Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТУЙ

 Паки карт өенә керү белән каен тузыннан үрелгән тырысын карчыгына сузды: — Мә, карчык, сиңа күчтәнәч. Юл уңаеннан әзрәк җиләк җыйган идем, — диде ул һәм ашыкмый гына түргә узды. Паки карт соңгы елларда урманда умарталыкта яши һәм еш кына шунда кунып та калгалый иде. Өенә ул әллә нидә бер кайтып күренә. Паки, инде шактый олы яшьтәге кеше булса да, киң җилкәле, олы гәүдәле, ә карчыгы, киресенчә, орчык кадәр генә, карты тирәсендә бөтерелеп йөри. Читтән карап торсаң, алар гаҗәп көлке күренер иде. Паки карт акрын гына чишенде дә гадәттәгечә өйдәге хәлләрне сораштыра башлады: — Нишләп ятасың? — диде. — Нишләп ятыйм, әкренләп яшибез шунда, — дип әйтеп куйды карчыгы Оляна. Кинәт аның чыраена ниндидер аптыраган кыяфәт чыкты.— Их, Паки, — диде ул, — ничек дип әйтергә соң... бездә бер яңалык бар бит әле... — Ни бар? Я, я, әйт, — диде Паки карт, бик кызыксынып. — Гера өйләнергә йөри бит... Кәләшен кем дип беләсең? — Кем? — Габдулла кызы Фатима... Кайтып яхшы иттең, мин үзем барырга тора идем әле. — Фатима?.. Габдулла кызымы?.. Ю-ук, Габдулла кызына Гера беркайчан өйләнмәс... Мин улымны яхшы беләм. — Белмичә, мин дә бик яхшы беләм... Әйтеп-әйтеп карадым да бит... Мари кызлары беткәнмени инде аңа. Шундый егеткә кайсы чибәр кызның күзе төшмәс иде. Актанай Пакиның кинәт ачуы чыкты: — Чүпрәк баш син! Бернәрсә дә аңламыйсың, — дип җикеренә башлады ул карчыгына. — Гүргә кергәнче онытачагым юк! Габдулланың атасы Шәрәфи карт бик каты рәнҗеткән иде мине... Андый яман кешенең улы белән туганлашырга кем дип белдең син мине. Шәрәфинең нинди явызлык эшләвен Оляна хәзергә кадәр ачык белми, ләкин иренең Шәрәфине яманлап сөйләгәнен күп ишеткәне бар... Ул эш инде моннан бер кырык еллар элек булган... Октябрь революциясе булып бер елмы, ике елмы үткәч, анысын инде Паки рәтләп хәтерләми,— ул чакта утыз яшьләрендәге ир иде ул,— җәйнең бер көнендә, П 56 ничектер, буш вакыт табып, урманга юкәгә барды. Агач кисәргә язуы- фәләне юк иде. Качып кына барды. Урманның, иң караңгы, иң куе җиренә керде дә япь-яшь юкәләрне кисә башлады. Шулай Паки юкәне кисә, ботакларыннан чистарта, аннары капчыгыннан шөшлесен алып, агачның каерысын буйдан-буйга куптарып бәйләмбәйләм итеп бәйли иде. Бер егермеләп агачны кисеп, әллә никадәр юкә әзерләп куйды. Ул елларны урман каравылчысы булып шул Шәрәфи эшли иде. Делянка буйлап карап йөргән Шәрәфи балта тавышын ишетте дә әкрен 1енә урманның әлеге куе җиренә атлады. Ә Паки берни дә ишетми. Шәрәфи тычкан сагалап йөргән хәйләкәр мәче кебек аның янына килде дә каты итеп кычкырып җибәрде: — Нн эшлисең син, ә? Бир балтаңны!.. Иске заман дип белдеңмени! Ул чакта гына урманны урлап кисәләр иде. Үтте инде ул чаклар, хәзер бөтен урман безнеке — халыкныкы! Агач кирәк икән, бар, исполкомиан язу ал! Шәрәфи тәки үзенекен итте: акт язды, Пакидаи кул куйдыртты. Актанай Пакига штраф түләргә туры килде... Пакиның аны гомергә онытасы юк. Шәрәфи әллә кайчан картаеп үлде инде, ләкин Паки хәзергә кадәр әле Шәрәфинең улы Габдуллага кырын карый. Бүген Паки шушы үткәннәр турысында сөйләде. Аннары өстәп куйды: — Менә нәрсә, мин Шәрәфиләр нәселен яратмыйм... Габдулланың да: әтисеннән артык җире юк: анысы да шулай кешегә бәйләнергә ярата... Юк инде, андый үҗәтнең кызын килен итәсем юк. Шулай сөйләшеп утырганда, ишектә өстенә майланып беткән зәңгәр комбинезон, башына техниклар значогы кадаган фуражка кигән Гера күренде. Ул механизаторлар мәктәбен тәмамлаган һәм менә ике ел инде тракторчы булып