Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ТЕЛЕНДӘГЕ КУЛЪЯЗМА ГАЗЕТАЖУРНАЛЛАР ТАРИХЫННАН

Әдәби хәрәкәт Бөек Октябрьдән соң киң колач җәеп җибәрә. Бу эштә профессиональ язучылар гына түгел, бәлки азатлык идеаллары белән канатланган халыкның күп сандагы вәкилләре дә катнаша. Киң катлау халык массасы катнашы белән башланып киткән бу әдәби хәрәкәтнең ташкыны ул чагындагы басма матбугат битләренә генә сыеша алмый. Шуның нәтиҗәсе буларак, төрле уку йортлары, яшьләр оешмасы, армиядәге солдат комитетлары каршында күп санда кулъязма газетажурналлар барлыкка килә. Аларның сәхифәләрендә художество ягыннан шактый оста язылган матур-матур әдәби парчалар да күренә башлый. Россиянең төрле почмакларында яшәүче татар яшьләре бу әдәби хәрәкәттә актив катнашалар. Ләкин бу хәрәкәтнең*ерактагы яшен яктысы аннан бик күп элек, беренче рус революциясе елларында ук әле, үзенең аерым шәүләләрен чагылдыра башлаган була. Без бу урында бераз артка чигенеп, әдәби хәрәкәтнең Октябрьгәчә булган кайбер күренешләренә кыс- кача тукталып үтәргә булдык. 1900 иче еллар башында Казанда Галиәсгар Камал җитәкчелеге белән «Телескоп» һәм «Маизарат- әл-Каләм» дигән кулъязма журналлар чыгарыла. Аларның чыгу Урыны Г. Камалның китап кибетендә була. Журналлар гектография юлы белән күбәйтелә. Тиражлары 200 гә җитә. Гафур Коләхметов, Хөсәен Ямашев һәм аларның иптәшләре бу журналларда якыннан катнашып киләләр. 1905 елгы революциянең көчле җиле Казанда гы Мөхәммәдия мәдрәсәсенә дә килеп җитә. Шәкертләр уку-укыту эшләренә тәртип урнаштыру, мәдрәсәдә дөньяви фәннәр кертү, шәкертләрнең материаль хәлләрен яхшырту, хокукларын киңәйтү кебек таләпләр куялар. «Әльислах» дип аталган шәкертләр комитеты оештырылып, аның җитәкчесе Фатих Әмирхан була. Комитет 1905 елның октябрендә «Әльислах» исемле кулъязма журнал чыгара башлый. Аңа Фатих Әмирхан, Ризван Ибраһимов һәм башка шәкертләр катнашалар. Журнал . битләрендә әдәби әсәрләр белән беррәттән, мәдрәсә тормышын чагылдырган тирән эчтәлекле мәкаләләр басыла. Шушы кулъязма журнал соңыннан зур тиражлы, басма «Әльислах» газетасына әйләнеп китә. 1905 елгы революциядән соң, реакция елларында, матбугатта каты цензура контроле куелгач, кулъязма газета-журналлар чыгаруга булган ихтыяҗ тагы да арта төшә. Мондый журналлар авыл җирләрендә дә күреигәли башлый. Мәсәлән, укучы Нәкый Исәнбәт җәй айларында үзенең туган авылы Мә- ләвезгә (хәзерге Башкортстаиның Салават районында) кайткач, «Күсәк» дигән сатирик кулъязма журӘ 110 нал чыгара. Бу журнал төрле рәсемнәр белән бизәлеп, берничә нөсхәдән языла. Аның битләрендә ул вакыттагы авылның искелек фикеренә каршы, реакцион муллалар, байларга каршы да «күсәк» күтәрелә. 