Логотип Казан Утлары
Хикәя

Хикәяләр

Рабиндранат Тагор (1861—1941) — һиндстанның бөек язучысы, шагыйре һәм галиме. Тагорның әдәби мирасы бик зур. Ул унике роман һәм повесть, йөздән артык хикәя, утыздан артык пьеса, күпләгән поэма, шигырь һәм җырлар иҗат иткән. Р. Тагорның иҗат эшчәнлеге һиндстанда коточкыч колониаль тәртипләр яшәгән чорга туры килә. Англия империалистлары бу бөек илнең табигый байлыкларын тиЛау, халкын рәхимсез рәвештә изү-җәберләү белән генә чикләнеп калмыйлар, мең еллар буена үсә килгән бөек культурасын да кимсетергә, буарга тырышалар. Тагор нәкъ менә шушы чорда үзенең Ватанын, туган халкын һәм культурасын яклап, ялкынлы публицист һәм җәмәгать эшлеклесе булып күтәрелә. Үзенең әсәрләрендә ул Һиндстан тормышының бик күп якларын — гади халыкның авыр язмышын, урта гасырдан калган инквизиторлык вәхшәтләрен (мәсәлән, тол кадган хатыннарны икенче көнне утта яндыру гадәтләрен), каста аерымлыкларын, Англия товарлары килү белән кысрыкла- нып, ач-ялангач калган һөнәрчеләрне һәм башка бик күп, бик күп якларны чын мәгънәсендә зур реалистик көч белән сурәтли. Р. Тагорның иҗаты һиндстан әдәбиятында бөтен бер дәверне тәшкил итә. Ул мең еллар буена иҗат ителгән әдэбият-сәнгать җәүһәрләренә таянып, шул традицияләрне тагын да үстерә, бенгаль әдәбиятында хикәя жанрын һәм политик лириканың гүзәл үрнәкләрен тудыра. Р. Тагор империалистик сугышларга, кан коюларга каршы чыга, дөньяда тынычлык өчен, халыкларның үзара туганлыгы, дуслыгы, хезмәттәшлеге өчен көрәшә. СССР турындагы хакыйкать сүзен һиндстан халкына иң элек ул җиткерде. 1930 елда, Советлар Союзында булып кайтканнан соң, Р. Тагор «Россия турында хатлар» әсәрен язып, Совет иленең искиткеч уңышларына сокланды, һәм бу китап Советлар Союзы халыклары белән һиндстан халкының дуслыгы ныгуда зур роль уйнады. Рабиндранат Тагор әсәрләре сәнгатьчә оста эшләнешләре, тирән кешелек хисләренә бай булулары белән бөтендөнья әдәбиятына зур хәзинә булып керделәр. Рабиндранат Тагорның эшчәнлеге һәм иҗаты белән татар укучыларын таныштыру Бөек Октябрьга чаклы ук башлана. Мәсәлән, 1913 елда Р. Тагор Нобель премиясе белән бүләкләнгәч, татар матбугатында («Шура» журналы, № 23, 1913 ел) аңа багышлап махсус мәкаләләр басылганы билгеле.

КОРБАН I

ойдонатх үзләренең авылында иң зур акыл иясе санала, шуңа күрә күбрәк вакытын алланың бирмеш көне турында түгел, үзенең киләчәк язмышы турында уйлап үткәрә иде. Хәтта туй көнне дә ул, кәләшенең нурлы йөзен күз алдына китерүдән бигрәк, туачак улының, ягъни булачак варисының кыяфәте турында уйланып утырды. Шау-шулы туй вакытында болай аек акыллы булып Б 36 калу сирәк очрый торган хәл, әмма Бойдонатхның яшьлек юләрлеге белән яши торган чагы узган инде, мәхәббәт ширбәтеннән исереп >яшәр чагына караганда, мәрхүм бабаларының, авыр туфракларын җиңеләйтеп, алар рухына сәдака өләшеп, корбан чалып яшәүне артыграк күрә торган чагы җиткән, әгәр ул бүген Бинодииига өйләнә икән, ул моны бер генә максаттан, малайлы булу максатыннан чыгып кына эшли иде. Бу фани дөньяда кайчагында акыл ияләре дә ялгышалар. Бино- дини җитү кыз булып өлгерде, ләкин төп вазифасын үтәмәде. Менә шунда Бойдонатхның күңелен борчу биләп алды: күз алдында гел тәмуг капкасы гәүдәләнде (ир балалары булмаган ирләрне теге дөньяда тәмуг утында яндырачаклар, имеш, ди). Шуның өстенә аңа икенче бер уй тынгылык бирми, ашавы ашау түгел, йокысы йокы түгел: аның чиге-чамасы булмаган мөлкәте, үзе үлгәч, кем кулына калыр? Бая әйткәнемчә, ул күбесенчә киләчәк турында кайгыртып яшәүче кеше бит. Ә җитү кыз Бинодининың мондый уйлар белән чуалыр чагы түгел, ул, мескен, чәчәк кебек яшьлегенең мәхәббәтсез генә, шатлыксыз гына узуына әрнеп яши. Күңелендә ташыган яшьлек ялкыны аңа теге дөньяны оныттыра, Ману 5 кануннары да, Бойдонатхның дини вәгазьләре дә аның шашкын йөрәгенең мәхәббәткә сусавын баса алмыйлар. Ничек кенә акыл сатма — хатын-кыз өчен яшьлегендә бер генә нәрсә бар: сөю һәм сөелеп яшәү, калганнары аның өчен әллә ни әһәмиятле түгел. Ләкин Бинодининың бу яктан бәхете булмады. Тәүге мәхәббәтнең язгы җылы яңгыры урынына аның башына каенана, ир һәм туталары менеп кунаклаган биеклектән тиргәш-каргыш кына явып торды. Баласы булмаган өчен аны һәммәсе дә табалый иде. Бинодининың алданган яшьлеге караңгы базда чәчәк ата алмыйча шиңгән гөлне хәтерләтә иде. Бинодини, өзлексез тиргәлеп, каргалып торулардан качып, Кушум- нар өенә карта уйнарга йөри башлады. Монда аның күз алдында баласыз кешеләрне яндыра торган тәмуг шәүләсе гәүдәләнми, монда шаян сүзне, уенкөлкене берәү дә