Гыйрак халкының палачларына кыю рәвештә һөҗүм итә, аларның явыз эшләрен рәхимсез фаш итә. Гыйрак һәм Багдад өстендә ирек һәм бәйсезлек кояшы балкый. Гыйрак халкы шушы елның 14 иче июлендә республика игълан итте һәм халыкка каршы кара эш алып барган Нури Сәет режимын юкка чыгарды. Хәзер Гыйрак шагыйрьләре гарәп халыкларының бердәмлеген һәм бәйсезлеген тулы тавыш белән яклап җырлыйлар. Алжир баш күтәрүчеләре сафына баскан Алжир шагыйрьләре шигырь һәм пуля белән дошманга каршы көрәшәләр. Шагыйрь Абел Касыйм Саадала үзенең «Изге үч» дигән шигырендә алжирлыларның гаепсез корбан булулары һәм җәзаланулары өчен халыкны дошманнан үч алырга өнди. Шушы елның июль аенда Америка һәм Англия империалистларының Ливанда һәм Иорданиядә яши торган, ирек сөюче гарәп халыкларына каршы башлаган агрессиясе бөтен дөнья күләмендә көчле протест дулкынына очрады. Бу көрәштә дә гарәп патриотларының җиңеп чыгачагында шик юк, чөнки алар хаклык һәм азатлык өчен көрәшәләр, аларга Берләшкән Гарәп Республикасының, Суданның, Тунисның, Ямәннең һәм башка гарәп илләренең күп санлы халыклары теләктәшлек итә, аларны барлык алдынгы кешелек дөньясы яклый. Гарәпләрнең социаль һәм милли азатлык юлы белән алга баруларын туктатырлык көч дөньяда юк һәм булуы мөмкин дә түгел.