эшли. Гера әтисе кебек үк зур гәүдәле, киң җилкәле, кап- кара күзле, төскә-биткә чибәр генә. Килеп кергәч тә, ул күңелле итеп елмайды, ләкин әтисе аның елмаюына чыраен сытып, кашларын җыерып кына куйды. — Улым, бу ни хәл? Әйткән-сүткән юк. Өйләнәсең, диләр. Шулаймыни? — диде Паки. — Әнигә ярдәмче кирәк ич, — дип оялып кына җавап бирде Гера,— тиздән иллегә чыга бит. Ничә бала үстерде, ял итәргә дә вакыт. — Фатимаң барыбер анаңа ярдәмче буласы түгел, — дип кырт кисте Паки, аннары кесәсеннән трубкасын алып, баш бармагы белән көлен кагып, тәмәке тутырды. Аның куллары дер-дер калтырый иде. — Ишетәсеңме, миңа да, аңа да кирәге юк аның... — Мин аны сезгә дип алмыйм ла, — диде Гера коры гына, — йөрәгемә якын, шуңа алам. — Их, балалар, балалар!.. — дип кулын селтәде Паки,— берегез рус кызына өйләнеп авылдан күчеп китте, икенчегез чувашка чыгып күрше авылга урнашты, инде өченчегез татар кызына өйләнәме? Мари кызлары беткәнмени! Ал, өйлән! Кеше көлдереп йөр! — Их, әти!—дип, чак кына сизелерлек елмаеп, Гера башын чайкады: — Нигә ачуланасың? Үзең күрәсең бит: нәселебездә берьюлы ничә төрле халык. Пакилар авылы караган авыл советы да әллә нинди бит. Ике авылда руслар яши, ә Пакилар авылы катнашып беткән: авылның бер очында татарлар, икенче очында марилар. Болардан башка бу авыл советына керә торган гел татарлар гына яши торган тагын бер авыл бар әле. Ул урман янында гына утыра. Чодра-Сола — Урман авылы — дип исем биргәннәр аңа. Фатималар менә шул авылда яши инде. Урман эчендә — Чувашьял авылы. Бу авылда ачлык елны күчеп килгән чувашлар яши. 57 Күптән түгел әле бу авыллар аерым-аерым колхоз булып яши иде. Колхозларны эреләндерү башлангач, алар барысы да бер артель булып берләште. Шул чакны колхозчылар гомуми җыелышта болай диделәр: «Монда безнең руслар, марилар, татарлар, чувашлар яши... Колхозның исеме дә яңа булсын, безнең дуслыкка — халыклар дуслыгына, охшасын». Исем үзеннән-үзе табылды. «Дуслык». Колхозчыларның барысы да бу исемне ошаттылар. Гера әтисенә нәкъ менә шушы сүзне әйтте, ә Актанай Паки һаман үз сүзен кабатлады. Улы гаҗәпләнеп әтисенә карады: нигә инде шулкадәр каршы тора икән? Фатиманың әтисе Габдулланың аңа әллә ни явызлык эшләгәне юк бит. Дөрес, кайвакытларда җыелышларда пешср- гәли пешерүен, ләкин һәрвакыт урынлы пешерә ич. Фатима да акыллы һәм эшчән кыз, аңардан да уздырган сыер савучы юк колхозда, һәркай- да мактыйлар үзен... — Әти,—дип кабат сүз башлады Гера,—мин сиңа бер нәрсә укыйм әле... Ул газета тотып килде. — Кара әле! Түп-түгәрәк йөзле, нинди матур кыз. Күзләре балкып яна. Ә иреннәре... иреннәре нинди матур, калын толымнары иңнәренә төшкән. Паки газетадагы рәсемгә кырын гына карап куйды да шунда ук кире борылып китте. — Карыйсың килмиме? — диде Гера, — алайса тыңла: аның турында менә нәрсә язалар. — Тыңлыйсым да килми! — дип кырт кисте Паки һәм, сакалын селкетеп, өйдән үк чыгып китте. 2 Кич белән Гера, велосипедына атланып. Фатималар авылына юл тотты. Фатима бер минутка да күңеленнән чыкмый иде аның. Беренче тапкыр ничек очрашуларын, күрү белән ничек яратуын, икенче бер егетнең арага керергә йөрүен — барысын да, барысын да исенә төшерде Гера... «Дуслык» колхозының өч йөз кеше сыешлы бик шәп клубы бар. Анда менә дигән үзешчән коллектив эшли. Коллективта — руслар, татарлар, чувашлар, марилар — барысы да бар. Гера белән Фатима да бәйрәмнәргә концерт куярга әзерләнгән чакларда һәрвакыт бергә булалар, Гера гел Фатиманы күзли иде... Авыл янына җитәрәк, Гера кечкенә генә бер калкулыкка менде. Туктап, велосипедын