1914—15 елларда Казандагы Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укучы шәкертләрдән Фәтхи Борнаш һәм Нәкый Исәнбәтләр тарафыннан берничә төрле әдәби, сатирик кулъязма журнал чыгарыла. Аларның битләрендә шәкертләр тормышы, яшьләр хәрәкәте турында мәкаләләр белән бергә, яшьләрнең әдәби омтылышларын чагылдырган аерым әдәби парчаларга да урын бирелә. Нәкый Исәнбәт ага шул вакыттагы бер цензор мулланың: «Нигә сәяси журнал чыгарасыз?» дип, журналның бер номерын конфисковать итүен һәм җәза бирү йөзеннән, аның бармакларын линейка белән суктырганын искә алып сөйли. 1918елның җәендә, ак чехлар Казанга килгәнче, Зөя каласында укытучылар хәзерләү һәм моңа кадәр яшәп килгән укытучыларның белемнәрен күтәрү өчен җәйге курслар оештырыла. Шушы курста укучылар тарафыннан «Караш» исемле кулъязма газета чыгарыла, ул, нигездә, җилем басма юлы белән күбәйтелеп, кайвакытларда кулдан да язылган. Бу газетаны шул курсларда укучы Афзал Шамов һәм ХәлихМ Якупов иптәшләр оештыралар. 1920— 21 елларда Казан татар педагогия техникумында укучы яшьләр «Тормыш юлы» дигән кулъязма журнал чыгаралар. Шул техникумда укучы Әхмәт Исхак журнал битләрендә үзенең әдәби әсәрләре белән катнаша. 1922—23 елларда Казан дәүләт университеты янындагы рабфак студентлары «Кызыл студент» исемле әдәби, сәяси кулъязма журнал оештыралар, журналның редакторы ул вакыттагы рабфак студенты Афзал Шамов була. Шул ук елларда Казандагы пехота командирлары хәзерли торган хәрби курсларда Кави Нәҗми тарафыннан да «Калкан» (1923) исемле әдәби журнал чыгарыла. Уфа шәһәрендә яшәүче әдәбият сөюче яшьләр дә бу хәрәкәттән читтә калмыйлар. Мәсәлән, 1919—20 елларда, Уфаның Ленин исемендәге 2 нче район клубы каршында тупланган әдәбият түгәрәге членнарыннан Әхмәт Фәйзи, Ибраһим Сәфәр- галиев, Ченәкәй һ. б. «Кызыл йөрәк» исемле айга бер чыга торган әдәби журнал оештыралар. Журнал кулдан язылып, төрле рәсемнәр белән иллюстрацияләигән була. Аның битләрендә яшь шагыйрьләрдән: Нәкый Исәнбәт, Сәйфи Кудаш, Әхмәт Фәйзи, Гыйффәт һәм башка иптәшләр үзләренең әсәрләрен бастыралар, журнал барлыгы унлап номер чыга. Шул ук 1919—20 елларда Астраханьның әдәбият сөюче яшьләреннән Габдрахмаи Минский, Мәгъҗан Эспиранский һәм Газиз Усманов (Иделле) әдәбият түгәрәге оештырып, «Кызыл каләм» исемле әдәби кулъязма журнал чыгаралар. 1921— 22 еллардан башлап Оренбургтагы Татар халык мәгарифе институты (ТИНО) студентлары берничә кулъязма журнал чыгарып киләләр. Шулардан берсен алар, элек Оренбургта чыккан «Карчыга» исемле басма сатирик журналның традициясе итеп, «Карчыга» дип атыйлар. Кулъязма журнал да сатирик юнәлештә була. Аның битләрендә уку-укыту эшләрендәге җи- тешсезлекләргә, искелек калдыкларына каршы сатирик мәкаләләр, шигырь һәм мәсәлләр басыла. Журналны студентлар класстан класска кереп оешкан рәвештә укып йөриләр, шуңа күрә аның уңай тәэсире тагын да көчәя төшә. Шул ук институтның комсомол ячейкасы органы булган «Шәрык 1 гөлләре» дип аталган әдәби, иҗтимагый кулъязма журнал берничә еллар буе чыгып килә. Анда әдәбият белән кызыксынучы