Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ БЕЛӘН ҖӘЛИЛ ИЛЕН ИСКӘ АЛГАНДА

Казанда мин гомеремдә ике Д^тапкыр: 1938 һәм 1942 елда булдым. Беренче тапкыр Казанга мин Горький исемендәге агитбригада составында, «Крокодил» самолетында очып килдем. Бу очуны Төзү эшчеләре профсоюзы Үзәк Комитеты, Совет язучылары Союзы һәм революционерларга ярдәм итү халыкара оешмасы (МОПР) оештырган иде. «Крокодил» самолетында безнең агитбригадабыз 42 мең километрдан артык араны очып үтте: без Алмаата, Караганда, Карелия, Донбасс һәм иксез-чиксез киң Совет Социалистик Республикалар Союзының башка крайларындагы бөек төзелешләрдә булдык. Самолет тәрәзәсеннән Казан шәһәрен беренче күрү тәэссоратымны ачык хәтерлим. Пилотыбыз Вася Осипов—элек көтү көтеп йөргән һәм соңыннан 1924 елда Мәскәү — Пекин трассасы буйлап беренче буларак очып үткән атаклы очучы — Казанга җиткәч, самолетны җиргә утыртканчы, шәһәр өстеннән берничә тапкыр әйләнеп үтте. Казанның иске үзәге безгә өсләрендә кызыл әләмнәр җилфердәгән исәпсез күп төзелешләр урманы булып тоелды. Бөтен Советлар Союзындагы кебек үк, Казанда да өченче бишьеллык төзелешләре бара иде. Казанга бу беренче килүемдә үк мин атаклы халык шагыйре Габдулла Тукай турында ишеттем. Аның турында безгә профессиональ язучылар белән журналистлар гына түгел, бәлки заводлардагы һәм төзелешләрдәге эшчеләр дә, студентлар да һәм мәктәп балалары да сөйләделәр. Татар халкының бу бөек улына укучыларның мәхәббәте нинди самими булганын, күп гасырлардан бирле дәвам итеп килгән бай культура традициясе һәм совет эпохасында шул тикле уңышлы үсә барган бу халыкның поэзияне шундый нык яратуын мин ачык аңладым һәм бөтен йөрәгем белән сиздем. Бөтен дөнья пролетариатының даһи юлбашчысы Владимир Ильич Ленин укыган борынгы Казан университеты бусагасыннан без тирән дулкынлану белән атлап кердек. Казанга бу беренче килүемдә мин сезнең арагызда нибарысы берничә көн генә булдым. Ләкин ул көннәр минем хәтеремдә һич онытылмаслык булып сакланып калды һәм мин Татарстан Совет Республикасының башкаласында тагын да булу турында озак вакытлар хыялланып йөрдем. Казанга мин икенче тапкыр совет һәм чит ил язучыларының зур группасы белән бергә килдем. Безнең белән бергә Фадеев, Толстой, Финк, Жан-Ришар Блок, Бехер, Вейнерт, Бредель һәм башка бик күпләр килде. Хәрби Мәскәүдән безие бик ашыгыч озаттылар. Гитлерчылар яулары Советлар иле башкаласына котыры- 85 мып ыргылалар. Фашистларның һөҗүмнәрен кире кагу өчен Мәскәүнең барлык халкы тупланган иде. Эвакуациягә китәр алдыннан без дә, барлык совет һәм чит ил язучылары да, бөтен капиталистик Европаның, хәтта Европаның гына түгел, башка континентларның да хәрби куәтен социализм иле өстенә ташлаган фашистик чумага каршы искиткеч зур сугышка күтәрелгән совет халкының көрәшенә катнаша идек. ...Мәскәү Радиокомитетында америкалы язучы Эрвин Колдуэлл белән һәр көнне булган очрашуларыбызны хәтерлим. Бер көнне, гитлерчылар солдатларына радиодан мөрәҗәгать итеп ясалган чираттагы чыгыштан соң, без бергә /Мәскәү урамнарына йөрергә чыктык. Без башлыча испан телендә сөйләшә идек. Эрвин Колдуэлл совет кешеләренең, Мәскәү халкының изге социалистик ватаннарының һәрбер карыш җирен тиңсез бер фидакарьлек белән яклап сугышуына сокланганын әйтте. — Мәскәүдәге кайбер америкалыларның үз-үзләрен хурлыклы дәрәҗәдә әшәке тотулары шушы героизм белән тулган шәһәрдә бердәнбер кара тап булып тора!