бер имәнгә сөяп куйды. Фатима шушында килергә вәгъдә иткән иде. Егет сәгатенә карады: әле ун юк, иртәрәк. Гера якындагы бер агач төбенә утырды да яшелчә бакчаларына таба карады. Шул чакны аның хәтеренә кайчандыр клубта булган хәлләр төште... Үзешчән сәнгать коллективы колхозчылар алдында концерт бирә пде. Конферансье яңгыравык тавыш белән программаны тамашачыларга белдерде: — Татарча җыр. Габдулла Тукай сүзләре, Салих1 Сәйдәшев музыкасы! Җырлый «Дуслык» колхозының алдынгы сыер савучысы Фатима Шә- рәфиева! Көчле кул чабулар астында сәхнәгә өстенә бик килешле тегелгән матур күлмәк кигән, төз, зифа буйлы Фатима чыгып басты. Аның кояшта яьтан коңгырт йөзе балкып тора иде. Халык каршына чыгып басты да ул, елмаеп, очкынлы күзләре белән карап куйды. Аннары кулларын алга тотып, гармоньга кушылып, җырлап җибәрде. Сандугач сайрыймыни! — Роза Багланова диярсең! Роза шул, Роза!—дип пышылдаштылар залда. Менә шул чакта Георгий Актанаев Фатимага беренче тапкыр сөеп 58 карап торды, йөрәге аның әллә нишләп китте. Ә концерт тәмамлангач, ул батыраеп Фатима янына килде һәм аны өенә кадәр озатып куйды. Шул көннән бирле бер ел үтте инде. Гера белән Фатима арасындагы мәхәббәт үскәннән-үсте, бөреләнеп чәчәк атты... Гера шушы үткәннәр турында уйлый-уйлый сәгатеннән күзен алмый Фатиманы көтә. Ун тула инде. Менә ун тулып та узды... — Шулай ук килмәс микәнни?—дип уйлады егет. Кайдадыр, куаклар арасында, сандугачлар сайрап куйды, басу уртасыннан тартар тавыш бирде. Авылдан кичке уендагы яшьләрнең күңелле җырлары ишетелә. Искиткеч ямьле, тын кичтәге бу җыр шундый моңлы, шундый матур, тел белән әйтеп аңлатып булмаслык иде. Гера кинәт борчыла башлады. «Бәлки, Фатима да шундадыр? Нигә ул минем яныма килмәде икән?» Ләкин ул юкка гына болай уйлый иде. Сак кына басып килгән аяк тавышлары ишетелде, киртә буенда җиңел генә шәүлә күренеп китте. Гера аның каршысына йөгерде: — Фатима, син? — Шаулама! Мин! Гера кызны күкрәгенә кысты. 3 Җәйге матур иртә. Урман артыннан Кокшага елгасы буендагы умарталыкны алтын нурларга манчып кояш күтәрелеп, килә. Юкәләр төбендә, рәт-рәт булып, зәңгәргә, сарыга буялган умарта оялары тезелгән. Оялар өстендә умарта кортлары гөжли: берсе очып китә, берсе очып килә — мыж килеп торалар... Каравыл өеннән чал чәчле Паки чыкты. Чак кына бөкрәя төшеп, ул куышка таба атлады. Каршысына йонлач эте йөгереп килде, шатлангандай сикергәләп, койрыгын болгады. — Олач, кит әле, кит! — дип куды аны карт. Хуҗасының көтмәгәндә шулай усал дәшүенә гажәпләнеп, эт бер читкә китте, ә аннары, койрыгын кысып, бөтенләй китеп үк барды. Паки куыш янына килде дә учак өстенә чәйнеген элеп куйды. Аннары, бер агач төбенә утырып, уйга талды. Каравыл өеннән киң битле, зур күзле бер яшүсмер малай чыкты. — Паки абзый, чәй кайныймы әле? Нәрсәгәдер син бугеи күңелсез... — Их, улым, минем яшькә җит әле, шунда белерсең, — дип карт көрсенеп куйды:—Минем кебек өч ул, бер кыз үстер, шунда аңларсың. — Ә нәрсәсе ярамаган! — дип гаҗәпләнде малай, — андый балалар белән горурланырга гына кирәк... Паки бер сүз дә җавап бирмәде, торып басты да елгага таба атлады. Бераздан Паки карлыган яфраклары җыеп алып килеп чәйнеккә салды. Ул арада чәй дә кайнап чыкты, һавага тәмле ис таралды. Карт чәйнекне алып өстәлгә куйды. Ольош агач савыт белән бал китерде. Паки кружкага чәй агызып эчә башлады. Ләкин бер-ике генә йотуга кружкасын кире куйды. — Ольош, мин сиңа кирәкме? — Нигә? — - Балык тотарга барыйм дигән идем. — Көндез балык кабамыни? — Капмый да... Җаныма тынычлык эзлим. — Бар алайса, — дип килеште умартачы малай. Паки, кармакларын алып, су буена төшеп китте. Болын әле чабылып бетмәгән, аргы яктан чалгы янаган тавышлар ишетелә иде. Паки яр буена килеп утырып кармакларын салды. Ул озак кына утырды, балык чыниан да капмый иде. «Нәрсә эшләргә?»