яшьләр үзләренең әдәби парчаларын, шигырьләрен, мәкаләләрен бастыралар. Шул елларда ТИНОда укыган Муса Җәлилнең күп кенә әсәр 111 ләре башлап шушы журнал битләрендә басыла. Журнал кулдан язылып, 7 данә чыга. Аиы шәһәрдәге башка уку йортларына да җибәрәләр. Шуның бер нөсхәсен Оренбургтагы Башкорт пединституты яшьләре дә алып тора. Башкорт студентлары да үзләренең журналларын чыгарып киләләр. Бу ике институт яшьләренең ике журналы сәхифәсендә үзара бәхәсле мәсьәләләр кузгатыла. Бер журнал икенче журналның аерым номерына күзәтүләр дә биреп бара. «Шәрык гөлләре» журналының редакторларыннан берсе Ф. Мөсәгыйт номерга керә торган материалларны матур почерклы укучыга үзе әйтеп яздырып торганын, һәм алар- ның каләмнәре белән бер үк вакытта журналның 7 номеры да языла барган булуын искә алып сөйли. Кайбер мәгълүматларга караганда, «Шәрык гөлләре» журналының бер нөсхәсе хәзер Уральскида яшәүче Габдрахман дигән иптәштә саклана икән. Ул үзе дә журнал чыгаруда актив катнашкан булган. Журналның шушы номерында Муса- Җәлилнең кечкенә бер пьесасы басылган булуы әйтелә. Шагыйрь Ф. Кәримнең 1944 елны язган соңгы автобиографиясендә «Мин инде Бәләбәй педагогия техникумында укыганда ук Г. Каш- шаф, К. Басыйр (ул вакытта алар анда укый иде) иптәшләр чыгара торган кулъязма журналда аратирә катнаша башладым» дигән юллар бар. Эзләнә торгач, бу белешмә тагын да төгәлләнә төште. 1922— 25 елларда Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендәге педагогия техникумы укучылары тарафыннан «Чаткы» исемле әдәби, иҗтимагый кулъязма журнал чыгарыла. Аның сәхифәләрендә Г. Кашшаф, Ватан сугышында һәлак булган язучылардан Ф. Кәрим, К. Басыйр һәм башка күп кенә иптәшләрнең беренче иҗади парчалары, мәкаләләре күренә башлый. Бу журнал берничә еллар буе чыгып килә. Редколлегия аның һәр нөсхәсен Каргалы педагогия техникумы укучыларына җибәреп тора; Каргалы яшьләре дә бу юлда бурычлы булып калмыйлар, үзләре чыгара торган журналның һәр номеры белән Бәләбәйдәге иптәшләрен таныштыра киләләр. Күреп үткәнебезчә, хәзер олы яшьтәге күп кенә язучыларыбыз һәм журналистларыбыз үзләренең яшьлек елларында төрле типтагы кулъязма газета һәм журналлар чыгару эшендә якыннан катнашканнар. Кызганычка каршы, ул язучыларның башлангыч чордагы иҗат эшчәнлеген күрсәтә торган бу матбугат үрнәкләре хәзергәчә сакланмаган диярлек. Ләкин шулай да, Октябрьдән соңгы елларның рух күтәренкелеген чагылдырган тарихи документларның кайберләре Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең кулъязмалар бүлегендә сакланалар әле. Кул ъяз м алар ф о i гд ы н д a, Ф и ил я и - диянең Гельсингфорс (хәзерге Хельсинки) шәһәрендә торган рус армиясенең Мөселман хәрби комитеты тарафыннан чыгарылган «Гельсингфорс мөхбире» дигән газетаның бердәнбер нөсхәсе саклана. Ул Октябрь революциясе көннәрендә, 10 нчы ноябрьдә чыккан. Кереш мәкаләдә газетаның