тыймый иде. Кайвакыт Кушум белән кара-каршы уйнарга иптәш булмый, шуңа күрә ул үзенең каенэнесе Ногендроны чакыра иде. Бинодини баштарак моңа каршы килергә тырышып карады, Ногендро исә аның каршы килүеннән көлде генә. Яшьлек кызык нәрсә ул, тормышта бер нәрсә икенче нәрсәне китереп чыгарыр дип уйламый, мәсәлән, гөнаһсыз бер уен тора-бара фаҗигага әйләнер дип башына да китерми. Бу яктан караганда, Бинодини да озак карышып тора алмады. Эш картага барып җиткәч, аны үгетләп торуның кирәге булмады. Шулай итеп, Ногендро Бинодини белән очраша башлады. Уен вакытында ул гел диярлек оттыра иде, чөнки аның игътибары картада Түгел, бәлки кызыклырак, җанлырак нәрсәләрдә иде. Ногеидроның ни өчен оттыруының сәбәпләрен Кушум да, Бинодини да сизми кала алмадылар. Яшьлек күп вакыт эшләгән эшенә хисап бирми, дигән идем. Кушум бу уенны бик кызыклы дип тапты һәм аны ахырынача алып барырга уйлады. Әгәр җир астыннан мәхәббәтнең саф чишмәсе бәреп чыга икән, яшьлек аңа бик шат инде! Бинодини да бу уенда бернинди дә начарлык күрмәде: егетләр йөрәгендә үзеңнең сихри көчеңне сынап карау теләге, гәрчә ул тыелган булса да, бик табигый ич. Ниһаять, шулай килеп чыкты, карта уены вакытында дүртлекләр белән бишлекләр алмашканда, ике уенчы бер мизгелдә бер-берсен 5 Ману — мифологиядә кешелек ыругының башлыгы, һиидлыларның тәртип кагыйдәләрен билгеләүче «Ману кануннары»» ул төзегән диләр. 1 Панд ит һиндстанның, классик гыйлем мәктәбен узган укымышлылаога бирелә торган дәрәҗәле исем. К а л и г х а т — Калькуттадан, көньяктарак урнашкан зур бер авыл. Атаклы Кали алласы исеме белән аталып йөри торган гыйбадәтханә шунда урнашкан. 37 аңлап алдылар. Бар нәрсәне күреп-белеп торучы тәңредән башка, моны өченче уенчы да сизде. Сизде дә чын күңеленнән шатланды. Шулай беркөнне Бинодини, Кушум һәм Ногендро төш вакытында карта уйнадылар. Авыру баласының елый башлавын ишетеп, Кушум бүлмәдән чыгып китте. Ногендро Бинодинига сүз кушмакчы булды. Ләкин ул теленең ни әйткәнен белми, йөрәге ашкынып тибә, чигә та- мырлары сулкылдый иде. Менә шунда инде берни белән дә хисаплашмый торган яшьлек Ногендроиың кыюсызлыгыннан өстенрәк булып чыкты. Бинодинины кулыннан эләктереп алды да ул, үзенә тартып китереп, суырып үпте. Аның бу кыланышы оялудан һәм нәфрәтләнүдән Бинодинины кабындырып җибәрде. Ул кулларын ычкындырырга теләде, ләкин шул мизгелдә бүлмәдә өченче зат пәйда булды. Ал арны күрделәр! Ногендро, күтәрелеп карарга базмыйча, ишеккә таба китте. — Байбикә ханым әфәнде! Сезне тутагыз чакыра,— диде хезмәтче хатын, рәхимсез салкын тавыш белән. Бинодини, елап җибәрүдән чак кына тыелып, Ногендро ягына усал бер караш ташлады да хезмәтче хатын артыннан китте. Хезмәтче хатын күргәнен бик кечерәйтеп, күрмәгәнен бик каты күпертеп, әлеге вакыйганы сөйләп бирде һәм шуның белән Бойдонатх- лар йортының хатын-кызлар ягында өермә кузгатты. Бинодининың хәлен язып бирүгә караганда күз алдына китерү ансатрак. Башын түбән иеп, ул барысын да үткәрде, акланырга уйламады да. Менә шуннан соң Бойдонатх, ыруглары каршындагы бурычын үтәүче варисның дөньяга килмәячәгенә тәмам ышанып, Бинодинига: — Ычкын минем өемнән, шакшы хәшәрәт! — дип кычкырды. Бинодини, йокы бүлмәсенә бикләнеп, караватка егылды. Аның күзләре яшькә чыланмады, ләкин алар ком чүленең кайнар кояшысымаи яналар иде. Җир өстенә караңгылык җәелеп, бакчада каргалар каркылдый башлагач, ул өйдән чыкты. Аның баш өстендә йолдызлар янып тора иде, ул әтисен, әнисен исенә төшерде, аның күз яшьләре елга булып актылар. Шул ук төнне Бинодини иренең өен ташлап китте. Шуннан бирле аны беркем дә күрмәде, беркем дә таба алмады. Ләкин ул төнне әле Бинодини үзенең вазифасын үтәгән булуын һәм ирен җәннәткә алып керәчәк кешене карынында йөртүен белми иде. II Югарыда язылган вакыйгалардан соң ун ел узды. Бу еллар эчендә Бойдонатхның мөлкәте тагын да артты. Бойдонатх авылдан Калькуттага күчте, анда зур йорт сатып алды. Мал-мөлкәте арткан саен аңарда варислык кайгысы да артты. Ун ел эчендә ул ике мәртәбә өйләнде. Ләкин бу өйләнүләр варис урынына ызгыш-талаш кына тудырдылар. Бойдонатхның өендә фалчылар, пандитлар \ күрәзәчеләр һәм дәрвишләр болганып йөрде. Исәпсез- сансыз бөтиләр, шифалы үлән тамырлары, күп төрле дарулар кулланып карадылар.. Калигхат2 рухына дип корбанга чалган кәҗә сөякләреннән шундый зур тау өелде, аның белән чагыштырганда, кеше башы сөякләреннән Тәмерлан өйгән пирамида да бик кечкенә булып калыр иде. Ләкин болар барысы Бойдонатхның гаять зур сараенда төп урынны биләргә тиешле бәләкәй җан иясенең кимерчәкләре