Хроника
УГАН ТЕЛГӘ БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ 24 августта А. М. Горький исемендәге Үзәк культура һәм ял паркы бәйрәмчә киенгән халык белән тулды. Алар бирегә туган телгә — татар теленә багышланган кичәгә җыелдылар. Бу кичә язучылар, артистлар, композиторларның актив катнашлыгында үтте. Башта филология фәннәре докторы Мөхәммәт Гайнуллин Каюм На- сыйри, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһн- мов, Шәриф Камал, Муса Җәлилләр иҗат иткән тел турында, бу телнең үткәне, бүгенгесе һәм матур киләчәге турында сөйләде. Лекциядән соң сүз язучыларга бирелде. Аларның һәр чыгышын ачык эстрада мәйданына җыелган халык алкышлар белән каршылады. Шагыйрьләрдән X. Туфан, С. Баттал, Ш. Маннур, Г. Хуҗиев, Н. Дәүли, М. Хөсәен үзләренең шигырьләрен укыдылар. Г. Минский тамашачыларны үзенең «Кыюлар кыясы» исемле хикәясе белән таныштырды. Ахырда сәнгать осталарының зур концерты булды. МИРХӘЙДӘР ФӘЙЗИГӘ ҺӘЙКӘЛ Баймак— Башкортстан шәһәрләренең берсе. Күренекле татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзи күп еллар шушы шәһәрдә яшәгән, шунда үзенең танылган әсәрләрен иҗат иткән. Халыкның талантлы драматургка булган кайнар мәхәббәте билгесе итеп, шушы елның август аенда Баймакның шәһәр паркында Мирхәйдәр Фәйзигә һәйкәл ачылды. ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ-—БАШКА ТЕЛЛӘРДӘ Удмурт АССР язучылары союзы органы «Молот» журналы шушы елның июль номерын татар совет әдәбиятына багышлап чыгарган. Журналның бу бүлеге А. Гумеров һәм Н. Юзиевләрнен татар әдәбияты турындагы мәкаләсе белән башланып китә. Аннары поэзия, проза буенча VPHOK- ләр урнаштырылган. Поэзпя бүлеген М. Җәлил шигыре ача. Анда X. Туфан, Ә. Фәйзи, С. Баттал, Ә. Давыдов, Ш. .Мөдәррис, 3. Нури, И. Юзпев шигырьләре басылган. Бүлек Г. Бәширов, Г. Галиев хикәяләре белән тәмамлана. Әсәрләрне тәрҗемә итүдә Г. Сабитов, С. Широбоков, Г. Туганов И. Гаврилов, А. Борисовалар катнашкан. Шушы көннәрдә Чувашстан китап нәшриятында Ш. Мөдәрриснең шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Җыентыкта шагыйрьнең алты шигыре, «Тупчы Ваһап» исемле балладасы һәм унике сонеты урнаштырылган. Ш. Мөдәррис шигырьләрен А. Эсхел, В. Митта, Г. Айхи, А. Алга, Н. Евстафьевлар тәрҗемә иткән. «Тарим»—Кытайның Шән-җаң нәшриятында уйгур телендә чыга Topi ан әдәби журнал. Шушы елның июль санында бу журналда Г. Минскийның «Мин ничек шагыйрь булдым» исемле хикәясе басылган. ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ИДАРӘСЕНДӘ Татарстан язучылары союзы идарәсенең 27 августта булган утырышында яшь драматург Юныс Әминев Язучылар союзына член итеп алынды. МӘХМҮТ ГАЛӘҮ ӘСӘРЛӘРЕ Мәхмүт Галәү (Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗанн) Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр үк яза башлаган һәм совет матбугатында үзенең хикәяләре һәм романнары белән танылган язучы. Аның романнары бүгенге көнгә кадәр укучыга рус телендәге тәрҗемәләр аша гына билгеле иде. (Чөнки татар телендәге оригиналлары нәшриятка тапшырылган килеш дөньяга чыга алмый калдылар). Татарстан китап нәшрияты язучының сайланма әсәрләрен 1960 нчы елда татар телендә басып чыгаруны планлаштырды.