Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КЕЧКЕНӘ КЕШЕ»ГӘ НИЧЕК КАНАТЛАР ЧЫКТЫ

... (Татар хикәясе турында кайбер фикерләр) әмигулла купец Нижгород- ка — Мәкәрҗә ярминкәсенә китәргә җыена. Бөтен юл кирәкяраклары кичтән үк төенләнеп, әзерләнеп куелган. Иртәге базардан бер әйләнеп керергә дә, аллага тапшырып, сәфәр чыгарга... Бу әзерлек чаралары, әлбәттә, ансат кына булмый. Чәй-шикәр мәсьәләсендә тәмам башы каткан һәм бер чәйне дә үзенең якыннан катнашыннан башка, ягъни чәй тартмасын иң элек үзе селкетеп карамыйча һәм «аз салдың!», «күбрәк ычкындырдың, анасы!» дип хатынына киңәшләр бирмичә уздырмый торган Сәмигулла абзый юлга кайсы чәйне алырга, ваткан шикәрнеме, әллә пилүии шикәрнеме куярга дигән мәсьәлә белән хатыны Маһитап абыстайның да башын әйләндереп бетерә, үзе дә тәкатьсез кала яза. Әмма нәрсә булса да булган, алары инде узган эш. Хәзер менә саквояж тутырылган, төеннәр каты кул белән нык итеп бәйләнгән. Алырга да чыгып китәргә! Ләкин Сәмигулла абзый базардан, кош тоткан кебек, яңа план белән кайта. — Юк, анасы, без чәй-шикәрне саквояжга салганбыз, аларны менә шушы мендәрләр төененә бәйләргә кирәк, — ди ул. һәм өйдә әлеге шул чәй-шикәрләр белән бәйләнешле ыгызыгы, аларның берсен икенчесе белән алыштыру яңадан башланып китә... Күп кенә мәшәкатьләрдән соң, ниһаять, безнең юлчыларыбыз атка утырып пароход пристанена төшеп китәләр. Әмма сәгать ярыммы, ике сәгатьме вакыт узуга, кире әйләнеп кайталар. Пароход Сәмигулла абзыйның чәйшикәр белән җенләнүен көтеп тормаган, пароход алар төшеп җитәрҗитмәс, ягъни аларның борын төбеннән кузгалып, китеп барган. Аяныч хәл, әлбәттә. Бүтән берәү булса, бу хәлдән бик кәефе кырылып, дөньясын кырып-җимереп кайтыр иде. Әмма безнең Сәмигулла абзый бүтән берәү түгел шул, ул безнең Сәмигулла абзый. Ник кенә ачуланып карасын, кояштай балкып кайтып керә димәсәк тә, шулай да тузгымый-чәпчеми. — Анасы, бу пароход белән китү насыйп түгел, икән безгә, — ди ул хатыны Маһитап абыстайга һәм яңа көч белән чәй-шикәрне берсен икенчесе белән, бер төеннән икенчесенә авыштырырга тотына. Менә шунда ул үзе өчен гаҗәеп зур ачыш ясый: ул Нижгород ярминкәсеннән Мәкәрҗә бүләге итеп өләшергә яшел чәй белән Бохар шикәре алып кайтачак! Пристаньнан кире әйләнеп кайтышлый аның башына килгән һәм кайткач тәмам йокыга киткәнче хатынының да, үзенең дә башын әйләндерергә сәбәпче булган «дики» нәрсә әнә. шул. Татар әдәбиятының танылган классигы Фатих Әмирханның «Сәмигулла абзый» дигән хикәясен болай тәфсилли сөйләп чыгуыбызның сәбәбе шунда: бу хикәядә татар хикәясе өчен хас булган күп кенә уртак сыйфатлар бар. Беренчедән, ул бик тыгыз һәм нык сюжетка корылган. С 120 Монда инде без укучының игътибарын икенче нәрсәләргә юнәлтеп, хикәянең эчке пружинасын йомшартуны күрмибез. Монда барысы да үз урынында һәм барысы да кирәкле кадәренчә генә. Хәтта безнең аннан йолкып, моннан эләктереп эчтәлеген сөйләп чыгуыбыз буенча да укучы аның бу сыйфатын тотып алыр дип ышанып калабыз без. Хәлбуки, бу сыйфат Ф. Әмирханның бер бу хикәясе өчен генә яки бер Ф. Әмирхан хикәяләре өчен генә хас сыйфат түгел. Татар халкының бөек