һәм тәне яралуына сәбәп була алмадылар. Ул тапкан ризыкны үз улы 38 түгел, кемдер икенче берәү ашарга тиешлеге күз алдына килгәч, Бойдонатхның тамагыннан аш үтми башлый иде. Бойдонатх тагын өйләнде — дөньяда өметнең дә, кияүгә бирәсе кызларның да чиге юк! Фалчылар, бәхет йолдызын тикшереп, йолдызларның дөрес кавышкан булуын, тиздән Бойдонатх йортында варис туачагын хәбәр иттеләр. Ләкин шуннан соң тагын алты ел узып китте, йолдызларның кавышуы кавышу булып кына калды. Бойдонатхның сабырлыгы төкәнде, мал димәде, акча димәде, изге китапларны бик яхшы белүче күрәзәчеләр киңәше белән гаять зур эшкә тотынды: йөзләгән брахман тәңре алдына тезләнеп, аның өчен гыйбадәт кылырга керештеләр. Ул көннәрдә Бихарга, Бенгальга, Ориссага коточкыч ачлык килде, кешеләр коры сөяккә калдылар. Бойдонатх минем икмәгемне кем ашар, дип кайгырып йөргән көннәрдә, ачлар сагышлы күзләре белән буш савытларга карыйлар һәм кайдан ашарга табарга икән дип баш ваталар иде. Менә шундый көннәрнең берендә Бойдонатхның дүртенче хатыны йөз брахман аяк юган изге суны эчте. Аннары йөз брахман гарык булганчы дөге боткасы ашадылар. Төш вакытында алар тагып да ныграк тыгындылар. Табыннан калган майлы чүлмәкләрне, эремчекле җамаякларны һәм банан яфракларын шәһәр идарәсенең чүп арбаларына төяп, чыгарып аударырга туры килде. Менә шунда, ризык исен сизеп, Бойдонатх өе янына ачлар җыела башлады, шуңа күрә Бойдонатхка капка каравылчыларын кирәгеннән артык ялларга туры килде — юкса ачтан интеккән кешеләрне капка төбеннән куып бетерерлек кенә түгел иде. Шулай да беркөнне иртән менә нинди хәл булды: Юан корсаклы дәрвиш Бойдонатх йортының мәрмәр болдырында бер савыт сөт белән икенче савыт манный боткасын аударып утыра иде. Бойдонатх өстенә чапанын бөркәнеп һәм изгеләрчә кулларын кушырып, тыныч кына идәндә утыра һәм дәрвишнең изге ашын күзәтә иде. Шул мәлне болдырга коточкыч ябык бер хатын белән шыр сөяк кенә булып калган бер малай килделәр. Хатын хәлсез тавыш белән: — Бабу6 7 , аз гына ашарга бирсәгез лә, — диде. — Гурудоял!—дип кычкырып җибәрде кәефе киткән Бойдонатх,— әй, кая югалдың син, Гурудоял! Хуҗаның ачуы килгәнне күреп, әлеге хатын әкрен генә әйтте: — Үземә кирәкми. Улыма гына бирегез. Үземә бернәрсә дә кирәкми... Ләкин шул мәлне болдырга Гурудоял килеп чыкты, ананы да, ябыгып как сөяккә калган ач баланы да куып җибәрде, ә бу бала Бойдонатхның бердәнбер улы иде. Шул ук вакытта симез-симез йөз брахман һәм аю чаклы өч дәрвиш Бойдонатхка тиздән варисың булыр дип буш вәгъдәләр яудырырга һәм җиң сызганып нигъмәтләр белән сыйланырга керештеләр. $ ЯЛГЫШУ иңа атамның нигезен ташлап китәргә туры килде. Моның ничек килеп чыгуын вәземләп язып тормыйм, хикәямнән үзегез аңларсыз дип уйлыйм. Мин үзем авыл врачы. Мин торган йорт каршында гына полиция участогы урнашкан. 6 Брахман — һинд каста системасында югары каста вәкиле. 7 Бабу — әфәнде. М 39 Полицейскийлар җан алучы Газраилнең кем икәнен врачлардан ким белмиләр, мин моның шулай икәнен күптән сизеп йөрим. Мин полиция инспекторы белән аеруча дус идем, җае туры килгәндә әйтим, ул инспектор укымышлы, белемле кеше иде. Аның белән дус булуымның үзенә күрә сәбәпләре дә бар: безнең үзара эш йөртүебез икебез өчен дә файдалы иде, мөлкәтебезне арттыра иде. Инспектор миңа берничә тапкыр үзенә кардәш тиешле, буйга җиткән бер кызга өйләнергә тәкъдим ясады, шуның белән мине бик уңайсыз хәлгә куйды. Мин әле сезгә әйтмәдем бугай, минем беренче хатынымнан калган Шоши исемле кызым бар. Аның язмышын үги ана кулына ничек тапшырыйм мин? Туйлар ясау өчен уңайлы булган матур көз көннәре бер-бер артлы уза торды, күп кенә кияүләр, әйбәтләре дә, юньсезләре дә, бер-бер артлы туй паланкинына 1 кереп чыктылар. Ә мин башкалар туенда сыйланып йөрим, сыйдан соң, авыр көрсенеп, өйгә кайтып китәм. Шошига тиздән унөч тула. Мин аны берәр яхшы йортка бирә алырмын дип өметләнәм — тик моның өчен акча тупларга кирәк. Ә аннан соң тагын бер әйбәт эш эшләргә — үземә дә кәләш сайларга була. Шулай итеп, мин каян акча табарга икән дип баш ваткан чагында, уйламаган-көтмәгән җирдән Тулса авылының Хоринатх Мозумдар килеп, минем аягыма егылды. Бактың исә, кичә төнлә аның кызы үлеп киткән икән. Хоринатхның дошманнары, инспекторга яшерен донос җибәреп, мәрхүмә өстенә гайбәт якканнар, янәсе, ул бала төшерүдән үлгән. Полиция мәетне ярып карамакчы була икән. Хоринатх мондый коточкыч мәсхәрәләүне күтәрә алмаячагын әйтте. Мин, доктор буларак һәм инспекторның якын дусты буларак, аңа ничек булса да ярдәм итәргә тиеш булып чыктым. Бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына, ди. Картның гозерен тыңлап бетергәч, мин иңбашларымны сикертеп куйдым, мәгънәле итеп: «Эш бик җитди!» дидем һәм эшнең җитдилеген исбат итәр өчен үзем уйлап тапкан берничә дәлилне дә китердем. Җавап урынына карт, калтыранып, үксеп елап җибәрде. Бер сүз белән әйткәндә, аңа кызының гәүдәсен яндыру һәм башка төрле күмү йолаларына рөхсәт алу өчен барлык мөлкәтеннән мәхрүм калырга кирәк иде. Без сөйләшеп утырган чакта, бүлмәгә кызым Шоши килеп керде һәм йомшак тавыш белән: — Әти, нигә ул аягыңны кочаклап елый?