максаты күрсәтелә: хәзергәчә татар газеталарының теле гарәп, фарсы сүзләре белән чуарланган булып, алар моңарчы халык өчен түгел, бәлки югары сыйныф өчен чыгарылды, без бу газетаны Финляндиядәге бөтен мөселман солдатларына таратып, үзебезнең теләкләребезне, карарларыбызны аларга үз ана телебездә белдерергә тырышачакбыз, диелә. Бу номерда урнаштырылган «Хатын-кызлар мәсьәләсе» дигән мәкаләдә, хәзер инде зур революция булып, хөрриятебезне кулыбызга алдык, бәхет кояшы чыкты, диелгән. Солдатлар арасында, халык арасында аң-белем тарату бурычларын куеп, хатын-кызларны ирләр белән бертигез хокуклы итү кирәклеге әйтелә. Бу газетаның кайчангача чыгып килүе турында мәгълүмат юк. Китапханәбезнең фондында «Чаткы» исемле бер нөсхә кулъязма 112 журнал саклана. Аны безгә язучы Мәхмүт Максуд бүләк иткән. Бу журнал 1922 елның маенда /Мәскәү- дәге «Шәрык юксыллары дарель- фөнуне клубы каршындагы әдәбият түгәрәге нәшере» булып чыга башлый. Алдыбызда менә шуның беренче номеры. Ул зур күләмдә, таш басма юлы белән күп санлы итен чыгарылган. Журналның редакторы — һәйәте тәхририя диелгән. Ләкин ул Мәхмүт Максуд тарафыннан чыгарылган. Журналның титул битендә шул дәвердәге әдәби хәрәкәтнең кайбер күренешен чагылдыра торган кереш сүз бирелгән. «Чаткы» укучыларга революция рухы белән сугарылган иптәшләр тарафыннан язылган әдәби хикәяләр, шигырьләр, парчалар бирү, яңа калкып килгән яшь көчләргә үсү һәм тәҗрибә мәйданы булу белән бергә, укучыларны Көнчыгыш һәм Көнбатыш әдәбиятының аерым үрнәкләре белән таныштыра баруны да бурыч итеп куя»... диелә анда. Журналның бу номеры Нәкый Исәнбәтнең романтик рухта язылган бер шигыре белән ачыла: «Әй, сез илнең күкрәгендә зур болытлар, яшьнәгез! Яшьнәгез дә көчле дәртләр, чаткылар, сез чәчрәгез!» Гражданнар сугышы елларында күтәренке хисле нәсерләре белән танылган Мәхмүт Максудның аерым әдәби парчаларын журналда да очратырга мөмкин. Шулардан, мәсәлән, аның «Сеңелемә» дигән нәсерен күрсәтергә була. А. М. Горькийның шул ук автор тарафыннан татарчага тәрҗемә ителгән «Җимерелгән мол» дигән әсәре дә журналда күренекле урын алып тора. Шигырьләр дә күп кенә монда. Шулардан — Фәхрелислам Агиев- ның «Ләгънәт укый», Ярлы Кәримнең «Шәрык кызына» дигән әсәрләрен һәм «Дәрвиш» имзасы белән язучының «Мәңгелек сөрген» дигән лирик поэмасын күрсәтергә була. Автор бу әсәрен «Колчак истибдады астында язылган иде» дип искәрмә бирә. Бу номерда Г. Мөгыйннең «Алдангач» исемле әдәби парчасы басылган. (Бу автор хәзер СССР Фәннәр Академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтында гыйльми сотрудник). Журналда гарәпнең X гасырда яшәгән мәшһүр шагыйре Әбү Фи- рас Әлһәмәдани турында Нәкый Исәнбәтнең мәкаләсе, Әбү Фирас- ның кайбер шигырьләренең татар' чага тәрҗемәсе бирелгән. X. Ишбу- лат «/Милләтче язучылар арасында яңа бер агым» исемле мәкаләсендә «Чынгыз хан», «Әбүҗаһил», «Янгу- ра» кебек