КӨНЧЫГЫШ ӘКИЯТЛӘРЕ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ
Гадәттә без теге яки бу ха- “ лыкның фольклары һәм милли әдәбияты белән ана телебезгә тәрҗемә ителгән әсәрләр аша танышабыз. Бу танышлык иң элек әкиятләрдән башлана дисәк хата булмас. Әкиятләр, илгизәр кошлар кебек, бер илдән икенче илгә тизрәк һәм кыюрак күчәләр. Халык аларны яратып кабул итә, чөнки алар ерак илләрнең һәм төрле халыкларның табигате һәм көнкүреше, батырлары һәм матурлары турында үзенчәлекле итеп сөйлиләр, зиһенне баеталар, хыялны кузгаталар, алай гына да түгел, алар төрле халыклар арасындагы элемтә-бәйләнеш җепләрен, дуслык тойгыларын ныгытуга булышалар. Менә шуңа күрә дә безнең илдә халыкларны бер-берләренең бай эпик иҗатлары белән таныштыруга зур әһәмият бирелә. Соңгы ун ел эчендә генә Татарстан китап нәшриятында туган телебезгә тәрҗемә ителеп 41 халыкның иң яхшы әкиятләреннән төзелгән 11 җыентык чыгарылды. Ачар аша без туган илебездә яшәүче дус халыкларның әкиятләре белән генә түгел, социализм төзү* юлына баскан кытай, чех, поляк, румын, болгар, венгер, корея, албан халыкларының берсен- нән-берсе зирәгрәк әкиятләре белән дә шатланып таныштык. Болардан тыш тынычлык сөюче бөек һиид- стан халкының, гарәпләрнең һәм Индонезия халыкларының әкиятләре дә аерым җыентыклар булып басылды. Үзенә милли азатлык яулап алган батыр Вьетнам халкының әкиятләрен чыгару күз алдында тотыла. Ниһаять, нәшриятның яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе бөтен дөнья халыкларының йөз иллегә якын әкиятен эченә алган зур бер китап хәзерли. Күренә ки, бу өлкәдә куаныч белән билгеләп үтәрдәй эшләр эшләнгән һәм эшләнә. Менә гарәпләрнең бөтен дөньяны әйләнеп узган «Мең дә бер кичәюләре. Легенда, бу әкиятләрнең туу, таралу тарихын борынгы вакытларда «Дөнья шәһәре» дип аталган Багдад шәһәре белән бәйли. Беренче тапкыр алар гарәп әкиятчеләре — мәдехчеләр авызыннан моннан мең еллар элек язылып алынганнар, ә аерым китап итеп йөз ел элек Каһирәдә басылганнар. «Мең дә бер кичә»гә кергән гүзәл әкиятләрнең җыелмасы сигез томга җитә. Моңа кадәр тулы хәлендә алар бары ике-өч телдә генә басылып чыкканнар. Рус телендә бу әкиятләр тулысы белән быел басылырга тиешләр. Үз заманында Фатих Халиди гарәпчәдән татар теленә тәрҗемә иткән «Мең дә бер кичә» өч томнан тора. Без моны язучының халыкка күрсәткән зур хезмәте дип тәкъдир итәбез. Билгеле, ул тәрҗемәләр бүгенге укучыны канәгатьләндерә алмыйлар инде. Ирекле тәрҗемәгә нигезләнеп эш итү аркасында, ул әкиятләрдә художество бөтенлеге, тел-стиль үзенчәлекләре тиешенчә сакланмаган. Анда борынгыга тартым җөмләләр, хәзер аңлашылмаган гарәп, фарсы сүзләре күп. Шуңа күрә бу тәрҗемә фәнни яктан игътибарга лаек булса да, бүгенге укучыга тәкъдим итәрлек түгел. & дУ 125 Совет чорында «Мең дә бер кичә»нең аерым үрнәкләре язучы Гариф Гобәй тәрҗемәсендә Бөек Ватан сугышына кадәр үк чыккан иде. Алты әкиятне эченә алган бу китапны укучылар яраттылар. Г. Гобәй гарәп әкиятләрен татар телендәге мөмкинлекләрдән файдаланып тәрҗемә иткән. «Мең дә бер кичә»- нең соңгы басмалары (1948, 1951) аның тәрҗемәсендә чыктылар. Әмма нәшриятта, ни өчендер, бу әкиятләрне ваклап басу башланды. Соңгы басмаларының берсе «Гали баба» һәм «Кырык