—дип сорады. —Син белергә тиешле әйбер түгел ул,— дип коры гына җавап бирдем мин. Бу вакыйгадан соң мин кызымны кияүгә бирә ала идем инде. Туй көнен билгеләделәр, мин аңа бик нык әзерләндем: ничек әзерләнмисең, бердәнбер кызым каенана йортына китә! Кызымны әзерләшергә, әнисе булмаганлыктан, миңа күрше хатынкызлары булышырга булдылар. Ә төнге сәгать өчтә Шошины бизгәк өянәге аяктан екты. Авыру бик тиз көчәйде. Шошига кулымнан килгән барлык ярдәмне итеп тә файдасы тимәгәч, мин дару савытларын ачуымнан идәнгә тондырдым һәм, Хоринатхка барып, аның аягына егылдым... — Гафу ит, дада 8 9 , мнн алласызны гафу ит. Шоши бит минем бердәнбер юанычым. Минем башка беркемем дә юк. 'Паланкин көнчыгыш халыкларында атаклы байларның өсте бөркәүле носилкалары. г 1 9 Дада— абый. 40 — Доктор, нишлисез сез? — дип кычкырып җибәрде каушап калган Хоринатх.— Мин бит сезгә гомерем буена бурычлы. Зинһар өчен дип әйтәм, торыгыз. — Мин гөнаһлы булдым, сине бөлдердем, менә хәзер кызым үлә инде. Мин ярсып кычкырырга тотындым. — Йа хода, мин бәхетсез бер картны таладым, шуның өчен тиешле җәзасын алдым, йа тәңре, коткар минем кызымны! Мин картның аягыннан башмакларын йолкып алып, шуның белән башымны төя башладым. Карт ашыгып башмакларын тартып алды. Иртән сәгать тугызда Шошп зәгъфран кебек саргайды һәм бу фани дөньяны мәңгегә ташлап китте. Ә икенче көнне минем яныма инспектор керде. — Менә хәзер тартып-сузып торуның кирәге калмады. Өйләнергә кирәк. Җибәримме берәрсен?—диде. Мондый мәйсезлек, мөгаен, шайтанга да килешмәс иде. Ә инспектор инде ничәмә-ничә тапкыр миңа шулай үзенең «кешелеген» күрсәтә иде. Билгеле, мин аңа җавап бирмәдем. Аның дус булып йөрүе мине мыскыллаган кебек, миңа камчы белән суккан кебек тоелды. йөрәкнең телгәләнеп газаплануы мөмкин, ләкин аңа карап эшлисе эш тукталмаска тиеш. Әүвәлгечә, берни дә булмагансыман, мин азык- төлек турында, өс-баш киеме турында, мәетне яндыру учагы турында һәм туфлиләргә тасма табу турында кайгыртып йөрдем. Ә берәр генә минутка ялгызым гына калган чакларда минем колак төбемдә Шошиның: «Әти, нигә ул аякларыңны кочаклап елый?» — дигән йомшак тавышы яңгырап торды. Мин үз исәбемә Хоринатх алачыгының түбәсен салам белән яптырдым, ростовщиктан сатып алып аның өй җиһазларын кайтардым, аңа үземнең савым сыерымны бирдем. Ләкин мин моның белән дә тынычлана алмадым. Кичләрен караңгы төшкәндә, йокысыз үткәргән төннәрдә түзеп булмастай бер сыкрау йөрәгемне сызлатып торды, минем комсызлыгым аркасында кызым теге дөньяда үзенә урын таба алмыйдыр кебек, «Әти, әти, нигә син шулай эшләдең?» — дип сорыйдыр кебек тоела иде миңа. Ярлылардан мин дәвалаган өчен акча алмый башладым. Әгәр авылда берәр кыз авырып китсә, миңа үз кызым газапланганнан ким тоелмый иде. Яңгырлар башланды. Авылны су басты. Дөге кырларына көймәгә утырып барырга туры килде. Яңгырлар көн-төн чиләкләп койды. Шундый көннәрнең берендә мине заминдар утарына чакырдылар. Хуҗаның көймә йөртүчесе бик ашыга иде, ул минем чыкканны да көтмичә көймәсенә кереп утырды. Күңелгә сагышлы уйлар үрмәләде. Элегрәк, авырулар янына барырга чыкканда, минем янымда бер кеше була торган иде, ул зонтигым тишек түгелме икәнне карый, суыкта тамагыңа салкын тидерә күрмә, коеп яуган яңгыр астында торма, дип киңәшләр биреп, минем өчен борчылып йөри иде. Ә бүген миңа зонтигымны үземә эзләп алырга туры килде. Мин моңсуланып калган ялгыз өйдән урамга чыгарга ашыкмадым. Күз алдымда кызымның ягымлы йөзе балкып торды. Мин тагын бер мәртәбә бикле йокы бүлмәсенә карап алдым да: «Башкалар турында кайгыртмаган кешенең бәхетен саклауның тәңрегә кирәге булмаган»,— дип уйладым. Кызымның бүлмәсе яныннан узганда, йөрәгем бик каты сыкрап куйды. Урамнан көймәченең сабырсызланып дәшкәне ишетелде, һәм мин, эшләремне бетереп, урамга чыктым. Көймәгә утырган чакта, мин полиция участогы болдырына килеп туктаган көймәдә манма су булган бер крестьянны күреп алдым-. 41 — Ни булды?