ЧУВАШ ЯЗУЧЫЛАРЫ СЪЕЗД АЛДЫННАН
Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XX съезды карарлары безнең чуваш әдәбиятында да зур жанлану тудырды, чуваш язучылары бу тарихи карарлар белән рухланып яңадан? яңа әсәрләр иҗат итә башладылар. Язучылар хәзерге заман темасына игътибарларын нык көчәйттеләр, халкыбызның тормышына, героик эшенә тагын да якыная төштеләр. Чуваш әдәбиятында эшчеләр тормышы һәм көнкүреше белән кызыксыну артканлыгын конкрет мисалларда күрергә мөмкин. В. Алендей җирле халыктан квалификацияле эшчеләр үсеп чыгуын һәм аларның ватанга чиксез бирелгәнлек рухында тәрбияләнүен сурәтләгән хикәяләр язды. Л. Агаков, И. Григорьев һәм А. Афанасьев тимер юлчылар, тукучылар һәм нефтьчеләр тормышыннан бөтен бер серия очерклар һәм хикәяләр бирделәр. Яшь язучыла- рыбыздан П. Щипсов промышленностьта техник прогресс өчен бара торган көрәшне сурәтләгән «Тормыш көе» дигән повесть язды. Бу повестьта, үзе тирәсенә коммунист һәм партиясез эшчеләрне — производство алдынгыларын туплап, производствога яңа эш алымнары кертү өчен көрәшүче алдынгы совет инженеры образы гәүдәләнә. Чуваш матбугатында соңгы елларда төзүче эшчеләр тормышы һәм көнкүреше турында очерк һәм хикәяләрнең күбрәк күренүе кебек шатлыклы хәлне аеруча әйтеп үтәсе килә. «Таван Атал» альманахында Влас Пайменнең Куйбышев ГЭСын төзүчеләр турындагы очеркы басылды. Уйи Мишши ерак Төньякның яңа төзелешләрендәге, Печора тимер юлының икенче линиясен салу эшендәге чуваш эшчеләре турында берничә очерк язды. Константин Петров Татарстан белән Башкорт- стан нефтьчеләренең батыр эшләрен яктырткан очерклар язып чыкты. Соңгы вакытларда чуваш язучылары колхоз авылы тормышыннан да күп кенә яңа әсәрләр иҗат иттеләр. Күптән түгел генә шагыйрь А. Алганың «Безнең заманда» исемле поэмалар җыентыгы басылып чыкты. Шагыйрьнең «Якташлар» исемле поэмасы чуваш поэзиясенең зур уңышы турында сөйли. Аңарда партиянең чакыруы буенча МТС директоры булып эшләр өчен авыл районына килгән коммунист Юмановның эше күрсәтелә. Яшь прозаикларыбыздан Александр Артемьев хәзерге авыл яшьләре турында «Салампи» дигән кызыклы повесть язды. Аның «Кадерле кунак» исемле яңа повесте да бүгенге авылны сурәтли. Колхозчылар һәм эшчеләр турында соңгы елларда язылган уңышлы әсәрләрдән А. Эсхелнең «Үзәндәге җыр». Д. Кибекнең «Хикәяләр», В. Алендейнең «Тдгын очрашканга тикле». II. Григорьевның «Дуслар белән бергә», П. Львовның «СандуС 52 гач җыры» дигән хикәяләрне атарга мөмкин. Тынычлык һәм халыклар дуслыгы темасы П. Хузангай. С. Шавли, Г. Ефимов, Г. Краснов, Н. Сандров, Ю. Скворцов һ. б. шагыйрьләребез иҗатында үзенең матур чагылышын тапты. Чуваш язучылары әсәрләрендә халкыбызның үткәнен сурәтләү зур урын ала. М. Трубинаның повестьлары һәм «Балачак» дигән романы, С. Асланның «Ахрат», Н. Ильбекнең «Кара икмәк», Ф. Уярның «Ятьмә» дигән әсәрләре һ. б. шул теманы яктырталар. В. Краснов-Аслиның «Ут эчендә» һәм «Акларга каршы көрәш», Я. Ухсайның «Шашкын җилләр» дигән әсәрләрендә, А. Калганның «Октябрь дулкыннары» дигән драмасында без царизмны бәреп төшерү һәм Советлар властен урнаштыру өчен көрәшүчеләрнең уңышлы образларын күрәбез. Яшь прозаик Владимир Садай үзенең әсәрләрендә 1941 —1945 елгы Бөек Ватан сугышы темасын яктырта. Ул сугыш көннәрендә совет очучыларының фидакарь эшләрен күрсәтүгә багышланган «Очучылар» дигән повестеның икенче һәм өченче китапларын тәмамлады инде. Болар барысы да чуваш әдәбия-- тының тематикасы киңәюен күрсәтү белән бергә, П. Хузангай, А. Алга, Н. Ильбек, В. Алендей, С. Шавли, Г. Ефимов, В. Краснов-Асли, А. Калган, А. Артемьев, С. Аслан һ. б. язучыларның әдәби осталыклары тагын да үсүен һәм камилләшүен дә раслыйлар. Соңгы ике ел эчендә П. Хузангайның «Горкидагы йорт» һәм Я- Ухсайның «Кельбук бабай» дигән поэмалары Мәскәүдә үзәк нәшриятларда рус телендә берничә тапкыр басылды һәм төрле милләт укучылары тарафыннан җылы каршы алынды. Чуваш язучыларының күп кенә әсәрләренә чит илләрдән: Болгария, Кытай, Германия Демократик Республикасы, Румыния, Чехословакиядәп, шулай ук Цейлоннан, Австралиядән, Америка Кушма Штатларыннан уңай бәяләр килде. «Литературный