милләтчелек сөреме белән сугарылып язылган драмаларны каты тәнкыйть уты астына ала. 1922 елларда Свердловск шәһәрендәге Татар-башкорт техникумы укучылары тарафыннан «Гыйлем учагы» дигән кулъязма журнал чыгарыла башлаган. Ташбасма юлы белән күп тиражда чыгарыла торган бу журналның китапханәдә бер генә нөсхәсе сакланып калган, — ул да булса, Октябрьнең 5 еллыгына багышлап чыгарылган саны (1922 ел). С. Мусин тарафыннан язылган «Октябрь бәйрәме» дигән мәкаләдә революциянең алып биргән бөек казанышлары һәм яшьләр алдында торган бурычлар турында языла. К. Ильясовның «Иреклелек корбаны» дигән хикәясендә ак гвардияче бандитларга каршы көрәшүче кызыл сугышчылар турында һәм шул сугышта корбан булган Фатих исемле татар егете турында язылган. «Фатих үлде, ләкин Фатих урынында аның мөкатдәс каныннан мең Фатихлар яралды, палачлар үзләренең җәзаларын алдылар...» — дип тәмамлана хикәя. Шул ук шәһәрнең Тәгълим-тәр- бия техникумы укучылары тарафыннан «Яшьлек ташкыны» дигән ташбасма журнал чыгарылган. Шул журналның бездә сакланган 3 нче санында 1922 елның 1 нче феврале күрсәтелгән. «Урал яшьләре» журналы 1923 елның январенда чыга башлаган. Журнал ташбасмада, күп тираж белән шактый зур күләмдә чыгарылган. Аның күп өлешен әдәби әсәрләр алып тора. Анда гражданнар сугышы героикасын чагылдырган аерым истәлекләр, оста ка 113 ләм белән язылган матур хикәя һәм нәсерләр укучының күңелен үзләренә җәлеп итәләр. Шулардан — «Яшь көчкә», «Нишлим соң?», «Тормыш өйрәтә», «Ачлык хәрабәләре», «Хәят», «Яшь коммунарга», «Эшче кызы авызыннан», «Галим бабай» кебек хикәя һәм шигырьләр — М. Хәлими, Р. Галиәкбәров, Мөшәррәф Габдрәшитов, Г. Әмин, Хәбиб Вәли, С. Мөхәммәтшин, X. Салихия, С. Мусин һәм башка иптәшләр тарафыннан язылганнар. 20 еллар ахырында үзенең матбугатка чыккан күп кенә шигырьләре белән танылган яшь шагыйрь Камал Зәли- евнең дә кайбер әсәрләрен бу журналда очратырга була. Журналның юмор һәм сатира бүлегендә авылдагы бай, кулак, муллаларга каршы үткен каләм белән язылган сатирик юлларны очратасың, алар төрле иллюстрацияләр белән бирелгән. Китапханә фондында бу журналның 3 нөсхәсе саклана. Казан татар тәгълим-тәрбия техникумы каршындагы 8 нче номерлы яшь коммунистлар ячейкасының органы булган «Яшь көч» исемендәге язма журнал 1922 елда чыга башлый. Журналның 1923 ел апрель номеры халык шагыйре Габдулла Тукайның үлеменә ун ел тулуга багышланган. Анда «Тукайның тәрҗемәи хәле» (М. Фазлуллин — хәзер татар теле профессоры), «Тукай ярлы халык шагыйре иде» (М. Яхъя), «Сөекле шагыйребез Тукайга» (Госманов), «Без — балаларга онытылмаслык тәэсир калдырган Тукай» («Язучы») дигән мәкаләләр урнаштырылган. Мәкаләнең соңгысы: «Тукайның балалар аңларлык гади телдә язылган шигырьләрен укырга тотынсаң, тел үзеннән-үзе йөгерә, тойгы үзеннән- үзе ташый, аның шигырьләрендә әйтеп биргесез ниндидер тылсымлы бер