—дип уйлады карт. Төпчек малае әтисе картайганда гына үсеп җитте. Әтисе сүзен колагына да элми. 59 Әле урта мәктәпне тәмамлагач, әтисе аңа: «Абыең Иванны җибәргән кебек, сине дә институтка озатам... Минем дә гомер буе корт кебек җирдә казынганым җитәр... ә син кеше булырсың», — диде. Ләкин Гера «кеше булырсың» дигәнне бүтәнчә аңлады. Гера шәһәргә баруын барды, укырга кердем дип хат та язды, ләкин кая, ничек укырга керүе турында ләм-мим бер сүз дә белдермәде... Ә язга таба ул майланып беткән киемнәр киеп кайтып төште. Паки шаккатып калды. «Әти, мин тракторчы булдым, — диде Гера бик тыныч кына, — институтка үтә алмадым да механизаторлар мәктәбенә кердем». Шулай итеп Гера тракторчы булды. Менә хәзер дә ул үзенчә эшли. «Бәлки, дөрес эшлидер? — дигән уй йөгереп үтте картның башыннан. — Бәлки, шулай кирәктер?» Ләкин шунда ук күз алдына Шәрәфи килеп басты... Балык, үч иткәндәй, чиертми. Башка урынга, буага табарак күчеп утырды карт. Монда бер-бер артлы вак балыклар каба башлады. Шул чакта Пакиның күзенә бер хатын-кыз чалынып китте. Су аша салынган басмадан бу якка чыга. Ябык кына, кечкенә генә. «Минем карчык, Оляна бит бу!»—дип танып алды карт. — Мин монда, — дип кычкырды ул: — бире кил! Оляна башын күтәреп карады: — Паки, синме бу? — Мин, мин, бире кил, дим! Оляна, басмадан чыгып, карты утырган җиргә килде. — Менә шушында утыр, — диде Паки, — хәзер балык шулпасы өлгерә... Ә син нәрсә алып килдең? — Минме? Бер нәрсә дә алып килмәдем, — диде каушап кына Оляна, — сине алырга дип килдем. — Өйгәме? Нигә? — Улыбыз өйләнә бит. — Фатимагамы? — Әйе, э-ээ, — дип башын селкеде хатыны. — Дошманымның өенә аяк басасым юк! Уйламагыз да! — дип кырт кисте Паки һәм ачу белән кармагын тартып чыгарды: калкавыч инде суга баткан иде... Бик зур алабуга балыгы, койрыгын селкә-селкә, яр башына килеп төште. — һич килешми инде, карт... Фатиманың сиңа нинди начарлыгы тигәне бар... Бик әйбәт килен булыр, — дип Оляна ире Пакины юатырга тырышса да, тегесе кашларын җимереп, ачулы утыра бирде. — Тукран кебек тыкылдадың инде... Сөймәгәч, сөймим инде... — Бөтен күрше-тирә мактап бетерә алмый. Бигрәк акыллы кыз, бигрәк уңган инде... — Кеше ни сөйләмәс, — дип мыгырданды Паки. — Ә миңа Фатима бик ошый,—дип, тагын сөйли башлады Оляна,— Шәрәфи картка ачу сакларлык урын юк инде... Әллә кайчан үлгән, сиңа үче юк бит аның... Ә Шәрәфинең улы сиңа кай ягы белән ошамый? Килешергә кирәк, карт, килешергә... Улың да бит синең белән килешеп эш итмәкче... Әйдә, җыен инде, Паки, кайтыйк... — Минем сүзем бер булыр, — дип, һаман үз сүзен итте Паки: — Ошый икән — алыгыз, ә мин кайтмыйм... Оляна никадәр генә үгетләсә дә, Паки кире беткән үгез кебек каршы торды. Оляна, гаҗизлектән башын чайкап, бик уңайсызланып кайтып китте. 