—дип сорадым. Узган төнне крестьянның елан чагудан кызы үлгән икән. Полиция аны бирегә ерак бер авылдан хәлнең ничек булуын белү өчен чакырып китергән. Кызының үле гәүдәсен ул бишмәт чабуы белән каплап утыра иде. Шул чакны заминдарның хезмәтчесе, сабырын җуеп, көймәне кузгатып җибәрде. Көндез сәгать берләр тирәсендә өйгә кайтканда, крестьян агай әле һаман элекке урынында иде. Мин аннаи-моннан гына тамак ялгап алдым — икенче бер авыру янына, икенче бер заминдар утарына барырга кирәк иде. Кич белән шул ук крестьянны мин тагын очраттым, ул дөньядан өметен җуйган кешегә охшаган иде. Сөйләшерлек хәле юк иде инде аның, шуңа күрә ул миңа тавыш-тынсыз гына карап торды. Күрәсең, ул мескен хәзер кайда утыруын да аңламый, елганы, агачларны, полиция участогын һәм бу комсыз дөньяны, нәзакәтле юеш дөньяны төшендә күргән кебек кенә тоя. Шулай да, төпчеп сорый торгач, ул әлеге бинадан бер мәртәбә полицейскийның чыгып кергәнен, акчаң бармы?—дип соравын әйтте. Крестьянның бик ярлы икәнен, янында бер тиен дә акчасы юк икәнен белгәч, полицейский: — Ярый, дус кеше, шушында утырып тор әле, — дигән. Минем мондый күренешләрне моңарчы да күргәнем бар иде, ләкин әле аларга игътибар иткәнем юк иде. Хәзер исә кызыннан калган бу мескен крестьянның кайгысы минем бөтен күңелемне айкап алды. Миңа болытлы күк йөзеннән Шошиның ягымлы тавышы ишетелгән кебек тоелды. Мин инспектор янына өермә булып килеп кердем. Ул камыш урындыкка бик җайлап утырып алган да трубка төтәтә, палас өстендә инспектор хатынының энесе утыра һәм инспекторга нидер сөйли иде. Аның кияүгә чыкмаган кызы бар икән, һәм ул күптән түгел генә үзенең җизнәсе янына аның аркылы мине өйләндерү максаты белән килгән икән. — Кешеләрме сез, җеннәрме? — дип кычкырып җибәрдем мин кергән мәлгә һәм бүген эшләп тапкан акчамны өстәлгә атып бәрдем.— Сезгә акча кирәкме? Алыгыз, гүрегезгә алып китегез. Тик бу бәхетсез кешене генә саргайтмагыз, кызын кешечә күмәргә рөхсәт бирегез. Шулай итеп, минем инспектор белән булган дуслыгым, күпме тырышлык белән урнаштырылган дуслыгым челпәрәмә килде. Соңыннан инспекторның аягына егылып, гафу итүен сорап, күпме генә гозерләнсәм дә, күпме генә үземнең ялгышуымны әйтсәм дә, берсе дә файда итмәде — атам нигезен ташлап китәргә туры килде. 1900. УТТАН КАЛГАН КЫЗ I охамайя белән Рәҗиблочон яр буена салынган иске бер гыйбадәтханәдә очраштылар. Мохамайя сүзсез генә Рәҗибкә төбәлде. Ул гүя: «Мине бирегә чакырырга ничек җөрьәт иттең син? Җитмәсә әле, нинди вакытта. Моңарчы мин синең сүзеңнән чыкмадым, ләкин син соңгы вакытта чамадан тыш узынып киттең»,— дип әйтергә тели иде. Шундый күз карашыннан уңайсызланып калган Рәҗиб кыюсыз гына кыз янына килде. Кызга ул бүген ике генә авыз сүз әйтергә те М 42 ләде, ләкин шундук ул уеннан кире кайтты. Шулай да Мохамайяны ни өчен гыйбадәтханәгә чакыруының, сәбәбен әйтми китү мөмкин түгел иде, шуңа күрә кабаланып: — Әйдә, моннан качып китик тә өйләнешик,— диде. Рәҗиб нәкъ әйтергә теләгән сүзен әйтте, ләкин ул моны җайлап- нитеп тормыйча, йөрәгендә әзерләнгән ягымлы сүзләрне кыстырмыйча, токтомалга әйтеп салды, шунлыктан аның сүзләре бик коры һәм кискен булып чыктылар, аларны ишетү кыз өчен бик сәер иде. Өстәвенә Рәҗиб аларны борын астыннан мыгырданып, тотлыгып әйтте һәм шуннан башка бүтән бер сүз дә өсти алмады. Их син, Рәҗиб, юләркәй! Сөйгән кызыңны көпә-көндез яр буена, җимерек гыйбадәтханәгә чакырып китер дә «Әйдә, өйләнешәбез!» дигән сүздән башка берни дә әйтә алма! Мохамайя кайчандыр атаклы аристократлар нәселеннән килә торган гаиләдә үскән кыз. Аңа хәзер егерме дүрт яшь, һәм ул тулып пешкән бер чибәр. Ул табигый алтыннан койган сынны хәтерләтә, андый алтын көзге кояш кебек тигез генә нур чәчә, ялтырап күзне камаштырмый торган була. Кызыйның искиткеч матур күзләре кыю итеп төбәп карый беләләр иде. Мохамайяның әтисе юк, абыйсы гына бар. Бхобаничорон Чотто- падхайя исемле аның абыйсы. Ага белән сеңелнең холыклары икесенең дә бертөсле. Сөйләвен алар күп сөйләмиләр, әмма бер төбәп карасалар, төш вакытындагы кояш кебек көйдереп алалар. Шулкадәр дә көчле аларның күз карашлары! Бхобаничороннан һәммә кешенең коты алынып тора. Рәҗиб бу якныкы түгел. Аны бирегә ефәк туку фабрикасының өлкән управляющие алып килде. Рәҗибнең әтисе дә шушы фабрикада хезмәт иткән иде. Управляющий бәләкәй Рәҗибне әтисе үлгәннән соң үз карамагына алды, малай бераз үсә төшкәч, Боманхатир фабрикасына эшкә урнаштырды. Малайның хәзер сөекле тутасыннан башка кардәше юк иде. Алар Бхобаничороннар белән янәшә йортка урнаштылар, Мохамайя яшьтән Рәҗиб белән дус булып үсте. Рәҗибнең тутасы белән