фонд» исемле болгар газетасы 1957 елда чуваш әдәбияты турында ике тапкыр язып чыкты һәм болгар халкының әдәбияты һәм сәнгате әсәрләрен чуваш телендә популярлаштырганнары өчен Чувашстан интеллигенциясенә рәхмәт белдерде. КПССның XX съездыннан сок бездә республикабызның тормышы белән нык бәйләнгән бөтен бер группа рус язучылары һәм шагыйрьләренең оешуы чуваш әдәбияты өчен күренекле вакыйга булды. Алар арасында Валентина Чаплина, Надежда Бабенко, Надежда Черепанова һәм В. Грибанов иҗади активлыклары белән танылып киләләр. Партиябезнең XX съездының тарихи карарлары бездә әдәби тәнкыйтьнең күтәрелүенә дә уңай тәэсир итте. Чуваш әдәбияты өчен 1957 ел — тәнкыйть фикеренең бик нык җанлануы һәм әдәбиятны өйрәнү эшенең күренекле уңышлар казануы елы булды. Хәзер без тәнкыйть чуваш әдәбиятында әдәби бер жанр буларак тулысынча формалашты, әдәби тәнкыйть һәм әдәбиятны өйрәнү өлкәсендә ышанычлы көчле кадрлар туды дип әйтә алабыз. Алардан, мәсәлән, В. Долгов, И. Кузнецов, Н. Данилов, Е. Пайми- на, Н. Григорьев, Н. Иванов, Н. Андреев, В. Канюков, А. Кузьмин һ. б. ларны күрсәтеп була. Филология фәннәре докторы М. Сироткинның «Чуваш совет әдәбияты очерклары» чуваш совет әдәбияты тарихын беренче тапкыр һәм уңышлы итеп фәнни эшләп чыгу үрнәге булып тора. Бу хезмәттә чуваш әдәбияты тарихы чуваш халкының тормышы һәм шулай ук бөтен совет әдәбияты үсешенең гомуми процессы белән органик бәйләнештә яктыртыла. Шул ук вакытта китапта чуваш әдәбиятының милли үзенчәлеге һәм аерым язучылар белән шагыйрьләрнең осталыклары мәсьәләләре дә конкрет фактларда күрсәтелә. Бездә әдәбиятны өйрәнү, стилистика һәм чуваш шигыре төзелеше буенча да китаплар басылды. Чуваш халкының бөек шагыйре Константин Ивановның рус һәм чуваш телләрендә академик басмасы чык- ты. Хэзер Михаил Сеспельнең академик басмасы төзелә. Чуваш язучылар союзы әдәбиятыбызның яшь көчләрен тәрбияләү һәм үстерү турында өзлексез кайгырта. «Ялав» журналы, «Таван Атал» һәм «Дружба» альманахлары битләрендә яшь язучылар әсәрләренә киң урын бирелә. Шушы еллар эчендә Чувашстан дәүләт нәшрияты басмасында яшь язучыларыбыздан И. Григорьев, П. Львов, П. Ялгир, В. Волгин, А. Клементьев, В. Игнатьев, П. Васильев, В. Андреева һ. б. ларның аерым китаплары, 35 яшь шагыйрьнең әсәре тупланган «Умырзая» җыентыгы һ. б. чыкты. Чувашстан язучылары хәзер зур активлык белән үзләренең Бишенче съездларына хәзерләнәләр. Чуваш әдәбиятының уңышлары зур. Ике съезд (1954—1958 еллар) арасында безнең прозаикларыбыз, драматургларыбыз һәм тәнкыйтьчеләребез 200 дән артык яңа китап яздылар һәм бастырдылар. Вакытлы матбугат битләрендә күп кенә яхшы әсәрләр басылды. Рус, украин, татар, молдаван, башкорт, казакъ, латыш, мари, удмурт язучыларының күп кенә әсәрләре чуваш теленә тәрҗемә ителде. Совет Татарстаны язучылары Чувашстанда киң танылды һәм халык аларны яратып укый. Г. Тукай, һ. Такташ, Ш. Камал, М. Җәлил, К. Нәждли, Г. Бәширов, Г. Кутуй, К. Тинчурин, X. Туфан, Г. Әпсәлә- мов, Г. Минский, Ш. Мөдәрриснең һәм башка татар язучыларының әсәрләре чуваш теленә тәрҗемә ителде. Чуваш язучылар союзы каршында татар телен өйрәнә һәм ту- рыдан-туры татар теленнән чуваш теленә тәрҗемә итә торган чуваш әдипләре группасы оешуны без кыйммәтле бер факт дип саныйбыз. Хәзер, Чувашстан язучыларының Бишенче съездына һәм РСФСР язучыларының Беренче оештыру съездына хәзерлек барганда, без, ире- шелгән уңышларыбызга йомгак ясау белән бергә, аерым язучыларның иҗатларындагы теге яки бу кимчелекләргә анализ ясап, чуваш әдәбиятының тормыштан артка калып баруы сәбәпләрен дә ныклап өйрәнәбез. Н. С. Хрущев иптәшнең әдәбиятыбыз һәм сәнгатебез алдында торган зур бурычларны һәм аларны үтәүнең юлларын күрсәткән чыгышлары тупланган «Әдәбият һәм сәнгатьнең халык тормышы белән тыгыз бәйләнеше өчен» дигән партия документын өйрәнү безгә язучыларыбызның республикадагы колхоз, МТС, заводлар һәм төзелешләргә баруларын күп өлеш җанлырак, мәгънәлерәк һәм нәтиҗәлерәк итәргә юл ачты. Хәзер чуваш язучыларыннан берничә кеше озак вакытка колхозларга киттеләр һәм яңа шартлардагы колхоз авылы турында җитди әсәрләр язу өстендә эшли башладылар