4 Гера әтисен бик борчылып көтте. «Әти белән әни бергә кайтып керерләр»,—- дип уйлады. Ләкин шул ук вакытта күңеле нәрсәдер сизенде. «Шулай ук кайтмас микәнни бу әти? Абыйсы өйләнгән чакта да ул шулай дип җенләнеп йөргән иде...» 60 Төшкә таба Оляна әйләнеп кайтты. — Я. ничек? — дип сорады Гера. — һаман үз кырыгы кырык, — дип, төксе генә әйтеп куйды әнисе, — һаман киреләнә... — Шулай булыр дип уйлаган идем апы, — дип авыр сулап куйды Гера. — Әни. Яшка дәдәй киенсен, әти урынына алып барырбыз үзен. Кәримә апа да барыр. Ярыймы? Ә кичкә аларга хатыны белән күршеләре Яшка килеп керде. Икесе дә бәйрәмчә киенгән. Керү белән ничек барырга, ничек яучыларга кирәклек турында киңәшә башладылар. Яучылаганда, нинди сораулар бирергә мөмкин, аларга ничек җавап кайтарырга кирәклеген—кыскасы, барысын да уйлаштылар, гадәт-йола кушканча эшләргә булдылар. Караңгы төшкәндәрәк капка төбенә бер җиңел автомашина килеп туктады. Шофер кабинадан чыгып өйгә керде. — Я, әзерләнеп беттегезме? — дип сорады ул. — Әйе. Ләкин иртәрәк әле, — диде Яша. — Иртә түгел инде, Яшка,—дип куйды аның хатыны Кәримә,— халык тынды, барсак та була. Барып керү белән үк эш җайланып китми әле ул. Кыз ярәшү шундый эш инде ул... Дөрес, әтисе аның бола.й сөйләшергә ярата яратуын... Тик менә әнисе кирерәк, нәкъ сезнең Паки инде, суйган да каплаган. Кәримә яучы булып күп йөргән. Ул кызларның гадәтләрен яхшы белә. Дөрестән дә, егет килеп сорау белән кыз кеше бервакытта да шунда ук ризалык бирми. Элегрәк кызлар келәткә кереп бикләнәләр иде. Яучылар ул чакта келәт ишеге төбенә барып кызга ялыналар: «Ач инде, якты йөзеңне бер генә күрсәт, сатлык мал түгел бит син, ирексезләп алып китмәбез», — диләр. Шулай озак ялындыргач, кыз ишекне ача да, юрганга уралып, урынга ята. Тагы ялынырга тотыналар. Шуннан соң гына кыз ризалык бирә: ак күлмәк кия, китерелгән бражканы татып карый... шуннан соң гына инде мәсьәлә ачыклана — туйга хәзерләнә башлыйлар. Кыз яулык бирә. Аннан соң күп үтми, туй була. Яшьләр яңа тормыш коралар. Инде гомер итеп, олыгая төшкәч, алар үзләренең туйларын кызык итеп искә төшерәләр. «Ә-ә, — ди шул чакта ире, — келәткә бикләндең, ә үзең, мөгаен, кире кайтып кптмәсә ярар иде, дип курыккансыңдыр...». «Китсәгез, — дип көлә хатыны, — башкалар килмәс идемени. Энҗе бервакытта да җирдә аунап ятмый ул». Менә инде караңгы да төште. Гера кузгалырга кушты. Яшка киштәдән күн капчыкка тутырган күчтәнәчләрне алды, мичкә белән ачы балны күтәрде — барысын да машинага илтеп куйды. Үзе арт утыргычка хатыны янына утырды. Ә ал утыргычка — шофер янына Гера утырды. Машина кузгалып китте. Урам шау килеп калды. Уттай очып авылдан чыгып та киттеләр. Чодра-Сола авылына таба басу юлы буйлап чапканда, алар артында тузан гына уйнап калды. Тирә-як тып-тын. Күктә йолдызлар җемелди, арыш арасында тартарлар кычкыра, ләкин алар да, машина тавышын ишеткәч, тынып калалар... Менә Чодра-Сола авылы. Габдулланың өе авыл уртасында. Өй артларында биек өч тополь агачы үсеп утыра, әйтерсең, каравылчылар. Яучылар капка төбенә килеп туктадылар: кереп булмый әле. Меиә булышырга сүз биргән Ямай хатыны ничектер капканың келәсен ачып, ишек алдына да кереп китте. Ул, кчнакларны капка төбендә калдырып, ишек алдына караган тәрәзәгә килде дә әкрен генә чиертә башлады. Шунда ук ишек ачылды, хуҗа чыгып кунакларны өйгә чакырды. Хуҗа электр лампочкасын кабызып җибәрде; бөтен өй эче яп-якты булып яктырып китте. Идән ап-ак итеп юылган, бик шәп келәм җәелгән. Стеналарда портретлар, картиналар. — Утырыгыз, — диде Габдулла марича да, татарча да. 61 — Килгәч утырмый булмый инде, — дип җавап бирде Ямай хатыны. Ул арада Габдулланың хатыны да килеп керде. Ул бик җентекләп егетне күзәтә иде. Гераны ул беренче тапкыр гына күрми күрүен, ләкин Гера бүген бик ягымлы, бик купшы күренде аңа. Карасу зәңгәр костюм кигән, яшел буй-буй киткән күлмәгенә көрән галстугы килешеп тора. Егетнең йөзе кызарган. Оялуыннан ул тыныч кына утыра алмый, я аягын күчереп куя, я кулларын кыскалый. Юк, болай утырганчы, авыл читенә