АЗИЯ ҺӘМ АФРИКА ЯЗУЧЫЛАРЫ
* Шушы елның Октябренда Үзбәкстанда Азия һәм Африка язучыларыкың конференциясе узачак. Төрле чикләрне, диңгезләрне, тауларны үтеп, ерак Африка, Кытай, Һиндстан, Мисыр. Вьетнам, Сүрия һәм башка илләрдән язучылар кояшлы Ташкент шәһәренә җыйналачаклар; дөньяда тынычлыкны яклау, халыклар арасындагы дуслык бәйләнешләрен ныгыту турында, культура һәм әдәбият үсеше турында зур сөйләшү алып барачаклар. Бу конференция Көнчыгыш илләренең, шулай ук күп милләтле совет халыкларының культура тормышында тирән эз калдырган тарихи бер вакыйга булачак. Журналыбызның бу саны шушы конференциягә багышлап чыгарыла. Бу бүлектә Азия һәм Африка илләре язучылары әсәрләренең татар телендәге яңа тәрҗемәләре урнаштырылды. го мо-жо (Кытай) ОМТЫЛЫШЛЫ АЛГА БАРУНЫҢ ЕЛЛЫГЫНА (1 сентябрь, 1950 ел) Тяньаньмынь Капкасы алды диңгез кебек кайнап тора, Чиксез шатлык авазлары дулкыннар күк шаулап тора, Таң иртәдән кояш нуры сарган бөтен мәйдан өстен, Декларация сүзләре җыр шикелле яңрап тора. Гүзәл илем, бер ел тулды бүген синең туганыңа, һәрбер көнең туды ләкин, чумып кояш нурларына. Тик бу елны чагыштырмыйм великаннар яшенә мин һәм Кытайның хәсрәтләрдә үткән мең-мең елларына. Ирек тапкан бар халыклар тупландылар бер лагерьга. Кытай белән Совет иле — тоташтырды кулны-кулга, Җиңә тынычлык дөньяда, куркыталмый дошман аны, Юк!—ошамый безнең бу ел тарихтагы һичбер елга! Безнең һәрбер яңа закон — каты җәза дошман өчен, Без кузгаттык феодаллыкны — иске власть таянычын, Чын хуҗасы булып илнең, күтәрелә гади халык, Сугыш утын сүндерер ул, эшкә куеп бөтен көчен. Меңнәрчә ел яши Кытай, юк, онытмый кем дә моны, Тиңсез ләкин безнең бу ел. Ул авыр һәм кыен булды. Киләчәккә тик бер адым ясасак та ул ел белән, Тарихыбыз башы итеп исәпләрбез без ул елны. Бүгеннән соң, үткән һәрбер елны тиңләп гасырларга, Бөек Кытай җирендәге барлык халык барыр алга. Балкый безнең баш өстендә Мао Цзе-дунның ал байрагы, • Декларация сүзләре яңгырыйлар еракларга. Әхмәт Исхак тәрҗемәсе. 28 Колониаль изелү астында яшәүче Африка халыклары арасында Икенче бөтендөнья сугышыннан соң милли азатлык өчен көрәш киң колач алды. Бу халыкларның шагыйрьләре, язучылары миллионлаган кешеләрнең азатлыкка, якты киләчәккә омтылышларын чагылдырып, империалистларга карата нәфрәт белән тулы әсәрләрен иҗат иттеләр. Түбәндә Африкада яшәүче шагыйрьләрнең әнә шундый әсәрләреннән кайбер үрнәкләр уонаштырыла. Давид Диоп (Сенегал) — Африкада яшәүче талантлы яшь шагыйрь- ләрнең берсе. Үткен политик шигырь остасы. Бернар Буа Дадье (Фил Сөяге Яры)—ярлы бер авылда туып үсә һәм Африканың күренекле культура эшлеклесе булып китә. «Клембье* исемле автобиографик роман, «Африка кузгала* һәм «Көннәр агышы* дигән шигырьләр җыентыгы авторы. Марсиаль Синда (Конго) — яшь шагыйрь, студент. Аның шигырьләре самимилек һәм үткенлекләре белән аерылып тора. Җак Рабеманандзара (Мадагаскар)—күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм танылган шагыйрь. 