Мохамайя да бер-берсен ихтирам итәләр иде. Рәҗиб үсеп буйга җитте. Аңа инде унтугыз яшь тулды, ләкин тутасы күпме генә кыстамасын, ул өйләнергә теләмәде. Бенгаль егетенең шундый гадәттән тыш акыллы булып яшәвен ишетеп, баланы багып үстерүче управляющий сөенде, Рәҗиб миннән үрнәк ала дип уйлады (управляющий үзе дә өйләнмәгән иде). Ул арада Рәҗибнең тутасы үлеп китте, ул япа-ялгыз калды. Шул ук вакытта Мохамайя өчен аларның атаклы нәселенә тиң килерлек кияү табылмый тора, аннан килеп, туй өчен дә күп кенә чыгымланырга кирәк иде. Ә кызның яше бара. Никах төеннәренең аллаһе тәгалә кулында икәнен укучыларга әйтеп тору артык булыр! Әгәренки никах төеннәре белән идарә итүче алла бу ике яшьнең никахына шулкадәр салкын караган икән, мәхәббәт алласы вакытны бушка уздырмады! Карт Праджапати 10 йокымсырый икән, яшь Кандарпаның2 күзенә йокы керми. Мәхәббәт алласы Кандарпа төрле кеше белән төрлечә идарә итә. Мәхәббәт белән кабынган Рәҗиб Мохамайяга берничә ягымлы, назлы сүз әйтү минутларын көтте, әмма кызаңа моны эшләргә ирек бирмәде, аның төбәлеп караган җитди күзләре Рәҗибнең ашкынулы йөрәген кинәт кыюсызландыра иде. 10 Праджапати — һинд мифологиясендә дөньяны тудыручы алла, шул ук вакытта никах алласы дип тә санала. ‘ 2 Кандарпа — һинд мифологиясендә мәхәббәт алласы Камадеваның икенче исеме. 43 Менә бүген, ниһаять, егет кыюланып Мохамайяны шушы җимерек гыйбадәтханәгә чакырды: бүген ул ана чын дөреслекне әйтеп бирергә карар кылды, аннары ни булса шул булыр — я гомерлек бәхет, я салкын үлем. Ләкин шушы истәлекле көндә Рәҗиб: «Әйдә өйләнешәбез!» дигән сүздән башка бер сүз дә әйтә алмады һәм сабагын оныткан шәкерт кебек тынып калды. Мохамайя, күрәсең, Рәжиб мондый тәкъдим ясар дип көтмәгән иде, ул беравык сүзсез генә басып торды. Көндезге һава ниндидер ачык булмаган авазлар белән тулы иде. Ялгыз тупсада гына асылынып торган гыйбадәтханә ишеге бер ачылып, бер ябылып, ыңгырашып шыгырдый, тәрәзә кыекларында күгәрченнәр гөрләшә, ефәк агачында тукран тукылдап утыра; кипкән яфракларны шыштырдатып, кәлтә елан шуышып уза; менә кырлар ягыннан җиңелчә җил исеп китте, агач яфраклары шаулашып алдылар; елга, йокысыннан уянгансыман, ярым җимерек болдыр басмачасына әкрен генә суын китереп чайпады. Очраклы рәвештә генә килеп туган, әллә ни әһәмияте булмаган шушы табигать авазлары эченнән көтүче кураеның моңлы авазы ишетелде. Мохамайяиың йөзенә күтәрелеп карарга кыймыйча, Рәҗиб гыйбадәтханәнең стенасына сөялде, йокымсыраган кебек тыныч кына яткан елга өстенә күз ташлады. Бераздан ул борылды, ялварулы күзләре белән кызга төбәлде, кыз башын чайкап: — Юк, бу мөмкин түгел,— диде. Рәҗибнең бөтен өметләрен чәлпәрәмә китерү өчен шушы сүзләр җиткән иде. Бу сүзләрнең нәрсә икәнен ул бик яхшы белә иде, хәзер башыңны ташка орсаң да, Мохамайяны үзенең карарыннан дүндереп булмаячак. Мохамайялар гаиләсендә үз нәселең белән горурлану тойгысын гасырлар буена тәрбияләп килгәннәр — шулай булгач, ул Рәжиб кебек гади бер брахманга кияүгә чыгарга риза була аламыни? Мәхәббәт — бер нәрсә, никах бөтенләй икенче нәрсә бит ул. Мохамайя үзенең акылсыз адымы Рәҗибкә шундый батырлык бирер дип башына да китермәгән иде. Ул шундук биредән чыгып йөгерергә уйлады. Егет кызның уен аңлап, әйтәсе сүзен әйтеп калырга ашыкты. — Мин иртәгә китәм,— диде. Мохамайя, китсәң ни, кит, дигәнсыман, гамьсез булырга теләгән иде, ләкин булдыра алмады. Шундук чыгып йөгермәкче булды, ләкин урыныннан да кузгалмады, хәтта мөмкин кадәр сабыр тавыш белән: — Нигә?—дип сорады. — Минем хуҗам Шонапурдагы фабрикага күчә, мине дә үзе белән ала,— дип җавап бирде Рәҗиб. Мохамайя беравык сүзсез басып торды. «Кешеләр төрле юллардан китәләр. Кешеләрне үз яныңда көчләп асрап булмый»,— дип уйлады ул. Аннары авыр итеп бер көрсенде дә, авыз ачмыйча, иренен кыймылдатып кына: «Яхшы», — диде. Шушы бер сүзне әйтү белән хәзер үк моннан чыгып китәргә дигән карарга килде, ләкин шунда Рәҗиб кинәт: — Чаттерджи әфәнде!