чыгып сәгатьләр буе сөйгән кызыңны көтү артыграк. Анда ояласы да, кызарасы да юк. Яучылар дәшмиләр, сүзне нәрсәдән башларга икән дип уйланалар, ахрысы. Беренче булып тынлыкны Ямай хатыны бозды: — Габдулла абзый, без сиңа бик зур эш белән килгән идек... Чая, кыю хатын, күзләрен уйнатып, күңелле генә сүз башлады һәм шунда ук бик оста итеп яучыларга да тотынды. Ә Кәримә, аны тыңлап, ничегрәк ярдәм итәргә икән дип уйлады. Яшка да тыныч түгел иде. Кияү егетенә дә сөйләшми генә утырырга туры килмәде. Ямай хатыны ник килүләре турында сөйләп тә бетермәде, аның сүзен бүлеп: — Ә нигә егетнең әтисе килмәде? — дип сорадылар. Гера гаепле кешесыман кып-кызыл булды. Бераз тын гына торгач, ипләп кенә: — Әти авырып тора әле, — диде, — билләре сызлый... — Бик киләсе килгән иде дә, — дип сүзгә кушылды Кәримә, — нишлисең — картлык бит; бер картая башлагач, чир дигән нәрсә килергә чамалап кына тора шул. Үзе урынына менә Яшканы җибәрде... Хикмәт аның килмәвендә түгел лә... Габдулла Шәрәфиев аны игътибар белән тыңлады һәм, нәрсә турындадыр уйланып, күзләрен бер ноктага текәде. Герата уңайсыз булып китте. Кайчандыр Габдулланың әтисе Гераның әтисен рәнҗеткән. Гераиың әтисе шуны әле дә оныта алмый. Ә бит Гера үзе дә күптән түгел әле Фатиманың әтисен — Габдулланы нык кына үпкәләткән иде... Болай булган иде бу эш: Гера тракторы белән кырга китте. Габдулла Шәрәфиев тракторга кирәк-яраклар, су, ягулык ташый иде. Менә бер көнне Габдулланың гаебе белән трактор туктап торырга мәҗбүр булды, — ягулык вакытында китерелмәде. Габдулла күрше авылга кереп йөргән булып чыкты. Кич белән наряд вакытында Гера түзмәде: — Болай эшләүче кирәкми безгә! —дип сүз башлады ул ачу белән.— Шуның аркасында күпме вакыт бушка узды. Зыянын үзеннән күтәртергә кирәк... Габдулла Шәрәфиев тыныч кына утыра алмады. Гера сүзен бетермәс борын сикереп торды: — Актаиаев Гера дөрес сөйләми!—дип кычкырды ул. — Бәлки, миндә дә азрак гаеп бардыр. Әмма биредә төп гаеп МТС та. Ягулыкны кла- довщиктан башка бирмиләр бит, ә ул районга киткән иде. Чыннан да ягулык тоткарланып торуда кладовщик гаепле булып чыкты. Габдуллага да эш вакытында күрше авылга кереп йөрүе өчен шелтә белдерделәр. Гера шушыларның барысын да искә төшерде, һәм шунда, әйтерсең, аның өстенә салкын су койдылар. Бу рәнҗетү турында Габдулла шулай ук исенә төшерер микәнни? Габдулла болай диде: — Мин Гераны начар егет димим... Үз-үзен тота белә, кайбер кеше 62 ләр кебек кыланмый. Менә әтисенең авыруына гына никтер күңел ышанмый. — Мин кызымны күршедәге татар егетенә бирәм, — дип, шунда Габдулланың хатыны сүзгә кушылды. Ләкин Габдулла аны шунда ук туктатты: — Мин татармы, маримы — анысына карап тормыйм. Яхшы, дус кына торсыннар... — Дуслык булса, мәңге бергә яшәрләр, — дип сүз башлады мари һәм татар сүзләрен бергә бутап Яшка. — Байлык турында кайгыртасы юк. Гера ел саен тонналап икмәк, меңләп акча ала; кием дисәң, ииндиен телисең, бар. Менә тиздән автомашина ала. — Сөйлисе дә юк инде, — дип элеп алды Кәримә, — кызыгыз Фатима иң яхшы сыер савучы инде... Аның да икмәк дисәң — икмәге, акча дисәң— акчасы җитәрлек. Аларга инде шатлана-шатлаиа бергә яшәргә генә... 5 Паки бер атна буена кара көеп йөрде. Күз карашы аның борчулы, чырае караңгы иде. Умартачы Ольош белән дә сөйләшергә теләмәде. Өенә кайтып килү турында уйлап та карамады. Шимбә көнне, кичкә табарак, әтисе янына Гера үзе килде. — Я, әти, мин сине туйга чакырырга килдем, — диде Гера, исәнлек- саулык сорашкач. — Бара алмыйм, — дип, борын астыннан гына мыгырданды Паки карт. Аннары