—диде Колдуэлл миңа. Нәкъ шул чакны һава тревогасы башланды. Картлар, хатын-кызлар һәм балалар, бер дә каударланмыйча, гаҗәп бер тынычлык белән, бомбадан саклану урыннарына баралар иде. Ә без, Колдуэлл белән, Тверской бульвар буйлап йөрүебездә булдык. Төтенли торган трубкасын авызына капкан, ике метрга җиткән озын буйлы Колдуэлл һәркемнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Мәскәү урамнарын саклый торган милиционерлар аңа аеруча игътибар итәләр, безне Раднокомптетиың пропускы- сы гына уңайсыз хәлдән коткара иде... Казандагы иптәшләр безне — Мәскәүдәи күченеп килүчеләрне — туганнарча каршы алдылар. Без Казанның язучылары һәм журналистлары белән Матбугат йортында очоашкан беренче кичәне һич тә онытасым юк. Без, рус, татар,, немец һәм француз телләрендә сөйләшсәк тә, бер-беребезне бик яхшы аңлый идек. Ул авыр көннәрдә шул хәтле кешене Казанда урнаштыру бер дә җиңел түгел, эвакуация белән килгән кешеләргә торак табу аеруча авыр проблема иде. Шуңа карамастан, безнең коллегаларыбыз — Татарстан әдипләре искиткеч оста оештыручылар булып чыктылар, иң якын туганнарыдай кабул иттеләр һәм тиздән без татар дусларыбыз арасында үзебезне туган өебездәге кебек тоя башладык. Казанга бу икенче килүебездә без татар халкының әдәбияты һәм сәнгате белән, аның күп гасырлар буе үсә килгән культурасы белән инде якынианрак таныша алдык. Шул чакны Габдулла Тукай минем иң яраткан шагыйрем булып китте. Шул көннәрдә мин татар театры сәхнәсендә «Хуҗа Насретдин» пьесасы постановкасын күрдем. Хәтта татар телен белмәсәк тә, актерларның осталыгы безгә тирән тәэсир итте, ә чит ил язучыларыиың кайберләре өчен Татарстанның театр сәнгате чын-чыннан бер ачыш булып чыкты... Шагыйрь Җәлил ул чакта Казанда түгел, барлык совет халыкларының уртак социалистик ватанын яклау өчен фронтка киткән иде инде. Җәлил сугышта батырларча һәлак булды һәм чын бөек шагыйрь буларак дөньяга зур әдәби мирас калдырды. Җәлилнең исеме аның туган иле Татарстан уллары һәм кызларының, барлык совет халкының һәм бөтен дөньяның ирек сөйгән кешеләре йөрәкләрендә мәңге яшәр. Аның исеме рус кызы Зоя Космодемьянскаяның, чех Юлиус Фучикның, француз Габриэл Перииең, җиде ир туган итальян Червиләрнең һәм фашистларга каршы көрәшкән мәңгелек башка геройларның исемнәре кебек, дөньяның барлык илләрендә азатлык, тынычлык һәм социализм әчеп көрәшүче һәммә кешеләр өчен революцион йөрәклелек һәм ныклык үрнәге булыр. Дан Җәлилгә, дан шундый ул тәрбияләгән татар халкына! Советлар иле фашистлар һөҗүменә каршы батырларча көрәшкән авыр, ләкин данлы көннәрдә мин татар халкын тагын да якыннаирак белә алдым. Мин социализм иленең данлыклы армиясенең алдагы җиңүләре өчен корал ясап станоклар янында эшләгән тыйнак эшчеләрне күрдем. Мин Бөек Ватан сугышы фронтларына китә торган аталары белән туганнарына алмашка заводларга һәм фабрикаларга килгән татар кызлары белән- егетләрен күрдем. Мин үзләренең туганнары — рус, украин, белорус, казакъ, грузин, үзбәк һәм башка совет халыклары уллары — белән бергә сөекле Совет ватанының яшәве, азатлыгы һәм чәчәк атуы өчен фидакарьлек белән сугышкан татар солдатларын күрдем. Мин татар халкының даһи уллары Тукай белән Җәлилнең лаеклы туганнары булган һәм исемнәрен һәм истәлекләрен дөньяның азатлык сөйгән барлык кешеләре хөрмәт итә торган йөзләрчә татар батырларын күрдем. Безнең Италиядә «Кайда икәү булса, анда өченчесе дә була...» дигән мәкаль бар. Бәлкем, мин өченче тапкыр Казанда булу бәхетенә дә ирешермен әле. Сезнең башкалагызны тагын да матуррак, гүзәлрәк кыяфәттә күрәсемә мин бик нык ышанам. Сезнең Кремлегез стеналары янына бөек рус елгасы Идел килеп җиткән бит инде! Кайчандыр сай гына булган Казанка елгасында да пароходлар йөри диләр бит! Кешелек даһилыгы җирдә ясалма диңгезләр булдырган һәм галәмгә Җир шарының ясалма юлдашларын җибәрә алган ил өчен болар берсе дә гаҗәп түгел шул! Бөек Ленин, данлыклы Коммунистлар партиясе төзегән дәүләттә, Советлар Союзында яши торган йөзләрчә халыкларны һәм милләтләрне бердәм туганнар семьясына берләштергән дәүләттә болар барысы да мөмкин һәм бар икәнен безнең көннәрдә бөтен дөнья белә инде.