көч бар», диелгән юллар белән тәмамлана. Октябрьның 6 еллыгына багышланган номеры аеруча тулы. Монда революция турында язылган мәка- ләистәлекләр, хикәя-нәсерләр урнаштырылган. Журналның бу номерындагы Октябрьга багышланган мәкаләнең берсе: «Әйдәгез, иптәшләр, бөек революция туган көннәрдә без дә наданлыкка, аңсызлыкка каршы чыгып, халык арасында аң-белем таратуны революцион рухта алып барыйк һәм шул юлда мәгънәви революция ясыйк»,—дигән чакыру белән тәмамлана. Журналга язышучыларның саны көинән-көн үсә, арта бара. Номер саен без яңа-яңа фамилияләрнең үткен каләмнәре астыннан чыккан әдәби парчаларны күрәбез. Бу исемнәр арасында хатын-кызлар да шактый күп очрый. Техникумның комсомол ячейкасы журналның сыйфатлы булуы өчен я к ы и нан кай гы рту ч а н л ы к к ү р сәтеп килә, чыккан номерлар ячейканың утырышында Яәм укучылар арасында тикшерелеп барыла. 1924 ел январь аендагы номеры В. И. Ленинның үлүенә карата чыгарылган. Бу язмаларның һәрбер юлында, һәрбер сүзендә мондый зур югалтуның барлык халык өчен никадәр авыр, аяныч бер хәл икәнлеге чагылды- рыла. «Яшь көч» журналының 16 нчы номерында «Тәгълим-тәрбия техникумы хозурында 8 нче номерлы РКСМ ячейкасының кыскача тарихы» дигән бер мәкалә бар. Ул ячейканың төзелүенә 5 ел тулу уңае белән язылган. Бу мәкаләнең Татарстан комсомолы тарихын өйрәнү өчен кыйммәтле чыганак булуын истә тотып, кулъязмадан үрнәкләр китерәбез: «... 1919 елның мартында учительский семинария янында РКСМ оешмасы төзелде. 18 ләп укучы әгъза булып язылды. Оешма төзелгән көннән башлап татар укучылары арасында бик тырышып эшли башлады. Әле ул вакытларда Советлар хөкүмәте төрле яктан дошманнар белән чолганып алынган иде. Колчак бандитлары Казаннан ерак булмаган берничә өяз шәһәрләрен алып, Казанга якынаеп килә башлаган иде. Шунлыктан кайбер совет идарәләре Волга буйлап югары күчте. Шул көннәрдә шәһәр мәгариф шөгъбәсе белән безнең ячейкадагы иптәшләр дә Козьмодемьян шәһә 8. ,С. ә.- № 8. 114 ренә күчеп, 14 көн тордылар һәм яңадан Казанга кайтып, әүвәлгечә татар яшьләре арасында эшли башладылар. 1919 елда Колчак һәм ак чехословак бандаларына каршы күңелле отрядлар төзелгән иде. Безнең ячейка әгъзалары да шул отрядларга күңелле булып язылып, кайберәүлә- ре шул юлда вафат булдылар. Хәзерге көндә берничә иптәш Кызыл Армия сафында кызыл командир булып хезмәт итәләр. 1921 нче ел дәһшәтле ачлык вакытларында атасыз-анасыз урамнарда ач-ялангач калганнарга үзләренең бер кадак икмәкләреннән бүлеп һәм спектакльләр куеп, 20 баланы кыш буенча карап чыктылар. Быел да Германиядәге ач балаларга ярдӘхМ итүдә зур көчләр сарыф иттеләр. Ячейка әгъзалары кызыл флот өчен үзләренең паекларын биреп, спектакльләр куеп, ярдәм иттеләр. Бу ел безнең ячейка үзенең арасыннан ике яхшы иптәшен кызыл флотка бүләк итте. Хәзерге көндә алар Севастополь шәһәрендә хезмәт итәләр». Казан шәһәре Татцик