1947 елда, француз колонизаторларына каршы күтәрелгән восстание ерткычларча бастырылгач, кулга алына һәм сигез елдан артык төрмәдә утыра. Флавьен Ранаиво (Мадагаскар) — шагыйрь, тел белгече, халык иҗаты өлкәсендә актив эшләүче. ДАВИД ДИОП ( Сенегал) КЕШЕМЕНИ СЕЗ Теге чакта Лыгырдап безгә Мәдәният җимеше хакында, Безнең башка «изге» су бөркеп, Чукындырып йөргән чагында, Сез — тилгәннәр, башта тырнакны Бездән шактый яшереп тордыгыз Һәм... илбасар эпохагызның Канлы йорты түренә тулдыгыз. Тимер юллар җәһәннәмендә Елмаюлар үлде ул чакта, Африканың иңрәгән тавышы Кермәсен дип сезнең колакка, Йөредегез сез дога укынып, Гыйбадәтләр кылып чукынып. Хәтердә сез һаман, хаиннар: Дин кардәше итеп үптегез Һәм... пулемет утлары белән Вәгъдәгезне себереп түктегез. Килмешәкләр! 29 Кешемени сез: Дөньядагы барлык китапны Белсәгез дә, Сөя белмисез! Белмәдегез Ничек безнең кул Тукландыра бөтен Җир шарын. Белмәдегез Безнең уйлардан Ихтилалгә1 барып тоташкан Тирән тамыр җәелә барганын. Белмәдегез, канлы кассаплар1 2 , Сезнең тынкыш җырлар астында» Негрларның Сезнең тарафтан Таланылган өе артында, Өметләрдән крепость үстерде Дүрткә ботарланган Африка. Свазилинда шахталарыннан Европагыз заводларына Тоташып үскән хезмәт сафында, Безнең сафның якты адымында, Сизмәдегез ниләр булганны: Африканың язы туганны. БЕРНАР Б. ДАДЬЕ (Фил Сөяге Яры) СӨРТ ЯШЕҢНЕ Сөрт яшеңне күздән, Африка! Бәхет эзләп илләрне гизгән, Давылларны-җилләрне кичкән Балаларың кайталар сиңа. Кызылланып кояш батканда, Синдә алтын таңнар атканда, Нурлы далаң-япаннарыңнан, Биек, мәгърүр таулар артыннан Бәхет эзләп адашып йөргән, Давылларны-җилләрне күргән Балаларың кайталар сиңа. Сөрт яшеңне күздән, Африка! Кичте безнең газиз башлардан Макталырга лаек эшләр дә, Бәхетсезлек чишмәләрен дә Туры килде безгә эчәргә. Сагындылар безнең күңелләр Хушбуй исле урманнарыңны, 1 Ихтилал — революция. 2 Кассап — итче, терлек суючы. 30: Тын, тылсымлы елгаларыңны, Синең зәңгәр аяз күгеңне, Безне сөйгән кайнар көнеңне, Синең яшел яфраклардагы Энҗе тамчысыман чыкларны... Сагындык без азмы шуларны. Балаларың кайталар сиңа, Сорт яшеңне күздән, Африка! Кайта алар бүләкләр белән, Бөек, изге теләкләр белән, Кайта сине сөендерергә: Өметләре тормышка ашкан Матур көннәреңне күрергә. МАРСИАЛЬ СИН ДА (Конго) ДАБА1 Ойо, хе, ле, ле-ая! Кычкыра шулай даба. Даба каты җирне дә, Ярлы жирне дә чаба. Безнең җирне биләгән Хуҗаны яный-яный, Яхшы җирне дә казый. Даба — безнең кулдагы Тыныч хезмәт коралы. Ойо, хе, ле, ле-ая/ Даба шулай үкерә, Илбасарлар битенә Кара җирне төкерә. • Ойо, хе, ле, ле-ая! Әгәр даба ялыкса Авыр эштә — азапта, Сабыры бетеп азакта Ярдәм сорап калыкса, Куркыныч ул Бу чакта: Хәтта, мөхтәрәм хуҗа, Коткае оча-оча, Бага дабага шунда. Ойо, хе, ле, ле-ая! Дип әйтә сезгә даба: Яхшы сап кирәк аңа, Аның эчәсе килә, J Даба — африкалылар китмәне. 