мәгърифәтчесе язучы Каюм Насыйриның кыска-кыска новеллаларыннан алып, Г. Газиз, Ф. Әмирхан, Шәриф Камал һәм өлешчә Г. Ибраһимов хикәяләре аша, татар әдәбиятында кыска хикәя жанры революциягә кадәр үк үзенең үзенчәлекле традициясен тудыра һәм ныгыта килде. Икенчедән, мисалга китерелгән хикәя башыннан ахырына кадәр язучының нечкә һәм тирәнгә үтеп керә торган ирониясе белән сугарылган. Ә бу сыйфат татар хикәячеләре өчен шулай ук уртак бер як. Революциягә кадәрге татар әдәбиятында хикәя жанрын үстереп алып килүчеләр барысы да дип әйтерлек критик реализм позициясендә нык тәрып, шул чордагы «эш әйләндерүчеләрдән, татарның үз байларыннан, үз руханиларыннан һәм алар тирәсендәге һәртөрле әкәм-төкәмнәрдән яки мыскыллы көлеп, яки Ф. Әмирхан кебек нечкә ирония белән, яки эчке лиризм белән сугарылган моңсу елмаю аша (Ш. Камал) яздылар. Ниһаять, татар хикәясе өчен шактый дәрәҗәдә характерлы уртаклык булган һәм, билгеле бер дәрәҗәдә, революциядән соңгы хикәячеләр тарафыннан да дәвам иттерелә торган өченче бер сыйфат бар. Бу — «кечкенә кеше» проблемасы. Дөресен әйткәндә, югарыда мисалга китерелгән хикәядә дә бу ачык ярылып ята. Сәмигулла абзый — чәй тартмасы селкетеп караулары, хатыны чәйнеккә чәй салганда аның өстеннән каты контроль алып баруы һәм, әнә шулай ваклануы аркасында пароходка өлгермичә калгач, бер дә тузгымыйча, тынычлык саклап кайтып китүләре белән — бөтенесе, бөтен килеш-килбәте белән әнә шул без әйтә торган кечкенә кеше инде. Дөрес, кыска гына бер хикәядә аның бөтен тормышы, ничек сәүдә итүе, кемнәр белән аралашуы, кемнәрне яратуы һәм ниндирәк кешеләрне бик үк өнәп бетермәве — барысы да күрсәтелмәгән. Кыска хикәядән бу чаклы җентеклелекне сорап та булмас иде. Әмма язучыда хикәя жанры өчен иң кирәкле бер сыйфат бар, ул — Сәмигулла купең характерының иң «нечкә» бер ягын күрсәтә алган. Әгәр купшы сүздән курыкмыйча әйтсәк, бу — хикәячедән һичшиксез сорала торган әлеге шул «сихерле» бер тамчы су инде. Бер тамчы су, ә үзендә күпме кояш нуры чагылдыра! (Җәяләр эчендә генә әйтеп үтик, безнең күп кенә хәзерге хикәяләребездә, кызганычка каршы, әнә шул «сихерле» тамчы җитмичә үтерә дә инде. Хикәядә барысы да була, хәтта «коммунизмны ашыктырып йөрүче» гаҗәеп дәрәҗәдә югары аңлы бабай да онытылмаган, ә менә әлеге «бер тамчы» юк, шуңа күрә хикәя үзе дә юк дәрәҗәсендә.) Җәелеп китеп, укучыны да, үзебезне дә бутамас борын, яңадан шул «кечкенә кеше» дигән сүзгә әйләнеп кайтыйкчы әле. Моның белән без әллә ни «Америка ачарга» җыенмыйбыз, «кечкенә кеше проблемасы* бер татар әдәбиятының яки татар хикәячеләренең генә казанышы түгел. Ул Көнбатыш Европа халыклары әдәбиятларында да, шулай ук рус классик әдәбиятында да күп төрле чагылышларда тасвирланган образ. Әйтик, Н. В. Гогольнең «Шинель» повестенда сурәтләнгән Акакий Акакиевич образы үзе генә дә ни тора! Кеше рухының нинди генә балкышлары яктырып куймый бу образда. Тырышлык, намуслылык, бер ноктада туңып калу, өмет, шатлану һәм кинәт боларның барысының берьюлы юкка чыгып, бимазалы кешенең салкын шәһәрдә бөтенләй шәрә диярлек ялгыз калуы... Хбда- вәндә, моннан да кызганычрак хәлнең булуы