урыныннан торды да каравыл өенә таба китте, стенадагы агач кадакка элеп куелган чалгыны алды. Үз-үзенә генә сөйләнгәндәй әйтеп куйды: — Менә җиләкле аланнарда үлән бик шәп. Чабарга кирәк. Юкса берәрсе килеп чабар. — Әти, нигә киреләнәсең инде? — дип акрын гына сорады Гера ягымлы тавыш белән. — Җиңги белән Иван абый кайта, Михаил абый да кайтам дип телеграмма суккан. — Ул әтисенә, йомшарыр, бәлки, дип, өметләнеп карады. — Нәрсәгә җенләнеп йөрергә инде? Менә син әллә кайчаннан бирле, борынгы заманнан бирле Шәрәфигә ачу саклыйсың. Ә мин Габдулла Шәрәфиевне күптән түгел генә әле бик каты ачуланган идем. Ләкин Габдулла агай миңа бернинди дә ачу сакламый икән... Аның урынында булсаң син, мөгаен, телеңә ни килсә, шуны әйтер идең... Улының сүзләре картның йөрәген телеп-телеп алдылар. Бер сүз дә әйтмичә, ул чалгысын җилкәсенә салды да су буена төшеп китте. Печән чапканда, ул үзенең күңелсез уйларын онытып торды. Караңгы төште, күз бәйләнә башлады. Карт умарталыкка кайтты. Ашап-эчеп урынга яткач, тагын улы турында уйлана башлады. Пакиның баш очында гына тәрәзә. Тәрәзәдән уч төбендәге кебек бөтен умарталык күренә. Әнә чылбырга бәйләнгән эт йөри: умарталыкка керергә берәүнең дә кыюлыгы җитмәс. Әнә эт өреп куйды, — мәче башлы ябалак очып киткәнен күргәндер, мөгаен... Пакиның күз алдына Шәрәфи карт килеп басты... Явызлык белән яхшылык бервакытта да онытылмый ди халык. Ләкин кайчакта яхшылык онытыла шул. Авыр вакытларда гына яхшылыкны искә аласың. Паки хәзер Габдулланың яхшылыгын хәтерләде. Әле колхозлар төзелгәнче, аерым хуҗалык булып яшәгән вакытта, Пакиның бик яхшы аты бар иде. Елкылдап торган чем-кара бу атка бик күпләр кызыгып карый иде. Менә бервакыт, көзге караңгы төндә, караклар аны абзардан алып чыгып киттеләр. Эзләп тә карадылар. Атның эзе олы юлга кадәр генә бара, аннары юкка чыга. Эзли-эзли Чодра-Сола авылына килеп җиттеләр. Габдулла капка төпләрендә басып тора иде. 63 — Паки агай, — дип каршы алды ул Пакины, — урманга бар, шуннан эзлә... мөгаен, кулаклар урлаганнардыр... Паки урманга йөгерде. Әллә нинди тирән чокырлар арасыннан эзләп йөрде һәм нәкъ менә шунда тапты да. Әгәр дә Габдулла әйтмәсә, атсыз каласы икән... Пакиның күзенә йокы керми. Бер ягыннан икенче ягына әйләнгәләп ята. Өйдә, мөгаен, туй барадыр. Күрше-күлән, туган-тумача туйга җыелгандыр. Эх, шунда баш булып утырасы иде дә... 6 Пакиның ишек алды туйга җыелган халык белән шыгрым тулган. Марилар дисеңме, татарлар дисеңме — бар да килгән. Кунаклар марича да, татарча да киенгәннәр. Яшка ашау-эчү, сыйлау эшен башлап йөри. — Бераз башыгызга киткәч, шәбрәк җырларсыз әле, — дип кычкырды ул күңелле көлеп. Лапаста унике тарантас тора. Атлар төрле төстәге тасмалар белән бизәлгән. Шлеялар ялтырап тора. Дугаларга ефәк яулыклар, төрле төстәге билбаулар эленгән. Шөлдерләр, кыңгыраулар тагылган дугалар, салават күпере кебек, төрле төскә кергәннәр. Пакиның кызы Майра йөгереп өйгә керде. Әнисе анда сыра бушата иде. — Барысы да әйбәт бара, — диде Майра,—тик шунысы начар, әти юк. Шул арада ишек алдында шау-шу купты. Күңелле кычкырулар, котлаулар ишетелде. Оляна тәрәзәгә ташланды. — Майра! Килен, карагыз әле! Паки кайтты! Паки! Аида ишек алды уртасында иңбашына тубал күтәргән Паки басып тора иде. Аны халык сырып алган. — Әйдә, Паки, — дип кычкырды тәрәзәдән Оляиа, — өйгә кер, яңа киемнәреңне әллә кайчан әзерләп куйдым инде. Паки әкрен генә басып өйгә керде. Әле бик үк пешмәгән булса да, ләкин инде шактый кызарган яңа җыйган җиләк белән тулы тубалын куйды. Берничә минуттан инде ул бәйрәмчә киенеп ишек алдына чыкты һәм табын артына барып утырды. Барабан кактылар, сорнайлар уйный башладылар. Туй башланды. Паки өстәл артыннан чыкты да улына ташланды: — Улым, кил! Бир кулыңны! Менә шулай... Хәерле юлга, улым! Туй мәҗлесе инде урамга чыгып авыл буйлап китте. — Интернациональный туй килә!