карак» дигән бер әкияттән, икенчесе аңардан тыш «Галәветдин һәм тылсымлы лампа» дигән әкиятләрдән генә тора. Ни өчен данлы сәяхәтче Синдбад, акыллы балыкчы, оча торган ат һәм сыңар күзле патша малае турындагы кызыклы әкиятләр кабат басылу хокукыннан мәхрүм калдылар икән? Классик әкиятләрнең бу үрнәкләрен яңадан басарга, алай гына да түгел, «Мең дә бер кичә»нең бөтен томнарын да татар укучыларына тәкъдим итү турында уйланырга бик вакыт. Бөек Кытай халкының гаҗәеп бай әкиятләр мирасыннан татар теленә утыз алты әкият тәрҗемә ителгән. Аларның берничәсе беренче мәртәбә «Халык демократиясе илләре әкиятләре» дигән җыентыкта басылды (1952). Калганнары «Кытай әкиятләре» дигән (1956) аерым җыентыкта чыкты. Маҗаралы, тылсымлы вакыйгалар һәм образларга мул гарәп әкиятләре белән чагыштырганда кытай халкының әкиятләре күләм ягыннан кыскарак, сюжет төзелеше буенча гадирәк, әкият бизәкләренә ярлырак кебек. Ләкин акылга, фикергә байлык ягыннан алар һич тә калышмыйлар һәм бер укыганнан соң онытылмаслык булып хәтергә сеңәләр. «Әгәр әкият геройлары акыллы һәм батыр икән, димәк аларны иҗат иткән халык та акыллы һәм батыр»,— ди кытайларның хикмәтле сүзе. Әкиятләр белән танышканнан соң, бу сүзләрнең хакыйкать булуына ышанмыйча калмыйсың. Алар кытай халкының милли характерына хас иң күркәм сыйфатлары — хезмәт сөюе һәм азатлыкны яклавы, зирәклеге һәм тапкырлыгы, кыюлыгы һәм намуслылыгы турында сөйлиләр. Менә кытай халкының социаль азатлык турындагы хыялларын әкиятләргә хас поэтик-фантастик образларда сурәтләгән «Гаҗәп дару» һәм «Йөз мең ук» дигән әкиятләре. Беренче әкият Пин-Фу исемле ярлы крестьян улының тырышлыгы һәм түземлелеге аркасында зур галимтабип булуын, ә со* ңыннан туган илен явыз монголлардан азат итү өчен көрәшкә чыккан милли геройга әйләнүен сурәтли. Акыллы Пин-Фу бу көрәшкә бөтен халыкны ияртү хәйләсен таба. «Халык көрәшкә дәррәү күтәрелсә, аңа бернинди дошман да каршы тора алмый» дип тәмамлана бу әкият. Кытайларның күп кенә әкиятләре тәрбия-әхлак темасына караганнар. Аларның исемнәре үк шул турыда әйтеп тора: «Алдакчы һәм карт», «Хезмәтме, байлыкмы яхшырак?», «Саран» , «Комсыз сатучы», «Туймас алпавыт Цзун», «Ахмак юлбарыс» һ. б. Образлы, җегәрле тел, көнкүрештән яисә хайваннар тормышыннан алынган кинаяле сюжет, һәр сурәтнең, картинаның милли колорит белән яктырып торуы кытай әкиятләренә яшәү көче бирә. Киләчәктә Кытай әкиятләренең җыелмасы татар телендә тагы да тулыланып, баеп чыгар дип ышанасы килә. Үзенең бай һәм үзенчәлекле культурасы белән данлыклы бөек һинд- стан халкының әкиятләре безне яңа бер дөньяга алып керәләр L Анда явыз раджалар һәм бадшах- лар, комсыз заминдарлар һәм ростовщиклар, акыллы игенчеләр һәм кыю сугышчылар тормышы тасвирлана. Анда гүзәл һиндстан якларында яшәүче крокодиллар, филләр, шакаллар, антилопалар турында сөйләнелә, шул җирләрдә генә үсүче үсемлекләр һәм ашамлыклар телгә алына. Без теге яки бу әкият1 Һиндстан халыкларының 32 әкияте «Сихерле савыт» дигән исем астында 1957 елда басылды. Тәрҗемәчесе К. Сабиров. нец эссе һиндстан кояшы астында туганын кечкенә генә детальдән дә төсмерли алабыз. Образлар системасының үзенчәлекле, милли чырайлы булуы — әкиятләргә булган мәхәббәтне көчәйтә