мөмкинме! Даһи Гогольнең күз яше аша көлүе барыннан да элек бичара Акакий Акакиевич образында күренә түгелме соң! 121 Әмма безнең татар хикәячеләре иҗатында чагылган «кечкенә кеше» — ул бөтенләй башка язмыштагы, бүтән үлчәүдәге кеше. Аның кыланышлары да, үзен тотышы да, җирлеге дә бүтән. Әгәр шулай әйтергә яраса, аны «безнең үз кәрләбез», «татар кәрләсе» дип әйтергә дә мөмкин булыр иде. Югарыда күреп уздык, Сәмигулла абзый Акакий Акакиевич кебек бичара бер бәндә түгел, ул үз өендә ажгырып тора, ул ике тиенне өч тиен ясау өчен Мәкәрҗә ярминкәсенә барырга җыена. Дөрес, хикәядә аның намусы турында уйландыра торган детальләр алай күп түгел, әмма хатыны чәйнеккә чәй салганда, аңарга бик үк ышанмыйча, аның янында карчыгадай күзәтеп торуына караганда, чама белән әйтеп була: юк, ул бик үк намуслы да түгел булса кирәк. Ә кечкенәлек, чикләнгәнлек, катып калу ягына килгәндә, ул инде бөтенесеннән дә уздыра төшкән. Ул хәтта, бераз заманчарак булырга тырышып, ботына чалбар, өстенә тужурка кигән кеше узганда да тыныч кына карап кала алмый. «Әй, кызыл авыз!», «Күмер карагы!» дип, базар чатында кычкырып кала. Хәтта аның үзенә күрә хыялы да бар. Мәсәлән, ул Г. Газизнең «Фурточкалы кәләпүш» дигән хикәясендә кәләпүш тишегеннән чыккан баш парына ниндидер тегермәнсымаи бер нәрсә җайлап җибәрү турында хыяллана. Менә аның «индустриясе»! Ул, Шәриф Камалның «Сәмруг кош» исемле хикәясендә, алты аяклы, карт кәҗәнеке кебек кәкре мөгезле Гайнетдин Г айиелисламов очкычына утырып, ярты сәгать эчендә кояшка менеп җитәргә һәм кояшның тап уртасына Гайнетдиннең мескен бүреген элеп, европалылариы шаккатырырга җыена. Менә аның «авиациясе»! Чама беләнрәк әйткәндә, менә шундый кеше ул «татар кәрләсе». Күрәсез, бу — язучының «күз яше аша көлүе» түгел. ДАоида язучының «үз кәрләсенә» карата, ичмасам, чак кына шәфкате дә юк һәм, дөресен әйткәндә, андый шәфкатькә монда урын да юк. Монда тоташ көлү, үтергеч көлү һәм көлке утында яндырылган урынга нинди дә булса уңай орлык ташлап маташу да сизелми. «Орлык»ны без соңга табарак, Г. Ибраһимов, М. Гали, Ш. Камалның соңгырак хикәяләрендә күрә башлыйбыз. Тагын да соңга табарак татар хикәясенә гражданнар сугышы фронтларыннан яңа бизәкләр, яңа эчтәлек алып Кави Нәҗми, Афзал Шамов, Мәхмүт Максуд кебек язучылар киләләр. Менә шунда инде Ф. Әмирханнар, Г. Газизләр тасвирлаган «кечкенә кеше», иҗтимагый һәм әдәби фигура буларак, мәйданнан югала, аның урынын яңа иҗтимагый конфликтлар нигезендә туган яңа әдәби образлар ала башлый. Хәер, татар хикәясе эчтәлеге белән генә түгел, форма һәм тел чаралары ягыннан да киңәеп, төрләнеп китә. Революцион пафос татар хикәясеннән күбесенчә дүрт стена арасына бикләнеп калган тынчу һаваны кысрыклап чыгара, хикәянең масштабы чагыштырмаслык дәрәҗәдә киңәя. Күләм һәм метраж - ягыннан түгел, элек-электән үк җыйнак һәм пөхтә булуы белән характерлы татар хикәясе бөтен нәрсә көпчәк өстенә куелган һәм бөтен нәрсә бер хәлдән икенче хәлгә давыллы рәвештә күчеп торган бер чорда тиз генә үзенең ярларын табып, тыныч һәм озын булып агып китә алмый. Ул тау чишмәсе кебек ыргыла, ташларга бәрелә, күбекләр