—дип елмаеп әйтеп куйды «Дуслык» колхозы председателе. Төшкә кадәр Оляна күрше хатыннары белән ашау-эчү, сый-хөрмәт, урын-җир хәзерләде. Күрше Хәлимулланың кызы чая, үткен Марзия бик нык булышып йөрде. Аңа эш җитәрлек булды: килен төшүенә келәтне юып чыгарырга кирәк, кызның бирнәләрен дә шунда кертеп куячаклар иде. Төштән соң авыл читендә җыр яңгырый башлады. Башта әле җыр чак-чак кына ишетелеп, барабан тавышы да җир астында уйнаган кебек кенә килә иде. Ләкин бераздан җыр, барабан тавышы, шау-шу көчәйде. Бөтен урам халык белән тулды. Яшьләр авыл читенә ашыга, балачага коймаларга, агач башларына менә. — Киләләр, киләләр! һәм чыннан да арыш басуы өстендә егетләрнең камчы уйнатканы, хатынкызларның төрле төстәге чуар киемнәре кояш нурында ерактан балкып күренде. Туй тантана белән авылга керде, урамда шаян җыр яңгырады: Карлыгач, карлыгач Канатын кагып ала. Пакн улы Гера, Гера Астыртын карап бара. Атлар капка төбенә килеп туктадылар. Паки, Оляна, Марзия, өчәүләп, каршыларына йөгерделәр. Паки кулына чиккән ак сөлгегә төреп бер бөтен ипи һәм башка төрле ашамлыклар тоткан. Капкалар ачылды, атлар шау-гөр килеп ишек алдына үттеләр. Туй атлары артыннан болыт кебек халык төркеме агылды. Килен белән кияү тарантастан төштеләр. Фатимаиың өстендә юка гына аклы күлмәк, аягында капрон оек, лаклы туфлиләр иде. Түбән караган— ояла ахры. Ә үзе елмая. Гераиың да йөзе балкып тора. Алар өстәл янына килделәр. Элек, борынгы гадәт буенча, мариларда яшьләрне дин башлыгы каршы ала торган иде, хәзер инде дин башлыклары юк — яңа тормыш. Паки яшьләрне үзе каршы алды. — Улым, киленкәем, — диде ул, — күңелемдәген сезгә әйтергә телим, сез инде ир белән хатын булдыгыз. Дөнья булгач, төрле вакыт була, ләкин тату торыгыз. Менә без — карчык белән — тату гомер иттек. Сез дә әйбәт кенә яшәгез. Яман телләрнең сүзләрен тыңламагыз, күңелегез яхшылыкта гына булсын. Гомерегез рәхәттә үтсен. Балаларыгыз булыр, аларны әйбәтләп үстерегез, безне—картларны онытмагыз. Шул чакта урамда машина гүләве ишетелде. Ишек алдына күрше татар авылыннан кунаклар утырткан машина килеп керде. Барабан тавышына, сорнай моңына гармонь, баян кушылды. Туй гөрли, кызганнан- кыза бара, ишек алды дер селкенә. Берәүләр барабан тавышына кушылып такмак әйтәләр: Ипи-тоз күп бездә! Ипн-тоз күп бездә! Тик аракы юк бездә! Тик аракы юк бездә! Сорнайга кушылып, бу такмакка икенчеләре такмак белән җавап бирәләр: Аракы да бар бездә, Ачы бал да бар бездә, Туйганчы без эчәрбез, Мичкә төбен тишәрбез! Кыз белән егетне өстәл артына утырттылар. Барлык кунаклар да кулларына стаканнар алдылар. Егетнең өлкән абзыйсы Иван кулына чәнечке, ә аның хатыны суган тотты: — Ачы! Ачы!—дип кычкырып җибәрде Иванның хатыны. — Ачы!—дип ягымлы көлемсерәде Иван һәм чәнечке белән стаканны чыңлатты. — Ачы! Ачы!—дип, һәр яктан күңелле көлеп кычкырган тавышлар ишетелде. Мариларда туй ясаганда шулай «Ачы!» кычкыру гадәте булмаса да, Иванның хатыны бу гадәтне кертергә булды. Гера оялды, кызарды. Нәрсәдер әйтергә теләде, ләкин кинәт Фатиманы кочаклап алды да күкрәгенә кысып үпте. Халык арасында: — Менә язмыш! Менә бәхетле язмыш! Бер-берсенә охшап туганнар болар!— дигән тавышлар ишетелде. Г. Зәйнашева тәрҗемәсе.