—дип кычкырып җибәрде. Кыз гыйбадәтханәгә якынлашып килгән Бхобаничоронны күреп алды һәм аның үзен эзләвен аңлады. Мохамайяны бәхетсезлеккә дучар итәчәген аңлап, Рәҗиб гыйбадәтханәнең җимерек стенасы аркылы сикереп чыгып качарга уйлаган иде, ләкин кыз аның җиңенә чытырдап ябышты, качарга ирек бирмәде. Менә Бхобаничорон гыйбадәтханә эченә килеп керде, ләкин яшьләргә авыз ачып бер сүз әйтмәде. Мохамайя, барлык кыюлыгын җыеп, Рәҗибкә таба борылды: — Рәҗиб, мин сезнең өйгә килермен, көт мине! 44 Бер генә сүз дә әйтмичә, Бхобаничорон гыйбадәтханәдән чыгып китте, Мохамайя да аныц артыннан тавыш-тынсыз гына чыкты, ә егет, үлем* җәзасына хөкем ителгәндәй, гыйбадәтханә уртасында бер ялгызы шаккатып басып калды. II Шул ук кичне Бхобаничорон кызыл челине 11 алып килеп Мохамайяга бирде дә: — Киен, — диде. Кыз киенеп беткәч, минем арттан бар, диде. Бхобаничоронның әмеренә түгел, гади генә йомышына да моңарчы әле беркемнең дә каршы килергә батырчылык иткәне юк иде. Мохамайя да аңа каршы килә алмый иде. Алар яр буена, мәетләр яндыра торган урынга киттеләр. Ул урын өйдән ерак түгел иде. Анда гыйбадәт кылучылар өчен ясалган алачыкта карт бер брахман үзенең үлемен көтеп ята иде. Алар брахман яткан урынга килделәр. Алачыкның икенче бер почмагында мәҗүсиләр рухание басып тора иде. Бхобаничорон аңа ишарә ясады, рухани, ашыга- ашыга, никах өчен кирәкле нәрсәләрне хәзерләде. Мине шушы үлем түшәгендә яткан брахманга кияүгә бирәләр икән, дип уйлады Мохамайя, ләкин бернинди дә каршылык күрсәтмәде. Матәм учакларының шәүләсе белән генә яктыртылган, изгеләр китабыннан укылган дога белән үлем түшәгендә ятучының ыңгырашу авазлары ишетелеп торган ярым . караңгы алачыкта никах йолаларын башкардылар. Туйдан соң икенче көйне Мохамайя тол хатын булып калды. Бу бәхетсезлек аны әллә ни кайгыга салмады. Мохамайяга никах укытылуын ишетеп, аяз көнне яшен суккандай шаккатып калган Рәҗиб аның икенче көнне үк тол хатын хәлендә икәнен белеп сөенде. Ләкин аның сөенече озын гомерле булып чыкмады. Егетнең башына яңа бер бәхетсезлек килде. Ул мәетләрне яндыра торган урында коточкыч шаушу купканын, ыгы-зыгы башланганын белде: анда Мохамайяны яндыру өчен учак әзерлиләр иде. Рәҗибнең башына килгән беренче уй боларның барысы турында управляющийга хәбәр итү, аның ярдәме белән бу коточкыч йолаларны туктатып калу булды. Ләкин ул хуҗасының бүген генә Шонапурга китүен исенә төшерде. Управляющий Рәҗибне дә үзе белән алырга теләгән иде, ләкин егет, рөхсәт сорап, беразга биредә калды. Мохамайя: «Көт мине» диде бит Рәҗибкә. Егет кызның вәгъдәсендә торачагына шикләнми иде. Менә хәзер ул бер айга ял алды, әгәр кирәк була икән, тагын ике айга, өч айга ял алыр, алай да мөмкин булмаса, эшен ташлар, хәер сорашып тамак туйдырыр, әмма Мохамайяны гомер буена көтәр. Нәрсә генә эшләргә уйламады Рәҗиб — үзенә үзе кул салмакчы булды, ул уеннан кире кайтып, Мохамайяны коткаруның төрле чараларын эзләп карады. Шул рәвешле җанын кая куярга белмичә, бәрелеп- сугылып йөргән арада, кич җитеп, көчле җил күтәрелде һәм орып-бәреп яңгыр яварга тотынды. Җил шулкадәр котырынды, гүя ул өйнең түбәсен менә-менә куптарып алып китәр төсле иде. Табигатьнең бу мәхшәре егет йөрәгендә кузгалган өермәгә бик тәңгәл килә иде, бу хәл аны бераз тынычландырды. Аның белән бергә бөтен дөнья кемнәрдәндер үч ала, ул эшли алмаганны аның өчен табигать эшли, табигать җир белән күкне- бергә бутый, айкый кебек тоелды аңа. Кинәт кемдер каты итеп ишек какты, егет тиз генә барып ишекне ачты. Киемнәре манма су булган, йөзенә бөркәнчек япкан бер хатын өйгә 11 Чели — җефәк кием. Кызыл чели — кияүгә бара торган кыз кисме.. 45 гкилеп керде. Рәҗиб аның кем икәнен шундук таныды — бу Моха- майя нде! — Мохамайя! Син үлем учагыннан тордыңмыни?!—дип, дулкынланудан тыны бетеп, кычкырып җибәрде Рәҗиб. — Әйе, мин бит синең өеңә килергә вәгъдә бирдем. Менә мин вәгъдәмне үтәдем. Ләкин, Рәҗиб, бел, мин сиңа алдан ук әйтеп куям, мин элекке Мохамайя түгел инде, үзгәрдем мин. Җаным гына минем әүвәлгечә калды. Мине үлем учагына кире илтү синең кулында. Әгәр дә инде син минем битемдәге бөркәнчегемне беркайчан да ачмаска, беркайчан да минем битемә карамаска дип ант итәсең икән,—мин биредә калам. Үлем тырнагыннан котылып калган чакта, дөньядагы барлык нәрсә бик кечкенә булып тоела. — Син дигәнчә булыр, т— диде егет, ашыгып, — ләкин син мине ташлап китәсең икән, мин ул хәсрәтне күтәрә алмаячакмын. — Алайса, китик моннан. Без синең хуҗаңны эзләп табарга тиешбез. йортта булган нәрсәләрнең һәммәсен ташлап, Рәҗиб белән Мохамайя давылга каршы чыктылар. Давыл шулкадәр көчле, аяк өсте басып тору мөмкин түгел иде. Давыл очыртып алып килгән йомычка кисәкләре тәннәргә кадала иде. Җил аударган агачлар астында калып үлүдән куркып, алар ачык кырга чыгып киттеләр. Котырып искән җил аларның аркаларына китереп бәрә, әйтерсең лә, бу кешеләрне йорт-җирләреннәи куып алып китеп, җир белән тигезләргә тели иде. III Укучы бу хикәяне уйдырма бер нәрсә дип уйлый күрмәсен. Шахма- ран 12 йолалары хөкем сөргән заманда, сирәк булса да, мондый вакыйгалар булган. Кулы-аягы бәйләнгән Мохамайяны учакка салып, билгеләнгән вакытта