31 Икмәк тешләсе килә. Аңа кем ярдәм бирә?! Сез бит төкермисез дә Аның авыр эшенә! Ойо, хе, ле, ле-ая! Кычкыра шулай даба. Кычкыра ул талганга, Төн йокысы калганга, Эшли торгач байларга Йөзе тупасланганга. Ойо, хе, ле, ле-ая! Кычкыра сезгә даба. Кычкыра торгач арыр. Безнең кул аны алыр, Алыр да, даба белән Сезнең танауга салыр! Ойо, хе, ле, ле-ая! Дип әйтә сезгә даба. Әгәр дә ул ач икән, Ач икән, мохтаҗ икән, Юк, сезгә — бирәннәргә Тынычлык бирмәс китмән: Ойо, хе, ле, ле-ая! Кычкыра сезгә даба! Ж. РАБЕМАНАНДЗАРА (Мадагаскар) БЕР ГЕНӘ СҮЗ С©ям сине, Мадагаскарым, Утрау ил генәм! Сәламнәр сиңа, сәламнәр Хәсрәтем, газабым чигеннән... Бер генә сүз, Бары бер генә... Җырлар икән аны кем генә? Муеныңдагы Элмәкле бауны Кисәчәк сүзне, Кулыңдагы чылбыр-богауны Өзәчәк сүзне, Җырлар икән аны кем генә? — Бар нәрсәдән кадерле сүзне, Беренче һәм ахыргы сүзне... Замансыман иске ул, Ә көн кебек яңа, ,32 Сөңге булып кадый ул сүз, Яшен булып яна. Көрәшләр ярсуы, Җиңүләр нидасы 1 ул сүздә Ьәм тынычлык ливасы Безнең өметләр шавы ул, Безнең богаулар тавышы ул, Безнең матәмнәр сагышы ул. Толларның, әниләрнең Яшьле йөзендә Шушы сүз нуры, Ятимнәрнең, ьәниләр-бәбиләрнең Ачулы күзендә Шушы сүз уты. Чәчәк ата ул Гүрләр гөлендә Ьәм тоткыннарның Мәгърур күңелендә, Чәчәк ата ул Төрмә төбендә, Йокысыз төндә. Бабамнар утравы! — Ул сүз — хәбәрем сиңа, Ул сүз — сәламем сиңа! Ал байрак булып Таулар иңендә Җилфердәсен ул» Утрау җилендә, Туган илемдә. Җил улый дөньяга Бер сүзле хәбәрне таратып: Азатлык! Азатлык! Азатлык! ФЛАВЬЕН PAH AMBO {Мадагаскар) ГАДИ ГАШЫЙК ҖЫРЫ көйсәң, сөй мине, Ә ләкин, сенел, Тик, үз шәүләңне сөйгәндәй түгел: Ул көндез генә Синең яныңда, Ә минем бергә буласым килә Төнлә тагын да. 3 4 3Нида — чакыру авазы. 4 Л и в а —байрак Сөйсәң, сөй, сеңел, Ләкин борычны сөйгән күк түгел: Эчне яндыра Һәм ач калдыра. Сөйсәң, сөй, сеңел, Ләкин мендәрне сөйгән күк түгел: Мендәр белән сез Төнлә бергә дә, Ә мендәр көндез? Көндез эргәдә. Сөйсәң, сөй, сеңел, Ә ләкин балны сөйгән күк түгел, Булмый бусы да: Татлы нәрсәгә бар да ымсына. Сөйсәң, сөй мине, Ә ләкин, сеңел, Тик җылы сүзне сөйгән күк түгел: Ул сүз, әлбәттә, Үзе әйбәт тә, Тик бер мәртәбә Ишетү — нәрсәгә!? — Ни дисәң дә ул, тавыш кына шул. Син көмеш итеп сөй мине, сеңел: Искә ала ич Аны гел күңел. Тормыш юлына Чыгыйм дисәң дә, Көмешкә тигән Көмеш кесәңдәМатур төш итеп сөй мине, сеңел: Төшне өн итү Шактый бит җиңел. Искәндәр Рушан тәрҗемәләре. 3. ,С. Ә-. №9. ХАН ЮН- ХО (Корея) ОКЕАННАР СӨЙЛӘШӘ Төньяк җиле, шаулап, давыл кубара. Сөйләшәләр океаннар үзара, һинд океанына әйтә Тын океан: — һәлак була иске дөнья, күр, тугаь. Юа инде минем азат суларым Азатлыкка чыккан Кытайның ярын. һинд океаны җавап бирә болай-дип: — Мин үзем дә, күрше, инде бик карт бит. Гасырларча күрде минем күзләрем һиндстанның җирдә бәхет эзләвен. Күп сөйрәде ул коллыкта богаулар. Хәзер инде өзелделәр, юк алар. Азат инде куе урман, киң кырлар, Африкада да кузгала давыллар. Ул уянды. Дулый гүя бер вулкан... Кушылды сүзгә өченче океан: — Миңа авыр, мин оялам, туганнар, Минем сулар чөнки һаман юалар Кытайга кайгы теләүче илләрне, Самолетлар җибәрүче җирләрне, Шул җирләрне, кайда гаскәр туплыйлар, Азатлыкны без итәрбез юк! — диләр. Явызлыгын күреп менә туларның Каралалар кайгыдан чал суларым. Ләкин күрәм: үлә коллык дөньясы, Батып бара инде аның кояшы! Бөтен җирдә океаннар шаулыйлар, Алар бар да азатлыкны даулыйлар. Төньяк җиле — җирдә иң саф җил әнә Төрле якка зур дулкыннар җибәрә. Алар шаулап, давылланып киләләр, Җир йөзенә ирек алып киләләр. Әхмәт Исхак тәрҗемәсе.