чәчрәтә. Дөресен әйткәндә, бу вакытта ул әле үзенең форма калыбын да табып җиткермәгән була. Иске формадан ташып чыккан, яңасы тиешенчә эшләнеп өлгермәгән, шуңа күрә ул әле има- жпнистик чәчрәүләр ясап, тормыш- фактларының өске катлавыннан сикерә, әле нәсер яки ак шигырь төсен алып, «атакага баручы сыйныф»ның лозунгларын маңгайга бәреп әйтә. Әмма ничек кенә булмасын, хикәя дүрт стена арасыннан дөньяга чыккан, анда, беркадәр «кабыргасы беләнрәк» торып булса да, шинельле кешеләр йөри... Ә тагын да бераздан, илебез әкренләп төзү чорына күчә башлагач, 1927—1928 елларда татар хикәясенә, революциядән соң икенче дулкын булып, М. Әмир, Әмирхан Еники, Г. Минский, И. Гази кебек язучылар 122 дан торган «куәтле төркем» килә. Эшче-крестьян катлавыннан чыккан һәм совет чорында укып белем алган бу яшьләр алдында «революцияне кайсы ягыннан кабул итәргә?» дигән проблема тормый, алар шундук баррикаданың бу ягында үзләренә нык урын алып, һәрберсе хикәя жанрында үзләре булдыра алганча «ата башлыйлар». Әйтик. Мирсәй Әмир шул чордагы авыл яшьләренең революцион күтәренкелеген һәм аларның искелек калдыкларына каршы ярсулы көрәшүләрен чагылдырса. гаять үзенчәлекле талантка ия булган һәм психологик тасвир остасы Әмирхан Еники озак кына вакыт, ялгыз флейтасыман, читтән-чаттан- рак кына үзенең моңсу тавышын ишеттереп килә... Әмма аңа берәү дә «Син үз тавышыңны, әнә, Мирсәй тавышы белән алыштыр» дип әйтми. Ниһаять, безнең бу «флейтабыз» да әкренләп, әмма үз тавышын саклаган хәлдә, зур оркестрга кушылып китә. 30 нчы еллар башында татар хикәячеләре төркеменә зур тормыш тәжрибәсе туплаган һәм әдәби телнең үзенә хас «тылсымын» тирәнтен сизә белүче Гомәр Бәширов килеп кушыла. Дөрес. Г. Бәширов «Сиваш» һәм «Намус» кебек зур күләмле эпик жанрдагы әсәрләре белән танылган язучы, ләкин без аның үзенә хас «эзләрен» татар хикәясендә дә күп кенә очратабыз. Кемнәр килде? Кемнәр егылып калды? Кемнәр татар хикәясен җилкәләренә күтәреп алып баралар? Боларның барысын да саный китсәң мәкаләнең бик озынга сузылуыннан куркып, соң булса да яңадан төп темага күчик, әлеге теге «кечкенә кеше» дигән мәсьәләгә кайтыйк әле. Исәнме соң әле ул? Революциягә кадәрге хикәяләрдә сурәтләнгән перспективасыз, канатсыз, тик үзенең бер тиенлек идеалы белән генә яшәүче көлке «татар кәрләсе» буларак ул үлде, әмма әдәби традиция рәвешендә, революция тудырган яңа шартларда яңача тереклек итә башлаган гадел күңелле, тыйнак характерлы, шау-шусыз гына яши һәм эшли белүче тыйнак совет кешесе сыйфатында, без аны бүгенге хикәяләрдә дә әледән-әле очратабыз. Әйе, бу яктан татар хикәячеләре үзләренең әдәби традицияләренә тугрылыклы булып калдылар. Мисалларны күп китерергә мөмкин булыр иде. Олырак буын язучыларыннаи гына түгел, әле сугыштан соңгы елларда гына күтәрелеп киткән яшьрәк буын язучыларыннан да без моның бик матур үрнәкләрен китерә алабыз. Мәсәлән, Рафаил Төхфәтул л 11 и и ың «Җәйге челләдә» хикәясендәге Фазылҗан абзый белән аның карчыгы Хөббениса карчык бүгенге шартлардагы шул «кечкенә кеше» образлары түгелмени! ... Көне-төне игәүләп тора карчыгы Фазылҗан абзыйны. Бүтән күршекүлән ары