учакны ягып җибәргәннәр иде. Ялкын теле, гүелдәп, күккә күтәрелгән иде, ләкин шул мәлне көчле җил исә башлады да чиләкләп яңгыр коярга тотынды. Яндыру вакытында катнашучылар, яңгыр коя башлагач, гыйбадәт кылучыларның алачыгына кереп качтылар. Яңгыр учакны сүндерде, ә ул вакытта кызның кулын бәйләгән баулар янып өзелергә өлгергәннәр иде инде. Тәненең пешкән урыннары коточкыч сыкрануга да карамастан, Мохамайя, тешен кысып, ыңгырашмыйча, урыныннан торды һәм аягындагы бауларны чиште. Аннары янмый калган кием калдыклары белән гәүдәсен каплап, ярым ялангач көенчә учактан чыкты. Башта ул өйләренә кайтты. Ләкин анда беркемне дә очрата алмады. Барысы да мәет яндырырга киткән җирдә иде. Кыз, шәм яндырып күлмәген киде, шуннан соң кулына көзге алып, үзенең кыяфәтен карады, ләкин шул минутта ук коты чыгып көзгене җиргә атып бәрде. Бераздан йөзенә бөркәнчек каплап, Рәҗиб янына китте. Соңыннан нәрсә булганы инде укучыга мәгълүм. Хәзер Мохамайя Рәҗиб йортында яши, ләкин бу аңа бәхет алып килмәде, алар арасына үтеп чыкмаслык, гомерлек стена булып, үлемнән дә авыррак булып бөркәнчек килеп басты. Әгәр дә өметсезлек хисе инде кайтарып булмастай югалтудан туган газапны киметә төшә икән, бөркәнчек артына яшеренгән өмет шәүләсе Рәҗибкә көн саен, сәгать саен түзеп булмаслык газаплар өстәп тора иде. Мохамайя табигате белән үк үз эченә бикләнгән кыз иде, хәзер аның үз эченә бикләнеп яшәве тагын да арта төште, чөнки ул гомер буе йөзен бөркәнчек астына яшереп яшәргә мәҗбүр иде. Бу коточкыч хәл иде. Кыз 12 Шахмаран — тол калган хатынның ире янган учакта үз-үзен яндырып үтерүе. 1828 елда бетерелгән. үлем сазлыгына чумган төсле яши, һәм бу өйсез үлем Рәҗибне үзенең кочагына алып, кысып газаплый, кызның үзен дә буу алдында тора иде. Рәҗиб элекке Мохамайяны югалтты, элекке соклангыч образ, ул кече яшьтән бирле күңелендә саклап йөргән Мохамайя әкрен-әкрен хәтердән жуелды, ул ягымлы образны көн саен күз алдында йөри торган бөркәнчекле зат куып чыгара барды, «һәрбер җанлы нәрсәнең табигать биргән үз кабыгы бар,—дип уйлый иде Рәҗиб.— Мохамайя борынгы пураннарда 1 сурәтләнгән, панцирь киеп йөрүче Карна 13 14 төсле. Туганда бер кабык белән туган, аннары, әйтерсең, дөньяга икенче мәртәбә яратылып, кабыгын алыштырган». Мохамайя беркайчан да Рәҗибтән аерылып тормый, шул ук вакытта үзен аңардан гаҗәеп дәрәҗәдә ерак итеп сизә иде. Ә егет үзенең әрнүле йөрәге белән җимерелмәс серне җимерергә тели, бу яктан караганда, ул йолдызларга охшый, алар да бит һәр төн саен керфек какмый карап торулары белән төн караңгылыгын таратырга тырышалар. Бер берсе белән тоташмаган ике ялгыз җан менә шулай янәшә яшәделәр. Шулай бервакыт тулы ай ахырында, яңгырлар яву чоры башлангач, әле беренче мәртәбә болытлар арасыннан ай карады. Йокыга талган җирнең баш очында айлы кич сагалап торды. Бу төнне Рәҗибнең күзенә йокы кермәде. Ул ачык тәрәзә каршында утырып торды. Җәйге челләдән әлсерәп йоклаган урман чәчәкләр исен бөрки, үлән арасында чикерткәләр сайраша; кара урманның бер читендә чистартылган көмеш тәңкә кебек күл ялтырап ята иде. Мондый вакытта кешенең нәрсә турында уйлавын әйтү кыен, әмма аның җанында нәрсә барын әйтеп була: урман хуш ис белән тулган кебек, кешенең җаны бу минутларда бер теләк белән тулган була. Рәҗиб нәрсә турында уйлагандыр, мин ул кадәресен әйтә алмыйм, әмма аңар бүген бөтен киртәләр бетәр, җимерелер кебек тоела иде. Бүген төн болытлар дип аталган бөркәнчеген салып ташлады, Моха- майяның әүвәлге чагы кебек, тантаналы-тын булып калды. Егетнең күңеле бүген тыелгысыз рәвештә кызга омтыла иде. Менә ул урыныннан торды, лунатиксыман, туп-туры аның бүлмәсенә юнәлде. Мохамайя йоклый иде. Ул якынрак килеп, кызның өстенә иелде— аның йөзенә ай нуры төшкән иде. Нәрсә бу?! Кайда соң күптәнге таныш сыйфатлар? Үлем учагының зәһәр ялкыны Мохамайя йөзендәге бөтен матурлыкны бер ялауда юк иткән, анда бары тик бөтен нәрсәне юк итәргә омтылуының тыелгысыз эзләрен генә калдырган. Егет, ихтыярсыз кычкырып-ыңгырашып, урыннан . күтәрелде. Бу тавыш Мохамайяны йокысыннан уятты, ул каршысында басып торган Рәҗибне күрде. Шул мизгелдә кыз битенә бөркәнчеген каплады һәм урыныннан сикереп торды. Рәҗиб яшен суккансыман катып калды. Аннары: — Мине гафу ит!—дип кызның аякларына егылды. Бер генә сүз дә дәшмичә, бер генә мәртәбә дә әйләнеп карамыйча, Мохамайя өйдән чыгып китте һәм шул китүдән өйгә әйләнеп кайтмады. Рәҗиб аны беркайдан да эзләп таба алмады. Шулай гафу итмичә, мәңгелеккә киткән кызга әрнү Рәҗибне гомер буе газаплады. 1892. Г. Ахунов тәрҗемәләре.