исемендәге 8 нче номерлы үрнәк балалар йорты каршында берничә комсомол оешмасы булган. Шулардан 6 нчы номерлы комсомол ячейкасы «Октябрь балалары», 9 нчы номерлы ячейка «Шәрык балалары» дип аталган айлык кулъязма журнал чыгарып килгәннәр. Боларның һәр икесе дә 1924 ел башында чыга башлаган. Журнал материаллары балалар йорты тормышы белән генә чикләнмәгән. Анда халыкара яшьләр хәрәкәте тарихына караган материаллар, III Коммунистик Интернационал һәм Октябрь революциясе турында мәкаләләр, укучылар тарафыннан язылган кыска хикәяләр, төрле хатирәләр, шигырьләр бар. «Шәрык балалары» журналының 1924 елгы 2 саны бөек юлбашчы В. И. Ленинның вафат булуы уңае белән чыгарылган. Бу санда, «Бөтен дөнья пролетариат юлбашчысы Ленин» дигән мәкалә белән бергә, «Ул үлмәде», «Кара көчкә», «Хәсрәтле көн», «Кызыл гөл шиңде» (ләкин орлыклары калды), «Шәфкатьле атабыз арабызда юк», «Матә,м көнендә» һәм башка төр әдәби парчалар очратасың. Казан көнчыгыш педагогия институты каршында «Яшь педагог» дип аталган журнал чыгып килгән. Безнең китапханә фондында аның 1926 елда чыгарылган бер номеры гына сакланган. Журналның күләме зур, ул ташбасмада, 75 данә чыгарылган һәм анда төрле рәсемнәр, иллюстрацияләр бирелгән. Бу журналны чыгаруда Г. Кутуй, Н. Ваһапов, Әминә Хәлит, М. Кашафетдинов (Г. Кашшаф) кебек иптәшләр якыннан катнашып киләләр. Г. Кашшаф журналны оештыручыларның берсе һәм аның җаваплы секретаре була. А4амадыш шәһәренең II баскыч татар мәктәбе һәм курслар каршындагы теләдәбият түгәрәге 10 нөсхәдә «Безнең сүз» исемле әдәби һәм көлке журнал чыгарган. Бу журналның 1925 ел февралендә чыккан 5 нче саны безнең китапханә фондында саклана. Журнал мәктәп тормышы белән генә чикләнми, ул үзенең сәхифәләрендә Мамадыштан читтә чыгып килгән язма журналларга да әдәби күзәтү бирә. Мәсәлән, бу номердагы «Журнал аша аңлашу» бүлегендә шундый бер мәкаләне укыгач, шул елларда Лубьяи урманчылык техникумы каршында татар укучылары тарафыннан «Яшь уй» дигән кулъязма журнал чыгарылганлыгы билгеле булды. Бу мәкаләдә шул «Яшь уй»ның берничә санына бик җентекле тәнкыйть-күзәтү материалы урнаштырылган. «Яшь уй» да моннан элек «Безнең сүз» журналын шулай «тешләп» чыккан булган икән. Гомумән, бу ике журнал арасында җанлы бәхәс алып барылган. 1920 нче еллар башында Ташкентта, рус булмаган азчылык милләт вәкилләрен укытып, алардан үзбәк- стан өчен мәгариф кадрлары хәзерләү теләге белән, төрле типтагы уку йортлары оештырылган булган. Шулардай берсе — Төрек-татар белем йорты дип аталып, анда татар яшьләре үз апа телләрендә укыганнар. Менә шул белем йорты укучылары тарафыннан «Кызыл укучы» дип исемләнгән язма журнал чыгарылган. Китапханәнең фондында шул журналның бердәнбер нөсхәсе, 1924 ел, 7—8 (27—28) саны сакланып калган. Журналның бу номеры 1 май бәйрәменә багышланган. Ул — «Кызыл Май бәйрәме» (С. Салихов), «Ленинизм байрагы