барганда да, бире үтешли дә арба төбенә дигәндәй печән салып кайта, сыерларына кышлык азык әзерли, ә Хөббенисаның карты андыйларны күрмәмешкә салыша. Фазылҗан абзый төнен колхоз фермаларында каравылда тора, иртән- чәк бераз йоклап алгач, лапас астындагы «мастерскоена» чыгып, колхоз өчен тегене-моиы ясаштырга- лый... һич кенә дә вакыт тими Фазылҗан абзыйга. Ә Хөббениса түти үз чиратында аңа һич кенә дә тынгы бирми. Әле әрләп, әле күз яше беләк куркытып, әле күршеләре Каюмнан көнләштерергә тырышып, карчыкның сүзе гел бер: печән булгач печән. Хәзер, колхозның җитәкчелеге үзгәргәч, хайван азыгы белән узган ел булган кытлыкның кабатланмаячагын, яңа председательнең каты куллы кеше булганлыгын, аларның бер сыеры белән ике бөртек сарыкларына колхоздан хезмәт көне бәрабәренә бирелгән азыкның да бик җитәчәген әйтеп, карчыгын тынычлан- дырмакчы була Фазылҗан абзый. Тынычланмаган кайда! Хөббениса аның саен ярсый гына төшә: печән булгач печән! Ярсырлыгы да бар шул Хөббениса түтәйнең: үз күзләре белән күреп керде бит, күрше Каюм чалгысын күтәреп һәм хатынын ияртеп Кдратай чокыры ягына чыгып китте. Әллә колхоз өчен дип белдегезме, үзләре өчен, үз маллары өчен азык хәзерли кеше дигәнең... Ә менә Хөббенисаның карт бетәшкәне авыз ачып колхоздан көтеп ятмакчы. Шулай уйлый Хөббеииса. Карчыгының басымына чыдый алмыйча, ниһаять, Фазылҗан агай да, кулына чалгы алып, Каратай чокыры ягына китә. Барса, ходаем, ни күзе белән күрсен, Каюмнар гынамы соң! Ярты колхоз диярлек... Шунда ук тагын трактор гөрләп эшләп тора. Яңа председатель — «яңа себерке» моңа кадәр колхоз бер елны да файдаланмый торган Каратай чокырындагы печәнне дә колхоз файдасына чаптырырга булган. Бөтен кеше колхозны баетыр өчен әнә шулай тырышып-тырмашып эшләп йөргәндә, ялгыз Фазылҗан карт кына, үз сыерын кайгыртып, чалгы күтәреп йөрсенче әле. Бик уңайсыз булып кала Фазылҗан абзыйга, шулай да ул югалмый. — Син бит әле ял да итмәгәнсең, Фазылҗан абзый, — дип, аның янына председатель үзе килә башлагач, карт, курсны тиз генә үзгәртеп: — Кеше белән булганда эш үзе ял ул, — дигән булып, бүтәннәр рәтеннән гомуми эшкә тотына... Уены-чыны бергә, шушы кыска гына репликада без Фазылҗан картны бөтенләй яңарган-канатланган хәлдә, яңа яктылыкта күреп калабыз. Озын сүзгә урын юк. Фазылҗан абзыйның мохиты, Сәмигулла абзыйныкы кебек, дүрт стена арасында чәй-шикәр савытлары белән кайнашу түгел, Фазылҗан абзыйның мохиты чагыштырмаслык киң, колхоз — аның канаты, колхоз — аның иртәге өмете. Шулай да... шулай да татар хикәясенең тематик диапозоны әле җитәрлек булмаганлыгын әйтмичә узып булмый. Бары тик соңгы елларда гына, анда да авыл темасындагы кебек кыюлык белән түгел, шәһәр һәм индустрия тематикасы татар хикәясендә үзен сиздерә башлады. Бу өлкәдә беренче адымнарны ясаган Г. Әпсәләмов һәм И. Гази иптәшләрне шуңа күрә дә аерым бер рәхмәт хисе белән билгеләп үтәсе килә. Үткен каләмле кешеләре булган һәм үрнәккә алыр эше, уңай традицияләре сакланган татар хикәясе якын киләчәктә, тематик төрлелек ягыннан да, тагын да тармаклана төшеп, киңәеп һәм үсеп китәр дип ышанырга безнең тулы нигезебез бар.