генә. һиндстан әкиятләре дә, башка халык әкиятләре кебек үк, укучыны яхшылыкка өндиләр, явызлыкның ахыр чиктә җиңеләчәгенә ышаныч тудыралар. Батыр Рамананда изелгән халык хыялында балкыган Бәхет шәһәрен эзләп таба. Бу шәһәрдә патша да. алтын сарайлар да булмый, бер генә хәерче дә, кол да күренми. Анда барлык кешеләр дә ирекле һәм тигез хокуклы, һәркем көченнән килгән кадәр җир эшкәртеп көн күрә. Шул муллык һәм бәрәкәт шәһәрендә кыю Рамананда бөтен халыкка да бәхет бирү турында уйлана. Гасырлар буе колонизаторлар итеге астында интеккән һәм соңгы вакытта гына социаль- милли азатлык яулап алган бөек халыкның бу әкиятен дулкынланмыйча укып булмый. һиндстан әкиятләре композицион төгәллек һәм җанлы диалогларга бай булуы белән аерылып торалар. Күп кенә әкиятләрнең мораль йомгагы мәкальләр белән тәмамлануын да бер үзенчәлек итеп күрсәтергә кирәк. Корея илен еш кына «Иртәнге сафлык иле» дип атыйлар. Бу матур исем корея халкының әкиятләрен XXVII укыганда гел искә төшә. Корея әкиятләренең уңай геройлары— кыю Юн Гир Су, оста ташчы Ли Дон Гю, атаклы рәссам Ти Ген Цен, киң күңелле Хин Бу, гүзәл Кан Юн Хи һәм башка бик күпләр һәрвакыт халык бәхете өчен, туган илләренең азатлыгы өчен көрәшәләр. Аларның хыяллары саф һәм якты, йөрәкләре куркусыз һәм кайнар. Шуңа күрә алар алдында диңгез патшалары да, жирдәге хаким сыйныф вәкилләре дә, чит ил баскаклары да, ерткыч юлбарыслар да баш ияргә мәҗбүр була. Корея әкиятләрендә реализм көчле, аларда табигать күренешләре, халыкның гореф-гадәтләре, киемсалымнары, ашау-эчү сыйфатлары һәммәсе дә җентекләп, төгәл итеп тасвирланганнар. Моның сәбәбен демократик Корея язучысы Се Ман Ир XXVII «Корея әкиятләре». 1954. Ф. Хатипов тәрҗемәсе. Җыентыкка 19 әкият урнаштырылган. милли культураның озак вакытлар буена чит ил культурасы йогынтысы астында булуы белән аңлата. Шуңа күрә, кореялеләр өчен әкиятнең аерым бер әһәмияте бар... «Әкият бездә элек бердәнбер әдәбият иде»,— ди ул. Менә безнең алда «Хәйләкәр Канчиль» исеме белән узган ел гына чыккан Индонезия әкиятләре (Әнәс Камал тәрҗемәсе). Азиянең ерак бер почмагында, диңгезләр белән уратып алынган бу ил һәм аның тынычлык сөюче халкы турында без география дәреслеклә- реннән, газеталардай укып һәм кпно-журналлардан күреп кенә белә идек. Әкиятләр безгә бу халыкның бөтенләй оригиналь булган әдәби иҗаты турында сөйлиләр. Бу әкиятләрнең танып-белү ягыннан аеруча әһәмиятле булуларын әйтергә кирәк. Әкиятләр укучыны Индонезия урманнарында һәм суларында яшәүче хайваннар, ерткычлар һәм кош-кортлар белән, аларның үзләренә генә хас сыйфатлары белән таныштыралар. Көнчыгыш халыкларының татар телендә чыккан әкиятләренә күзәтүне тәрҗемә эшенә караган бер тәкъдим белән тәмамлыйсы килә: моңа кадәр бу эшкә нәшриятта җитди игътибар бирелмәде. Моның күңелсез нәтиҗәләре турында безгә кайчандыр язарга да туры килгән иде («Совет әдәбияты», 1954, № 1). Әмма артык үзгәреш сизелми. Күп кенә тәрҗемәләр уртачалыктан узмыйлар, коры, төссез булып чыгалар. Моңа мисалларны Кытай, Корея, Индонезия әкиятләреннән дә табарга була. Нәшрият та, Язучылар союзы да бу эшкә җитди игътибар итсеннәр, тәрҗемә эшен очраклы кешеләргә тапшырмыйча, аңа тәҗрибәле язучыларны, оста тәрҗемәчеләрне тартсыннар иде