астына» (М. Рафиков) исемле мәкаләләр белән башланып китә. Номерда әдәби бүлек киң урын алып тора. Монда — «Көндәлек дәфтәремнән» («Юксыл баласы» имзасы белән), «Эзләнәм» (авторы күрсәтелмәгән), «Экскурсия хатирәсе» («Татар кызы»), «Яз аенда» (Л. Гатауллин) дигән хикәя һәм нәсерләр, — «Май килә» (Мәһдиев), «Ярдәмгә» (Разия), «Без киләбез» (Ш. Булат) дигән шигырьләр басылган. Журналның тәнкыйть һәм сәнгать бүлегендә «Татар-башкорт музыкасы һәм моңы» дигән мәкалә урнаштырылган. Мәкаләнең авторы Латыйф Хәмиди (хәзер композитор, Казахстан ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе) татар, башкорт көйләренең үзенчәлекләре һәм алар- ның үсә бару юллары турында кызыклы гына фикерләр әйтә. «Безнең тормыш» дигән бүлектә белем йорты каршында яшәп килгән әдәбият түгәрәгенең эше турында хәбәр ителә. Түгәрәк үз алдына әдәбиятны марксизм нигезендә аңлау, яшь көчләрнең иҗат куәтләрен һәм тәнкыйть карашларын үстерү, әдәби, иҗтимагый белемне киңәйтү, татар әдәбияты тарихы буенча материаллар җыю бурычларын куйган. Түгәрәкнең җыелышларында Габдрахман Сәгъди кебек күренекле әдәбиятчылар үзләренең лекцияләре белән катнашкан. Журналның кайчан чыга башлавы турында төгәл мәгълүмат юк. Ләкин бу нөсхәсенең 27—28 нче санда булуы аның инде ул әйтелгән вакыттан берничә еллар элек чыга башлаган икәнен күрсәтеп тора, һәрхәлдә ул 1921 — 22 нче елларда чыга башлаган булырга тиеш. Татарстан китап нәшрияты тарафыннан бастырырга хәзерләнгән «Такташның тормыш һәм иҗат хроникасы» дигән кулъязмада, 1921 елның 9 июлендә Такташ исеменә бирелгән бер документ бар. Менә шунда «Һади Такташ Ташкентта чыга торган «Белем йорты» журналының җаваплы секретаре» диелгән. Бу журнал, әлбәттә, татар телендә чыккан булырга тиеш. Шушы «Белем йорты» журналының исеме соңыннан «Кызыл укучы»га үзгәртелгән булуы бик ихтимал. Әгәр шулай икән, Такташ бу «Кызыл укучы» журналын оештыручыларның берсе булган. Димәк, яшь Такташның ул елларда күтәренке романтик рухта язылган шигырьләре, һичшиксез, беренче тапкыр менә шушы журнал битләрендә дөньяга чыккан булырга тиеш. Т ашкент фәнни китапханәсендә «Кызыл укучы» журналының 49 нчы номерга кадәр нөсхәсе саклануы турында сүзләр бар. Димәк, бу журнал шактый вакыт дәвам итеп килгән икән. Басмачылар белән көрәштә актив катнашкан Беренче татар бригадасы каршында үзбәк, татар телендә чыгарылган башка төр га- зета-журналл арның үрнәкләре дә Ташкентта саклануы билгеле. Мәскәү, Ленинград һәм башка шәһәрләрнең китапханә һәм архивларында да кулъязма журналлар, газеталар саклануы ихтимал. Кызганычка каршы, бу газета-журнал- лар хәзергәчә өйрәнелмәгән көенчә ята. Анда катнашкан авторлар турында да безнең кулда мәгълүматлар юк диярлек. Ә бит ул тарихи язмалар революция елларында илебезнең тынычлыгы, үсүе өчен көрәш алып барган меңнәрчә яшь йөрәкләрнең күтәренке рухларын чагылдырган якты көзге ләбаса.